Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР КИТАПКА ӨЧ КАРАШ


Әҗәт
шь язучы Әхәт Гаффаровның беренче җыентыгы 1 «Язлар моңы» дигән повесть белән ачыла. «Тормыш кыры нәрсәгә охшаш? Бу хакта уйлаганым юк иде әле. Хәзер менә уйларым белән шул кыр буйлап йегерәм. Серкәләнеп килгән яшел арыш кыры читендә яшен көйдергән карама агачы күреп тук-талып калам. Аның тирәли буш калган җирдә мәтрүшкәләр чәчәккә бөреләнеп килә. Тиздән монда җиләктән кайтышлый әбиләр тукталыр». Бу — әсәрнең увертюрасы, аның беренче нотасы, повестьның ачкычы.
Хәзерге татар әдәбиятында мондый башламны Әмирхан Еники белән Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә очратырга мөмкин. Ләкин ул һәр әдиптә үзенчә бер төрле функция үти. Әйтик, Әхәт Гаффаров әсәрләрендә мондый башлам барыннан да бигрәк авторга тормыш чынбарлыгын каршылыклар берлегендә (яшел арыш кыры, яшен суккан карама, чәчәккә бөре-ләнгән мәтрүшкәләр. җиләктән кайтучы әбиләр) сурәтләргә булыша. Димәк, үткен гомерне искә төшерү рәвешендә язылган повестьларга хас уртак сыйфатны Әхәт Гаффаров үзенчә борып җибәргән.
Увертюрасы гына түгел, әсәрнең калган өлешләре дә, тормышның үзе кебек, каршылыклы сурәтләр белән тулы. Җидегән авылын автор озын баскычка охшата. «Баскычпның югары басмасы басуга алып чыга, түбән очы миләш-балан куаклы зиратка килеп тереле».
Алга таба вакыйгаларны һәм бигрәк тә персонажларның хис-кичерешләрен, шул
• Әхәт Гаффаров Әжат Повестьлар, хи- Миләр Казан. 1973 ел. рәвешчә, каршылыклар берлеге итеп сурәтләү тагын да үсә, киңәя бара... Үзе д» сизмәстән, укучы «Язлар моңыяның көе белән урала, дулкынлана башлый. Укый башлауга повесть сине урап ала да әлл» кая еракка-еракка — Фәрдәнә белән Сәгыйдулла гармунчының яшьлек мәхәббәтенә, фаҗигале тормыш юлына, ил өстене сугыш китергән көенечле хәлләр әчене алып кереп китә... Менә инде Сәгыйдулла да гүр иясе. Тормыш кора башлаган беренче елларда ук Фәрдәнә җиде казга алыштырып алып кайткан һәм Сәгыйдулла кулында ничәмә-ничә еллар буе тормышның мәңгелек көен — мәхәббәт һәм нәфрәт көен сузган яшел гармунны Сәгыйдулланың икенче хатыны Сара әби кабат Фәрдәнә карчыкка китереп бирә. Бу — Сәгыйдулланың соңгы васыяте Яшел гармун — яшьлек, мәхәббәт шаһиты. Шул рәвешче, үз алдына торганда шактый гади булып күренгән сурәтләр, ахыр килеп, олы фикер, тирән мәгънә һәм нечкә хисләр белән тулы картиналар тудыралар.
Әхәт Гаффаровның бу повесте Фәрдәнә карчыкның үткәннәрне — яшьлек елларын хәтеренә төшерүе формасында язылган. Шуңа күрә әсәрдә аның үз сүзләре, үз интонациясе, гомумән, үз сөйләме күп бирелә, һәм Фәрдәнә карчыкның сөйләме укучыны ышандырырлык дәрәҗәдә табигый яңгырый. Персонаж сөйлә-менең эмоциональлегенә ирешү өчен, автор ым-киная белдерүче сүз-сурәтләрне, символ һәм әйтемнәрне күл куллана. Теге яки бу персонажның интонациясенә төренгән автор сөйләмендә дә шул ук чаралар файдаланыла. Боларның күбесе шигъриятле контекстта урынлы булып, ки
Я
рәк һәм мәгънәле булып яңгырый. Ләкин, һәрбер башка бизәк кебек үк, бу тел бизәкләре дә үзләре белән бик сак мөгамәләдә булуны сорыйлар.
