Логотип Казан Утлары
Роман

ИДЕЛ КЫЗЫ


БЕРЕНЧЕ КИТАП
БЕРЕНЧЕ БАШЛАМ
у төнне Габбас мулла йокы күрмәде.
Танга ерак иде әле.
Тышта буран ^керә. Инде өченче көн туктаусыз котырынган жпл-бураннык. әле йорт нигезенә үк килеп җитеп, ач бүреләр көтүе сыман, куркыныч авазлар белән улавы, әле бөтенләй ерагаеп, кай- лардандыр әйләнеп кайтуы, чапан-чалмасын да салмастан, бозлы тәрәзә пыяласына, урам караңгылыгына төбәлеп утырган Габбас мулланың җанын тетрәтә иде. Буран тавышы тынып торган арада. ул, колагын шыцкайтып, зиһенен җыеп, икенче бер тавышны, инде кайчаннан бирле зарыгып көткән сабый бала тавышын ишетергә тели...
Аскы өйдә Шәмсениса абыстай бала таба алмын интегә.
Кичтән бирле интегә инде.
Аның янында кендекче карчык Сафура белән асрау карчык Миңлекамал (мулла йортында йөргән аты белән әйткәндә, Көмеш түтәй) мәш киләләр. Яшь мулла баш баласының исән-имин тууын килеп әйткән беренче кешегә Мәкәрҗә ярминкәсеннән кайтарткан ун аршын зәңгәр ефәк белән алма бизәкле кәшимир яулык бирәм дип адарынды.
Тик һаман сөенче алырга килүче юк иде шул әле.
Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төн, адәм баласы адашып үләрдәй ачы суык буран әллә ниткән куркыныч хәлләр вәгъдә итә төсле. Әгәр Шәмсениса баласын таба алмый, аны Салагышка фельдшерга алып барырга туры килсә? Ат җигәрлек, кара туры айгырны бу буранла каты кул белән алып барырлык кеше юк. Юлдаш юк Габбас м\лага. Ат караучы Бөкре Гафият (кирәк бит, юньсез!), нәкъ менә шул
Гариф Ахунов
көнне кичтән сәрхушлек өянәге кузгалып, каядыр китеп олакты! Ничә* мә ничә кат күнеленә беркетте Габбас: эчүдән айныган көннең иртәгесен үк куып чыгарам, диде. Булдыра алмый. Гафият кебек ат җанлы кешене, мал-туарны җаныннан газиз күрүче икенче берәүне көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың.
һай, шул сәрхушлеге булмаса!
Күпме күңелсезлек китерә бит ул мулла йортына. Авыл көтүчесенең хатыны Бибисара күз яше белән елап килде:
— Биздерсәңие, хәзрәт, шул бөкреңне бездән. Иремне эштән чыгара, кара җәяүгә калдыра бит инде. Ай саен чиреге белән көмешкә эчәләр. Өч йөз алтмыш йортлы Зартугайда бүтән беркем эчми, синең бөкрең эчә дә минем сантыем эчә. Ай саен бит ул! Өй тулы бала-чага: аяксыз- дан күтсез, дигәндәй... Бер көн эчә ирем — атна буе эче китә. Балаларны туйдырасы бар лабаса, йорт алып барасы... Хәер эстәргә чыгарыем, хәзрәткәем, өстемә кияргә бишмәтем юк...
Көтүчегә тәлинкә язып бирде Габбас мулла. Зәгъфран карасы белән язды. Сәрхушлектән биздерү догасы. Көтүче нишләгән диген? Доганы көмешкәгә кушып эчкән. Гафият бөкре белән икәүләп, көлә-көлә эчкәннәр! Шуның аркасында Югары мәхәлләнең указлы мулласы Сөләйман хәзрәт Түбән мәхәлләне кимсетә торган сүзләр әйткән. Мәчеткә җыелган картлар баш селкеп торганнар.
Ул гынамы? Гафият яшь мулланы узган айда бөтен авылга рисвай итте. Мари авылында көмешкә кайнатучы Ычтапан авырып киткән. Көтүче белән Бөкре кайгыга калалар. Көмешкә каян табарга? Көтүче әйтә Бөкрегә: «Пучинка Ычтапанда көмешкә бетмәгән әле. Түлке ул аны берәүгә дә бирми, үлемтегенә дип саклап тота. Күндерсәң аны син генә күндерә аласың, Гафият. Син бит, бөкре шайтан, телең белән имәнне юнып бирә аласың. Билләһи, якты кояшның чыраен күрмим әгәр! Әллә, мәйтәм, тәвәккәлләп бер барып карыйсыңмы? Күрүчеләр әйтте миңа, чирекле шешәне киез итек эченә яшереп асрый, ди. Онытмассыңмы?»
Гафият мамыгы бүселгән иске бүрекне башына чәпи, чикмән путасы арасына кыстырган тире бияләйне тартып алып кия дә, кулын-кулга шапылдатып:
— Йә, аллага тапшырдык, Ләлек мамык чыбыркы!—ди. Көтүчегә үзе кушкан ягымлы матур кушаматы белән дәшә. — Изге теләктә тор, яме. Мин кайтканчы сүгенә күрмә, сабырлыгыңны җуйма, ату исә юл уңмас. Мин әйткәннәрне исендә тот, Ләлек мамык чыбыркы!
Ул көтүче әшнәсенә күз кыса һәм туп-туры Ычтапаннарга юнәлә. Керә. Кычкырып сәлам бирә: «Иминлек булсын бу йортка!». Сәлам алучы юк. Ычтапан агач караватта ята. Бите су салырлык булып чокырайган, саргайган, тиресе сөяккә ябышкан. Әле генә әйләнә-тирәдә дан тоткан балта остасы, бурачы, беренче кул тугымчы һәм көмешкәче үзе сырлап ясаган агач караватта коры сөяккә калган тезләрен тырпайтып ята.
— Ник килдең, Кәфият? Самогонгамы? Юк самогон!
— Мин, Ычтапан Митрич, дөресен әйткәндә, самагунга дип килмәдем. Мин синең хәлеңне белергә дип килдем. Туктале, мәйтәм, дөнья йөзендә Ычтапан дәдәй бар бит әле — безне ничә мәртәбә бәладән коткарган кеше. Ул бит авырып ята. Гүәрдин күк ир чагында кадерне белүче күп булыр, мәйтәм. Авыргачыннан белергә кирәк кеше кадерен. Ә, мужыт, мин аңарга ярдәм итә алырмын. Терелтермен мин аны... Самагунга килгәндә... син гүли дә кайгырма, Ычтапан дәдәй, бар синең самагуның, әнә теге кызыл бизәкле киез итек эчендә ул.
Ычтапанның сүнеп барган нурсыз күзләре зур булып ачыла, җитен сүседәй ак сакалы дерелдәп китә. Ул, кинәт терсәгенә таянып, юклы- барлы хәле белән торырга итенә башлый:
— Ә син, Кәфият, каян беләсең? Изге мәллә син?
— Бу дөньяда мин белмәгән аз булыр, Митрич, Бохардагы таз булыр.
— Син мине ничек терелтәсең соң?
— Марфа түтәй, кил әле монда. Тартыйк әле шушы караватны. Вәт менә шулай. Ябык булса да авыр, рәхмәт төшкере, ир заты шул, эре ф сөякле...
Бөкре Гафият карават буендагы мүктән капшанып нидер эзли. Map- =? фа түтәй күзен дә алмый карап тора. Озак капшана Бөкре. Марфа тү- £ тәй, арып, күзен читкә ала. Гафият ул арада — ялт бер инәне мүккә! ң Киез итегенең балтырына кадап килгән икән.
— Әһә, явыз! Менә кайда ятасың икән син качып!! Китер ә/е, түтиң- s
кә, келәшшә!— Аякны идәнгә терәгән булып, бик хәтәр черәшеп тартып ♦ чыгара Гафият инәне. Чыгара да әйтә: — Сихерләгәннәр сине, Ычта- а пан дәдәй! °
— Булмас!—ди Ычтапан.
— Булган шул менә!
Марфа түтәй мүктән чыгарган инәгә, сихерләнгәндәй, күзен алмый * карап тора. Ул арада Гафиятең янә дә ике күгәргән инәне кадап өл- * гермәсенме! о.
— Менә бит, әйттем бит мин сиңа, ә син ышанмаган буласың, Мит- * рич!
— Нишләтим боларны?— ди Марфа түтәй, кулындагы өч инәгә, агулы елан тоткандай, коты чыгып карап тора
— Боларнымы?—ди Гафият, әлеге бүреге белән киңәш иткәндәй, башын кашый: — Боларны син болай ит, түтинкә инәгә беләк буе җеп сапла. Тегәр җеп булсын, өзелерлек булмасын. Аннан ары килеп, җепнең кырык төшенә кырык төен төйнә. Икенче җепне дә шулай иттер — кырык төен төйнә. Әпәйт-теки килеп, өченче инәгә дә беләк буе җеп сапла, анысына да кырык төен төйнәп куй. Аннан ары китереп, өч инәнең өчесен дә бергә җыеп бәйлә, тагын барысына бергә кырык төен төйнә дә җиде төн уртасында, кеше аягы тынгач, мунча нигезенә төшереп күмәрсең. Аңнадыңмы?
— Аңкавым аңнадым. Аннары нишләрмен?
— Аннары бер нәрсә дә эшләмә, шыпырт кына көтеп тор. Ишетсен колагың: минем сүзне берәүгә дә әйтәсе булма, мунча нигезенә инә күмгәнеңне берәүгә дә әйтмә, яме.
— Ник?
— Сихере кайтыр. Ычтапаның терелми калыр, аңнадыңмы?
— Аңнадым, Кәфият, бер кешегә дә әйтмәм. Бик зур рәхмәт сиңа. Кулың-аягың сызлаусыз булсын...
— Торып тор, түтинкә. Ә ул рәхмәттән исереп буламы соң?
— Була, Кәфият, була. Кәзер чыгарам мин сиңа ул әҗәл даруын.
...Габбас мулла шул көнне хезмәтчесенең көмешкәче Ычтапаннан бурлаттай кызарып кайтып керүен, аннары мари пучинкасында нн-нә- мәрсәләр майтарып йөрүен исерек бер мактанчыклык белән сөйләп биргәнен исенә төшергәч, янә бер мәртәбә чирканып, калтыранып куйды
Габбас мулла сихерчелек белән шамакайлыкны җен урынына күрә иде.
Бөкре Гафиятне ул бик хәтәр тиргәп ташлады. Гафият исә мулланың вәгазен, башын ия төшеп, үкенгән сыман, юаш кына тыңлап торды, аннары әйтте:
— Менә син, Габбас, мине бик тә әшәке кешегә, адәм актыгына чыгарып куйдың. Төптәнрәк уйлап карасак, син дә бит алланың кашка тәкәсе түгел. Син бит әле бер ел элек кенә хәерче Җамалетдиннең ундүртенче баласы нең. Кем сине мулла итте? Алып сатар Габделхәлим. Төсең битең, сакал-мыегың матур дип мулла итте мәллә?! Тот капчы
гыңны! Кырык яшьлек тол абыстайга ир кирәк булды — вәт сине өйләндерделәр. Белденме? Син, нәрсә, тәлинкәгә дога язып җәннәткә керермен дип уйлыйсыңмы? Юк инде, мулла абзый, кермичәрәк тор инде, анда синнән дә битәр гөнаһлылар бар әле... җәннәткә керергә. Так ышту, хәзрәт, син миңа күзеңнең агын әйләндереп карама, без икебез тиң, бер үк эшне эшлибез. Син дә догаң ярдәм итәр дип ышанмыйсың, мин дә мари дәдәйгә ясаган сихерем ярдәм итәр дип ышанмыйм!
Әмма дә ләкин Бөкре Гафият майтарган «сихер» Габбас мулла догасыннан көчлерәк булып чыкты.
Ике атнадан соң Бөкре Гафият, янә дә сәрхушлек өянәге кузгалып, мари картына барып чыкса, ни күрә: урыныннан кузгала алмый яткан агаебыз өстәл янында чәй эчеп утыра.
Могҗиза!
Китте даны Бөкренең! Авылда берәрсе авырып-нитеп куйса, беренче башлап зарларын мулла-мәзингә түгел, Бөкрегә сөйли торган булдылар. Тыңлый «табип», киңәше өчен аз да түгел, күп тә түгел, бер чирек ачы бал яки бер шкаллек көмешкә ала.
Боларның барысының авырлыгы бүтән беркемгә дә түгел, Габбас муллага төшә. Эчү өянәге кузгалмаган булса, Гафият бүген аның янында булыр иде, мулланың хәсрәт-кайгысын уртаклашыр, атын җигеп, юлга чыгарга әзер торыр иде... Юк бит, юк, юньсез!
Габбас мулла, эче пошудан нишләргә белмичә, кучкардагы җиделе лампаның утын көчәйтә төшеп, кулына Коръән алды. Ләкин зиһенен күпме генә җыярга тырышмасын, Коръән битендәге хәрефләр никтер мәгънәле сүз булып оешмыйлар, хатынының бала таба алмый интегүе, иң кирәк чагында хезмәтчесе Гафиятнең каядыр чыгып югалуы аның җанын үртәп тора иде. Өстәвенә, Гафиятнең теге чакта Ычтапаннар- дан кайткач әйткән сүзләре, янә дә исенә төшеп, йөрәгенә үткен хәнҗәр булып кадалды. Карт хатынга өйләндең, имеш. Җамалетдин хәерченең ундүртенче баласы, имеш!
Язмышың шулай булгач, ни хәл итмәк кирәк. Берәүнең дә тәкъдирдә язганны әйләнеп уза алганы юк әле. Мулла булам дип ашкынып тора идемени Габбас? Иш-Буби мәдрәсәсендә укып чыккач, ул бит Зар- тугайда калам дип тә черәшмәде. Казакъ даласына мөгаллимлеккә китеп барды. Барган җирендә яраттылар аны, өрмәгән җиргә утыртмадылар. Гадилеге, юаш холкы, аракы вә тәмәке ише хәрам нәрсәләр белән булашма-вы, Коръән чыккан чакларда күңел кузгаткыч моңлы, матур мысыр мәкаме казакъ картларына бик тә ошый иде. Алар аны гомер бакый үзләрендә калдырырга, өйләндереп, йортлы-җпрле итәргә дә ризалар иде. Тик... менә аларның согындыру дигән гадәтләре теңкәгә тия. Җиңнәрен терсәк тиңентен сызганып куйган казакъ агае агач табактан иң зур, иң майлы калҗаны уч тутырып ала да, Габбас мөгаллимнең авызына тыгып җибәрә. Мәдрәсә елларында ачлы-туклы яшәүдән эче көйгән, җелеге кибеп беткән шәкерт, майлы сарык итеннән үтләп. эче авыртуга түзә алмыйча, атна буе интегә. Анысы узып китәргә өлгерми, икенче урынга ашка чакыралар... Интегү бер хәл, аның өстенә бу фани дөньяда сагыш дигән тойгы да бар бит әле. Иш буйлары, пароход тавышына күмелгән Кама дәрьясы, син уйнап үскән болыннар, Тугыз буй урманнары... Юк, аларны онытырга мөмкинменп?.. Туган-үскән якларын үләр чиккә җитеп сагыну аны казакъ иле белән саубуллашып, янә дә үзе укып чыккан Иш-Бубига кайтып төшәргә мәҗбүр итте.
Нияте — халыкка аң-белем таратып, дөньяга мәгърифәт нуры сибеп яшәү иде. Ләкин син уйлаган белән генә түгел икән шул. Дөньяда Габделхәлим абзаң бар әле — Саранбайлар сәүдәгәре. Ул әнә синең алгы көнеңне матуррак итеп күрергә тели. Зартугайның икенче мәхәллә мулласы Гыйматдин вафат булган. Хаҗга барган җирендә, Мәккә белән Мәдинә арасында. (Ярабби, авыр туфрагы җиңел булсын!) Хәз
рәтнең кырык ике яшьлек хатыны — Шәмсениса абыстай тол калган. Үзе тулып пешкән чибәр, үзе укымышлы, үзе череп чыккан бай, жит- мәсә, бала-чагасы да юк икән. Гыйматдин мәрхүмнән кара туры айгыр, ике бия, абзар тулы мал-туар, төлке толып, чарлаклап салынган алты почмаклы йорт торып калган.
— Менә синең, менла кем Габбас, рәхәткә тиешер көннәрең! — диде ф кызыл малчы Габделхәлим абзый.—Сасы мажик балалары белән мәдрәсәдә тынчып ятканчы, Гыйматдин хаҗиның варисы итәм мин сине, 3 Түбән мәхәлләгә мулла итеп куйдыртам! 3
. Габбас, буран тавышы ерагайган арада, аскы өйдән килгән та- ч вышларга колак салгалап, тыңлашып торды. Бик ерактан, әллә кай- g лардан килгән кебек булып, ыңгырашкан тавыш кына ишетелә, бала елаган тавыш ишетелми иде. ♦
Габбасның үлеп тә шул яшь тавышны, дөнья ярып кычкырган бала a тавышын ишетәсе килә. Тулгак өянәгеннән бөгәрләнгән Шәмсенисаны, ® башыннан сыйпап, юатасы килә. Шул бала дөньяга килсә, ул Шәмсе- s» нисаны ярата башлар кебек тоя иде. Күңеленнән ул аны үз итә, аның * ике баладан берсез калган чакларын, нәүмиз чакларын кызгана; никахлашкан елны Шәмсениса абыстайның, яшь мулла алдында чибәррәк, s яшьрәк күренергә тырышып, иң матур калфагын, иң матур күлмәкләрен а. киеп, ислемайның иң кәттәсен сөртеп, гел дә менә ярарга тырышып * йөргән көннәрен күңеленнән кичерә; бала көтә-көтә тәкате калмаган Шәмсениса, тап-таза хатын, төннәрен яшь мулланы шашар чиккә җитеп иркәли, кайнар тыны белән иренең муенын пешерә-пешерә, иң татлы, иң газиз сүзләрен пышылдый...
Шәмсениса остабикә буйга узгач, Габбас ана йорт эшен дә эшләтмәскә тырышты. Киндерне авыл кызларыннан өмә ясап суктырды; бодай юып киптерү, каз-үрдәк өмәләрен абыстайдан сабак тыңларга йөргән кызлар башкарып чыкты. Каралты-кураны, мал-туарны Гафият карады, Гафият чыгырдан чыгып йөргән чакларда, атларга башакны Габбас үзе болгатып бирде, сыер абзарын үзе җыештырды, тумыштан крәстиян баласы булгангадыр, бу эшләр ана бер дә авыр тоелмый иде.
Ат караучы итеп Бөкре Гафиятне алган икән, ул аны эш эшли алмаганнан яки эшләргә гарьләнгәннән түгел, Сөләйман хәзрәт алдында абруен төшерергә теләмәгәннән генә алган иде. Мулла булсаң мулла бул — хезмәтчеләрең яныңда булсын!
Габбасның канына тоз салган, бертуктаусыз каныккан икенче кеше әнә шул Югары мәхәллә мулласы Сөләйман иде инде. Гыйматдин ха- җиңен сәфәрдә үлеп калганын ишеткән сәгатьтән башлап, Сөләйман хәзрәт мәрхүмнең барлык мал-мөлкәтен күңеленнән үзенеке янына кушып куйган, казакъ ягыннан кайткан йолкыш бер мөгаллим ул хәзинәгә нәфсесен сузар дип башына да китермәгән иде. Мөгаллим кайтты, барлык мөлкәткә ия булды, Сөләйман хәзрәт аңа карата күңелендә зур бер төен төйнәп куйды.
Ул аны указлы мулла иттермәде.
Гомеренең азагына тикле ул аны указсыз килеш чиләндерәчәк.
Аш мәҗлесләрендә очрашырга туры килгәндә Сөләйман хәзрәт аңа булган дошманлыгын яшерми, бәхәсләрдә җиңеп чыгарга, сүз куертканда кимсетергә тырыша иде. Ул үзенең Югары мәхәлләдә егерме елдан артык мулла булып торуын, әфисәр улының Алабугада патша хәзрәтләре кәнсәләрендә зур урын биләвен әйтеп мактанудан тыелып кала алмый, яшь һәм сабырсыз Габбас мулла андый чакларда: «Ә шулай да син, Сөлайман абзый, мактанчык һәм шыр надан!> — дип ярсынып уйлый иде.
Габбас туачак баласының малай булуын тели, ул хакта остабикәгә әйтми, әмма дә аның малай булуы Сөләйман хәзрәтнең бер.өстенлеген киметү өчен дә кирәк иде.
Котеп-көтеп тә сөенеч хәбәрен ала алмагач, пошаманга калып, Габбас аскы катка төшеп менәргә булды. Бохар чалмасын башыннан салды, чапанын чөйгә элде. Аягына киез итек, башына колакчын бүрек, өс- тенә тышлы тунын киде. Өстенә киенә башлау белән чамасыз дулкынлануын сизде: тунының төймәсен төймәли алмый аптырап бетте. Ниһаять, төймәләде. Ишекне ачып җибәрүгә бусагадан уң аяк белән атлап чыкмавы исенә төште. Мәдрәсәдә аны ишектән уң аякны атлап чыгарга, эшлисе эшне бисмилла әйтеп башларга өйрәткәннәр иде.
Чоланга чыгуга колагы буран тавышыннан шаулап тора башлады. Болдыр култыксасына тотына-тотына, аска төшә башлады. Буяулы култыкса кулны өшетерлек суык иде. Башта, тыңлаша-тыңлаша, акрынрак төште, тавыш-мазар ишетелмәгәч, адымнарын кызулатты. Аскы өй ишегенә килде, ишеккә колагын куеп тыңлады, анда ыңгырашу тавышы да, бала тавышы да юк, хатын-кызларның мекер-мекер сөйләшкәннәре генә ишетелә иде. Бөтен бер гомер булып, мәңгелек булып тоелган газаплы бер мизгелдән соң, ул ишектән аерылды, сулышы кысканын, йөрәге борчулы типкәнен тоеп, чолан ишегенә килде. Караңгыда кармаланып, башта өске келәне ычкындырды, аннары аратаны алды. Кинәт китереп бәргән буранлы җил аны ишеге-ние белән тышка йолкып атты, яка арасына «ә» дигәнче юеш кар тутырды, сулышын каплады. Ул тунын башыннан ук бөркәнеп, иелә төшеп, давыл белән көрәшә-көрәшә, лапас ягына таба китте.
Биредә аулаграк. Әмма җил тавышы өй эчендәгегә караганда ун мәртәбә көчлерәк иде. Бик кысталган иде — йомышын йомышлап кире борылды. Аяктан егып атарга теләп, аңар тагын дәһшәтле җил, юеш буран ябырылды...
Ә бит ул баш баласының дөньяга килер көнен ничектер кояшлы итеп, чалт аяз итеп күз алдына китерә, яки су кебек чиста ай яктысы булырга тиеш дип гоман кыла иде. Син теләгән белән генә түгел икән шул...
Чолан ишеген көч-хәл белән бикләп, югарыгы катка менеп барганда, болдырдан ашыгып төшүче берәүгә килеп бәрелде.
Караңгыда хатын-кыз тавышы:
— Хәзрәт... син түгелме?—дип каушап дәште.
— Көмеш түтәй, синме?
— Мин бу, бәбкәм...
— Шәмсениса бәбәйләдеме әллә?
— Кыз бала тапты.
— Кит аннан! Ай, син карале! һи! Сөенчесенә ни бирим? Миңа керергә ярыймы инде?
— Ярый, хәзрәт. Сине алмага менгәнием. Җоласы бар бит..,
Габбас мулла, җылы итеп ягылган һәм тымызык төче ис белән тулы аскы өйгә килеп керүгә, тамак төбенә утырган җылымса куе һавадан ишек төбендә, туктап калды. Сәке ягына күз төшерде. Анда, өстенә ак җәймә бөркәнеп, йөзе көл кебек агарган, күзләре йомык хәлдә, Шәмсениса ята; кендекче Сафура, чытыр ак яулыгын артка чөеп бәйләгән карчык, кып-кызыл тәнле яңа туган баланың шапылдатып артына суга иде. Чарылдап кычкырып җибәргән тавыш Габбасның җанын айкап алды. Өстендәге тунын салырга да онытып, ул нәние янына таба кит- мәкче иде, кендекче Сафура, терсәк тиңентен сызганып кунган кулын селтәп:
— Өстеңне сал, өстеңне сал, кулыңны мичкә куеп җылыт!— диде.— Без сиңа уенчык түгел, диген, кызым. Без сиңа тере кеше. Көмеш түтәй, балны китер. Яле, балакай, кабып кара әле дөнья нигъмәтен. Менә шулай, бал кебек тәмле телле бул. Инде май кабып карыйк, май кебек йомшак фигыльле бул, әти-әниеңә бәхет алып кил! Инде бераз ачысыннан да татып кара, югыйсәм, җебеп төшкән әлләзи булырсың...—-
Кендекче балага тоз каптырды бугай, сабый акырып ук җибәрде. Морҗа буенда кулын җылытып торган Габбас, эшләр алайга киткәч, түзмәде:
— Син нәрсә, Әбүҗаһил, сихер белән шөгыльләнәсең?! — дип, кызы янына атылды.
Сафура карчык кендекче булып узган озын гомерендә төрлесен күр- _ гән иде — каушамады, каударланмады, йомшак кына сөйләнүен белде: з
— Син, әтием, бик шаулама әле, яме. Мәле, шушы канат белән кы- з
зыңның башыннан сыйпа әле. Әйбәтләп сыйпа, менә шулай. Канатлы ч булсын кызын, сазаган кыз булып өйдә утырып калмасын. Я, атын кем g дип кушабыз? 5
Кыз бала көтмәгән Габбас ни дип әйтергә дә белми тотлыгып кал- ♦ ды. Сәке ягыннан Шәмсениса абыстайның хәлсез тавышы ишетелде: а
— Нурия булыр...
— Нурия! Нурия! Нурия! — дип, чигә тамырлары сулкылдады Габ- ~ басның.
— Нурия! Нурия! Нурия! — дип йөрәге тасырдап типте. Томырылып, туймастай булып нәниенә карады. Күңеленнән «Кара чәчле. Ми- * неке төсле бөдрә булыр», — дип куйды. Сабыйның күзләре йомык иде, х әти кеше кызының күзе ни төсле икәнен белә алмады. Бала янә дә ны- * гытып елый башлагач, Габбаска китәргә ым кагып, баланы әнисе янына имезергә салдылар.
Габбас мулла, тунын кияргә онытып, чыгып китте.
Чолан салкыны аның күлмәкчән генә тәнен өтеп алды. Ләкин ул түбән өйгә кабат керергә батырчылык итмәде. Йөгереп диярлек югарыгы катка менде. Җиделе лампаның яктысы аңар бик зәгыйфь булып тоелды. Ул утызлы лампаны кабызып, аны өстәл турысына төшерде дә өстәл яңына утырды.
Каурый каләмне кара савытына манды, вәкарь белән ашыкмый гына яза башлады:
«1901 сәнә, 17 гыйнуар, җомга көн, иртәнге сәгать алты. Кызым Нурия туды. Гасыр башында. Бәхетең белән, төкле аягың белән, балам!»
Ак кәгазь өстендәге зәгъфран караның кипкәнен көтеп, беркавым тыц гына утырды. Бите буйлап аккан яшь тамчылары сумаладай куе сакал-мыегы арасында югала бардылар.
Аннары ул, башын өстәлгә салып, тавышсыз гына, мул яшь түгеп, елап җибәрде.
II
Адәм баласы теләксез, дөнья җил-давылсыз тора алмый.
Шәмсениса абыстайның Габбас белән никахлашканда күңелендә туган теләге бер генә иде: «Тупырдап торган бер бала табып бирсәм ие...» Бала аңа ире белән үзе арасындагы яшь аермасын сиздермәү өчен дә, яшь һәм дәртле Габбасны үзенә каратып, бәйләп тота алу өчен дә кирәк иде.
Ничәмә айлар ул әнә шул теләк белән яшәде.
Касыгында зәгыйфь кенә тибешне тойган сәгатьтән алып, аның яшәү мәгънәсе щул бала хакында уйлауга китте. Ул аның исән-сау тууын теләде, гарип-гораба булмагае дип ут йотты. Аның өчен малай туамы, кызмы — барыбер иде.
Бала туды, кыз булып туды, әтисенә охшап туды, әмма шактый ук зәгыйфь булып, көчсез булып, авыру бала булып туды.
Шәмсениса абыстайның күңелендә түземсез яңа бер теләк кабынды. Исән калдыру! Исән калдыру! Нурияне нсән калдыру өчен, Габбас бе
лән икесен бер бөтен итеп кушып куйган шул сабыйны исән калдыру өчен ни генә эшләмәде Шәмсениса. Бала караучы Миңлекамалга күз яше белән ялварды:
— Берүк баламны күз уныңнан ычкындыра күрмә. Ни телисең, шуны, бирермен! Алтын-көмешкә, атлас-жефәккә күмәрмен. Сакла баламны, Көмеш түтәй, сакла, кеше ит!
Балага ипи чәйнәп имезлек салдырмады. Күкрәк сөте имезде. Яшь сыер сөтен марлядан сөзеп, боламыкны үзе пешереп ашатты.
Төннәрен бала елаганны ишетсә, йөрәге туктар дәрәҗәгә җитеп, сискәнеп уяна торган булды.
Ходаның бирмеш көне, икенде белән ахшам намазында, тәңресенә ялварды:
— Па раббем! Мәрхәмәтеңнән ташлама, без фәкыйреңне олыгаймыш көнебездә күз нурыбыздан аерма. Мең газап белән тапкан баламны гомерле ит, акылын бөтен, башын зиһенле ит. Җамалетдин углы Габбасның күңеленә йомшаклык иңдер, баласына ягымлы булсын. Йа раббем, мәрхәмәтеңнән ташлама...
Габбас мулла Шәмсенисаның бертуктаусыз, берөзлексез тәңрегә ялваруын ишеткәч, хатынын кызганып, аңа карата ягымлырак булырга, кызын кулына алган чакларда озаграк иркәләргә тырышты.
Шәмсениса абыстай, моны күреп, тыны-көне бетеп сөенә, әмма, сөенечен берьюлы түгеп ташламас өчен, көне буе басынкы йөри иде.
Нурия тәпи басып йөри башлаганнан алып курчак яратты. Башта әнисе алып биргән, Габделхәлим абзый китергән курчакларны күтәреп йөртте; йомшак фигыльле, базда үскән бәрәңге сабагы төсле ак чырайлы Нурия урамга чыкмый диярлек; көннәр, атналар, айлар буе түр тәрәзә каршысында курчаклары белән уйный: ул аларны тезеп утырта, аларга әнисе тегеп биргән матур күлмәкләрен киертә, барысын бергә тезеп йоклата, шулар белән беррәттән үзе дә чайрап йоклап китә; мондый чакта читтән кергән кеше аларның кайсы курчак, кайсы тере бала икәнен дә аера алмас иде. Нурияне әнисе курчактан ким киендерми иде.
йокы аралаш Нурия ягымлы, көйле бер тавыш ишетә:
— Алтын күбәләгемдер шул. Былбыл-гөлемдер шул. Арып киткән булган бит. Шөгыльләре бигрәк күп булды шул аның...
Бу тавыш аның күңелендә әллә ниткән дөньялар тудыра: йомшак канатлары белән сыйпап, зәңгәр болытлар янына алып чыга, урамнар буйлап йөртә. Менә кыңгыраулар зыңлаган тавыш ишетелә башлый, әкрен генә ишетелә, ерактан...
Шул тавышка Нурия күзен ача.
Аяклы көзге каршысына бастырып, Көмеш түтәй аның чәчләрен тарый. Эчке бүлмәдән Шәмсениса абыстай чыга. Бала итәкле яшел атлас күлмәктән, бикасап камзулдай, чәмчәле, биек үкчәле читекләре белән шыкы-шыкы басып, ул Нурия белән Көмеш түтәй янына кйлә, Нуриянең җилкәсенә таралып төшкән шомырт кара дулкын чәчләренә сокланып карап тора, ак яулык эченнән энҗеле кызыл калфак алып, Нуриянең баш түбәсенә кадап куя. •
Кыңгыраулар отыры якыная. Ат караучы Гафият урам капканы каерып ачып җибәрә. Ишегалдына, бер-бер артлы, җигүле өч ат килеп керә.
