Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОЛГАР СӘНГАТЕ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН


оек Болгар иле... Борынгы тарихчылар да, гарәп сәяхәтчеләре дә Европаның көнчыгыш тарафында яшәгән ул бай һәм шактый эре дәүләтнең тормыш-көнкүрешен бәйнә-бәйнә тасвир иткән язмалар калдырмаганнар диярлек. Ибн Фадлан сәяхәтнамәсе, төрле тарихи язмаларда сакланган берничә өзек, кыска-кыска хәбәрләр, археология табышлары ярдәмендә генә без болгар бабаларыбызның яшәеш рәвеше, гореф-гадәтләре, дәүләт төзелеше, материаль культурасы, һөнәрләре хакында фикер йөртә алабыз.
Идел буе болгарларының рухи культурасын, әдәбият һәм сәнгате казанышларын ейрәнү мөмкинлекләре исә тагын да чикләнгәнрәк. Тарихта кайбер болгар шагыйрьләренең һәм тарихчыларының исемнәре билгеле (әйтик, «Иосыф һәм Зөләйха- поэмасының авторы Кол Гали, «Болгар тарихы»н язган Якуп бине Ногман һ. б). Әмма болгар сәнгате хакында нинди дә булса фикерләр яисә болгар сәнгать осталарының тормыш-яшәешләреннән хәбәр биргән язмаларны очрату бик кыен. Ә сәнгать яшәгән, төрле һөнәрләр чәчәк ату чорын кичергән. Болгар сәнгате әйберләренең Мәскәү, Ленинград, Казан, Хельсинки шәһәрләрендә саклана торган коллекцияләре безгә әнә шул хакта сөйли. Музейларда без алтын яки көмештән, җиздән һәм бакырдан, сөяктән, күбесенчә җәнлек яки кош рәвешендә эшләнеп, үзенчәлекле орнамент белән бизәлгән йорт җиһазы, бизәнү әйберләрен очратабыз.
._ Менә саф алтыннан эшләнгән кыңгыравыклы алка, боҗрасына нечкә чылбыр белән асылмалы алтын «чикләвекләр» беркетелгән. Боҗра эчендә—нәфис итеп эшләнгән үрдәк фигурасы (томшыклары ачылыр-ачылмас).
Бөртекләү техникасын гаять оста кулланып, нечкә зәвык белән ясалган бу затлы алкалар үзеннән-үзе соклану хисе уяталар, шул чак гүя болгар хатын-кызы тагып йөргән шул алкаларның чыңлавын ишеткәндәй буласың... Нинди останың кулы тудырды икән бу кечкенә могҗизаны?
Бармаклар алтын алканың кытыршы бөртекләре өстене тиеп үтә. шул чак тәнемнән кайнар дулкын йөгереп уза. Заман гүя кинәт артка чигә һәм мин бик ерактан ата-бабаларымның җандай якын туган җире Идел Болгарын бер мизгелгә күргәндәй булам...
«Болгарлар Итиль дип аталган һәм Хазар диңгезенә коя торган елга буенда яшиләр.... Болгарлар иген игүче халык һәм һәр төрле бөртекле ашлык үстерәләр. Алар- ның күпчелеге ислам динен тота, авылларында мәчетләр һәм башлангыч мәктәпләр бар...» (Ибн Дусте. X йөз.)
«Болгар — зур шәһәр, тире-ягы имен бүрәнәләрдән диварлар белән әйләндерел алынган, ә йортлары нараттан салынган..» (Әбү Хәмид Әл-Гарнатый. XII йөз)
Б
«Бүләр—кеше яши торган җирнең иң төньяк читендә, Иделдән төньяк-көнчыгыш- ка таба үзәнлектә урнашкан, таулардан аңа кадәр бер көнлек юл...» (Әбүлфәда.)
