Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИ КӨНДӘЛЕКЛӘРЕННӘН


XIX гасыр ахырларындагы татар интеллигенциясе вәкиле Харис Фәйзуллин үз заманының укымышлылары. язучылары, артистлары белән якыннан аралашып яшәгән. Атаклы драматург Мирхәйдәр Фәйзи, тәрҗемәче Сәгыйть Фәйзуллиннар шушы нәсел кешесе, халкыбызның сөекле композиторы Җәүдәт Фәйзи — Харис аганың улы.
Җәүдәт Фәйзинең бертуганы РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Мидхәт Фәйзуллин үзләренең гаиләләре турында истәлекләр яза. Укучыларыбыз игътибарына шул истәлекнең бер бүлеген тәкъдим итәбез.
ның турында башлап әниебездән ишеттек. Ничектер бервакыт ул Мирхәйдәр исемле шагыйрь туганыбызның Орск шәһәрендә яшәвен әйтте.
Берничә елдан Мирхәйдәр абыйның үзе белән дә очраштык. Ул вакытта миңа әле сигез яшь кенә булганга, бу очрашу хәтердә яхшы сакланмаган. Ә менә икенче тапкыр — 1922 елның 18 сентябрендә күрешүебез бүгенгедәй күз алдымда.
Звонок тавышын ишеткәч, ишекне ачып җибәрсәм, озынча йөзле, ябык кешене күрдем. Утыз яшьләр чамасындагы бу кешенең кем икәнен белергә теләп, зур соры күзләренә карап торган арада әнием дә килеп җитте.
— Мирхәйдәр, әйдүк, түрдән уз, — дип, кунакны бүлмәгә чакырды, чишенергә кушты.
Аның өстендә куе кызыл төстәге күн пальто, башында кепка, аягында тупый борынлы ботинкалар иде. Өстен салгач, толстовкадан калды.
Әнием өстәл әзерләп йөргән арада. Мирхәйдәр абый белән якыннан танышып өлгердек. Ул җан җылымны, ягымлы кеше иде. Укуымны, киләчәк планнарымны сораштырып утырды.
Оренбургка ул Уфага узышлый туктаган икән. Юлдашлары белән шәһәр үзәгеннән читтә булган кунак йортына төшүләрен белгәч, әнием аңа безнең үзебездә генә калырга кушты.
Без Мирхәйдәр абый белән икәүләп шәһәрне карап йөрдек, ә китәсе кичендә ул безгә «Ак калфак» пьесасын укыды. Сәхнәдәге кебек, рольләргә кереп укый иде ул. Хатын-кызларның сүзләрен әйткәндә, хәтта тавышын үзгәртеп, нечкәләп укый иде.
Мирхәйдәр Фәйзидә актерлык сәләте бар иде, ахры. Көндәлегендәге: «Орскида беренче тапкыр татар спектаклен 1911 елда «Сәйяр» труппасы куйды. Ләкин сәхнәдән беренче сүзне әйтү бәхете миңа эләкте», — дигән юллар да аның театр сәнгате белән чынлап кызыксынуын күрсәтә.
Оренбургтагы очрашудан соң без аның белән әле Уфада, әле Казанда әледән- әле күрешкәләп тордык.
Уфага ул. мәшәкатьле юл үтеп. 1922 елның 24 сентябрендә килеп җитә. Килгән көннәрендә көндәлегенә болай дип язып куя: «Кая барырга? Беркемне белмим, мине
дә беркем белми». Чынында исә ул ялгыша: биредә аның әсәрләрен белүчеләр күп була. Ул үзе дә 27 октябрьда язган хатында китап кибете яныннан үткәндә витринага ф куелган китаплары арасында «Галиябану»ын күрүе, кибеткә кереп, миллион сумлап акчага шушы китапны сатып алуы турында яза. Коймаларга ябыштырылган театр афишаларыннан үзенең «Тәкъдир шаяруы» дигән пьесасы куелуын белә.