Шәмсениса абыстай белән Көмеш түтәй, урам як тәрәзәгә ябырылып. кем килгәнен карыйлар.
Нурия болдырга йөгереп чыга.
Арбаларда яшел печән, печән өстендә ак калайлы сандыклар, талдан үреп ясалган әрҗәләр.
Дегет исе килеп торган зур күн итекле, сакал-мыеклы Габделхәлим абзый Нурияне кулына күтәреп ала, аның калфагын, күлмәген, үзен мактый.
— Гарифулла бабай, кызыма дигән кызыл билле прәннек кайда әле? — дип, ак сакаллы бабайга дәшә.
Ак сакаллы бабай, апа уч тутырып кызыл билле прәннек бирә, Нурия аны күлмәк итәгенә салып өйгә йөгерә.
Өйдәгеләр ах-вах киләләр:
— Кай арада чыгып киткән бу? Ничек күрми калдык? Суык тисә, ♦
күз тисә... л
— Мин гаепле, мулла абыстай. Күрми дә калганмын! Менә син та- 2 маша! — ди кәфен кебек агарган Көмеш түтәй.
Ул Нурияне җитәкләп икенче бүлмәгә алып чыга. Нуриянең анда g утырасы килми. «Кунак абыйлар янына чыгыйк!» — дип шыңшый = башлый. ф
Нурияне олы якка алып чыгалар. Кызыл билле прәннек биргән абый я инде өстеннән юл кәжәнен салган, башыннан кырпу бүреген дә салган, о өстәл янында кара бәрхет түбәтәйдән, кыска җиңле казакидан утыра. = Өстәлнең икенче башында ак сакаллы Гарифулла бабай, тырпайган х бармаклары өстенә чынаяк тәлинкәсен куеп, чәй эчә. Тәлинкәне ул авы- < зына таба китерә, авызы гел кыймылдап тора. Әйтерсең лә тәлинкәне ө сулышы белән тартып китерә.
Алты яшьлек Нурия, бармагын авызына кабып, Габделхәлим абзый- < га килеп сыена. Тегесе аны тез башына утыртып, кытыршы зур кулы белән аркасыннан сөя:
— Туганым абыстай, соңга калмыйсызмы? Нуриянең колагын тишәргә вакыт түгелме?
— Вакыттыр. Минем колагымны биш яшемдә тишкәннәр не инде. Җәлләп торам әле менә...— Шәмсениса күтәрелеп Габбас муллага карый.
Габбас мулла өстәл янында селкенеп куя, башындагы чуклы кызыл түбәтәйне ике куллап баса да тонык тавыш белән:
— Колак тишү — катымнар эше, — ди. Кара бөдрә сакалын учлап, сүзсез кала.
— Шулай дисеңме, хәзрәт?
Кызыл малчы, туганым абыстайның күңеле булсынга, Габбаска шулай олылап, «хәзрәт» дип дәшә.
—Бик мәслихәт, алайса. Аллага тапшырып тиштер син аның колагын. туганым абыстай. Менә мин Нуриягә алка алып килдем.
Габделхәлим абзый, товар саткандагы бер рәхәтлек белән, Шәмсенисага ике бөртек көмеш алка тоттыра. Шәмсениса абыстайның чыраена мул булып сөенеч чыга: күзләре чаткылана, бит алмаларына алсулык йөгерә; аны күзәтеп торган Габделхәлим абзый күңеленнән: «Габбасны үзенә каратып торырлыгы бар әле моның», — днп уйлый.
Нурия барлык балалар кебек үк түземсез. Көмеш түтәйне тинтерәтеп. ул алканы колагына җеп белән тактыра, ләкин Габделхәлим аб- зыйсына күрсәтергә днп килгәч, колак яфрагындагы җепле алка төшеп китә.
Форсатны ычкындырырга ярамый иде. Шәмсениса абыстай, Нурия алка белән мәш килгән арада, кызының бер колагын тишеп алырга да өлгерде.
Нурия җан ачысы белән чарылдап кычкырып җибәрде. Сәгать буе ярсып елады. Хәзер аның икенче колагын тишүне уйларга да ярамый «иде. Әнисе аңа уч тутырып конфет та бирде, яңа курчак та күрсәтеп карады. Нурия якын да килми.
Сабырлыгы төкәнгән Габбас мулла:
— Тинтерәтмәгез баланы, — диде.
Баланы тинтерәтмәскә булдылар.
— Гарифулла бабай,—дип дәште Габделхәлим абзый олау йөртү
чесенә, — Нуриягә дип без нинди уенчык алып килгән иек әле? Куян баласы алып килгән иек түгелме соң без?
Нурия дөньясын онытты. Шундук куян баласын таптыра башлады.
Гарифулла бабай, ишегалдына чыгып, арбадан тал әрҗәсе алып керде, бөкрәя төшеп, әрҗә өстенә иелде: ак сакал баскан бите кояш кебек балкый иде. Менә ул әрҗәне ачты, мамыктай йомшак соры куян баласын ике колагыннан тотып, югары күтәрде, Нуриягә таба сузды.
Каушап киткән кызый башта тынсыз калды, әкрен-әкрен артка чигенеп, Көмеш түтәйнең итәгенә уралды. Башта әнисе, аннары Көмеш түтәй куян баласының мамыктай йоныннан, колагыннан сыпыргач, ул да шикләнеп кенә куян баласы янына килде, кулын бер сузды да бер тартып алды, куян баласы аңардан курыкмады, тешләмәде, шуннан соң Нурия кыюланды, «тере курчакның» башыннан сыпырды, күзләрен йома төшеп, песи генә булып Гарифулла бабай кулында утырган куян баласын үзенә алды; гүя тартып алуларыннан курыккандай, ике куллап күкрәгенә кысты. Башкалардан яшерде, янәсе. Ул исе китеп, таң калып куян баласына карап торган арада әнисе аның икенче колагын да тишеп алырга өлгерде. Әнисе моны шул хәтле тиз эшләде, Нурия хәтта еларга да өлгерми калды.
...Куян баласы Нуриягә килгән беренче зур газапны — колак авыртуны оныттырды. Иртән йокыдан торганнан башлап, кичен йоклап киткәнгә чаклы, Нурия — куян баласы янында. Ашата, эчертә, ишегалдына алып чыга, куышып уйный. Куян баласына чирәм кирәк, куян баласына тал яфрагы кирәк — Көмеш түтәй белән Нурия су буена, болын тугаена төшеп китәләр, кайчагында яртышар көн йөреп, тамаклары ачыгып кайталар. Кызыйның бите кояштан алсуланды, тәненә ит куна башлады. Шәмсениса абыстайга сөенеч. Курчак онытылды, яңа күлмәк онытылды!
Куян баласына Сорыкай дип ат куштылар. Сорыкай казна астына кереп китә, сәгать буе чыкмый утыра. Нурия, нәүмизләнеп, аны көтә, аны чакыра... Сорыкайдан да якынрак тагын кем бар?..
Җомга көнне Габбас мулла белән Шәмсениса абыстай, тарантаска утырып, ашка киттеләр. Шул көнне Сорыкай Нуриягә күңелсезлек ясады. Идән астына төшеп китте дә менәргә теләмәде. И чакырдылар, и чакырдылар. Башта Нурия чакырып утырды, аннары Көмеш түтәй, идән астының капкачын ачып, идәнгә озын итәкле күлмәге белән җәелеп утырып, башын өй астына таба сузып:
— Сорыкай! Чык инде, гөлкәем, Нуриягә күңелсез бит. Синең үзеңә дә караңгыда ни рәхәт бар инде, я? — дип, көйле тавышы белән сөйләнде, ялварды..
Куян баласы менмәде.
Шуннан соң ике сабый — алты яшьлек кыз белән алтмыш яшьлек Көмеш түтәй, ярдәм сорап, күршеләре Нәуширвән бабайларга керделәр.
Нәуширвән бабай бик карт, туксаннарда. Колагы ишетми. Ләкин әле ул гомерлек гадәтен — балта остасы булуын ташламый. Читән* коймасын төз тота, җәен, балта осталары белән бергә, кешеләргә бура бурашырга да чыга. Дөрес, ул башкалар кебек җир җимертеп эшли алмый, әмма үзенең озын гомерендә җыйган зирәк акылы белән киңәш бирергә бик оста.
— Нәрсә, Мнңкамал, сагындыңмы әллә? — диде ул мулла кызын кулыннан җитәкләп җил капкадан килеп кергән Көмеш түтәйгә.
— Сагындым шул, сине күрмәсәм, мулла йортының бер почмагы гел дә менә кыек,— дип, саңгырау Нәуширвән. бабай ишетсенгә түгел, үз күңеле булсынга сөйләнеп куйды Көмеш түтәй. Авызын яулык белән капламады, туксан яшьлек картны ул инде ирләр чутыннан сызган иде.
Нәуширвән картның калын чал кашлары очынып югары күтәрелде, әле нуры качмаган яшькелт күзләре мутланып елмайдылар:
— Нәрсә дисең, мулланың күркәсе талады дисеңме?—Ул рәхәт* ләнеп көлеп җибәрде, бүкән өстенә куеп юна башлаган себерке саплыгын, янәшәдәге тавыкларны куркытып, йомычка өеменә ыргытты. Үзе, кулын киндер алъяпкычы итәгенә сөртә-сөртә, бүкәнгә килеп утырды. ♦
Нурияне үз янына чакырды. Тегесе килмәде, Көмеш түтәйгә карап я кына алды да аның күлмәк итәгенә уралды. 3
Келәт астыннан «Ко-ко-ко!» дип кукраеп зур кара әтәч килеп чык- * ты, бу нинди кунаклар тагын дигәндәй, кызыл калфак төсле кикриген 5 кыңгырайтып, энҗе күзен тасрайтып ачып карап торды, бәйләнүче бул- § магач, аллы-гөлле койрыгын югары тотып, эре генә китеп барды, өй нигезендә комда коенган тавыкларның берсен кычкыртырга тотынды.
Шул әкәмәтне күреп торган Нурия чыркылдап көлеп җибәрде. Аңар о ияреп Нәуширвән бабай да көлде. х
— Куян баласы өй астына төшеп китте...— диде Көмеш түтәй, *
картның бик җәелеп утырырга теләвен күреп. «
Нәуширвән бабай кулын колагына куйды: ө
— Нәмәстә дисең? =
— Салагыш базарында колак саталар, дим. <
— Калак саталар? Нинди калак? Көймә калагымы?—Картның күз- u ләре янә дә мутланып елмайдылар.
Нурия, түземлеге бетеп, Нәуширвән бабай янына йөгереп килде, аның колагына үрелеп, куян баласы турындагы гозерен әйтеп бирде.
Карт аның чатылдатып әйткән сүзләрен бөтен бите белән, сакалын селкетеп тыңлады, аннары әйтте:
— Син, кызым, болай ит: Миңкамал корткага әйт, идәнгә җәелеп утыр да кулыңны чәбәкләп тор, әби, диген. Куян баласы шуннан соң идән астыннан үзе йөгереп менәр.
— И-и-и шушының бер! Гомергә акыл кермәде. Аңа сөйләп торган без тиле!—дип, Көмеш түтәй кулын селтәде. — Киттек, кызым, әйдә.
— Туктале, Миңкамал, бик чәпчемә әле син,— диде Нәуширвән бабай,— мулла йортын каравылларга өлгерерсең әле...
Ул гомер буе Көмеш түтәйгә тыныч карый алмый иде. Үз аягы белән килеп кергән сөенечне тиз генә кайтарып җибәрәсе килмәде
Көмеш түтәй кыбырсый башлады:
— Ярар, Нәуширвән, күзеңне бик очлайтма, телеңне чарлама. Озак юанмыйк. Кеше-караның әллә ни уйлавы бар. Күршеләрдән уңайсыз,— диде.— Уен-муен эш түгел бу сиңа...
Нәүширвән бабай кортканы таң калдырып:
— Ийе шул, уен-муен түгел, чуен муен, — дип елмайды.
Менә шуннан соң колакка каты дип йөр син аны, хәйләкәрне!
Нәуширвән карт, тап-такыр итеп себерелгән лапасның аргы башына ук барып, уенчык алып килде, аны Нуриягә тоттырды:
— Менә сиңа, мәхдүмә, канатлы кош, берәүгә дә бирмә, яме
Уенчык тәгәрмәчле, тәгәрмәч өстенә ниндидер кош кунаклаган, тәгәрмәч әйләнгән саен, кош канатын җилпеп, шап-шап сугып бара
Нурия канатлы кошны лапас буйлап тәгәрәтеп алып китте Бу минутта аның өчен куян баласы да, кара-каршы басып сөйләшеп торган Нәуширвән бабай белән Көмеш түтәй дә юк, канат чәпелдәтеп тәгәрмәчләр өстендә талпынып баручы зәңгәр кош кына бар иде...
Тагын бер атнадан, офык читенә аккош мамыгыдай ак болытлар өелгән, зәп-зәңгәр күк йөзеннән кояш балкып карап торган беркөнне, әтисе белән әнисе Нурияне тегермән буасы янына алып төшәргә булдылар. Көмеш түтәй өй сакларга калды.
—Көмеш түтәй, әбекәй! Сорыкайны әйбәт кара, яме. Идән астына төшермә. Мин сиңа чәчәк җыеп алып кайтырмын,— диде Нурия.
— Ярар, бәбкәм, ярар, гөлекәем. Бик әйбәтләп карармын. Идән астына да төшермәм, ишегалдына да чыгармам. Бер дә генә борчылма, бәбчеккенәем,—дип озатып калды аларны Көмеш түтәй. ,
Нурия сүзендә торды, чәчәкне күп итеп җыеп алып кайтты. Көмеш түтәй сүзендә тормаган, куян баласын әйбәт итеп карамаган иде.
Иң элек шунысы мәгълүм булды, алар кайтканда Көмеш түтәй, алъяпкыч итәге белән битен каплап, сәке йөзлегендә елап утыра иде. Нурия аның янына йөгереп барды.
— Әбекәй, ник елыйсың? Елама. Мин бит сиңа чәчәк алып кайттым!! —Ике куллап тоткан чәчәк бәйләмен Көмеш түтәйгә сузды.
Көмеш түтәй елавыннан әле һаман да туктый алмыйча, алъяпкыч итәге белән күзен сөртә-сөртә, борынын мышкылдатып:
— Бигрәкләр дә көтмәгәндә булды шул, балам. Намазга оеп кына киткәнием, кулыма сикереп менүе булды, сискәнеп, кулымны селтәп җибәрүем булды. Мәче булса, селтәмәгәең, ыргытып бәрсәң дә сырты белән төшмәс ие, мәче түгел шул, куян заты шул, бигрәкләр дә аңгыра беркатлы сабый шул, сырты белән идәнгә килеп төште дә тынсыз калды. Нн хәлләр итим, бәбчеккенәем, гөнаһлы булдым, көпә-көндез, күрәләтә торып җан кыйдым... — дип, тагын да ныграк үксеп елый башлады.
Нурия еламады. Үлем дигән нәрсәнең фаҗига икәнен ул әле белми иде. Бер почмакка кереп утырды да сәгатьләр буе дәшмәде.
Ул, күрәсең, башка дөньяда яши иде.
Кичен куянны югарыгы бакчага алып менеп күмделәр.
Габбас мулла көрәк тимеренә кәвеше белән басып чирәмле җирне каерып алды, тирән итеп чокыр казыды, чокыр төбенә кабык салды, кабык өстенә куянның мәетен куеп, янә кабык белән каплады, аннары чокырны күмде. Күмеп бетергәч, күтәрелеп Нуриягә карады. Нурия хәрәкәтсез басып тора, баш бармагын авызына капкан, күзеннән мөлдерәп яшь ага иде.
Кояш баеган иде инде, тик әле җир өстенә караңгы иңмәгән, умарта өйләрен каплап торган сәрби куаклары, шулар янында озын булып үскән зифа ак каен, мунча буендагы кара-кучкыл шомыртлар, кичке эңгердә тоныкланып, моңсу булып күренәләр иде.
■ Габбас мулла, кызын кулыннан җитәкләп, кайту юлына борылды. Нурия башын игән, берсенә дә күтәрелеп карамый, һаман да әле бар-, магын авызына капкан килеш, әкрен генә кайта иде.
Дөньяның гаделсезлеген тою адәмнәр күңелендә шулай башланадыр инде.
Кайдадыр, Бояр урманы ягында бугай, күке кемнеңдер гомерен саный, югарыгы бакча куакларында сандугачлар чутылдаша. Габбас мулланың дөнья куып, күптән инде кошлар чыр-чуын тыңлаганы юк иде. Кызын җитәкләгән килеш, ул акрын гына кайтты.
Көне буена кояш нурында коенган бәрәңге сабакларыннан үзенә хас • ачкылтым-җылымса ис килә иде.
Алар артыннан сүзсез генә ияреп йөргән Шәмсениса абыстай, тизрәк өйгә кайтырга ашыктыра башлагач, Габбас мулла юаш кына итепз
— йөрик әле бераз. Сәйранга чыккан юк бит, — дип куйды. Шәмсениса да, алар белән тигезләшеп, кызын җитәкләде.
Өчәү бергә кичке бакча юлыннан бик озак йөрделәр.
Күрше Нәуширвән картларның бакча буендагы ялгыз ике нарат алсу-сары һавада каләм-кара белән сызып куйган төсле аермачык булып күренә иде. Зартугай кайчандыр кара урман эчендә булган, иген игәр өчен төп төпләп гомер буе интеккән дип сөйлиләр. Аерым кеше
ләрнең бакчасында берәм-сәрәм калган карт наратлар, нәзәр еллык чыршылар шул заманнарның истәлеге, имеш.
Габбас мулланың күңеле әйтеп бетергесез моңсу иде. Аның кулыннан бәләкәй кулы белән тотып барган боек күңелле Нурия дә, сәгатьләр буе сүзсез йөргән Шәмсениса абыстай да аның гаиләсе түгелдер, болар таң алдыннан керә торган рәхәт һәм җпңелчә бер төш кенәдер ♦ кебек тоела иде.
Габбас муллага нидер җитми, алсу офыктагы каралҗым наратлар да, еракта тоташ стена булып күренгән Бояр урманы да әллә кайлар- да, күгелҗем томаннар аръягында калган бала чакның серләрен саклаучы, сагышларын көчәйтүче җанга газиз нәрсәләр булып тоелалар. Мәңге кайтмас яшь гомер җанда үксеп елый иде. .
Алсу офыкны, каралҗым наратларны, кошлар чыр-чуын тоташтырып, Тәкый.мулла мәзиннең сузып-сузып азан әйткәне ишетелә баш- ® лады. ’ х
Шәмсениса абыстай хафага калды Нурия боек, Нурия сөйләшми, = курчак тәтиләре белән уйнамый. Вакыт-вакыт саташып, куркып уян- < галый. Төшендә мәрхүм куян баласын күрми микән? Бигрәк нечкә кү- >- ңелле булып чыкты бу бала. Көмеш түтәйдән җаны бизеп куйса? Башка сыймаслык хәл. Миңлекамал бит бөтен гомерен аларда уздырды, кияүгә чыкмый картайды. Жаны бизсә — эш харап. Гыйматдин хәзрәт заманыннан бирле аларда яши бит ул. Аңардан да гадел, аңардан да турылыклы, балага ягымлы асрауны тагын каян табасың. Әнә бит, мал-туар яратканы өчен дип, Габбас сәрхуш Гафияткә дә түзеп тора.
Шәмсениса абыстайны борчулы уйларыннан янә дә Габделхәлим абзыйсы килеп коткарды.
Печәнгә төшәр көннәр якынаеп килә, Зартугай халкы ашыга-ашыга чал!Ы саплый, тырма ясый, тәкә симертә: кыз-кыркын ак алъяпкычлар тектерә, елтыравыклы кәвеш ала, кәвеш алырга рәте булмаганы чабатаны тугызлыдан, унберледән үрдерә; тула баса, киндер бәләкли, көннәр буе инеш басмаларында бәләк суккан тавыш ишетелеп тора; башка чакта иртә-кичен гомерлек көтүче Ләлек мамык чыбыркының иртәләрен, быргы кычкыртып, курай уйнап, көтү җыйганы ишетелсә, хәзер инде инеш буйларыннан киндер бәләкләгән, җыйнаулашып. Чуртан* күлдән мунчала чыгарган тавышлар ишетелә.
Печән өсте — Габделхәлим кебек кызыл малчыга лафа вакыт. Калайлы сандыкларда шыплап тутырган ситсы, сатин, ефәк. Талдан үргән әрҗәләрдә пыяла муенса, кара йөгерткән беләзек, чулпы бавы, зәң- гәрле-кызыллы тасмалар. Кыз-кыркын әниләренең эчкәрге янчыкларыннан акча таптыра, акчасы булмаганы дистәсе белән күкәй күтәреп килә. Гарифулла бабай белән икесе җигүле атларны печәнгә кушып, каравыл өе янындагы мәйданда Габделхәлим абзый сәүдәне гөрләтеп җибәрә.
Кичен кояш баегач, бушап калган бер арбаның сандык-әрҗәләрен сүс бау белән ныгытып бәйләп, Габбас мулла йортына килеп туктадылар.
Сары буяулы урыс капканы Гафият ачты
Габделхәлим абзый арбадан җиңел генә сикереп төште, дилбегәне Гафият кулына ыргытты
— Саумы, Гафият! Мулла өйдәме? Туганым абыстайның кәефе ничек?
Гафият, ямьшәйгән соры киез эшләпәсе астыннан сәүдәгәрнең тук һәм якты чыраена сөзеп карап, каты төк баскан, кырынмаган ияген сыпырып куйды.
ИДЕЛ КЫЗЫ
— Яшь мулла кәефсез. Син китергән куян үлде. Бәләкәй мэхдүц, көйсезләнә, — диде.
«Моның сәрхушлек өянәге кузгалыр чак җиткән шаи, чырае бик караңгы», — дип уйлады Габделхәлим абзый, Бөкренең сүзләрендәге мыскылчанлыкны сизмәгәнгә салышып әйтте: — Тот дилбегәне, тугар атларны. Су эчерми тор, ишетәсеңме? Боҗрага бәйләп тот бер сәгать, аннары сугарырсың. Буш итмәм, яхшы кара атларны.— Аннары олаучысына күңелле итеп дәште: — Мәхдүмә көйсезләнә диме? Яшь мулланың хәсрәте бар диме, хе-хе-хе. Габделхәлим барында көйсезләнә алмаслар!— Юл кәжәненең чабуларын җилфердәтеп, күн итекле аяклары белән каты-каты басып, болдырга таба китте. Бу юлы олаучысын өйгә чакырмады.
Мулла йортында аны тыенкы гына каршыладылар.
— Нәрсә, менла кем Габбас, әвенең яндымы әллә?
Габбас мулла кулына тоткан «Сөембикә» журналын өстәлгә куйды, ике куллап килеп күреште. Сүз куертмады.
Йортка килгән кайгыны бик зур итеп, чамадан тыш күпертеп, Шәмсениса абыстай сөйләп бирде.
Габбас мулла, ирене белән мыек очын чәйнәштергәләп, җиңсез кара камзулы өстеннән кулын кушырып, мич буенда сүзсез генә басып торды.
— Мәхдүмә кайда?—диде Габделхәлим абзый җитди итеп.
— Үз ягында. Тамагына капмый. Боекты. Ашаудан калды,— дип,— Шәмсениса абыстай, ситсыны пыртлатып ерткандай, бик кызу сөйләп китте.
Габделхәлим абзый ак йон оекбашы эченә чалбар балагын рәтләп тыкты да өстәл буена килеп утырды. Ашыкмый гына өй эчен: челтәр пәрдәләрне, тәрәзәләр арасындагы чуптарлы сөлгеләрне, матчага буй- дан-буйга эленгән эре бизәкле зәңгәр кашаганы, бөтен стенаны тутырып торган аяклы сәгатьне, сәке өстендә, идәндә — төрле урында күз явыңны алырдай булып тезелгән шыңгырдап ачыла торган яшел сандыкларны, алтын путаллы көзгене, сырлап эшләнгән шкафны, шкаф тулы кытай чынаягын күздән үткәреп: «Ни тиклем байлыкның хуҗасы иттем. Ул әле мине караңгы чырай белән каршыларга азаплана, мәгънәсез»... — дип, каты күңел белән уйлады.
Шәмсениса абыстай, туганым абзыйсының каршы алуга риза түгеллеген шундук сизеп, ыгы-зыгы килә башлады.
— Нишләп торам соң әле мин чәй әзерләргә онытып? Иң кадерле кунагыбыз килгән, көне буе эш белән йөреп сусап беткәндер. И дөнья, и хикмәт!—Ул биленә алъяпкыч, башына яулык бәйләп, самавыр күтәреп чоланга чыгып китте.
Ул киткәч, Габделхәлим абзый, каты гына тамак кырып, селкенеп куйды.
— Гарифулла бабай сиңа бер әрҗә бирер. Зәмзәм суының җилле- сен алып килдем. Чәйнеккә салып чыгарырсың. Сөйләшеп утырырбыз. Төшендеңме?
— Төшендем.
— Остабикәне әйтәм, инә хәтле борчуны дөя хәтле итеп сөйләде. Бик нечкәләргә өйрәтмәгез баланы. Дөнья бу. Тагын әллә ниләр булыр әле. Үзеңнең хәлләр ничек, менла кем Габбас? Сөләйман хәзрәт бик каныкмыймы?
— Бу арада каныкканы юк, — диде Габбас мулла, Габделхәлим байга рәхмәтле күз белән карап алды. — Вазифамны мин җиренә җиткереп үтим, Сөләйман мулла кебек комсызланмыйм, халыкны таламыйм, үз көнемне үзем күрергә тырышам.
— Үз көнеңне? Анысы ни дигән сүз тагын?
— Халык белән бергә печәнгә чыгарга дип торам әле. Сагындым рәстиән эшен. Яна чапкан печән исе иснисе килә...
— Напрасны!— Кызыл малчы Габбаска күзенен агын әйләндереп
арады, йөнтәс чал кашлары тетрәнеп киттеләр. — Мин сине, мажик- ар белән печән чабып, сыер койрыгы юып йөрер өченгә мулла итмә- ,ем! Бар, алып кер кәржинне. ♦
Габбас кәржинне алып керде. 3
— Аулак якка алып чык, — диде Габделхәлим.
Алып чыктылар. Фарфор савытлы ике коньякны Габделхәлим абзый * •зе барлап алды.
— Чәйнеккә салып куй берсен, икенчесен шкапка яшер. Корткалар- 3 4ын күргәннән күрмәгәне хәерлерәк.
Көмеш түтәй каклаган каз турап алып керде. Габделхәлим абзый * анар ияреп сөйләнә-сөйләнә кергән Шәмсенисага:
— Туганым абыстай, безнең сөйләшәсе сүз бар. Гаеп итмә, икенче = вакытта, бүген хәзрәт белән икәү генә утырыйк әле, яме, — диде. *
Шәмсениса абыстай, иренен турсайтып, ана үрдәктәй ава-түнә чы- < гып китте. ө
—Дөньялар үзгәрә, Габбас, — диде Габделхәлим абзый, чәйнектән = беренче чынаякны агызганда — Хөррият заманнары килә. Пайтәхеттә, < Мәскәүдә чуалышлар бара. Казан нирситетында ыстудиннар гауга куп- u тара. Әтрәк әләмнәр әйтәсе килгән сүзен өендә әйтми, урамга чыгып акыра. Китапны күп итеп басарга, кара халыкны агартырга дип сөйлиләр, завуд-фабрикаларда сигез сәгатьлек эше көне даулап, эш ташлап йөри башлаганнар. Кырмыска оясы кебек болгана дөнья... Тотыйк әле шуны, суынмасын! — Башын артка ташлап, чынаяктагы коньякны бер сулышта авызына койды, «оһ» дип сулышын ала алмый торды, мыек чылгыен җиңе белән сөртеп алып, каклаган каз калҗасын авызына алып капты, озаклап, тәмләп, күзләрен йома төшеп чәйнәде, коньякның чымырдый-чымырдый тамырларга йөгергәнен сизгән хәлдә, талгын рәхәтлеккә бирелеп утырды.
Габбас мулланың коньяк ише әйбер эчкәне юк иде. Ул, моның ни икәнен белмәгәнлектән, чынаяк читенә иренен генә тидереп куймакчы булды, Габделхәлим бай, аның чынаягын кулы белән этеп, көчләп диярлек эчертеп бетерде:
— Син нәрсә, кияү, Габделхәлим сәүдәгәр белән уен уйнарга җыендыңмы? Сиңа, якын итеп, туганыдай үз күреп берәү килгән икән, олы башын кече итеп алдыңда утыра икән...
Габбас мулла матур гына, ямьле генә булып башы әйләнә башлавын сизде. Аракы булса, шундук күзне әчеттерә башлар иде. Хикмәти хода, җәннәт җимешемнән ясаганнардыр моны...
— Сәүдәләр барамы соң, Габделхәлим абзый? — диде Габбас, сүзсез утыруны уңайсыз санап.
— Сәүдәләрме? Әмәлен белсәң бара ул, менла кем Габбас. Әмәлен белергә кирәк, хе-хе-хе. Безнең Саранбайларның тирече Әхмәтҗанны беләсеңме?
— Улы Балтач боярында ат караучы булып тора диләр, шулмы?
— Нәкъ үзе.
— Авыл саен тире җыю кибете ачканые былтыр, шулмы?
— Коеп куйган үзе.
— Соң шул нишләгән?
— Мәскәүгә барып, зар жылап кайткан. «Тиремне алмыйлар, дөрес суймагансың, иң затлы җирен бозгансың, ди икән ярманнан килгән тире җыючы Инде кая барырга? Син ала алмассыңмы? дип килгән. Алдым. Мәскәүгә сата торганның чирек бәясенә алдым. Өч мең сигез йөз тире алдым. Сиздеңме минем кесәгә күпме табыш кергәнне!
а. «к. У.» м I.
17
— Мәскәүләргә ярамаган сиңа ничек ярый соң ул?
— Ә бит ярманнан килгән мимечкә мин әйттереп куйганыем аны. Балтач боярының управләйушшие аркылы әйттердем, Әхмәтҗан тиреченең тиресе бер тиенгә дә тормый, дөрес суелмаган, тирене мин үзем китерәм, уптым китерәм дип әйттердем.
— Мөселман кардәшне кәкре каенга терәтү булып чыга түгелме соң бу? Ходай тәгалә риза булмас бит синең бу эшеңә, Габделхәлим абзый...
— Сәүдә ул шундый шөгыль, Габбас...
— Нинди шөгыль? — диде кәефе киткән Габбас мулла.
— Сәүдәгәрлек борын-борыннан килгән бик тә кирәкле, затлы кәсеп ул, менла кем Габбас. Иканумиканы белмәү аркасында син ялгыш сүз сөйләп утырасың. Әгәр сәүдә булмаса, һөнәрчеләр һөнәрләреннән файдалана алмаслар ие. Ярминкәләр, базарлар шыр бушап калырые. Аучылар атып алган җәнлек тиреләрен өй идәннәренә генә җәеп тотарга мәҗбүр булырларые. Сәүдә ул, менла кем Габбас, әгәренки бик беләсең килсә, кешене хайваннан аерган ике шөгыльнең берсе.
— Икенчесе нәрсә?
— Икенчесеме? Икенчесе — иген игү. Әгәренки иген игү булмаса, адәм баласы, хайван кебек, ялангач йөрерие. Мал-туарын суеп, аның итен чи килеш ашарые. Киндер үстермәсә, мамык үстермәсә, гаурәтен ябарга кул яссуы кадәрле дә нәрсә таба алмасые.
— Элек тапканнар бит.
— Нәрсә тапканнар?
— Кием урынына тире ябынып йөргәннәр.
— Дөрес әйтәсең, аучылык-сунарчылык — адәм баласын хайваннан аерган өченче шөгыль. Коеп җибәр булмаса, күтәреп куйыйк.
— Тукта, мин чәй китертим, — диде Габбас мулла, ишектән башын тыгып, Көмеш түтәйгә дәште.
Көмеш түтәй бу бөркеп торган бәләкәй ак самавырны күтәреп керде, аны, дык итеп, бизәкле кара подноска утыртты, хәзер ак май кер- тәм, бавырсак кертәм, дип чыгып китте дә хәбәрсез югалды.