Ул заманның эре шәһәрләре Бүләр, Болгар, Суварда һөнәрчеләр күп яши, алар- ның металл һәм сөяктән ясаган әйберләре арасында чын сәнгать әсәре югарылыгына күтәрелгәннәре дә аз булмый. Бизәнү әйберләренең бер өлеше читкә — Урта Азия, Иран, Гарәбстан илләренә китә, күршедәге рус җиренә дә тарала. Шуңа күрә дә кыңгыравыклы алкалар элекке Идел буеннан бик ерак җирләрдә дә очрый. Ә югарыда әйтелгән алка 1868 елда табылган Болгар-Спасс хәзинәсеннән алынган. А. П. Смирнов, Т. А. Хлебникова кебек археолог-галимнәр аны X—XI йөздә эшләнгән дип саныйлар. Шушындый ук алтын алкалар Бүләр шәһәре урынындагы казылмалардан да табылды. Алканың боҗрасына чикләвек рәвешендә өч бизәк ясалган, «чиклә- зекаләр дә, үрдәкнең гәүдәсе дә бөртекле орнамент белән капланган. Бик борынгы заманнардан алып урта гасыр ахырларына кадәрге чорларда киң таралган «җәнлек стиле»нең үзенчәлекле бер чагылышы бу.
Фәндә исбат ителгәнчә, борынгы кешенең аңында җәнлек сурәте магик мәгънәгә ия булган, төрле җәнлек сурәтләрен ясау гадәте һәм йоласы аучылык белән бәйләнештә барлыкка килгән. Соңрак исә һәр кыргый җәнлек һәм аның сурәте символик мәгънә алган. Арыслан, барс, аю, бүре — көч-куәт, бөеклек, өстенлек, көчле- иең көчсезне яклавы символы; ат, поши, болан, эт—.дуслык, тугрылык билгесе; елан, ябалак — гакыл, зирәклек, кайчагында мәкерлелек билгесе булып йөргәннәр.
Каз-үрдәк образы барлык су кошларын гәүдәләндерүче булып киткән, шуңа күрә борынгы болгарлар йорт җиһазына яки бизәнү әйберсенә ясалган үрдәк һәм каз сурәте барлык йорт кошларын авырудан һәм бәла-казадан саклый дип исәпләгәннәр.
Алай гына да түгел, борынгы болгарларда үрдәк дөньяның барлыкка килүен күзаллауда мөһим урын тоткан булса кирәк. Күп халыкларда үрдәк гомумән тормыш- яшәешне белдерә. Төрле халыкларның әкиятләрендә яшәеш символы булган үрдәк йомыркасын кулга төшерү өчен үрдәк ауларга йөрүче батыр турында хикәя ителә
Шушы рәвешчә фикер йөрткәндә, чикләвеккә охшаш өч кыңгыраучыкның нәкъ менә шушындый йомырка символлары булуына төшенү кыен түгел. Болгарларда җан өч төрле мәгънәдә йөри дип әйтергә була: җан (гомуми төшенчә), өрәк (хатын-кыз җаны), кот (ир кеше җаны). Шулай итеп, әлеге ювелир әйберсен дөнья яратылуы турындагы бер сюжет итеп карарга мөмкин. Себер татарларында нәкъ менә шундый сөйләк сакланган. Имеш. 1кайчандыр бик борынгы заманнарда хәзерге коры җир урынында очсыз-кырыйсыз диңгез җәелеп яткан, җир бөтенләй күренмәгән. Җан ияләреннән бары кошлар гына яшәгән. Бер заман суда йөзеп йөргән үрдәк диңгез төбеннән балчык алып чыгарга уйлаган. Бер чумган, ике чумган, өченчесендә томшыгы белән бер кисәк балчык алып чыккан. Әнә шул кисәктән коры җир барлыкка килгән.
