Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮП БАЛАЛЫ... БАБАЙ


ларның үз балалары булмады. Кайсының нинди кимчелеге аркасындадыр, аны тикшереп тормадылар. Хәер, моңа вакытлары да юк, чөнки тормыш корырга, юкны бар итәргә кирәк иде. Бәлки иң әһәмиятлесе шул булгандыр, алар бер-берсен үтә нык яратышалар, бала булмаслы- гын сизенгән һәм моның өчен эчтән генә пошынган хәлдә, бу турыда бер-берсенә нинди дә булса ишарә ясарга телләре әйләнмәде. Әле без яшь, әле бөтенесе алда, быел булмаса — киләсе елга, анда да булмаса — аның киләсенә, дип, самими өмет белән яши бирделәр.
Дөресен генә әйткәндә, кәләше Зөмәрә, еракта-билгесезлектә ялтырап яткан «өмет»кә бик үк ышанып җитмичә, бер-ике мәртәбә медицинага да мөрәҗәгать итте — элек район больницасына, бераз тора төшкәч, түләүле поликлиникага. Янәсе, акча түләп күренгәч, андагыларның файдасы күбрәк тимәсме? Әмма тегеләре дә, болары да, читләтеп булса да аңлаешлы итеп, бер хакыйкатьне әйттеләр: юк, Зөмәрә ханымга ерактан ялтырап күренгән бала табу бәхетенә ышанып ятарга нигез юк, табигать бирмәгәнне тартып алып булмый, бала иркәләүне язмаган икән, димәк, язмаган. Боларыннан юанычлы сүз ишетмәгәч, исеме яшертен рәвештә телдә йөргән карчыкларга мөрәҗәгать итеп бакты — әллә ни ышанудан түгел, «ятып калганчы, атып кал» дип. Түләгән акчалары, биргән садакалары китте, «атып калганы» тимәде. Әлбәттә, боларны ул ире Сәләхка сиздермичә эшләде, теге сизә калса, аз дигәндә дә тынычлыгын югалтыр һәм, ихтимал, хатынына карата суына төшүе дә мөмкин дип фикер йөртте. Бу чаклысында ул, ай-һай ла, һич кенә дә хаклы түгел, ире Сәләхның бернинди хәвеф алдында да хатыны Зөмәрәгә булган мәхәббәте какшамаячак, ул бары тик Зөмәрә белән генә һәм Зөмәрә өчен генә яши иде.
Шулай узды сугышка хәтле ун ел. Кем әйтә ала, бәлки сугыш афәтләрен исән-сау узып чыгуы, алган авыр яраларын җиңүе дә шушы зур ышаныч аркасында булгандыр? Физик яки рухи тетрәнү вакытларында безне екмыйча тотып кала торган нинди дә булса таяныч ноктасы юк икән, калса да безнең күбебездән салкын көл генә калыр иде. Дөньяның кырга сыймаслык кыланышларыннан, ял-
тыраулы бизәкләреннән бозылмаган рухи сәламәт кешеләрне исә мондый нык ышаныч аеруча саклый.