— Нишләп озаклады бу кортка, әллә туганым абыстай кертмиме үзен, бар белеш әле, — диде Габделхәлим абзый.
Белешергә чыккан җиреннән мулла бик күңелсез килеп керде. Анда Нурия йокысыннан уянган, көйсезләнә башлаган, Шәмсениса белән Көмеш түтәй икәүләшеп аны юатырга тотынганнар, һич кенә дә юатып бетерә алмыйлар икән.
Габделхәлим абзый сүзсез генә ишеккә юнәлде, Габбас мулла да аңа ияреп чыгарга мәҗбүр булды.
Бик уңайсыз сизеп чыкты үзен Габбас.
Хәмердән авыз иткән булуы, ккзының көйсезләнүе, Габделхәлим байның тирече Әхмәтҗанны төп башына утыртуы белән мактануы — болар барысы аның кәефен алган, шуның өстәвенә өч-дүрт олы кешенең бер көйсез кыз белән булашу лары бер нинди киртәгә дә сыя торган хәл түгел бит.
«Сәүдә кануннары урлашырга да, алдашырга да кушмый. Чын сәүдә тугрылыкка иман китерә», — дип, үзалдына үртәнеп уйлады ул.
Нурия, Габделхәлим абзыйсын күрүгә, атылып-бәрелеп аның янына килде, тезе буйлап үрмәләп, югары менеп китте, чытырдатып аны муеныннан кочаклап алды. Моны күреп торган олылар тынып калдылар.
Нурия, сәүдәгәр абзыйның колагына якын ук килеп, борчулы чырай белән Сорыкайның үлгәнен әйтте. Аны олы бакчага, каен астына күмгәннәрен, аның бүгеи төшенә кергәнен, икесе бергә Зартугай болынында таллар арасында йөргәннәрен сөйләп бирде.
Аннары кинәт тынып калды, күзләренә моңсулык иңде. Габделхәлим абзыйсы, аның баш түбәсенә, чәченә бәйләп куйган ак тасма банти
гын — күбәләген рәтләде, зур җылы кулы белән аркасыннан сыпырып әйтте:
— Син бер дә кайгырма, үскәнем. Куян баласын урманнан тагын тотарбыз. Өстәвенә әле мин си на бик матур күлмәк тә җибәрермен, яме. Андый күлмәк бер генә кызда да булмас.
Нурия каршы килмәде, бармагын авызына капкан килеш, ярар дип ♦ баш селкеде. з
Аны әнисе белән Көмеш түтәй үз ягына алып чыгып киттеләр. § Габбас мулла белән Габделхәлим бай янә үз якларына чыкты. Сүз * җилемен булдырыр өчен чәйнектән тагын берәрне салып эчтеләр. Бу 5 юлы Габбас та кыстатып тормады. §
Бераздан ана күнелле булып китте. Ф
Җыр җырлыйсы килә башлады. в
— Җырламый тор, — диде Габделхәлим бай, — сөйләшәсе сүз бет- о мәде әле. Менә нәрсә... — Ишек ягына күз төшереп алды, башын Габ- = баска таба сузып, шыпырт тавышка күчеп сөйли башлады: — Туганым х абыстай булса да әйтәм: катыннарның барысы да бер төсле, барысы да < чүпрәк баш. Шәмсениса кортканың булмавы хәерлерәк. Беләсеңме нәр- ө сә... Таминдар бай Тураев белән сөйләштем. Зартугайга мәптек-шкула “ салып бирергә ризалыгын белдерде. Әмма да ләкин, ди, ул мәптек-шку- < лада укыту рәтен белә торган учитель вә һәм дә мөгалнмнәре булса “ гына салдырам. Кышның кыш буе һәфтияк ятлатып, мендәр атышып ята торган корчаңгы шәкертләр өчен мәптек-шкула салдырмыйм, ди...
Габделхәлим бай, Габбасның сумаладай кара куе бөдрә сакал баскан битенә бик кискен төбәлеп, тегенең ни уйлаганын белергә теләде.
Габбас, алсуланган ирене белән мыек очын чәйнәштереп, беркавым дәшми утырды, аннары кәнәфидән торды, биленә таянып, идән уртасында басып калды.
— Андый мәктәпне Таминдар бай, акыллы булса, былтыр ук, өченче елны ук салдыра башларга тиеш иде. Илгә эшмәкәрләр килә, акча куучылар, синен ише сәүдәгәр... Әле без бала чакта гына Чулманда күпме пароход бар иде? Күпме? Көненә бер пароход шаян малай кебек сызгырып узса, шуңа исебез китеп, авыз ачып карап кала торган идек. Хәзер пароход белән Чулман өсте тулды, иртән дә кычкырта пароход, кичен дә кычкырта, төн уртасында да аның сагышлы тавышын ишетәсең. Хөррият заманасы килә, татарның да күзе ачылырга тиештер бит инде... Пароход хуҗалары Стахиевлар гына булырга дигәнмени? Әнә Стахиев гасыр башында попларга, дьяконнарга хатын әзерли башлады — хәләл җефет. Алабугада шулар өчен махсус уку йорты җиткезергә әмер бирде. Үзе үлгәч, хатыны салдырып бетерде шул йортны. Урыс авылларында күпме чиркәү бар, күпме вак чиркәү кырларда утыра... Имеш, мөгаллим булмаса, Таминдар бай мәктәп салдырмый. Салдыр- маса үзенә начар, ул тотасы пароходларны, ул ачасы заводларны кем эшләтер? Сөләйман хәзрәт тал чыбыгы ашаткан мокыт шәкертләрме?
Туры Тукай чыкты дөньяга, китапларны кара, Казан басмаларын. Уңга-сулга кылыч айкаучылар бар, Салсал батыр кебек, бил алышырга теләүчеләр!
Габбас мулла бик аз гына тынып торды, башын үгездәй үҗәтлек бе* лән алга бөгеп, нке кулын берьюлы алга сузып, йомарлап сөйли башлады:
— Күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә; селкенмәдек таш төсле без, җилбер-җилбер җил бәрсә дә. Яшь көннәрне наданлыкка корбан иттек тә чалдык без; суган саттык, борчак аттык, бәрбәр булдык: сач алдык без. Очраса безгә тол карчык, хатыннар гәр, йортка кердек; гөнаһ һич кылмасак та без, җәһәннәмгә, утка кердек
Габбасның бите алсуланган, кысык күзләренең кабаклары ябыла
төшкән, әмма җанында тыелгысыз бер көч белән, чаптар ат йөрәгедәй, дәрт-дәрманлы ярсу йөрәге кага иде.
— Гомер буе игелекле булдың син миңа, Габделхәлим абзый...
Габделхәлим бай, баягы «тол карчыкка йортка кердек* дигән сүзне дә, хәзер генә әйтелгән «игелек» сүзен дә үз бакчасына таш ату дип аңлап, яшь мулланың аңардан көлүе дип аңлап, урыныннан сикереп торды.
— Син әле миннән көләргә җөрьәт итәсеңме?
— Көлмим мин синнән, нишләп көлим, үземнән көләм мин, көч- сезлегемнән көләм, Габделхәлим абзый... Җыру җырлыйммы сиңа? Әйт, җырлыйммы?
Рөхсәт иткәнне дә көтмәстән, матур, моңлы күкрәк тавышы белән, җаннарны айкап алырдай иркен зур тавыш белән җырлап җибәрде:
Базарларга барсаң, һай, ак тула ал, Бәяләрен, абзый, үзем түләрмен.
Әҗәлләрең җитсә, һай, әйт үземә-ә-ә,
Габделхәлим абзый,
Синең өчен үзем үләрме-е-ен...
Габделхәлим бай җырны башын иеп тыңлады, җыр беткәннән соң да башын күтәреп багарга базмады. Аның бите буйлап рәхәт кайнар күз яше ага иде...
Шәмсениса абыстайның үз өйләрендә күптән җыру җырлаганны ишеткәне юк иде инде. Җыр тавышы ишетелә башлауга ул эчкәрге кечкенә бүлмәдә мулланың Габделхәлим абзыйсы белән чәйнектән зәмзәм суы эчеп утырганнарын аңлады. Җырны Габделхәлим абзыйсы түгел, Габбас җырлый, андый матур, моңлы, иркен тавыш бер Габбаста гына...
«Йа раббем, хәерле кыл. Күпкә генә китмәсә ярарые... Җамалетдин углы, чапан-чалмасын онытып, авылга рисвай итеп кенә куя күрмәсен...»
— Әни, әнкәем... Безгә Габделхәлим абзый яңа күлмәкне ничек итеп җибәрер икән соң? — диде Нурия.
Әнисе аны йоклаган дип уйлаган иде инде. Ул сабый да җыр тавышына колак салып ята, ахрысы.
— Үзе җаен табар әле, — диде Шәмсениса, җырдан аерылырга те-ләмичә.
— Әни дим, әнкәем... Габделхәлим абзый күлмәкне бик каты селтәп атса, ийеме?
— Селтәп атса... Туктале, балам.
— Ул аны селтәп атса, күлмәк агач башларына эләгеп калса. Ул бит әйтте: Бояр урманында йөзәр яшьлек чыршылар бар, имәннәр бар, диде.
Күңеленә тулган талгын моңны һәм очсыз-кырыйсыз хәвефле уйны куып җибәрер өчен, Шәмсениса абыстай кызына тиз-тиз аңлата башлады:
— Гарифулла бабаң Салагыш базарына килер. Сандыкларын төяп... Габделхәлим абзаң сиңа күлмәкне арбага салып җибәрер. Сандыкка салып...
Төн урталарында чолан ишеген кактылар.
Тавышка Көмеш түтәй чыкты.
— Нишләп йөрисең кеше куркытып? Өченче әтәч кычкырыр вакыт җитә бит инде, — диде ул башын чикмән якасы эченә тыгып торган Гафияткә.
— Муллалар йокламадымы әле?
— Сиңа ник кирәк ул? Йокламаса...
— Шаулама син, Миңлекамал. Габделхәлим абзыйны күрәсе бар. Керт әле.
— Юк инде, бәбчеккенәем. Керми тор. Былагайланып йөрергәме ф исәбең? Сине кертеп башыма бәла аласым бар икән тагын.
— Уу, җен карчыгы! Эстерәпкә! — диде Гафият, юаш кына сукра- g нып.— Мулла йортын гомер буе каравыллап утырырмын дип уйлый л торгансыңдыр. Кирәгең калмагач, артыңа тибәрләр әле. Әнә көзгегә § бак: урысларның почмакка куеп чукына торган Мәрьям аналары ке- 5 бек саргайгансың бит инде.
— Ләхәүлә, әстәгафирулла, иманыңны ук эчкәнсең икән, иблис то- *
кымы! ®
ө
Бик иртә иде әле. Йортның мәчет ягы тәрәзәләреннән таң нуры өй 5 эченә кыюсыз гына үрелә башлаган, казна буйларында күләгә ята иде. <
Соңгы атнада йокысы качкан Сөләйман хәзрәт таң шәүләсен көч- u хәл белән көтеп алды да, аягына киез катасын эләктереп, юл уңаенда чапанын бөркәнә-бөркәнә, ишегалдына чыкты. Комганын оныткан икән, каһәр, кире керергә туры килде. Җылы су да салып куймаганнар, дө- меккерләре, тәмаммы хөрәсән ялкавына әйләнеп бетте бу асраулар
Җиз комганын күтәреп, ишегалдының аулаграк, чирәмлерәк төшенә барды — битен юды, колакларын юды, авызын чайкады, аннары терәксез тәбәнәк урындыкка чүмәшеп, аппак чиста ыштанын тез тиңентен сызганып, аяк бармакларын аралый-аралый, озаклап юып утырды.
Юынганнан соң күңеле пакьланып киткәндәй булды, озаклап, һичбер иренмичә, чуптарлы сөлге белән сөртенде. Кечкенә өйгә керде дә, мәчет ягына каратып, намазлыгын җәйде, тезләнеп утырып, ике бармагын ике колагына тыгып, иртәнге намазны укый башлады:
— Илаһи ният кылдым, аллаһы тәгалә вә тәбәрәкәнең ризалыгы өчен иртәнге намазымның ике рикиагат сөннәтени үтәмәгә йөземне юнәлдердем кыйбла тарафына... хәлисән илаһи тәгалә аллаһы әкбәр. Собханикә аллаһыма вә бихәмдикә вә тәбәрәкәсмөкә... Намазны борынгы заманнарда кырык фарыз дип таныганнар. Ахыр заман җитмәгәе, эшлисе эшләребезне без мөэмин-мөселманнар эшләп бетерә ал- мыенча калмагаек, дип курыкканга күрә, мөселман өммәтендәгеләр пәйгамбәребез Локман Хәкимнән ялварып сораганнар, син тәңрегә якынрак кеше, кырык фарыз намаз бик күп, безгә биш фарызы да бик җиткән, сора, гозерлән, дигәннәр, ди... Бисмиллаһы иррахман рахим ми малики яуметдин якәнә әгузе нә әстәгыйн и дине нәсирәтән мөстә- кыйн.. Тәки кайтмый бит Динислам, ходаның рәхмәте төшкере. Шулай инде ул, ата-ана аларга үзләре аякка басканчы, тернәкләнгәнче, баш-күз алганчы гына кирәк... Әллә, минсиңайтим, авыру-сырхау булып ятамы бу бала? Зыян-зәвер күрде микән әллә?»
Иртәнге намазына фанн дөнья мәшәкате бнк күп булып кысыла башлагач, күңеле рәнҗеп, эшен тизрәк очларга ашыкты: ике як җилкәсендәге ике фәрештәгә борылып сәлам бирде. Аннары
— Илаһи ният кылдым иртәнге намазымның нке рикиагат сөннәте- нн үтәмәгә йөземне бордым кыйбла тарафына...— днде, барлык пәйгамбәрләрнең исемнәрен атап чыкты, намазын алар рухына багышлады, үлгән бабаларының, бабаларының бабаларының исемнәрен телгә аллы, бнк күп еллар элек муллалыгын улына калдырып үлгән әтисен
— Җәгъфәр мулланың исемен бик олылап тәкрарлады, ягъни таң нурлары белән җәннәткә барып ирешәчәк догасын аңар багышлады..
Торды, укыганнарын тәңрегә пышылдап ирештерде, чүгәләде, тагын торып басты, тәрәзә төбендәге шкатулкадан тәсбихын алды, инҗир җимешенең төшеннән тезеп ясалган һәм ничәмә ничә мәртәбәләр бармак битеннән шуып, асылташлардай шомарып беткән тәсбих төшләрен янә бер мәртәбә кулыннан һәм күңеленнән уздырырга кереште. Бу юлы инде аның фикер агышы салмак һәм төпле бер тәртиптә иде.
«йоклый дөнья. Әллә инде гафләт йокыларын йоклый? Асраулар йортында да тавыш-мазар юк. Остабикә дә, кондырлы кодача кебек, савырын сала да утыра, сала да утыра. Утырган җирендә дә йоклый, яткан җирендә дә йоклый. Хикмәти хода, каян чыга икән ул йокы?»
Сөләйманның йокысы юк.
Таминдар бай Зартугайга яңача шкула-мәптек салдырам дип аваз салган көннән башлап хәзрәтнең йокысы качты. Ул шкула дигәннәре бөтен авылга бер буласымы, әллә Түбән мәхәлләгә генә микән? Түбән мәхәлләгә генә була торган булса, Сөләйман хәзрәтнең абрхе төшәчәк бит. Мужик Габбасның бүресе улый ул чагында. Болай да бит ул Таминдар бай фәтвасы белән Гыйматдин мәрхүмнең нинди мөлкәтенә баш булып алды. Тьфу, тьфу, әстәгафирулла, уйлый башласаң, әллә ниләр уйлап гөнаһлы булырсың! Хуҗа булмасые, Таминдар байда Шәмсениса кортканың туганнан туган сеңлесе. Бу дөньяда, минсиңай- тим, акча булган белән дус-иш булганнан гына тү#ел бәхет, агай-эне ак мыек, бер-беребезне какмыек булганнан да! Кемгә кияүгә чыгасын белгән сафсата, Шәмсениса кортканың тиле-миле сеңлесе. Инде менә шул сәбәпле Таминдар Тураев Шәмсениса дип кенә тора, Габбас дип кенә тора. Ә бит Таминдар Турай — олыста череп чыккан бай. Таминдар — меңләгән дисәтинә урманга хуҗа, спирт забутына хуҗа, тирә- як авылларны дер селкетеп торган Таминдар минем чыбык очы туганым гына булса да, нишләргә икәнен белерием мин. Динисламны әй- терием, Алабуга чаклы Алабугада Җантимерләр идарәсендә утырып, шул Таминдар белән уртак тел таба белми. Акыллыдан акылсыз туган сафсата! Менә хәзер Таминдар Турай шкула-мәптекне Сөләйман хәзрәт мәхәлләсенә түгел, мужик Габбас мәхәлләсенә салдырачак. Күр дә тор, бай абзаң Габбас мужикны указлы мулла итәргә тырыша башлар... Яңача салынган, яңача укытыла торган шкула-мәптеккә авылның иң хәлле кешеләре балаларын китерерләр... Авылның иң хәлле кешеләре Габбас мужикка сәдәка ташырлар
Сөләйман хәзрәтнең затлы чапаны кесәсенә төшәсе көмеш тәңкәләр гомерлек мужик малае Габбас кесәсенә коелыр., йа хода, кая бара бу дөньялар?!. Габделхәлим купис элегрәк елларны гошер-фытыр сәдәкасын Сөләйман хәзрәткә китерә торганые. Габбас чучка белән икәүләшеп, кече якта яшел чәйгүннән хәмер чөмерә башлаганнан бирле Габделхәлим купис сәдакасыннан җилләр исте! Затлы мал, кызыл мал Габбас мулла йортына килә. Килә, аннан кире чыкмый. Үләрсең, валлаһи, гарьлегеңнән. Ичмасам, Динисламы да кайтмый. Сиңа кирәк түгел чагында урыс-улак әфисәрен җыеп йортны бөлдереп ятты. Корбан чалырга дип китергән ике бәрән ычкынды. Минзәлә ягыннан кайтарткан ящик-ящик кымызны чөмереп киттеләр. Киңәш-табышка кирәк булгачыннан малайның эзе дә юк! Алабуга ерак җирме, борын астында мыек дигәндәй, тимер күгенә атланып, «ә» дигәнче кайтып җи- тәрие, туган-үскән нигезен бер күреп китәрие. Юк шул, юк — бер кирегә китсә, гел кирегә китә...
Хәзрәтнең шул уйлардан эче көеп китте. Үлеп тә чәй эчәсе килә башлады. Куян каныдай куе итеп. Ә ясап бирүче юк чәйне.
Пыяла шкафтан чәй савытын барып алды. Ике учны бергә куйган-
да да сыймаслык зур калай савыттагы сурәткә, әле яна гына, беренче мәртәбә генә күргәндәй, исе китеп карап торды
Кәрван чәй. йа хода, күпме күнел хатирәләре синдә!
Тезелешеп дөя кәрваннары бара. Комлы чүлләр, эсседән көйгән чүлләр. Дөя үркәчләрендә чыпта түкләр, түкләрдә — хуш исле бөртек чәй. Еракта, еракта, кояш чыгышы якларында яшәгән җылы яклар- ф нын кояшын, җилен, җир ямен китерә торган чәйләр Нигә аларны _ чыпта капларда ташыйлар икән? Ә, әйе, менә син, сафсата, шуны да ? белмә, имеш, чәй бит ул бик нечкә, бик нәзберек эчемлек, ул сиңа хә- § мер-мазар түгел, ис-посны яратмый. Юкә мунчаласыннан да чистарак- Е; ны тагын каян табасың? Чыпта түкләрдә, дөя иркәчләрендә килә Рә- чәйгә чәй! Өркет дигән Себер каласы аны чыпта түкләрдән әнә нинди = калай савытларга бушата. Ә ул калай савытларны Себер байлары ♦ Казан каласына тиклем китереп җиткезә Казан каласыннан аны я Габделхәлим купле алып кайта, алып та кайта, икеләтә бәягә, — өч- о ләтә үк булмаса әле! — арттырып та сата...
Хәзрәт, чәй савытын кулына тоткан көе, дөя кәрваннарына карап х асрауларны чакырырга, самавыр куйдырырга кирәген дә онытты. * Дөяләр апа яшь чагын, Мәккә-Мәдинәгә хаҗга барган утыз яшьлек * тап-таза, сау-сәламәт чагын искә төшерделәр. И дөньялар, кырык ел Z гомер аккан су кебек кенә узып киткән. Кырык елда ул күпме никах < укып, күпме яшь-җилкенчәкне кавыштырды, ясин чыгып, күпме мәетне теге дөньяга озатты; япон сугышында үлеп калганнарга ничәмә-ки- чә мәртәбә бөтен коръән чыкты. «Без картаймый кем картайсын!» — диярме берәү булса. Заманалары да бит аның син теләгәнчә генә, тыныч кына торамы! Бүген закуннын берсе чыга, иртәгә икенчесе..
Абзарда кызганыч тавыш белән сыер мөгрәп куйды, аңа башмак тана кушылды. Авылның теге башыннан көтү алып киләләр бугай, курай тарткан тавышлар да ишетелә башлады. Ә безнең хөрәсәннәр сыерларны саумаганнардыр да әле..
Кинәт берьюлы бөтен өй купты. Асраулар, ат караучылар әрепләшә, табак-савыт, комган-ләгән шалтырый башлады.
Бурабзардан кемнедер юксынган кола бия кешнәп җибәрде.
Ул да түгел, урам як капканың бастырыгы шалтырап җиргә төште, капканы бөтен иңенә каерып ачып җибәрделәр.
Баш өстеннән үк кара япма бөркәнгәнгә карчыга төсле булып күренгән җайдак озын торыклы тимер күк айгырда килеп керде Капка ябылып бетүгә егетләрчә бер җитезлек белән җайдак иярдән җиргә сикерде, дөньяны тетрәтеп кешнәгән айгырның йөгәне һәм җайдак өстендәге кара япма шундук Мотыйгулла кулына күчте.
Мундирлы, биек фуражкалы әфисәрне күрүгә Сөләйман хәзрәт аһ итте, улы Динислам кайтты лабаса!
«йа аллам, кодрәтең киң дә соң синең, әйткән сүзем фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килде бугай, улым кайтып та җитте!» — дип, туганнарча бер рәхәтлек белән уйлады
Хәзрәт болдырга чыкты.
Шпорлы итекләре белән басмачаларга каты басып менеп килгән улына сокланып карап торды, әмма Динисламның чыраендагы салкынлыкны күргәч, тәне өшеп киткәндәй булды
— Исәнлекме, атакай, авырмыйсызмы3 —Әфпсәр, «атакайга» кул биреп күрешергә дә онытып, туп-туры өйгә узды
Хәтере калган Сөләйман хәзрәт, киез катасын шыштырдатып, аның артыннан иярде.
— Нишләптер бик кырыс әле син бүген, улым, әллә мөселманча сәламләшү гадәтен дә оныткансың инде?
— Сез бит, атакай, улыгызга ярдәм итәргә теләмисез! — Әфисәр, чал керә башлаган чибәр кара мыекка кулы белән кагылып, иренен кыс-
ты, куе кара кашлары астыннан үтәли тишеп карый торган бөркет карашы күңелгә шом салып куйды.
— Ничегрәк аңнарга боерасың бу кыланышыңны, Динислам? Әгәренки син атаңны ихтирам итмисең икән, һич югы, дин әһелен, мәхәллә башлыгын танырга тиеш иең.
— Бәйрәм ашы — кара-каршы, дип кем әйтә? Мөэмин-мөселман. Нишләп хат юк? Хәбәр юк? Синең подопечныен, ягъни күзәтү эшесина беркетелгән Шәяхмәт Айдаров кайда йөри? Сал агызачакмы быел? Аңа кемнәр килә? Ни өчен боларның берсе дә безнең идарәгә мәгълүм түгел? Полковник галиҗәнабләре мине маңка бер малайны тиргәгән төсле тиргәп ташлады. Сез, атакай, күрәсең, улыгызның гомер буе поручик чинында интегүен тел'исез. Штабс-капитан кебек чиннар сезнең колакка ят ишетелә бугай.
Хәзрәтнең ак җитен сакалы тетрәп китте:
— Менә син, ә... карале, ә... Әллә нишләп бу арада зиһенем таралып китте. Таминдар бай шкула-мәптек салдырырга керешкәннән бирле...
— Нәр-сә-ә-ә?! Школа?!
— Әйе. Саклау урманында диләнкә кисәләр. Чикалта кирбеч забу- тыннан кирбеч кайтара башладылар.
— Нишләп аны мин белмим? Полковник белми? Безнең Алабуга идарәсенә учетка баскан чакта кем патша хәзрәтләренә вә һәм дә уртак ватаныбыз Россиягә турылыклы булырга дип кул куйды? Алай бик тиз оныта торган булсагыз, искә төшерүчеләр табылыр.
Сөләймән хәзрәт, эшләр болайга киткәч, соң дәрәҗәдә рәнҗеп, кимсенеп һәм аптырап сүз башлады:
— Туктале син, улым Динислам, нәрсә, син мине башы себер китәргә тиешле кәтерҗәнне дапруслагандай дапруслыйсың? — Алар тавышына олы якка килеп кергән остабикәгә — баладан бөкрәеп калган олы яшьтәге хатынына җикерде: — Керми торыгыз. Ирләр сүзе бу. Яп ишекне, нәрсә Салагыш хәерчесе төсле канат җилпеп торасың? — Остабикә: «Тәүбә, әстәгафирулла, бар икән күрәселәрем», — дип авыз эченнән мыгырданып чыгып киткәч, тагын да ярсына төшеп, рәнҗегәнен тагын да ныграк сиздерергә теләп, гыжылдап чыккан тавыш белән сүзен дәвам иттерде: — Әгәренки инде олы кешене бу мине карап- багып үстергән әти дип ихтирам итә белмисең икән, авылның мулласы, мәхәллә башлыгы итеп...
— Кыскарта төш! Ул хакта әйттең бит инде! Дөнья һаман да бер төсле тора дип уйласаң, бик ялгышасың, сәяси хата ясыйсың. Хөрлек- киңлекләр кысылып бара, атакай! Хөррият сүзен хәзер чат саен әләм итеп күтәреп йөрмиләр. Чистайдан, Чаллыдан, Минзәләдән унбер кешене сөргенгә озаттылар. Кайсын Ырымбур даласына, кайсын Казан төрмәсенә, икесе Себергә үк китеп барды. Пәнҗәрдәге Мифодий Тур- чановны оныт, белдеңме?
— Аңа ни булган?
— Крамола өчен безнең идарәгә эләкте, эше судта. Базарга-нигә барган чакта ул тирәгә сугыла күрмә. Ул йорт махсус күзәтү астында. Юкса, миңа мөэмин-мөселман дип авыз суларын корытучы атакаемнан допрос алырга туры килмәгәе....
— Тәүбә, әстәгафирулла диген! Әллә нишләп кайткансың син, улым Динислам. Ислам диненә ничә мәртәбә тел тидердең инде. Сезнең идарәдә шулай дип өйрәтәләрмени? Дин-мәгыйшәт юлында корбан булганнарны оныттыңмыни?
Шуннан соң хәзрәтнең әфисәр улы йомшый төште.
— Ярар, әр!, корыны бушка аударганны яратмыйм мин. Әйт анда, ашарга кертсеннәр. Әче балың юкмы? Төне буе ат кудым, эт булып арылган.
Асрау хатын Фахирә, авызын яулык белән каплап, самавыр кертте.
Чәй янында бер-берсен үртәми торган тынычрак тавыш белән сөйләштеләр. Чымырдап утырган әче балдан авыз итеп, каклаган каз ише ашамлыклар белән күңел тапкач, Динислам әтисенә иелә төшеп әйтте:
— Себер рудниклары, Россия төрмәләре политкаторжаннар белән
тулы. Хөррият, революция дигәненең бугазына ат суя торган пычак « китереп куйдылар. Патша хәзрәтләренең мәнфәгатен, уртак ватаны- 2 быз Россияне афәттән коткару эшенә без, ягъни син әйткән мөэмин- ч мөселман, үзебездән өлеш кертмәсәк, җиңү бәйрәмендә урыныбыз g түрдә булмас. =
— Нишләргә боерасың? ♦
— Иң әүвәл: Таминдар Тураев. Школа салу ничек бара? Нинди ос- а
талар катнаша, каян? Аңладыңмы? £
— Ә мин аларны каян белермен? >•
— Мәчет ни өчен? Намаз картлары ни өчен? Мөритләрең? *
— Иа рабби, нишләп син безнең изге динебезне...
— Атакай, син мине чыгырдан чыгарма, ярыймы? Каз булсаң си- х мез бул дип кем әйтә торгам иде? Алабуганың жандармерия идарәсе- £ нә мин синең фатихаң белән кердем. Тагын бер тапкыр исеңә төшерер- •- гә рөхсәт ит. Шулай булгач, рәхим итеп...
Поручикка тавышын күтәреп бүтән сөйләшергә туры килмәде. Чыраеннан каны качкан хәзрәт, самавыр янында торган «кәрван чәй» савытына берни күрмәс күзләре белән төбәлеп, үзе тикшереп барачак, «Җантимерләргә» хәбәр итеп торачак кешеләрнең исемнәрен күңеленнән барлап утырды. Барлап кына түгел, күңеле ачытып. Кем соң ул хәзер? Дин-мәгыйшәт юлында җанын корбан итәчәк хаҗимы, әллә авыл өстенә төшкән афәтме? Нахак бәлаләр ягарга, гаепсезләрне гаепле итеп чыгарырга дучар итмәсәңие, ходаем. Ярабби, үзең ярлыка...
Динисламны ул капка төбенә чыгып озатты. Кара япмадан карчыга төсле бөкрәеп озын торыклы тимер күк айгырда китеп барган әфи- сәр улының артыннан мәчет чатыннан борылганчы карап калды.
Өенә кереп китәм дип торганда күрше капкадан Зартугайның гомерлек диванасы Майттыпыра килеп чыкты. Кылган гамәле белән бер генә дивананы дә хәтерләтми торган бу тиле җәен өстенә тун, аягына киез итек киеп йөри, кышкы чатлама суыкларда ялан аяктан, каз тәпие кебек булып кызарган көе, авыл саен сүс җыя, сүстән кибән өеп, булачак кәләшенә чаршау-чыбылдык ише нәрсәләр суктырырга хыяллана иде.
Менә шул гомерлек дивана, Сөләйман хәзрәтне әллә каян күреп алып:
— Мулла бабай, мулла бабай, бер төрерлек тәмәке бир әле! — дип кычкырып килде.
Хәзрәт, болай да тәңре рәнҗеткән бу дивананы тагын бер кат рәнҗетергә теләмичә, чапан кесәсеннән биш тиенлек бакыр чыгарды:
— Син, изге җан, урам бетереп кычкырып йөрмә. Тәмәке тарту мөэмин-мөселман эше түгел ул. Менә сиңа сәдәка, дога кылып ал.
Майттыпыра, ачык авызын ябарга онытып, хәзрәтнең чалмасына бик төбәлеп карап торды да акча биргән кулын кире этте.
— И мулла бабай, тәмәке бирмисеңмени инде? —диде.
— Бирмим, — диде хәзрәт
— Алайса, абыстаеңны бозау яласын яме!—дип шаркылдап көлеп китеп барды.
«Бу ниткән алла каргаган көн булды соң? Бу тилесенә хәтле мине мыскыллап китте», — дип моңаеп уйлады хәзрәт.
Көн артыннан көн үтә, ел артыннан ел.
Нурия әтисеннән укый-язарга өйрәнде.
Зураеп, буйчанланып китте. Чәчен баш түбәсенә күбәләк кадап түгел, ике толым итеп үреп йөртә башлады.
Әтисе белән алар бик дус. Көн саен бер мәртәбә сабак тыңлатып, матур язу дәресе үткәргәннән соң, әтисе аңар Тукайның берәр шигырен ятларга куша.
Нурия китапны шап иттереп яба да аяклы зур көзге артына кереп кача. Әтисе бүлмә бетереп, тавышланып, аны эзли, эзләп тапкач, шаулап сөенә, көрәктәй зур куллары белән кызын тотып ала. Башыннан сыйпаган чакта Нурия әтисенең бармаклары кәкре-бөкре булуын күрде.
