Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮҢЕЛЕҢӘ ҮЗЕҢ ШАҺИТ

Чын инештә — nap ат шәүләсе. Яллары суда салмак кына агып барган ак болытларга тигән. Атлар, иртәнге табигатькә матурлык өстәп, бер- берсенең муенына сарылып иркәләнәләр. Су буйларын калын тавыш яңгыратып узды: — Чакматай! Тауларга бәрелә-сугыла тирбәлгән кайтавазга хуҗасын искәреп алган атның дәртле кешнәве килеп кушылды. Атка никадәр якын бу исемне әйтүче калын тавыш. Менә ничә еллар инде ишетә килә ул аны: «Чакматай». Зур яшьтә булганы өчен түгел, ә калын җил кәле, озын буйлы, көчле булганы өчен Өлкән Сәгыйрь дип йөртәләр Чакматайның хуҗасын. Аның кыргый таштан кыеп ясалган шикелле тупас йөз рәвеше, эчке бер көч тантанасын чагылдырып, ирләрчә матурлык биреп, гәүдә төзелешенә чат килешеп тора. Салынып торган куе каш күләгәсеннән төбәлгән күзләре түбә астында утырган карлыгачлар кебек җитез, хәрәкәтчән, ә текәлебрәк карасаң, аларда ниндидер моңсулык күрәсең... Өлкән Сагыйрь вак адымнар белән юырттырып килеп җиткән атның бөдрә ялын икенче якка авыштырып куюга, атның тәне буйлап рәхәт бер дулкын йөгереп үтте. Өлкән Сәгыйрь ямьшәйгән эшләпәсен салып ат сыртына куйды да тир бөртекләре җемелдәп торган такыр башын сөртте. «Картая, картая»,— дип уйлады ул Чак- матайга карап.— Бүген сабан туенда чабышка бармасын сизә микән?.. Син миңа үпкәләмә инде, малкай... Беренче килә алмады, димәсеннәр. Сизәм бит, алдыралмаячаксың быел. Җиңелмичә кит син бәйгедән». Өлңән Сагыйрь тыштан караганда караңгы чырайлы, төмсә күренсә дә, аның эчке табигатендә беркатлы самимилек ята. Мал-туарны яратуы да бәлки аның шул табигатенә бәйледер. Ничә еллар инде ат караучы булып эшләү дәверендә алар телен ул күзләреннән укып белә. Атка авызлык кидерми. Нинди кулга эләккәнен дилбегә кагышыннан ук сизмимени ат дигәнең... Өлкән Сәгыйрь атын ипләп кенә йөгәнләде дә аңа үзенә генә хас осталык белән сикереп атланды. Бүген сабан туена Чакматайны ул үзе алып бара. Нәкъ көрәшкә чыккандагыча: бераз кыршылган чалбарын, терсәк турылары сыпыла башлаган күлмәген кигән. Бәйрәмчә киенгән халык — мотоцикллысы, машиналысы, җә- яүлесе — бөтенесе бер якка — атауга, Эстәрле буасы буена агыла. Арадан кайберләре Өлкән Сәгыйрьгә сүз кушып кала: — Чакматайны быел чабышка җибәрмисеңмени? Өлкән Сәгыйрь мыгырданып кына үтеп китә. «Үзем турында сорамыйлар. Көрәшмәс дип уйлыйлар, ахры. Илле яшь чикмени әле у.», җенен чыгарып көрәшәм әле мин... Карап карарбыз менә...» Малае Шаһинур, хәрби хезмәт срогын тутырып, әле кичә генә кайтып төште аның. Өлкән Сәгыйрь ишегалды себереп йөри иде. Күрше хатын урам як коймасыннан үрелеп карады да, мәгънәле генә итеп: — Сәгыйрь, малаең кайткан бит,— диде. Өлкән Сәгыйрь сискәнеп китте. Кайтарып бер сүз дә дәшмәде. Себеркесен баскыч култыксасына сөяде дә өенә кереп китте. Өй эче аңа бу минутта аерата шыксыз булып күренде. Кием шкафыннан ул яхшыга кия торган күлмәген, костюм-чалбарын алып киде. Костюмының эчке кесәсенә бер шешә «әчкелтем» шудырды да, ишеген дә бикләп тормыйча, урамга чыкты. Кайткан, дип уйлады Өлкән Сәгыйрь. Бер килергә тиеш иде инде бу көн. Әгәр, кодрәтеннән килсә, бу көнне бераз кичектереп тә торыр иде ул. Көтү, күрешүне өмет иткән билгесез уйлар ләззәтеннән нәүмиз булмас өчен кичектерер иде. «Җитте, бүген үк күзгә-күз карап сөйләшергә кирәк,— диде Өлкән Сәгыйрь үз-үзенә.— Ирләрчә аңлашырга вакыт җиткәндер... Ә ул аңлармы соң? Әти дип эндәшерме? Хәер, миңа барыбер түгелмени. Яшәлгән кадәр яшәлмәс... Язмыш һәр вакыт уңайга гына сыйпап тормый...» Тыкрык буендагы ихатаның җил капкасын ачып, Өлкән Сәгыйрь бермәлгә тукталып калды. Чирәмле ишегалдында аналы-ул- лы икәү: ак сөлгесен иңенә салган Һәдия һәм билдән чишенеп ташлаган, иелә төшеп юынып торган улы Шаһинур. Капка тавышына икесе дә борылып карадылар. Шаһинур тураеп басты, әнисенең иңеннән сөлгене алды да кулларын сөртә башлады. Өлкән Сәгыйрь нәкъ үзенә охшап үскән, ирләрчә төс кергән улына таба түгел, гүя үткәненә, үзенең яшьлегенә таба атлый иде. Аның якын итеп, үз итеп эндәшәсе, улын кочаклап аласы килде. Әмма тыелып калды. Үсеп җиткәнче улы аңа беркайчан да «әти» дип әйтмәде, хәрби хезмәткә киткәндә дә Өлкән Сәгыйрь белән хушлашмыйча гына китеп барды. Шуннан туган рәнҗү, еллар буена сакланып. Өлкән Сәгыйрьнең бәгырен тырный, сызландыра иде. Кайту хәбәрен ишетүгә, алдын-артын уйлап тормастан, аның янына килеп җитте. «Ата итсә, үзе килеп күренсен иде». Ләкин капканы ябып кире борылырга соң иде инде. Улының «әти» сүзен читләтеп