ҮҖӘТ
Сусыз дәрья», г Аккошлар кайтыр әле» исемле әйбәт повестьлары һәм матур-ма- тур хикәяләре белән китап сөючеләргә яхшы таныш булган прозаик Габдулла Шәрәфигә (Шәрәфетдинов Габдулла Шәрә- . фетдин улы) 50 яшь тулды. Барлык татар язучылары, журнал редакциясе хезмәткәрләре. редколлегиясе членнары һәм күп сан лы укучылар исеменнән без аны шушы зур бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. иҗатында яңа уңышлар телибез һәм киләчәктә ул тагын да активрак иҗат итәр дип ышанабыз. Г. Шәрәфи хәзер үз буыны —илле яшьлек замандашларыбыз хезмәтен һәм тор мышын чагылдыруга багышланган яңа повесть яза. Укучыларыбызга аның шул әсәреннән өзек тәкъдим итәбез. Авылга хәбәр таралды: яңа укытучылар килгән. Ирлехатынлылар, имеш. Арурак бер төштән бүлмә кирәк, ди. Кичкырын бу хәбәр Гарәфиләргә дә килеп керде. Почмак якта аш әзерләп йөргән Зиһнекамал- ның уйлары хәзер шулар тирәсендә чуала иде. «Шөкер, килгәннәр икән, төкле аяклары белән булсын. Югыйсә соң, бала-чага кайчаннан бирле өйдә утыра...» Әйбәт кенә укып килгән балаларының кыш уртасыннан бүленеп калуы Зиһнекамалга инде тынгы бирми башлаган иде. Хәзер ул канәгать. диделәрме... Асылмалы лампаны түбән үк төшереп, шуның яктысында камыт төзәтеп утырган Гарәфи тамак кырып кына куйды да тагын эшендә булды. Сүзгә саран кеше Гарәфи. Бик үк хаҗәте чыкмаса, көне буена да авызын ачмас. Әме — ә, җәме—җә аныкы. Кайчагында Зиһкүңеле тынычлана төште. Тик менә «Яңалиф» дигәннәре нидер, монысына аның зиһене җитми, шул бераз сагайта хатынны, шунысы шикләндерә. Яңабаштан тотынырлар микәнни? Шиген басарга тырышып, Зиһнекамал иренә дәште: — Атасы, балаларга яңа хәреф танытасылар икән. Яңалифчә некамал: «Ник дәшмисең, ичмасам, ник сөйләшмисең?»—дип талкый башласа гына: «Соң, ни дим, мин белгәннәр үзеңә дә мәгълүм»,— дип, сары мыегы астыннан тип-тигез, ап-ак тешләрен балкытып ала да шуның белән бетә. Бу юлы исә, ничектер, бөтенләй үк сүзсез калмады, хатыны камыр җәеп, токмач кисеп өлгергәч кенә булса да, җавап кайтарды: — Ник, Муса чабатасын үреп бетерде микәнни? Бу аның гамәлдәге әлифбага ишарәсе булды бугай. Китапның бер битенә чабата ясап утыручы авыл агае төшерелеп, рәсем астына: «Муса чабата үрә» дип язылган иде. Күрәсең, шуны күздә тоткандыр. Зиһнекамал ул-бу дәшмәде. Байтак вакыт узгач, иртәнге тамчыдай зарыктырып кына, Гарәфи тагын өстәп куйды: — Яңа әлифтер инде. Балалар югында, тынычрак чакта, җәелеп бер сөйләшәсе килгән Зиһнекамал, өмете акланмавын күреп, шактый ук сүрелә төшкән иде. Шуңа күрә аның тавышы да үпкәлерәк яңгырады: — Әйтер идем, ичмасам... Шул булдымы җыеп утырган бер сүзең?! — Шул. Ләкин Зиһнекамалның болай гына калдырырга исәбе юк иде. Аның инде баядан бирле әйтергә җыенып та, әле җае чыкмаганга гына әйтмичә торган сүзе бар. Менә ул, кисеп бетергән токмачын ашка салып, казан астына йомычка өстәде дә, түр якка чыгып, иренең каршысына ук килеп утырды. — Карале, атасы, әнеки җир кипмичә барыбер кайтмый, әллә теге мөгаллимнәрне үзебезгә генә кертәбезме? Тик тора ич кечкенә өй. Гарәфинең бер түбә астында өч өе бар. Берсен аш өе, икенчесен ак өй дип йөртәләр. Өченчесен, шул ике