МӘГЪРИФӘТ УЧАГЫ
Шушы елның сентябрь аенда Казан татар укытучылар мәктәбенең ачылуына 100 ел тула. Ул бездәге алдынгы иҗтимагый фикер һәм культура үсешенә тирән эз салган уку йортларының иң күренеклесе дияргә була. Татар укытучылар мәктәбенең шактый гыйбрәтле һәм бай тарихы бар. Россиядә капиталистик мөнәсәбәтләр көчәеп килгән бер чорда —1870 елның 26 мартында — патша хөкүмәте Идел буе татарлары өчен рус-татар мәктәпләре ачу турында карар кабул итә. Озак та үтми, әлеге карарны тормышка ашыру максаты белән, Казан укыту округында махсус инспектор штаты булдырыла, төрки телләре буенча күренекле галим В. Радлов шул урынга инспектор итеп билгеләнә. Сүз дә юк, патша хөкүмәте рус-татар мәктәпләрен татар халкын руслаштыру максатын күздә тотып ача'. Шуңа да халыкның байтак өлеше, бигрәк тә руханилар, аларга теш-тырнаклары белән каршы торалар. Татар халкының К. Насыйри, Ш. Мәр- җани, М. Мәхмүдов, Ш. Әхмеров кебек алдынгы карашлы вәкилләре исә әлеге мәктәпләрне хезмәт ияләрен милли йомыклыктан чыгару, аларның аң-культура дәрәҗәсен күтәрү чарасы итеп файдаланырга тырышалар. Шуңа күрә дә алар инспектор В. Радловка яңа мәктәпләр ачуда, ачылганнарының эшен юлга салуда төрлечә ярдәм күрсәтәләр. Татар мәгърифәтчеләренең якыннан ярдәме белән яңа типтагы мәктәпләр челтәре елдан-ел киңәя бара. Ләкин шул чак икенче бер кыенлык килеп чыга. Рус-татар мәктәпләрендә укытыр өчен татар халкының үз арасыннан чыккан кадрлар җитешми башлый. Көн тәртибенә дөньяви фәннәр һәм алдынгы методика белән коралланган, рус телен яхшы үзләштергән укытучы кадрлар хәзерләү проблемасы, башкача әйткәндә, Казанда татар укытучылар мәктәбе ачу мәсьәләсе килеп баса. Шул мәсьәләне тормышка ашыруны үтенеп, 1873 елның 15 январенда В. Радлов Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итә ’. Министрлыкта, бүлмөдән-бүлмөгә күчеп, «ч еллап йөргәннән соң, ниһаять, инспекторның үтенече уңай хәл ителә. 1876 елның 26 сентябреннән Казанда татар укытучылар мәктәбе эшли башлый ’. Мәктәп интернат тибында булып, анда укучылар дүрт ел буена казна хисабына яшиләр. Ислам диненнән кала, барлык фәннәр рус телендә укытыла. Казан укытучылар мәктәбен «барлык татар мәктәпләре өчен үзәк үрнәк мәктәпкә әверелдерү» 4 өчен В. Радлов һәм мәктәпнең беренче инспекторы (хәзергечә директоры), күренекле татар мәгърифәтчесе Мөхәммәтгали Мәхмүдов күп көч куялар. Алар укыту эшенә фәнни хезмәтләре һәм алдынгы карашлары белән танылган күренекле галимнәрне тарталар, укучыларга белем бирүнең отышлы алымнарын эзлиләр. Казан укытучылар мәктәбендә төрле елларда Ш. Әхмеров, Ш. Мәрҗани, Ш. Та- һири кебек күренекле татар галимнәре эшли. Шул мәктәптә эшләгән В. Радлов, В Богородицкий, А. Анастасиев, И. Петяев, М Васильев кебек рус галимнәре рус теленнән һәм әдәбиятыннан татар мәктәпләре өчен беренче дәреслекләр төзиләр, татарларга рус телен өйрәтү методикасына фәнни нигез салалар. Казан укытучылар мәктәбенә 1875 елда университет каршында оешкан лингвисти1 Бу мәктәпләрнең бер өлеше «Русско татарское начальное училнше» дип. икенчеләре «Русский класс при медресе» дип аталып йөртелгән »ТАССР ҮЛА. 9.