кенә исәнләшүеннән йөрәге тырналып куйса да, улының кызара төшеп күзләрен читкә яшерүеннән ата күңелендә ниндидер өмет уянды. Өйгә керделәр. Өстәлдә, ашыгыч кына әзерләнгән нигъмәтләр арасына чыгып утырган теге әчкелтем «шайтан суы» гына әңгәмә сөрешен бер җепкә бәйли алмады. Улының кайту шатлыгын күңеленә сыйдырып һәм моңа әле ышанып та бетә алмаган Һәдия, күбрәк табындагы ризыкларны искәртеп, кыстау белән мавыкты. Бераздан Шаһинур, өстәл яныннан торып: «Авылны бер әйләнеп кайтыйм әле, унөч ел күрмәгән кебек булдым»,— дип чыгарга рөхсәт сорады. Һәдия сөенеч һәм соклану тулы күзләре белән улын озатып калды. Улы чыгып киткәч, Өлкән Сәгыйрь кечкенә рюмканы күтәреп куйды да бермәл чыраен сытып торды. Аның ишелеп төшкән кашлары, киерелгән канатлар кебек, кинәт өскә чөелделәр. Йөзе ♦ яктырып китте. и Коеп куйган мин бит, билләһи! Күзләре генә синеке, Һәдия. Z Күңеленнән уйларын барлагандай сүзсез генә утырганнан соң, g Һәдия: — Ниһаять, кайтты,— диде.— Әле ярый, моңарчы син булдың. Z Бу хуҗалыкны ничек тернәкләндермәк кирәк. Ир-атсыз йорт — те- > рәксез йорт дигәннәр бит. п — Үссен, бер аңлашырбыз, дигән идек... Өлкән Сәгыйрьнең калын тавышы кунаклыйсы урынын эзләгән 5 кош шикелле, тын бүлмәдә талпынып торды да, авырттырып, Һәдиянең күңеленә барып тиде. Шул авыртудан бушанырга теләгәндәй, * Һәдия тирән итеп сулап куйды: ♦ — Бала, бала дип, үзең турында онытасың икән шул. Аның = өчен яшисең, ә ул үсеп җитә дә, үз көнен үзе күрә башлый. Бер хатында әйткән иде: — Әни, теге вакытлар өчем рәнҗемә инде, бергә - торырга уйласагыз, бер каршылыгым да юк,— дип... — Соң? — Соң шул, Сәгыйрь. Ни аерым, ни бергә булмадык дигәндәй... - — Иртәгә үләргә җыенган кебек сөйләшмик әле. Гомер... — Үтте инде. L — Картаймыйк ла ул хәтле, Һәдия! Бу куллар, бу беләкләр әле * үз көчендә.— Өлкән Сәгыйр, җыелган бөтен сагыш-исәбен сыгып '■ чыгарырга теләгәндәй, йонлач учларын шытырдатып йомды.— Әнә, көзгегә кара, син дә бит әле кызларга алыштыргысыз. Өлкән Сәгыйрьнең сүз иркенә бирелеп, Һәдия, үзе дә сизмәстән, стенадагы көзгегә ялт итеп карап алды. Моңсулык пәрдәсе аша, күзләрендә күптән сүнгән ялкынның кинәт кабынуыннан бит очларына кызыллык сирпелде. Ләкин бераздан яшьлек чалымнары яңадан сү- релә-сүрәпләнә төште. — Юатышмыйк, Сәгыйрь. — Ике йортны бер итеп йөрү туйдырды бит, Һәдия. Хатьш-кыз җылысы булмагач, өйнең коты бармыни аның. Кайтып керәсе дә килми. — Шаһинур кайтты дип, мин сиңа аркамны куймам. Иөрешер- без. Хәлемнән килгәнчә ярдәмем булыр... — Син һаман шулай дисең... Өлкән Сәгыйрь ярты сүздә бүленеп калды. Бу турыда тел күтәрдеңме, Һәдиянең йөзенә күләгә төшә, кырыслана, өзеп кенә бер нәтиҗәгә дә килә алмый иде ул. «Бүген улы кайту шатлыгыннан тәэсирләнгән күңелен нигә дип кузгатам әле,— дип уйлап куйды Өлкән Сәгыйрь.— Моңарчы, дөньяның бирмешенә шөкер кылып, өметне алдагыга күчерә торып гомер кичерелгән бит. Алда көн бар. Чияләнгән төенне капылт кына чишеп буламы...» • Тәкъдир шулай язгандыр инде», дип уйлады Һәдия. Бүген аның иңеннән ниндидер авыр йөк төшкәндәй булды. Ниһаять, улы үсеп җитте. Ул аның яшәү өмете дә, иң якын иптәше дә бит. Шуңа багышланган гомер агышын һич кенә дә үзгәртәсе килми иде ананың. Улы үсә барган саен Һәдия никахсыз ирен күңеленнән читкә рәк тибәрә килде. Яраттымы ул аны? Бу сорауга өздереп кенә җавап та бирә алмас иде. Шул ук вакытта Өлкән Сәгыйрьне янәшәсендә итеп тоймаса, дөньясының да бер ягы китек булыр сыман иде. Янә- шәсендә тик бепга түгел. Өлкэи Сәгыйрьнең холкы ягыннан күндәм юашлыгы Һәдияне бераз сәерсендерэ һәм бер яктан ошый да кебек. Әмма каты холыклы, дуамалрак булса, һмм „ ’"к"’ ™ер- анын теләгенә буйсыныр да иде... Хәер, алай булыр иде микән I ьер гэ ^м^ын сәбәбен кемдер каршында үзен аклау дин уйламый микән ул?.. _ я ___ Көн кичкә авышып бара. Тәрәзә төбендәге гөлләр кояш баешына таба борылганнар. Өлкән Сәгыйрь өметсез сүлпәнлек белән өстәл яныннан торды да папирос кабызып бакчага чыкты. Алмагач төбендәге үзе ясаган урындыкка утырды. Гадәттә, аның усал йөзе, калын гәүдәсе күңелендәге самимилекне яшерә, кешегә белгертми тора иде. Артык нечкәреп киткән чакларында Өлкән Сәгыйрь ялгызы калырга тырыша, хисләренә иркенлек бирә иде. Боҗраланып күтәрелгән тәмәке төтене алмагач ботаклары аравыннан югарыга үрли дә таралып юкка чыга. Өлкән Сәгыйрь инде чәчәге коелып, төймәләнеп килгән алмаларга карады. Өстә, ике алмагач ботаклары бергә кушылган урында, бер үрмәкүч тигез, пөхтә итеп челтәр үрә иде. Нәни генә бөҗәкнең шулай матур