өй арасына бүрәнәне урталай ярып кына салганын, кечкенә өй диләр. Анысында оныклары белән Гарәфинең анасы Зарифа карчык чуала. Кыш чыгарга ул, гадәттә, Казанда яшәүче улы белән кызы янына китә, алмаш-тилмәш шуларда тора. Ә авылга казлар бибеш чыгарыр алдыннан, агачлар яфрак яра башлагач кына кайта. Ләкин аның, авылны сагындым әле дип, кыш уртасында да кайтып төшә торган гадәте бар. Карчык моны бигрәк тә Гарәфие килеп күренсә шулай итә. Ә Гарәфинең бүген- иртәгә калага барасы бар. Шуңа күрә ул хатынына кистереп кенә ни дип әйтергә дә белмәде: — Тик тора дип... Ирен ярым-ярты сүзләреннән дә аңларга өйрәнгән Зиһнекамал бу юлы да ялгышмады бугай. — Кайтып төшсә дисеңме? Ак өйне җылытырбыз. Әнеки кайт- маса да ягарга дип тора идем әле мин аңа. Кызларнымы, малайларнымы шунда күчерергә кирәк. Үсәләр... — Як соң... Күчер... — И атасы, алай дип кенә булмый инде ул. Миңа гынамыни? Укучы өч балаң бар, дүртенчесе дә әнә букча даулый. Мөгаллимнәр тирәсендә күбрәк чуалсалар дим. Шәбрәк укырлар иде. — Ник, болай да ярый ич... Укулары... — Мәктәптәгесе инде аның мәктәптә. Укымышлы кешеләр күп белә ул... Гарәфи башын күтәреп хатынына карады да, елмаеп: — Синең шикелле икән,— дип куйды. — Көлмәсәнә. Укыган кеше, ни әйтсәң дә, укыган кеше була. Балаларга йокмасмы дигән идем. Ис кермәсме үзләренә тизрәк. Гарәфи уңайсызланыбрак калды. Саксызрак ычкындырды, ахрысы. Укытасы килә шул хатынның балаларны. Хәер, Гарәфи үзе дә моңа каршы түгел. Гыйлемнең ни икәнен ул да яхшы белә. Әмма Зиһнекамал күк өтәләнеп тормый. Җире хәзер җитәрлек, мал-туар ишле, каралты-кура җитеш. Балалары да инде кул арасына керә башлады. Тагын ни кирәк авыл җирендә. Йөгерек кенә укый белсәләр, язу-сызуны алдырсалар, шул бик җиткән диебрәк карый Гарәфи. Аның өчен һөнәр өстенрәк, һөнәрле итәсе килә балаларын. Үзе шм- ♦ келле. Ә үзе ул менә дигән балта остасы. Арба-чана дисәң, коя да *- куя. Бу яктан осталар авылда аннан башка да бар барын. Ә менә 4 көпчәк ясау кулларыннан килми. Янәшә-тирәдә моны тик Гарәфи ге- ' нә булдыра. Шуңа күрә, игенчелектән кала, төп килере дә аның әнә ♦ шул — соңгысы. = — Ярар,— диде Гарәфи, төзәтеп бетергән камытын читкәрәк * куеп.— Дәшеп кара... Килсәләр. Синең бу корт илеңә. — Корт иленә дип... Чорсыз балалар юк ич бездә. Килмәсәләр, ’ үзләрендә калыр. Әйтүен әйтте дә, тик үзләрендә генә калдырып бетерәсе килми < иде шул Зиһнекамалның. Баягы сәбәпләрдән дә бигрәк, әле күңел түрендәрәк саклаган икенче бер нияте бар хатынның. Укытучылар >> аркылы Гарәфиен колхозга керергә күндерә алмаммы дип өметләнә. Инде ярты авыл кереп бетте, ә аның мыштымы һаман суза. Имеш, < башында Канзафарлар токымы торсын да, шундый колхозга ни дип ~ керсен әле ул Гарәфи. Бүтәннәргә яраган моңа гына ярамый. Үҗәт. Менә нинди гамьнәр бар Зиһнекамалның башында. Укытучылар өйдәш булса, алар белемле кешеләр, ничек тә аңлатырлар иде шул үҗәтенә. Гарәфи бик яшьли ятим калды. Алты бала иде алар. Бер энесе дә дүрт сеңелесе. Иң олы дигәне Гарәфигә дә унике генә яшь иде әле. Бәла ялгыз йөримени. Атасыннан соң күп тә үтми, карау җитмәгәнгәме, ниндидер зәхмәт тиепме, атлары үлде. Өелешеп