Логотип Казан Утлары
Очерк

КАМАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ


ЯНВАРЬ, 1976
Җыю заводының зур корпусында мең-мең төрле авазлар яңгырый. Кырык гектар мәйданны биләгән түбә астында 150 автомат линия эшләячәк... Җыю заводы — комплексның төп заводларыннан берсе. Иң элек ремонт-пнструменталь заводы эшли башлады. Хәзер ул производствоның башка төр тармакларын стандарт булмаган җиһазлар, технологик кирәк-яраклар һәм инструментлар белән тәэмин итү буенча зур булышлык күрсәтә.
Узган ел планнан тыш 110 мең квадрат метр произврдство мәйданы хәзерләнгән һәм 2600 берәмлек җиһаз урнаштырылган. Җибәрү-көйләү процессында биш йөздәй артык исемдәге деталь һәм булачак машинаның алтмыш узелы үзләштерелгән, КамАЗның беренче моторлары җыелган.
Яңа автомобильне барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итү һәм аны юлга тиешенчә әзерләү’ эше Чаллының бер үзендә генә алып барылмый. Кама автомобиль төзелешенең үзәген тәшкил иткән алты заводтан тыш тагын җиде завод: Тольяттида генераторлар һәм стартерлар, Зәйдә — тәгәрмәчләр һәм дистанцион аппаратлар, Октябрьскида — автомобиль приборлары, Нефтекамскида — үзбушат-кычлар, Ярославльдә — дизель, Рославльдә — тормоз аппаратлары, Красноярскида прицеп заводлары төзелә. Егермегә якын предприятие өр-яңадан реконструкцияләнә. Автомобиль комплексын төзүгә билгеләнгән капиталь салымның өчтән бере чамасы КамАЗ «юлдашлары»на туры килә.
Генераторлар һәм стартерлар заводы удар темплар белән төзелә. Аның корпуслары ВАЗ янәшәсендә күтәрелә... Бәләбәйдәге автонормальләр, Паневежистагы автокомпрессорлар, Димитровградтагы кузов арматурлары, Ставровдагы автотрак торлар заводларында, илебезнең башка предприятиеләрендә эшләр яхшы бара.
КамАЗ йөк машинасына кирәкле сигез мең ярым детальнең ике меңләбе читтән китереләчәк. Союз күләмендәге унсигез министрлыкның 300 ләп предприятиесе КамАЗ өчен эшләячәк. Тәэминат картотекасында биш меңнән артык позиция исәпләнә. Болар — корычның махсус маркалары һәм прокат профильләре, электротехник резин әйберләр, яңа полимерлар, майлау материаллары, тукымалар...
Планлаштыруның программа максат логикасы әнә шундый. Менә шуңа күрә дә автомобильләрне билгеләнгән срокта чыгара башлау өчен арадаш предприятие ләрнең заводны барлык кирәкле нәрсәләр белән һичбер нинди тоткарлыксыз тәэмин итеп торулары сорала. Әмма күзгә күренеп торган тоткарлыклар шактый әле. Менә аларның кайберләр»': камазлылар алдында, беренче чиратта, Кара металлургия министрлыгы бик зур бурычлы. Металлурглар аларга елына, барысын бергә кушып исәпләгәндә, миллион ярым тонна прокат, торба һәм чимал биреп җиткермәгәннәр. Биредә ике яклы килешүнең барлык пунктлары да үтәлә днп әйтеп булмый. Хәзерге көнгәчә 3.6 миллиметр калынлыгындагы салкын юл белән коелган табаклы калай җитештерү башланмаган. Ә аннан башка кардан валы торбаларын ясау мөмкин түгел... Кама автомобиль комплексын төзүчеләрнең Электро-техника промышленносте министрлыгына да үпкәләре бар. Бу министрлык эшләп чыгара торган яңа продукция — «Родник» аккумуляторлары үзләре бик җиңел һәм алар зур энергия куәтенә ия. Моторны салкын һава шартларында кабызганда моның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Әлеге продукция Подольскнда үзләштерелгән. Ләкин биредә электр энергиясенең куәте җитәрлек түгел. Шуңа күрә ул башка шәһәрләрдәге предприятиеләр ярдәменә мохтаҗ. Автомобиль промышленносте Министрлыгы буенча комплектлаштыру әйберләре производствосы технологик
кирәк-яраклар белән әле тулысынча тәэмин ителмәгән. Ул кирәк-яраклар җыелмасын ашыгыч рәвештә сынап карау һәм аны тиешле параметрларына җиткерү — бүгенге көндә иң мөһим һәм ашыгыч бурычларның берсе әнә шул...
«Известия», Мәскәү.
