Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ УКЛАРЫ


ЯҢА ЕЛ КАРШЫЛАГАЧ
Маскам— «ишәк». Кайтып җитсәм, Хатын һичшиксез кертә:
Чөнки бит ул өйдә мине Гел «ишәк» диеп йөртә.
КЕМ КЕМНЕ ТАШЛАГАН
— Хатыныңны ник аердың, кордаш?
— Кафеларда була башлады — Мине эзләп шунда йөри-
йөри, Өй эшләрен тәмам ташлады.
БАГУЧЫГА БҮЛӘК
— Әйт, әби, ирем кем булыр икән?
— «Чайка»да йөри. Дача салдыра! «Алайса, мине тапсын!»
дип кызый, Ун сумга өстәп, адрес калдыра.
ТОТСА... ХАТЫННАР ЯКАҢ
— Хезмәт хакың, ярый, өйгә кайта. Ә ришвәтне һәм дә
бүләкне Бар диеп тә нигә әйткәнең юк? Ник ул акча безгә
эләкми?
ЗУРДАН КУБЫП МАКТАНУ
Алма әйтә үзен-үзе зурлап, Аңламыйча фикере тарлыгын:
Кешеләргә мин бит әйтеп бирдем Тарту көче җирнең барлыгын.
БЕРСЕ ДӘ ҮЗГӘРМӘГӘН
Аерылдылар. Хатны бары хатын яза: «Ник дәшмисең, тискәре һәм
кире шайтан? Алиментың болай ярты-йорты килсә, Көт тә тор дим,
яннарыңа кире кайтам!..»
УРЫНСЫЗ ЗАР
Уйлый әдип: «Тәмам оныттылар.
Димәк, үстем, димәк, көнлиләр...»
Бер нәрсәне ләкин оныта ул: Ә бит аны... әле белмиләр.
МОДАНЫҢ ОШАМАВЫ
Йомыркадан әле генә чыккан Чебеш
Әйтә икән әтисенә, әнисенә:
— Аңлатыгыз, шундый ямьсез каурый кием Кемнәр текте, әти,
сиңа, әни, сиңа?!
БИРМӘДЕ
— Мәчегезне, күршем, биреп торсагызчы — Тычкан басты, чыдар
әмәл калмады!
— Ә син җый да тычканнарны безгә китер!— Диде күрше... Теге
китте. Аңлады.
ҮЗ КҮЗЛЕГЕННӘН КАРАП
Тычкан белән шашып уйный мәче —
Бер чинатып һәм бер тимичә:
«Уен гына,— ди ул, —безнең гомер...» Нәрсә әйтсен шулай димичә?!
ЭШЛӘР КӘКРЕДӘН КИТКӘЧ
Ул тормышта атлый алмый кәкре юлын Мең тарафка әгәр көн дә
бормаса.
Тиз кыйшаер кебек хәтта кабер ташы, Ялагайлар әгәр терәп тормаса.
Ә АЛАР ЯШЬТӘШЛӘР БИТ
Сакаллы һәм яллы берәү атлый, Алма кебек кызны култыклап.
Ялгышалар уйлап. «Димәк, бу карт Өйләнергә малны мул тоткан...»
ШТАТ ТУПЛАУ
— Ачалар ди бездә фәнни үзәк, Штат туплау тиздән башланачак.
— Бер кешегә эш юк икән әгәр, Ике кеше аны башкарачак.
БИЛЧӘН ҮЛЧӘМЕ
«Мин кырда ашламасыз да Шәп үсәм» дисең, Билчән,—
Телеңә тилчә тигере...
Бу бит тик синең үлчәм.
ТАСМА ТЕЛЛЕ РЕКЛАМА
Суган әйтә: хәтта елап-елап
Ник ярата мине кешеләр? һич аңламыйм... Ахры, бу дөньяда
Күп түгелдер минем ишеләр? !.
ЭЧКЕЧЕНЕ... КИСӘТҮ
«Менә сиңа унбиш себерке!
Китереп куйдык йортның түренә...»
— Унбиш дигән. Никтер миңа бу Унбиш тәүлек булып
күренә.
ӘЛӘКЧЕГӘ... ПОСЫЛКА
— Ике савыт кара кара салабыз,— Киңәштек тә килдек
шундый фикергә. Кайчан нәрсә язганнарың билгеле...
Инде язма — шул караны бетер дә.
АМЕРИКА АЧАРГА ӨНДӘҮ
— Сине монда тагын бер алимент Эзләп тапты. Дустым,
тизрәк кач, — Бүгеннән дә соңга калмый ычкын, Тагын берәр
Америка ач!
БАБАЙ БУЛАСЫ КИЛҮ
— Өч тешең төште бер көндә. Бабаң кебек булдың, балам.
— Әгәр бабай булдым икән, Димәк, мин пенсия алам!
ДОКТОРГА КҮРЕНГӘНДӘ
— Кай төшең авырта, бала?
— Белмим. Әни алып килде Мине монда. Ул аңлатсын!
...Доктор хәйран калып көлде.
ҮЗЕ ВАТЫЛГАН ЧӘЙНЕК
— Чәйнекне син ваттыңмы, балам?
— Юк! Ул, әни, үзе ватылды. Мин аны тик чүпкә ташладым,
Чөнки мин бит, әни, акыллы.
БУШ ВӘГАЗЬДӘН СОҢ СОРАУ
— Беләсеңме, инде өч яшь тулды, Син дүртенче белән барасың.
Акыллы бул, әйткән сүзне тыңла!..
— Ә мин, әни, кая барам соң?
УРАМДА УЙНАП КЕРГӘЧ
— Өч мәсьәләң әле, балам, чишмәгән, Сабагыңа утыр, тизрәк бул, чишен!
— Чишә алмый беттем инде чиләнеп...
Кем бәйләгән аны, әни, шул чишсен.
ВАКЫТ АРТМЫЙ
— Әткәң-әнкәң синең көндәлеккә Бер ай инде имза куймыйлар.
— Ник шулай дип сорасагыз, әйтәм: Телевизор карап туймыйлар...
ГЕРОЙЛАР ГЕРОЕ, ИМЕШ
Ишәк уйлый: «Мәсәлче күп — Исәп тә юк, чут та юк...
Әмма иң яхшы мәсәлләр
Миннән башка юк та юк!»