Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНДӘ

Хәлил Әбҗәлиловның тууына 80 ел омеренең соңгы елында СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов бо-Д лай дип язды: «Үземнең үткән юлыма әйләнеп караганда, мин бөтен җаваплылык белән хәзер шуны әйтә алам: юк, шома һәм ансат юл түгел иде ул. Анда эзләнүләр, уңышсызлыклар һәм уңышлар да булды, һәм кайсы да булса бер актер үз гомерендә бер генә тапкыр да уңышсызлыкка очрамадым дип әйтә икән, — ышанмагыз аңа. Бу дөрес түгел». Бу сүзләрдә бөтен сәхнә гомерен киеренке хезмәттә үткәргән X. Әбҗәли- ловның тынгы белмәс характеры ярылып ята. Хәлил ага, татар театрының бөтен тарихын күздә тотып әйткәндә дә, иң үзенчәлекле, кабатланмас актерларның берсе иде. Аның кайнар темпераменты, үткен һәм аек акылы ул тудырган образларда һаман да яши. Образлары исә бик күп төрле, һәрберсе үзгә, кабатланмас билгеләре белән аерылып торалар. Актер беркайчан да үз-үзен кабатламаска тырышты, һәр яңа роль аның өчен күп сораулары билгесез булган катлаулы мәсьәлә иде. Роль өстендә эшләү процессы ничек кенә газаплы булмасын, ул һичкайчан кем дә булса башка берәүнең табышын файдаланырга теләмәде. Шул ук вакытта X. Әбҗәлилов үз коллегаларының иҗатларын өйрәнүне мөһим бурыч итеп саный. Король Лир образы өстендә эшләгәндә ул исемнәре дөньяга билгеле дистәләрчә актерның бу рольне ничек уйнаулары турында I язылган материалларны укый. Хәлил Әбҗәлилов чатнап торган реализм мәктәбе художнигы булып формалаша. 1 Модага иярү, ультра яңа алымнар белән тамашачыны шаккатыруны ул яратмый, артист-реалист иҗаты өчен вакытлы мавыгулар ят нәрсә иде. Ләкин ул консерватизмнан да ерак тора. Сәнгать күренешләрен ул тормыш хакыйкате белән үлчи һәм бәяли. Станиславский системасы үз вакытында аны таңга калдырган ачыш була. Әбҗәлилов — гәүдәләндерү осталыгының нечкәлекләренә ия булган актер. Кайбер актерлар гумоз ярдәмендә йөз-кыяфәтләрен танымаслык дәрәҗәдә үзгәртә алалар. Моның ише «битлек киюине, әлбәттә, гәүдәләндерү дип аңларга ярамый. Андый «иҗат» актерның тәҗрибәсезлеген яисә сәләтенең чамалы булуын гына күрсәтә. Әбҗәлилов исә андый алымнарга кызыкмый. Ул эчтән үзгәрә һәм бу үзгәреш аның күзләрендә чагыла. Алар әле Хуҗа Насретдиннең шаян хәйләкәрлеген чәчеп ялтырыйлар, әле «Банкроттагы Сираҗетдиннең комсыз нәфес уты белән яналар, яисә Тихонның («Яшенле яңгыр») кашлары астыннан боегып карыйлар. Әбҗәлиловка үз героеның хис-кичерешләрен аңлату өчен сүзләр кирәк түгел, ул хакта аның күзләре сөйли. Эчке кичереш, психологиянең хаклыгы актерны бөтенләй икенче кеше итә, аның хә- < рәкәт ритмын, сүз сөрешен билгели. Персонажның рухына, хисләр дөньясына шул дәрәҗәдә тирән үтеп керүе Әбҗәлилов образларын кабатланмый торган итә. Аныңча ( уйнау, аның уен рәвешен күчереп алу авыр, хәтта мөмкин булмаган эш. һәм кайчан да булса аңа ияреп, аңа охшатып уйнарга тырышкан кешеләр уңышсызлыкка очрыйГ лар, зур художникның тонык копиясе булып кына калалар. Әбҗэлилов тамашачы алдында характерның чыныгу-ныгу, үсү яисә таркалу-дег- радация процессын күз алдына бастыра. Аның геройларының