ШИГЪРИЯТ ҺӘМ... ЭВМ
Партиябезнең ленинчыл күрсәтмәләре белән илһамланып, татар галимнәре сәнгать һәм әдәбият тарихының моңа кадәр кузгатылмаган күп кенә яңа тармакларын эшкәртергә керештеләр. Соңгы елларда гына да борынгы культурабызның теге яки бу мөһим мәсьәләләренә багышланган зурзур хезмәтләр дөнья күрде. Күптән түгел алар янына тагын бер зур фәнни хезмәт өстәлде — күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Хатип Госманның ■ Шигырь төзелеше» дигән китабы 1 басылып чыкты. Бу китапның беренче битләрен ачуга башта күңелдә шик туа: электрон-исәпләү машинасы (ЭВМ) өчен культура түгелме соң бу? Механика-математика факультетында укучы студентларның дәреслеге күз алдына килә. Шундый ук геометрик шәкелләр тезмәсе, хисапсыз күп саннар һәм һәр төрле шартлы билгеләр белән чуарланган таблицалар... Җитмәсә, моннан 4—5 ел элек Тукай клубында Хатип Госман, өлге-пла- катлардан файдаланып, шигырь төзелеше турында лекция укыганда, бер шагыйрьнең, авыз ерыбрак: «Бу таблицалар шигырьнең матурлыгын аңларга, начар шигырьне яхшы шигырьдән аерырга булышалармы?»—дип сораганы искә төшә. Шигърият һәм ЭВМ... А. Пушкин, Пугачев восстаниесе турында материаллар эзләп Казанга килгәч, университетның ул чактагы ректоры, математик Н. Лобачевский белән очраша. Кызганычка каршы, бу ике даһиның нәрсә турында сөйләшүләре билгесез. Әмма бу очрашудан соң бераз вакыт узгач. А. Пушкин үзенең көндәлек дәфтәренә: «Геометрия өлкәсендә дә, поэзиядәге кебек үк, илһам кирәк»,—дип язып кушан. Шуның белән бергә, Н. Лобачевскийның үз заманындагы шагыйрьләр (мәсәлән, И. Великопольский) белән ярыша алырлык шигырьләр язуын беләбез. Безнең көннәрдә физикларны лирикларга каршы куярга теләүчеләр дә булды. Ләкин бу ясалма проблема, сабын куыгыдай шартлап, бик тиз юкка чыкты. Кешелекнең иң бөек математиклары һәм физиклары, аларның биографияләреннән күренгәнчә, шигърият белән мавыкканнар. Монысы әле мәсьәләнең бер ягы гына. Ә инде математиканың турыдан-туры катнашына килгәндә, нәкъ менә иҗек саннары, аларның үлчәмле кисәкләре — метрик буыннар теге яки бу шигырьнең ритмик дулкынында, яңгырашында һәм аһәңендә үзенчәлекле аермалыкны китереп чыгаралар икән ләбаса! «Шигырь төзелеше»н бер талпынуда укып чыктым. Кайчандыр үзенең повесть- хикәяләре белән безне куандырган әдип каләме һәр җөмләдә сизелеп тора. Әйдәгез, берничә абзацны бергәләп укып карыйк әле: «Галимнәрнең махсус лабораторияләрдә чеби ничек яралуын күзәтүләре искә төшә. Йомырка, күзәтергә җайлы итеп, яктыртылган урынга куела. Аңа тереклек яралгысын уятып җибәрерлек җылы бирәләр. Ул тиешле күләмнәрдә өзлексез бирелә тора. Бер заман йомырка эчендә бик кечкенә кызыл ноктачык пәнда була. Бераз да үтми, аңардан торле якка бик һәм бик нечкә кызыл җепләр йөгереп китә. Аларның очлары, төрле урыннарда очрашып, ялганышалар. Ноктачык кинәт сискәнеп ала һәм тибә башлый. Шулай йөрәк һәм кан йөреше юллары туа. Йөрәк җибәреп торган дулкыннан хәрәкәт итеп, кан тамырлары көн дими, төн дими чебинең әгъзаларын туктаусыз тукыйлар. Чеби, өлгереп җиткәч, күкәй кабыгын ватып якты дөньяга чыга». П Шигырьне тудырачак «йөрәк һәм кан йөреше» тарихи яктан җанлы сөйләм эчендә туган, ул җанлы сөйләм агымына кушылып хәрәкәт иткән. Галимҗан Ибраһимов- ның «Казакъ кызы» әсәреннән бер мисал алыйк: «Җәйнең аяз, матур айлы кичләреннән бере иде. Егет асыл киемнәрен киде, сөекле тулпарын Байчабарны иярләде... Ат җилдереп, Алтын Күлгә. Сарсымбай җәйләвенә килде». Беренче фразага игътибар итегез. Моның үзендә шигырь ритмының «кызыл ноктачыгы» бар дип. әсәрне укыган кешеләрдән кем дә булса уена китерде микән? Хәлбуки, ул монда бар. Сузылып киткән «кызыл җеп» тә бар. тик ул шундый ук икенче «кызыл җеп» белән тоташмаган гына. Фразаны аерып алыйк та. очлары тоташсын өчен, ү-зебездән унлап, аңа тиң килгән икенче фраза куйыйк: Җәйнең аяз, I матур айлы I кичләреннән бере нде,— Бере иде | күптән көткән | матур бәйрәм төне