Менә, мәсәлән, «Язлар моңывндагы иң тәэсирле урыннарның берсе. Сәгыйдулланың үлгән хәбәре килгәч, Фәрденә фронттан кулын өздереп кайткан Ярмигә кияүгә чыга. Бервакыт уйламаганда Сәгыйдулла кайтып төшә. Фәрданәнең өзгәләнүе автор сөйләмендә бирелә: «Тау астындагы күл ягыннан әче итеп тәкәрлек кычкырганы ишетелде. Әйтерсең лә Фәрданәнең күңеле шул тәкәрлек булып аваз салды. Ул җәһәт торып урылмаган арыш эченә ташланды. Авыр башаклар, битенә бәрелеп, күз ачарга ирек бирмәде. Күз алдында кызыл ялкын биеде. Кулына нигәдер урагын эләктергән иде. Ул ялгыш күкрәгенә кадалды. Эссегә күрә, күкрәкчә кимәгән иде — ситсы күлмәкне кан чылатты. Күкрәк астында кинәт үзен сиздергән бала кебек талпынып типкән йөрәген-нән саркып чыкты мәллә соң ул кан? Ни туктарга, ни әйләнеп карарга, ни еларга белмичә куе арышны ярып чапты да чапты. Каршысында әллә кайдан гына бүз тай пәйда булды. Тай, кинәт өркеп, читкә сикерде дә башаклар өстеннән кыска койрыгын тырпайткан килеш чабып китте». Картина, кинокадр кебек, ачык, көчле, ташып торган хисле, һәм нәкъ менә шул нәрсә — бизәкләрнең күп булуы, алар- ның эпитетлар белән килүе (кычкырган тәкәрлек, кызыл ялкын, канлы күкрәк, бала кебек типкән йөрәк, ниһаять, бүз тай), риторик эндәшле җөмлә, тиңдәш кисәк-ләрнең кабатлануы Фәрдәнәнең өзгәләнүен бөтен көчкә ачып бирә дә. Персонажы белән бергә, автор үзе дә өзгәләнә кебек тәэсир кала.
Көндәлек вак күренешләргә, вак сурәтләргә төренеп, вакыйга-сюжет үстерелешенә көтелмәгән яңалык өстәп, әсәргә бик аз сүз белән яңадан-яңа мәгълүмат- тасвирлар өстәлә бара: «Бер җәйне Сәгыйдулланың үлгән хәбәре килде»... «Газиз Хәтирәле иде Сара алып менгән яшел гармун. Кайчандыр исеме гәзитләрдән төшмәгән тракторчы Фәрдәнә Басыйрова- ның яшьлеге. Сәгыйдулла сөюенең ачы васыяте». Менә шундый урыннар, персонажның эчке монологы рәвешендә, шактый талгын аккан әсәрне эчке бер киеренкелек белән тутыра. Вак сурәтләр эреләнеп. катлауланып китә.
Сәгыйдулланың язгы бозлар белән бергә кузгала торган күңел көен яшь егет Хөрмәт отып калган икән, яшел гармун хәзер аның кулында: «Нилектән гомернең чиге бар да, кеше йөрәгендәге моңнар язгы тугай ише гел яшел яки шул ялан шикелле сагышлы — сүнә дә кабына, сүнә дә кабына». Бу — авторның Фәрдәнә карчык сөйләме аша бирелгән үз бәясе, үз фикере. Сугыш китергән афәтләр коточкыч авыр, рәнҗүле булды, ләкин тормыш дәвам итә, ди ул.
...Укытучы кыз Люция белән Хөрмәтулла туенда Сәгыйдулла «гармунчының йөрәгеннән саркып бармакларына җыела килгән дә үзәк өзгеч сагышлы бер көй рәвешендә гармун күрегеннән ташып чыккан» җырын яшь кияү үзе уйный. Фәрдәнә карчык бик бәхетле. Менә шулай, әсәрнең башламы кебек, каршылыклар берлеге белән барлыкка китерелгән тасвирлар әсәрне тәмамлап та куя.