күбесе, актерның үзе кебек үк, югары интеллектка ия булган, сизгер күңелле, гаять кешелекле кешеләр. Кешеләр бәхете өчен янып, башкалар кайгысын кайгыртып, алар гаять зур газапларга, хәтта һәлакәткә дучар булалар. Әбҗэлилов башкарган рольләрнең саны өч йөздән артып китә. Әлбәттә, алар- ның барысы да ачыш дәрәҗәсендә түгел иде. Рольләре арасында хәтта очраклы һәм күренексез булганнарын да табарга мөмкин. Иҗат юлына яңарак аяк баскан чорда актерга уйналган әсәрләрнең драматургии яктан кимчелекләрен санап, сайланып торырга туры килми. Танылган актер булгач рольләрдән арынып бетүе ансат эш түгел. Ул театрда нинди дә булса яңа мәктәп тудырмады, үз алдына андый максатны куймады да. Барлык талантын һәм тормышын ул реалистик татар театрын ныгытуга һәм үстерүгә, андагы яшь көчләрне тәрбияләүгә багышлады. Татар академия театрында бүген аның күп санлы шәкертләре иҗат итә. Хәлил Әбҗэлилов татар театрының демократик традицияләрен үстерүгә үзеннән милли характеры аның иҗатында ифрат нечкә һәм төгәл гәүдәләнә Шул ук вакытта Хәлил Әбҗәлиловның иҗат мирасы тирән интернациональ сыйфатларга ия. Милли репертуарны ул гомум-кешелек идеяләре белән сугара белде. Киң колачлы художник буларак, Шекспир, Лопе де Вега, Шиллер, Островский, Горький кебек чит ил һәм рус классиклары әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә дә югары иҗат үрнәкләре калдырды. Сәхнәдә ул тудырган кабатланмас һәм онытылмас Хуҗа Насретдин. Биктимер («Ташкыннар»), Сираҗетдин, Король Лир, Тихон, дивизион командиры Харитонов («Диңгездәгеләр өчен»), профессор Мамлок, Захар Бардин татар совет театр сәнгатенең зур казанышы булып әверелде. Әбҗэлилов гомеренең ахыргы көннәренә кадәр сәхнәдән төшмәде Үләренә бер атна кала, ул Горькийның «Дошманнар» әсәре буенча куелган яңа спектакльдә Захар Бардин ролен башкара. Киләчәк алдында өркеп, җаны калтырап торган капиталист образын актер зур осталык белән ачып сала. СССРның халык артисты Хәлил Әбҗэлилов ярты гасырга якын иҗат юлы үтте. Образлары белән ул тамашачыга тормыш хакыйкатен, иске буржуаз җәмгыятьнең череп таркала баруын, якты киләчәкнең тантана итүе өчен көрәшүче совет кешесе X. КУМЫСНИКОВ. Иҗат галереясендә сәнгать хәзинәсен баетырлык бер яки ике дистә образны саный алабыз икән, без андый актерны зур художник итеп таныйбыз. Хәлил Әбҗэлилов та нәкь шундый актер. Сәнгатьтә ул тапталган сукмаклардан түгел, ә үз юлын ярып барды, һәр яңа рольгә ул зур дулкынлану белән керешә, һәрберсен үзе тапкан төс- буяулар белән баетырга тырыша иде. гаять зур өлеш кертте. Шуңа күрә аның иҗаты һәр чак заманча яңгырый. Әбҗэлилов үз халкын яхшы белә, халкы белән горурлана һәм аның рухи байлыгын арттыру өчен армый-талмый эшли белә иде. Милли драматургиядә ул үзенең таланты чәчәк атарлык иҗат җирлеге таба. Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Шәриф Камал. Кә- I рим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт һ. б. драматургларның әсәрләрендә ул халкыбызның уй-хыялларын, теләк-омтылышларын, аның рухын чагылдырган бай материал күрә, шул нигездә аның иҗаты ныгып канат җәя. Әнә шуңа күрә дә