нде. «Җепләрнең» очы очка ялганды һәм чыннан да нәрсәдер гүяки сискәнеп алды, фраза башындагы «җәйнең аяз» дигән өлеш, ачык бүленеп, үз көчен җыйнап, калкынып куйды — метрик буын туды. Аңа тигезләнеп, башка буыннар дулкын-дулкын калкып чыктылар: «матур айлы», «кичләреннән», «бере идеҖанлы сөйләмнең теләсә нинди фразасында шигырь ритмының шушындый объектив яралгысы бар. Ләкин ул күзгә бәрелеп тормый, аңа үзен күрсәтү, калкынып чыгу өчен парлашкан хәрәкәт кирәк. Шунда гына ул үзенең бөтен көчен-куәтен эшкә җигә ала, шунда гына үзенә хас яңгырашка ирешә Шигырь строфаларының ким дигәндә ике тезмәдән торулары да шуңа бәйләнгән... «...Чеби йөрәге бер урында торып тибә, үзеннән дулкыннарны кан тамырларына бер-бер артлы озата тора. Тезмәдә дулкынны беренче метрик буын кузгатып җибәрә, аннан икенче буын, өченче буын кузгала. Ягъни биредә дулкынны кузгату көче һәр буынның үзендә туа. Әгәр дә буынны чыннан да йөрәк белән тиңләсәк, биредә йөрәк гүяки һәр буьпшың үзенә күчә-күчә тибә. Шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки метрик буыннар бер калыпка салынган авазлар җыелмасы гына түгел, аларның һәрберсе хис- тойгы белән сугарылган яңа төшенчә, яңа мәгънә китерә». (31—32 һәм 34—35 битләр). Шигырьгә чын күңелдән гашыйк булган, аңа күп еллык иҗади хезмәтен багышлаган галим генә аның турында әнә шулай сурәтле итеп фикерли ала. Язма төрки-татар шигыренең ун гасырлык тарихы булса да. аның үзенә генә хас сыйфатлары, закончалыклары турындагы фән аерым бер системага салынмаган, хәтта башлангыч гыйльми төшенчәләре — терминнары да эшләнмәгән иде әле. Дөрес, урта гасырларда галимнәр төрки шигыренең төзелешен гарәп шигырь теориясе «гаруз» ярдәмендә аңлатырга омтылып караганнар. Һәм шуның нәтиҗәсендә төрки-татар шигыренең гарәп шигыренә охшаш яклары ачылган, строфа өлгесен һәм иҗек саннарының уртак тәртибен билгеләүдә гарәп чаралары кулланышка кертелгән. Ләкин бу чаралар, төрки-татар теленең үз эчке хасиятләреннән тунаганлыктан. шигъриятебезнең бик тирәндә яткан үзенчәлекләренә үтеп керергә мөмкинлек бирмәгәннәр. «Шигырь төзелеше»нең авторы, фәннең хәзерге казанышларына таянып һәм тарихилык юлын тотып, төрки-татар шигыренең эчке закончалыгын, структурасын ачуны. аңлатуны үзенең бурычы итеп куя. Моның өчен аңа халыкның иң борынгы заманнардан алып язма шигырь барлыкка килгәнчегә кадәр туктаусыз үсә барган авыз иҗатын — мәкальләрне, җырларны, табышмакларны һәм такмазаларны, аларда шигырь күзәнәге ничек яралүъш һәм тәрәкъкый итүен өйрәнергә кирәк булган. Аннан соң ул бу шигырь күзәнәгенең ничек язмага күбүен һәм безнең заманнарга килеп җиткәнче нинди үсеш, үзгәрешләр кичерүен җентекләп тикшергән. Кыскасы, автор безнең шигърият тарихыбызга кагылышлы бан хәзинәне үзенчә яктырта, һичшиксез, киләчәктә дә бу өлкәдә тирән эзләнүләр алып барырга кирәк булачак әле. Шулай да Хатип I османның «Шигырь төзелеше»нә карата кайбер файдалы нәтиҗәләрне инде чыгарырга мөмкин. Беренчедән, бу хезмәт белән танышкач, бүтен гамәлдә булган шигырь төзелеше элементларының, нихәтле ерак заманнарда туып, нихәтле озын тарихи юл үтүләрен ачык күрәбез. Икенчедән, төрки-татар шигыренең башлангыч нигезләре турындагы фән университет һәм педагогия институтларының филология факультеты уку планында үзенең ныклы урынын алырга тиешлеге ачык аңлашыла Өченчедән, халык авыз иҗатыбызның һәм шигъриятебезнең борынгы хәзинәсен (китапта китерелгән үрнәкләрен ләззәтләнеп укыйсың), хәзерге телебезгә күчереп, кичектермичә бастырып чыгару һәм киң массага җиткерү кирәклеге күренә. Ниһаять күп еллар буе җитди эзләнүләр нәтиҗәсендә дөньяга килгән китапның исеме җисеменә төгәл туры килмәвен әйтергә кирәк. Хатип Госман, артык тыйнаклык күрсәтеп, үзенең хезмәтен «Шигырь төзелеше» дип кенә атаган. Хәлбуки, аның эчтәлеге төрки-татар шигыренең башлангыч нигезләрен, бөтен бер тарихын чагылдыра һәм ул, безнең уебызча, шул мәгънәдә аталырга тиеш булгандыр да.