итеп ятьмә коруы Өлкән Сәгыйрьнең ачуын кузгатты. Ул җирдә яткан таякны алды да, селтәнеп, нәфис ятьмәне сыдырып төшерде. Елкылдап торган пәрәвез җебе тоныкланып, сүнеп калды. «Соң инде, Сәгыйрь»... Һәдиянең сүзе аның колак төбендә кат- кат яңгырагандай булды. «Соң икәнен үзем дә беләм. Бер уйласаң, болай да мең шөкер. Хыянәт итмәдең. Ярдәмеңнән ташламадың. Бергә дә түгел, аерым да... Сүзләреңдә хаклык бар шул. Ияләнелгән ялгызлыкка да, тик... гомер ахырында дуадак каз шикелле калмаска иде. Бәхетсезлек чыккан йортка бәхет иңмәскә дигәндер инде»... Ишегалдында йөргән Һәдиянең кызыл парчалы яулыгы бакча коймасы аша күренеп китте. Теге вакытта да яулыгын нәкъ шулай чөеп бәйләгән иде бит ул. Ә күзләре... Кайчан иде соң әле ул?.. Ярый әле, үткәнең бар. Хәтер сау. Үткәнеңә кайтып юанырга була. Йөрәгенең еш-еш тибә башлавы аңа шул чакларның кайтавазын ишеттергәндәй булды. ...Даң! Даң! Даң! Тимерчелектән яңгыраган бу гайрәтле аваз, сугыш бетүен, тыныч тормыш башлануын хәбәр иткәндәй, бөтен авылга таралды. Кайдадыр зур шәһәрләрдә фанфаралар уйнагандыр, куанычлы нотыклар сөйләнгәндер, тостлар күтәрелгәндер. Ә монда — Таллы Бүләк авылында — сугыш бетүгә гомум тантана тимерче сандалыннан яңгыраган аваз булды. Даң! Даң! Даң! Су буендагы таллар, бу хәбәрне алкышлагандай, каргалар көтүен дәррәү күккә чөйделәр. Алачыкка таба бала-чагалар, алар артыннан — олылар йөгереште. Төтен белән ысланып, корымланып беткән алачыкның ике ишеге дә төбенә кадәр каерып ачылган. Эчтә ут яна. Сандал кырыенда — билдән чишенеп ташлаган, аякларын аерып баскан мәһабәт гәүдәле Өлкән Сәгыйрь. Алагаем селтәнә, авыр кувалда тимерне изә... Очкыннар чәчри... Яшәүне раслап, дәрт биреп, утлы аваз яңгырый. Менә Өлкән Сәгыйрь ямкигә кыстырган тимерне сулы чиләккә батырды һәм аннары бу бөркеп инде зәңгәрләнә барган тимерне ишек төбенә алып ыргытты. Җыелган халык бердәм чигенеп куйды. Өлкән Сәгыйрь, маңгаендагы тирен сөртә-сөртә, ишек төбенә чыгып басты. Европаны гизеп кайткан кырык бишле итек табаны ас- тында тузанлы, иске күмерләр шыкырдап уалды. Кулына биниһая зур кувалда тоткан баһадир иргә карап торган халык, ниһаять, телгә килде. Менә шунда инде Өлкән Сәгыйрь маңгаена төшереп чөелгән ак яулык астыннан яндырып караган ялкынлы күзләрне искәреп алды... Өлкән Сәгыйрь үткән хатирәләр хозурында бакчадан чыкты да, ♦ өйгә кереп Һәдия белән саубуллашып та тормыйча, тыкрык буйлап н су1 буена төшеп китте. Кояш урман өстенә иңеп бара. Үзәндә — тышаулы атлар. Ерак- - та-еракта менә-менә агып китәр төсле күренгән зәңгәр гөмбәзле тау- - лар. Киңлек... Өлкән Сәгыйрьнең йөрәге кысылып куйды. Вакыт һәм <п чиксезлекне җанына сыйдыра алмау һәм гомернең чикләнгән икәнлеген белү тойгысыннан йөрәкнең көчсезләнеп үзен сиздерүе иде бу. ? «Үткән гомергә шушы тугайлар шаһит бит. Кемдер йөз, мең ел элек ? шушы тугайларга карап нәкъ минем төсле уйланып торгандыр». 5 Күңелендә пыскып кына уяна барган сагышны яшисе килү, мәңге 5 шулай дөньяның хуҗасы булу, сабыйларча гадел һәм акыл җитмәс ф табигатьнең аерылгысыз җаны булу теләге күмеп китте. Кешеләр ике а канатлы, күрәсең: берсе белән ул үткәненә, икенчесе белән киләчә- u генә таяна. ч U Тыелгысыз гайрәт, тыныч тормышта кинәнеп яшәү хисе белән ■“ ашкынып кайткан Өлкән Сәгыйрьне сугышка кадәр ике ел бергә торган хатыны вокзалда каршы ала алмады. Авыру хатынын ул район □ шифаханәсеннән ат белән үзе алып кайтты. Өлкән Сәгыйрь эчтән сү- < неп өметсезләнеп калса да, тыштан берни дә сиздермәде. Элеккечә г яши бирде, әмма тимерче алачыгы янында җанына ут салган әлеге ялкынлы кара күзләр аны алгысыта, яшерен өмет биреп яшәүгә өнди, ләззәтле газаплый иде. Кайда да булса мәхәббәт, ярату кебек сүзләр ишетергә туры килсә, аның мәгънәсенә бары тик әнә шул ялкынлы кара күзләр аша гына төшенә иде Өлкән Сәгыйрь. Күңелендә йөрткән яшерен тойгы шулай беркемгә дә ачылмыйча калыр да иде бәлки, әгәр очраклы бер хәл булмаса... Ул чакта да нәкъ шушындый җәйге көн иде бугай. Өлкән Сәгыйрь ул вакытта бригадир булып эшли иде. Җигүдәге атлар һәм үгезләрнең көрәеп килгән чагы. Авыр елларда да үз көче саклап ка- лынган айгырны җигеп, арбага тәпи баскан килеш кенә. Өлкән Сәгыйрьнең кырларны иңләп кайтып килеше иде. Шулай урманга җитеп килгәндә, юл уртасында туктап калган җигүле үгезне, аның тирәсенә җыелган хатын-кызларны күреп. Өлкән Сәгыйрь дилбегәне кагыбрак куйды. Атны килгән шәпкә кырт кына туктатты да арбасыннан сикереп төште. Хатыннар аны шаулашып каршы алдылар. — Сәгыйрь туган, җилкәң белән күтәреп булса да кузгат әле шушы чукынчыкны! — Үгезләр көрәйде хәзер, хатыннарга махы бирмиләр. — Ир кешене тыңламасмы, ичмасам. — Арагызда бер ир бар бит инде,— диде Өлкән Сәгыйрь, шарлатан Гыймай Заһитына ымлап. — Чалбар киеп кенә ир булсаң икән ул... Бусын Һәдия әйтте. Аның йөгерек карашы Өлкән Сәгыйрьнең җанын сыйпап үткәндәй булды. ~ Өлкән Сәгыйрь үгезнең сбруйларын, камыт бавын барлап чыкты. — Я, утырышыгыз!