Җыентыктагы икенче повесть — «Яра» исемле. Бу әсәрдәге вакыйгалар, кичереш- хәлләр беренче заттан, «мин» исеменнән сөйләнелә. Шулай итеп, сурәтләнә торган хәлләргә карата автор мөнәсәбәте тагын да ачыклана төшә. «Яра» — авторның икенче әсәре. Шуңа күрә аның уңай һәм кимчелекле якларын ачыклар өчен, беренчесе белән чагыштырып карарга кирәк. һәм нәкъ менә шушы чагыш’ыру нәтиҗәсендә яшь әдипнең язучы буларак үзенчәлекле якларын билгеләргә мөмкинлек туа да. Әхәт Гаффаров тормыш күре-нешен эзлекле вакыйгалар рәвешендә түгел, бәлки хис һәм кичерешләр аша, үткәнне искә төшерү рәвешендә тасвир итәргә ярата. Бу хәл иң башлап аның әсәрләренең сюжет-композиция төзелешендә үзенчә чагылыш таба. Сөйләү моментында бара торган хәлләрне беренче повестьта эчке монолог, икенчесендә әдәби әсәр уку рәвешендә бирелгән күренеш-хәлләр, вакыйгалар үстерелеше алып бара, һәм, әйтеп үтелгәнчә, әсәргә эчке экспрессия бирә, чөнки ул аның төзелешен, тәэсйр көчен катлауландыра.
Беренчесе кебек, бу повесть та сүз башы — увертюра белән башлана. Монда да шул ук каршылыклар берлеге — антитезалы тасвирлар: «Сулар ага. Тын инештәй тигез генә тормыш ага.
Тормыш елгалары шаулап ага». Монда да шул ук символик картиналар: прәннек, прәннек утравы. Монда да бер үк вакытта поэтик сөйләмгә дә, җанлы сөйләмгә дә охшаш моңсу-талгын җөмлә тө-
зелеше: «Әтине белгән көннәр ерагая барган саен, өмет, җылы туфракка салынган бодай бөртегедәй, бүртә, үсә генә барды. Күлме шундый өметләре бар бу дөньяның!».
Тик икенчесендә диалогларның күплеге һәм персонажларның, бигрәк тә Галимҗан сөйләменең, иидивидуальләшүе яшь авторның бу өлкәдә дә, ягъни вакыйгалар үстерелешен алып бара торган диалогны бирүдә дә осталыгы үсүен күрсәтә.
Бу повестьта, «Язлар моңы» белән ча-гыштырганда, тормыш күренешләре тагын да катлаулана, тагын да куертыла. «Яра» повестенда авторга, колхоз тезелү елларындагы вакыйгалардан тотынып, сугыштагы соңгы елларга кадәр булган хәлләрне колачларга туры килә. Ул, аларны бер йомгакка чорнап, кешеләр яшәеш, тормыш һәм бер-берсе алдында бурычлы булып калмаска тиеш дигән идеяне ачыкларга омтыла. Төп идея белән бергә, әсәргә күп төрле башка мәсьәләләр килеп керә: туган ил алдында, кешеләр, туганнар алдында намуслылык, йөз аклыгы, аталар-балалар, ир-хатын мөнәсәбәте, мәхәббәт, кешенең кеше булып формалашуы һәм башкалар.
Сәнгать әсәре тирән гомумиләштерү көченә ия. һәм яшь автор аңлы рәвештә шуңа омтыла. Ләкин, һәр тәңкәнең ике ягы булган шикелле, сәнгатьчә югарылыкка омтылу юлында әдипләр кайбер алымнарны кирәгеннән артык куертып таш-лыйлар. Укучыга көтелмәгән эффект бирү өчен, сюжет җепләрен үзенчәлекле төеннәр, яисә юл арасы мәгънәсен кирәгеннән артык көчәйтеп гомумиләштерүгә омтылу — болар бер яктан, укучыга, аның белеменә, аңына ихтирам күрсәтү, аңа ышану, әлбәттә. Шуның белән бергә, икенче яктан, вакыйгаларның кирәгеннән артык куерып китүе, сүзләрнең, җөмләләрнең мәгънәсен, сүз сөрешен дөрес аңламау нәтиҗәсендә катлауландырып җибәрә. «Язлар моңыпндагы менә бу өзекне. мәсәлән, мин шактый уйлап торгач кына аңлый алдым: «...Әмма кешеләр кү-ңелендә мүкләнеп, еллар тузаны күмеп киткән бер вакыйга ике кордашның йөрәгенә мәңгегә уелып калган иде. Тезмәсеннән печән исе килгән абзарда ерак еллар җиле уйнаклап узган иде мәллә? Көтүгә китми калган ялгыз тай арата киртәсен кимерә иде. Ул чак Фәрдәнә карчык: •Атлар — безнең хәтер кебек. Тик бер Җылы абзар да салып бирмиләр мескенкәйләргә Бу саман кирпечләрнең измәсен дип уйлап куйган идем». Поэзиядә бу ту- уз аякларым белән изгән идем ич»,— рыда шау-шулы бәхәсләр булып узды, хакыйкать тә берникадәр ачыкланды кебек (ирекле шигырь, традицион шигырь, Р. Фәйзуллин иҗаты һ. б). Менә хәзер чәчмә әсәрләр мисалында бу турыда сүз башларга вакыт җитә. ахры. Чәчмә әсәр тезмә әсәр түгел, аның үз кануннары бар.