Борынгы болгар остасының гаҗәеп нәфис һәм сокландыргыч иҗат үрнәге булган әлеге алтын алкага тагын бер тапкыр әйләнеп кайтыйк. Аны урта гасырлардагы декоратив һәм көнкүреш сәнгатенең иң югары үрнәкләре белән чагыштырып карау кызыклы. Мисал өчен Киев Русе осталарының XI—XII йөзләрдә ясаган алтын һәм көмеш әйберләрен — колак алкаларын, муенсаларын алып карарга мөмкин. Өч бөртек асыл ташлы колак алкалары анда да эшләнгән, ләкин болгар алкалары алардан асылмалы кыңгыраучыклары белән дә, боҗрадагы бизәкләренең чикләвек формасында булулары белән дә аерылып торалар. Бу хакта В. П. Левашованың кызыклы мәкаләсе бар *. Анда болай диелә: «Болгар колак алкаларының килеп чыгышын түбәндәгечә күз алдына китерергә мөмкин: өч бөртекле алка формасын алар рус күршеләреннән алганнар, болгар ювелирлары аны асылмалы чикләвек-кыңгы- раулар һәм кош фигурасы белән баетканнар. Ләкин көнбатыш славян илләренең археология материаллары белән танышу болгар алкасының ниндидер башка прототиптан алынып, катлаулырак эволюция кичергәнлеген күрсәтә. Ул прототипны, күрәсең, Русьта түгел, башка җирдән эзләргә кирәктер».
Алайса, кайдан эзләргә? Чылбырлы болгар алкаларын хәтерләтүче колак алкалары. мәсәлән, Чехословакиядә дә табылган. Шулай да, В. П. Левашова әйтүенчә, бол-
В. П. Левашова О сходстве височных украшений волжских болгар с велнкоморавскими. «Древности Восточной Европы> дигән җыентыкта «Наука» нәшрияты. Мәскәү. 1969 ел. 123— 130 битләр.
НО
rap алкаларының болгар җирендә эшләнгән булуына шикләнергә туры килми, ә Моравиадә табылган алкаларга килгәндә исә, алар шул төбәкнең үзендәге элекке бизәнү әйберләреннән аерылып торалар, һәм, өстәвенә, алар берничә данә генә.
Урта гасырларда төрле илләрнең, хәтта бер-берсеннән ерак яшәгән халыкларның да, сәнгать үсеше ниндидер уртак һәм охшаш юллар белән барган. Бу хәл, ахыр чиктә, феодализм чоры экономик мөнәсәбәтләренең чагыштырмача бердәм ф үсеше белән билгеләнә. Бер-берсенә охшаш билгеләрдә сәнгатьләр үсешенең төп — сызыклары чагылыш таба, һәм ул охшашлык үзара йогынты нәтиҗәсе генә булмыйча, 2 аның нигезендә, иң беренче чиратта, үсеш закончалыкларының бердәмлеге, төрле ~ халыкларның көнкүрешендәге уреаклык, дөньяны күзаллауда мәҗүсилек карашла- 5 рының уртаклыгы ята.
Мәҗүсилек чорында яшәгән халыкларның сәнгате үзенең мифологик характерда х булуы белән аерыла. Аның серләренә төшенү борынгы кешеләрнең ышану-ырым- * нарын, мифларын өйрәнү аша гына мөмкин. Ул асылда символлар сәнгате булган, J шуңа күрә теләсә нинди җәнлек сурәте, сызык һәм орнамент эчке үз мәгънәсен “ ачуны, бүгенге заман теленә күчерүне таләп итә. Ул фигураларга күп образлар яше- 2 ренгән, һәрберсе шартлы, һәркайсы нинди дә булса мәгънәне белдерә. Рус һәм чех 5 җирендә охшаш билге-гәүдәләнешләрен тапкан болгар алтын алкасы да шуны рас- а лый торган мисалларның берсе.