— диде дә, сыдырырга ук ниятләп булса кирәк, чыбыркысын өскә күтәрде һәм... нидер уйлап, тыелып калды. Чыбыркылауның ни файдасы булсын, үгез бер киреләнсә, болай гына тыңлатырмын димә. Пошаманга калган Өлкән Сәгыйрьгә карап, хатынкызларның да теленә куәт килде. — Әй, синнән дә булмады... — Үзең җигелеп кайтырыең, ичмасам. Болар алдында Өлкән Сәгыйрьнең үз горурлыгын җуясы килмәде. Келт итеп, кемнәндер ишеткән бер хәйлә исенә төште. «Болай кул кушырып торып булмый бит инде, сынап карарга кирәк», дип уйлады ул. — Ашыкмагыз, хәзер,— диде дә, коры-сары җыеп, юл читендә бәләкәй генә учак тергезде. Аптырап калган хатыннар тынып калдылар, берничәсе арбадан ук сикереп төште. Бераздан Өлкән Сәгыйрь Һәдияне үз янына чакырып алды. — Нәрсәгә тагын. — Менә учакны сүндерә тор, аягыңда күн итек икән. Ә сез утырыша башлагыз, — диде Өлкән Сәгыйрь, арба янәшәсендәге ике хатынга борылып. Ә үзе, таякның кисәүле башын уттан алды да йөгереп килеп үгезнең койрык астына тидереп алды. — Нык тотыныгыз!! Өлкән Сәгыйрь хәтта әйтеп өлгергәнче үк, үгез җир иңрәтеп дәррәү алдырып та китте. Хатыннарның чыр-чу килүе, көпчәкләр дыңгырдавы — барысы бергә кушылды. Шул чак Өлкән Сәгыйрьнең үз аты да кузгалып китте. Борылып караса... Арбада Һәдия, дилбегә кага-кага, атны куалапмы-куалый иде. Өлкән Сәгыйрь бермәлгә аптырап калды. «Шаяртумы, әллә чынлапмы? » — Авызлыкламаган, дулатасың бит, юләр! Өлкән Сәгыйрь шулай кычкырып олау артыннан йөгерә башлады. Һәдия, дилбегәне уңга тартып, атны авыл ягына борырга тели, әмма ат, аның саен тискәреләнеп, урманга таба чаба иде. Бераздан ул атны тыңлата алмасына ышанды һәм инде туктатырга да исәбе юк иде шикелле... Өлкән Сәгыйрь куып җитәм дигәндә генә Һәдия дилбегәне бушатып ала, иркенлек тойган ат яңадан алдырып китә. — Туктат дим, Һәдия! — Туктатты ди! — Һәдиянең йөзе бер усаллана, Өлкән Сәгыйрьнең алпантилпән йөгерүен күреп бер көләчләнә иде. — Бетәсең бит Һә...дия, ду...лый хә...зер. Урман авызына килеп керүгә ат, сулгарак алдырып, юл читендәге каенга арбаның арт күчәрен ордырды да туктап калды. Янтая башлаган арбадан Һәдия кычкырып сикереп төште. Бераздан мышнап Өлкән Сәгыйрь үзе дә килеп җитте. Юка күлмәгенең күкрәк турылары манма булып тәненә ябышкан. Өлкән Сәгыйрь кәпәчен салып арбага ыргытты да керпе энәсе кебек каты чәчләрен сыпырып куйды. ■— Болай ук усалдырсың дип уйламаган идем. — Нигә дип аерып калдырдың?.. Хатыннар нәрсәгә юрамас... — Кем уйлаган аны чаптырып китәр дип. — Уйламадың, имеш... Утлы кисәүдән үлгән үгезең дә сикереп торыр. Өлкән Сәгыйрь арбаны, артын күтәреп, турылап куйды. — Утыр, әйдә? — Утырмыйм. Әзмәвер кебек адәм белән... — Күтәреп утыр'гканны көтәсеңме әллә? Һәдия аңа сөзеп кенә карады да арба читенә килеп утырды. — Кардон аша кайтырбыз. Яшелчә бакчасына сугыласым бар. — Яңгыр яварга тора бит, — диде Һәдия. — Тоз түгел, эремәбез. Урман эче сизелерлек караңгылана башлады. Каеннарның ябалдашларына тияр-тимәс күкле-яшелле болытлар кайнаша. Күңелгә шом салып, давыл кузгаткан яфраклар шикелле, каргалар көтүе очып узды. Берәм-сәрәм төшкән яңгыр тамчысыннан яфраклар шыбырдаша башлады. — Кожан бар иде, каядыр, — дип, Өлкән Сәгыйрь печән астыннан ♦ изелеп беткән кожанын тартып чыгарды да, каккалап, шуны Һәдиянең иңенә япты. Кулы Һәдиянең ачык муенына, кайнар беләгенә кагылып китте. Һәдия кинәт читкә тартылды. — Эчкәрәк менеп утыр, аякларыңны агачка сыдырттырырсың — диде өлкән Сәгыйрь йомшак кына. Еракта күк күкрәде. Тонык гөрелте агач башларын тирбәтеп узды да урман киңлегендә йотылып калды. Кыюсыз гына башланган яңгыр шәбәеп, бөтен урманны оеткыч шауга күмде. Өлкән Сәгыйрь атны, изри башлаган юлдан читкә борып, чикләвек куагы астына кертеп туктатты. Күкрәү авазлары отыры якыная, баш очында гына ишетелә башлады. — Янәшәдә генә каен, яшен сукмагае,— дип, Һәдия, кожанын * ачып, Өлкән Сәгыйрьгә карады. а — Синең белән бергә үлсәң дә ярый,— диде Өлкән Сәгыйрь. Ки- нәт, бер көйгә генә оеп яуган яңгыр шавын күмеп, баш очыңда чы- =: тырдап күк ярылды. Күз камаштыргыч яктылык, абагалар төбенә * кадәр