Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


БАШКАЛАДА ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
КИЧӘСЕ
21 октябрьда Маскәүдә бөек шагыйребез
Габдулла Тукайның 90 еллыгына багышланган
тантаналы кичә булып үтте. Президиумда Ленин
премиясе лауреатлары Р Гамзатов, Ч. Айтматов,
РСФСРнык Дәүләт премиясе лауреаты Л.
Татьяничева, совет әдәбиятының башка күренекле
эш леклеләре урын алды. Кичәне Г Тукан юбилеен
үткәрү комиссиясе председателе урынбасары,
РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре 11
Шундик ачты. Татарстан Язучылар союзы идарәсе
председателе Г Ахунов шагыйрь иҗатына багышлап
хөрмәтләү сүзе әйтте Кичәдә Л. Татьяин- чева, Ч.
Айтматов. С. Липкин, С. Хәким, М Львов чыгыш
ясадылар Сөекле шагый ребез калдырган мирасның
интернациональ әһәмияте, Тукай поэзиясенең
үлемсезлеге барлык чыгышларда үзәк тема булып
яңгырады Утырышта КПСС өлкә комитеты секретаре
М Ф Вәлиев, язучыларыбыздан Г. Бәшнров, И
Нуруллин, В. Нуруллин, Ә. Маликов, С. Сөләйманова,
Р. Харисов. М. Хәбибуллин катнашты
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ РЕСПУБЛИКА
СЕМИНАРЫ
Татарстан Язучылар союзы идарәсе октябрь
аенда, ВЛКСМ өлкә комитеты һәм профсоюзларның
өлкә советы белән берлектә, яшь язучыларның өч
көнлек семинарын үткәрде Семинарга республикабыз
шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук
Башкортстаннан, Ульяновск өлкәсеннән яшь
прозаиклар, шагыйрьләр, драматурглар, әдәби
тәнкыйтьчеләр һәм публицистлар — барлыгы йөздән
артык кеше килде Семинар уз эшен Казан шәһәренең
Актерлар йортында башлады Аны кереш сүз белән
ВЛКСМ өлкә комитетының пропаганда һәм агитация
бүлеге мөдире Суфия Шәймәрдәнова ачты Аннары
Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф
Ахунов КПССның XXV съезды карарлары һәм яшь
язучылар алдында торган иҗади бурычлар турында
сөйләде Яшь әдипләр философия фәннәре
кандидаты Р В Мөр- сәлнмонныц «Фәнни техник
революция һәм дөньяны эстетик үзләштерү» дигән
темага лекциясен, язучы Хәсән Сарьянның «Әдәбн
асәрнең теле» дигән докладын тыңладылар Шул ук
көнне яшь язучылар Кырлайга юл тоттылар - анда Г
Гукай мемориале белән таныштылар, ә кичен клубта
авыл хезмәтчәннәре белән очрашу булды, яшьләр
кырлайлыларны уз иҗатлары белән таныштырдылар,
әсәрләрен укыдылар
Семинарның икенче көне дә докладлар
тыңлаудан башланды. Өлкән әдипләребез- дән
Гомәр Бәшнров язучы иҗатында тугая телнең тоткан
урыны, Нәкый Исәнбәт үз иҗат лабораториясе
турында сөйләде. Аннары яшьләр X. Туфан, С Хәкнм,
Ә Еники. Н. Арсланов. Ш. Маннур, Н Дәүли, Ә. Баянов,
Н. Фәттах һ. б әдипләр җитәкчелегендә аерым аерым
секцияләрдә эшләделәр. Яшь авторларның
әсәрләренә тәфсилле һәм төпле анализ ясалды,
нҗат мәсьәләләре турында жанлы сөйләшүләр
барды. 15 октябрьда секцияләрнең эше дәвам итте Ә
төштән соң яшь әдипләр Г Тукай клубына җыелдылар
Семинарга йомгак ясап, Г Ахунов һәм секция җитәк-
челәре яшьләрнең иң уңышлы әсәрләрен күрсәтеп
үттеләр, әдәбиятка чын тормыш мәктәбе үткән
сәләтле алмаш кнлүенә ышаныч белдерделәр.