‘ фонд I тасвирлама. 10961 эш. 7 бит. СССРиын Ленинградтагы ҮДТА. 733 фонд. 170 тлепирлама. 765 иш. 25—26 битләр ■ ТАССР ҮДА. 92 фонд. 1 тасвирлама. 1233s эш. 40 бит • Шунда ук. 13158 »ш. 6 бит Ш ка мәктәбе зур методик ярдәм күрсәтә. Лингвистика мәктәбенең берничә галиме та« тар укытучылар мәктәбендә дә эшли. Алар рус телен укытуны фәнни нигезләргә салырга булышалар. Казан университетының алдынгы карашлы галимнәре П. Траубен- берг, Н. Любимов, С. Болберг, Д. Адо, М. Прянишковлар бер үк вакытта укытучылар мәктәбендә дә дәресләр бирәләр. Болар барысы да Казан татар укытучылар мәктәбенең рус-татар культура элемтәләре өлкәсендә иң әһәмиятле үзәкләреннән берсе булуы турында сөйли. Татарларны руслаштыру һәм аларны царизмга бирелгәнлек рухында тәрбияләү максаты белән ачылган мәктәп, киресенчә, алдынгы фикер учагына әйләнә. Анда рус һәм татар халыкларының алдынгы уллары кулга-кул тотынып бергә эшлиләр. Ахыр чиктә боларның һәммәсе мәктәпнең эшен демократик юнәлештә оештыруга китерә, рус телен һәм фән нигезләрен яхшы белгән педагоглар хәзерләүгә ярдәм итә. Менә шуңа да татар руханилары һәм рус миссионерлары бу мәктәпне даими рәвештә дошман күрәләр, бөтен көчләре белән аның эшенә аяк чалырга тырышалар. 1876, 1884 һәм 1897 елларда Мәгариф министрлыгы һәм Синод каршында татар укытучылар мәктәбен ябу мәсьәләсен күтәрәләрXIV XV. Патша хөкүмәте мәктәпне саклап кала, әмма шул ук вакытта аның материаль базасын киңәйтү һәм укучылар контингентын арттыру буенча бернинди чара күрми. 1881 елда мәктәпнең инспекторы итеп Шахбазгәрәй Әхмеров билгеләнә. В. Рад- лов 1885 елда, академик булып сайланып, Петербургка күчкәннән соң, Ш. Әхмеров Казан укыту округының инспекторы булып та кала. Югары культурага ия кеше буларак, ул күп тапкырлар Казан укытучылар мәктәбен ябылудан коткарып кала һәм андагы уку-укыту шартларын яхшыртуга зур көч куя. Казан татар укытучылар мәктәбе 1917 елның июлендә семинария, ө 1919 елның 1 Октябреннан педагогик курслар итеп үзгәртелә. Бу соңгысы инде сыйфат ягыннан бөтенләй башка характердагы уку йорты була. 43 ел яшәү дәверендә бу мәктәпне биш йөзләп кеше тәмамлый. Алар шәһәр һәм авыл мәдрәсәләре каршындагы рус классларында балалар укыталар. Бу мәктәпләрдәге татарларны һәм башкортларны рус теленә, рус әдәбиятына өйрәтәләр, аларны бөек рус культурасына якынайталар, балаларга табигать, география һәм тарих буенча фәнни төшенчәләр бирәләр, рәсем ясарга, җырларга өйрәтәләр. Рус теле классларында һәм рус-татар мәктәпләрендә уку-укыту эшенең уңышлы оештырылуы дини мәктәп-мәдрәсәләргә дә уңай йогынты ясый. Укытучылар мәктәбендә белем алып чыккан кешеләрдән Гайнетдин һәм Шиһап Әхмеровларның рус телендәге әлифбалары, Ш. Таһири һәм М. Корбангалиевның аваз методы буенча татарча әлифбалары, Габделкаюм Коләхметовның арифметика һәм тарих, С. Сүнчәләй- нең гигиена дәреслекләре Октябрь революциясенә кадәрге чорда татар мәктәп- мәдрәсәләрендә киң кулланылган. Рус-татар мәктәпләрендә эшләгән һәр укытучы диярлек дәреслек язу белән шөгыльләнгән. XX йөзнең унынчы