— Әтием, ә нигә синең бармакларың кәкре? — ди Нурия.
— Мин бик озак урман кистем, кызым, агач төпләдем,— ди әтисе.
— Ә нигә агач төпләдең?
— Ягарга утын кирәк булды.
— Ә нигә менә бу бармагың кыска?
— Без, кызым, бабаң белән кышкы суыкта утын кисә идек, мин бик туңдым дә өйгә керик дип шыңшый башладым. Бабаң керми дә керми. Мин балта белән ярырга дип әзерләгән утын пүләненә кулымны куйдым да: «Кисмик инде бүтәи», — дидем.
Бабаң балтасын селтәп өлгергән икән, тотып кала алмады, минем менә шул бармагымны өзеп чыгарды.
Нурия әтисен кызганудан нишләргә дә белмәде.
— Әти, мин сиңа шигырь сөйләп күрсәтәм, яме? — ди.
— Күрсәт, балам,— ди әтисе.
Нурия күзен йома, башын артка кайшалдыра, иркен зур бүлмәдә аның тавышы яңгырап ишетелә:
Кыш. Буран. Салкын һава. Яфрак кадәрле кар төшә.
Җил куа карны, һаман да кар төшәм дип тартыша.
Кар бураннары эченнән биек манаралы мәчет килеп чыга, кызыйның яңгыравыклы нечкә тавышы мәчет янына дөм сукыр бер картны китереп куя; картны кызганудан аның тавышы өзелел-калтыранып китә, күз төпләренә әчеттереп яшь бәялә.
Ул тавышы кысылып туктый.
Әтисе аны, күкрәгенә кысып, аркасыннан сыйпый, Нурия инде зур — ун яшендә, аркасыннан сыйпаганга ояла, тартыла, урындык алып, әтисе янына утыра.
Әтисе башыннан кичкәннәрне сөйли.
йомшак, куе тавыш Нурияне, тирбәтеп, әлләкайларга, ерак дөньяларга алып китә. Иксез-чиксез казакъ даласы ак болытлар төсле ак тирмәләр белән чуарланган. Яланнарны тутырып сарык көтүләре йөри, көтүченең чыбыркы шартлатканы ишетелә, ала мүкләк муенындагы кыңгыраулар чынлый. Казакъ даласын, сарык көтүләрен Нурия үзләренең Зартугай болынына, Бояр урманы буйларына кайтарып куя. алар белән бергә Ләлек мамык чыбыркы озын чыбыркысын өстерәп йөри, Солтан — күрше Садыйк абзый малае, Актырнак исемле этен ияртеп, уҗымга чыгып барган сарыкларны куып алып килә.
Бояр урманы янына, көтү йөргән урыннарны карарга барганда и рәхәт тә соң Нуриягә. Солтан җирне казып учак яга, көлгә күмеп бәрәңге пешерә.
— Мулла кызы, бәрәңге ашыйсыңмы?—ди.
Солтан зур такыр башлы, каты куллы малай. Нурия, кайбер көннәрне аңа ияреп, тегермән буасы янына төшә.
Тегермән буасы янында вак бака күп. Нурия аларны, и бичаралар, туңгансыз бит! дип, учына тутырып, тыны белән җылыта-җылыта, өйгә алып кайта. Җамаякка су салып, бака балаларын шунда җибәрә. Иртән инде бака балалары корсаклары белән өскә әйләнеп, агарып яталар.
Нурия аларны югарыгы бакчага алып менә, куян баласын күмгән ♦ төсле, кабер казып, Көмеш түтәй өйрәткән догаларны укып күмә. з
Әнисе аның бу эшен бер дә яратмый. з
— И гөлкәем, ник булашасың бака белән? Ир малай түгел бит аш. * Ичмасам, чигү чигәриең. Кулың үнәргә өйрәнә торырые .
Әтисе Нурияне яклап чыга: =
— Тимә. Баланы балалыктан мәхрүм итмә. Җан иясен ярата белгән ф бала җүнсез бала булмас ул.
Әтисе белән әнисе, нәрсәдер бүлешә алмыйча, дәгъвалашып китә- □ ләр. Бу елларда алар гел тавышланышып торалар. Тату чагында да s әтисе гел боек йөри, ул нәрсәдәндер, кемнәндер риза түгел
Нурия күңеле белән әтисе яклы, ул аны үпкәләтмәскә тырыша, аның « боек йөргәнен күрәсе килми. Шупа күрә ул хәзер күбрәк вакытын е урамда, су буенда, ир малайлар балык тоткан урыннарда \ткәрә.
Нуриягә нинди сабак укыту турысында да әтисе белән әнисе уртак £ тел таба алмадылар. Әтисе кызын, Салагышка йөртеп, җәдит мәктә- - бендә укытырга тели. Әнисе моңа теше-тырнагы белән каршы төшә:
— Юк-бар белән баланың башын катырмасана, хәзрәт! Син аны укый-яза белергә, ун эчендә исәп-хисап йөртергә өйрәттең бит инде. Шул җитмәгәнмени? Болай да бит ул саулыкка туймый Төннәр буе китап өстендә күз бетәштереп, йөз саргайтып утырганчы, мин аны үзем йорт алып бару үнәренә өйрәтермен.
Тыштан караганда юаш кына күренсә дә, әтисе таякны тоткан җиреннән сындырырга ярата. Әнисе белән ул озак бәхәсләшми, үз дигәнчә эшли дә куя.
Мең тугыз йөз унынчы елның декабрь урталары. Җир-су туңган. Мул булып кар яуган. Зартугайның 362 йортыннан сыкылы күгелҗем һавага, туп-туры булып, төтен баганалары күтәрелә, янган салам исе, яңа пешкән икмәк исе таралган иде.
Габбас мулла йортыннан кара туры айгыр җигелгән артлы чана Салагышка таба җиңел генә элдереп китте.
Чанага аркасын терәп, төлке толыплы Габбас мулла утыра; аңа каршы көпәш кебек итеп төргән, мамык юрган эченнән алсу бите генә күренеп калган Нурия бара.
Сары каеш кебек сузылган саргылтым юлдан, чана табаннарын чыжылдатып, авылны элдертеп кенә чыктылар да атны сул тарафка — Салагышка таба бордылар
Юлда Саклау урманы аша уздылар. Әтисе атны куаламады, дилбегәне кулына нык тотып, җай гына алып барды. Тоташ актан киенгән имәннәр, юл чатларына басып, озатып кала, урман юлы баш әйләндергеч дәрәҗәдә аулак иде. Шыкырдап очып киткән озын койрыклы саескан, юл буена ак шәлләрен бөркәнеп тезелгән чыршылар, тел белән әйтеп бирә алмастай тынлык Нуриянең күңелен биләп алды.
Ул әтисенә карап түгел, кышкы урманга карап барды.
Кара туры айгыр урман юлыннан хуҗа булып бара, аның гөрсел- дәтеп йөрәк какканы ишетелә, баш очындагы алма бизәкле калын дуга — бару уңаена — селкенеп-селкенеп куя иде.
— Кызым, туңмыйсыңмы? — диде әтисе
— Ю-у-ук,— дип, иркәләнеп җавап кайтарды Нурия
Әтисе дилбегә кагып чөңгереп куйды.
Ат аягы астыннан каты кар кисәкләре очып, тирә-якка чәчрәде, куәтле тыгыз җил, биткә бәрелеп, күздән яшь чыгарды
Шулай да Нурия артына борылмады.
Каты шаулап сызгырып барган чана, атның баш очында инде тиз* рәк атына башлаган алма бизәкле дуга, каршы җилдән тузган ат ялы— болар барысы яңа, күңел кузгаткыч яңа иде.
Ат, җилдән очып, урманнан кар даласына килеп чыкты.
Чуртанкүл болыннары башланды.
Инде хәзер Нуриянең күңелен чана юлы офыкка барып тоташкан урын биләп алды. Анда күк йөзе алсу-күгелҗем, кайдадыр болытлар артында кояш нурлы йөзен күрсәтә алмый интегә, шул урында алкаланып килгән саргылт бер балкыш хасил булган иде.
Нурия юл офыкка тоташкан урынны байтак вакыт күзәтеп килде. Аңар анда, юл барып тоташкан күгелҗем офык артында, ак тирмәле казакъ даласы җәелеп китәдер, яки хур кызлары яши торган җәннәт башланадыр кебек тоела иде. Хур кызлары турында аңар Көмеш түтәй сөйләде. Алар җир йөзендәге кызларның берсенә дә охшамаганча матур, барысы да бер төсле аппактан яки бертөсле сарыдан киенгәннәр, аларның чәч толымнарында бөтен тәңкәләр, көмеш чулпылар чыңлый, алар алма бизәкле чиләкләр белән, барысы бергә тезелеп, фәрештәләргә су китерәләр, үзләре җәннәт җимешләре белән генә тукланып торалар, аларның баш очында мең төрле кошлар сайрый икән...
Нуриянең хур кызлары төсле матур буласы, билгә җиткән ике толым чәч үстерәсе, кашына асыл ташлар куйган көмеш чулпылар тагып йөрисе килә.
Ул Ырымбурга, туганнары янына кайтып киткән Көмеш түтәйне үзәкләре өзелеп сагынып куя. Ник кайтмый икән инде ул? Киткәндә бер айга гына дип, утырмага гына дип киткән ие, ярты ел узды инде, һаман кайтканы юк...
Ул булмагач, Нуриянең кадерен белүче дә, аяклы зур көзге каршы- сында аның чәчен тараучы да юк. Әнисе дә тарамый. Әнисе, буш вакыты чыккан саен, әтисе белән тавышлана. Ни җитми икән соң аларга?
— Әти дим, әтием... Көмеш түтәй кайчан кайта соң инде безгә? — дип, кинәт, әтисен аптырашта калдырып, сорый Нурия.
Әтисе толып якасын кайтарып куя, кара бөдрә сакаллы ияген алга- рак суза, озак кына дәшми.
— Я, әйт инде, әтием, — ди Нурия сабырсызланып.
— Ул бәлкем безгә кайтмас та инде...
— Ник, әтием?
Әтисе сорауга туры җавап бирми.
— Әнә Түбән очның Рамазан абзый безгә төпчек кызы Хәнифәне биреп торам ди әле.
Нуриянең йөзенә курку чыга, кинәт, бала чактагы төсле, бик хәтәр киреләнәсе килә башлый.
— Әйем лә... Көмеш түтәй булмагач, кирәк түгел!
Габбас мулла, кызының янә дә караңгыланып, нәүмизләнеп киткән чыраена карап торды, бер сүз дә әйтмәде.
Алар Салагышка килеп керделәр. Авылның урта урамыннан элдертеп кенә бара башладылар. Габбас танышлары янында озаклап туктап торырга, бигрәк тә мәрхүм Гыйматдинның тол калган остабикәсе турында сөйләргә теләми иде.
Урамның ике ягыннан йортлар, коймалар, рәшәткәләр, читәннәр йөгереп уза башлады. Баерак йортларның түр бакчасындагы агачлар, урмандагы кебек, кар мендәрләре күтәреп утыра, йорт түбәләренә, урыс капкаларның такта түбәләренә ярты аршын кар утырган. Читәннәр күбрәк, урыс капкалар азрак. Тыкрыклардан су күтәреп көянтә чиләк белән бии-бии кайткан яшь киленнәр күзгә чалынып калды.
Пожар каланчасы янында кемдер ат җигеп маташа иде.
Мәчет урамына килеп чыгуга урам тулы халык күзгә ташланды, Габбас атын тыя төшәргә мәҗбүр булды.
Халык җомгадан кайтып килә.
Култык астына саламнан үргән мәте, чигүле намазлык кыстырган, кайсы башына колакчын, кайсы мескен бүрек кигән, чикмәннәрен, ямаулы каеры туннарын кызыл пута белән буып куйган агайлар, аякларына я киез ката, я бизәкле кызыл чирмеш итеге, я чабата башмак з кигән крестьяннар әкрен генә кайталар, әкрен генә сөйләшәләр иде. з
Атлы юлдан кайтканнары читкә чыгып юл бирә, Габбас мулланы таныганнары: «Әссәләмәгаләйкүм, хәзрәт!» дип исәнләшеп узалар.
«Вакытсызрак чыктым, алланың рәхмәте...» дип борчылып уйлады = Габбас мулла. <
Салам, печән калдыкларыннан чуарланган һәм кар белән укмашып а каткан базар мәйданыннан узгач, урыс капка түбәсенә: «Салаушское о русско-земское училище» дип, кара калайга ак буяу белән язган бер = катлы зур агач йорт янында Габбас мулла атын туктатты. *
Йөгән тезгенен дугадан чиште, аркалыкны бушатып куйды, камыт < бөяте астына кулын тыгып, атка камыт сукмаганмы икәнне белде, ан- ө нары хайванга печән салды. “
— Я, балам, аллага тапшырып төшик. Син укыйсы мәктәп шушы <
була,— диде. u
Нурия, мамык юрганнан арынып, чанадан төште, киез итекле аягы белән кар өстендә таптанып:
— Ә минем букчам кайда?—диде.
— Букчаң шушында булырга тиеш.
Күпме генә эзләсәләр дә, букчаны таба алмадылар.
Әнисе, Нурияне, юлда туңмасын дип, кат-кат төрә торгач, букчасын салырга оныткан икән.
— Гөлекәем, бүген әле сиңа букча кирәк булмас. Иртәгә иртүк китереп бирермен, яме. I
— Әйем, мин букчасыз мәктәпкә кермим, — диде Нурия киреләнеп.
Шул мәлне мәчеттән кайтып килгән мескен бүрекле, чикмәнле ике карт, чукмар башлы таяклары белән ат юлына каты-каты төртеп, мыекларын мәче кебек тырпайтып, болар янына килеп туктадылар.
Аларның берсе, ярым йомык сул күзен кул аркасы белән ышкый- ышкый:
— И йөзең кара, бәдбәхет!—дип чыелдык тавыш белән кычкырып җибәрде. — Балаң урыс сабагы укымыйм дип җир тырмаша. Ә син, иблис токымы, иманыңны чукынган урыска саткан нәмәстәкәй, газиз балаңны зар елатып, үз кулың белән көферлеккә илтеп тыкмакчы буласың!!!
Белер-белмәс көе арага килеп тыгылган өчен әтисе ул кысык күзле кешене эттән алып эткә салып сүгәргә тиеш иде. Никтер алай итмәде. Әнисенә аңлаткан кебек, сабыр, юаш тавыш белән ипләп кенә аңлатырга кереште:
— Син, Минҗан абзый, юкка алай дип әйтәсең. Минем кызым дин сабагын Габденур хәзрәттән тәртипле рәвештә укып барыр. Кирәк булса, әнисе Шәмсениса остабикә дә өйрәтер аны. Ә менә Зартугайда әле дөнья гыйльмен өйрәтерлек мөгаллим юк. Мәктәпне дә әле салырга җыенып кына йөриләр... Сезнең бит монда Юныс мөгаллимне әйләнә- тирәдә мактап сөйлиләр.
Ләкин Кысык Минҗан да, аның белән басып торган чикмәнле икенче карт та Нуриянең әтисен тыңлап бетерергә теләмәделәр, тагын да ачырак тавышлар белән каргана-каргана, таякларын Габбас мулла өс- тенә селкеп, бәддога яудыра-яудыра китеп бардылар.
Нурия хәтта әтисеннән ник букча таптырганына үкенеп куйды. Кара
инде бер: нинди караңгыланды әтисенең чырае, мыек очлары сәлперә- еп, аска салынып төште...
Нурия Салагышта ике кыш укыды.
Шул вакыт эчендә Нурия үзе дә, әтисе дә шактый ук үзгәрделәр.
Әтисе аны шимбә көннәрендә кичен ат белән килеп ала, дүшәмбе көнне иртән яңадан ат белән китереп куя иде. Беренче елдагы кебек, кызына ул юлда әкиятләр сөйләми, толып якасына борынын төртә дә, йоклап киткән төсле, бер сүз дәшми кайта, я булмаса әкрен генә җыру җырлый. Сүзсез генә моңлана. Әллә кайгысы бар инде аның...
Өйдәге тормыш та әллә ничек көйсезләнеп китте. Әтисе белән әнисе элекке төсле тату гына сөйләшеп йөрмиләр, озаклап намаз укымыйлар. Намазлык җәеп утырсалар да, тизрәк битләрен сыпырып, торып китәргә ашыгалар. Алар чамадан тыш кычкырып сөйләшәләр, бер-бер- сен үртиләр. Барысы да шул Хәнифә түтәй килгәч булды. Көмеш түтәй бар чагында бер дә алай түгел иде...
Бер көнне Салагыштан кайткач, түр тәрәзә буенда чәй эчеп утырганда әнисе усалланып әйтте:
— Белеп тор, Габбас, әгәренки ул эшне минем рөхсәтемнән башка эшлисең икән, гомер бакый игелек күрсәтмәм! Кул аркам белән битемне сыпырып: «Аяк-кулларың корысын!» — дип бәддога кылырмын!
Әтисе әкрен генә каршы төште:
— Нинди көфер сүз сөйлисең син, Шәмсениса? Ике хатын асрарга украм котырып торамыни минем? Табып бир син миңа бер малай, дөньяның бер изгесе булырсың. Минем дә бит, кеше кебек, варислы буласым килә.
— Әстәгафирулла, тәүбә, тьфу! Шул да булдымы сүз?! Син бит үзең, әтисе, көфер сүз сөйләп, сабый бала көлдереп утырасың!!! Илле биш яшемә җиткән чагымда мин сиңа нинди малай табып бирим? Син бит моны миңа үч итеп әйтәсең, табып бирә алмаганымны белә торып!
Әтисе белән әнисе ак өйгә чыгып киттеләр. Анда аларның шаулашкан тавышлары бик озак ишетелеп торды.
Нурия, йөрәге дөпелдәп типкән хәлдә, әтисенең кемгәдер өйләнәчәген аңлап алды. Кемгәдер дигәне Хәнифә түтәйдер әле! Ул моның ни рәвешле булачагын күз алдына китереп карады. Әтисе белән Хәнифә түтәсе, кулларын-кулга тотынып, аяклы зур көзге каршысында басып торалар. Әтисе Хәнифә түтәйнең чәчен тарый. Әнисе бер читтә карап тора һәм күз яше белән елый. Юк, моның булуы мөмкин түгел! Була калса, ул Хәнифә түтәйгә әйләнеп тә карамас, аның белән бергә өйне дә җыештырмас, аңардан чәчен дә үрдермәс..
Дөньялар бик кинәт үзгәреп китте.
Әтисе Нурияне, Салагыш мәктәбеннән алып кайтып, Зартугайдан унсигез чакрым ераклыктагы Пәнҗәр авылына илтеп бирде.
Пәнжәрдә Габбас мулламын танышы Митрәй дәдә бар икән. Нурия шуларга урнашты. Озын сары чәче муен чокырына чаклы төшеп җиткән, кайчан карама биленә корымлы киндер алъяпкыч, аягына күн итек киеп йөри торган Митрәй дәдә белән «куфты-юпкалы» Груша түтәй Нурияне үз итеп торсалар да, аларның Нуриядән ике яшькә олы кызлары Маруся Нурияне яратмады, җәфалап җанына тия башлады. Я ул Нурияне ишегалдына алып чыгып дуңгызга ашатам дип куркыта, я кичләрен, йоклар алдыннан, йөгереп килеп мендәрен чукындырып китә иде.
Нурия, коты чыгып, бисмиллаларын әйтә, белгән догаларын укый, әмма чукындырылган мендәргә ятып йокларга тәне тартмый. «Мин монда ничек йоклыйм инде?»—дип елап утыра башлый...
Бүлмәгә Митрәй дәдә үзе килеп керә.
— Ник җплыйсың, доченька?
— Маруся мендәрне чукындырды, а-а-а...
Митрәй дәдә кызын ачуланып куып чыгара, татарча сүз эзләп, ипләп кенә әйтә:
— Син җилама, доченька. Миндарны кире якка әйләндереп жукла.
Мендәрне кире ягына әйләндерсә дә, йоклап китә алмый Нурия. Әтисе турында, әнисе турында, Хәнифә түтәй турында уйлап ята. «Син, Хәнифә түтәй, нигә .минем әтидән чәчеңне үрдертәсең?» «Үзе үрергә те- * ли бит әтиең, үскәнем». «Мало что тели, сиңа үз ишләрең беткәнмени?» «Үз ишләрем дә бетмәгән, мин бик ярлы шул, сезгә килгәндә минем өс- ■■= темә кияргә жүнле күлмәгем дә югые». «Күлмәгең булмаса, киндер сук, - киндер бәләклә. Әнә бит авыл кызлары барысы да киндер бәләклиләр». «Минем киндер күлмәк киеп йөрисем килми. Мин дә әдәм баласы £ бит», — дип тарткалаша Хәнифә түтәй. s
Нурия үзен-үзе ярсытып, Хәнифә түтәй белән әрепләшеп озак ята. ф Тынычлана алмый аптырап бетә. а
Аннары ул урам як күрше Садыйк абзый малае Солтанны күз алды- о на китерә. Солтанны ул .матур итеп уйлый. Уйлагач — елмая..
...Солтан алар яныннан дәү корсаклы сары биягә атланып уза Ну- х риянең, бизәнеп-ясанып, чәмчәле читекләрен киеп, капка төбендә басып * торганын күргәч, ялан тәпиенең үкчәсе белән биянең корсагына типкә- » ләп ала:
— На-а-а, үләт ялагыры! Чисти ялкаулыкка чыктың, мөртәт!
— Солтан, кая барасың? Тырмагамәллә?
— Тырмага иртә әле. Басуда кар бетмәгән. Атны йөртеп кайтам. На-а, корчаңгы! На-а, рәхмәт яугыры!
Солтан атын юырттырып китеп бара. Нурия аның ат сыртында дырк-дырк сикергәләвен Солтан чаттан югалганчы карап озата...
Солтан бөтен Зартугайны бер итеп Сары бияләрен чаптырып йөри. Чаптырып аргач, янә дә Нурияләр йортына килеп туктый. Аттай сикереп төшә дә Нурияне бик җиңел генә итеп, читекләре-ннләре белән, энҗеле яшел калфаклары белән, чулпылы озын толымнары белән күтәреп ала, Сары бия өстенә атландыра. Үзе сикереп атлана. Алар далага чыгып чабалар. Энҗе калфак астыннан кисея яулыкны җил җилфердәтеп җибәрә, Сары биянең ялы җилдә тузгый, канатка әйләнә, алар ак болытлар яньнпнап, Чуртаякүл болыннары. Саклау урманнары өстеннән очып китәләр. Егылып калмас өчен, Нурия Солтанны аркасыннан кочаклап утыра. Солтан: «На-а, үләт ялагыры! На-а, рәхмәт яугыры!» дип, ялангач тәпиләре белән Сары биянең мичкә чаклы корсагына типкәләп ала. Әтисе, әнисе, Хәнифә түтәсе, кулларын каш өстенә куеп, аларның йорт турысыннан очып киткәннәрен карап калалар...
Хыял, хыял! Нинди көчле синең канатларың!
Хыял, хыял! Нинди көчсез синең канатларың'
Нурияне менә очыртып йөрдең-йөрдең дә җиргә төшердең. Солтан менә тагын атсыз калды. Нурия менә тагын борсаланып ята. Күзенә йокы керми. Солтанны ул тегермән буасына барган чактагы төсле итеп күз алдына китерә. Озынча ак чырай, кыл кебек каты коңгырт чәч, төерчекле йомры борын. Күзләр зәп-зәңгәр — аяз күк йөзе төсле. Солтан ялан аягының берсен-берсенә ышкып басып тора, аягы «чебиләп» яргаланып беткән. Шушы зәп-зәңгәр күзле, ялан тәпиле, бер караганда оялчан, икенче караганда приют малайлары кебек усал, каты куллы малай аны үз итә.
Әнисе ана ничәмә-ничә тапкыр: «Нигә шул хәерче Садыйк малаена мөкиббән киттең? Уйнасаң кызлар беткәнмени сиңа?» —дип тә әйтеп карады. Нуриягә яшьтәш кызлары белән уйнау күңелсез, Солтан белән бергә булу — рәхәт.
Аның белән бергә булган чакта Тәминдар бай малайлары да: «Мулла, мулла, мул ыштан, мулла кия күн ыштан, корсак кашый узыштан, бәлеш ашый тумыштан!» — дип үчекләп кала алмыйлар.
Үчекләп карасыннар, Солтан яңак төпләреннән ут чыгарыр!
Солтан шәп малай, батыр малай. Ул ялан аяк килеш кышкы суык кар өстеннән авылның бер башыннан бер башына чаклы йөгереп чыга ала, ялан аяк килеш язгы ташу суларын ерып йөри ала. Үзеннән ике- өч яшькә олы Салагыш малайлары белән ут уйнатып сугыша ала, борыны канаса да еламый.
Нурия Солтанны үзен яклый алырдай кеше итеп белә. Тик менә хәзер Солтан гына аның нинди кыен хәлдә икәнен белми. Аны барысы да кыерсыта, барысы да рәнҗетә: Маруся да, әтисе дә, Хәнифә түтәсе дә... Аны берәү дә җәлләми, берәү дә кызганмый.
Нуриянең күңеле тула, ул тавышы чыкмасын өчен мендәргә капланып елый. Тагын бер атнадан — юллар өзелгәнче Пәнҗәрдән Зарту- гайга кайтасын, терәкле чанада ястыкка күмелеп утырасын, кайткач, Солтанны күреп, аңа барлык үпкәләрен, рәнҗешләрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирәсен күз алдына китереп, очсыз-кырыйсыз уйларыннан арып- алҗып, йокыга китә...
VI
Аксагыз тауларының аръягыннан, башкорт далаларыннан, атна буе язгы тыгыз җил исеп торды. Авырайган, авыл өстенә үк салынып төшкән соры болытларны аралап кояш карады.
Шул җитте!
Башларына салкын ак чалмаларын урап, кышның кыш буе кукраеп утырган тау түбәләре ашыга-ашыга чалмаларын салырга, кара бәрхет түбәтәйләрен кияргә тотындылар.
Кайдадыр тирәндә, иңкүлекләр төбендә, тонык кына гөжләп, кар сулары җыела, язгы дымнан бүрткән караңгы чырайлы Зартугай өйләре язгы авазларны тын гына тыңлыйлар иде.
Ягарына утыны, кияренә киеме юкның күңеленә җылы иңә, урамнарга сибелгән бала-чаганың чыркылдык шат авазларына яз алып килгән сөенеч өстәлә.
«Яз килде, кояш яз алып килде!» — диләр кешеләр.
«Яз килде, җилләр яз алып килде!»— диләр кешеләр.
Зартугай малайларын алдый алмассың: язны кояш та, җилләр дә алып килми, язны тегермәнче Чишмәнтәй алып килә.
Моннан күп еллар элек көнлекче Хисмәйнең унөч яшьлек ятим улы Каюм, Аксагыз тавы астыннан чылтырап агып яткан җиде чишмәнең суын бергә кушып, тегермән тарттырырга, Таминдар байныкы төсле зур бер су тегермәненең хуҗасы булырга хыяллана иде. Өй түбәсенең чергән такталарын алмаштырырга дип, күз карасы кебек итеп саклаган берничә тактаны улак итеп ясап, чишмәләрнең төбен тирәнәйтеп, хыялында йөрткән тегермәннең канавын да казырга керешкән иде ул.
Ләкин көнлекче Хисмәй малаена ярты чакрымлы канауны казып чыгарлык көч каян килсен дә тегермән чаклы тегермән салдырырлык акчаны ул каян алсын!
Таминдар байга башлы малай ошап куя. Ул аны үз тегермәненә өйрәнчек итеп ала, үсеп егет булгач, картаеп сукырайган Гарапша урынына тегермәнче итеп куя.
Тегермән хуҗасы була алмады Каюм, гомер буе Таминдар бай бурасын ишәйтүче булып калды, өстәвенә бик әйбәт кушаматлы да булып калды. Зартугайда аны олысы-кечесе тегермәнче Каюм дип түгел, тегермәнче Чишмәнтәй дип кенә беләләр.
Зартугай малайларына язны тегермәнче Чишмәнтәй алып килә. Инде тау түбәләре кара бәрхет түбәтәйләрен киеп өлгергәннәр, инде урамнардан, тыкрыклардан, тау битләреннән гөрләвекләр ага, инде Солтан иптәш малайлары белән бергәләп алдавыч чокырына Нәушир- вән бабайны, Бөкре Гафиятне, кендекче Сафураны төшерделәо.
Суга баткан Сафура, чабата башмагына тулган суны түгә-түгә:
— Муеныгыз астына килгерләре! Мине төшермәсәгез, төшерер кеше беткәнмени сезгә, җәпәтникләр! — дип карганып узды.
Зартугай малайларының яртыдан артыгының диярлек кендеген кискән бу кортканың аларга үпкәләсә дә хакы бар иде.
Пи генә булмасын, чын яз алда әле. Солтаннар, Шәрпфҗаннар. ♦ Югары һәм Түбән оч малайлары аны көн саен, йокларга яткан саен 3 көтеп яталар. Чөнки чын яз Зартугай малайлары татлы йокыда чакта 3 килә. *
Быел да шулай булды. 5
Шимбә көнне Солтан көне буе абзар артларындагы канауларны ки- 5 ңәйтеп, базга салудан арткан карны ишегалдыннан урамга чыгарып уздырды Иптәше Шәрифҗанны да, Пәнҗәр ягыннан сабактан кайткан * мулла кызы Нөркәйне дә күрә алмады
Кичке кысыр умачны ашап, караңгы төшкәч тә әле капка буенда в болганган Солтанны әтисе Садыйк куып кертте: «йокларга вакыт, ир- >• тәгә иртүк җәтмәне ямарбыз. Быел ташу суы мул булырга охшап тора < Икәүләп әзрәк балык тота алмабызмы»,—диде. е
йокысы килмәсә дә, Солтан кереп ятарга мәҗбүр булды. =
Таңга чаклы борсаланып ятты. Күкеле нидер сизенә, нидер көтә иде. * Бермәлне, чайрап кына йокыга киткәч, йокы аралаш бер өн ишет- u те. Баштарак ул өн, урманда адашып йөргән кеше тавышыдай, ерак һәм тонык иде. Тора-бара көчәйде, иркенәйде. Солтан, күзен кулы белән уа-уа, ялан аякларын сәке йөзлегеннән салындырып, торып утырды.
Ныгып, көрәеп җиткән куәтле тавыш, Зартугай урамнарына гына сыеша алмыйча, шәрә ябалдашлы агачлар, салам түбәле тәбәнәк йортлар, каравыл өс түбәләре өстеннән узып, Тампндар байның калай түбәле, ике катлы йортларына, таш кибетләренә. Аксагыз тауларына һәм ерак урманнарга бәрелеп, шаңдау булып кире кайтты.
— Зартугайлар, торыгыз! Яз башлыйбыз, яз ясыйбыз!
Солтан тула оек өстеннән күтәрмәле чабатасын киеп, өстенә ямаулы бишмәтен, бүреген эләктереп храмга атылды.
Авыл йокысыннан уянган Тәрәзәләрдә утлар кабына Шыгырдап капкалар ачыла Югары оч белән Түбән очны тоташтырып этләр өрә. Озын саплы багор, балта-көрәк, тимер лом тоткан агайлар, быдыр-быдыр сөйләшеп, тыкрыкларга җыела башлаган; капка астыннан, койма- чнтән башларыннан бала-чага коела; тау астыннан инде урга урамга күтәрелгән кодрәтле тавыш халыкны урта урамга, каравыл өе янына туплый.
Солтан каравыл өе янына килеп җиткәндә, халык төркеме кара яу чаклы булып җыелган иде. Солтан баш өстенә күтәреп фонарь утын болгаган Чншмәнтәннең әзмәвердәй олы гәүдәсен күреп калды.
