Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАНАСЫ ШУНДЫЙ

Габдрахман Минскийга 70 яшь л үзен яшьләрчә хис итә: һаман җитез, дәртле, тынгысыз. Кайчан күрсәң дә — йөзе көләч, карашы җылы булыр. Картлыкны белмәс, яшьлектән аерылмас бу кеше, карасаң, җиде дистәне тутырырга да өлгергән икән. ...Әстерхан шәһәре бистәләренең берсендә үскән малай мәктәптә укыган елларында ук инде Александр Пушкин шигырьләрен, Габдулла Тукай әкиятләрен япан белә, Максим Горький һәм Фатих Әмирхан пьесаларының геройлары белән таныша. Яшүсмер күңелен иҗатка шулар җилкеткәндер, кулга каләм алып, аны тибрәтеп карарга рухландыргандыр, илһам биргәндер, әлбәпә. Туган бистәсе клубында ундүрт яшьлек Габдрахманның беренче пьесасы — «Наданлык» — 1920 елда сәхнәгә куела. 1926 елда Минский Казанга килә. Монда — Һади Такташ, монда — Гадел Кутуй... Монда — иҗади мохит, яшь талантларның илһам чишмәсе, һәм шул егет, ике елдан, нәкъ менә үзен бөтереп алган өермәдәй көннәр турында «Заманасы шундый» дигән беренче китабын чыгара. Шул ук вакытта Татар дәүләт театры сәхнәсендә аның «Ман- суровлар гаиләсе» дигән пьесасы да уйнала... Кызыл Армия сафларында хезмәт иткәндә Габдрахман Минский «Шлем» дигән пьеса яза. Ул еллар өчен актуаль темага багышланган бу әсәр шулай ук Татар дәүләт театры сәхнәсенә күтәрелә. Ул еллар — искелек белән яңалык арасында кискен көрәш барган чор. Такташның Мохтар карты ике «мин» булып яшәгән вакытлар, Габдрахман Минский әсәрләрендә дә шушы каршылыклар чагыла, яңа кеше тәрбияләү өчен барган көрәшнең кайнар сулышы сизелеп тора. Әдип кичергән еллар дәвамында заман авазы өзлексез яңгырады — күп тапкырлар гербик хезмәт фронтына да, туплар гөрселдәгән сугыш кырларына да чакырды ул. Ул аваз кая әйдәсә — язучы һәм журналист, гражданин һәм солдат Габдрахман Минский шул якка атлады. Утызынчы еллар. Чиләбедә трактор заводы салына башлый. Беренче бишьеллыкның зур тезелешенә Татарстаннан бик күп энтузиастлар китә. Анда «Төзү ударнигы» У ларның сценарий авторын күрсәткән титрларында Габдрахман Минский фамилиясе язылган. Сугыш елларында Габдрахман Минский яу кырларында булды, контузияләнеп, госпитальләр һавасын да сулады. Солдат язмышы аны кайларда гына йөртмәсен, нинди генә хәлләрдә калдырмасын — язучы кулыннан каләмен ташламады. Көннәре шундый иде — иң оператив, иң сугышчан жанрларда язуны таләп итте. Совет кешеләренең сугышта күрсәткән батырлыгы турында язды солдат әдип. 1952 елда Габдрахман Минский яңадан Казанга кайта. Иҗатка, җәмәгать эшләренә чума. Бу өлкәдә аны активлыкка, тыйгысызлыкка әйдәп торучы үрнәкләр бар: кайчандыр Галимҗан Ибраһимов аңа җылы киңәшләрен әйткән, Һади Такташ һәм Гадел Кутуйларның ялкынланып йөрүләре күңел түрендә... Кайсы гына жанрда язмасын, нинди генә җәмәгать эше башкармасын — Габдрахман Минский заман рухын тирән тоеп иҗат итә. Язучы йөрәге партия сүзенә, халык тормышына сизгер. Ул яшәү матурлыгына, кешеләргә, табигатькә соклана. Бу тойгы аның хикәяләренә, алардагы образларга күчә. Күңелләре шундый җылы хискә бай булган геройлар аз түгел аның әсәрләрендә. «Карт имән» хикәясендәге Мохтар картны искә төшерик, «Ана мәхәббәте»ндәге ана образын хәтерлик, «Язның беренче көне»ндәге Әминәне күз алдына китерик. Аларның һәркайсы — үзенчә игелекле, кешелекле, олы җанлы, саф йөрәкле. Әминә, мәсәлән, үзе эшкә килгән Ташлытау авылында яшәүче кешеләрдә якты хисләр, уңай сыйфатлар тәрбияләү өчен көрәшә. Бу— язучының гражданлык активлыгы. Уңай герой образы аша ул гади, көндәлек хәлләрнең этик мәгънәсен, эстетик әһәмиятен ачарга омтыла. Коммунист әдип тормышның якты якларын күбрәк күрергә, туган илнең бөеклеген яхшырак аңларга, табигать хәзинәләрен сакларга, ишәйтергә чакыра. Аның тормыштагы вакыйгаларга, чынбарлыкка, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә пролетар интернационализм биеклегеннән карый белүе — заман сулышын дөрес сиземләү өчен бик кирәкле сыйфат. Бу җәһәттән язучының «Яшенле яңгыр» исемле тарихи-революцион повесте аеруча характерлы. Әсәрдә Әстерхан шәһәрендә булга* революцион вакыйгалар, аларда катнашкан төрле милләт вәкилләренең образлары сурәтләнә. Андрей, Катыйм, Хәйдәр, Петя һ. б. — барысы да уртак бер максат өчен — пролетариатның азатлыгы хакына көрәшәләр. Халыклар дуслыгы темасы биредә, тарихи чынбарлыктагыча, революцион ситуацияләрдә катнашучы хезмәт ияләренең изүчеләргә каршы бердәм көрәшен чагылдырган вакыйгаларда ачыла. Габдрахман Минский тугандаш әдәбиятлар арасында иҗади элемтәләрне ныгыту юнәлешендә дә әһәмиятле хезмәтләр башкарган әдипләребездән берсе. Әзербәй- җанның күренекле язучысы Жаббао Җаббарлының «Айдын», Мәһди Хөсәеннең «Апшерон» романын татар укучылары аның тәрҗемәсендә укыйлар. А. СӘЛӘХЕТДИНОВ. дигән газета чыгарыла. Габдрахман Минский — шул газета редакциясенең җаваплы секретаре. Ул совет кешеләренең фидакарь хезмәте, илне индустрияләштерү өчен барган көрәштәге батырлыгы турында яза, завод төзүчеләрнең тарихи эшләрен җанлы эпизодларда, публицистика алымнары белән сурәтли. Әдәбиятта замандашлар образын сәнгатьчә иҗат итү серләрен тагын да киңрәк һәм тирәнрәк үзләштерергә омтылыш әдипне Мәскәүгә — Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтына китерә. Биредә Габдрахман Минский сценарий факультетын тәмамлый. Эшкә Баку киностудиясенә җибәрәләр. Шул елларда экранга "Артем атавы», Әзербәйҗан нефтьчеләренә багышланган «Яңа тормыш үзәне» дигән документаль картиналар чыга. Сугышның беренче айларында «Ватан улы» исемле нәфис фильм эшләнә. Бу тасма