Борынгы болгар археологик табылдыкларының икенчесе — «Маклашеево җай- J дагы» дип йөртелә торган йозак. ‡‡‡‡‡‡
Барс яки бүрегә охшаш ерткыч җәнлеккә атланган хатын-кыз рәвешендә ясал- ♦ ган бу йозак 1966 елда Татарстанның Куйбышев районында табып алынган. Профес- < сор А. X. Халиков аны VII—VIII йөздә эшләнгән дип саный1. Моннан ике төрле нә- ® тиҗә ясарга мөмкин. Беренчедән, VII—VIII йөзләрдә Идел-Кама буйларына болгар х кабиләләре утыра гына башлый. Аннан элгәрерәк биредә «ананьино культурасыан тудырган кабиләләр һәм борынгы төрки кабиләләр яшәгән «Маклашеево җайдагы» а белән ананьино культурасы чорына карый торган әйберләрдәге кеше сурәтләре п арасында охшашлык юк түгел. Мәсәлән, шлемны хәтерләткән баш киемнәре бер- х берсенә шактый охшашлар. Бу хәл йозакның җирле ананьино культурасына нисбәтле “ булуы хакында сөйләмиме? Әмма, икенче яктан, бу фикергә каршы килә торган бер сорау туа. Ананьино культурасы фин-угор тибына карый, ә йозак исә композициясе буенча төрки халыкның килеп чыгуы турындагы борынгы төрки легенданы чагыл-дыра. Бу легенда буенча, төркиләрнең ата-бабалары кайчандыр дошманнар тарафыннан кырып бетерелә, бары тик, аяк-куллары чабылып, сазлык эченә ташланган уи яшьлек бер малай гына исән кала, Аны үлемнән ана бүре коткара. Төрки нәселе өнә шул ана бүре белән малайдан башланып китә. Икенче легенда исә төрки кабиләнең нәсел башын шундый ук хәлләрдә бүре тарафыннан коткарылган хун патшасының кызына бәйли.
Әлеге йозакның төрки легендага бәйле икәнлеге Үзбәкстан җирендә табылган борынгы әйберләр белән чагыштырганда аеруча ачык төсмерләнә. Үзбәкстан ССР Фәннәр академиясенең тарих музеенда бронзадан чүкеп эшләнгән ике сугышчы сыны бар. Аларның башына шлем кидерелгән, һәм икесендә дә имгәтелгән кешеләр сурәтләнә: берсенең кулы һәм бер аягы чабылган, күзе чукып алынган, икенчесенең ике кулы өзелгән. Җамбул шәһәре музеенда да бүрегә атланган кулсыз-аяксыз су-гышчыны сурәтләгән бронза статуэтка саклана. Сыннар VIII—IX йеэтә карый дип санала *.
Урта Азия һәм Идел буенда табылган бу әйберләр арасындагы охшашлык очраклы хәлме? һәм VI—VII йөз ананьино сугышчысы, VII—VIII йөзгә карый торган «Маклашеево җайдагы», VIII—IX йөздә Урта Азиядә эшләнгән ир кеше сыннарының бер- берсенә охшашлыгын нәрсә белен аңлатырга? Бу сыннарның төп чыганагын Идел һәм Арал-Каспнй тирәләрендә яшәгән борынгы терки кабиләләргә илтеп тоташтыру дересрәк булыр кебек. Ул чагында безнең алдыбызда борынгы терки легенданың сәнгатьче гәүдәләнеше басып торә._
•Л X Халиков «Маклашеедская всадница» «Советская археологи»» журнвты I сак. 19.1 ел
’Г Л 11)1 ач.икопп. Л II Ремпель История искусств Узбекистана с аревнеДших времен
До середины XIX в «Иескусство» > ашрняты. Маскаү. 1Жы ел. 145 бит
«Маклашеево җайдагы»нда халыкның зооморф һәм антропоморф карашлары аеруча калку чагылыш тапкан. Ата-бабаларга табыну, кабиләнең яклаучысы, сакчысы саналган җәнлек культы борынгы кешенең аң-карашларында гаять зур урын тота. Аның күзаллавынча, изге хайван сурәтендәге теләсә нинди әйбер үзенең хуҗасын төрле көтелмәгән бәла-казалардан, һәлакәттән 'йолып калучы бер тылсым иясе булып санала. Барс та, бүре дә борынгы төркиләр (һәм болгарлар) өчен иң хөрмәтле, иң олы җәнлек, һәм бу карашлар, гасырлар буе сакланып килеп, халык ырымнарына кереп калган. (Мәсәлән, бүре очрату яхшыга юрала.)