үтеп, тирә-юньне ялмап алды. Һәдия сискәнеп Өлкән Сәгыйрьгә тотынды. Кожаны иңеннән шуып төште. Искәрмәстән Өлкән Сәгыйрь- нең куенына кергән хатынның тәне, җил кагылып сискәндергән су u өсте кебек, сизелер-сизелмвс кенә калтырый иде. Һәдия... < Күк белән урман кушылып, тоташ су томаны эчендә калды. Анна- * ры... яфрактан-яфракка күчеп арырак киткән соңгы тамчылар, пәрәвез җебе шикелле сузылып төшкән кояш нурлары... яфракларга сыенган тамчыларның сак кына җилдән шыбырдап коелуы, өзәңгеләрен зеңгелдәтеп атның кешнәп куюы — һәммәсе урман кочагына җан кертеп, тереклекне яңгыр иләслегеннән үз хәленә кайтарды... — Әгәр көләргә уйласаң!.. — Минем йөрәк менә шушы йодрык кебек кысылган. — Кеше күзенә ничек күренермен? — Ә нигә яшерергә, белсеннәр. Малай кирәк миңа, Һәдия, малай. Җил-яңгыр тидерми, көрәшче итеп үстерәчәкмен мин аны. Шундый нарасыйның авызын бөрә-бөрә елавын бер күрәсем килә. Үзең күреп торасың бит, юк ул бездә. Карт анамны күтәреп йөрткән кебек, хаты нымиы урыннан-урынга күчерәм... — Мин гаепле, Сәгыйрь. Әмма сине алачык янында күргәннән бирле әллә нишләдем. Кыяфәтең дә, югыйсә, ташка үлчим. Эчеңдә җенең бардыр синең... Син миннән көлмә, Сәгыйрь. — Һәдия таралып төшкән юеш чәчләре белән Өлкән Сәгыйрьнең күкрәгенә сыенды. — Мин әле наз дигән нәрсәне юньләп белмәгән дә бит. Азат белән биш кенә ай яшәп калдык. «Көт, кайтырмын», дип китте дә... кайтмавы белән рәнҗетте ул мине. Беләм, сугыш гаепле... Һәдия читкәрәк тартылды, иренен тешләп тынып калды. Гүя ул. үзе дә сизмәстән, упкын аша чыкты да, хәзер инде кире борылырга теләп, ярда басып тора. Ә артка юл юк... Язмышың белән килешергә һәм алга атларгамы? Ә анда нәрсә көтә? Билгесез уйлар эзәрлекләве нә түзә алмыйча, ул гасабиланып кычкырып җибәрде һәм, кулларын йодрыклап, Өлкән Сәгыйрьнең күкрәген төя башлады: — Нишләдем мин, нишләдем?! Аннары, шунда ук йодрыкларын язып һәм үксеп, арбадагы печәнгә йөзтүбән капланды. КҮҢЕЛЕҢӘ ҮЗЕҢ ШАҺИТ Икенче җәйдә, алмалар өлгереп килгән чакта, Һәдия малай тапты. Капкара кашлы, бөдрәләнеп торган кара чәчле сабый Өлкән Сәгыйрьнең зур учларында нәни кошчык кебек иде. Ул аны сак кына тотып ишекле-түрле йөренде. Сабыйның томанлы күзләренә карап нидер сөйләргә итенде. Әмма, бала телендә нәзакәтле итеп сөйләшә белмәгән- лектән, аның сүзләре бик тупас килеп чыга иде. Елый башлагач, чарасыз калып, баланы Һәдиягә тоттырды. Бераз ябыга төшкән Һәдия шатлыклы да, сагышлы да иде бу минутларда. Бала — бәхет. Әмма бу бәхет Һәдиягә күпме йокысыз төннәр, икеләнүсызланулар, кешеләрдән ишеткән авыр сүзләр аша килде. Бәхетле мин, дип, кешеләр күзенә туры карый алмагач, тулы буламыни ул бәхет... Ул төн Өлкән Сәгыйрьнең күңеленә мәңге онытылмаслык булып уелып калган. Менә ул тып-тын урам буйлап атлый. Тәрәзәләрдән төшкән утлар агач яфраклары арасыннан йолдызлар булып җемелди. Күктә авылның таҗы булып Киек каз юлы сузылган... Ишек тавышына түшәктә яткан хатыны Кәшифә әкрен генә борылып карады. — Кайттыңмы? Өлкән Сәгыйрьнең бер генә төнне дә кайтмый калганы булмады. Кәшифә һәрчак ярдәмгә мохтаҗ иде. Тездән бозлы су ярып торф чыгарганда тигән салкын үзенекен иткән, аяклары йөрми иде аның. Больницадан алып киткәндә Өлкән Сәгыйрьгә врач: «Хәле кыен, үпкәсенең дә ярты ягы гына сулый,» — диде. Өлкән Сәгыйрь Кәшифәне бик бирелеп карады. Үзе белсә дә, хәтта ашка тоз салу кебек вак кына нәрсәләрне дә Кәшифә белән киңәшләшмичә эшләмәде. — Ике бәхетсезлек бергә килмәсен. Мин инде үлемгә йөз тоткан. Теләгән кешеңне сайла, — дигән иде Кәшифә аңа. Авылда сернең изүе ачык. Уйлаган уең кешеләргә кайчакта үзең әйткәнче үк барып ирешә. Хәл белешергә кергә ләп йөргән күрше-күләннән Кәшифә авыл хәлләрен һичшиксез белеп торгандыр «Теләгән кешеңне сайла» дигән сүз шуңа ишарә иде. Малай туу вакыйгасын Өлкән Сәгыйрь ачыктан-ачык әйтергә булды. Иң элек ул бакчадан алмалар җыеп алып керде. — Кайсы алмагачныкы? — диде Кәшифә. — Баз кырыендагысы ■былтыр көз чәчәк аткан иде. Анысы ничек соң? — Алмаланмады. Дөньясы кечерәеп, шушы бүлмә белән генә чикләнгәнгә күрәдер, Кәшифә әллә ничек, үткен итеп, йөрәккә туры карый белә иде. Бу караштан сакланып, Өлкән Сәгыйрь байтак кына сөйләшеп утырды. Төп сүзгә сабырлык белән, сак кына барып җитәргә иде исәбе. Кинәт кенә аларның карашлары кисеште. Катгый бер мәгънәне таләп иткән бу караш әсирлегендә Өлкән Сәгыйрь кинәт югалып калды. Кәшифә, кулын юрган астыннан алып ястык буйлап шудырып китерде дә караватның салкын тимерен кысты. — Малаймы?.. Өлкән Сәгыйрь гаҗәпләнүдән