Халык Чишмәнтәй артыннан тегермән буасы ягына юнәлде
Солтан, аяк астында буталган ваграк бала-чаганы узып, үзенә кирәкле кешене эзли башлады
Аяк астында төнгелеккә чыйрагаи юка бозлар чытыр-чытыр ватылып кала, төнге салкыннан ныгыган, утырган кар чабатаның биек агач күтәрмәсенә шакылдап бәрелә иде
Ниһаять, ул аны күрде: мулла кызы Иөркәй биек үкчәле читеге, нечкә билле бишмәте белән фонарь яктысында күзгә чалынды. Аны шундук куып җитү, аның белән янәшә атлау, аның белән җитәкләшеп алдап чабып китү тойгысы тыелгысыз бер дәрт белән Солтанны алга ашкындырды. Ләкин урам тулы халык иде. Нөркәй-Нуриянец өстендә затлы кием иде. ә үзенең күтәрмәле чабатадан, ертык бишмәттән икәнен тоеп бару Нурияне куып җитеп, сүз дәшүдән тыеп калды аны.
Ул халыктан арткарак калын төште Нш буена. Учаклар яккан, таганнар аскан җиргә якын да килмәде.
3. «к У • Л» I
33
Мулла кызы Нурия гел таганнар аскан җирдә, учаклар кабызган урында чуала иде.
Чишмәнтәй, авылның гүәрдин егетләрен сайлап, елга ярына тезеп чыкты. Типсә тимер өзәрлек тимерче Лотфины арык ачучыларга башлык итеп куйды, аннары субайларны боздан сакларга ун егетне сайлап алып, Шаукымлы Шәяхмәтнең аларга башлык булуын сорады; язны, ташу сулары акканны үлеп яратучы Шәяхмәт бу эшкә бик теләп риза булды, күн итекле аяклары белән күлләвек суларын чәчрәтеп баса- баса, шундук субайлар ягына китеп тә барды.
Боз ватып торучылар аерым әртилгә оештылар.
Тагын да арырак киткәч, таякларын корсакларына терәп, гайрәт орып торучы картларга Ләлек мамык чыбыркы командалык итә, шатлыклары эченә сыймаган бала-чага янында Солтан белән Шәрифҗан мәш килеп йөриләр иде.
Чишмәнтәй баш өстенә күтәргән фонарен янә болгап җибәрде.
— Санилә-ә-ә-ә-ә-ү-ү-ү, үзе бара, үзе бара, сама пайдут, әйдә һо-ооп! — дип, арык ачучылар җыр сузды.
Боз кантарларын субай араларыннан этеп чыгаручылар җырны бердәм тавышлар белән күтәреп алды.
Эшче-гаскәр һөҗүмгә күчте: боз ватты, субайларны боздан аралады, тегермән буасының арыгын күтәрде.
Чишмәнтәйнең яз башлавын Зартугай йортлары таңга чаклы ишетеп торды.
Кыш буена боз астында зарыгып яткан Иш суы, дулап-гүләп, арыклары ачылган капкага ташланды.
Яр буендагы Зартугай кешеләрен тыелгысыз бер тойгы — ташкын су белән уянган яз тойгысы биләп алды.
Яз башлау йоласының иң матур өлеше башланды. Ел саен кабатлана торган гадәт буенча, яшь-җилкенчәк, буаның түбән ягына чыгып, боз кантарларына салам көлтәләре куеп, ут ягып җибәрә башладылар. Иш өсте кып-кызыл ялкын бөркеп, әкрен генә агып барган бозлар белән тулды. Шул утларга карап, картлар узган яшьлекләрен искә төшерделәр, җаннарына беренче мәртәбә яшьлек тойгысы кабынган үсмерләр балкып янган утларга, аларның су өстенә сузылган шәүләләренә таң калып карап тордылар.
Нуриянең дә җанында ялкын дөрли, аның да шул ялкынны ут итеп язгы ташкын сулары белән агызып җибәрәсе килә иде.
Күрше Садыйк абзый малае Солтанның башкалардан аерылып, түбәнрәк киткәнен күрде ул, күрде һәм аңа ут җибәрәсе килде.
Аның беренче җибәргән уты Солтанга барып җитә алмады, ун метрлар баргач, бөялеп торган бозлар янында яр буенда туктап янып бетте.
Ләкин аның үз утын яр буенда гына яндырып калдырасы килми. Иш суының урта бер җиреннән җибәрәсе килә, ул утны барлык Зартугай халкы күрүен тели иде.
Нурия, кулына салам көлтәсе тотып, үсмер егетләрдән дә уздырырга теләп, бер урында бөялеп торган бозлар өстенә кереп китте.
Корсакларын таякларына терәп, гайрәт орып торучы картлар аны күреп алдылар да куркышып кычкырып җибәрделәр:
—■ Бу ниткән башсызлык?!
— Карагыз әле, кара, харап була бит!!!
— Йөгерегез, ачык авызлар! Нәрсә карап торасыз?
Халык яр читенә өелде. Бөкре Гафият, Нуриягә исеме белән дәшеп, кире чыгарга куша, Ләлек мамык чыбыркы, киресенчә, аргы якка чыгып җитми торып, туктамаска киңәш итеп кычкыра башлады.
Боз ватучы, субай саклаучы егетләр эштән туктады.
Бәлагә тарыган кызны кайгыртып, халык шул тугайга агылды.
Ләкин Нурия үзенә дәшкән тавышларны ишетми, кулына тоткан салам көлтәсен селти-селти, тар басмадан чыккан кеше кебек, әле бер, әле икенче якка авышып, боздан-бозга күчә, эчкәрәк керә бара иде.
Хәвефләнү көчәйде.
— Харап була! Кем кызы бу башсыз?
— Габбас мулланыкы. ♦
— Кит аннан, вәт ирдәүкә! з
Нурия ай-вайга карамый, тавышларга колак та салмый. з
Ана таба бик дәү боз кантары кузгалды.
Яр буе өнсез калды. Нурия басып торган боз өентесе дә кыймылдый 5 башлады. Халык аһ итте. Инде башсыз кызга дәшмиләр, яр буена өе- 5 лешкән егетләрне тиргиләр иде.
— Нәрсә карап торасыз, ачык авызлар?! *
— Чистый! Күрәләтә кызны харап итәләр!
— Керегез инде тизрәк! х
Хәвефне Нурия үзе дә сизеп алды. Каушады. Әрле-бирле сугыла, * кире борылырга итә башлады. Ләкин кире борылырга юл калмаган иде < инде. о
Нурия, бозлар кыймылдашкан урынны әйләнеп узып, тынычрак бер = урынга — боз күперенә барып чыкты. *
Яр буе иркен сулап куйды. u
Ләкин тынычланырга иртә иде әле. Кызый, озак та үтми, халыкны тагын ут йотарга мәҗбүр итте. Ул, саламына ут төртергә дип иелү белән, һич көтмәгәндә, зур гына боз кантары су астыннан килеп чыкты. Нурия басып торган урыннан унбиш адымнар гына ары калыкты боз кантары һәм Нурия басып торган бозларга якынлаша башлады.
Нурия аны күрми, көлтәсенә ут кабыза алмый азаплана.
Боз кантары отыры якынлаша.
Түбән очның ике егет, тегермәнче Чишмәнтәйгә ияреп, боз өстенә сикерделәр. Алар янына Шаукымлы Шәяхмәт тә сикереп килеп төште. Унөч яшьлек үсмер кызны бик җинел үткәреп җибәргән боз күпере, дүрт ир-атны берьюлы күтәрә алмады, алар төшкән урында боз янтаеп китте дә, егетләр суга төшә язып, ашык-пошык кире чыктылар Өстәвенә бу саксыз хәрәкәт бөялеп торган бозларның тынычлыгын алды. Алар селкенешә, кыймылдый башладылар.
Моны Нурия дә сизде. Чырыйлап кычкырып җибәрде.
Нурия тавышы Солтанның җанын айкап алды. Аны-моны уйлап торырга вакыт юк иде, кулына багор тотып, аерым-аерым аккан бозлар аша снкерә-сикерә, Нуриягә таба китте. Үзе өчен курку аның башына да килми, нидер киңәш итеп кычкырган тавышларны да ишетми, аның бөтен уе Нуриядә, бары тик Нуриядә генә иде.
Ул килеп җиткәнче, Нурия белән ике ара ерагайды
Хәзер ул аны теге ярга чыгып коткарса гына коткара ала иде. Бөтен ихтыярын ул теге якка юнәлтте. Сикереп булырдай җирдә сикерде, сикереп булмастай җирдә боз кантарын багоры белән үзенә тартып китерде. Ничек итсә итте, теге ярга Нурия агып барган боздан алдарак барып җитте.
Боз яр читеннән бер метрлар ары йөзеп бара иде.
Солтан, багорын сузып: «Ябыш!—дип кычкырды.
Нурия ябышты.
Солтан Нурияне бозы-ние белән яр буена тартып китерде, әмма яр буенда вак бозлар җыелып тора, яр читенә үк бозны китереп җиткерү мөмкин түгел иде.
— Сикер! — диде Солтан.
Нурия сикерде һәм шапылдап яр буендагы суга килеп төште.
Солтан аны шундук яр читенә тартып чыгарды.
Нуриянең бишмәт итәгеннән шабырдап су ага, биек үкчәле чәмчәле читегеннән баскан саен чупырдап су чыга, аның янына йөгереп, күпер аша чыгып җиткәннәр аны учак янына барырга, киемен киптерергә кыстыйлар иде.
Нурия, дер-дер калтыравыннан, халык арасында лычма су булып басып торуыннан уңайсызланып, өйләренә таба йөгерде.
Байтак йөгергәч, Солтан килмиме дип, борылып карады.
Юк, Солтан килми, Солтан күч булып бер урынга өелгән халык арасында калган иде.
...Капка келәсе шылтырап төште. Нурияне курку биләп алды. Әтисе ни дияр аңа, әнисе? «И хәсрәт өчен туган бала...» — дип тиргәрләрме? Шуларны искә төшергәч, эченә янә суык йөгереп, бөтен тәне калтырый башлады.
Ләкин гаҗәп хәл: берәү дә тиргәмәде аны. Ишек ачарга да чыгучы булмады.
Нурия бикләнми калган чолан ишегеннән гаҗәпсенә биреп эчкә узды, текә баскыч буйлап югарыгы катка күтәрелде.
Ишек төбендә бер генә мизгел юанып торды.
Өйдән бер тавыш та ишетелми иде. Ишекне ачып эчкә керде. Кучкарда җиделе лампа яна. аның филтәсе бик бәләкәй генә калдырып кысып куелган. Сәкедә, кабартып салган зур мамык түшәктә, әтисенең урыны буш. әнисе мамык юрганны башыннан ук бөркәнеп яткан, әнә шул әнисе яткан урында юрган никтер селкенгәләп тора иде.
Нурия бик аптырап:
— Әни, әнием, — дип дәште.
Юрган әкрен генә ачылды, аннан әнисенең ак ситсы яулык бөркәнгән башы күренде. Ул өстен чишенми яткан, яшел атлас күлмәге бөгәрләнеп беткән. Муенындагы сары гәрәбәләре бер-берсенә бәрелешеп, әкрен генә шылтырашып куйдылар.
— Кайларда югалып йөрисең син, бәхетсез бала? — диде әнисе, яшьле күзен сөртеп.
Ул күптән елый иде бугай: бите шешмәкләнгән, күз төпләре кызарган, иңбашлары дерелди. Үксеп җибәрүдән ул үзен көч-хәл белән генә тыеп тора, җебеп киткән борынын әледән-әле мышкылдатып тарта иде.
Нурия су буенда булган хәлләрне шундук онытты. Тәне кызыша башлады. Сәке буена ук килеп:
— Ни булды сиңа, әнием? — диде.
Бу сорау Шәмсениса абыстайның соңгы ихтыярын җимереп ташлады. Кызының җилкәсеннән кочып, сулкылдап елый-елый. такмаклап тезеп китте:
— Бигрәк бәхетсез икән бу башкайларым, а-а-ай... Ни* хәлләр итим,
кайларга барып сугылыйм? Кеше күзләренә ничекләр күреним, ы-ы-ы-ы... .
— Ни булды соң, әнием-бәгърем, әйт инде?
Шәмсениса абыстай кискән бер хәрәкәт белән күз яшен сөртеп алды:
— Хур итә бит әтиең безне. Янмаган утларга сала бит, мөртәт. Яшь катынга өйләнә бит... — Бите буйлап аккан күз яшен, кулы белән битенә сылый-сылый сөйләнеп аргач1, кинәт исенә төшеп, Нурияне ашыктыра башлады. — Нишләп болай юеш соң син? Ник алыштырмыйсың соң бу киемнәреңне? Ник аптырап торасың, тилебәрән орлыгы аша- магансыңдыр бит?!.
Ул, беразга гына булса да хәсрәтен онытып, Нуриянең өс-башын салдырды, кием шкафыннан аңар коры киемнәр алып килеп бирде; таушалып беткән яшел атлас күлмәк итәге белән идәнне себереп, яу-
лык астыннан таралган кара чәчләрен тузгытып, ул берүзе бөтен өйне бетереп йөри иде; йөри торгач, арды, алҗыды, лып итеп сәке йөзлегенә килеп утырды, тагын кинәт йомшап китеп, кызын кочаклап алды, кайнар күз яшьләре белән Нуриянең битен чылатып, сыгылып төште...
VII ♦
з
Иш елгасы белән мул сулы Каманың бергә кушылган төшендә— з иксез-чиксез болыннар, әрәмәләр, зур һәм кечкенә күлләр белән чуар- с; ланган коба таллы тирән ерганаклар, тарлавыклар арасында йокым- =j сырап кына утырган бер авыл күрсәгез, ул Зартугай булыр.
Бик күп еллар узганнан соң Солтан белән Нурия тәрҗемәи хәлләрен ф «Туган авылым Зартугай» дип башлап җибәрерләр. Хәзергә Зартугай я бер генә ягы белән дә тирә-күрше авыллардан аерылып тормый: чәчү о чәчә, печән чаба, ашлык суга, ел яхшы килгән чакларда каз өмәләре * үткәрә, йорт җиткезә, көзге тук айларда йортка килен төшерә. Болар — х сала мужигының ел да саен кабатлана торган төп эшләре. Шуннан соң < кышкы озын төннәрдә һәм күзгә дә күренми уза торган кыска, буранлы * көннәрдә авыл янә дә бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән яши: казна £ салымнарыннан башы чыкмый иза чиккән ярлы-ябагай кулы белгән < һөнәргә тотына: итек баса, чыпта суга, дуга бөгә, мунчаладан һәм сүс- *“ тән бау ишә, чабата ясый, чана карамалый, ишле гаиләсен киендерергә киндер суга, җеп эрли, тузган-искергән чикмәненә кырык беренче ямавын сала...
Агачларны сыкы сарган кышкы суык иртәләрдә авылның өч йөз алтмыш ике морҗасыннан, туп-туры булып, аксыл төтен баганалары күтәрелә; кышкы нурсыз кояш сыкы томаннары арасыннан, күгелҗем алка белән уратылган битен сузып, тимер табанлы чаналарның каты сызгыртып кышкы юлдан узганнарын, авыл мужикларының суыктан сукрана-сукрана, Саклау урманына утын кисәргә киткәннәрен карап- озатып кала.
Кыш — күңелсез вакыт: төннәре чамасыз озын, көннәре чамасыз кыска. Югары мәхәлләдә Сөләйман хәзрәт, Түбән мәхәлләдә Габбас мулла авыл балаларына һәфтияк ятлаталар, мал-туар абзарын чистарттырып, утын кистереп, пшсгалларын көрәтеп ир малайларның җанын алалар. Кыз балаларның гомере Сөләйман хәзрәт йортында җеп эрләп, ион язып, идән-сәке юып уза.
Эчпошыргыч дәрәҗәдә күңелсез вакыт кыш: өскә кияргә җылы кием булмагач, урамга чыга алмыйсың, чана шуа алмыйсын, халыкны каравыл өенә җыярга чыккан Нәбкәй старостаның кырпулап кама тоткан кара бишмәте өстеннән түбәтәй чаклы ак калаен асып, капка саен таягы белән сукканын тәрәзәдән генә карап утырырга кала. Староста артыннан авыл куштаннары юыртып баралар
Кичке якта, икенде һәм ахшам намазлары алдыннан, Югары һәм Түбән очта ике мәчетнең икесендә дә мәзиннәр, бер-берсен уздырып, азан әйтә башлыйлар Төннәрен Нәуширвән картның агач шакылдавы- гы, каракларны-бурларны куркытып, илгә иминлек чакырып, ярты төн узганчы, таң әтәчләре кычкыра башлаганчы шакылдап йөри.
Шакылдавых дигәннән Солтан Нәуширвән картның төне буе йөргәнен әтисе сөйләве буенча гына белә иде. Габбас мулла кызы Нөркәйне язгы ташу суына батып үлүдән коткарып кайтканнан соң үзе дә ншетә башлады. Төн уртасына чаклы күзенә йокы кермичә, язгы тын авазларны тыңлап, йокламавын әтиләренә сиздермәс өчен, чикмәнне башыннан ук бөркәнеп яткан Солтан, төн урталары узуга, ерактан ук шакылда нык тавышын ишетә, тыны белән суырып алырдай булып, аны үзләренә якынайтып кигерә.
— Тук-та, тук-та, тук-та!—дип уза Нәуширвән бабай бер узганда. Икенче юлы инде ул:
— Йок-ла, йок-ла, йок-ла,— дип, Солтанга киңәш итә.— Нурия- Нөркәйне күз алдына китереп, газаплы сагышларга батып ятма,— ди.— Мулла кызы сиңа тан түгел, мулла кызы сиңа тиң түгел,— дип каныга.
Шундый газаплы сагыш белән, язның йокысыз тәмнәре белән, Нәу- ширвән картның такылдавык тавышын тыңлап бер атна уза, ун көн уза, әтисе бер дә бер көнне Солтанга әйтеп куя:
— йокларга иртәрәк ятарга кирәк, малай! Иртәгә таң белән кырга чыгасы!
Солтан кырга чыгуның нәрсә икәнен белә. Узган елны да, аның элекке елны да кырга чыкты инде ул. Авыл малае хафасыз тормыш өчен, татлы хыяллар өчен яратылмаган. Ун яшеннән сине тырма артыннан йөгертә башлыйлар, унике яшендә, җирнең хуҗасы итеп, сука башы тоттыралар. Солтаннарның озын яллы, атылып чыгарга торган шәмәхә күзле Сары бияләре сырт өстенә атланып йөргәнне яратмый, аның артыннан дилбегәгә ябышып, йомшак җиргә бата-бата, көне буе чабарга туры килә. Узган елны арып-алҗып, дилбегәгә асылынып бара башлаган иде, Сары биянең башын чайкап җибәрүе булды, Солтан корсагы белән җиргә капланды...
Дилбегәгә тотынган килеш, җир өстеннән сөйрәлеп бару — хурлык. Хурлык... Хурлык... Сине бөтен басу карап тора. Сары бия бара да бара... Синең каршыңа сыерлар мөгрәп килә, синең каршыңа атлар кешнәп килә, Сары бия һаман бара. Ак болытлар өелгән офыкны узып китәсең, Сары бия, тоякларын атлап барган кебек кыймылдатып, күккә күтәрелә. Солтан да дилбегәгә ябышкан көе бик җиңел генә күккә күтәрелә. Ак болытлар аның әле уң ягыннан, әле сул ягыннан узып торалар, битләренә бәрелеп, каз канаты белән сыйпагандай рәхәт сыйпыйлар. Ул, торналар шикелле, киек казлар шикелле, кулларын канат итеп оча. Ә бит ул ни гомерләр очарга, авыл кешеләре алдында күккә күтәрелеп, канатлар җилпеп очып китәргә хыялланып йөргән иде. Бактың исә бу эш бик җиңел икән. Аның өчен Сары биянең дилбегәсенә генә тотынып барасы икән. Тукта, Сары бия кая китте соң әле? Әтисе ачуланыр бит, суканы Сары биясез ничек сукаларбыз, тырманы ничек тырмаларбыз?
Солтан болытлар өстеннән япа-ялгызы оча.
Болытлар артыннан аккош килеп чыкты. Кеше төсле сөйләшә белә, имеш.
— Солтан, син мине эзләп очасыңмы?
Солтан: «Мин сине эзләп очам»,— дип әйтергә тели, ләкин әйткән сүзе ишетелми... Аккош аның янына ук килеп канатын суза, Солтан аның канатыннан тотып ала, караса... аккош дигәне аккош түгел, аппактан киенгән, башына энҗеле ак калфак кадаган, аягына аппак тула оек белән чабата кигән Нурия-Нөркәй... Чабата ана шундый килешә, ул башка чакта юкка гына читек-кәвеш киеп йөри икән. Чабатасының баулары кояш нурында шундый җемелди, шундый сары булып күренә... Чабата баулары гына түгел, Нөркәй үзе дә алтыннан койган кебек сары булып күренә. Караса — табак чаклы сары кояш, нур сибеп, аларга каршы оча, аның нурыннан күзләр камаша, күзләр камаша...
Алар Нөркәй белән икәүләп әкрен генә түбән төшәләр, йортлар түбәсеннән көтү мөгрәп чыгып барган урам өстеннән очалар.
Астан әтисе кычкыра:
— Солтан, тор, малай, тор. йоклап ятар чак түгел!
Солтан куркып күзләрен ача, тәрәзәдән иртәнге кояш нуры күзгә бәрә, өстенә киндер күлмәк, алача ыштанын кигән, тула оек өстеннән
чабата бәйләп куйган әтисе, сары сирәк сакалын сыпырып, сәке буенда басып тора.
Солтан бер генә минутка күзен йома, төш рәхәтлегеннән аерылырга теләмичә, иркәләнеп ята.
Әтисе анык өстеннән чикмәнне тартып ала, Солтан күзләрен уып торып утыра. ' ♦
Ак яулыкны өчкелләп бәйләгән, бала итәкле зәнгәр ситсы күлмәген з бөрмәсенә кыстырып, җиңнәрен сызганып куйган әнисе, кулына таба- з гач тотып, почмакта мич каршысында кайнаша, аның бите мич кызуын- * нан алсуланган, җыерчыклары язылган.
«Әни кабартма пешерә. Чәчүгә чыгабыз икән», — дип уйлый Сол-= тан. Ф
Ул, ишегалдына чыгып, лапас артына барып килгәч, комганнан әнисе тутырып куйган җылы су белән битен юа. Юынган чакта читән ар- “ кылы Габбас абзыйлар ягына күз төшергәләп ала. Ул тарафта хәрә- х кәт-мазар сизелми, мулла йортында йоклыйлар булса кирәк әле, тәрә- £ зә капкачлары да ачылмаган, урыс капкалары да бикле. Бар дөньяда < рәхәт кешеләр... е
Солтан белән әтисе, сәке йөзлегенә кара-каршы утырып, ипи белән = бәрәңге ашыйлар. Башка көннәрне бәрәңгене шул көе генә ашый тор- 2- ганнар иде, бүген, кырга чыгасы булгач, әниләре тун май кыздырып ки- «- терде.
Солтан чырага кадаган бәрәңгене кыздырылган майга тыгып болгап ала да авызына кабып җибәрә. Кайнар икән каһәр — ул бәрәңгене, ах-ух килеп, авыз эчендә әйләндергәләп суытырга тотына.
— Кая шул хәтле ашыгасың?—ди әтисе. — Ипләбрәк кылан.
Солтан каршы сүз дәшми, икенче бәрәңгене озаклап кабыгыннан әрчи, кисәкләргә бүлеп ашарга керешә.
— Тизрәк бул әле син, малай! Кеше эшен бетергәндә без басу капкасыннан чыгып барсак, бер дә күңелле булмас
Солтан үзалдына елмая: аны бүген бер нинди шелтә дә чыгырыннан чыгара алмый. Таң алдыннан күргән төше әле һаман күз алдында балкып тора.
Тагын ярты сәгатьтән Сары бияне кабык арбага җигеп, арба өсте- нә тимерле агач сабанны, тырманы салып, ата белән улы кырга барырга җыеналар Көндезгә дигән ризыкны Мәүдүдә җиңги шакмаклы тастымалга төреп алып чыга.
— Кара аны, Садыйк, сиңа әйтәм-, кулыңа гына тотып бара күр, яме. Арбага куя күрмә, катык йөртә торган бердәнбер чүлмәгем, ишетсен колагың, ватып кайта күрмәгез, ике кулсыз итәрсез,— ди. Аннары ул көндәлек мәшәкатьтән, иренә дәшү кебек гади сүздән тәңресенә күчә. Шуңа күрә сүзе әкренрәк, серлерәк булып чыга.— Илаһи раб- бым, хәере белән булсын. Игеннәр уңсын, ил өстенә ачлык килмәсен. Бәла-казадан үзең сакла, ходаем...
Ул аларны читән капканы ачып озатып кала
Мулла капкасы төбенә Бөкре Гафият чыккан.
— Кузгалдыкмы, Садыйк абзый? —ди Гафият.
— Кузгалдык әле, күрше. Сезнекеләр ничек соң?
— Безнекеләр дә кузгалыр, боерган булса... Мулла абзыйның намазлык өстеннән төшкәнен көтеп торам әле
Солтанның уеннан яшен тизлеге белән узып китә: әллә Нурия дә барамы? Ул үзалдына әкрен генә елмая Нигә барсын, кызларга сука сукалаган җирдә ни калган .
Аксагыз тавы өстеннән тәртә буе күтәрелгән кояш читән коймаларны, урыс капкалардан берәм-берәм чыккан җигүле атларны, арбага бөкшәеп утырган агайларны алсу нурга мана. Йокыларыннан соң уянган карт әтәчләр, игенчеләр белән саубуллашып калырга теләгәндәй.
тамак ярып кычкыралар; өстенә иске плүш бишмәт кигән бер карчык, көтүдән сонга калган сыерын тал чыбыгы белән куып, ашыктырып алып бара; читәннәр буена төртеп чыккан беренче яшел чирәм өстендә сары бәбкәләрен иярткән ана каз чүпләнеп йөри, аның янында ата каз, муенын бик хәтәр сузып, Солтаннар атына ысылдап калды.
Солтан, иртәнге салкыннан куырыла төшеп, арбадан аякларын асы- лындырып утыра. Авыл башына килеп җиткәч, әтисе:
— Бар, капканы ач, — диде.
йөгереп килергә җай табылуга сөенеп, Солтан арбадан җиргә сикерде, кыйшаеп җиргә чүккән галәмәт дәү капканы көчәнеп ачып, ат узгач, шыгырдатып кире япты, сүсәргән мунчала бавын баганага эләктереп куйды.
Бер чирек сәгатьтән басуга килеп җиттеләр.
Басу өсте буш иде әле.
Әтисе башта басу башындагы бөгәлжә тамганы карап килде, бер аршын зурлыгындагы тамга үз урынында икәнне күргәч, күңеле тынычланып, Сары бияне арбадан туарды, сукага җигә башлады. Солтанны әрәмәлектән чыбык-чабык җыеп килергә җибәрде.
— Учак ягарбыз, әбәткә чәй кайнатырбыз, — диде.
Алар шул эшләр белән кайнашкан арада Кола биясен кабык арбага җиккән Хафиз солдат та килеп җитте. Бер аягын япон сугышында калдырып кайткан бу аксак солдат муенга тубал асып чәчү чәчә алырлык түгел иде. Садыйк абзыйга ул: «Без бергә-бергә эшлик инде. Мине ярдәмеңнән ташлама, Садыйк», — дип гозерләнгән иде.
Шуннан бирле җир кишәрлекләре янәшә килгән Хафиз солдат белән Садыйк абзый һәр язны суканы бергә сукалыйлар, тырманы бергә тырмалыйлар; Садыйк абзый икесенең дә җирен чәчеп бирә.
Хафиз солдат. Кола биясен җигелгән килеш үз кишәрлегендә калдырып, агач аягын селти-селти, басу өсләтеп, Садыйк абзый янына килде.
— Әссәләмәгаләйкүм. Исән-сау гына килеп җиттегезме?
— Вәгаләйкүмәссәләм. Хәзергесе көнне исән-имин. Быел менә малайга сука башы тоттырып карарга исәпләп торам. Син ничек уйлыйсың, Хафиз, булдыра алырмы?—диде Садыйк абзый, атын сукага җигеп бетереп.
Бик зур чытырман өемен бау белән бәйләп, аркасына күтәргән Солтан килеп җитте. Хафиз солдатның яңаклары чокырайган какча йөзенә, Солтанны күрүгә, нур йөгерде:
— Уһу-һу! Гүәрдин егет булган бит бу!—дип, үсмер малайның аркасыннан какты. Бу аның Садыйк абзый соравына җавабы да иде бугай.
Вакытны бушка үткәрергә ярамый иде, кыскача гына хәл-әхвәл сорашканнан соң, Хафиз солдат үз биясен тырмага җикте.
Ул арада басу өсте күз күреме җирдә кара туры, сары туры, алмачуар, тимер күк атлар белән, арбалар белән, чикмәнле, бишмәтле, чабаталы агайлар белән тулды.
Бия күргән айгырлар, сыннарын тетрәтеп, ярсып, кешнәп җибәрәләр, аларның язгы дәртле авазлары Аксагыз тауларына. Саклау урманнарына бәрелеп, шаңдау булып кире кайта иде.
Ызаннардагы узган елгы әремнәрдән, чыбык-чабыктан басуның төрле урынында учаклар ягып җибәрделәр. Кыш буена салкыннан бөрешеп, кышкы озын караңгы төннәрдән күңелләре түнеп беткән ир-атның, карт-корының, егет-җилкенчәкнең язгы басуда, дымлы җир исе, беренче буразналар актарылганда өскә калыккан тамыр исе, янган учаклардан аңкыган төтен исе күңелләрен кузгата, әйтеп бетергесез
рәхәтлек, биек зәңгәр һава белән, ак болыт өемнәре белән, сабан тургайлары моңы белән кушылган иркенлек, киңлек, хөрлек тойгысы уяталар; кешеләр, язны көтеп алган, кояшка күкрәк киереп, беренче бөртекме көтеп яткан шушы җир белән уртаклыкларын тоеп, эшкә тотындылар.
Садыйк абзый, улына сука башын ничек тотарга икәнен күрсәтеп ♦ биргәч, бисмилласын әйтеп, ат башына таба китте. Солтанның, сабан _ туе көрәшчесе кебек, колач җәеп, ике куллап сабан сабына тотынуы, g аннары алга иелә төшеп, җай гына атлап китүе, аның артыннан җе- * мелдәп кара буразна сызылып калуы аның өчен дөньядагы барлык куа- £ нычлардан да куанычлырак иде. Бу көнне озак көтте ул. Олы улы § Мөхәммәтша Ижау заводына эшкә киткәннән бирле көтте. Инде ме- иә аның кул алмашчысы үсеп җитте, шәт иншалла, ул аннан аерыл- ♦ мае, ул аның картаймыш көнендә туйдыручысы булыр. ®
Сәгатьләр буе дәшми-тынмый эшләделәр.
Кола биясе өстеиә иске бишмәт ябып, бөгелми торган агач аягын > тырпайтып утырган Хафиз солдат, авыз эченнән ниндидер борынгы * моңлы көйне көйләп, алар артыннан ашыкмый гына тырмалап килә. е
Буразнада актарылып чыккан татлы тамырга, корт-суалчанга кара = каргалар, сыерчыклар ябырылып төшә. Алар, һич тартынып тормастан, °- Солтанга бөтенләй диярлек ияреп баралар, тырак-тырак сикерешәләр, 2 атлар җир башында борылган чакта дәррәү очып китәләр дә тагын көтүләре белән буразнага ябырылалар...
Кояш, шактый югары күтәрелеп, баш өстендә кыздыра башлады. Буразналардан, тырмалап узгач күпереп калган җир өстеннән аксыл пар күтәрелә иде.
Әбәткә туктарга булдылар.
Садыйк абзыйның киндер күлмәге — арка һәм күкрәк турысында — юешләнеп тәненә ябышкан, җыерчыклы муеныннан, җилдә җилфердәп торган сары сакалыннан, сәленке мыегыннан пар чыга, авызы ачыла төшеп, гыжылдап сулый иде.
Хафиз солдат, атын тышаулап, ызанга җибәрде, ат өстенә атланып йөрүдән юешләнгән алача ыштан төбен сыпыргалап, аксын-туксый ызанга килеп ятты.
Тастымалдан каймаклы катыкны. Мәүдүдә җиңги пешереп биргән арыш кабартмасын алып бик әйбәтләп мүкелдәтергә тотындылар. Өзлексез сука башы тотып йөрүдән, гадәтләнмәгәилектән, Солтанның ике кулы да талган, бөгелмәслек булып каткан иде.