Йозакта ерткыч җәнлекнең гәүдәсе ярыйсы ук реалистик сурәтләнә. Шул ук вакытта, аны ясаган останың ерткыч җәнлеккә карата булган хөрмәте, җылы мөнәсәбәте сизелеп тора. Җәнлекнең ерткычлык билгеләренә артык басым ясалмый, киресенчә, аның тышкы рәвешендә ниндидер юашлык бар. Җәнлекнең аркасында бер күзе чокылган, бер имчәге, куллары киселгән хатын-кыз утырып тора. Чыннан да, мондый хәлдә коткарса аны бары тик шушы изге күңелле ерткыч кына коткарып кала алуы үзеннән-үзе аңлашыла.
Борында, урта гасырларда да, кеше табигатьтән аерылгысыз булган. Табигатьтәге һәрнәрсә җанлы, һәрбер нәрсә уйлый, хисләнә белә... Шуңа күрә борынгы бабабыз каршында кеше белән табигатьнең, кеше белән хайванның бер бөтен тәшкил итүе ул кадәр гаҗәп тә түгел. Борынгы легендаларның бик күбесендә кеше, үсемлек, агач, болыт, кош һәм ерткыч җәнлек кебек үк, табигатьнең гадәти бер өлеше итеп сурәтләнә. Хәтта без «җансыз табигать» дип йөрткән барлык нәрсәләрдә аның аңында, күрәсең, рухи тормыш белән яшәргә сәләтле булып тоелган.
Хатын-кыз белән җәнлек рәвешендә ясалган гади ишек йозагында монголларга кадәрге чор болгар кешеләренең эчке дөньясы чагылып үтә кебек. Табигать һәм кеше бердәмлегенең гаҗәеп образын гәүдәләндерүе белән бу көнкүреш җиһазы безнең алда сәнгать әсәре югарылыгына күтәрелә дә.
VII—VIII йөзләрдә Идел буенда мөселман дине кабул ителүгә әле ерак була. Җан ияләренең сурәтен ясауны тыю әле беркемнең дә башына килмәгән ул чорларда җанлы табигатьне сурәтләгән, хайваннар дөньясы аша кешенең тормышка, тирә- юньгә мөнәсәбәтен белдергән серле, гаҗәеп әсәрләр болгарлар тарафыннан бик күп санда иҗат ителә.
Шуларның тагын берсе — кабарынкы эллипс формасында сөяктән ясалган һәм кырыйлары болгар орнаменты белән чокып бизәлгән сәер бер карачкы башы сурәте. Ул ат дирбиясе бизәге булып хезмәт иткән. Карачкының башына зирәклек символы— мәче башлы ябалак утыртылган. Ләкин иң гаҗәпләндерә торганы шунда ки, ул кара-каршы баскан кәкре томшыклы ике кош гәүдәсеннән тора. Карчыгаларның башы — карачкының колагы, канатлары — аның күзләре, койрыклары — ияге булып күренә. Шунысы гаҗәп, карачкы кыяфәте белән һич тә куркыныч түгел. Нәрсә бу? Нинди дә булса изге рухмы? Яшәешнең төпсез серләре, табигатьнең хәтәр һәм аң- лаешсыз күренешләре белән чолгап алынган борынгы заман һәм урта гасыр кешесе үзенә ярдәм итәрдәй, бәла килгәндә коткарырдай затка, изге бер даһига мохтаж булган ич. Атына атланып походка чыгамы, сунарга барамы, чит җирләргә сәяхәткә китәме, — кая барса да, ни эшләсә дә, аңа изге күңелле көчле бер таяныч, яклаучы һәм сакчы кирәк. Шулай булгач, ат дирбиясенә бер генә изге рух сурәте дә такмыйча йөрергә мөмкинме? Ә бәлки төрле җан ияләренең шушы рәвешчә бер сурәт итеп берләштерелүендә без урта гасыр кешеләренең (әлеге очракта болгар баба- ларыбызның) үзенчәлекле тормыш фәлсәфәсен күрәбездер? Яхшы белән яманның мөнәсәбәтен, бу ике башлангычның тормыштагы үзара мәңгелек көрәшен алар шушы сурәт аша гәүдәләндергәннәрдер? Кешеләрнең тормышы, эчке дөньялары каршылыклардан һәм көрәштән һичкайчан азат булмаган ич.