Шулай да аңа Уфада яшәве кыен була, язучы авылны сагына. Ул, 1923 елның җәен Чепия районы Шода авылында үткәреп, сентябрьдә Казанга килә.
Гомеренең күп елешен авылда яшәгән, авыл тормышын яхшы белгән драматург, Казанга килгәч, эшчеләр тормышын өйрәнергә тели: шул ният белән бер завод китапханәсенә эшкә керә. Озакламый аны шәһәр китапханәсенең балалар бүлегенә күчерәләр. Гаиләсез, баласыз Мирхәйдәр үтә бала җанлы кеше була һәм ул бетен күңеле белән бирелеп эшкә керешә. Ят шәһәргә килеп тешкән драматургка тормышын җайлап җибәрү кыен була, әлбәттә Беренче татар математикларыннан берсе профессор Һарун Салиховның әтисе Сәмикунакка чакыра.
Берникадәр вакыттан соң Мирхәйдәр Бубиларга килә дә, Вахитов заводына хәтле трамвайда барып, ары таба җәяү китә. Пычрак ерыл атлый торгач, «Аркадий» бакчасын, Воскресенск авылын үтә. Сагынылган авыл табигатен, печән кибәннәрен күреп шатлана һәм, шаярып, көндәлегенә: «Көзге табигатькә сокланып бардым. Килеп Житкәнче бер кадак алма белән клиндер кимереп бетердем»,—дип язып куя.
Икенче ферма — ул чакта авыл хуҗалыгы техникумының уку базасы — бер-бер- сенә тоташтырылган өчәр катлы ике бинага урнашкан. Зыяның әтисе Гобәйдулла Буби шунда уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли, гаиләсе белән шунда, берничә бүлмәле таш йортта яши торган була. Мирхәйдәрне шатланып каршы алалар, сыйлыйлар, җиде чакрымны җәяүләп үткән кеше бит син дип шаяртып, йомшак урынга ял итәргә яткыралар.
Ул чакны мин шушы техникумда укыйм һәм, йомышым булса да, булмаса да. Гобәйдулла абзыйларга кереп йөри торган идем.
Мирхәйдәр абый белән Казанда беренче күрешүем дә Бубилар өендә булды. Миннән ул тормышым, хәлем турында сорашты. Ә мин, туганнарым булса да. өйдә- гелердән оялып, теләр-теләмәс кенә җавап биреп утыра идем. Ул, хәлемне аңлап мине урамга алып чыкты. Тышта җил иде, урман шаулый, караңгы төшеп килә, ләкин
гулла ага Салихов һәм аның әнисе Зөһрә ханым бу көннәрдә Мирхәйдәр Фәйзигә зур ярдәм күрсәтәләр. Заманының укымыш- лыларыннан булган, «Бала тәрбиясе» дигән китап язган Зөһрә ханым драматургка торак урынын биреп кенә калмый, бераз материал ярдәм дә күрсәтеп тора. Шулай булса да. Мирхәйдәр, бу кунакчыл гаиләгә артык мәшәкать тудырудан уңайсызланып. «Француз» номерларына күчә. Ләкин анда да озак яши алмый — бүлмә өчен түләү бәясе артык зур була. Мирхәйдәргә эш урынында яшәргә рөхсәт итәләр һәм ул кеше аз йөри торган гарәп китаплары бүлегендә шкафлар белән үзенә бер почмак бүлеп ала. Аш-суны җыештыручы хатын әзерли. Тукай урамы белән Печән базары чатындагы Үзәк китапханә тормышын ул шулай җайлап җибәрә.