Хафиз солдат кыршылып беткән күн букчасыннан башлы суган белән тозлы балык алып, кара ипи чыгарып уртак табынга куйды. Ят ризыкка бик теләп үрелделәр.
Таганнан корымлы чиләк белән чәйне алып килгәндә, озын буе белән сузылып, Шәяхмәт килеп җитте. Шомырт кара мыеклы, кояшта янган алсу, сау-сәламәт йөзле бу кеше сөрелмәгән җирне күн итекле аяклары белән үлчәп килгәндәй, салмак атлап аркылыга ярып чыкты да шаулатып сәлам бирде:
— Эшләрегез ун булсын, игенчеләр!
— Бергә-бергә булсын.— диде Садыйк абзый. Ул моны кычкырып түгел, авыз эченнән ботка пешереп кенә әйтте.
Бертуган энесе булса да, Садыйк абзый Шәяхмәтне бнгүк өнәп бетерми. Җиргә берекмәгән кеше Шәяхмәт Язгы чәчүне дә. урып-сугуны да бик әллә ни теләп эшләми, ач калмагаем дип кенә эшли. Халык арасында Шаукымлы Шәяхмәт дип даны чыккан бу кеше, беренче кар төшү белән, Таминдар бай Тураевтан әҗәткә акча алып, әртил җыя, шул әртиле белән кышның кыш буе Тугыз буй урманнарында диләнке кистереп ята. Кама суы ярларына кайтып төшкәч, җәй буена Чаллы белән Чистайга сал куа. Тирә-якта аны сал өстенә салып куйган зәңгәр-
сарылы йортларыннан-карванкаларыннан таныйлар, егетлеген, чаялыгын мактап:
— Шаукымлы Шәяхмәт кузгалды. Чулманга ямь керде! — диләр, Зартугайга кайткан чакларында ул Садыйк абыйсы янына чиреге
белән аракы күтәреп, Мәүдүдә җиңгәсенә кәшимир яулык алып килә. Абыйсы аны башта сагынып каршы ала, берәр круж'ка төшереп алгач, малны табып та тота белмәгәне, ат койрыгына такканы өчен тирги.
Менә бүген дә, ызанга кырын төшеп, калай кружкадан мәтрүшкәле кайнар чәй эчкән чакта, Садыйк абзый энесенә шул яктан суктырды:
— Салларың әзерме соң, Шәяхмәт?
— Әзер, абый. Ә нигә?
— Күпмерәк табыш алырмын дип исәплисең?
— Хатын белән үземә кыш чыгарга җитәр әле.
Садыйк абзый кружкасыннан бер йотым чәй уртлап куйды, киндер күлмәк җиңе белән мыегын сөртеп алды, аннары ашыкмый гына әйтте:
— Кулларың алтын бит синең, зимагур. Синең урыныңда мин булсаммы? һи, җүләр! Синең урыныңда мин булсам...
— Я, я, син булсаң нишләр идең? — Шәяхмәт ызанда кырын яткан җиреннән торып утырды, папирос алып кабызды, Хафиз солдатка тәкъдим итте, тегесе алмады, «кәҗә сыйрагы» төреп, ирене белән чылатып ябыштырырга кереште. — Я, абый, син булсаң нишләр идең? Сөяктән сарай салыр идеңме? — Хафиз солдатка күз кысып алды.
Садыйк абзыйның хәтере калды. Эчә торган чәйле кружкасын ул үзеннән читкәрәк этеп куйды, ходай тәгалә кызганып кына биргән сирәк сары сакалын дәү кара кулы белән учлап, ачуланып сөйли башлады:
—Сөяктән сарайны сарбай салсын. Мин Таминдар байныкы ише аяклы амбар салдырырыем. Балтач алпавыты белән кампанҗәгә кереп, өязне агачка күмеп ташларыем. Менә шуннан соң Таминдар хаҗи ярышып карасыные минем белән! Булдырырыемы? Ай-Һай! Биш йөз ел буе яшәп килгән Тәфкилефләр нәселе диләр аны! Балтач алпавыты белән нитукмышты Таминдар бай, бөтен Рәчәйгә атаклы Акчуриннар да ярыша алмый, ди. Ярышса Габдрахман бай Ишморатыфлар гына ярыша ала, ди. Аларның Казан тулы читсы фабриклары. Себер тулы алтын шахтылары бар дип сөйлиләр. Патша тикле патша киңәшә икән алар белән! Белдеңме? Ә син: «Сөяктән сарай салырыеңмы?» Сөяк белән әллә кая китә алмассың. Тамагыңа торыр сөяк...
Шәяхмәт чибәр кара мыекны бармак белән сыпыра-сыпыра елмая.
—Гомерең малга кызыгып үтте синең, абый. Нәрсә ул дөнья малы? Я, әйт әле, нәрсә? Дуңгыз каны бит ул. Үлсәң үрәтниккә кала. Гомер буе черәшеп җыясың, бетмәгәе, урламагайлары, пожарда янмагае дип кан калтырап яшисең. Баеган саен байыйсың килә. Ә азагы? Я, әйт әле, нәрсә белән бетә азагы? Үтереш, суеш, талаш! Тьфу! Шул да булдымы тормыш? Нигә кирәк миңа дөнья малы? Идел дәрьяларын гизеп, башымны салларга салып йөрүемә ни җиткән?! Кил әле, энем Солтан! — Солтан уңайсызланып кына килде, Шәяхмәт абыйсы аны җилкәсеннән кочып үз янына утыртты. — Менә кем бәхетле дөньяда! Минем шундый тавышым булсамы? Дөнья малы нәрсә ул. Яле, үскәнем, айкап җибәр әле «Иделкәем алтын» көйләрен!
Солтан әтисенә карап алды, Хафиз солдатка карап алды. Әтисе дәшми, Хафиз солдат хуплап, күз кысып тора:
— Җырла, иркәм, каткан күңелләр җебесен әле бер!
Солтан муенын җыерып этенеп тора башлады.
Ләкин Шәяхмәт абыйсының да, Хафиз солдатның да җыр тыңламый урыннарыннан торырга исәпләре юк иде. Моны күреп торган Садыйк абзый да урыныннан калкына биреп:
— Я, ярар, берне җырла инде, алайса, күңелләре булсын,— диде.
Солтан күзен йомды, башын артка кайшалдыра төште, башта әкренрәк бер моң белән, аннары басу өстен яңгыратырлык ачык тавыш белән җырлап җибәрде:
Ай-Һай да гынай дими көйләр килми,
Кайгылар ук күрми ир булмый, *
Нинди дә генәй итеп сөйләсәң дә.
Чит-ят илләр туган ил булмый... 3
3
Хафиз солдат, әсәрләнеп, Солтанның яз кояшыннан каушакланган * борынына, кылдай каты чәчле йомры башына, түгәрәкләнеп ачылган 5 авызына күзен дә йоммый карап тора. Җырның соңгы авазлары са- S гышларга уралып тынгач, авыр гына көрсенеп куя: .
— һай да матур итеп өздең соң үзәкләрне, иркәм! Гомерле бул,
яме .. — ди, бу сүзләрне ул, дога укыган кебек, әкрен, шыпырт тавыш “ белән әйтә. х
Шәяхмәт әле бер сүз дә әйтми, тораташ кебек катып утыра. * Садыйк абзый беренче булып аңына килә: <
— Ярар, туганнар, булмаса кузгалыйк. Җыру жырлап кына җир е
сөрелмәс безнең... х
Ул, кулына таянып, күтәрелә башлый. Аны күреп, Шәяхмәт тә кү- * тәрелә, абыйсының каршысына ук баса, ашыгып, инәлеп диярлек сөй- ь. ли башлый:
— Абый җаным... Тыңлале сүземне. Бир син миңа бер генә җәйгә Солтанны.
Садыйк абзыйның чырае караңгылана, күзләре усал елтырап китә:
— Син нәрсә, Шәяхмәт?! Соңгы өметемне кисмәкче буласыңмы? Юк, энем, анысы булмас!—ди ул кнскен итеп, хәтта йодрыгы белән күкрәгенә сугып куя. — Җанымны сора, җанымны бирәм, әмма ләкин Солтанны бирмим!
— Ни өчен, абый? Ник син аны миннән күпсенәсең? Мин бит аны ач итмим, ялангач итмим, мин бит аңа дөнья күрсәтәм.
— Беләм мин синең ничек дөнья күрсәткәнеңне? Юк, туганым, үзең зимагурлыкта йөргәнең дә бик җиткән. Солтан — минем төпчегем. Ул да зимагурлыкка чыгып китсә, Айдар Садыйгының нигезен кем алып барыр?
— Нәсел дисең син, йорт дисен. Йортың бит инде ишелергә тора.
— Ишелә, каһәр суккыры! Тимерче Лотфн ике ел эчендә егерме булт ясап бирде. Эчтән-тыштан шул бултлар белән генә тарттырып торам ..—ди Садыйк абзый кинәт юашланып
— Ә мин сиңа йортлык бүрәнә бирсәм?
Ул абыйсының җан җиренә басканын аңлый. Садыйк абзый кинәт икеләнә башлый, күзгә күренеп мескен хәлгә төшә:
— Кайчан бирәсең? — ди ул, ниһаять.
— Хет иртәгә. Саллар Таминдар байның аяклы амбары янында тышауда тора.
Кирәк тирәкне ега Садыйк абзый, тешен кысып, дөньясын каргап, аның белән килешә. Шәяхмәтнең тужурка җиңенә асылынып, соң дәрәҗәдә гозерләнеп әйтә:
— Нужа дигәннәре сакалдан учлап тотмаса якын да килмәсием. Сүзем шул сиңа, Шәяхмәт, малайга юк-барны сөйләп, башын катырма, патшага тел-теш тилермә, эчү мәҗлесләренә катыштырып, күңелен азар-бизәр китермә. Менә, Хафиз солдат шаһит, әгәренки малайны җир эшеннән биздерә торган булсаң, кулымны күтәреп бәддога укыйм!
Башкорт далалары ягыннан җылымса җил исә, кайдадыр атлар кешни, сукачылар, әбәттән кузгалып, атларын җигә башлыйлар Солтанның күңелендә, өермә булып, хисләре давыллана. Ул абыйсы белән сал агызырга китәчәк. Ишеттегезме, таулар? Ишеттегезме, урманнар?
Солтан Кама иделеннән сал агызып алып төшәчәк. Солтан зәңгәр- ле-сарылы йортларда торачак. Моны Нурия-Нөркәйгә әйтергә кирәк. Андый сөенечне бер ялгызың эчендә саклап торып буламыни?..
VIII
Шәмсениса абыстай, көнчелектән янган йөрәген баса алмыйча, кызы Нурия алдында ачы күз яшьләрен түксә дә, Габбас мулланың асрау кыз Хәнифәгә өйләнүе аның фатихасыннан башка эшләнмәде.
Шәмсениса абыстай бишенче дистәне узып барганда Габбас муллага нибары утыз гына яшь иде әле. Ул кап-кара мыеклы, түгәрәк кара сакаллы, битләре алсуланып, үзе гайрәт сулап торган ир уртасы кеше иде.
Бар нәрсәне алдан күреп, акыл белән эш йөртә торган зирәк хатын булгангадыр, мулланың иртәме-соңмы яшь хатынга өйләнәчәген ул белә иде. Череп чыккан берәр бай кызына, яки теле-телгә йокмый торган берәр әрәмтамакка өйләнеп куйса — ни хәлләр итәрсең? Ул чагында бит йортның хуҗабикәсе Шәмсениса түгел, әнә шул әрәмтамак булачак. Шәмсениса карчык белән аның Җандай газиз кызы Нурия югарыгы агөйдән түбән өйгә төшсеннәрме? Моңа юл куярга ярамый! һич! Шәмсениса якынаеп килгән никахны тагын да тизрәк якынайтырга, үзенә файдалы итеп якынайтырга тиеш.
Мулла йортында гомер буе асрау булып торган Көмеш түтәй, Нурия кулдан төшкәч, үзенең монда кирәге калмавын тоенып, Ырымбур- дагы туганына китеп барды. Аңардан соң мал-туар багарга килгән Фатыйма исемле саңгырау бер сазаган кызны Шәмсениса абыстай үзе яратасы итмәде. Чисталык-пөхтәлек ягы Фатыймада чамалырак иде. Өстәвенә ул төскә-биткә дә әллә кем түгел, моңа Габбасның күзе төшмәс дип уйлады. Югары мәхәлләдәге ишле балалы Рамазан абзыйның төпчек кызы Хәнифәне асрау итеп алдыртты.
Асрау кыз белән Габбасның икесен аулакта калдыргалап, башта иренең нәфсесөн чамалап карады.
Бар да ул дигәнчә бара. Асрау кыз — Шәмсениса тегеп биргән алсу күлмәктән, канатлы ак алъяпкычтан, күбәләктәй очынып, йорт эшләрен эшләп йөргәндә, Габбас аңардан күзен дә алмый. Шәмсениса килеп керсә, китапка багынып утырган була: янәсе, аның Хәнифәдә эше юк. Иблис! Белмиләр дип уйлый торгандыр.
Сакал-мыек нигә көн саен сөннәтләнелә? Кышкылыкка утын нигә Бөкре Гафият белән түгел, Хәнифә белән киселә?
Башка елларны мәчеткә китсә, халыкка вәгазь сөйли-сөйли, хәзрәтең дүрт-биш сәгатьсез кайтмый торган иде. Хәзер — бер сәгать узамы-юкмы, тишекле бер тиен кебек, капкадан Габбас тәгәрәп килеп керә.
Шәмсениса карчык, күңел түрендә кабынган көнчелек утын басып, асрау кызны хәреф танырга, язу язарга, хисап хисапларга өйрәтә башлады. Яшь абыстай мулла йортына кызыллык китерерлек булмасын! һич кенә дә иренмичә, ел буе өйрәтте ул аны. Өйрәтеп бетергәннән соң башта Габделхәлим абзыйсына, аннары Зартугайны кулында тотып торган Таминдар байга сүз салып, Габбас мулланың яшь хатынга өйләнүе мөмкинлеге барлыгын, ул эшнең остабикә рөхсәте белән эшләнәчәген, шәригатькә хилаф эш түгел икәнлеген аңлатты.
— Йорт-җир алып барулары ялгыз башыма авырайды. Бу елларда олаебрак киттем. Актык көнемә тикле авыл балаларын укытып, савап кылып үләсем килә. Рөхсәт итегез, аллага тапшырып, хәзрәт өйләнсен, — диде.
Ин кыены Хәнифәнец үзен күндерү иде. Шәмсениса абыстай, соңгы хәйләсенә керешеп, түшәк өстенә ятты. Нуриядән Хәнифәне чакыртып китерде.
— Гөлекәем, утыр әле яныма. Башымны тотып карале. Кайнармы? Менә шул-шул. Минем инде яшисе хәтле яшисе калмагандыр. Арка- җилкәләрем дә сызлаштырып тора. Үлем ике килми, берсеннән котылып булмый, дигәннәр. Әҗәл бит агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, гөлекәем. Аллаһы тәгаләнең кодрәте киң: кайчан тели, шунда уз янына ала. Анысы өчен курыкмыйм, дөньяда гөнаһ кылып яшәмәдем, кеше әйберсенә тимәдем, балалар укытып, савап өстәдем. Ходай үзе кабул итсен. Бер үкенечем бар: кызым кала, Нуриям. Кем аның әнисе булыр, кем аны җыласа юатыр. Гөлекәем, тыңлале сүземне...
Хәнифәнең битеннән каны кача.
— Син ни сөйлисең, абыстай? —ди ул калтыранып.
— Белеп сөйлим мин, гөлекәем. Мулла абзацның сиңа күзе төшеп йөри. Яшь әле ул, көчле. Минем гомер буе җыйган байлыгым рәхмәтле кешегә калсыные. Камчат б\рекләрем, штуф күлмәкләрем, чәмчәле читекләрем— барысы да сиңа
— Әйем лә, Нуриягә бирерсең,— ди Хәнифә балаларча беркатлылык белән. — Мии андый читекләрне киеп йөри дә белмим лә...
— Нуриягә аларның берсе дә кирәк булмас. Ул бит укыган бала. Исән-сау үстереп җиткереп, кияүгә бирсәң, аның гомере кала җирендә узасы...
Тәмле тел дигәндә Шәмсениса абыстайны өйрәтеп торасы юк, ике- өч көн «авырып яткан арада» ул тәмле теле - белән Хәнифәне иренә кияүгә чыгарга күндереп бетерә алды.
Иң соңгы чара — Рамазан картны — Хәнифәнең әтисен күндерү иде. Монысыннан Шәмсениса абыстай бик борчылып, бик шүрләп тора: ник дисәң, Рамазан картның ун елдан артык патша солдаты хезмәтендә, кайдадыр Каф тау артларында торып кайтканын, чамадан тыш намуслы, үзсүзле кеше икәнен белә. Рамазан карт ишле гаиләсен җәен-кышын балта эше эшләп, эштән бушаган чакларында ауга йөреп туйдырып килә иде. «Юк. бирмим, сез безгә тиң түгел!» — дисә иң хәл итәрсең? Аннары бит Хәнифәне асрау итеп тоту да кыенга киләчәк.
Шәмсениса абыстай, ике көн бик нык баш ватып, үз акылы белән үзе киңәшкәннән соң, яучылыкка берәүне дә җибәрмәскә. Рамазан картларга үзе барырга булды Яучы җибәрсә, Габбас мулланың яшь хатынга өйләнү хәбәре сәгате-минуты белән авылга фаш булачак, никахлашу булмас борын ук кеше теленә керәчәк, кеше теленә кергән хәбәр, бик тә мәгълүм, бик нык арттырылып, күпертелеп сөйләнелә торган була. Хәнифәнең үзенең дә, әти-әннсенең дә ул хәбәрләрдән гайрәте чигеп куйса, яки Сөләйман хәзрәт кебек кешеләр, Габбаска үч итеп, аларны кирегә үгетли башласалар
Ни булса булды, Шәмсениса абыстай тәвәккәлләп үзе кузгалды. Гафият аны кара туры айгыр белән тарантаска утыртып Рамазан картларның җил капкасы төбенә китерде дә, тагын берәр сәгатьтән кире килергә вәгъдә итеп, борылып чапты.
Тарантас хәтле тарантас капка төбенә килеп туктаган икән, каршы чыкмый хәлең юк.
Башына каешланган кара түбәтәй, өстенә киндер күлмәк белән алача ыштан кигән, йон оекбаш белән чабата башмакны аягына элгән Рамазан карт кунакны каршы алырга үзе чыкты, җил капка төбендә яшел атлас күлмәктән, энҗеле калфакта» басып калган Шәмсениса абыстайны күргәч, бераз сәерсенеп, хәтта югалып калды.
— Әнисе, сиңайтәм, чык әле, кунак бар, — дип өйгә борылып кыч-
кырды.
Яулыгын тамак астыннан китереп бәйли-бәйли, какча гәүдәле, ча- бата-оеклы, төсе уңган яшел күлмәкле хатын килеп чыкты.
Авызын уңайсыз бөрештереп, ничектер яны беләнрәк басып, Шәмсениса абыстай белән күреште. Аның йөзенә курку чыккан, абыстайның ул ни йомыш белән килгәнен белми, олы кунакны сыйларлык сые да юк иде.
Хәлнең мөшкеллеген аңлап, Шәмсениса абыстай өйгә узарга ашыкты. Рамазан картлар каршысында ук Югары мәхәллә мәчете, аннан ике өй ары Сөләйман хәзрәт йорты, мәчеткә йөргән картларның һәм Сөләймән хәзрәтнең бик нык төпченә башлаулары мөмкин иде.
Бусаганы атлап керүгә Шәмсениса абыстайны ике нәрсә таң калдырды. Берсе — бу йорттагы бушлык, әйберсезлек. Үзләре өендәге борылып та йөреп булмаслык шкафлар, сандыклар, берсе өстенә берсе өйгән түшәк-ястыклардан, аяклы көзгеләрдән, доңгырдатып суга торган сәгатьләрдән соң, стеналары буш тәрәзә араларын күрү, геренә тимер-томыр аскан гади генә сәгатьне күрү аны таң калдырды. Аннары аны тәрәзә төбендә күкрәп чәчәк аткан яран, бохар кынасы, исле гөл таң калдырды. Гөлләр барысы я яртысы киселгән комганга, я зур кара чуенга, я борыны төшкән чәйнеккә утыртылганнар, түр тәрәзәдән кергән кояш нуры, яран яфракларын челтәр-челтәр итеп, сәке өстенә шәүлә төшергән, сәке үзе чыра пычагы белән кырып юа торгач, сөяк кебек сап-сары булып калган. Идән дә шундый ук күз явыңны алырлык чиста, сөяк кебек сары иде.
Шәмсениса абыстай бер генә мәлгә аяк киеменнән атлап китәргә шикләнеп торды. Ләкин аңар берәү дә өй башмагы тәкъдим итми, ул, юаная башлаган олы гәүдәсе белән иелеп, чәмчәле читеген сала алмый иде.
Иң башлап аның күңеленә култык астына кыстырып тотып торган зур табакны Рамазан картның хатынына бирергә кирәклеге исенә төште, буш кул белән килмәскә дип ул үзе белән гөбәдия пешереп алган, тастымалга кәгазьле конфет, кызыл билле прәннек төргән иде.
Ләкин ул Рамазан картның хатыны ни исемле икәнен белми иде.
— Туганым җиңги, исемеңне белмим, әйтеп җибәрче, — диде ул ин әүвәл.
Ишек төбендә чабата башмагын салып азапланган Рамазан карт, абыстайга, чал кунган калын кашлары астыннан, төптә-тирәндә утырган җете күзләре белән төбәлеп:
— Мотахара,— диде.
— Бәрәкалла, бик матур исем. Менә шушы кечкенә генә күчтәнәчне алып җибәр әле, Мотахара түти, — диде абыстай. Аннары, көрсенеп, сәкегә таба атлады.
Мотахара, төенчекле зур табакны кулына тоткан килеш, авызын уңайсыз бөрештереп, әле һаман бер урында баскан килеш тора иде. Рамазан карт беренче булып аңына килде:
— Абыстайның астына киез куй, — диде.
Мотахара түти, табагын ялт кына почмак якка куеп, аннан төрле бизәкле ситсы кисәкләреннән кормаштырып ясаган урындык киезе алып килеп, сәке буена җәйде.
Шәмсениса абыстай, итәген кулы белән күтәрә төшеп, шул киез өстенә җәелеп утырды.
— Ярабби, бу йортка бәрәкәт бирсен, иминлек, әйдәгез бер дога кылып алыйк.
Өчәүләп, авыз эченнән дога укып, битләрен сыпырдылар.
— Ни хәлләрдә яшәп ятасыз, Рамазан абзый? — диде Шәмсениса абыстай, туп-туры йорт хуҗасына төбәлеп. — Авырмыйсызмы, басудагы җирләрегезне чәчтегезме? — Күзе казан буендагы ян тәрәзәгә төште, аның пыяласы ватылган бер бүлеменә карындык тарттырылган иде.
— Ярый, бер көе... Зарланган юк. Безнең аның җир димәсән хәтере калыр, уч төбе хәтле нәрсә... Ходай ир малайны кызгангач, шулай инде ул, тугыз баланың өчесе малай булып туган иде, аларның да икесе үлеп китте, берсе, үзем кебек, солдат хезмәтендә чери, — дип әйтеп куйды. Зарлануны абыстай килештермәс дип уйлады бугай. Мота- * хара түтигә борылып: — Сиңа әйтәм, бик җәелеп утырма, самавыр куй, — диде. 3
— Ай аллам... менә син... самавырымны бакырчы Әфләтунга илтеп 3 биргәнием бит әле... Борыны агып интектерә... Менә син ә... нишлим ч икән соң, күршеләрдән алып чыгып торыйммы?..
— Кирәкмәс, мәшәкатьләнмәгез. Озак торырга килмәдем мин,— =
диде Шәмсениса абыстай. — Мин, Рамазан абзый, синең белән киңәш- ♦ табыш итәргә дип килгәнием. а
— Нинди киңәш ул, абыстай? °
— Киңәш бик зур, Рамазан абзый... Ничек дибрәк башларга да ап- > тырап торам. Кызыгыз Хәнифә безнең күңелгә бик ятышып тора бит * әле. Эшкә уңган, төскә чибәр дигәндәй..
— Бәракалла, бирсен ходай, суң шуннан... — диде Рамазан карт. 2
— Шуннан шул, Рамазан абзый: кызыңа хәзрәтнең күзе төште, а. Аллага тапшырып, башлы-күзле итикме, әллә аты-чабы чыкканчы без- * дән алып китәсезме?
Мотахара түти, яулыгы белән авызын каплап елап җибәрде.
Рамазан карт аны: «Җитте сиңа!» — дип кырт кисте.
— Ул ниткән сүз ул аты-чабы? Без сезгә ефәк күк кыз бирдек. — Картның күзләре зурайды, чаларган каты мыегы кабарып чыкты. Шәмсениса абыстай аның стенага элеп куйган ау мылтыгына карап торуын күреп, миңгерәүләнеп калган картка айнып җитәргә ирек куймыйча, һөҗүмгә күчте:
— Картайдым, Рамазан абзый. Мал-мөлкәтемне ышанычлы кулларга калдыралсам ие дип көн дә саен тәңрегә ялварам. Синнән яше- рен-батырын түгел, кызым Нуриягә чаклы бер малай, бер кыз тапкан- ыем, ходай тәгалә үзе бирде, үзе алды дигәндәй, бер яшь тулар-тулмас- та гүр иясе булдылар. Варисыбыз юк. Гаиләбездә ир бала булган булса, ни әйтериең кана, юк бит, булмагач булмады инде... Инде мин үзем бала табарга картаеп калдым. Хәнифә Габбас хәзрәткә ир бала да табып бирсә, үз балам кебек кадерләп кенә үстерерием, өрмәгән җиргә дә утыртмасысм. Мал-мөлкәтебез дә аңар калырые...
— Шулаен ул шулайдыр,— диде Рамазан карт, тирән җыерчыклар белән буразналанган нечкә муенын боргалап. — Синең сүзләреңдә, бәлкем, хаклык та бардыр. Мин сина, остабикә, олы башың белән алдалашып торасындыр дип әйтә алмыйм, әммәдәген халык бар бит әле, мәхәллә бар. Халыкның бит аның авызын тастымал белән томалап куеп булмый. «Асрау кыз хәзрәтне аздырды, асрау кыз остабикә хәтле остабикә өстеннән кияүгә чыкты!» — дип, минем күземне ачырмый башласалар?
— Күңелең тыныч булсын, Рамазан абзый, аллаһы боерган булса, сөйләмәсләр. Никах мәҗлесендә үзем тиешенчә аңлатып бирермен. Аннары килеп, мәһәренә синең атсыз тилмергәнеңне күреп торам... Кара байталны бирербез дигәнием. йортың да тузып бара түгелме3
— йортны анысы әйтмә инде, бүген авамы, нртәгәме дип яшәгән көн. Әнә шул Хәнифәнең мәһәренә өйдек бура алып булмасмы дип өмет итәдсриек. Менә син, рәхмәт яугыры, бик кисәк булды бит әле бу, остабикә. Бик уйламаганда булды. Тез астына китереп сукты бу минем...
Шәмсениса абыстай тимерне кызуында сугуны кирәк тапты.
— Атың булса урамда, хәсрәтең юк буранда, дигәннәр борынгылар. Атлы булу —өйле булу дигән сүз инде ул, Рамазан абзый. Урманнан
диләнке сатып алып, иркенләп торып салырсың йортны. Туганнашып китсәк дигәндәй... без дә булышырбыз, боерган булса... — Шәмсениса абыстай, иркен итеп тегелгән атлас күлмәгенең эчке кесәсеннән бумажник тартып алды, аннан өч кисәк кәгазь акча чыгарып Рамазан картка сузды —Менә монысын ала торыгыз әле. Әзрәк өегезне рәтли торырсыз...
Рамазан картның каушавы чал төк баскан битенә үк чыккан иде. Кулына алган акчаларны кая куярга белмичә әвәләргә тотынды...
Җәйге эшләр башланырга торганлыктан, никах мәҗлесен озакка сузмадылар. Шәмсениса абыстай кеше-кара җыюны кирәксенмәде.
Кунаклар бик чикле чакырылды: Шәмсениса ягыннан — Габделхәлим абзый, Габбас ягыннан — абыйсы Әхмәтзыя, Хәнифә ягыннан — әтисе Рамазан карт.
Югары мәхәллә мулласы Сөләйман хәзрәт никах укыды.
Ул барлык затлы киемнәрен киеп, башына кибән чаклы бохар чалмасын утыртып, чукмар башлы кара таягына таянып килгән иде. Үзен бик эре, бәйсез тотты.
Шаһит булып килгән Әхмәтзыя никах алдыннан кияү белән кызның ризалыкларын сорады:
— Җамалетдин улы Габбас, Рамазан кызы Хәнифәие хәләл җефетлеккә риза булып аласыңмы?
— Алам, — диде Габбас көр тавыш белән.
— Бәрәкалла, — диде Сөләйман хәзрәт, түгәрәк ак сакалын сыпырып.
— Рамазан кызы Хәнифә, Җамалетдин улы Габбаска хәләл җефетлеккә риза булып барасыңмы?
Чаршау артыннан тавыш ишетелмәде, чаршау гына селкенеп куйды.
— Яшь бит әле, ояла, — диде Габделхәлим каршы әйтмәслек итеп.
— Ояла шул...— дип көрсенде Сөләйман хәзрәт. Кан дошманы булган Габбас мулланың ни хәтле мал-мөлкәткә хуҗа булуы өстенә авылның күз өстендәге кашыдай чибәр кызын кече хатынлыкка алуы аның янә бер мәртәбә эчен яндыра башлаган иде. «Кара син аны, мөртәтне! Кәкре каенга терәтте бит бу мине, дәһри! Тәүбә-әстәгафирулла, гөнаһлы булып бетәрсең», — дип ярсып уйланды ул.
Ата-бабадан килә торган гадәт буенча, дәшмәүне ризалык билгесе юрап, никахлашучыларны тиешле дога белән беркеттеләр. Сөләйман хәзрәтнең тавышы көчле, буйсындыручан иде.
Әхмәтзыя белән Рамазан карт, кушырган кулларын битләренә якын ук тотып, доганы авыз эченнән кабатлап бардылар.
Тук мәче күк киерелеп утырган Габделхәлим, тыныш араларында, стена сәгате суккандай доңгырдатып:
— Амин! — дип әйтеп куя иде.
Утызлы лампа белән яктыртылган түгәрәк өстәл өстендә ризык- нигъмәт күп. Хәзрәт белән шаһитлар никахлашучыларга тәүфыйк, татулык, тигезлек теләп, олы хатынны да, кече хатынны да, шәригать кушканча, бердәй тигез күрергә, берсен дә рәнҗетмәскә, гадел булырга кирәклеген Габбас мулланың исенә төшереп берәр сәгать утыргач, таралыштылар.
Габбас мулла гомерлек дошманы Сөләйман хәзрәткә, дога кылганда биргән сәдакалардан тыш, кайтырга кузгалгач, юлда туктатып, алтын акча белән аерым сәдака бирде.
Икесе тиң йөзлек кырыена утырып, бер-берсен күрәлмәс дәрәҗәдә озаклап дога кылдылар.
Дога арасында Сөләйман хәзрәтнең күңеленә янә дә вәсвәсә килеп кысылды. «Бәхете булса да булыр икән сасы мажикның. Җефәк кебек
кызның хуш исле кочагына керә бит, мөртәт!» — дип уйлады ул һәм, гөнаһка батмас өчен, догасын ашыгып очлады.
Кунаклар таралышкач, башына энҗеле калфак, өстенә ак атлас күлмәк кигән, битен яулык белән каплаган Хәнифә, чәч толымнарындагы көмеш чулпыларын чылтыратып, чаршау артыннан чыкты да түбән өйгә төшеп китте. Ф
Нурияне Нәуширвән бабайларга керткәннәр, мәҗлес таралгач кына кайтырга кушканнар иде. Кунаклар китүгә ул атылып кайтып кер- g де. Әнисенең бурлаттай кызарган битен күреп: *
— Әнием, битең нишләде? Пештеме әллә? — дип сорады.