' Кичен семинарда катнашучы яшьләр Казан авыл
хуҗалыгы институтында студентлар һәм укытучылар
белән очрашу үткәрделәр, үз замандашларына
багышланган әсәрләрен укыдылар
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНДА
Октябрьда Татарстан Язучылар союзы партия
оешмасының отчет-сайлау җыелышы булды. Әдәби-
иҗат көчләре алдына партиябез куйган бурычларны
үтәүгә язучыларны туплау буенча партия оешмасы
алып барган эшчәнлек хакында отчет доклады белән
партоешма секретаре Вакыйф Нуруллин чыкты Ул
әдәбиятның төрле жанрларында язучыларыбыз
ирешкән и .кат казанышларын барлады, сонгы елла
бигрәк тә прозаик һәм драматургларыбызнын нә-
тиҗәле эшләвен күрсәтеп үтте, партоешманың отчет
чорындагы эшчәнлегенә һәм үткәрелгән чараларга
анализ ясады Фикер алышуда әдипләрдән М Садри.
Г Пауш кин. Л Ихсанова. Г Ахунов, КПСС өлкә
комитеты культура бүлеге инструкторы II Хәнруллии һ
б иптәшләр катнашты
Алар ккләчәктә партоешма ашчәилегеи тагын да
активлаштыруга кшәлдерелгәи тәкъдимнәр
керттеләр, теләкләрен әйттеләр Җыелышта
катнашучылар партия бюросы нык отчет чорындагы
»шчәнлеген уңай бәяләделәр һәм тиешле карар
кабул иттеләр. Җыелыш партбюроны* ааа составын
сайлады. Яка партбюроның беренче утырышында
партбюро секретаре итеп Вакыйф Нуруллин
сайланды.
ТӘНКЫЙТЬ СЕКЦИЯСЕ УТЫРЫШЫ
Әдәби тәнкыйть секциясенең 26 октябрьдә үткән
чираттагы утырышы тәнкыйтьче яшьләр иҗаты
мәсьәләсенә багышлап уздырылды Секция
җитәкчесе тәнкыйтьче Флүн Мусин утырышны ачып,
партиябез Үзәк Комитетының иҗат яшьләре белән
эшләү турындагы карары белән бәйләнештә әдәби
тәнкыйть секциясенең бурычларын күрсәтеп үтте.
Яшь тәнкыйтьчеләр эшчәилегенең бүгенге
торышы, кимчелекләре, киләчәктәге
перспективалары турында яшь рецензент- ч^зар
түгәрәге җитәкчесе тәнкыйтьче Фар- ваз Миннуллин
һәм «Идел» альманахы редакторы Мансур Вәлиев
доклад ясадылар.
Фикер алышуда катнашкан әдәбият галимнәре
һәм тәнкыйтьчеләр Б. Гыйззәт, Н. Юзиев, И
Нуруллин, 3. Мәҗитов һәм яшь буын вәкилләре
тәнкыйтьче яшьләрнең иҗат активлыкларын көчәйтү,
оештыру эшләрен һәм чараларын яхшырту буенча к\п
кенә конкрет тәкъдимнәр керттеләр. Тикшерелгән
мәсьәлә буенча утырышта карар кабул ителде.
ШАГЫЙРӘНЕҢ ЮБИЛЕЙ КИЧӘЛӘРЕ
Куренекле шагыйрәбез Саҗидә Сөләй- мановага
октябрьдә илле яшь тулды. Шул уңай белән
язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында аның
иҗат кичәсе булып узды Йлдар Юзеев кичәдә
шагыйрәнең иҗаты хакында хөрмәтләү сүзе әйтте,
юбиляр үзенең яңа шигырьләрен укыды, шагыйрәнең
әсәрләре, аларга язылган җырлар башкарылды.
*
* *
Әлмәттә. нефтьчеләрнең Техника йортында да
шагыйрә Саҗидә Сөләймаиова- иың юбилей кичәсе
булды. Кичәне кереш сүз белән КПССның Әлмәт
шәһәр комитеты секретаре Ә К Гыйматдинов ачты.