сүзен әйтә алмыйча торды. — Малай, — дип, үзе үк җавап бирде Кәшифә. — Минем төш рас килә ул. Өлкән Сәгыйрьнең күңеле тулды. «Эх, Кәшифә, яратмаслык кешемени соң син...» — Сиңа кызару килешми, Сәгыйрь... Нәзберәк булмасын, синең кебек эре сөякле булсын. Шундый нәсел калдыр... Кешеләр вагая кебек хәзер... Өлкән Сәгыйрь, онытылып, Кәшифәнең ябык гәүдәсен кочып алды. Ниндидер җылы сүз әйтәсе, аны юатасы килде. Әмма сүзләре киң күкрәге эчендә йотылып калды. Кәшифә буылып-буылып ютәлләргә кереште. Өлкән Сәгыйрь аны сак кына торгызып утыртты да термостан кайнар чәй агызып бирде. . Тынычланып урынга яткач, Кәшифә: * Китмәскә килгән чир җан сорый, ди. Ә син, Сәгыйрь, барысы = өчен дә үч итеп яшә. Минем өчен дә, — диде. — Бала күрү шатлыгы < насыйп түгел иде бит миңа. = Ул төнне икесе дә бик озак йокыга китә алмый яттылар. Кинәт - исеп куйган җилдән тәрәзәгә агач ботакларының тиеп-тиеп китүе ише- « телеп торды. Икесе дә үз уйларына чумган һәм бер-берләренең уйларын беләләр, бер генә сүз әйтсәләр дә, йөрәкләрендә мәңге күмелеп ка- ? лачак моң-сагышка кагылырлар, бер-берләренә рәнҗү салырлар кебек 5 иде алар бу төндә. Көз якынлашкан саен Кәшифә дә, яфраклар белән бергә, күзгә кү- * ренеп саргая-сула барды. Тәмам өзлегеп китте. Үз-үзен белештермичә ♦ саташкан чакта кырыенда утырган Өлкән Сәгыйрьнең кулына чытыр- а дап ябыша иде. “ Әйтерсең Өлкән Сәгыйрьне үзе белән каядыр дәшә, төшендә үзен с; дә сәламәт итеп күреп, узган бәхетле көннәрендә аның белән бергә < озаккарак калырга тели иде. Бер таңны Кәшифә карлыккан тавыш белән иренә эндәште. Өл- £ кән Сәгыйрь, ятагыннан кузгалып, Кәшифә кырына килеп утырды. Кәшифәнең йөзенә сәламәт алсулык йөгергән иде. Коргаксыган ку- £ лын иренең беләгенә куйды да: — Әллә нигә куркыныч, — диде ул. Бик озак тын ятканнан соң г ят тавыш белән сүзен дәвам итте. — Син ишетмәгәнсеңдер, күршенең эте төне буе улап чыкты. Бер ай инде шулай... Этләр үлем исен алдан сизенәләр, ди. Син юатма, Сәгыйрь, тыңлап кына тор. Сүзләрем сакаулы гына калды... Бүген төш күрдем. Әни, мәрхүмә, ап-ак күлмәктән, текә яр читенә баскан да мине үзенә чакыра, «кил, кызым, кил», ди. Мин йөгерәм, баскан саен җир убыла. Үзем һаман йөгерәм... аяк астыннан җир китә бара, китә бара... Шуннан соң әни үрелде дә озын куллары белән мине күтәреп алды... Әнә, бу тәрәзәгә тиеп торган алмагач ботагында бер генә яфрак калган... ач әле тәрәзәне... ул хәзер өзелер. Җил очыртып кертмәсме? Юатма, Сәгыйрь. Алай димә. Мин сиңа рәнҗемим. Соңгы үтенечемне тыңла: улыңны алып килеп күрсәт... Һәдия дә килсен... Өлкән Сәгыйрь никадәр генә әйтеп караса да, Һәдия өйгә керергә яхшысынмады, баскыч төбендә торып калды. Өлкән Сәгыйрь баланы биләвеннән чишеп караватка салгач, Кәшифә авыр йокыдан уянган шикелле күзләрен ачты. Хәлсез кулы белән баланың чәчләрен, битен сыйпады. Йөзенә нур йөгерде. Аның кипкән иреннәре сизелер-сизел- мәс кенә елмая иде. — Сиңа охшаган икән...— Кәшифәнең күз яшьләре сулып калган яңаклары буйлап агып төште дә мендәргә тамды. Бу минутта ни кылырга белми торган Өлкән Сәгыйрь күзләрен читкә борды. Бусагада ни алга атларга, ни артка чигенергә белмичә, икеләнеп, Һәдия басып тора иде. Кинәт бала кычкырып елап җибәрде. Һәдиягә менә хәзер кемдер баласын тартып алыр да ул тагын япа-ялгыз торып калыр кебек тоелды. һәм ул йөгереп килеп баланы кулларына алды. Баланың кайнар яшьләрен күкрәгендә тоюы аны бу шомлы тойгыдан айнытып җибәрде. Һәдия авыруның ятагы кырына килеп тезләнде. — Кичер, зинһар, Кәшифә, мин синең алда зур гөнаһлы,— диде. Кәшифә, күзләрен йомып, бик озак тын гына ятты. Бераздан, күзләрен ачып, түшәмдәге билгесез бер ноктага төбәлде дә: — Соңгы сүзне ул әйтер,— диде. Балага ышыкланырга, сыенырга теләгәндәй, Һәдия аны кысыбрак тотты. Сабыйның җылы тәне, зур ачылган күзләре тормыштагы ялгыш-гөнаһларны юа алырдай бер өстен көч булып тоелды аңа. Кәшифә актык сулышына кадәр шул ноктадан күзен алмады һәм башка бер сүз дә әйтмәде. Кәшифә үлгәннән соң Өлкән Сәгыйрь үз эченә бикләнеп калды. Күбрәк атлары янында булырга тырышты. Алар янында ул онытыла, үзен иркенрәк хис итә иде. Һәдия дә салкынаеп, кырысланып китте. Ике араны уртак өмет — сабый гына бәйли иде. Кәшифәнең әрнүле карашы Өлкән Сәгыйрьне торган саен ныграк эзәрлекли, һич кенә дә күз алдыннан китми иде. Ул карашны тымызык көзге көннәрдә җанны кысып җиргә иелгән болытлы күк йөзеннән дә, таң беленеп килгән тәрәзәдән дә, төмсәләнеп калган су өстеннән дә күреп сискәнеп китә иде Өлкән Сәгыйрь. Кешенең