— Мич алдында озак тордым, балам, бәлеш пешергәндә кызарып 3 киттем әле, — диде Шәмсениса абыстай, йөзен читкә борып.
Башка көннәрне Габбас мулла кызы янына утырып озаклап хикәя ♦ укый, я кызының укыганын тыңлап тора иде, кызы йокларга үз бүл- в мәсеиә чыгып китми торып йокларга ятмый иде. 2
Нурия аның бүген нигәдер дулкынланган булуын, сүзен дә ничектер > ятышлы итеп түгел, ашыгып, өзек-тәтек китереп сөйләшүен күрде. * Әтисенең зофаф кичәсенә ашыкканын абайламыйча е
— Әти, мин сиңа Габделхәлим абзый алып килгән китаптан хикәя -
укып күрсәтимме?—диде. °-
— Бүген соң инде, балам, иртәгә укырсың, яме, мин бик арып кит- * тем әле, — диде Габбас мулла.
Соңгы сабырлыгын җыеп, әрле-бирле йөреп торган Шәмсениса абыстай, бер мизгелдә күлмәк итәгенә абынып, егыла язып калды һәм кинәт чыгырыннан чыгып:
— Ни пычагыма шул хәтле өтәләнәсең? Итәгеңә ут капмаган бит, өлгерерсең әле! —дип кычкырып җибәрде.
... Төн урталары идеме икән, әллә таң алдымы—Нурия әнисенең пышылдап дәшкән тавышына уянды Аның үлеп тә йокысы килә, күзләре әчетә, тирә-як әле караңгы, шомлы иде, келт-келт итеп йөргән сәгать тавышы бу шомлылыкмы арттыра төшә кебек иде.
— Кызым, балакаем, тор әле, тор инде, балам
— Ник имде, әни? йокы килә лә...
— Безгә, кызым, ишегалдына чыгарга кирәк.
Ул Нурияне кочаклап, җылы урыныннан торгызды, өс-башын киенергә булышты, балкон тәрәзәсен ачып, шунда чыкты, Нуриягә дә үзе артыннан барырга кушты.
— И әни, нигә соң без, мәче төсле, тәрәзәдән йөрибез?
— Шаулама, кызым, безгә ишектән чыгарга ярамый.
Алар балкон баскычыннан бер-бер артлы ишегалдына төштеләр.
Түбәм өйнең тәрәзәләрендә ут сүнгән, пәрдәләре тартып куелган, анда берни дә күрерлек түгел иде. Шулай да Шәмсениса абыстай, кызны ишек янына сакка куеп, үзе кулларын җәеп, тәрәзәгә капланды, тәрәзә йөзлегеннән купмыйча, күзләре талганчы эчкә карап торды.
Аннары алар төшкән юлларыннан кире менеп киттеләр.
Өс-башларын чишенеп, икесе бергә яткач, Шәмсениса абыстай кызын кысып кочаклады һәм кайнар бер пышылдау белән:
— Балам, үскәнем, күз нурым төнлә ишегалдына төшкәйне берәүгә дә әйтмәссең, яме, алтыным, — диде
IX
Никах мәҗлесеннән соң бер атна узуга, Хәнифә ерак чишмәгә суга барган җиреннән чәчен-башын тузгытып, елап кайтып керде, баскыч төбендә үк көянтәсен ыргытып
— Суга бармыйм бүтән! Катымнар әйтә, без алган җирдән су алма, урамга чыгып, кеше күзенә күренеп йөрисе булма, диләр. Оятсыз,
49
диләр, ыштыр каплаган бит, диләр, ничек син Шәмсениса остабикә өстеннән, үзеңне укыткан кеше өстеннән кияүгә барырга батырчылык иттең, диләр.
Шәмсениса абыстай әле унҗиде яше генә тулып килгән кызның яр- сынып-рәнҗеп әйткән сүзләрен тыныч кына тыңлап торды да, Хәнифә- нең янына ук килеп, йомшак һәм көйле тавыш белән әкрен генә әйтте:
— Син бер дә борчылма, гөлкәй. Мин күрше-коланга әйтермен. Хәзрәт минем рөхсәтем белән өйләнде, Хәнифәне әтисеннән мин үзем сорап алдым, диярмен. Шуннан соң алар сиңа бер авыр сүз дә әйтә алмаслар, әйтсәләр, мин аларны каргармын.
Шәмсениса абыстай моның белән генә котыла алмады әле.
Әтисенең нигә икенче хатынга өйләнгәнен таптырып, аны Нурия тинтерәтә башлады.
— Нигә соң без генә Хәнифә түтәй белән торабыз? Авылда бер генә кешенең дә ике хатыны юк бит.
Шәмсениса абыстай бик кыен хәлгә калды, үз ирке белән эшләткән бу эшне Нуриянең аңламавына офтанып:
— Язмышыбыз шулайдыр инде, балам. Күрәчәк күмер ашата, диләр бит,— диде.
— Ник алайса без аларны куып чыгармыйбыз? Алар икесе яшәсен, без — икебез...
— И бәбкәм, синең бәхетең өчен тырышам бит. Син ятим үсмәсен, кагылып-сугылып йөрмәсен дим.
— Ә ник алайса аларның икесен калдырып, үзебез Габделхәлим абзыйларга күчеп китмибез? Ул бит мине ярата: алка алып килде, күлмәк...
— И кызым, күз нурым, яшь шул әле син, берни белмисең. Бай абзыйларга кунакка барганда гына кадерле буласын ул. Әгәр мохтаҗлык төшеп барсаң, алар синең белән мине асраулары торган кара бүлмәгә куарлар иде.
Шәмсениса абыстайга, аңардан да бигрәк Нуриягә әтисенең яшь хатынга өйләнүе көн саен тынгысызлык, күңелсезлек китереп торды. Сөйләшү-аилашулар булганга бер атна тулды дигәндә, Нурия инде боегып йөрүдән туктап, янә дә үзенең шатлыклы, гамьсез-рәхәт тормышы белән яши башлаганда Барҗы авылыннан Габбас мулланың туганнан туган сеңлесе Зәйтүнә килеп төште.
Зәйтүнә бизәкле шәльяулыгын салып агач карават башына элде, шуннан соң юка иреннәрен кысып абыйсы Габбаска күз ташлады, эшләрнең юньлегә илтмәячәген аңлап алган Габбас мулла мәчеткә бару сылтавы белән өйдән чыгып тайгач, йорт эше эшләп йөргән ак алъяпкычлы, ал күлмәкле Хәнифәгә тилгән сыман очып кунды:
— И-и-и бәдбәхет, и-и-и җир убасы нәрсәкәй! Ни кыландың син, җә?! Ни йөзләрең белән үзеңнең остабикәң өстеннән кияүгә чыктың? Җә?! Үзеңне укыткан, сиңа гыйлем биргән кешегә карата шул начарлыкны ничек итеп эшли алдың син, җә?! Башка бер кешене дә таба алмадыңмыни, үзең ише хәерче беткәниемени?!
Зәйтүнә үтә дә чибәр йөзле, сары чәчле, усал-юка иренле кыз иде. Тиргәүне дә ул, авыл хатыннары кебек, авызын зур ачып тиргәми, борып-борып чеметкән кебек, сүзләрнең иң ачысын, иң зәһәрен энҗе кебек вак тешләре арасыннан кысып-кысып кына чыгара иде. Дөньяда иң сабыр, иң әүлия кеше табылса, Зәйтүнә аны да йөрәге тотар дәрәҗәгә, ни эшләгәнен белештермәс дәрәҗәгә китереп җиткерә алыр иде.
Хәнифә, ул тирги башлагач, үзсүзлеләнеп, ишек төбендәге урындыкка килеп утырды, юри артка кайшала төшеп, кулларын ташып торган күкрәкләре өстенә кушырып, каршы сүз әйтми тыңлады. Аның күңелендә — мине мулла, абыстай яклап чыгар әле, дигән уй бар иде. Тәҗ
рибәсез яшь хатын, Шәмсениса абыстайның моннан бер атна гына элек әйткән сүзләрен исенә төшереп, үзен яклар вакыт җиткәнне көтеп утырды
Ләкин ул аны көтеп бетерә алмады, Зәйтүнә сүзләреннән күңеле тулышып, елый ук башлаган абыстайга бер күз салып алды да, урыныннан торды Хәнифә. Аның боларга дөньяда булмаган усал сүзләр әйтәсе килә, тик әле ул, бер мәртәбә дә әйтеп караганы булмагач, усал сүзне ничегрәк итеп башлап җибәрергә кирәклеген белми иде. ' ?
Авыр кара толымнарын бугаз турысында чалыштырып, тетрәнгән § иреннәрен көч-хәл белән сүз әйтерлек дәрәҗәгә китереп: ч
— Нигә сез... миңа каныгасыз... барыгыз да. Минем ни... гаебем £
бар?—диде. Бүтән сүз әйтергә көче җитмәде, авызы ямьсезләнеп кый- = шайды, чырае көл кебек агарды. ♦
Шәмсениса абыстай аның акырып елый-елый урамга чыгып бар- я ганын күрде, коты алынып: «Хәзер бөтен Зартугайны бер итеп акырып ° барачак», — дип уйлады.
— Кызым, бар, йөгер, алып кер түтәеңне!—диде.
Нурия урамга чыгып киткәч, каен сенлесенә рәнҗешен белдерде. *
— Шулай ярыймыни инде, Зәйтүнә... Тора торгач торҗагун дип ке- £ ше мыскыл итәргә тотыналармыни? — диде. — Мин бит аны үзем алып Z кайттым, үзем өйләндердем. Таминдар байларны, Габделхәлим абзый- < ларны күндереп йөрдем...
— Күндереп йөрсәң, авызыңны күтәреп елап торма, алайса!—диде Зәйтүнә усаллашып. — Рамазан хәерче кызын алып кайтмасаң, берәр бай кызы беткәндер шул!
— Күрәчәгемдер инде...—диде Шәмсениса абыстай юаш кына. Күңеленнән икенче төрле уйлады: «Гыйматдин хәзрәт хаҗга барган җиреннән үлеп калмаса, Рамазан хәерче кызы түгел, Җамалетдин хәерче малае Габбасның да минем йортыма аяк басасы югые. Күрәчәк күмер ашата...»
... Ишегалдына атылып чыгуга Нурия дөнья бетереп кычкырган Солтан тавышын ишетте.
— Нурия! Нөркәй, чык әле урамга! Нөркәй дим!
Нурия әнисенең йомышын шундук онытты, капка төбенә йөгереп чыкты да исе китеп карап калды. Капка төбендә үк Солтан басып тора: өстендә кара пинжәк, ак батис күлмәк, кара бәрхет түбәтәйне башка кыңгыр салган, аягына ялтыравыклы штиблет киеп җибәргән. Аны язын-көзен гел ялан аяктан, бөгәрләнеп беткән киндер күлмәк-ыштаннан күрергә гадәтләнгән Нурия, күзләрен йомып:
— Ай, син нинди чибәр бүген, Солтан! — дип әйтеп салганын сизми дә калды.
Солтан кызарынды, зәңгәр күзләренә мөлдерәп шатлык тулды һәм ул ашыгып
— Әйдә, Нөркәй, су буена төшәбез!—диде.
— Нишлибез анда?
— Әйтәсе сүз бар.
— Әйт шуннан гына.
— Юк, моннан гына әйтеп булмый аны . — Солтан тагын комач кебек кызарды, кызарырга мәҗбүр иткән Нуриягә рәнҗеп, башын кискен генә чайкап алып китә үк башлады.
— Тукта, Солтан, көт мине, — диде.
Үзләренең мәчет урамын узгач, тар гына бер тыкрыкка борылдылар, кулларын җитәкләшеп. Иш буена таба йөгерделәр.
Иш буена алар Аксагыз тавы ягыннан килеп чыктылар. Елга инде ярларына кайтып төшкән, яр буе әрәмәләренең кара-кучкыл шәүләсе
су өстендә ята, өйлә турысына җитеп килгән кояш яшәреп килгән болын тугаен, ерактагы зәңгәр урманнарны юмарт нуры белән коендыра; офык читенә өелешкән аксыл болытларның чит-читләре төтен сыман җиңел булып, тузгып торалар, күк зәңгәрлеген тагын да җетерәк итеп күрсәтәләр иде.
Солтан, кеше-кара юкмы дип, як-ягына каранып алды. Аннары Нурияне кулыннан тотып, яр читенә үк алып килде.
Яр бик биек, яр астында комда үги ана яфрагы, бака үләне, әрсез әрекмән күтәрелеп килә иде.
Солтан кулын алга рак сузды:
— Ә-ә-әнә тегендә, тау астында, Тәминдар байның аяклы амбарын күрәсеңме? — диде.
— Күрәм.
— Күрәсеңме, су ярты аршынга кимегән.
— Юк, анысын күрмим.
— Әнә бит инде, талларга сызык сызып калдырган.
— Нинди сызык?
— Су кичә кимегән төштә таллар әле кара сызыклы. Күрдеңме?
— Ә-ә-ә, күрдем, күрдем!—диде Нурия сөенеп.
— Су тагын шуның хәтле өч мәртәбә кимегәч, юлга чыгабыз.
— Нинди юлга?
— Сал агызырга. Чаллы белән Чистайга, белдеңме?
— Кем белән?
— Шәяхмәт абый белән.
— Ә саллар кайда соң?
— Таминдар байның аяклы амбары янында.
— Миңа күрсәтәсеңме соң салларны?
— Кешегә әйтмәсәң — күрсәтәм.
— Әйтмим.
— Шушы кояшның чыраен күрмим, диген. Ипидер, кояштыр, диген.
— И-и-и алай куркыныч бит.
Алар, кулларын кулга тотынган көе, аяклы амбар янына йөгерделәр.
Нурия яр өстеннән аска карады. Аста, чуер ташлар белән тулы яр читенә бүрәнә юанлыгы тимер казыклар кагылган, шул тимер казыкларга юан-юан чылбырлар килеп тоташкан, ә елга өстендә, саламнан бәйләгән мәтеләр төсле булып, бүрәнә җәемнәре ята иде. Су аларны әкрен генә чайкый, бүрәнәләр өстенә утыртып куйган сарылы-зәңгәрле ике өйне, төпләре сумалаланган, йөзтүбән каплап куелган ике көймәне, мәтеләр белән бергә, селкетеп тора иде.
— Әнә шул умарта өйләре сал дип аталамыни? — диде Нурия.
— Җүләркәй! Йорт нишләп сал дип аталсын! йорт карванка дип атала. Әнә шул җәелеп яткан бүрәнәләр сал дип атала. Су өч аршынга кимегәч, без аларны Чистайга аптөшеп китәбез. Белдеңме инде? — дип, Солтан кисәк кенә Нуриядән учын тартып алды, мәтәлли-мәтәлли яр астына очты. Аның шаулап, сөендекләнел, кычкырып барган тавышы тирә-якка ишетелеп торды.
Тимер казыклар янына җиткәч, ул көч-хәл белән туктады, югарыга карап, Нуриягә кычкырды:
— Нөркә-ә-ә-әй! Курыкма-а-а-а! Төш мон-да-а-а!!!
Нурия биек үкчәле читеге белән яр астына йөгереп төшәргә курыкты, кәҗә бәтие кебек, көтү йөргән сукмакларны сайлап, кырын-кырын төште. Сал өстенә килеп кергәч, селкенешеп торган бүрәнәләрнең чайкалып китүеннән куркып, чатырдап Солтанга ябышты. Солтанга рәхәт, ул аның куркуыннан көлә, курыккан саен ныграк куркытасы килә иде.
Чайкалып торган бүрәнәләр өстеннән атлый-атлый, алар көймә янына килеп җиттеләр. Нурия көймә өстенә менде.
— Солтан, карале миңа, карале!—дип, кулларын канат кебек җәеп, егылып китмәс өчен чайкала-чайкала, көймә сыртыннан атлап, аргы башка барып җитте, сикерәм дигәндә аны Солтан күтәреп, кочаклап алды.
Алар бер салдан икенче салга күчәргә теләделәр. Ике сал арасы шактый киң, анда җанны өшетеп болганчык кызгылт су ага нде. .
— Сикерә аласыңмы? — диде Солтан *
Бер мәртәбә язгы ташу вакытында хур булган Нурия Солтан ал- з дынДа икенче мәртәбә хур булырга теләмәде. Ә дигәнче икенче салга з сикереп, тибрәнешеп торган бүрәнәләр өстеннән йөгереп китеп барды.
Солтан аның артыннан элдертте. S
Нуриянең күңелендә тыелгысыз бер ашкыну, дәрт, Солтаннан кача- = сы, Солтаннан кудыртасы, Солтаннан тоттырасы килү теләге уянды, ф Сулышы кабып, егыла-мәтәлә язып, ул бүрәнәләр өстеннән чапты. Аяк я астында язгы суның чупылдап калуын ишетте, артыннан куып килгән о Солтанның сулыш алуын ишетте. =
Куыша торгач, алар алгы салга ук барып җиттеләр. Солтан аны х биленнән ике куллап тотып алды. Нурия рәхәт чыркылдап. *
— Ай, җибәр! — дип кычкырды.
Алар — ялт! — бер-берсенә борылдылар. Кызарып алсуланган йөз- “ ләронә карап икесе берьюлы көлешә башладылар.
Аннары, кулларын кулга тотынып, кайту юлына киттеләр. Әкрен u генә, сакланып баса-баса гына кайттылар. Әйтерсең алар әле генә шушы тибрәнешкән бүрәнәләр өстеннән йөгермәгәннәр, әйтерсең алар баш әйләнгеч хәвефтән рәхәтлек тойгысы кичермәгәннәр.
Зәңгәр буяулы йортның эченә керделәр. Рамнарын җете акка буяган бәләкәй тәрәзәдән кояш карый, кояш нурында җылынган сары нарат бүрәнәләрдән җанга ятышлы сагыз исе килә, йорт эче бик тын иде.
Солтан кинәт авыз эче кибеп киткәнне, чигә тамырлары сулкылдап бәрә башлаганны тойды.
Нуриянең, ике кулыннан берьюлы тотып, кызның шомырт кара күзләренә карады, Нурия оялып башын аска иде, керфекләре тетрәнде һәм ул, куркынып, кулы белән битен каплады.
Битен ачканда, Солтанның аяз күк йөзе кебек җете зәңгәр күзләрендә ул тәвәккәллек, ниндидер бер җитди адым ясарга омтылу теләге күрде:
— Кирәкми, Солтан! Ай, кирәкми, — диде каннар пышылдап
X
Көн болытлы, тынып җиткән елга өсте шадралана башлаган, каршылан җил исә. Садыйк абзый, чикмән җиңенә кулын тыгып, яр читендә таптана. Елгадан килгән су салкынымы, Аксагыз тавы ягыннан искән җилме аның күзеннән яшь бәреп чыгарган, шуны ул чикмән җинс белән снртә-сөртә, елгага аркасы белән борыла
Унөч яшькә җитеп, әле беркайчан да башыннан сыйпамаган, ягымлы сүзләр әйтә белмәгән кырыс табигатьле әтисе Солтанга бу минутларда никтер үтә дә якын, хәтта ки кызганыч та кебек тоелып китә.
Солтан сукага чыккан көнне, әтисе белән Шәяхмәт абыйсы басуда сөйләшкән сүзләрне исенә төшерә. Әтисенең Солтанны җибәрмәс өчен теше-тырнагы белән каршы торуын, йорт җиткезерлек бүрәнә бәрабәренә генә, тешен кысып кына ризалашуын уйлый — елга өстен шадралатып искән җил аңар салкынрак тоела башлый
Нигә шул хәтле дә каршы тора соң әтисе?
Әллә Солтанны авылдан ычкыныр дип куркамы икән’
Зартуганны бит Солтан бер генә авылга да алыштырмаячак
Саллар әкрен генә, хәтта күзгә күренмәс дәрәҗәдә әкренлек белән кузгала; ак киез эшләпәле койрыкчы Мәхмүт, аның белән янәшә баскан Миргата, Сәфәргали, алар янына салның баш ягыннан килеп кушылган тагын өч-дүрт егет, киерелеп-киерелеп, көсмән кага башлыйлар. Ун аршыннан да ким булмаган нарат бүрәнә — көсмән ир-егетләрнең көчле беләкләренә буйсынып, Иш суын дулкын таулары итеп ишеп китерә.
Яр буена җыела башлаган халык, кулларын каш өстенә куеп, Шә- яхмәт батырның куәтле-гайрәтле егетләрен сүзсез генә озатып калалар...
Төш вакытлары җиткәндә, кояш баш өстенә үк күтәрелеп елганы көмеш тәңкәле киң сукмак белән бизәгәч, идел өстенә килеп чыктылар. Кайчандыр болгар кызларының нәфис каекларын тирбәткән, үзенә бурлаклар ыңгылдавын, пароходларның моңсу тавышларын җыеп асраган Кама-Чулман иделе кин күкрәгенә аларның салларын кабул итте. Дөресрәге, Кама дәрьясы урам озынлыгы салны үзенеке итеп өлгергәнче Шаукымлы Шәяхмәт егетләренә беләк-күкрәкләренең көч-куә- тен шактый күп җигәргә туры килде; җил-давыллар ком өстенә утыртып калдырмасын өчен якорь урынына тагылган йөзләгән пот иске тимернең— тишек чуен, иске балта, ташландык рельс кисәкләренең—сал астында суны ярып, чупылдатып барганы ишетелә. Ара-тирә Шәяхмәт абыйсының калын куе тавыш белән команда биргәне ишетелеп кала;
— Унгарак, туганнар! Койрыкны тигезлә!
Команда тавышы, су чупылдаулары белән кушылып, күңелдә янә дә Зартугайны тергезә. Аларның быел яңа өйләре булачак бит әле. Яна өйдә тора башлагач, Айдар Садыйкларына Нурия-Нөркәйнең әти- әниләре дә кырын карамастыр бит инде... Ә нигә соң дөньяда берәүләр интекми-нитми генә рәхәт яши, икенче берәүләр гомер буе интегеп тә рәхәт яши алмый.
Элегрәк тә Чулман-Кама иделенә чыкканы бар иде Солтанның. Түбән очның Шәрифҗаннарга, Корбыйларга ияреп ул Кама аръягына, Минзәлә тарафына ук барып чыга, йомшак табигатьле паромчы Силан- тий карт аларны тавык оясыннан чәлдергән ике-өч йомырка яки сумалалаган сүс җеп бәрабәренә, олыларны төягән паромга утыртып, аръякка илтеп куя; тал араларында, болыннарда кош оясы эзләп, талдан сыбызгы ясап тамаклары ачып беткәнче йөриләр дә, яр буйларында пароходлардан ыргытып калдырган карбыз кабыкларын ашый-ашый кайтып китәләр. Ул чагында кемнең рәхәт, кемнең интегеп яшәве искә дә килеп карамый иде. Каян килде соң әле Солтанның күңеленә шундый сорау?
Җир өстенә эңгер иңә, күз бәйләнә, аннары төн килә. Караңгы күк йөзендә калтыранып кабынган беренче кыюсыз йолдызлар тора-бара зураялар, йөзекнең зөбәрҗәт кашы кебек яшел чаткыларын сибеп, балкып яналар, алар белән ярышырга теләгәндәй, су өстендә маяк утлары кабына, елга ярының ике ягыннан, кара офыктан тонык сары утлары белән авыллар озата баралар. Туган-үскән авылыннан әле бер кая да чыкмаган үсмер малайның күңелендә яңа бер дөнья ачылып, хисләре өермәдәй бөтерелә, күкрәгенә сыймаслык булып давыллана башлый.
Солтан әле берәүгә дә әйтмәгән, әйтергә дә базмый торган яңа бер тойгы кичерә. Шәяхмәт абыйсының сал өстендәге өйләре, әйләндереп капланган көймәләре, зөбәрҗәт йолдызлар белән тулып килгән төн аның күңелен иләс-миләс итә, аңа нәрсәнеңдер җитмәвен сиздерә башлый. Әллә нишләп моңсу, ямансу. Җан сызлый, сыкрый. Бераздан ул үзенә нәрсәнеңдер түгел, кемнеңдер җитмәвен аңлый. Аның белән бергә тегермән буйларында уйнаган, аның белән бергә аяклы амбар үреннән йөгереп төшкән Нурия юк...
Аларнын салы өстенә дулкын өемнәре җибәреп, көпчәкләрен шапылдатып, пароход узды. Солтанның пароходны кырыкмаса-кырык күр- гәнё бар иде. Бу аның өчен авыл өйләре төсле, елга аша салынган күпер төсле, басу капкасы төсле, күреп-күнегеп беткән бер нәрсә иде, югыйсә. Ә менә бүген ике палубалы ак пароходның утларын күрүгә, бигрәк тә аның сузынкы итеп, мөгрәп кенә кычкыртып җибәрүен ишеткәндә, ф Солтанның йөрәк төпкелендә гүя бер тамыры өзелеп киткәндәй булды. _
Гомерендә беренче тапкыр кичергән газаплы да, татлы да хисне бе- £ рәүгә дә, хәтта аның җырын тыңларга, аны җилкәсеннән кочып мактар- В га яраткан Шәяхмәт абыйсына да сиздерергә теләмәде, сал өйләренең ч берсенә кереп китте.
Үзе дә сизмәстән җыр сузып җибәрде.
Аптырап, сәерсенеп, туктап калды. ♦
Бүтән чакта бик җиңел генә, гамьсез генә җырланыла торган җыр а бүген аның керфек төпләрен дымландыра, тамак төбенә авыр бер 2 җылы төен менгерә иде... *
X <
Сал бүрәнәләре бер-берсенә бәрелеп чупылдаган, күк йөзенә кара ® чаршау бөркәгән төсле караңгы, йолдызсыз бер төнне алар салы янына Z көймә килеп туктады, көймәдән өч кеше төште. *
Абыйсы Шәяхмәт алармы каршы алды.
Килүчеләрнең икесе, көймәне чылбыр белән сал аратасына бәйләп, үзләре сал өстендә койрыкчы Мәхмүт белән сөйләшә калдылар. Өченчесе Шәяхмәт абыйсы белән бергә, карванканың тәбәнәк ишегеннән, бөгелә төшеп, эчкә узды.
Төнге кунакның башында ямьшәеп беткән соры киез эшләпә, өстендә брезент кәжән, аягында озын кунычлы күн итек иде.
Мондый киемле кешеләр Шәяхмәт абыйсына яңа тоткан балык китерә торганнар иде.
«Тагын балык чистартасы була икән», — дип уйлады Солтан. Ике көн рәттән балык чистартып, ул инде тәмам туйган, тагын бер-ике көн рәттән чистартырга туры килсә, аның гомер буена балыктан күңеле бизүе мөмкин иде.
Тик бер нәрсә Солтанны сагаерга мәҗбүр итте. Теге көнне балык китерүчеләрнең битен кара төк баскан, алар бөтенләй кырынмаган килеш килгәннәр иде. Битләре дә кояштан, җилдән каралып беткән иде.
Моның чырае ак, борыны туры, җирән төстәге матур мыегы, мәче мыегы төсле, тырпаеп тора.
Кунак, ишектән керүгә, тапчан буенда ялан аяк басып торган Солтанны күреп алды. Күрде дә, үз тиңенә дәшкәндәй: «Саумы, иптәш!» — дип, ягымлы итеп дәште, өстәвенә суыктан кызарып киткән кулын сузып, ныгытып күреште.
Әлбәттә, ул моның белән Солтанны бик уңайсыз хәлгә китереп куйды. Солтан ут кебек кызарды, тапчан буенда таптана-таптана, борынын тартып торырга мәҗбүр булды. Аннары ике кеше арасыннан елап балыгы сыман шуып чыгып, ишеккә таба атлады.
— Бу минем племяш, абыйның улы, Солтан атлы, — диде Шәяхмәт абыйсы. — Салчылар әртилен ишәйтәм. Дөньяны таный торсын, диюем.
— Бик яхшы. Таный торуы бик әйбәт,— диде кунак, тыенкы гына елмаеп кунды. — Уку ягы ничегрәк?
— Әллә кем түгел. Мәдрәсәдә дүрт кыш аунады. Алабугага, учительский семинариягә бирергә исәп.
— Материаль ягын үзең карыйсынмы?
— Үзем, әлбәттә. Абыйдан ярдәм көтеп бул.мый. Уку турында сүз кузгатсаң, чәчләре үрә тора. Минем «зимагурлыкта» йөрүдән дә риза түгел.
Кунак, җирән мыегын дерелдәтеп, көлеп куйды.
Шәяхмәт абыйсы Солтанга таба борылды.
— Син, энем, болай ит: теге карванкага чыгып, самавыр куя тор. Кунак абыеңның чәй эчәсе килгәндер. Ә мин аңардан балык сатулаша торыйм. Бик кыйбат сатмыйсыңмы? — диде ул, Солтан ягыма борылып, мутланып күз кысты: алдыйбыз, янәсе, кунакны! Чәй эчерткән булып, арзан хакка балыгын алып калабыз. Борын астында калдырылган шомырт кара мыекны сыпырып, кеткелдәп көлеп алды. — Кыйбат алырга акча юк минем, туган. Саллармы бит әле Чаллыга илтеп җиткерәсе, Чаллы байларына сатасы, Таминдар Тураевка акчасын кайтарып бирәсе бар.
Боларны ул ниндидер уйнак, артык күтәренке, кыланчык тавыш белән әйтте. Солтанга ошамады абыйсының алай кыланып сөйләшүе. Өстәвенә, мәшәкать ясап, яңадан балык алып азаплана. Бик кирәге барые, көне буе балык исенә сасып, чалбардан балык тәңкәсе кубарып йөрергә...
Энесе чыгып китүгә Шәяхмәт җитдиләнде.
— Я, Мулланур абый, күрешик. Нинди җилләр ташлады? Күрешмәгәнгә бер елдан артып китте бугай. Сагынып беттем үзеңне!
— Күрешмәгәнгә күптән, — диде Вахитов, аның кулын үз учында тотып торды, болыт астыннан бик азга гына күренеп калган кояштай мыек астыннан ак тешләре балкып күренде. — Камага кайттым. Техник булып. Кама төбен чистартырга.
— Тормыш төбен чистартырга диген. Институтың бетмәгәндер бит
әле? .
— Юк. Экспедициягә язылдым. Студент-практикантлар белән. Сыныкка сылтау инде анысы.
Карванкада бөркү иде, Вахитов кәжәнен салырга ниятләп, төймәләрен чишеп җибәрде, ләкин өстендә көмеш погонлы техниклар тужуркасы икәнен абайлап, кәжәнен салып тормады, сала башлаган киез эшләпәсен дә батырыбрак киде.
— Чемодан китердем сиңа. Өстә — балык, аста — китаплар...
— Петроград яңалыкларымы?
— Күбрәге шулар. Казам яңалыклары да бар. Татарча өндәмәләр. Чемоданны кире кайтарырга онытма. Утырыйк әле.
— И-и-и, мәнсезлекне кара инде, ә!—диде Шәяхмәт. — Кайчаннан бирле аяк өсте тотам бит, ә?! Сал әле өстеңнән, утыр әле, Мулланур абый. Очрашу шәрәфенә берәрне аударыйк әле. Салчылар да шикләнмәс, күңелгә дә рәхәтрәк булыр.
Шәяхмәт тапчан астыннан бер штоф аракы, стенага беркеткән «аптечка» шкафыннан ике стакан алды, аларны тотылмаган чиста тастымал белән озаклап сөртте; салкын ит белән суган турап куйды.
Әкрен генә чәкәшеп, күтәреп куйдылар.
— Мәркәзлә ни хәлләр? Гөрлиме Петроград?
— Петроградта мин Казан хәбәрләрен укып ятам. Казан больше-викларының җитәкче ядросы төрмәдә. «Правда» алар белән элемтәдә. Царизмга каршы, алпавытларга каршы көрәшергә крестьянны чакыра, эшчеләр сыйныфын җитәкче көч итеп танырга куша.
— Лозунгы кычкырып кына авыл агае кузгалырмы соң? Крәстиән- нең акылы бит аның, Мулланур абый, мескен бүрке астында түгел, крәстиән акылы җир белән береккән акыл ул. Бик әкрен, бик сак кыймылдый торган акыл. Кайнаррак вакыйга, гыйбрәтлерәк берәр хәл кирәк.