Өстәвенә, авыр сугыш елларында Зөмәрәсе үтә көчле бирелгәнлек белән көтте Сәләхны, хат арты хат язып туктамады һәм һәр хаты саен үзенчә иң кадерле дип тапкан сүзләре агыла торды. Бу бик аңлаешлы, чөнки үзенең кимчелекле икәнен белгәне хәлдә, сугышка хәтле узган ун елда Сәләхының авыз ачып бернинди үпкә яки читләтеп әйткән киная сүзен хәтерләми иде. Бусы бер яктан истән чык- маса, икенче яктан, җиләк кебек кызлар егет таба алмыйча апты-рашкан яки алма кебек толлар ирсез моңайган кытлык бер заманда, инде төс сала башлаган һәм мәктәптә җыештыручы булып кына эшләгән Зөмәрәнең бүтән бернинди таянычы да юк һәм ихлас күңелдән ничек көтәргә мөмкин — Сәләхын шулай көтә иде. Теләгән теләкләре кабул булдымы, хатынының йөрәгеннән сыгып чыгарган сагыну хатлары калкан булып сакладымы, бик ватылып, чәчләре яртылаш агарып булса да Сәләхы кайтты Зөмәрәнең. Сәләх- ф ка күпмедер инвалидлык пособиесы чыга, Зөмәрә эшләгән җирендә = эшләп тора, тормышлары, әлбәттә, күккә сикерерлек түгел, шулай х да Зөмәрә бичараның башы җиденче кат күктә иде. Иренең исән-сау £ кайтып егылуы бер яктан сөендерсә, икенче яктан, моңарчы гел х яшереп, гел күңелен тырнап йөрткән сернең җиңеләя төшүенә бер х сәбәп булды. Шулай да көтмәгәндә бер ачылып куйды солдат:
— Яшьрәк чакта, көчле-җегәрле чакта күрергә насыйп булмаган- < ны, — дип башлады ул, Зөмәрәсе алдында ни өчендер гафу үтенгән ө сымак итеп, — хәзер, ватылып-җимерелеп кайткан инвалидыңнан әллә ни рәт көтмә инде син, Зөмәрә җаным. Без, ахры, бәбкәсез казлар кебек шулай икәүдән-икәү генә картаербыздыр.
Йөзен иренең күкрәгенә каплап үкереп җылап җибәрүдән үзен көчкә-көчкә генә тыеп калды Зөмәрә. Белеп тора бит, чәнчелеп кит- кере: «Ватылып-җимерелеп кайткан» инвалидның монда тамчы да гаебе юк. Сугышка хәтле дә юк иде, хәзер дә юк, монда бөтен гаеп Зөмәрәнең үзендә.
Белеп тора, күңелендә күпме еллар саклап йөрткән серен ачык- тан-ачык әйтеп, ирен тынычландырасы да килә. Ләкин шул ук вакытта эчке шайтаны да үзе белән: «Моңарчы әйтмәгәнне ник хәзер генә әйтергә? Әйтү белән кемгә файда? Аңамы, синең үзеңәме? Болай әле, ичмасам, уртак күтәрәсез», ди эчке шайтаны.
— Балалы кешеләр дә шушы без йөргән үк юлдан йөриләр, хәзерге балалардан игелек күргән кешеләр сирәк,— ди Зөмәрә, тонык һәм төссез тавыш белән кемгәдер үпкәләгәндәй. Ләкин эшнең чын дөресе кайда, гаепнең кемдә икәнлеген танырга ашыкмый. Яшерел- гән сер шул яшерелгән килеш кала килде.
Мәктәптә җыештыручы булып эшләүдән килгән акчага һәм картының инвалидлык пособиесына гына салынып яту ансат түгел, ипи белән сөттән, чәй белән шикәрдән артмый, кайчагында ит тә ашыйсы килә, җитмәсә тагы, Зөмәрәнең күзләре бар, күршеләр алган өс-баш, өй әйберләрен дә күрә, гел бер-береңә сырышып яту еллары узган, кай араларда читләтеп-читләтеп кенә булса да әйткәли иде.
— Анау Ртия заводында эшләүче Хәмит абзый телевизор апкайт- кан, гел бер әкәмәт инде. Кинога барып торасы да юк, кино өйләрендә хәзер, иртәдән кичкә тиклем гөжләп утыра, ди.
— Сүнми торган самавар кебек икән, алайса, исе-мазары чыкмый диме соң аның? — дип, шаяртып уздырмакчы булды Сәләхы. Әмма шул ук вакытта җитдирәк итеп уйланмыйча да кала алмады: Зөмәрә дә кеше бит, кешедә булганны күреп кызыга, күрәсең, һәм, гому-
КҮП БАЛАЛЫ... БАБАП ф
Мэн, бала-чага шау-шуы да ишетелми торган алар өендә иртәдән-кич- кә хәтле гөжләп утыра торган шундый берәр әкәмәт булса, бер дә эчне тишмәс иде. Югыйсә, кичләрен бик тын, Зөмәрәсе көнозын се- беренеп, юып йөреп бик арып кайта, ашагач-эчкәч тә яту ягын карый, ә элеккеге солдат, азмы-күпме дөнья күреп кайткан Сәләхка тын өйдә кичләрен ялгыз уздыру ифрат та күңелсез, өйләренә яздырган бердәнбер газетаны ничәмә-ничә тапкыр кулга алып карама, гел бер: центнер да сөт, йон...
