Логотип Казан Утлары
Шигърият

МАЯКЛАР


Батырларга шундый таулар кирәк
Сапун-тауда музей карап йөрим. Юк, онытмый икән Кырым җире — Давыл кебек урап уйны-хисне, Заман җилләреме шаулап исте, Кинәт бар да күз алдымнан кичте.
Артта — Балаклава. Алда — таулар. Оя корган анда дошман яулар.
Тик үзәннәр — һөҗүм өчен терәк, Батырларга һәрчак таулар кирәк. Тырнак батырырга туган җиргә Мәлгунь юлбасарга ирек бирмә!
Сугыш кызган... Дөрләп янган ташлар - Таш өстенә ауган газиз башлар, Ватан ләкин баштан кадерлерәк — һәр карышы бәхет өчен кирәк.
Ә Сапун-тау җәһәннәмгә охшаш: Актарылган тимер, яуган кургаш... Тарих язган тимер белән кургаш.
Юк, батырлык язган ул тарихны, Горурларның мәңге сүнмәс рухы... Язган коммунистик иман белән, Йөрәкләрдән тамган ал кан белән, Еллар таң калырдай зур дан белән! Әнә шуңа, фашистларга янап, Өскә таба үрли кызыл байрак. Үлемнәрдән көлеп йөри солдат... Дот авызына күкрәк тери солдат.
Юк, ул белми әле, еллар кичеп, Бу якларның үзгәрәсен ничек, Җиңү таңы кайчан атачагын, Тыныч җилләр назлап яз чәчәген, Бу тауларга яшәү кайтачагын.
Сапун-тауда музей карап йөрим.
Мәңгелек ут... һәйкәл... Матәм җыры...
Тетрәнеп һәм ярсып тибә йөрәк...
Батырларга шундый таулар кирәк!
Илаһи сын, кайнар кочак эзләп Килмәдем мин зәңгәр ярларга: Дары кирәк иде хисләремә, Дәва кирәк иде ярама.
Язмыш шаяруы гына дисәң, Болай туры килү икеле...
Очраштык без бер-беребезне инде Күптән сагынып көткән шикелле.
Җитәкләшеп йөрдек сабыйлар күк, Онытып җирдә гамьне, ваемны. Кавыштырдык кипарислар белән Иделдәге горур каенны.
Чагыштырдык күңелдәге йөкне, Озынлыгын үткән юлларның... һәм, мөгаен, гади мантыйк моны Беркатлылык диеп юрардыр.
Сәер аңлашу бу дигән сыман, Дулкын ярдан үрелеп тыңлады: Әйтерсең лә серләшәләр иде Спиноза белән Колгали.
Тукай телендә мин шигырь әйттем, Син яһүдчә моңлы җыр суздың.
Мәңгелек бер чынлык чыңлап торды Күкрәгендә зәңгәр диңгезнең.
...Без барыбыз да бер җир балалары — Меридианнар бүлми йөрәкне.
Бергә каршыларга таңнар булса, Бәхет өчен берни кирәкми.
Чуфут-кала
Ышанмагыз тарих хәтеренә — һәр битендә аның күп нокта... Чуфут-кала ', әнә, үз башыннан Ни кичкәнен инде оныткан.
Заманы да көйсез кияү кебек Гөл үзгәреп торган ул чакны; Я юнаннар куган скифларны, Я хазарлар буган кыпчакны...
1 Чуфут-кала Бакчасарайдан ерак түгел урнашкан буш мәгарә-шэһәрчек.
Мәгарәдән мәгарәгә йөрим, Сәер бер хис буа бугаздан: Якты бу җиһанга кабер сыман Авыз ачып карый таш базлар.
Ә кайчандыр... Ә кайчандыр монда Тормыш кайнап торган һәр җирдә. Кемдер кемнәрнедер сагынып көткән... Елаулар да булган... һәм җыр да...
һәм баш имәс өчен җиде ятка, Крепость булып баскан бу таулар, Хисләр хискә бәрелеп чыңлаганнар, Сөңгеләрдә сөңге уйнаган.
Бары да үткән. Аппий юлы сыман Хәзер ул тик шомнар тарата. Кайтавазлар гына йөри бугай Өрәк булып ерак тарафта.
Мең язмышның моңын суза сыман Җилдә тирбәлүче кылганнар, һәм билгесез батыр каберендә Сырт җылыта кәлтә еланнар.
һәм битараф кына кояш яна, Үткәннәрнең исә тик җиле, Байтак күрдем мондый гыйбрәтләрне, Исем китми, дигән шикелле.
Миңа инде барыбер дигән сыман, Чуфут-кала — чорлар чатында Башын кыңгыр салып уйлап ята Мәңгелек һәм мизгел хакында.
Төнге манзара
Төнге тынлык сарган тау сукмагын Тыныч күңел белән кем узар?! Баш түбәмә тияр-тимәс булып, Чекерәеп яна йолдызлар.
Күк гөмбәзе ишелеп, кыя таулар Сытылмасын берүк, дигәндәй, Ябалдашын җәеп үрә баскан Сакчы сыман уяу имәннәр.
Ә түбәндә — диңгез... Аңа тагын Сәлам бирә икән кай яклар?!
Җилкәннәргә җилләр тулуын көтеп Йокымсырап утыра м