килгән бу хәсрәтләр басылырга өлгермәде, авылда ут чыгып, кышның бер төнендә, күршеләрендәге өч хуҗалык белән бергә, Гарәфиләр дә дөрләп яндылар. Элек-электән үк очын-очка чак кына ялгап килгән гаилә төпсез фәкыйрьлеккә чумды. Шундый ишле ояны кыш уртасында кем кертсен дә кем сыендырсын. Әниләре Зарифаның балаларын өй борынча таратасы килми иде. Шуңа күрә ул, авылдан читтәрәк булса да, җимерелергә торган җир идәнле пыста VII йортка күчте. Ничек кенә тартышмасын, фәкыйрьлек барыбер җиңде Зарифаны. Кемнәр аркылыдыр юллап, кече улын Казанның бер итек остасына малайлыкка бирде. Аннан кала бер кызын шулай ук калага бала ^агарга дип алып киттеләр. Ә Гарәфи, олы малай, өч сеңелесе белән анасы янында йорт тоткасы булып калды. Ләкин Зарифа өчен терәк булырлык җире юк иде шул әле малайның. Ә менә Канзафар бай тапты. Шундый мал-мөлкәт арасында эш чыкмыйча калмас, тамагы булса да үтәр дип, беркөнне Зарифа, Гарәфине ияртеп. Канзафарлар- га китте. Капка келәләрен басуга, бозау чаклы кара бурзай, ишегалды буйлатып сузылган тимер чыбыктан бәен шудыра-шудыра, абалап өрергә тотынды. Сагаеп кына керделәр. Кәшәвәй чанага җигеп, баскыч төбенә үк китереп туктаткан кара айгыр, муенын эткә таба борды да, авызлыгын чәйни-чәйни, тапкансың өрер кешеләр дигәндәй, башын чайкап куйды. Ул да түгел, баганаларын сырлап эшләгән болдырга Канзафар бай чыгып басты. Аягында чуар киез итек, өстендә кама тун, башында каракүл бүрек. Канзафар байның затлы тунын да. купшы бүреген дә белә иде Гарәфи. Ә менә алкалы-алкалы кызыл бизәкләр VII Русча «пустой» сүзеннән ясалган. төшереп чуарланган ап-ак киез итеген беренче тапкыр күрүе. Каян күрсен ди, кәшәвәй чанасына утырып, һайт дигәнче узып китә бит ул авыл урамнарыннан. Канзафар үзенә якынлашып килгән хатынга күз кырые белән генә карап алды да ялчысын дәште: — Сабирҗан абый, кайда син?! Лапас ягыннан тавыш ишетелде: — Хәзер, хәзер... Озак та үтми, мескен бүреген бастырып ук кигән, чикмән якасын күтәреп, билен кызыл пута белән буган Сабирҗан карт килеп чыкты. Аягында тула оек, чабата. Кулында чыбыркы. — Кузгалдыкмы? — Кузгалырбыз, ахры. Канзафар, баскычтан төшеп, чанага утырам дигәндә, әле хәзер генә күргәндәй, Зарифага таба борылды. — Нихәл, Зарифа, сау гына йөрисеңме? — Шөкер әле, Канзафар. Вакытсызрак килдек бугай. — Йомышың миңа идемени? — Сиңа иде шул. Зарифа артында посып торган Гарәфиен янгарак тартып чыгарды. — Үзең беләсең инде безнең хәлне, Канзафар. Менә шушы малайга берәр эш табылмасмы дигән идем. — Хәлең билгеле дә бит. Җәй булса әле бер хәер иде. Ни кушасың аңа хәзер. Шулай диде дә, тирән уйга чумгандай, кыска гына итеп кыркылган җирән сакалын бармак очлары белән капшарга тотынды. Канзафар, чыннан да, бөтенләй үк уйсыз түгел иде. Зарифалар янгач, авыл халкы кулыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышты. Кемдер бәрәңгесеннән, кемдер тары ишесеннән өлеш чыгарды. Ә беркөнне карындык тәрәзәле, капка-курасыз йорт янына үрәчәсез чанага җигелгән ат килеп туктады. Чана тавышына, яулыкчан гына килеш, ашыгып Зарифа чыкты. Килүче Канзафар байның ялчысы Сабирҗан карт иде. Ә чанада — аркылы-торкылы салынган ике капчык он. Моны күргәч, Зарифа нишләргә дә белмәде, чананың әле бер, әле икенче ягына чыгып, такмакларга кереште: — Рәхмәтләр генә яусын инде бу Канзафарга, рәхмәтләр генә төшсен!.. Читтәрәк таптангалап торган Сабирҗан карт та, кулындагы дилбегәсен ат сыртына ташлап, чана янына килде һәм: — Туктале син, Зарифа, алай ук өзелеп төшмә. Канзафар ул...