Әнә ул китек колак Хәмит алган «Тилевәзир»не Сәләх та бик алыр иде дә, әлеге шул кесә ягы... «Җәннәткә бик керәсе ие дә, гөнаһларым җибәрми», дип әйткән ди җор телле бер урыс карты.
Эчтән шулай уйланып, көндезләрен чыгып киткәләп йөргән Сәләх көннәрнең берендә кош тоткан кебек кайтты.
— Кара әле, карчык, сөйләшеп кайттым, эшкә керәм мин. Син анда, эшеңнән бушап торган араларда кибеткә чыгып, теге «Тилевә- зир» дигәнеңнең өр-яңа маркаласын караштыргалый йөр әле. Нигә безгә китек колак Хәмиттән калышып торырга ди?
— Кырырсың инде син эшкә кереп, аягың-кулың як-якка таралырга торган инвалид,— дип каршы төште Зөмәрәсе, һәрвакыт уе- нын-чынын бергә бутап сөйли торган инвалидының сүзләренә ышанып җитмичә.
Ләкин бу очракта Сәләхның уйнап сөйләшкәне сизелми иде:
— Кырырмынмы-юкмы, иртәгә мин синнән элек торып чыгып китәчәкмен.
Бераз икеләнү катнаш уйланып йөргәннән соң, шулай да сорыйсы итте Зөмәрәсе:
— Ичмасам, әйтеп сөйләш: кайсы башсызы нинди эшкә алмакчы сине?
— Башсызы түгел, нәкъ менә башлысы. Күреп тора Сәләх инвалидның иң гадел патша булачак адәм икәнлеген.
— Патша итеп үк куярга булдылармыни? — бу юлы инде Зөмәрәсе көләргә булды.
— Патша булмый кем буласың. Урының бакчада чәчәкләр-гөлләр арасында булсын, үзеңне шунда эшләүче өч хатынга башлык-бригадир итеп билгеләсеннәр. Дөресен генә әйткәндә, эше бөтенләй юк аның, Зөмәрәм-җанкисәгем. Әлеге шул өч хатынга команда биреп кенә утырасы. Ә айлыгы ярыйсы гына: түп-түгәрәк алтмыш сум. Пособиең өстенә бит бу, тиле. Эчеңне тишәр дип уйлыйсың мәллә?
Бермәлгә бөтенләй телсез калды Зөмәрәсе. Калырсың телсез. Бер яктан куаныч: йортка алтмыш сум өстәмә акча килә дигән сүз. Икенче яктан баш чуалткыч: бакча дигәне ярый, берәр каравылчы- мазар итептер инде, тик менә кул астында берьюлы өч хатын йөрүе генә әллә ничегрәк. Белмәссең ирләрнекен, инвалид дигәч тә, теге ни...
һәм курт кына сорау куйды:
— Ул хатыннарны... синең кул астында эшләргә тиешле хатыннарны әйтәм. Ниндирәк нәрсәләр соң алар? Өсләре-башлары, эшләре- яшьләре дигән сүзем.
Сәләх иң элек рәхәтләнеп бер көлде — кара әле син аның Зөмәрәсен, моңа чаклы тамчы да сиздергәне юк иде, чак-чак кына көнләшә дә түгелме соң, рәхмәт яугыры. Шушы үзенең «аягы аякча, куллары кулча таралырга торган» инвалидыннан, әкәмәт.
Аннары тагы бер шаяртасы итте:
— Ниндирәк дип әйтим, әлегә күргән нәрсәләрем түгел, горзелен- хозда ишеткәнемне әйтәм. Ничек тә, мәйтәм, кашлы-күзле, аяклы- куллы адәм балаларыдыр инде. Өсләрендә-башларында да ни дә булса бардыр. Хур кызлары түгел, бөтенләй үк ялангач түгелләрдер.
