Логотип Казан Утлары
Публицистика

Б. СИРИН


Тууына 80 et
Татар совет поэзиясендә бер-берсен кабатламыйча, һәркайсы үзенчә балкыган, төрлесе төрле көч, моң, аһәң белән яңгыраган исемнәр күп. Исемнәр һәм әсәрләр, хәтта аерым шигырьләр дә үзләренең матур тарихын, истәлекләрен, чорына лаек рухын саклап кала алган. Менә шундый бер шигырьне искә төшерик:
Ашлыгыңны җилгәрәмсең, җилгәр, җилгәр!
Тормышыңның
Чүп-чарларын җилгә җибәр!
Бертуган күк Бергә эшлик. Бергә яшик, Машиналы Күмәк тормыш Төзеп җибәр...
Аерым-аерым
Матур тормыш
Булмый, булмый!
Булмый, булмый!
Бу — кем шигыре? Өлкән буын кешеләренең күбесе аны яттан ук хәтерлиләрдер — чөнки бу шигырь заманында бик атаклы булып, авторы һәм артистлар тарафыннан еш укылган (мәшһүр артист М. Мутинның да репертуарында булган ул. Замандашлары аның бу шигырьне гаҗәеп бер кабилият, тирән пафос һәм рух белән башкаруын сөйлиләр), популяр булган. Шигырь — 20—30 еллар поэзиясендә билгеле бер урын тоткан, үзенчәлекле форма, ритм һәм сурәтләү чаралары белән аерылып торган шагыйрь Б. Сирин әсәре.
Б. Сирин (Сирин Хәниф улы Батыршин) Татарстанның Баулы районы Кәрәкәшле авылында 1896 елның декабрендә дөньяга килә. Революциягә кадәр ул Бәйрәкә мәдрәсәсендә белем ала, соңыннан башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. 1921 елда Бөгелмәдәге өчьеллык педагогия курсларын тәмамлый. Беренче шигырьләрен шул елларда, Бөгелмәдә чыккан «Юксыл» газетасында бастыра. 1926 елда үзе дә Бөгелмәдәге «Сабанчы» газетасы редакциясендә эшли.
1931—32 нче елларда Б. Сирин Казан педагогия институтын тәмамлап, шәһәр мәктәпләрендә тел-әдәбият укыта. Казанга килгәч, иҗат активлыгын да үстерә. Ул — шулай ук бик популяр булган «Тегүче кыз» (1926) һәм крестьяннарны күмәк тормышка чакырган, югарыда өзекләре алынган атаклы «Булмый! Булмый!» (1929) шигырьләрен яза. Һади Такташ. Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Кави Нәҗми, Әхмәт Фәйзи, Фатих Кәрим кебек шагыйрьләр төркеменә үзенчәлекле, оригиналь шагыйрь Б. Сирин исеме килеп кушыла. Шагыйрь үз шигырьләрендә тормышның җанлы күренешләрен, хәтта хәрәкәтен, ритмын, тавышын, яңгырашын тудырырга омтылган новатор иде. 1931 елда басылып чыккан «Тамчылар» китабы шул хакта сөйли. Аннары башка китаплар... Югары пафослы, оптимистик рухлы шигырьләр, балалар өчен парчалар...
Якын итеп кенә бер сүз әйтим: .
Сукалы карт, тормышыңны суксын яшен!
Иске тормыш
Үлә, Үлә, Үлеп бетә.
Машиналар,
Шаулый-шаулый,
Җырлый-җырлый,
Бергә-бергә Эшләргә дип Безне кета.
Өзек шул ук «Булмый! Булмый!» шигыреннән. Ә менә бусы — бала чактан ук җыр булып күңелгә
кергән «Язгы тамчылар» («Тамчылар маршы») шигыреннән:
Там, Тамчы, Там, Тамуыңны яратам. Тамчы-тамчы җырларымны
Ак кәгазьгә таратам... Мин дә тамчыланып тамыйм. Көрәшләрдә
аксын кан.
Зпә шулай яңа тормыш очен көрәшләрне янып, ихлас җырлаган шагыйрь Бөек Ватан
сугышында катнаша, контузияләр ала... Сугыштан соң ул гади колхозчы, умартачы булып эшли,
туган авылында яши.
1959 елда, әле үзе исән чакта, шагыйрьнең автобиографик белешмәсе белән сайланма
шигырьләр китабы басылып чыкты.