сүзсез, әрнүле соңгы карашы гомер буе шулай эзәрлекли, җавап бирүне көтә микәнни?.. «Кем иде соң «ул»? Һәдияме? Өлкән Сәгыйрь үземе? Баламы? Баланың беренче тапкыр атлап китүе, әле әнисенә, әле әтисенә килеп сыенуы ике араны якынайта төште. Ләкин Һәдия Өлкән Сәгыйрь йортына күчеп килергә теләмәде. Үз өе була торып, йортка кергән исеме алып Һәдияләргә күчеп килергә Өлкән Сәгыйрь дә яхшысынмады. — Читкә чыгып китик, Һәдия. Гелгә түгел. Малай үсеп җиткәч, әйләнеп кайтырбыз,— диде Өлкән Сәгыйрь, бер карарга килеп. Һәдия, төрле сәбәпләр табып, өзеп кенә җавап бирүдән тайчы- нып килде һәм беркөнне: — Элгәре үзең барып төплән, аннары күз күрер,— диде. Өлкән Сәгыйрь Казагыстан якларына барып урнашкач һәм торак урынын җайлагач та, Һәдия анда күчеп китүне һаман кичектерә торды. Битараф вакыт — кешеләрнең икеләнү-борчуларына карыймыни ул — үз җаена уза бирә. Өлкән Сәгыйрь, инде тәмам өметен өзеп, туган якларына кайтырга җыенып йөргәндә, бәлагә тарып аягын имгәтте. Шифаханәдән язган хатларында бу турыда ул үзе бер сүз дә кузгатмады. Савыгып чыккач та, әле ныгып җитмәгән аягы белән, авылга аксап кайтып керәсе килмәде. Сабан туйлары булыр, беткән икән бу, димәсеннәр... Кайту, Һәдия белән бер-берсен бүлә-бүлә сөйләшеп утыру — баш очында торган язмышның ни кыласын сиземләмәгән бу бәхетле минутта... ишекне бәреп ачып, җиде яшьлек Шаһинур кайтып керде. Өйдә чит кеше барына да игътибар итмәстән, ул: — Әни, мин уйнаштан туганмыни!? Малайлар шулай дип үртиләр. Минем әтием юк икән, син алдагансың!— дип кычкырып елап җибәрде. Һәдия агарынып китте, күлмәк итәге белән улының борынын сөртте дә: — Алар белми әйтәләр, улым. Әнә бит әтиең кайтты. Сиңа бүләкләр җибәреп торган әтиең шул бит инде,— диде. Малай төксе генә карап алды: — Алдашмагыз! Минем әтием юк! Чыгып китсен ул безнең өйдән! Туктаусыз үчекләп торган язмышын каһәрләп, үз өенең инде бүтән ачмаска дип кадаклаган тәрәзә такталарын кубарганда ул, әллә кире Һәдиягә кайтыргамы, дип, икеләнеп тормады. Малаена түгел, кешеләргә рәнҗегән иде ул. Соңыннан ат караучы булып эшли башлавы да кешеләрдән читтә булырга теләвеннән иде. Җаны тарыккан, * эче пошкан көннәрдә ул эч серен яраткан атына сөйли торган булып ± китте. «Берни дә аңламыйсың бит син, малкай. Шуның белән бәхет- - лесең дә. Кешеләрнең менә акылы да, теле дә бар. Әмма бер-берсенә Э яраша алмыйлар». Атның күзләреннән ул: «Ә син үзең тормышта - бер дә ялгышмадыңмы, беркемне дә рәнҗетмәдеңме?» дигән сорау- 3 ны шәйләгәндәй була. Ләкин бу четерекле сорауга җавап бирүне һа- ман алдагыга калдыра иде. S Ә ул «алдагысы» дигәне нәкъ менә бүген, Шаһинурның кайтып * төшкән көне түгел микән? Анык нәтиҗә бәлки аның белән күзгә-күз ♦ карап сөйләшкәндә үзеннән-үзе туар. Шул уй белән Өлкән Сәгыйрь a эңгер төшү белән Һәдиянең өй турысына килде. Түр тәрәзәдәге пәрдә “ читеннән улын күреп алды. Солдат киеменнән. Клубка чыгарга җые- надыр. Шул мәлдә моннан күп еллар элек йөрәгендә уелып калган < тавыш яңадан кабатлангандай булды: «Чыгып китсен ул безнең өйдән, чыгып китсен!» Өлкән Сәгыйрь өйгә керергә яхшысынмады. «Иртәгә сабан туе, “ кайтып бераз ял итим булмаса»,— дип, кире үз йортына таба бо- о. рылды. * Сабан туе. Елга бер генә килә торган, кайгыларны оныттыра, шатлыкларны уртаклаштыра торган бәйрәм. Бу көндә кешеләрнең йөзләре нурлана, күңелләре киң ачыла. Өлкән Сәгыйрь өчен көтеп алына торган бәйрәм ул. Менә шунда инде ул бар дөньясын онытып тантана итә. Элегрәк авыл халкы арасында шундый риваятьләр йөри иде. Имеш, Өлкән Сәгыйрь яшь чагында ике потлы герне өй түбәсе аша чөеп уйный торган булган. Арт тәгәрмәченнән тотса, тройка урыныннан кузгала алмаган. Бу хакта үз алдында сөйләсәләр, Өлкән Сәгыйрьнең ирен читендә канәгать елмаю саркып китә, вакыйганың никадәр дөреслеген тәфсилләп тормый, булгандыр инде, дип кенә куя иде. Өлкән Сәгыйрь Эстәрле буена килеп җиткәндә, мәйданда көрәш башланган иде инде. Көрәшчеләр арасында улын күргәч, ул гаҗәпләнмәде. Сиземләгән иде. Кичә күрешкәндә үк кул кысышыннан аның көчен чамалап алды. Кай арада диген... Хәрби хезмәткә киткәнче үсмерләр белән көрәшеп йөргән малай... Хәтерендә әле, бер елны җиңүче калып мәйданнан чыккач, кешеләрне үртәп тәм табарга яратучан шарлатан Гыймай Заһнты Өлкән Сәгыйрьнең куш аю кебек сузылып яткан шәүләсе өстенә килеп басты да: — Бик масайма, теге малаең нке-өч елдан күрсәтер әле күрмәгәнеңне! — дип, сары тешләрен ыржайтып көлә башлады. Өлкән Сәгыйрь каш астыннан гына карап торды да Гыймай Заһитының бил каешыннан эләктереп алды һәм, аны күтәр!