Шаяртырга тырышып әйткән бу соңгы сүзләре көткән нәтиҗәне бөтенләй бирмәде.
— Тапкансың син дә эш, — дип, әллә мыскыллау, әллә үртәнү белән картын бөтереп алды Зөмәрә,— чыгып-чыгып киткәли идең аны, әлеге шул хур кызлары эзләп йөрүең булган икән, агара башлаган чәчең белән чит-ят хатыннар арасында буталып йөрмәсәң...
— Бергә эшли башлагач чит-ят булмый ул, сиңайтәм, — дип тә ычкындырды инвалиды, хатынын юри үчекләргә тырышып. Кызыклы яклары була кешенең, нәкъ әнә шулай маңгайга бәреп котырта башлаганнан соң, акылын җыйды Зөмәрә. Нишләсен, ул да адәм баласы, аның да телевизорлы өйдә торасы килә иде шул.
— Айлыгы алтмыш сум дисеңме? Пособиең дә сакланамы? Әгәр шул үзең әйтә торган бакча да булса, менә дигән эш бу, карт. Китә- кайта йөргән иең аны, «алма пеш, авызыма төш»не эзләп йөргән икәнсең, төлке. Аның әле үз тирәбездән ерак булмавы ни тора. Үтә- сүтә шул бакча аша йөрим, әйтеп куюым шушы: алай-болай берәр кырын эшеңне сизә башласам, хур кызларыңны күрсәтермен мин сиңа.
Кая ул «кырын эш»! «Башлык», «бригадир» дигән сүзләре дә сабын куыгы булып кына чыкты, бөтен эшне бергә җигелеп эшлиләр. Себерәләр өлешләп-өлешләп, берсенә артык, берсенә ким түгел. Себерүне әлеге өч хатын үз өсләренә алса, алар өөл калдырган чүп өемнәрен бер тәгәрмәчле тачка белән читтәге чокырга ташу — Сәләх бабаңа. Агач-куак төпләрен йомшартуга килгәндә, Сәләх бабаңа — шулай ук калҗаның майлысы: үз өлешенә тигәнне дә казый, теге өч хатын тырнап үткән урыннарга күз салмыйча да булдыра алмый.
— Эшегезне җиренә җиткереп эшләгез, йөрәк майларым, зелен- Хоз кешеләреннән замечание ясатырлык булмасын.
Гел зеленхоз исеменнән сөйләгәч, аннары тагы араДа олы яшьтәге ир кеше дә булгач, җитмәсә тагы, буш араларда солдатта күргән әкәмәтләрен дә кызык итеп кыстыргалагач (нишләптер, аның күңелендә сугышның авыр, газаплы яклары түгел, кызыклы яклары гына сакланып калган), аның уйный-көлә әйткән «башлык», «бригадир» дигән сүзләре чынга әйләнә язды. Теге өч хатын, әле берсе, әле икенчесе аның янына йөгереп килеп, «Сәләх абзый, болай итсәк ничек булыр икән?», «Сәләх абзый, бик сай тырнамыйммы мин, карап кит әле», дип, гел аның киңәшен сорап торалар иде. Шуның өстенә тагы агач- куакларга су сиптергәндә, «син ир кеше, безгә караганда көчлерәк». Дигән булып, йөз метрлы юан шлангны да аңардан өстерәтә башладылар. Иң читене балалар белән сугышу. Җәйге кояшлы көннәрдә алар карый торган бу шәһәр бакчасына, каз бәбкәләре кебек, оясы- оясы белән тезелешеп, балалар бакчаларын китереп чәчәләр. Гөлҗи-меш, роза, ясмин куакларының шау чәчәктә утырган чагы, бакча балаларының, әлбәттә, күзләре төшә, күзләре төшеп кенә калса икән әле! Чәчәк өзүчеләргә карата, олы кеше буларак, Сәләхның тагы җаны түзми. Әле теге почмактан, әле бу куаклыктан аның кычкырганы яки кайдандыр табып алган свистогын чырылдатканы гел ишетелеп тора. Әгәр, алла сакласын, берәр чәчәк өзгән «нәни разбойник»ны тотса, юк инде, ул аны болай гына ычкындырмас, кулыннан әйбәт кенә җитәкләр, өзгән чәчәген икенче кулына тоттырыр һәм шулвй тантаналы марш белән мөрәббиясе каршына китереп бастырыр һәм солдатта чакта йогып калган кырыслык белән кисәтер:
— Кара аны, бу сиңа ата-бабаң бакчасы түгел, бу — хөкүмәт бакчасы. Мин моны хөкүмәт кешесе буларак әйтәм, пацаннарыгызны күздән ычкындырмагыз. Югыйсә, хуже булыр.