елларында гына да алар тарафыннан 20 ләп исемдәге әлифба, 70 ләп исемдәге уку китабы, 20 ләп исемдәге география, 50 гә якын исемдә тарих һәм башка дөреслекләр төзелә2 . Октябрь революциясеннән соң бу эшне М. Корбангалиев, М. Фазлуллин, Р. Газизов, Г. Сәй- фуллиннар уңышлы төстә дәвам итәләр. Казан татар укытучылар мәктәбе укытучылары һәм аны тәмамлаучылар рус классиклары әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү эшен башлап һәм көчәйтеп җибәрүчеләр булалар. Укытучы Таип Яхин 1897 елда «Сабый вә сабыялар өчен кызыклы булган хикәяләр вә мәкальләр», 1902 елда «Малайлар вә кызлардан ялкаулыкны җибәрү» исемле китапларын бастыра. Бу китапларның беренчесе нигездә И. Крыловның проза белән тәрҗемә ителгән мәсәлләреннән тора. Икенче китабына Т. Яхин А. Н. Афанасьевның 1855—1858 еллар арасында басылган «Народные русские сказки» исемле җыентыгыннан аерым үрнәкләр. А. С. Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында әкиятмен тәрҗемә итеп урнаштыра. И. А. Крылов мәсәлләре бу җыентыкта да шактый зур урын алып тора. 1 СССРиын Ленинградтагы ҮДТА. 733 фонд. I тасвирлама. 898 эш. 1 бүлек. 62—61 битләр: 171 тасвирлама. 656 эш. 1 бүлек. 85 бит XV Я Коблов. Конфессиональные школы казанских татар. Рус телендә. Казан. 1916 ел. 105 бит.. » Аларнын революцион эшчонлеге Р Н Нафиновнын «Формирование и развитие передовой ареной общественно политической мысли» 1Казаи. 19641 исемле китабында тулы яктыртыла '902—1905 елларда укытучы Ибраһим Терегулов А. С. Пушкинның «Капитанская дочка» һәм Н. В Гогольнең «Старосветские помещики» повестьларын, «Ревизор», «Женитьба» комедияләрен тәрҗемә итеп чыгара. Шулай ук Европа һәм Америка |әдәбиятыннан да кайбер тәрҗемә үрнәкләре күренә башлый. С. Сүнчәләй һейненең •Әльмансур» трагедиясен, Байронның «Шильон тоткыны» поэмасын, Г. Алпаров, М. Ибраһимов белән берлектә, Г. Бичер-Стоуның «Том агай алачыгы» романын тәрҗемә итә. (Соңгы әсәр «Бичара колның тормышы» исеме белән басыла.) * Укытучылар мәктәбендә тәрбияләнгән яшьләр татар театры оештыруда, аның £ эшен юлга салуда үзләреннән зур өлеш кертәләр. 1904 елда мәктәпне тәмамлаган S Ильяс Кудашев (Ашказарский), мәсәлән, профессиональ татар театрын оештыручы- = ларның берсе санала. Ул оештырган труппада бу мәктәпнең тагын берничә кешесе 5 була. Укытучылар мәктәбендә тәрбия алып чыгучылар, сәхнәдә уйнау белән беррәтх тән, театр сәхнәсе өчен репертуар булдыру өстендә дә актив эшлиләр. Күренекле £ артист Г. Мангушеаның «Килен», «Бәхет эзләүчеләр», «Мөхәррир» комедияләре. = И. Казаковның «Казанга сәяхәтне, С. Сүнчәләйнең «Мансур» драмалары заманында күп сәхнәләрдә уйнала. Татар пролетар әдәбиятына нигез салучы революционер язучы Гафур Коләхметов та күбрәк сәхнә өчен иҗат итә. Ул «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» драмалары белән татар сәхнәсенә социализм идеяләре, эшче образлары алып килә. Мисаллардан күренгәнчә, укытучылар мәктәбендә уку татар егетләренә демократик традицияләргә бай рус культурасын үзләштерергә, алдынгы рус культурасы ’ үрнәгендә татар культурасының күп