— дип әйтәсе сүзен түгәрәкләп бетермичә туктап калды. Аннары: — Әйдә, күтәртәсеңме соң? — дип, өстә яткан капчык авызына тотынды... Өйгә кергәч, аркасындагы капчыкны ишек янындагы бер култыкка шудырды да Сабирҗан карт авыр гына сулап куйды. Аннары, як-я гына карангалап, өй эченә күз йөртеп чыкты. Ярым караңгы кеп- кечкенә бу өйнең ләүкә кадәрле генә сәкесендә, бер-берсенә сыенышып, дүрт бала утыра. Идәнгә салам «палас* түшәлгән. Мич буенда — сулы кисмәк. Аның янында, аякларын аска бөкләп, мичнең акшарын ялый-ялый, бүрек хәтле генә кәҗә бәтие ята. Бер почмакта бәрәңгеле әрҗә. Шулар белән өй тулган. — Алай,— дип куйды карт, сакалын учлап. Башка берни дә әйтмичә, икенче капчыкка дип йортка чыгып китте. Зарифа да аның артыннан атлады. Сабирҗан карт киткәч, балалар, сәләмәләрен аралап, идәнгә сибелделәр һәм: «Әни хәзер кабартма пешерә!», «Әни коймак пеше рә!» дип, капчыклар тирәсендә сикерешергә тотындылар. Зарифа исә: «Чүгез, чү, салкын тидерәсез», дип, ялан аяклы балаларын сәкегә кире куып менгерде. Аннары, янып торган мичкә бер-ике пүлән өстәп: «Менә, мич кенә өлгерсен дә шишара пешерермен, бәрәңге тәгәрәтербез», дип, капчык янына килде. Чишеп җибәрсә... Бер балаларына, бер капчыкка карап катты да калды Зарифа. Ишектән элекке күршеләре Миңзифа килеп кергәндә дә әле шул ук хәлендә иде. Керә- керешенә, такмаклый-такмаклый, Зарифа янына килде: — И-и-и, ахирәт, баегансың икән. Сезгәдер дип уйлаган идем шул, күреп калган идем,— дип, капчык өстенә иелде. Тик шундук, борынын җыерып, кинәт туктап калды. Он күксегән иде. Укмашып, төерләнеп тора. Бераздан Миңзифа тагын тотынды: — Шул каруннан, шул тыңкыштан!.. Игелек күрәсеңме соң! Үрәчәсез чана белән җибәрткән бит тагын. Менә ул нинди, күрсеннәр, имеш. Имансыз! Бу хәбәр бөтен авылга таралды. Сүктеләр Канзафарны, каргадылар. Бер намазны: «Ятимнәрне рәнҗеткәнсең».— дип, мәчет картлары үзенә дә әйттеләр, оялтмакчы булдылар. Әмма оялтырсың Канзафарны! Икенче көнне шул ук Сабирҗан карт аркылы, бу юлы инде үрәчәле чанага салып, Зарифага бер пот он җибәртте. Оялуын оялмаса да, күңеле бик үк тыныч түгел иде хәзер Канза- фарның. Ни әйтсәң дә, шул авылда яши, ни булмас та ниләр килеп чыкмас. Телдән төшү хәерлерәк. Әле менә бер аягын чанага куйган килеш, сакалын капшый-кап- шый, шул турыда тагын бер кат уйлап алды Канзафар. — Ярар,— диде ул аннары, Зарифага таба борылып.— Эш юк югын. Ятимнәр хакына дип кенә инде. Алай да чәй-шикәрлек түләнер. Шуннан арттырып булмас. Иртәгә килсен. Дилбегәсен тотып кузлада утырган Сабирҗан карт моңсу гына итеп Зарифага карап куйды. Ләкин бу карашны хатын үзе күрмәде Дә, сизмәде дә. Гозерен аяк астына салмауларына куана-куана, Гарә- фиен җитәкләп капкадан чыгып китте. Әгәр белгән булса... Белгән булса соң Зарифа...