ФАТИХ ХӨСНИ ф КҮП БАЛАЛЫ . БАБАП
Югыйсә, нәрсә булачагын ул үзе белми, әмма «хөкүмәт кешесе» буларак төшендереп бирергә тиеш таба.
Шундый-шундый эшләрнең барысын үз җилкәсенә алсын да, имеш, шул кеше башлык булмасын. Хатынына әйтергә генә ансат булган икән: имештер, «өч хатынга команда биреп кенә утырасы».
Әле аның иң читене шунда: эшеннән бушап торган араларда бакчага искәртмәстән генә хатыны Зөмәрә килеп чыга. Килеп чыга да, читтәге бер эскәмиягә утырып, тавышсыз-тынсыз гына күзәтә башлый. Эшләрен түгел, Сәләхын һәм аның тирәсендәге өч хатынны. Аның үз аршыны: «Белмәссең ирләрнекен. Иргә ышанма, Иделгә таянма!» Бигрәк тә башлык та булып алган кешенекен. Югыйсә, «башлык»ның ничек биегәнлеген күреп китә, шулай да үтешли-ба- рышлый бакчага сугыла йөрүне кирәк саный.
Кызык бит бу дөнья: көне туа, планы тула, шул арада әкәмәт хәлләр дә була тора. Мәсәлән, ничек әкәмәт димәссең инде: Зөмәрәнең, әлеге теге бакчада эшләүче өч хатыннан шикләнеп (минем инвалидыма сырышмыйлармы?) килә-килә йөрүләре, әйтергә дә сәер, соңга таба бакча балаларыннан көнләшү сымак бер хис белән алышынды. Читтән күзәтеп торамы Зөмәрә, тормыймы Зөмәрә, менә алары, ичмасам, сырышалар. Әле йөгереп килеп, Сәләх башлыкның ботын кысып" кочаклыйлар, әле суы агып ята торган шлангысын күтәреп, Сәләх башлыкның өстенә сиптерә башлыйлар, әле Сәләх башлыкка кесәләрендә аунап йөргән конфетны китереп тоттыралар. Ала башлык. Алмыйча карасын, теге шундук мөрәббиясе янына әләкләргә йөгерә: янәсе, бакчачы бабай аны яратмый, бакчачы бабай ул биргән конфетны алмады... Кыскасы, Сәләх карт белән бакча балалары арасында берничек тә әйтеп, аңлатып булмый торган дуслык мөнәсәбәте урнашты. Өйгә кайткач та, хатыны Зөмәрә белән тәмләп чәй эчеп утырганда әйтеп куйгалый кайчак:
— Арада бер Вова атлысы бар, мәгәр дә энә күзеннән үтеп чыккан кычыткан чыпчыгы инде. Чәчәк өзгәнен үз күзләрем белән күреп торам кай мәлне, тотасы да ыштанын төшереп чәбәклисе, юкса, кулым бармый. Мало што кулым бармый, апалары күргәнче дип, өзгән чәчәге белән тизрәк куак арасына яшерәм малайны. Ник дисәң, законы коры безнең. Мин аны өзгән чәчәген тоттырып апалары каршына китереп бастырырга, матьлап тормыйча гына әйтәсе сүземне әйтергә тиешмен. Ә миңа андый чакта матьлап тормыйча сүз әйтү читен, солдат кешенең теле шундыйга күнеккән. Икенчеләп, тәрбияче апасы аннары ул чебешне бик шәпләп кыздырырга — акылга утыртырга тиеш. Ә минем, карт ябалакның, күрә торып чебешне тилгәннән чукыттырасым килми. Бигрәк шук, үтә дә тере хәзерге балалар. Әллә анадан туганда ук җиде класс бетереп туалар инде.
