Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛГЫ СЫЗЫКТАН РЕПОРТАЖ


гер тугызынчы бишьеллыкның иң зур объектын — Кама автомобиль заводын язучылар һәм журналистлар да төзеште дисәк, бу әллә ни арттыру булмас төсле. Чөнки әлеге төзелеш үзенең беренче адымнарыннан башлап әдәбият, сәнгать һәм матбугат вәкилләренең игътибар үзәгендә булды. Нибары 3—4 ел вакыт эчендә гигант төзелеш, аның хезмәт сөюче кешеләре турында, Мәскөү нәшриятларында булсын, үзебезнең Казанда булсын, фоторәсемнәр һәм иллюстрацияләр белән бизәлгән дистәләрчә җыентыклар дөнья күрде. Алар арасында уналты авторның КамАЗга багышланган мәкалә-очеркларын туплаган «Чаллы таңнары» дигән татарча җыентык та бар. Төзүчесе — Чаллыда яшәүче танылган язучы Эдуард Касыймов. Рецензенты — Чаллы шәһәре партия комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Галимҗан Сәйфегдинов.
•Чаллы таңнары» җыентыгы мәрхүм язучыбыз Сөббух Рафиковның «Таш билге» исемле очеркы белән ачыла һәм Равил Вәлиевнең «Беренче станок» дигән язмалары белән ябыла. Бу—очраклы хәл түгел, ә бәлки КамАЗ төзүчеләрнең илебез белән бергә үткен зур көрәшенең мәгълүм бер Зтабы Бу — борынгы Чаллы җирендә бе-ренче чүмеч җир казылган көннән алып ремонт-инструменталь заводында беренче станок >шли башлаганчы узган җаваплы чор; тезүчеләр коллективының формалашу, ныклап аякка басу, уңыш һәм куандыргыч җиңүләргә ирешү чоры. Китапка тупланган очерк һәм язмалар — шул гаять катлаулы һәм героик чорның тулы картинасын тудыру юлында мактауга лаек омтылыш.
Җыентык әсәрләренең барысы да диярлек КамАЗ темасының зурлыгын, меһим һем әһәмиятле булуын аңлап, тормыш материалын, геройларның хезмәтен һәм язмышын тирәнтен һәм җентекләп өйрәнеп, күңел җылысы куеп язылган. Китапның нигезен С. Рафиков, Р. Биктаһиров, М. Зарипов һәм Ф. Видрашку очерклары тәшкил итә дияргә була. Бу очеркларда китерелгән күп санлы фактик мәгълүматлар автозавод комплексының зурлыгын, масштаблыгын күзалларга ярдәм итәләр. Башка әсәрләрдән үзгә буларак, бу дүрт авторның очеркы, аерым бер геройның тормыш һәм хезмәтенә генә багышланмыйча, төзүчеләрне дулкынландырган, борчыган гомуми проблемаларны үзәккә, алгы планга куеп, тезелешнең киеренке һәм тулы картинасын, КамАЗ төзүчеләренең коллектив портретын иҗат итәләр
С. Рафиковның вакыйгаларга бай очеркы «Бу яклар минем язмышым белән бәйләнгән» дигән сүзләр белән башланып китә. Ул безне башлангыч чорда тезелеш мәйданында кайнаган хезмәт шау-шуына алып керә, һәм, әйтергә кирәк, әсәр үзенә аерым бер позтик аһәң. Чаллы якларына олы мәхәббәт белән язылган. Автор әле- дән-әле үткән көннәргә экскурс ясап ала, үзенең «киндер ыштан, киндер күлмәк кигән малай чакларын, чабаталы егет чакларын» искә төшерә. Бу исә язучы биографиясенең аерым детальләре генә түгел. Бу — илебез үткен тарихи юл.
Без еш кына КамАЗны фәнни-техник революция казанышларына нигезләнеп тезелә торган гасыр корылмасы, социализмның мөмкинлекләрен. фәнни-техник фикерләүнең сынау лабораториясе дип әйтәбез Ул Амурдагы-Комсомольск һәм Магнитка, Днепрогэс һәм Тольятти тезелешләрендә ирешелгән һәм яулап алынган техник казанышларның бүгенге көндә лаеклы дәвамы. үсүе һәм үстерелүе С. Рафиков әсәрендә әнә шул фикер ярылып ята. Язучы
Ә
беренче көннәрдән үк Камадагы төзелешне үзенең язмышы итеп кабул иткән һәм шуңа күрә дә Чаллы җиренең индустриаль пейзажын, аның яңаруын күңеле белән тоеп, заманның колачын, төзелеш мәйданында туган характерлы күренешләрне тотып ала һәм матур итеп тасвирлый алган.