тармакларын үстереп җибәрергә ярдәм иткән. Иң әһөмиятлесе шунда, рус телен яхшы үзләштерү аларга рус пролетариатының алдынгы отряды белән якынаерга, марксизм-ленинизм идеяләрен үзләштерергә, башка халыклар белән кулга-кул тотынып, шул идеяләр өчен актив көрәш алып барырга мөмкинлек биргән. Билгеле булганча, татарлар арасында беренче социал-демократик оешма 1904 елда Казан татар укытучылар мәктәбендә төзелә. Октябрь революциясеннән соң беренче татар комсомол ячейкасы да шушында оештырыла. Болар һәммәсе мәктәпнең даими рәвештә большевиклар тәэсире астында булуын күрсәтә. Казан социал- демократлар оешмасы бу мәктәпне татарлар арасында революцион эшне көчәйтергә иң кулай урын дип санаган. Нәтиҗәдә татар иҗтимагый хәрәкәте тарихында, татар хезмәт ияләренең революцион хәрәкәтенә социалистик аң кертүдә җитди роль уйнаган большевиклар, пролетар интернационализм рухы белән сугарылган җәмәгать эшлеклеләре Казан татар укытучылар мәктәбендә тәрбияләнә , 1903 елның январеннан башлап революцион прокламацияләр, марксистик өдәI биятны татарчага тәрҗемә итү, бастыру һәм тарату, татар эшчеләре арасында беренче социалдемократик түгәрәкләр оештыру, татарча беренче большевистик «Урал» газетасы чыгару, массаларның политик көрәшенә җитәкчелек итү, пролетар әдәбиятка нигез салу кебек данлы тарих сәхифәләре Казан татар укытучылар мәктәбендә укыган Хөсәен Ямашев, Галимҗан Сәйфетдинов, Гафур Коләхметов исемнәре белән бәйле. Шулай ук халык бәхете өчен революцион көрәштә үзләрен аямыйча катнашкан Борһанетдин һәм Морат Юскаевлар, Исхак Казаков, Гыйлемдар Баймбетов, Габделкаюм Коләхметовлар — укытучылар мәктәбе укучылары 1 Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаучыларның иң зур күпчелеге Бөек Октябрь социаяистик революциясен хезмәт ияләре белән берлектә алдынгы сафларда каршылый, илдә совет властен урнаштыру һәм саклап калу өчен көрәштә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтә. Акгвардиячеләргә, соңрак басмачыларга каршы көрәшләрдә күрсәткән батырлыклары өчен укытучылар мәктәбендә белем алган Хөсәен Мәүлетов һәм Якуб Чанышөв татарлардан беренче булып Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнәләр. Октябрь революциясеннән соң Исхак Казаков, Насыйх Мөхетдинов. Мөхетдин Корбангалиен, Хатип Мөхетдинов, Мөхәммәтхан Фазлуллин. Риза Газизов, Габбас Сайфуллин һәм башкалар партия, совет оешмаларында эшлиләр, турыдан-туры мәк гәпләр эшен үзгәртеп кору белән җитәкчелек итәләр, татар совет мәктәпләре өчен программалар һәм яңа дәреслекләр төзиләр. Казан укытучылар мәктәбеннән чыккан кешеләрдән Мөхетдин Корбангалиев, Мөхәммәтхан Фазлуллин, Гыйбад Алпаров, Фатыйх Мөхәммәдъяров, Гыйлем Камай, Насрулла Вяселевлар, профессорлык дәрә-$ җәсенә ирешеп, совет фәнен үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Алда китерелгән фактлар Казан татар укытучылар мәктәбенең татар халкының алдынгы иҗтимагыйполитик фикере формалашуда һәм татар культурасын үстерүдә күренекле роль уйнавын күрсәтә. Татарстанда культура һәм мәгариф үсеше тарихында бу мәктәп күренекле урыннарның берсен алып тора