Бу хәтлесен тыңлап утырырга чыдамлыгы да җитәр иде Зөмәрәнең. Шунда шул, уйлап җиткермичәрәк булса кирәк, картның теленнән мондый сүз дә ычкынды:
— Әллә үзебезнеке булмаганга... картайгач шулай азынам инде.
— Тач дөресе... «Азына*!» дигәнең.
Зөмәрә артык чыдый алмады, утырган урыныннан ыргылып торды да, эчә торган чынаягын ук калдырып, кече якка шылды, берничә минут чамасы мышкылдап алды.
Бусы инде авырткан җиренә кагылудан иде. Ә эссе җәйге көннәрнең берсендә, гадәттәгечә карты эшли торган бакчага килеп, читтән генә күзәтеп утырганда, йа хода, түземлек бир, менә ниткән күренешнең шаһиты булды Зөмәрә.
...Үтә янган-тирләгән дүрт-биш почык борынны сафка тезде карт солдатча җиренә җиткереп «Смирно!» командасы бирде һәм, теге
ләрне рәтләп чишендереп тә тормыйча, шлангтан су коендырырга тотынды.
Бу, әлбәттә, карт бакчачының хәттан ашып тилерүе иде. Ләкин бу картинаны үз күзләре белән бер читтән күреп торган Зөмәрә тилерә алмады, балаларны бу чаклы бирелеп ярата белүче картына — Сәләхына, ичмасам, берне генә булса да үз баласын табып бирә ал- ♦ маудан өзгәләнеп, төштән соңгы җыештыру эшенә бармыйча, ялгыз с өенә бикләнеп һәм мендәргә капланып үксеп-үксеп җылады.
ш
Янә бер көнне менә мондый хәл булды. Көнне түгел, кара төн ур- : тасында. Карты үзе йоклый, үзе төшендә әлеге шул бакча ташбаш- ® лары белән булыша. Берсен янына чакыра, болай гына түгел, исемен * атап чакыра — ахрысы, ул бакча балаларының бөтенесен дә исеме белән ятлап өлгергән иде инде. Икенчесен, өченчесен чакыра, киләләр тагы тегеләре. Килми карасыннар, бабай белән ара өзелде дигән сүз. Өзелмәсә дә, суына. Аннары аңардан ничә фашистны «тел» итеп һәм ниткән чәнечкеле киртәләр аша алып кайтканлыгын сөйләтеп кара син.
Юк, бу кара төндә фашистны «тел» итеп алып кайтышы түгел иде, карчыгын уятам дип тә тормады, шыр акырып команда бирде малайларга:
— Янгансыз ич, чутрый-кутрыйлар. Живо өсләрегездән салыгыз, шлангтан су коендырам, штобы солдатларча таза-нык булып үсегез.
Әмма Зөмәрәне уята дип куркырга урын калмаган, Зөмәрә инде әллә кайчан уянып, карт солдатның хәтта төнге йокы арасында да әлеге шул чит кеше балалары белән мәш килүен сәерсенү катнаш көнчелек хисе белән тыңлап ята иде. «Бичаракай гынам, инвалидкай гынам, үзеңнеке булса, нишләмәс иең син? Булмады шул, булмады... Ичмасам, берне генә булса да бүләк итә аладым» дип, кимсенеп, уй- ланып-газапланып ятты-ятты да, үзен-үзе тыя алмастан, үксеп җы- лап җибәрде. Аның үксүенә карты уянды, кайда монда, яныңда карчыгың үксеп ятканда, бакча ташбашлары белән булышып тору, «шабаш, бөтенегез берьюлы күз алдымнан югалыгыз!»