Дулап югарыга үрләгән ялкын телләре... Ерак-еракка чыңлаган металл тавышы. Очкыннар эченнән кулына авыр чүкеч тоткан тимерченең алга иелә төшкән гәүдәсе күренә. Бөтен җирдә бары тик ике төс — кара һәм коңгырт-көрән төс хакимлек итә. «Тимерчелек» дигән сүзне әйтүгә, безнең күз алдыбызга әнә шундый күренеш килеп баса.
Заманнар узу белән сүзләрнең мәгънәләре дә үзгәрә. КамАЗның тимерчелек заводы бөтенләй башка. Ул зур-зур биш корпустан тора. Эчтә дә. тышкы якта да күзләрнең явын алырлык йомшак, рәхәт яктылык. Кая карама — өр-яңа җиһазлар. төрле-төрле төстәге күп санлы кнопкалар.
1975 елның 10 сентябрендә беренче номерлы пресслар цехында беренче кайнар чүкелмә штампланды. Беренче корпусның үзәгендәге зәңгәр өстәл монда әйтерсең лә КамАЗның киләчәктә ачылачак музееннан китерелгән иде. Табличкага ачык һәм төгәл итеп: «Термик цехта эшләнгән поковка лар t дип язылган сүзләрне укыйбыз. Аның янәшәсендә төрле конфигурациядәге вак һәм эре-эре детальләр. Аларның кайберләренең авырлыгы 250 грамм, ә кайберләренеке 18 килограммга житә. Бүгенге штамповкалаучы-тимерчеләр әнә шундый әзер детальләр белән эш итәләр. Аларга хәзерге заманның иң яңа техникасы хезмәт күрсәтә.
«Комсомолец Татарии*. Казан.
Чаллы автомеханика техникумында кышкы имтиханнар сессиясе башланды. Билгеле булганча. Чаллыда автомобиль комплексын төзү белән беррәттән югары квалификацияле эшчеләр хәзерләү буенча зур эш алып барыла. Яшьләр профес- сиональ-техник училищеларда, техникумнарда һәм Казан институты филиалында укыйлар. Бу уку йортларын тәмамлап чыгучылар Мәскәү. Минск, Тольятти. Горький һәм илебезнең башка шәһәрләре предприятиеләрендә белем алучы тәҗрибәле белгечләр белән бергә КамАЗ заводларында эшләячәкләр.
«Правда*, Мәскәү.
КамАЗ автомобиль заводының барлык коллективлары партия съезды хөрмәтенә илле көнлек удар вахтага бастылар. Завод эшчеләре «КПССның XXV съездына — Кама автомобиле!» дигән девиз астында эшлиләр.
Партиябез съезды хөрмәтенә кабул ителгән социалистик йөкләмәләренең уңышлы үтәлүе турында беренче булып картерлар цехы коллективы рапорт бирде. Биредә көйләү-җибәрү эшләре барышында тәҗрибә узу өчен чыгарылачак 200 йөк машинасына җитәрлек детальләр һәм узелларның тулы номенклатурасы хәзерләнде.
Артта — искиткеч зур һәм авыр хезмәт. 1975 елның башында цехта әле бер генә квадрат метр да производство мәйданы юк иде. Тимер-бетон конструкцияләрне монтажлау эше алып барылды, кирәкле тоннельләр һәм чокырлар казылды. Төзүчеләргә ярдәм итү өчен завод эшчеләре бригадалары оештырылды. Ә инде февраль азакларында җиһазларны монтажлау өчен кирәкле производство мәйданының беренче квадрат метрлары әзер иде. 5 мартта цехта беренче станокны монтажлау- га багышланган митинг уздырылды. Аны монтажлау хокукын ярышта җиңеп чы-гучылар яулап алды.
Автомобиль заводы төзелеше тарихында картерлар цехы коллективы нфрат зур роль уйнады: автомат линия өчен беренче рам шушы цехта коелды, заводта беренче автомат линия шушы цехта монтажланды. Цехтагы алты автомат линия нең иң зурысы «КУКА» дип атала. Ул 42 технологик берәмлектән тора. Аны тө- вүдә 10 чит ил фирмасы катнашты. Технологик эшләрнең беренче чираты — механик эшкәртү, күмер әчелеге газында эретеп ябыштыру, ышкып ябыштыру, вакуумда сынау, автомат контроль системасы шушында һәм бу катлаулы эшләрнең бөтенесе дә иң кыска срокларда башкарылды. Эш процессында цехта таза һәм сугышчан коллектив формалашты. Бу коллектив баш конвейерны эшләтә башлауга хәзерлеккә бәйле булган барлык бурычларны уңышлы үти.
«Советская Татария». Казан.