Юбилярның иҗаты турында шагыйрь Илдар Юзеев
доклад сөйләде
Әлмәт район советы башкарма комитеты
председателе Г. К Беляев шагыйрәгә Татарстан
Верховный Советы Президиумының Почет
грамотасын тапшырды. Саҗидә Сөләйманова шулай
ук КПССның Әлмәт шәһәр комитеты, шәһәр һәм
район башкарма комитетлары, Ленин орденлы «Тат-
нефть» берләшмәсенең Почет грамоталары белән
бүләкләнде.
Татарстан нефтьчеләре исеменнән «Татнефть»
берләшмәсенең генеральный директоры урынбасары
Үзбәк Саттаров. «Азат хатын» журналының баш
редакторы Асия Хәсәнова, Татарстан язучыларының
Әлмәт бүлеге исеменнән шагыйрь Гамил Афзал.
«Казан утлары» журналының җаваплы секретаре
язучы Ләбибә Ихсанова, Татарстан китап
нәшриятының өлкән редакторы Сания Сибгатуллина,
язучылардан Ш Бик- чурин, М. Хәсәнов, X. Хәйруллин
һәм нефть районнарыннан килгән кунаклар, Әлмәт
шәһәре оешмалары вәкилләре шагыйрәне иҗат
бәйрәме белән кайнар котладылар, яңа уңышлар
теләделәр.
Юбиляр адресына илебезнең төрле поч-
макларыннан килгән котлау телеграммалары укылды.
Юбилей кичәсе Әлмәт драма театры артистлары
башкаруында әдәби-музыкаль концерт белән
тәмамланды. Фойеда юбиляр иҗатына багышланган
әдәби күргәзмә оештырылды.
ОЧРАШУЛАР. ГЫЙЛЬМИ
КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР
Үзбәкстан ССРда РСФСР әдәбияты һәм сәнгате
көннәре тәмамланды. Шул уңай белән 18 октябрьдә
Ташкент шәһәренең А. Навои исемендәге Зур
театрында тантаналы кичә булды. Әдәбият һәм
сәнгать бәйрәмендә Татарстан Министрлар Советы
Председателе урынбасары, филология фәннәре
докторы профессор Мансур Хәсәнов һәм күренекле
рәссам. Дәүләт премиясе лауреаты Харис Якупов
катнашты.
*
$ *
Академик В А. Гордлевскийның тууына йөз ел
тулу уңае белән СССР Фәннәр академиясенең
көнчыгышны өйрәнү институты юбилей
конференциясе үткәрде. «Владимир Гордлевский һәм
татар публицистикасы» дигән темага доклад белән
конференциядә профессор М. Гайнуллин катнашты.
# *
Әдипләребез Г. Ахунов, В. Нуруллин. М.
Хәбибуллин В И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан
дәүләт университеты тулай торагында студентлар
белән очраштылар, яңа әсәрләре.’ иҗат планнары
белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр.
МӘГЪРИФӘТЧЕ Г. КУРСАВИНЫҢ
ТУУЫНА 200 ЕЛ
Г Ибраһнмов исемендәге тел, әдәбият һәм тари х
институтының чираттагы киңәйтелгән гыйльми
утырышы атаклы татар мәгърифәтчесе Г.
Курсавииың тууына ике йөз ел тулуга багышлап
уздырылды. Утырышта «Күренекле рацноналист-
галим» дигән темага философия фәннәре кандидаты
Я Абдуллин, «Г. Курсави турында әдәби һәм архив
чыганаклары» дигән темага институтның фәнни
хезмәткәре Ә. Хәйруллин докладлары тыңланды.
ЮБИЛЯРГА — БҮЛӘК
СССР Верховный Советы Презнднумы- нын 1976
ел, 22 октябрь Указы белән Казан дәүләт педагогия
институты педагогия кадрлары хәзерләүдә ирешкән
уңышлары өчен һәм оештырылуына 100 ел тулу
уңаеннан Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән
бүләкләнде.