Мирхәйдәр Фәйзи көннәрдән бер көнне урамда Зыя Буби белән очраша. Шат
МИДХӘТ ФӘ ПЗУ ДЛИН ф МИРХӘЙДӘР ФӘП311 КӨНДӘЛЕКЛӘРЕННӘН
ланып күрешәләр, сөйләшәләр, Зыя аны үзләренә, Кабан буендагы Икенче фермага
яңгыры юк. Ул бик арыган иде булса кирәк, әз генә бардык та часовня янындагы эскәмиягә утырдык. Мин күңелемдәген сөйләп биргәндә ул бүлдермичә генә тыңлап торды да аталарча киңәш бирә башлады. «Кыенлыкларны җиңә белергә кирәк юкса, үз-үзеңне хөрмәт итми башлыйсың ул»,— диде Мирхәйдәр абый. Ялгыз түгеллегемне, янымда туганнарым булуын искә төшерде. Әйбәт кенә дусларың да бардыр әле, дип әйтте. Шушы сөйләшүдән соң үземне тынычрак тота башладым.
Мирхәйдәр Фәйзи балаларны ярата дип әйткән идем. Балалар китапханәсендә ул китап биреп, китап алып кына утырмады. Еш кына балалар өчен кичәләр оештыра, кычкырып китаплар укый, «Сихерле фонарь» аша төрле темаларга диапозитивлар күрсәтә, балалар катнашы белән спектакльләр куя иде. Алар Октябрь һәм Беренче Май бәйрәмнәренә аеруча яхшы әзерләнәләр. Йомшак күңелле бу кешене балалар үзләре дә ярата, аның янына барам дип кенә торалар иде. 1923 елның 13 Октябренда Мирхәйдәр Фәйзи үз көндәлегенә: «Балалар белән җыелыш үткәрдек. Октябрь бәйрәменә кичә ясарга уйлыйбыз. Балаларга үзем турында, кайларда булуым, ниләр эшләвем турында сөйләдем. Кызыксынып тыңладылар», — дип язып куя. 16 Октябрьдагы язмада: «Көн саен балалар белән репетиция үткәрәм. Бик сәләтле, әйбәт балалар бар», — дигән юлларны укырга була. 19 октябрьда: «Бүген миңа 33 яшь тулды. Күп инде. Чәчләрем коелып, чалара башласам да, үземне карт дип уйламыйм әле»,—
Егерме алтынчы октябрьда мин аның янына килдем. Мирхәйдәр аганы почмак яктагы залда дип әйттеләр. Мин кергәндә ул ишеккә арты белән утырып балаларга нидер сөйли иде. Октябрь бәйрәменә әзерләнәләр икән. Булачак кичәнең авторы да, режиссеры да — ул үзе. Мине күргәч, сүзен бүлеп:
— Мидхәт, бер ярты сәгать кенә утырып тор инде. Булдыра алабызмы икән, карап торырсың, — диде. Ә балаларга: «Бу минем энем Мидхәт була, аннан уңайсызланмагыз. Ул безнең тамашачыбыз дип уйлагыз», — дип аңлатты. Балалар аның «Коммунага» дигән әсәрен өйрәнәләр икән.
Мирхәйдәр абый яхшы режиссер иде. Балаларны сәхнәгә чыгарга, халык алдында үзеңне ничек тотарга, кайсы сүзне нинди тавыш белән әйтергә кирәген өйрәне. Мин спектакльдә катнашучылар арасында муеннарына кызыл бәйләгән бер малай белән кызны күргәч аптырап, соңыннан шул турыда Мирхәйдәр абыйдан сорадым. Ул миңа кызыл галстук һәм пионерлар турында сөйләде. Моннан бер ел элек пионер оешмасы төзелүен әйтте. Ул — политик оешманың беренче баскычы, аннан соң комсомоллар, коммунистлар китә, пионерлар яхшы укырга, тәртипле булырга, авырлыкларны җиңә белергә тиеш, диде. Пионер галстугы балаларның шушы оешмада торуларын белдергәнен аңлатты.
— Балаларны яратасыңмы син, Мидхәт? — дип сорады ул.
Мин аңа:
— Юк, — дип җавап бирдем.
— Балаларны яратырга, аларга ярдәм итәргә кирәк. Алар — безнең киләчәгебез. Балалар булмаса, тормыш күңелсез булыр иде, — диде ул.
Икенче килүемдә ул «Чаян» журналының 1924 елда чыккан тугызынчы санын күрсәтте. Анда өч язучыга карикатура басылган иде.