«— Юк, син мине гафу ит— Тик мин сиңа ышанмадым— Ышанмыйм. Аңла, ышанмыйм... Минем әни... синең әни булачак кеше... ышанмыйм Юк». («Яра») Яисә: «Яңадан скрипка сызлануын ишеттем. Нинди моң соң бу? Кая дәшә ул мине? Нидән кисәтә? Нигә үгетли? Әллә кулымдагы китапны укыргамы? Бәлки укымаскадыр? Юк, мин укырга тиеш. Тик йөрәгемдә ачу, хәтта үч аласы килү тойгысы булса да. жәллим ич мин Галимҗан абзыйны, кызганам. Шул хис мәллә соң син, сүзсез моң?!» («Яра» ) Дөрес, әлеге юлларның мәгънәсе соңыннан ачыклана. Ләкин бу урында укучы аларны тәгаен ничегрәк итеп аңларга дип уйланып кала. Чөнки монда сурәт сәнгатьчә ым-киная бирүдән узыл, бер яктан кроссворд дәрәҗәсенә җиткерелгән, ә шунлыктан, икенче яктан, сөйләүченең (һем авторның) кирәгеннән артык өзгәләнүен китереп чыгарган*. Шушы фикергә естел, «Кояшның салкын чагы» хикәясен дә телгә алырга туры килә. Хикәянең исеме тирән ассоциацияләр уята, ә эчтәлеге үз исеменә караганда сәеррәк килеп чыккан. Хикәя-нең исеме, шулай итеп, иде я-эчтәлекне ачып бирү чарасыннан бигрәк, әдипнең тирән мәгънәле сүэ тезмәсе табуга куануы булып яңгырый кебек. Кыз кешенең кул күтәреп кыр казын атып үтерүе дә әллә ничек бик үк ышандырып бетерми— Бәлки мин интуитив рәвештә хатын-кызны яклыймдыр. Ничек кенә булса да. укучы буларак, бу хикәясендә автор мине ышандырып бетермәгән, димәк, дулкынландыра алмаган.
Ә менә әҗәт диген сүэ шул исемдәге хикәянең ндея-эстетик эчтәлегенә тирән мәгънә алып килә. Сугышта югалган улын ана соңгы көненә кадәр кете- Улын озаткан кенне күршедән алынган бер бөтен
1 Ә ятучымын максаты, А П Чехов аЯтвамчә. үхенмен аыхгввлыгыкны. пггсоааж.тарыяяы яра ту яратмавымны бярулән бегрәв. мәйкәе «алар объектив рәвештә у яучыга тәкмр итү вечем арттыру бит
ипине, улым кайткач үзе түләр дип, озак еллар бирмичә тора. Солдат кайтмый, әби яңа пешергән ипине кочаклап күршесенә кереп барганда, бүрәнәләр өстенә утырып җан бирә...
Әҗәт сүзе, тулаем җыентыкның исеме буларак, монда тупланган барлык әсәрләрнең идея-эстетик эчтәлегенә тирән мәгънә өсти. «Язлар моңыянда да, «Ярачда да кеше тормышка, яшәешкә һәм материаль яктан, һәм мораль яктан бурычлы булып калмаска тиеш дигән фикер яңгырый.
Бу җыентыкка тупланган әсәрләрне, исеменнән тыш, авторның чынбарлыкны үзенчә күреп, үзенчәлекле фикер йөртә белүе һәм шуны үзенчә итеп әйтеп бирә белүе дә берләштерә. Яшь авторның иҗат иткән әсәрләре аша үзенең йөзен, тавышын, максатын ачып бирүе — бу инде зур эш, чөнки ул аның әдип-художник буларак өметле икәнлеген, аның кешеләргә әйтер сүзе булуын исбат итә. Без, укучылар, аңа хәерле юл, иҗади уңышлар телибез.