ТАТАР ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ
ҖЫЕНТЫГЫ
Татарстан китап нәшрияты «Татар халык
җырлары» исемле җыентык чыгарды. Аның
тезүчесе—музыка белгече Мәхмүт Нигьмәтҗанов.
Китапта Татарстан, Баш- кортстан һәм Идел буе
өлкәләрендә. Себер якларында язып алынган
жырлар тупланган. Шулай ук Г. Сөләйманова, 3.
Басый- рова, И Шакиров кебек профессиональ
жырчыларыбызнын кайбер фоноязмалары да
урнаштырылган Җыентыкта «Хезмәт һәм йола
жырлары», «Туй йоласы жырлары», «Кодалар,
мәҗлес жырлары», «Уен жырлары», «Бәетләр,
мөнәҗәтләр», «Лирик жырлар», «Төрле көйләр»
дигән бүлекләр бар.
ЯНА КИТАП
Тарих фәннәре кандидаты Сәлам Али- шснның
«Каһарман бабайлар» исемле хезмәте дөнья күрде.
Автор крестьяннар һәм башка хезмәт иясе
массаларының социаль һәм милли азатлык өчен
алып барган күп гасырлык көрәшен,
күтәрелешләрнең башында торган каһарман йөрәкле
шәхесләр үткән юлны, ирек өчен даулашларда татар,
рус, башкорт, чуваш, мари һәм Идел буендагы башка
халыкларның бердәм катнашуын күп санлы тарихи
чыганаклар нигезендә яктырта, халык
күтәрелешләренең күренекле җитәкчеләре хакында
яна мәгълүматлар терки
«ИДЕЛ»НЕҢ ЯҢА САНЫ
Яшьләр иҗатына багышланган «Идел» әдәби
альманахының җиденче саны басылып чыкты.
Альманах битләрендә яшь авторларның шигырь һәм
проза әсәрләре, очерк һәм тәнкыйть" мәкаләләре
дөнья күргән Тәнкыйтьче Ф Мнңнуллннның алгы
битләргә урнаштырылган «Яшьләргә юл киң» исемле
мәкаләсе бүгенге иҗади яшьләребез яулыйсы яна
офыклар, алар иҗатының уңышлы һәм кимчелекле
яклары хакында сөйли Проза бүлегендә Марсель
Гаднәннең «Кар абагалар» исемле повесте. Рөстәм
Зарнпов һәм Альберт Сафин хикәяләре тәкъдим
ителә. Яшь замандашыбыз Образын үзәккә алган
«Кар абагалар» повесте укучыда зур кызыксыну
уятырлык. Җыентыкта Венсил Туктарова. Мөдәррис
Вәлиен, Рәфикъ Юнысов, Шәүкәт Снбга- туллин һ. б.
яшь шагыйрьләрнең әсәрләренә дә шактый урын
бирелгән. Равил Вәлиев КамАЗ төзелешендәге
бетончылар тормышыннан алып язылган «Кем
хаклы?» исемле очеркында кеше һәм техник прогресс
мәсьәләсенә мөрәҗәгать итә. Альманахта сәнгать
темаларына да аерым урын бирелә. Композитор
Фасил Әхмәтов белән яшь шагыйрь Разил Вәлневнең
музыка һәм жыр, композитор һәм җыр язучы шагыйрь
хакындагы җанлы әңгәмәсе. Фаил Шәфнгуллинның
яшь рәссам Эрот Зарнпов иҗаты,’ Фәүзия
Кадыйрованың Татарстанның атказанган артисты
Равил Шәрәфиев турындагы язмалары укучыга күп
кенә яна фикерләр җиткерә. Тәнкыйть бүлегендә
Фатих Макаевның Роберт Әхмәтжанов шигырьләренә
ясаган кечерәк күзәтүе поэзия сөюче яшьләргә бу
үзенчәлекле шагыйрьнең поэтик алымнарын,
шигырьдәге хис-тойгы нечкәлекләрен төшенергә
ярдәм итә Альманах битләрендә юмор һәм сатира
бүлеге дә зур урын алып тора. Җыентыктагы «Юл
башы» исемле бүлектә бүгенге әдәбиятыбызның
күренекле һәм өлкән вәкилләре Сибгат Хәким. Нури
Ар.лаиов. Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни. Ләбибә Ихса-