— Ничек, ошаганмы миңа? — диде ул шулерның берсенә күрсәтеп, — аңламыйм, ни өчен миңа халат киерттеләр икән? Ярый әле, Таһиров кебек итеп, сыерга атландырмаганнар, ни әйтсәң дә атта чабам.
Карикатура астына шундый сүзләр язылган иде: «Гыйльми мәркәз театр китапларына «ярыш» ясап, беренчелекне алган әсәрләргә 300 сум, икенчегә —150 сум, өченчегә—100 сум мәкамәт бирергә дип игълан ителгән иде. Ләкин 300 сумны алырга кызыгучы булмады. Әмири, Фәйзи. Таһиров 100 сумлык мәкамәт белән канәгатьләнделәр».
Конкурска Мирхәйдәр Фәйзи «Адашкан күңел» һәм «Кызыл йолдыз» пьесаларын биргән булган. Бүләкне ул үзе «Кызыл йолдыз» алыр дип уйлаган булса да, «Адашкан күңел» өчен биргәннәр. Икенче турда «Кызыл йолдыз» да кызыксындыру бүләге алган.
Берничә көннән соң тагын китапханәгә килдем. Мирхәйдәр абый альбомыма ике шигырь язды. «Куаныч хәбәр» дигән шигыренең астына: «Мидхәт энем! Былтыр ■Яшь юксыл» газетасында басылган бу нәрсәм синең альбомыңа керергә хаклы булса кирәк. Сельхозтехникум укучылары кадәр күңелем тарафыннан ардакланган яшьләр юк. Мин аларны артыграк яратам, укуларыннан куанычлы нәтиҗәләр көтәм. Син дә монда үзеңә уңыш табарсың. 26 январь, 1924 ел, Мирхәйдәр Фәйзи».
Шигырьләрнең икенчесе беркайда да басылмаган иде. ахры. Үкенечкә каршы, аның күп юллары хәзер инде тоныкланып, танып булмаслык хәлгә килгән. Ә сакланып
МИДХӘТКӘ ЯДКАРЬ
Гөлләр өздем. Альбомыңа тездем... — Каян тездең!— дисеңме! Күңелемдәй! Уз... гөлләр... бар Ал чәчәкләр үсә Тегеннән.» (Аллаларның изге, ал канатлы ...белә кылган күңелдән дип Уйлама тагы|. Кызыл йолдыздан Күңелемә Нурлар тегелгән.» Альбомыңны мин матурларга, Иясенең күңелен нурларга Яздым моны. Кушылып.» Марксизм җырын җырларга. Иснә Кызыл чәчәкләрне! Исен ярат. Исмен тарат.
26 январь, 1924 ел, Казан. МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИ.
Ул кичне минем кәефем юк иде. Мирхәйдәр абый, шуны сизел алды да. хәлемне сораша башлады. Мин тагын укудан, тормыш шартларының авырлыгыннан зарланып куйдым.
— Мирхәйдәр абый, Сез дә бит укуыгызны ташлагансыз, шулай да күренекле урын тотасыз. — дип әйттем.
МИДХӘТ ФӘПЗУЛЛИН ф МИРХӘЯДӘР ФӘПЗИ КӨНДӘЛЕКЛӘРЕНН;
калган өлеше менә шундый:
— Кадерлем Мидхәт, минем сәбәпләрем башка. Сәламәтлегем әйбәт түгел иде. Аннан соң «Хөсәения» мәдрәсәсендәге уку тәртипләреннән канәгать булмадым. Укы- тучыларының белеме түбән, күп вакыт буш бәхәсләр белән үтә иде. Белем җитмәгән- леген мин һәр вакыт тоеп яшим, борчылам. Шуңа күрә туктаусыз укып, белемемне арттырырга тырышам. Син бәхетле заманда укыйсың. Юләрләнүеңне ташла, егет. Миннән үрнәк алма, һәркемнең үз юлы, җәмгыять алдында үз бурычы булырга тиеш, — диде ул миңа шул кичне.