Мәскәүнең А. С. Пушкин исемендәге сынлы сәнгать музеенда VII—VIII йөзгә караган кабер ташы саклана. Монда да без шул ук мотивны күрәбез. Орлык чүпләүче ике кошчык сурәте бергә кушылып, тешләрен ыржайткан коточкыч бер җанвар хасил итә.
Ә без тикшерә торган сюжетның чыганаклары кайда ята соң? Ул карачкыда барлык җан ияләренең башлангычы гәүдәләнмиме, кеше дә, барс һәм болан да, барлык кош-кортлар да, борынгылар фикеренчә, шулардан аерылып чыкмаганмы?-
Дөньяның барлыкка килүе, җир йөзендәге тормыш-яшәешнең башланып китүе турындагы легенда... Урта гасыр кешесе, ихтимал, шушы сурәт аша тормыш мәгънәсен. дөньядагы бар нәрсәнең бердәм булуын чагылдырырга тырышкандыр? һәм, ихтимал, шушындый карачкылар, төрле җәнлек сурәтләнмешләре буенча элек яшәгән халыкларның (бу очракта, болгарларның) телдән сөйләнгән легендаларын, мифларын тергезергә мөмкин булыр. Ул сурәт-образларның үз теле бар, алар нинди дә булса бер билге — знак, гүя ки дөнья турында сөйләүче бер китап булып хезмәт итәләр. Минемчә, без аларны элеккеләр хакында соңгы буыннарга билгеле бер информация алып килүче үзенчәлекле кулъязмалар дип тә карый алабыз. Сурәт-образ- лар, әлбәттә, бик борынгы заманнарда туган. Ул дәверләрдә халыкның тормыш- көнкүреш рәвеше үзгәрү процессы гаять дәрәҗәдә акрын барган, һәм шуңа күрә дә, сәнгать-һөнәрчелек өлкәсендә төрле мотив һәм сюжетлар сайланып һәм сакланып килә-килә, даими төс алганнар. Мондый шартларда исә аерым бер остага үз эшендә новаторлык ысулы куллану, үзе ясаган әйберләргә нинди дә булса яңалык кертү, һәвәскәрлек белән шөгыльләнү мөмкин дә булмагандыр. Көнкүреш сәнгате халыкның үзара аңлашу чарасы, билгеләр системасы, аның үзенчәлекле «теле» булып әверелгән.
Нибарысы берничә сәнгать әсәрен — кыңгыравыклы колак алкасын, «Җайдак кыз» һәм ат дирбиясенә беркетелә торган сөяк эллипсны (накладка) бер-берсе белән чагыштырып карау да әнә нинди кызыклы сиземләнүләр, фикерләр уята. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, һәркайсы төрле гасырда эшләнгән, башкарылу осталыгы ягыннан да бер дәрәҗәдә түгелләр. Әмма алар өчесе дә халык сәнгате җимешләре булуы, борынгы болгарларның тормышны, табигатьне ничек күзаллауларын гәүдәләндерүләре белән кыйммәт. Алар безнең ата-бабаларыбызның рухи дөньясы табигатькә бик нечкә, тыгыз җепләр белән бәйләнгән булуы турында сөйли.
һәм бу күренешнең төбендә нинди дә булса очраклылык түгел, ә тирән закончалык ята. Сәнгатьтә берни дә очраклы рәвештә тумый. Аның теләсә кайсы чылбыры тегеләй дә, болай да түгел, ә билгеле бер тәртиптә, уз рәвешендә генә була ала. Урта гасыр болгар сәнгатенә халыкның эчке дөньясын сиземләү аша, аның мифлары. сөйләк һәм риваятьләре аша гына якын килергән