нова, Атилла Расих иҗат юлы башында торучы яшь
әдипләргә үзләренең нҗат эшчәнлеген кайчан
башлаулары, әдәбият мәйданына ничек аяк
атлаулары хакында сөйлиләр
Альманахны бизәүдә рәссамнар да катнашкан С
Насынрова һәм Л Насыйрҗанын әсәрләргә ясаган
иллюстрацияләре, Надир Альмеев. Р Имашев, Э
Зарнпов эшләреннән үрнәкләр, шулай ук
авторларның һәм очерк геройларының
фоторәсемнәре урнаштырылган
КӨЗГЕ ПРЕМЬЕРАЛАР
26 октябрьда Г Камал исемендәге татар дәүләт
академия театры сәхнәсендә Туфан Минну ллнинын
«Әлдермештән Әлмәндәр» исемле комедиясе буенча
куелган спектакль премьерасы уңышлы үтте. Әсәрне
сәхнәгә РСФСРнын атказанган сәнгать эшлеклесе
Марсель Сэлимжанов куйган, музыкасын композитор
Алмаз Монасыйш-в язган декорацияләрне художник
Әхәт Гайну.Т'мн эшләгән Спектакльдә төп рольләрне
РС.ФСР- ның һәм Татарстанның халык артисты Шәү-
кәт Биктнмеров. Татарстанның атка1әиган
артистлары Фатих Кульбарнсов, Равг Шә- рәфнев,
артистка Алсу Гайнуллина һәм башкалар уйный
В II Качалов исемендәге Казан Зур драма театры
Уильям Гибсонның «Ү лемме, яшәүме?» исемле
әсәрен сәхнәгә куйды. Спектакльнең режиссеры — В
Портнов, художнигы — Г. Тукай исемендәге респуб-
лика премиясе лауреаты Э. Гельмс
М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм
балет театры яңа сезонны Э. Григ- ның «Сольвейг
жыры» буенча сәхнәләштерелгән балет премьерасы
белән каршы алды Балетмейстеры — Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесе В Шумейкин. Төп
рольләрне ТАССРның халык артисткасы И.
Хәкимова. ТАССРның атказанган артисты К-
Гайнуллин, РСФСРның атказанган, ТАССРның халык
артисты, Г Тукай премиясе лауреаты Р. Садынков һ.
б. башкара.
Татар дәүләт күчмә театры И. Юзеев- ның «Кыр
казлары артыннан» исемле әсәрен сәкнәгә чыгарды
Аны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Г.
Тукай премиясе лауреаты Равил Тумашев куйган.
Музыкасын М. Имашев язган, декорацияләрне
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе П.
Баландин эшләгән. Спектакльдә Татарстанның
атказанган артистлары Ф. Парсин, Л. ГТарсина. И.
Мәхмүтова. Г- Нуруллин һ. б. катнашалар.
Әлмәт дәүләт драма театры яңа сезонга А.
Гыйләжевнең бүгенге көн темасына багышланган
«Кар астында кайнар чишмә» исемле әсәрен
әзерләде. Аны сәхнәгә Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе Г Хөсәенов куйды. Баш рольләрне
артистлар 3. Гыйләжев. К Сәетгәрәев, В. Шәри-
повалар башкара.
Республика курчак театры да «Пәһлеваннар»
спектакле белән яңа сезонны ачты. Спектакльгә кием
һәм декорацияләрне художниклар Э. Гельмс һәм Л.
Сперанская әзерләгән, композитор И. Якупов музыка
язган.
М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия
драма театрында Т. Миңнуллин- ның «Үзебез
сайлаган язмыш» әсәре сәхнәләштерелде.
Режиссеры — Салават Юлаев исемендәге премия
лауреаты Рифкать Ис- рафилов Музыкасын
композитор Рим Хәсә- нов язган, декорацияләрне
художник Таң Еникеев эшләгән.