Бу сөйләшү турында мин соңыннан да кат-кат уйладым һәм Мирхәйдәр Фәйзинең үз хәле, халкы өчен никадәр янып яшәвен торган саен ныграк аңлый бардым.
Менә аның 1923 елда язган көндәлеге. 11 ноябрьда шундый сүзләр язып куйган: «Колхозчы әлифбасывн укыдым. Шуннан соң үземне чын колхозчы итеп сизә башладым. Хәзер мин үземне дин һәм мещанлык сөременнән бөтенләе белән азат булган чын ирекле гражданин дип саныйм. Сәламәтлегем ярыйсы булса, партиягә керүне үземә бурыч итеп куям».
Партия сафларында булу аның ихтыяҗына әйләнә, ул инде үзен күптән партиясез коммунист дип саный торган була. Партия сафларында торганда коммунистик идеалларны әсәрләрендә тирәнрәк итеп чагылдырырга мөмкин дип карый, ләкин коммунист дигән бөек исемгә лаек түгелмендер әле дип шикләнә дә.
«Мин аллага да, муллага да ышанмыйм, — дип яза ул 1924 елның 7 январенда,— Дарвин теориясенә табынам, марксизм-ленинизмга ышанам. Шулай да мин мещанлык даирәсендә тәрбия алган, хәлле крестьян гаиләсендә үскән кешемен. Вакыйгаларга политик бәя биргәндә мин бәлки вакыты белән ялгыша да торганмындыр. Әмма сыйнфый каршылыкны яхшы аңлыйм. Лаек дип тапсалар, партиягә керәм».
Мирхәйдәр Фәйзи егерменче еллардагы әдәбият һәм сәнгать вәкилләренең күпчелеге белән аралашмый, әмма Г. Ибраһимов, К. Нәҗми, һ. Такташ, Г. Кутуйлар белән озын-озак әңгәмәләр аңа күңел байлыгы бирә. Гомумән ул оялчан кеше иде. Бервакыт шулай Ленин бакчасыннан үтеп барганда, җиңел тәгәрмәчле кул арбасында утырган Фатих Әмирханны күрә. Мирхәйдәр Фәйзинең күренекле язучы белән күрешеп, сөйләшеп аласы килә, тик янына барырга кыюлыгы җитми. Ә күрешкән булса, үзенең иҗаты турында Фатих Әмирханнан шактый файдалы сүзләр ишетер иде. Ул елларда әле. хәле бик авыр булса да. Фатих Әмирхан әдәбият белән якыннан кызыксына, иҗади эшен дә дәвам итә иде. Мәсәлән, 1923 елның 7 декабрендә ул, Мирхәйдәр Фәйзинең «Кызыл йолдыз» пьесасына рецензия язып, пьесаның өченче дәрәҗәдәге бүләккә лаек икәнен кире какмыйча, җитди генә бер кимчелегенә туктала: әсәрнең төп герое Хәй яхшылык теләүче кеше генә булып сурәтләнә, актив эш күрсәтүче түгел, дигән фикерне әйтә.
1922—24 елларда Мирхәйдәр Фәйзи үз әсәрләрен М. Хәйдәр Фәйзи дигән имза белән бастыра башлый. 1927 елның көзендә әле генә басылып чыккан китабын күрдем. Китап тышында Мирхәйдәр Фәйз дип язылган иде.
— Хата җибәргәннәр бит, — дидем мин авторга.
— Бернинди хата юк, хәзер мин үземне шулай дип йөртәчәкмен.
— Ә ни өчен?
— Фәйзиләр күбәеп китте. Санап бетерерлек түгел. Фәйз булып калыйм әле. Буталмаска әйбәт була ул.
1925 елны Мәскәүнең СССР халыклары үзәк нәшриятында басылып чыккан соңгы китабы — «Коммунага» пьесасын да ул Мирхәйдәр Фәйз исеме белән чыгарды.
...Үзенә язган некрологны беркемнең дә укып караганы юк. Ә Мирхәйдәр Фәйзи укыды. Китапханәгә килгән бер кичемдә ул миңа шундый вакыйганы сөйләде.