Р. Биктаһировның «Кубик»лар турында баллада» исемле очеркы вакыйгаларының сурәтләнүе ягыннан алда тикшергән «Таш билге» очеркының дәвамы булып тоела. Әсәрдә КамАЗ төзелешендәге вакыйгаларның иң кызган чагы, иң киеренке көрәш көннәре сурәтләнә. Бу очерк безгә төзелештә кулланылган яңа методларны, зур җиңүләргә ирешү серләрен ачып сала, «фәнни-техник эзләнүләрнең глобаль баш-лангычы» булган эш процессларын җанлы һәм мавыктыргыч итеп тасвирлый.
О<-ерктагы геройлар — КамАЗ төзелешендәге атаклы экскаваторчы Михаил Носков, автоскреперчыларның танылган бригадиры Умат Наурбиев, скважина бораулаучылар бригадиры Леонид Попов һәм субайчылар бригадиры Виктор Кузьмин, рекордчы бригадирлар Версавий Пан һәм Борис Лопатиннар — безнең күңелләрдә акыл көче белән физик көчне бер дәрәҗәдә иярләгән, эзләнүче һәм фикер йөртүче алдынгы иҗади хезмәт кешеләре булып килеп басалар. Автор аларны хәрәкәттә, эш процессына актив мөнәсәбәтле рәвештә күрсәтә алган, шуңа күрә геройлар барысы да җанлы һәм тормышчан булып чыкканнар, укучыларда ышану һәм соклану хисләре уяталар.
Ф Видрашкуның «Киләчәккә карап...» исемле очеркы Чаллы шәһәренең партия оешмасы һәм аның беренче секретаре Р. К. Беляев турында. Партия шәһәр комитеты турында язу ул шәһәрдәге башка җитәкче-коммунистлар турында да язу дигән сүз. Чөнки КамАЗ төзелешендәге гаять зур эшләрне башкарганда партия шәһәр комитеты, иң беренче чиратта, урындагы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итә, шуларга таянып эшли. Р. Беляевтән тыш, автор үз әсәрендә төзелеш начальнигының беренче урынбасары Е. Н. Батенчук, автозаводның партком секретаре А. А. Родыгин, шәһәр төзелеше идарәсенең баш инженеры М. В. Котвицкий һәм башка җитәкчеләрне ышандырырлык детальләр аша сурәтли. Төзелеш җитәкчеләрен борчыган, алар башкарган йөзләрчә зур һәм кечкенә эшләр аша әсәр КамАЗ тормышының киеренке пульсын, аның кайнар сулышын тоярга ярдәм итә. Әмма, безгә калса, Ф. Видрашку урыны белән һәркайсы үзалдына аерым- аерым яши торган картиналарны үзара бәйли торган җепне ычкындырып җибәрә. Шуның аркасында, үзәк герой белән икенче дәрәҗәдә геройларның элемтәсе, үзара мөнәсәбәте югала. Алар үзәк образны үстерергә һәм тулыландырырга ярдәм итмиләр. Ахыр чиктә, тормышта без белгән Рәис Беляев очерктагыга караганда күп тапкыр җанлырак һәм эшлеклерәк, колачлырак һәм активрак.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, яэучыларыбызның төзелеш темасына багышланган әсәрләрендә — партия хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте тиешенчә чагылыш тапканы юк әле. Фән һәм техника казанышлары чорында партия җитәкчесе белән төзелеш җитәкчеләренең үзара мөнәсәбәте, төзелештә туган яңа идеяләр һәм ысуллар, өр-яңа фикерләрне производствога кертү, тамыр җәйдерү эшенә партия йогынтысы һәм башка шундый әһәмиятле мәсьәләләр үзләренең авторларын көтеп калалар. Ә КамАЗ төзелеше бу өлкәдә уйлану өчен бай материал бирә.
Күп кенә зур төзелешләрдә чыныккан төзелеш җитәкчесе образын тудыру язу- чыларыбыз өчен шулай ук «теш үтмәслек» каты чикләвек булып кала бирә. М. Зарипов. Р. Биктаһиров, Ф Видрашку очеркларында, әйтик, төзелеш начальнигының беренче урынбасары Е. Н. Батенчук турында шактый күп мәгълүмат бирелә. Әмма бер генә әсәрдә дә аның тулы канлы образы тудырылганы юк әле. Уйлап карасаң, бу легендар кеше — чын мәгънәсендә киң колачлы һәм масштаблы зур фигура, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Бөек Ватан сугышы ветераны һәм Каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнашкан кеше. Күпне күргән һәм кичергән тынгысыз коммунист, атказанган төзүче, фәнни хезмәтләр авторы, күп кенә орденнар һәм медальләр кавалеры, уннарча мең кешедән торган коллективны җитәкләгән төзелеш командиры. Әмма әлегә кадәр чыккан әсәрләрдә Батенчук образы бүлгәләнеп, тараеп, вакланып кала.
