Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХЕЗМӘТ-ИҢ ЗУР ЛӘЗЗӘТ


лле яшь, нәрсә генә әйтсәң дә, илле яшь инде ул. Бу яшьтә кеше узыл - Иган юлына
борылып карарга, моңарчы эшләгән эшләренә йомгак ясап, кылган кайбер игелекле хезмәтләре өчен
мактау сүзләре көтәргә дә хаклы.
Каләмдәшебез Рәис Сабировка да ишкәкләрне инде ашыкмыйчарак, салмаграк ишәргә мөмкиндер
кебек. Чыннан да тормыш һәм иҗат юлы шактый бай аның. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп
кайтканнан соң, ул республика яшьләр газетасы редакциясе хезмәткәре, партия өлкә газетасында
әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Мәскәүдә партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, партия
өлкә комитетының матбугат секторына эшкә кайта. Аннары ул «Правда» газетасының Татарстан буенча
үз хәбәрчесе итеп билгеләнә.
Менә егерме елга якын инде Рәис Сабировны без шушы җаваплы, авыр, мак таулы хезмәттә
күрәбез. Ә бит беркемгә дә сер түгел, правдачылар коллективының ихтирамына лаек булу, ышанычын
аклау өчен анкетадагы матур юллар һәм кушканны җиренә җиткереп үтәү генә җитми. Монда йөкне
журналистикабызның буй җитмәс- тәй гигантлары белән мичәүгә бер тигез җигелеп тарту сорала.
Нишләмәк кирәк, безнең көннәрдә әле кешенең кем икәнлеген, нинди эшләрдә эшләгәнлеген белү
өчен аның анкетасындагы мәгълүматларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ләкин ул кем генә булып, кайда
гына эшләмәсен, безне һәрчак, барыннан да элек, аның ничек эшләве кызыксындыра.
Кайвакытта кемнең дә булса туган көне уңае белән мактау сүзләре язу бик авыр. Бәхеткә каршы, бу
очракта мин андый кыенлык кичермим. Юбилярның күңеленә хуш килерлек сүзләр эзләп баш ватып
утыруның минем өчен һич кирәге юк. Минем алда торган кыенлык бөтенләй башка төрле: «Правдавның
үз хәбәрчесе Рәис Сабиров кулы белән язылган һәр юлдагы, һәр мәкаләдәге осталыкка ничек ия
булырга?
мәсьәләләре...
Ул башкарган эшләрнең бөтенесен дә санап торырга
кирәкме икән? Рәис Сабиров татар теленә чорыбызның күренекле очучысы Валерий Чкалов, атаклы
химик Гыйлем Камай. партиянең ялкынлы улы Сергей Миронович Киров турындагы документаль
повестьларны, Михаил Стельмахның «Кеше каны җирдә ятмый», Сабит Мукановның «Тормыш мәктәбе»
романнарын тәрҗемә итте. 1975 елда аның Татарстан шәһәрләре һәм авыллары турындагы
документаль китабы басылып чыкты. Рәис Сабиров — журналистларның Хөсәен Ямашев исемендәге
республика премиясе лауреаты. Бу премия аңа нефтьчеләр турындагы очерклар җыентыгы өчен
бирелде.
Яшерен-батырын түгел, кулыңа алып: «Минем хезмәтем бит бу!» дип әйтерлек эш эшли алсаң,
күңелеңдә ниндидер бер рәхәтлек тоясың. Тик шулай да. минемчә, сиңа дан һәм мал-мөлкәт түгел, ә
бәлки иҗади азаплардан соң ләззәт китергән хезмәтнең мәгънәсе зуррак була. Мин бу юлларны язганда
яңадан Рәис Сабировны күз алдында тотам. Татар телендә язылган әсәрләрне русчага сүзгә-сүз тәрҗемә
итүдә, белмим, аңа тагын кем тиңләшә алыр икән?! Үзенә ят булган телнең барлык нечкәлекләрен һәм
нюансларын белмәгән тәрҗемәче төрле вариантларга мөрәҗәгать ите алсын өчен, ул кулыннан
килгәннең бөтенесен эшләргә тырыша, һәм менә кайвакытта хәтта игътибардан читтә кала торган шушы
хезмәттән ул үзенә әйтеп бетергесез ләззәт һәм рухи канәгатьләнү ала. Кайберәүләр, нинди дә булса
әсәрне икенче бер телгә, әйтик, рус теленә сүзгә-сүз тәрҗемә итү өчен әллә ни зур осталык кирәкми,
юлын юлга аудар да чык, шуның белән вәссәләм, дип уйлыйлар. Әмма зирәк акыллы Фатих Хөсни,
Әмирхан Еники кебек аксакаллар да, әдәби Пегасны кыю иярләүче Аяз Гыйлаҗев, Мөхәммәт Мәһдиев
һәм башке әдипләр дә үзләренә ярдәм итешергә, ни өчендер, нәкъ менә Рәис Сабировны чакыралар,
аның автордаш булуын телиләр. Синең белән эшләргә, бергә разведкага барырга теләүчеләр булудан
да олырак бәхет бармы икән?!
Белом, еллар дәвамында ирешелгән биеклекнең билгеле бер ноктасында эшләншатлыгын
уртаклаша.
— Беләсеңме, иртәнге сәгать алтыда торып утырган идем. Язу машинкасыннан тештән соң гына
көч хәл белен аерылдым. Аркалар оеды. Урамнан әйләнеп керәбезме әллә,?..
Телде аңа әйтергә теләгән теләкләр күп. Ул теләкләр арасында беренчесе шул: Рәис Сабировның
машинка һем язылачак ак кәгазь әеме янында уздырган шундый бәхетле көннәре килечектә тагын да
күбрәк булсын.