— Гыйбрәтлесе дә бар, Шәяхмәт. «Правда» күптән түгел генә «Тормыш мәхшәрләре» дигән мәкалә бастырып чыгарды. Казан губернасы турында. Крестьянның коточкыч хәерчелеге, изелүе хакында. Спасс авылындагы Мынов фамилияле бер крестьян, байлар соңгы ки
шәрлек җирен тартып алгач, дүрт баласын балта түтәсе белән бәреп үтергән.
— Нигә балалар?
— Хәер эстәргә чыгарырга теләмәгән.
.Алар илдәге хәлләр турында, Столыпин галижәнабләрененРоссияне һәлакәткә алып баруы турында, дар агачлары, сөргеннәр, татар бур- * жуазиясенен явызлыгы, мөселман руханиларының икейөзле, сатлык з жанлы булуы турында сөйләштеләр. з
— Беләсенме, туганым Шәяхмәт... завод-фабрикаларда булганын. - булса, күргәнсеңдер, пар казаннары бар анда. Казан кайный, кайный, g кайный, пары күбәя бара, күбәя бара, ә пар бит ул хәтәр нәрсә, аны = каядыр чыгарырга кирәк, чыгармасаң — ул бит казанны шартлатачак, ф Шуна күрә пар казанына жыелган парны әледән-әле чыгара тору өчен, а казанга клапан куялар. Рәчәй илендә царизм төзегән империя — ул о пар казаны, шартламасын өчен аңар да клапан куйдылар Патша Рос- = сиясенең клапаны — Себер рудниклары, Казан төрмәләре, Ыры.мбур х сөргеннәре. Казанның клапаны никадәрле зур булмасын, Себер киң- < лекләре никадәрле очсыз-кырыйсыз булмасын, шаулап ташыган пар- 2 ны ул гына йотып бетермәячәк. Ул пар дигәнебез — эшчеләр хәрәкәте. “ пролетариатның албасты сыйныфларны үз өстеннән алып ташлауга < булган омтылышы — отыры күбәя, отыры дәһшәтләнә, ташый, күр дә u тор. бер дә бер көнне ул Россияне шартлатачак.
Күбрәк Вахитов сөйләде, Шәяхмәт Айдаров, ияген бирчәйгән бармаклы зур кара кулы белән учлап, ара-тирә баш селеккәләп, игътибар белән тыңлап утырды
Тыңлый торгач, ул ничектер икеләнебрәк әйтә куйды:
— Беләсеңме, Мулланур абый, бишенче елны күпме кан коелды, күпме кеше корбан булды. Давылны кузгатабыз кузгатуын, кешеләрнең гомере белән уйнамыйбызмы? Безгә моның өчен кайчан да булса бер жавап бирергә туры килмәгәе!
Вахитов киез эшләпәне башыннан йолкып алды: тонык ут яктысында аның кызгылт-җирән бөдрә чәчләре ялкын телләредәй дулкынланып күренде. Зыялыларга хас ак чырае күзгә күренеп бүртенә, тулыша барды, урт тешләре кысылды.
— Җитте, иптәш! Җитте, булды! Вак-төяк шөгыль белән чикләнеп, кул кушырып утырыр заман түгел. Судагы көймә кебек чайкалып, икеләнеп торыр заман да түгел. Патша охранкасы Тәтешне көрәшчесез калдырды. Учитель Казаков, хатыны Нәфисә белән, Ырымбур даласында йөри — сөргендә. Икенче учптелебез— Фатих Шәмсетдннов — Сембср төрмәсендә. Хөсәен Ямашев җир куенында. Шуннан соң да без икеләнеп торырга тиешме? Көрәш корбансыз булмый, Айдаров' Дөнья яңартуны рус пролетариаты башлады. Без, татарлар, гомер буе рус белән кулга-кул тотынып яшәгән халык, дөньяны яңарту давыннан читтә калсак, тарих безгә моны гафу итмәс.
Шәяхмәт, бөркүлектән тыны кысыла башлап, кыек якалы кара сатин күлмәгенең изүен чишеп җибәрде. Күкрәк тутырып сулыш алгач:
— Нишләргә соң? — диде.
— Нишләргәме? Яшьләрне күтәрергә кирәк. Яна Ямашларны! Яшьләр күңеле сизгер, куркусыз Камчылы, канлы кулларга каршы әйтер сүзләрен курыкмыйча әйтсеннәр. — Тавышын әкренәйтә төште, сер бүлешкәндәй кайнар пышылдап, сүзен дәвам иттерде: — Тукай же- назасында булдым. Нинди асыл затны югалттык! Гасырларга бер генә туа торган даһины. Менә кем иде халыкның үз җырчысы. Тукайны бетен Казан озатты, Казан гына түгел, бөтен Россия. Урга Азия. Менә ничек бит ул... Урамнар тулык, ишек аллары, йорт түбәләре Транспорт туктаган. Олаучылар туктаган. Халык, баш түбәсенә күтәреп,
Тукаен алып бара. Ишми ишаннарга, икейөзле сатлыкларга, имансызларга күрсәтеп алып бара. Ә бит ислам руханилары да Тукайны үзләренеке димәкчеләр! Беләсеңме, Шәяхмәт, Тукай җеназасына Россиядән өч йөз мулла килгән иде. Чалмалылар төркеме, тәгъбир әйтеп, урам тутырып барды. Ә бит Тукай аларны гомер буе иң усал, иң миһырбан- сыз сүзләр белән тиргәп, фаш итеп килгән иде. Татар буржуазиясенә, татар руханиларына да Тукай кирәк булды! Үлгәч, җеназасында булса да, алар шагыйрь яклы булып кыландылар. Ә син әйтәсең, кеше гомере белән уйнамыйбызмы? Таңның ничек атканын белмисеңмени син? Кара төнне куып, кояш килсә генә таң ата ала...
... Кунак киткән булгандырмы-юкмы, күпмедер вакыттан соң, Камада бик хәтәр дулап, дулкын өемнәрен саллар өстенә ыргыта-ыргыта, давыл башланды.
Солтан Шәяхмәт абыйсының салларны яр буена ышыкка алып барырга боерык биреп, рулевой Сәфәргали белән Миргатага, Мәхмүткә кычкырганын ишетте.
Ул мондый чакта карванка эчендә утырып тора алмый иде инде. Йөгереп саллар өстенә чыкты. Өстенә, чиләге белән су органдай, яңгыр китереп бәрде, ә дигәнче лачма су итеп ташлады. Карванка эченнән ул иске кәжәнне бөркәнеп чыкты. Җил шундый көчле, яңгыр суы, җил агынтысы белән, куәтле дулкыннар белән бергә кушылып, аяктан егып салырдай итеп бәрә, тыннарны куырып китерә иде.
Солтан абыйсы Шәяхмәтнең озын кара гәүдәсен, кулына тоткан сары фонарь утын, салчы егетләрнең гаять зур көч белән көсмән кагуларын, Кама суын каерып-каерып ишүләрен, ут яктысында аларның битеннән, киез эшләпәләреннән, брезент кәжәннәреннән елга булып су акканын күрде. Үзенең бөтен гәүдәсе суыктан дер-дер калтыраса да, яка эченә чиркандырып су акса да, шушындый давыллы төндә, салчыларның барысы бердәй җан-фәрманга эшләгән чакта, ничек итеп карванка эчендә бикләнеп утырасың! Оят булыр.
Ләкин күпме генә батырайсаң да, тоташ бәргән салкын яңгыр астында, төннең төн буена саллар өстендә басып торып булмый бит.
Саллар биек ярлы бер култыкка таба борыла башлагач, ул карван- кага керде; абыйсы кушкан йомыш исенә төшеп, сүнеп утырган самавырын яңартырга булды. Чыннан да, нишләп әле ул бер эшсез яңгыр астында йөри, башкалар эшләгәндә, хөрәсән ялкавы кебек, башыннан кәжән бөркәнеп, бөкшәеп басып тора. Менә, тиле!
Тырыша торгач, өрә торгач, самавыр эчендә ут дөрли башлады. Бераздан, самавырның җырлый-җырлый кайный башлавына сөенеп, үзе дә шуның янына килеп утырды, самавыр җыры белән бергә, үзенең дә күңеленә җыр килде. Шушы давыллы төндә, ике зур кара толымы белән, мөлдерәтеп карый торган зур кара күзләре белән, Нурия аның күз алдына басты. Ул күңеленнән аның белән болынга балтырган җыярга барды, үрдәк бәбкәләре саклады, Ләлек мамык чыбыркы белән бәргәләп көтү көтте, паромга утырып кояш җылысына иркәләнеп, Кама аръягына карлыганлыкка чыкты, кош оялары карады, яр буенда пароходлардан ташлап калдырган карбыз кабыкларын җыеп ашый- ашый, көлә-көлә йөрде.
Тышта салчылар салны ышык урынга, текә яр астына алып бардылар.
Менә хәзер алар, өшеп-туңып, карванкага керерләр. Их, маладис, Солтан, самавыр кайнатып куйгансың, дип аны мактый-мактый чәй эчәрләр, аларның гына түгел, үзенең дә сал агызуда катнашлыгы барын тою Солтанга рәхәт булыр.
Салчылар турында, дулый-дулый дулкыннарын аткан, суык яңгыр
ларын чиләкләп койган Кама турында уйлагач, Солтанның күз алдына төнге кунак килде. Абыйсы самавыр куярга кушып, юкка гына чыгарып җибәрде лә аны! Балык дигәне аның бөтенләй дә буш сүз булгандыр. Кап-карангы төндә, давыл кузгалырга торганда, кем инде балык сатасым бар дип елга кичә? Юк, ул балыкчыга охшамаган. Мыегы да ул түгел, чыраеның аклыгы да ул түгел, чәченең җирәнлеге дә ул тү- * гел. Теге көнне балык китергән кешеләр укмашып беткән сакаллы, күз- з ләре белән тешләре генә елтырап калган кара-кучкыл чырайлылар иде. з
Ә моның мыегын бөтереп куюы ук ни тора. Саумы, иптәш! Кайсы балыкчы сине шулай үз күреп сөйләшсен? Күпсенгән булды бит Солтанның абыйсы аңардан кунагын. Сөйләштереп утырмаган булды. =
Бу көннең һәм Зартугайдан кузгалып киткәннән бирле узган бер ф атнаның вакыйгалары, хис-тойгылары шул хәтле дә күп иде, алар инде а Солтанның җанын тутырып кына калмаганнар, басып ук тора башла- о ганнар иде, аннары суыкта чыланып кергәннән соң, җырлап кайнаган = самавыр җылысында утыру шундый рәхәт, шундый талгын иде ки, Сол- £ танның күз кабаклары авырая башлады, йокламаска күпме генә ты- < рышса да, ул булдыра алмады, уянмаслык булып, оеп йоклап китте... ө
Ишектән бәреп кергән салкын, шаулап дөбердәшеп кергән салчылар = уятты аны. Ул ялт кына сикереп торды, самавырына ташланды, шундук < йөрәге өшеп китте: самавыр зәңгәрләнеп кыйшаеп төшкән иде.
Шәяхмәт абыйсы, кара мыеклы чибәр йөзен кулы белән каплап, эрегән самавырга моңсу гына карап торды да:
— Ярый, энем, маладис, эшкә ярый башладың!—диде.
XI
1913 елның көзендә Шәяхмәт абыйсы Солтанны, Алабугага китереп. Земское училищега укырга урнаштырды.
Мондагы тормыш Кама дулкыннары өстендә тирбәлеп, төнге йолдызлар белән серләшү, сал йортында йоклау, хәтта давыллы яңгырларга чыланып йөрүгә караганда да кыенрак булып чыкты.
Стахиевларның көпчәкле йөк пароходына утырып, тозлы балык мичкәләре, он капчыклары, ниндидер чыптага төргән авыр түкләр арасында көннең-көн буе азапланып килгәннән соң. алар Шәяхмәт абыйсы белән икәү, Алабуга пристаненда пароходтан төшеп калдылар.
Каршыда — Солтан беркайчан да күрмәгән текә тау, тауга исәпсез* сансыз басмачалары белән агач баскыч күтәрелә, Солтан, күрәсең, әнә шул баскычлар буйлап менәргә, менәргә, менәргә тиеш.
Безнең Зуртугай малае юньле-рәтле русча белми, ә бу хәлнең тормышында нинди күңелсезлекләр китереп чыгарасын башына да китерми иде әле.
Шәһәрнең Ерзовка бистәсендә яшәгән купең малайлары читтән берәр авыл «гыйбаты» килеп чыктымы, ана каныгып, аның русча белмәвеннән көлеп, җаннарына рәхәт табалар иде. Башкисәр булу белән бөтен Алабугада дан тоткан Вадим Шарашкин шәһәр урамында пәйдә булган һәрбер яңа малайга йодрыгын танытмый тынычланмый иде.
Солтан беренче көнне, училищеда күргәннәрен күңеленнән барлап, русча өйрәнә алмасам, пичекләр укырмын дип, хафага калып, башын түбән иеп кайтып килә иде, кинәт колак төбендә үк
— Дорогу, деревенщина! — дип кычкырып җибәрделәр.
Солтан туктады, үз янында басып торган затлы киемле өч малайны күрде. Аларның елмаешып басып торуларыннан, болар миннән тартырга тәмәке сорыйлар бугай дип, уң кулын авызына китерде, ике бармак арасына тәмәке кысып тоткан сыман иттереп:
— Ниту, НИту!— диде.
Малайларның озын буйлы, кызыл чырайлысы бер адым алга атла- ды, ике кулын йодрыклап янәшә куйды да, һаман да елмайган килеш Солтанның ияк астына китереп орды. Солтан, «аһ» итәргә дә өлгермичә’ якындагы канауга чалкан әйләнеп төште.
Өч малайның өчесенең берьюлы шаркылдап көлгән тавышына исен җыеп, канаудан торды, канаган борынын җиңе белән сөртә-сөртә, җан ачысы белән елый-елый, үзен нахакка рәнҗеткән олы малайга — Ша. рашкинга килеп ябышты. Шул чакны малайларның икенчесе, күзенә үк батырып кара фуражка кигәне, Солтанның яңак төбенә шундый да чалтыратып салып җибәрде, малайның күзеннән утлы-яшелле очкыннар очты. Ул да түгел, өченче малай аны аяк чалып екты, һәм алар, өчесе берьюлы аның артына тибеп, көлешә-көлешә китеп бардылар.
Гарьлектән, бер гаепсезгә кыйналудан, йөрәге тоташ нәфрәт уты белән тулып, хәтта инде кычкырып елый да алмыйча, эт кебек шыңшып, җиргә йөзтүбән капланып ята иде.
«Тикай! Тикай!» — дигән тавышка башын күтәрде.
Караса — Шарашкин үзе дә, аның куштаннары да төрлесе төрле якка чабышалар. Солтаннар белән бергә укырга кергән Салагыш малае Мәрдән тегеләрне куып бара.
Солтанның йөрәге тасырдап тибә башлады.
Куа чыгарга!
йөгерү турысына килгәндә, аны Зартугайда беркем дә уза алмын иде. Солтан сикереп торды да, шешкән яңагын, канаган борынын онытып, җан-фәрманга Шарашкин артыннан чапты. Бер мәртәбә канауга очып төшү аны саграк кыланырга өйрәткән иде. Шарашкинны куып җитү белән ул аңа тота-каба барып асыланмады, җиргә егылып, тегенең ботыннан кочаклап алды. Шарашкин гөрселдәп җиргә ауды.
Ул арада Мәрдән дә килеп җитте.
Купең малаен ул якасыннан умырып тотып, аягүрә бастырды, ки- зәнми-нитми генә, бала башы хәтле йодрыгы белән тегенең ияк астына китереп орды.
Шарашкин егылмады, а-а-а дип, ике кулы белән битен каплады.
— Ә-ә-ә, рәхәтме? Рәхәтме? — диде Солтан, аның әле бер, әле икенче ягына йөгереп чыкты.
Купең малае бәлки Солтанның татарча әйткән сүзләрен аңлап та бетермәгәндер, әмма Мәрдәннең йодрыгын аңлады бугай, сугышырга теләмәде, арырак бер чит*тә куркышып карап торган куштаннары янына китеп барды...
Русча белмәү, һай, ул русча белмәүләр... Нинди генә күңелсезлек- ләр алып килмәделәр алар Солтанга.
Әгерҗе ягы малае булганлыктан, Солтан беркайчан да «д»ны чиста итеп әйтә белми. Аның ничектер башкортлар әйтеменә тартым «з» килеп чыга. Укытучы Елизавета Сергеевна Солтанга бер көнне китаптан кычкырып укырга кушты. Солтан, аны-моны уйлап тормастан, «Я могу свобозу заровать!» — дип укып китмәсенме!
Елизавета Сергеевна әйтә:
— Свободу даровать.
— Свобозу заровать, — дип кабатлый Солтан.
— Да-ровать,— дип иҗекләргә бүлә укытучы.
— Заровать, — дип кабатлый Солтан.
Класста хәзер ачулы «даровать» белән юаш тавышлы «зароваты кабатланып тора башлады.
Елизавета Сергеевна түзмәде, китабын кулына тоткан килеш Сол тан янына килде дә, үсмернең башын кулы белән үзенә таба борды.
— Скажи, Айдаров, «де»,— диде.
— «Де»,—диде Солтан.
— Вот так, скажи: даровать, — диде укытучы сөенеп.
Солтан каушавыннан тагын онытып җибәрде. Әүвәлгечә үк:
— Заровать, — диде.
Монарчы көч-хәл белән түзеп торган малайлар шаркылдап көлеп җибәрделәр.
Елизавета Сергеевна, юри үчеклиләр дип белде, ахрысы, ике кулы белән башына тотынып, елап җибәрде. Чәчләре тузгып, тарагы, шпиль- ♦ калары идәнгә чәчелде һәм ул, озын итәкләрен җилфердәтеп, бүлмәдән а чыгып китте. з
Шомлы тынлык. *
Кап-кара ряса кигән поп килеп керде.
— Кто Айдаров? s
Солтан аяк өсте басты. Ф
Поп, күкрәк турысына сәгать чылбыры белән аскан зур алтын тәресен кулы белән басып, ашыкмый гына Солтан янына килде, үсмерне Q колагыннан тартып парта арасыннан чыгарды, кара такта янына ките- х pen бастырды. Башта кул аркасы белән Солтанның битен чабаклады. £ аннан сон йодрыклары белән башын төйде, ахырдан чәченнән учлап < тоткан көе башын стенага бәрергә тотынды. е
Бу гамәлне кылган чакта попның битендәге бер генә төге дә селкен- - мәде, биленә җиткән кара сакалы гына селкенгәләп торды, алтын тә- < ресе атынгалады.
Солтан өч көн рәттән дәрескә бара алмыйча, саташып авырып ятты.
Терелеп аякка басуга ул Зартугайга кайтып китәргә, Алабугага бүтән беркайчан да аяк басмаска дип күңеленнән ант итте. Әнә Шәяхмәт абыйсы Земское училищеда укымаган әле, нинди итеп сал куа, нинди көймәләр ясый, сарылы-зәнгәрле йортлар сала белә. Солтан үзен. Шәяхмәт «абыйсы кебек, шомырт кара мыеклы, биек сәхтиян итекле, буй* дан-буйга ак сәдәп тезеп чыккан кара сатин күлмәкле гайрәтле егет итеп күз алдына китерде. Иртәгә үк абыйсына: «Ал мине моннан, минем монда түзеп торыр хәлләрем калмады, алмасаң, мин качып кайтып китәм»,— дип хат язып салырга булды.
Иртәгесен ул курка-курка гына училищега барды, курка-курка гына эчкә керде. Документларын сорап алырга кирәк иде ана. Кан калтырап, кара рясалы поп белән очрашудан коты алынып укытучылар бүлмәсе янына якынлашты. Якынлашты һәм... кинәт телсез калды.
Анда кулына кәрзин тоткан, башына ак шәл бөркәнгән Нурия басып тора иде.
— Син каян килеп чыктың? — диде ул бөтен кайгысын берьюлы онытып, йөгереп аның каршысына килде.
Нуриянең зур кара күзләре тагын да зуррак булып ачылдылар.
— Солтан... ни булды сиңа?
— Ә... миңа? Берни дә булмады...
— Ә нигә күз төпләрең күгәргән? Әллә кыйнадылармы? — Нурия корзинен идәнгә куйды, Солтан белән ике куллап күреште, аның кулы җылы иде, күзләрендә Солтанны кызганудан моң саркып чыккан иде, ул елар чиккә җитеп: — Чыннан да... кем тиде сиңа? — дни сорады.
Солтан башын иеп беркавым дәшми торды, аннары өзелеп киткән тавыш белән, карлыгып:
— Әй, китәм лә мин моннан... — дип әйтеп куйды.
Укытучылар бүлмәсендә кемнәрнеңдер русчалатып дәгъвалашканнары ишетелде.
Нурия кемнәрнеңдер аннан чыгып килүләреннән шикләнеп, Солтанның кулын ике куллап тотып алды да:
—- Ә мин тагын... сине эзләп... килеп йөргән булам...— диде. Әнә шул сүз Солтанны Алабугада алып калды.
... Тормыш тора-бара үз дигәнен итте, әкренләп Солтанның юашлы* гын куып чыгарды. Җирән чәчле, дәү йодрыклы Мәрдәннәр, тиктормас Зарифлар, моңсу күзле Шәрифҗаннар белән дуслашу аңа ялгыз түгеллеген, бу дөньяда иптәшләре барлыгын аңлатты. Ул туп сугарга, тәрәзә ватса качарга, купец малайлары сугышырга тотынса, аларга «сдача» бирергә өйрәнде.
Тик бай малайлары белән уртак тел табарга гына өйрәнә алмады.
Алабугада уку йортлары күп; урамнарда епархиальное, реальное, городское, ремесленное, земское училищеларында укучы купец малайлары йөри, мещан кызлары йөри, алар инәдән-җептән генә чыккан елтыр киемнәре, тимер аякта, тимер чаналарда шуулары, урамнан күкрәк киереп атлаулары белән Солтанны кызыктыралар. Солтаннарга дин сабагы укытучы, бармаклар тигез булмаган кебек, адәм балаларының да тигезсезлеге аллаһы тәгаләдән килә дип аңлатучы Мисбах ахунның бер кызы гимназиядә, улы Реальныйда, зурысы кайдадыр (Петербур- ның үзендә үк диме!) авыл хуҗалыгы институтында укый икән. Болар кайчан карама шат күңелле, тук чырайлы. Болар урамнардан узган чакта купец Стахиевларның Россия күләмендәге байлыклары, бөтен Кама буена атаклы сыра заводлары, эчен чынаяк тәти төсле кафель белән тышлаган су коену бассейны турында сөйләшәләр, Ерзовка бистәсендә бер үзе әллә кайлардан ук күренеп торган дүрт катлы кызыл кирпеч бинаны — тоташ карадан киенеп йөри торган кызлар укыта торган Епархиальное училищены мактыйлар. Имеш, аны купёц Стахиев салдыра башлаган да, бетереп җиткерә алмыйча, үлеп киткән. Ста- хиевның хатыны ирен бик яраткан, аны оныта алмый икән, иренең истәлеге итеп, бинаны салдырып бетергән. Инде менә хәзер Епархиаль- ноеның кызлары карадан бөркәнеп, Стахиевның үлем хәсрәтен чигеп йөриләр. Траур дип атала русча.
Солтанга кинәт кызык булып китте: бер Стахиев үлгән, ике йөздән артык кыз аның хәсрәтенә хәсрәтләнеп кара көеп йөри. Тагын өч ел буе йөриячәк. Аннары алар попларның, дьяконнарның хатыннары булып китәчәкләр. Стахиев хатыны руханиларга затлы кызлар укытып бирә!
Солтан Габбас мулланың яшь хатынга өйләнүен күз алдына китерә. Ул исәптән Хәнифә түтине дә менә шундый таш биналарда укытырга кирәк булып чыга түгелме? Аны да мулла хатыны итәр өчен аерым киемнәргә киендереп йөртергә кирәк түгелме соң?
Габбас мулла турында уйлый башлагач. Солтан үзеннән-үзе күңел җепләре белән Нуриягә барып тоташа. Томыраеп торган зур кара күзле, биленә җиткән калын кара толымлы Нурия ул югында тагын да буйчанрак булып киткән, училищега йөрү өчен аерым форма да киеп алгач, әллә ничек үзгәргән иде.
Беренче көннәрне Солтан аңар бер дә карамаска, күзен дә салмаска тырышты. Кама буйлап сал куган чакта аны уйлап, аның өчен сагышланып йөрүләренә уңайсызланды. Ул аның уйларын, тойгыларын белгәндер кебек тоелып, тәне чымырдап киткән чаклары булды. Дәрестә ул я укытучысына, я дәфтәре өстенә генә иелеп утырды. Сабак бетүгә иң алдан чыгып фатирларына йөгерде.
Кичен өйгә биргән шигырьләрне ятлап утырган чакта аның күз алдына томыраеп торган зур кара күзле, аңа бик якын да, буй җитмәс ерак та булган кыз килеп баса иде. Басада аны шигырь ятлаудан туктата. Китапның хәрефләре әлҗе-мөлҗе килә башлый, юллары саташа, Солтанның башына берни керми.
Дәресне өйрәнми килгәне өчен ул укытучысыннан шелтә алды. Бөтен класс алдында кызарынып басып торды.
Аның оялуы класстан түгел, барыннан да элек Нуриядән иде. Нурия аны, әлбәттә, булдыксыз малайга, бер тиенгә торгысыз, сәләтсез
укучыга санады инде. Аның белән бер училищеда, бер класста укып йөрүенә хурлангандыр да әле...
Солтан кара такта яныннан китеп, урынына барып утырган чакта, ихтыярсыз Нуриягә күз сирпеп алды. Ни хикмәттер, кызын ана кимсетеп карамый, мыскылламый, хурламый да, әллә ничек үз итеп, малай- ф ларча бер кызыксыну белән, авызын ачып карап тора иде.
Солтанның күңеле тынычлана төште, ул кыюланыбрак китте. Зар- £ тугайдагы гадәте буенча, кызга төртеп, я булмаса, чәчен тартып китү В теләге уянды. ' с;
Әмма Нурия күзгә күренеп үзгәрде.
Аның зур кара күзләре шундый да ягымлы-ихлас итеп, үз итеп, то- мыраеп бер карады — Солтанның күңеле тетрәп китте. ♦
Өйгә бергә кайттылар. а
— Син кайда торасың? — диде Нурия, училище капкасыннан чык- °
кач. Z
— Казанский урамда, ә син? <
— Мин дә шунда торам бит... е
— Китче! Әйдә алайса бергә кайтабыз. s
— Соң әйдә... *
Бер кварталны сөйләшми генә кайттылар. Алабуганың иң зур чир- <- кәве турысына җиткәч, Нурия башын артка ташлап югары карады.
— Ай-йай биек! Түбәсенә менеп җитеп буламы икән моның, Солтан?
— Була. Минем анда менгәнем бар. Узган атнаны Мәрдән белән бергә менеп карадык.
— Булмас. Алдашасыңдыр...
— Менеп күрсәтимме?
— Яле!
— Ә син?
— Нәрсә мин?
— Син менсәң — менәм.
— Менмәсәм — менмисеңме?
— Юк. Беләсеңме, анда нәрсә бар?
— Нәрсә?
— Мунча түбәсе чаклы кулыкыл.
— Кит аннан, мунча түбәсе чаклы кулыкыл буламыни? Ат башы чаклы диген, ичмасам
— Ышамыйсыңмы? Әйдә, бәхәс!
— Нәрсәдән?
— Әгәр мин әйткән дөрескә чыкса... мин сине кон саен озата барам... Өегезгә тикле.
Нурия кып-кызыл булып кызарды, шулай да ризалашты.
Чиркәүнең кеше йөрми торган аулак ягыннан, сәрби куаклары арасыннан, сыдырыла-сыдырыла эчкә уздылар. Рәшәткәнең тимере киңәйтелгән бер төшеннән баскыч янына килеп туктагач, Нуриянең йөрәге сикереп чыгардай булып тибә башлады.
— Солтан... мин куркам...
— Курыкма. Анда беркем дә юк. Йөгереп менәбез дә йөгереп төшәбез. Бүген әле урысларның бәйрәме түгел, анда беркем дә йөрми.
— Әйем, куркам.
Солтан башка бер сүз дә әйтмәде, читкә китте. Урамны аркылы чыктылар. Чатка басып чиркәүгә карап тордылар.
— Кулыкыл, атлы арба сыярлык, — диде Солтан үпкәләгән тавыш белән. — Юкка менмәдең. Беләсең килсә, аны биш ат та тартып алып бара алмый.
— Алмас инде бар. Безнең кара айгыр да тарта алмыймыни?
— Алмый дидем бит инде. Аның бит авырлыгы биш йөз пот. Бер ат егерме биш поттан да артыгын тарта алмый.
— Биш йөз пот? Энекәем! Булмас... — диде Нурия әле һаман ышанып җитәргә теләмичә. — Ә нигә соң аны шулай зур итеп койганнар?— диде.
Солтан чиркәү’ түбәсеннән аста, ерак булып күренеп яткан уйсу үзәнлеккә, күз күреме җитмәс болыннар, әрәмәләр арасыннан кояш нурын балкытып агып яткан Кама елгасына карап тора иде, ерак урманнар, офык өстендә җыелып торган күгелҗем болыт өемнәре аның игътибарын биләп алган иде.
— Нәрсә дисең? Ник зур итеп койганнар дисеңме?
Ул кыңгырауны нигә шул тамаша зур итеп коюларының сәбәбен белми иде. Ләкин Нурия алдында авыз күтәреп белмим дип тору уңайсыз тоелды. Шуңа күрә ул үзе уйлап тапкан беренче уйны әйтте:
— Бәхетсезлек килсә хәбәр итәр өчен, — диде ул әкрен генә.
Эчке бер сизенү белән әйтелгән бу сүзләр тагын' бер елдан соң дөрескә чыктылар.
... Кич. Караңгы төшеп килә.
Солтан белән Нурия Ерзовка бистәсеннән кайталар.
Урам уртасына җигүле атлар килеп бөялгән, коймаларга орына-оры- на, урам тутырып халык ташкыны килә.
Ташкын үзенең зурлыгы белән, кеше авазларын, эреле-ваклы чиркәү чаңнарын, баш өстенә тәре күтәреп барган попларның дога укыган тавышларын йота.
Кинәт тонык гүләүне, нәзек чаң тавышларын барысын күмеп, биш йөз потлы гигант чаң суга башлады. Бу аваздан җир селкенә, йортлар калтырана; атлар ярсып аягүрә басалар да, сискәнеп, җиргә чүгәләр иде.
Чиркәү каршысына мәйданга җыелган халык, күмәк ташкын булып, пристаньга таба кузгалды. Дәһшәтле чаң тавышы тынган араларда, кайдандыр билгесез бер яктан муллаларның моңлы тавыш белән коръән укулары ишетелеп куя, ул моңлы тавышка катыннарның ачыргаланып улап елаган тавышлары килеп кушыла иде.
Солтанның күзенә чалынып калды. Шәяхмәт абыйсының хатыны Сара җиңгине кемнәрдер култыклап алып киләләр, ул татар хатыннарына хас сабырлыгын җуйган, өчкелләп бәйләгән бизәкле яулыгыннан бүселеп чыккан чәчләре җилдә тузгый; йөзе аның тораташ кебек каткан, күгәргән иреннәре: «йа, алла, на, раббем...» — дип туктаусыз бер үк сүзләрне кабатлый.
Аның яныннан атлаган олы яшьтәге, сарафанлы бер әби:
— На кого ты нас оставляешь, кормилец? — дип такмаклап елый.
Пристаньга таба агылган халык төркеме өстеннән, урамнарны иңләп, елау-сыкрау авазларын бергә туплап, рәхимсез бер сүз калка:
—■ Сугыш!
Кичке җил ул сүзне йөзләгән чабаталы аяклар күтәргән тончыктыргыч соры тузан белән бергә кушып, бөтереп, күккә алып менә, ачы хәсрәт сөреме итеп кешеләрнең йөзләренә китереп сылый.
Солтан белән Нурия үзләрен камап алган догалардан, улап елау, ачынып кычкырып җибәрүләрдән качарга теләп, ләкин беркая да кача алмыйча, халык төркеме эчендә, шул төркемнең аерылгысыз бер кисәге булып, баралар да баралар...
Дәвамы бар