Бу хәл 1921 елны булган. Мирхәйдәр Фәйзи тиф беләк авырып саташып ята икән. Врачлар бу йогышлы каты чиргә Мирхәйдәр абыйның йөрәге түзә алмас дип уйлаганнар. Кемдер «драматург үлде» дигән хәбәр таратырга ашыккан. «Оренбург тормышы» газетасында некролог басылып чыга. Хәле яхшыра төшкәч, соңгы хәбәрләр белән танышырга теләгән Мирхәйдәр Фәйзигә газета-журналлар китергәннәр.
Шунда ул үзенә язылган әлеге некрологны күрә. Башта күзләренә ышанмый, кат-кат укыл карый, төшем түгелме бу дип, тәннәрен чеметә, палатага кергән хатыннан: «Ала, мин исәнме, әллә үлдемме?» дип сорый. Ә хатын, бу бичара тагын саташа ♦ башлады дип уйлап, аның башына сулы чүпрәк куя. Мирхәйдәр, кулларын сөрткәч: ■Әнә мине газетада үлгән дип язалар», — ди.
Ә соңыннан көндәлегенә: «Мине беләләр икән әле, иҗатыма әһәмият бирәләр икән», — дип язып куя.
Ул чактагы тормыш җайсызлыклары Мирхәйдәрнең сәламәтлеген нык какшата. 1924 елның языннан ул үзен бик начар сизә, врачларга еш күренә башлый. Аңа авылда яшәргә киңәш бирәләр. Мирхәйдәр авылга китәргә җыена, эшләрен тапшыра, ләкин Казан белән аерылуны бик авыр кичерә. Дәфтәренә ул:
Татарстан илләрендә Татарлар арасында. Баллары бар гөлләрендә. Күңелемнең ярасына. Җаннарыма ямь бирәдер Казан шәһәре күренеше, Йөрәгемә ял буладыр. Татар авылы тормышы.
— дип рифмалы юллар язып куя. Шәһәр белән саубуллашып, соң мәртәбә урамнарны әйләнеп чыга, Ташаякка хәтле килә, ләкин беркемгә дә керми, китәсен берәүгә дә әйтми.
Унынчы июнь иртәсендә ул шәһәрдән чыгып китә. «Ике кулым, дүрт кисәк багажым да авыру йөрәгем бар — ничек барып җитәрмен... кесәм такыр булса да «Раскольников» теплоходының III классына билет алдым», — дип яза ул.
Юлда сөйләшеп барырлык кешеләр очрамый. Аның янына спекулянтлар утырган •була. Язучы палубага чыга һәм шунда тәбәнәк буйлы, нык бәдәнле яшь егетнең дә пароходка утыруына игътибар итә.
Менә пароход кузгалып китә Палубага баскан Мирхәйдәр Казанның һәм, шуның белән бергә, бу борынгы шәһәргә бәйле хыялларының да әкрен-әкрен чигенә баруын күзәтә. Казанда ул иҗат планнарының барын да тормышка ашырып бетерә алмады шул.
«Хуш, Казан. Үзем китсәм дә. йөрәгем калды. Бүләгем булсын ул сиңа. Әлегә хәтле мин бары тик алга таба гына атладым. Сине ташлап китәргә мәҗбүр булуым — артка таба бер адымым ул», — дип яза Мирхәйдәр.
Йөрәктә нидер таш булып ята. күңелдә моңсулык, янда уйларын бүлешер кеше юк.. Иркен Идел ярларына тагын бер әйләнеп кайтырмы әг«е ул, Казан урамнарын таптап йөри алырмы?
Шулай күңелсезләнеп барганда, бер-ике кеше аша гына басып торган әлеге егетне күрә. Ул да уйланып кына шәһәр силуэтына карап тора икән. Мирхәйдәр аның янына килә, сөйләшеп китәләр, танышалар. Берсенең драматург Мирхәйдәр Фәйзи, икенчесенең шагыйрь Муса Җәлил икәнен белгәч шатланышалар. Икесенең дә Оренбургка барышы икән. Муса өлкән каләмдәше белән барырга туры килүенә чын күңелдән шатлана.
