КОЯШ ҖАЙДАК БУ ЯКЛАРДА...
Кунак та мин һәм хуҗа да
... Кунак та мин үз җиремдә,
Хуҗа да мин үз илемдә.
Диңгез — ял бишегем минем, Ә кояш-җайдак иңемдә.
Шул кояш арыган тәнне
Ныгыта, кап-кара итә.
Саулык тамчылары бөркеп, Йөрәк кылларыма чиртә.
Кояш һәм саф һава эчеп
И яшәрәм, и яңарам!
Хезмәттә тау күтәрергә
Әзер инде мин яңадан.
Ак болытлар
Кызыл җайдак кебек калка кояш, Кыя җилкәсенә атланып.
Ак болытлар — гүя тонык күлдә Алкаланып йөзгән ак мамык.
Утлап йөргән куйлар көтүедәй
Ак болытлар белән тау тулы...
Кояш көлсә әгәр, көн дә аяз,
Су да җылы, яр да шау-шулы.
Ак болытлар хезмәт кешесенең
Шат йөзедәй ачык чырайлы.
Юк, куркытмый алар зәңгәр күктә
Ихлас сайрап очкан тургайны.
Алкаланып аккан ак болытлар —
Тау иңендә гүя ак боҗра.
Күкрәгеннән кыя әйтерсең лә
Оя-оя аккош очыра!..
Диңгездә—җыр!
Әкрен генә атлап төшәм ярга.
Шаула, диңгез!
Курай уйна, таң!
Йөзеп уятам мин дулкыннарны, Ә тауларны җырлап уятам.
Зәңгәр үзән! Җырлап синдә йөзәм —
Чәчри тамчы төрле якларга.
Ләкин минем җырлап йөзүләрем Ошап бетми кайбер затларга.
Ошамый дип тормыйм, мин гел җырлыйм,— Ныграк чыңлый күңел тальяным!
Җыр кайтаваз булып ярлар иңли, Чоңгылларын кичә дәрьяның.
Җырлыйм җирнең тиңсез матурлыгын, Бәхет теләп тыныч көннәргә.
Тынгы белмәс йөрәкләрнең җырлыйм Ашкынуын яңа үрләргә.
Идел кызы
Кырым гына, Кавказ гына түгел, Казаным да бар бит дөньяда. Офык аша әнә әйтерсең лә Идел кызы миңа өлмая.
Тюльпан булып керә хисемә, Чулпан булып керә төшемә, Вулкан булып айкый йөрәгемне — Бергә чакны искә төшерә.
Күктүбә
Күктүбәдә күп түбә! Бар таш түбә — Баш түбә — Мәшһүр Карадаг. Бар ком түбә — Тын түбә, Астан карасак.
Өскә мөнсәк, Куба анда җилләр туе — Әйтерсең лә җеннәр туе!
Бар изге тау —
Көзге тау: Төренеп ул комачка, Үрелә гел кояшка.
Өч як та — тау, Алда — диңгез... Диңгездә — шау: Җилләр туе — Әйтерсең лә җеннәр туе! Калка-чүгә тау-тау дулкын. Дулкын асты — кара упкын...
Су узына, Пыр тузына, Охшап тол пәри кызына!.. Аннан тына...
Тау-тау дулкын юкка чыга... Котырынган дәрья өсте Тынып кала дала төсле. Диңгез тына.
Җилләр генә тынмый һаман — Улый!..
Дулый!!.
Шундый аларның килбәте. Бу — күп түбәле Күктүбә — Тынмас җилләр җөмһүрияте.
Кырым, 1975,