Кама автомобиль заводы төзелеше рес-публикабыз тормышына, аның культурасына һәм экономикасына зур йогынты ясады. Шуның белән бергә, ул барлык кешеләргә дә, төрле яшьтәге, төрле милләт, төрле профессия кешеләренең тормышына, көн- күреш-гадәтенә, уй-фикеренә тирән эз
салды. Э. Касыймов, М. Маликова. К. Тим- бикова, Р- Хисмэтуллин, К. Төхәү һәм М. Әмирхановларның әсәрләрендә төзелеш алып килгән яңалыкның кешеләр язмышында чагылышы тасвирлана.
КамАЗ, беренче чиратта, колач җитмәс масштаблары, бай язмышлы кызык кешеләре белән үзенә тарта. Шуның белән бергә, зур төзелеш үзе белән төрле борчулар һәм мәшәкатьләр дә алып килә икән. Ә. Маликов «Язмышлар» исемле әсәрендә автогигант алып килгән әнә шул борчуларны үзенеке итеп кабул иткән, милиция идарәсе каршындагы балалар бүлмәсендә өлкән инспектор булып эшләгән милиция өлкән лейтенанты Рафика ханымның тормышчан, ягымлы образын тудырган.
һәркайсыбызга билгеле, КамАЗны, беренче чиратта, бетончылар һәм монтажчылар, шоферлар һәм тракторчылар, балта осталары, буяучы-сылаучылар, эретеп ябыштыручылар төзи. КамАЗ корпуслары шул мактаулы һәм тыныч профессия кешеләренең эшчән куллары белән күтәрелә. Әмма Ә. Маликов, М. Маликова, К. Тимби- кова һәм башка авторларның әсәрләрен укыгач, гигант автозавод һәм гүзәл шәһәрне шул ук милиция хезмәткәрләре һәм укытучылар, тулай торак тәрбиячеләре, сатучылар, врачлар һәм башка профессия кешеләре дә төзи икәненә ышанасың.
М. Маликованың «Чәчәкләргә бай тормыш» исемле очеркы да безгә беренче карашка артык гади булып күренгән кеше хезмәтенең—тулай торакта тәрбияче булып эшләүче хезмәтенең романтикасын күрсәтүе, аның шигъриятен ачып бирүе белән әһәмиятле. Укучылар аеруча лирик җылылык белән язылган очерктан тәрбияче профессиясе турында файдалы һәм тормыш өчен кирәкле байтак мәгълүмат алалар. Карасана, нинди катлаулы, кызыклы һәм мавыктыргыч икән бит ул тәрбияче хезмәте!
К. Тимбикованың җылы тәэсир калдырырлык итеп язылган «Кыңгырау чыңы» очеркы мәктәпләр тормышына. Чаллы мәктәпләренең берсендә немец теле укытучысы булып эшләүче Җөмһүрият Әхмиевага багышланган. Автор укытучы тормышыннан Матур-матур эпизодлар китерә, аның образын шактый тулы ачуга ирешә.
Билгеле булганча, КамАЗ төзелеше Чаллыдагы мәктәп коллективлары тормышына да күзгә күренерлек үзгәрешләр кертте Берничә ел рәттән инде яшьлек каласындагы һәр мәктәптә беренче сентябрь кәйне дәресләр КамАЗга багышлана. Ул дәресләрне төзелеш җитәкчеләре, алдынгы бри-гадирлар, производство новаторлары алын бара. Әгәр дә очеркта Чаллы мәктәпләрендә туган әлеге матур традицияләр дә урын алган булса, әсәр бермә-бер уңышлырак һәм отышлырак, иң мөһиме, актуальрәк килеп чыгар иде.
М. Әмирхановны КамАЗ темасында уңышлы һәм нәтиҗәле эшләп килүчеләрнең берсе дигән идек. Ул — автозавод һәм аның кешеләре турында дистәләрчә репортажлар, очерклар, парчалар язган автор. М. Әмирхановның йөгерек тел беләи язылган очеркында Социалистик Хезмәт Герое А. Б. Новолодский безнең алга Чаллыда хезмәте белән дан һәм шөһрәт казанган, бетон эшләре буенча берничв тапкыр союз күләмендә рекорд куйган алдынгы коллективның җитәкчесе, кыю һәм инициативалы бригадир булып килеп баса.