ән килеш, буа ярына таба юнәлде. — Сәгыйрь абзыкаем, җибәр, яңа кәчтүмем... Гыймай Заһитының соңгы сүзләре су чәпелдәве астында күмелеп калды. «Бата күрмәсен тагын», дип, Өлкән Сәгыйрь ярдан үрелеп карады да, сәгать таккан кулын өскә күтәреп, корбанының йөзеп килүен күргәч, тынычланып, зиреклек астындагы кибеткә китеп барды. ...Иң актыкта батыр исемен дәгъвалаучылар — аталы-уллы Өлкән Сәгыйрь һәм Шаһинур чыгып баскач, мәйдан кысыла төште. Мәйдан уртасына чыгып басу Өлкән Сәгыйрь өчен һәр вакыт дулкынландыргыч минутлар иде. Бусы инде соңгысы булачак. Көч мәңгегә бирелми икән шул кешегә. Соңгы көрәштә, ни генә булмасын, һич бернинди ташламасыз җиңеп китәргә тели иде Өлкән Сәгыйрь. Сөлгегә үрелгәндә улына каш астыннан гына күз төшереп алды. Менә бил алышу башланды. Өлкән Сәгыйрь улының тимер кебек каты мускулларын беренче талпынышта ук тойды. Гадәттә, тын алырга ирек бирмичә, билне кысып китереп, чиста гына сала иде бит ул. Ә Шаһинур алай гына бирешерлек күренми. Җиңенә кызыл бәйләгән, күгәрчен канатына охшаган мыеклы карт, көрәшчеләр бер-берсен каерып алып күтәргәндә, җиңел генә читкә тайпыла. Куллары белән тезенә таянып һәр икәвесен дикъкать белән күзәтә. Алгы рәттә Һәдия басып тора, улының ак күлмәген беләгенә салган. Өлкән Сәгыйрь Шаһинурның тирләгән җилкәсенә ияген терәде, сөлгеләр шыгырдап тартылды. — Кулыңны касыкка терәмә, искечә алдырасың, Сәгыйрь туган!— Бу сүзләрне әлеге картларның берсе әйтте. Яңадан тотыштылар. Мәйдан хәлиткеч нәтиҗәне көтеп түземсезләнә. Өлкән Сәгыйрь җегәре кими баруын сизә, ниндидер яшерен үч аның көчен буа сыман иде. Менә ул ахырга кадәр саклап килгән хәйләле алымына кереште. Шаһинурның биленнән кысып алып, инде күтәрим генә дигәндә, эчтән газаплы ыңгырашып куйды. Ләкин бу кызганыч аваз тышка чыга алмады, бавы өзелгән кое чиләге кебек, киредән күкрәгенә төшеп китте. Шаһинур моны бөтен йөрәге белән тойды. Беразга хәл алырга дипме, сөлгесен бушатты. Шул чак Өлкән Сәгыйрь аны кысып алып күтәрде һәм... беркайчан да җиргә аркасы белән төшүне белмәгән, җиңүченең кайнар тыны битенә бөркелүен тоймаган Өлкән Сәгыйрь гөрселдәп төшкән Шаһинурны җәһәтлек белән җиргә кысты. Шул минутта ул эчендә еллар буе газаплап тартылып килгән җепнең кинәт кенә өзелүен тойгандай булды. Усал көчен тезгенли алмавын, хаксыз җиңүен тойган хәлдә, авырлык белән генә күтәрелде. Мәйдан, өнсез калып, беразга тынып торды. Аннан кинәт уянып киткәндәй, ду килеп кайный башлады. — Яшә, Сәгыйрь абзый! — Вәт чиста салды, ичмасам. «Юләр баш, бөтенләй чыкмаска иде миңа, карт кешегә ни калган. Улым белән кирәкми иде»... дип өзгәләнде Өлкән Сәгыйрь. Үзен котларга килгән кешеләрне этеп җибәрде дә Шаһинурның беләгеннән тотты. — Болай булмый, улым. Яңадан... — Кирәкми, әти... Өлкән Сәгыйрьне өстәл янына чакырдылар. — Телевизорны җилкәңә сал, Сәгыйрь абзый, фотога алабыз үзеңне. — Ветеран көрәшче! Кирәкми иде аңа телевизор. Башы әйләнә, йөрәге сикерә иде Өлкән Сәгыйрьнең, уйлары кайный иде. «Әти» диде түгелме?.. Күпме гомерләр көткән кадерле сүзне шау-шулы гавам арасына төшереп ватты түгелме соң?.. Улының тавышын күңелендә саклап, бер ялгызы калгач, кабат тыңларга һәм рәнҗергәме, сөенергәме икәнлеген тәгаен ачыкларга теләү аны мәйданнан читкә алып чыгып китте. Атын җитәкләп, тау итәгендәге чаукалыкка кереп барганда, •Әткәй!» дип кычкырган тавышны яңадан ишеткәндәй булды. Ләкин артына борылып карамады. «Соңгы сүзне ул әйтер», дип пышылдады аңа күңел тавышы. Таудан караганда мәйдан чәчәкле түбәтәй кебек кечерәеп күренә. Әнә түбәтәй сүтелде — халык дулкыны юлга таба агыла башлады. Ерактан тузан болыты кузгатып, томырылып атлар килә иде. Алдан, сөлек кебек сузылып чапкан ат халык арасына килеп кергәндә, Чакматай, колакларын шомырайтып, башын күтәрде, тартылып куйды, әллә нинди тетрәндергеч тавыш белән кешнәп җибәрде. Өлкән Сәгыйрь тезгенне кыскартыбрак тотты да йөгәннең сагалдырыгына ак сөлгесен бәйләп куйды. Сөлгенең җилфердәп алуы, йөзенә рәхәт дулкын булып кагылып китүе атның элекке хатирәләрен уятып җибәрде, күрәсең. Чакматай кешнәп аягүрә басты һәм кинәт алга ыргылды. Сөрлегеп киткән Өлкән Сәгыйрь ирексездән тезгенне ычкындырып җибәрде. Ирек яулаган ат килгән юлдан кире чабып китте... Өлкән Сәгыйрь, тау битенә утырып, кесәсеннән тәмәке чыгарды. Сыңар гына шырпысы калган икән. Аны да җил өреп сүндерде. Өлкән Сәгыйрь авыр сулап урыныннан торды һәм ут алырга дип, гармун, җыр тавышлары ишетелеп торган мәйданга таба төшеп китте.