һәм шундый ук катгыйлык белән карчыгыннан сорау алырга тотынды Сәләх:
— Нәрсә син төн уртасында балавыз сыгып ятасың, корт чаккы- рысы? Әллә инвалидың аркаңны җылытмый башладымы?
— Башлар да шул менә... син дивананың әллә кемнәрнең чит-ят балалары белән йокы арасында да саташуын ишетеп ят та...
— Таптың син дә сүз... шуның өчен мышкылдап ятмасаң... йокы бүлеп.
— Тор әле, Сәләх... Әйтәсе сүзем бар сиңа. Караңгыда әйтә торган сүз түгел, ачуланма, утны яндырам.
Торды, утны кабызды, күреп калды Сәләхы, хатыны озак кына мышкылдаган иде булса кирәк, Күз кабаклары шешенке, күзләре кызарган иде.
— Берәр чынаяк куе гына итеп чәй эчеп алыйк, — шулай сөйләнә- сөйләнә, кухня ягында газны тоташтырганы, плитәгә чәйник утыртканы ишетелде.
— Менә тиле... төн уртасында чәй эчеп алыйк, имеш, — дип, сукрана-шыгырдана, Сәләх та җылы урыныннан сыдырылып төшәргә мәҗбүр булды.— «Мәй» дип әйтсәң, хет колакка керер ие... ■ Ирен ишетергә дә теләмәде Зөмәрә, аның үз уйлары көчле, утыз биш ел буена саклап эчендә йөрткән, ниһаять, ташка әйләнгән серен менә-менә ачарга җыйнала, кайда монда чит кеше балалары белән саташкан гамьсез инвалидының авыз эченнән мыгырдану парын тыңлап тору.
ФАТИХ ХӨСНИ ф КҮП БАЛ;
Иренә һәм үзенә куе гына итеп чәй ясап куйды Зөмәрә һәм бер тын бернинди сүзсез тегенең күзенә карап калды.
— Беләсеңме, Сәләх җаным, — дип башлады аннары. Тагы тукталып калды, күренеп тора: ничек башласа да аңарга уңайсыз, утыз биш ел әйтмичә эчендә йөрткән бу сүз өчен ул үзен әйтеп бетергесез гаепле саный иде, — ...Синең үзеңнеке... үз балаң булырга тиеш иде бит... әгәр син бүтән бер кеше белән торган булсаң. Безнең үз балабыз булмавы өчен мин гаепле... мин! Миңа духтырлар әллә кайчан ук әйттеләр, ә мин сиңа әйтмәдем... Син ташлап китәрсең, минем белән тормассың дип куркып әйтмәдем. Синең бу хәтле саташкан, бала җанлы кеше икәнлегеңне белгән булсам соң... Бәлки хәзер дә соң түгелдер, ә? Син минем нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлыйсыңмы? Юк, яшереп кала торган сүз түгел бу, әйт, аңлыйсыңмы син минем нәрсә әйтергә теләгәнемне?
Зөмәрә, тыелгысыз үксеп, картының күкрәгенә авып төште, терсәге белән чәйне түкте.
— Чүсәнә... ясаган чәйне түктең әрәм итеп, — Сәләх карчыгының муеныннан кочып алды, алар яшендә бу бик килешеп тә бетми иде, югыйсә, ләкин нишләтәсең, яшь белән исәпләшергә теләми иде ич Зөмәрәсе...
— Аңарга китсәме? — бергә яшәгән утыз биш ел эчендә һич күрсәтмәгән җитдилек, кызулык, самимилек белән бер тын кочагында кысып торды ир Зөмәрәсен. — Алайга китсә әгәр, әйтсәм әйтим инде алайса, хатын, алар... әнә ул минем аяк арасында чуала торган ул бакча балалары... ул Вовалар, Сережалар, Фаялар — бөтенесе минекеләр... синең белән безнекеләр ич, карчык... Я әле, тынычлан, эчеп җибәр әнә минем суынган чәйне... төн уртасында чәйгә бик көеп тормыйм.
1975