Журналист К. Тәхәү, Чаллы шәһәрендә яшәүче язучы Э. Касыймов һәм автозаводны салуда турыдан-туры катнашкан М. Газизов, Р. Юнысов, В Суров һәм Л. Ярул- линаларның кыска-кыска очерклары, этюд һәм парчалары да игътибарга лаеклы. Алар КамАЗдагы тормышның кабатланмас бер мизгелен, төзүчеләр тормышының әһәмиятле аерым фактларын тасвирлыйлар, һәр әсәр көндәлек тормышта очрый торган вакыйгага корылган һәм алар тезүчеләрнең характерларын, олы җанлылыгын аерым тормыш детальләре аша ачып салалар.
Равил Вәлиевне әдәбият мәйданына КамАЗ алып килде, аның әдәбиятта беренче адымы уңышлы булды. Ул төзелештә беренче көннән бирле катнашып шактый бай материал туплады. Равил әсәрдән-әсәр- гә үсә, ныграк канат җәя бара. «Беренче станок» әсәре дә шул турыда сөйли. Әмма киләчәктә КамАЗ турында яңа әсәрләр язганда, ул публицистик аһәң белән киң гомумиләштерүләргә, лирик чигенешләргә әһәмият бирсен иде. дигән теләк белдерәсе килә. Бүгенге кондә аның әсәрләренда нәкъ шул нәрсә җитенкерәми.
■Чаллы таңнары» — автозавод төзүчеләренең героик хезмәтен чагылдырган беренче җыентык. Сүз дә юк. китап язучыларның оператив эшләүләре, җәмәгать активлыгы һәм тормыш белән бер аяктан атлаулары турында сөйли. Әмма җыентыкка кертелгән әсәрләр барысы да бер югарылыкта бер дәрәҗәдә түгел.
Инде әйтеп киткәнебезчә, КамАЗ төзелеше беренче көннәреннән үк яэумылары-
кечкенә күләмле әсәрдә зур проблемалар күтәрә алу осталыгы һәм язучылык тәҗрибәсе җитеп бетми.
Шулай да булсын ди, ө менә Ә. Маликов, М. Маликова, К. Тимбикова һәм башка иптәшләрне тәҗрибә җитмәүдә берәү дә гаепли алмас. Укучылар тарафыннан яратып укыла торган дистәләрчә әсәрләр язып тәҗрибә туплаган, актуаль һәм әһә-миятле әсәрләр биргән язучылар. КамАЗга багышланган әсәрләрендә дә шулай алар. Язу осталыгына, сәләтләренә, әсәрләренең теленә тел-теш тидерерлек түгел. Эш нәрсәдә соң? Ә безнең КамАЗ һәм Чаллы турында язучы күп кенә иптәшләребезгә геройлар язмышыннан аз гына югары була белү, герой язмышын ил язмышы белән, ил алдында торган әһәмиятле һәм актуаль проблемалар белән бәйләп бирү җитми... Ә бәлкем безнең язучыларыбызга да илебездәге удар төзелешләрдә күбрәк булырга кирәктер?!. Күп йөргән — күп күргән, күп күргән —күп белгән, диләр бит. Ничектер, КамАЗ турында беренче һәм өлегә иң уңышлы поэманы язган Сибгат Хәким ага, автозавод турында язу безгә, татар язучыларына, шактый җиңел булачак, туган җир, туган туфрак үзе булышачак, дип әйткән иде. Берүк шулай гына була күрсен иде.
Сүзне йомгаклап әйтәсе килгән фикер шул: «Чаллы таңнары» кебек җыентыкларны киләчәктә дә чыгарырга кирәк. Чөнки КамАЗ темасы дежур тема да, берәр төрле кампания чоры темасы да түгел. Ул — даими тема, мәңгелек тема. Төзелештә көн саен диярлек яңадан-яңа геройлар туып тора. Республикабыз тормышына зур социаль үзгәрешләр алып килгән төзелешне һәр язучы күңеле белән, йөрәге белән кабул итеп, үз язмышын төзелеш язмышы белән бәйләп, чорыбызга, гигант төзелешкә лаеклы әсәрләр тудыру өстендә эшләргә, замандашларыбызның героик портретын тудырырга бурычлы!
Яр Чаллы шәһәре хәзер үзенең икенче яшьлеген кичерә. Тагы бер елдан ул үзенең 350 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк. Бу датаны төзүчеләр генә түгел, язучыла- рыбыз да лаеклы эшләр, лаеклы әсәрләр белән каршыларга тиеш. КамАЗ төзелеше— бүгенгесе көндә хезмәт фронтының алгы сызыгы. Төзелеш мәйданы матур әдәбиятның да алгы сызыгына әверелсен иде.