Бу ике язучы Оренбургка кадәр ниләр турында гына сөйләшеп бармаганнардырП Үкенечкә каршы, Мусага багышланган берничә юлдан соң көндәлектәге язулар өзелә...
1924 елның 7 сентябрендә, бик күңелсезләнгән бер вакытында. Мирхәйдәр Фәйзи көндәлекләренең кайберләрен юкка чыгара. Бер дәфтәренә: «Бүген куп язмаларымны яндырдым, җырларымны Абдулла Палатоека бирдем — әйдә, гармунда уйнап, минем җырларымны җырласын». — дип языл куя.
Яндырылган биш дәфтәр белән бергә Казаннан Орскига барган вакыттагы теэсо- фатлары, шул җөмләдән, Муса белән әңгәмәләре дә эзсез югала. Ләкин аларның беренче һем соңгы очрашулары булмый ул.
МИДХӘТ ФӘПЗУЛЛИН ф МИРХӘЙДӘР ФӘПЗИ КӨНДӘЛЕКЛӘРЕННӘН
Казаннан киткәч, Мирхәйдәр Фәйзи Тубинский рудникта китапханәче булып эшли, аннан соң Баймакка килә. 1925—26 елларда Орскида да еш була. Ул елларда Муса Жәлил комсомолның Орск өяз комитеты инструкторы булып эшли, Мирхәйдәрнең туганы Хәдичә Фәйзуллинада фатирда тора. Хәдичә апаның кызы Сөмбел Фәйзулли- наның әйтүенә караганда, Мирхәйдәр Фәйзи аларда еш булган, Муса белән кул очрашкан.
1926 елны драматург Казанга тагын бер тапкыр килә. Сентябрь башларында Мәскәүгә барышлый Казанның «Гранд Отель» (хәзерге Качалов исемендәге театрның актерлар тулай торагы) гостиницасына тукталган Мирхәйдәр янына күп кеше килә. Барыннан да ешрак Гадел Кутуй, Гомәр Бәширов, Җәүдәт Фәйзи кереп йөри.
Ул вакытны Фәйзинең кәефе яхшы була, дусларын ачык йөз белән каршы ала, озаклап сөйләшеп утыралар. Соңыннан Кутуй турында ул: «Мин аны аерата якын итәм», — дип язып куя. Мирхәйдәр Фәйзи янына берничә мәртәбә Мансур Мозаффа- ров керә. Казанда яшәгән чагында Мирхәйдәр нотага салу өчен үзенең ун җырын Мансур Мозаффаровка биргән булган икән. Композитор шуларны китерә килгән.
Җиденче сентябрьдә Мирхәйдәр Фәйзи Казаннан китә. Көннәре тыгыз һәм мәшәкатьле үтсә дә, бу аерылу аңа кыен була. Чөнки ул биредә күп дусларын очрата, күп эшләрен башкара, китапханә өчен китаплар ала. Каләмдәш дусларыннан Галиәс- гар Камал, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Фәйзи, Кави Нәҗми белән дә күрешеп сөйләшә.
...Мәскәүдә ул егерме көнләп тора. Баймак китапханәсе өчен китаплар җыйный. Тагын какшап киткән сәламәтлеге өстенә сукыр эчәк авыруы кузгала, аны больницага салалар, хәле яхшыра башлагач, янына 60 кеше килүе, шуларның 32 се рус, 28 татар һәм башкорт дуслары булуы турында яза. Эшчән һәм тыйнак драматургның шул кадәр күп дуслары булу бер дә гаҗәп түгел. 37 яшьлек кыска гына гомерендә ул 16 пьеса, берничә хикәя, 200 гә якын шигырь язып өлгерә, рус теленнән 7 пьесаны татарчалаштыра, күп кенә фольклор материаллары җыя. Боларның барысын да халык карый, укый һәм җырлый.