Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

СССР ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ VI СЪЕЗДЫ 21—25 июньдә Кремльнең Зур Сараенда СССР Язучылар союзының VI съезды булып үтте. Бу съездда, беренче тапкыр буларак, әдәбиятның төрле проблемалары турында зур жнтди сөйләшү алып барган ун комиссия эшләде. Татарстан делегатларыннан Гариф Ахунов житәкчесе В. М. Кожевников булган, «Шәһәр һәм авыллардагы эшче сыйныфы темасының матур әдәбиятта чагылышы һәм фәнни-техник прогресс проблемалары» дигән мәсьәләне тикшерүче комиссиядә катнашты һәм чыгыш ясады «Коммунистик шәхеснең формалашуы һәм тормышта, әдәбиятта социаль әхлак проблемалары» (житәкчесе В. М Озеров) комиссиясендә Сибгат Хәким, «Тугандаш әдәбиятларның үзара багланышы һәм әдәби тәрҗемә проблемалары» (житәкчесе И П. Бажан) комиссиясендә Фатих Хөсни, Рафаэль Мостафин, Равил Фәйзуллнн һәм Туфан Миңиуллин, «Язучы — китап — укучы» дигән комиссиядә (житәкчесе С. В. Сартаков) Атилла Расих һәм Геннадий Паушкин, «Яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләү, урта мәктәп һәм ПТУ эшчәнлегендә матур әдәбиятның роле» дигән комиссиядә (житәкчесе С. Михалков) Зәки Нури, Ләбибә Ихсановалар катнашты. Бу комиссияләрдә сөйләнгән кайбер доклад һәм чыгышларда татар әдәбияты турында да сүз булып, аерым әсәрләргә уңай бәя биреп үтелде. Съездда яна идарә составына Гариф Ахунов һәм Зәки Нури сайланды. СССР Язучылар союзының I съездында, Максим Горький тәкъдиме белән, делегатларның башкала хезмәт ияләре белән очрашулары уздырылган иде Бу традиция өзлексез дәвам итә. Язучыларның VI съездыннан соң да делегатлар, берничә төркемгә бүленеп, әдәби кичәләр үткәрделәр М Горький исемендәге үзәк культура һәм ял паркының Яшел театрында уздырылган шундый кичәдә шагыйрь Зәки Нури катнашты. ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ Азия һәм Африка халыклары бердәмлегенең Совет комитеты оештырылуга 20 ел тулуга багышлап, Баку шәһәрендә комитетның IV конференциясе уздырылды Татарстаннан философия фәннәре докторы Камил Фасеев һәм шагыйрь Илдар Юзеев шушы конференциядә катнаштылар. Бөтенсоюз комитетының яна составына республикабыздан филология фәннәре докторы Мөхәммәт Гайнуллин, философия фәннәре докторы Камил Фасеев, Җәлил премиясе лауреатлары Илдар Юзеев һәм Мирсәет Яруллин сайланды. НЕМЕЦ ЯЗУЧЫСЫ КАЗАНДА Муса Җәлил иҗатын өйрәнүче, аны тәрҗемә итүче, «Проблема мира и социализма» журналынын баш редакторы, немец язучысы Леои Небенцаль Казанда булды. Ул Татарстан Язучылар союзында Муса Җәлилнең каләмдәш дуслары Шәйхи Маннур, Әхмәт Исхак, Муса Җәлилнең сугышчан тормышын, иҗатын өйрәнүче Рафаэль Мостафин, Язучылар союзы председателе Гариф Ахунов, союзның җаваплы секретаре Равил Фәйзуллиннар белән очрашты. Әдипләр, кунак белән бергә, яшь жә- лилчеләрпионерлар янында булдылар. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куелды. ЯШЬЛӘР киңәшә 25—30 май көннәрендә Казанның халыкара «Волга» лагеренда республикабыз нжадн яшьләренең семинары узды. Анда яшь язучылар, рәссамнар, артистлар, архитекторлар, музыкантлар һәм композиторлар очрашып, бүгенге әдәбият һәм сәнгать турында сөйләштеләр, зур хәзерлек белән үткәрелгән лекция-консультацияләр тыңладылар Көн тәртибендә кайбер яшьләрнең хезмәтләре турында фикер алышулар булды Мәсәлән, яшь язучылардан Азат Ганиев (Әлмәт), Камил Кәрнмов (Казан), Рәшит Хәйретдинов, Нурулла Габ- дуллиннарның (Чаллы) әсәрләре тнкшеЙелде. Фикер алышуларда шагыйрьләрдән Ләүкәт Галиев, Илдар Юзеев. Равил Файзуллин, Рөстәм Мннгалнмов, прозаиклардан Аяз Гыйләҗев катнашты АЛЬМАНАХ ТУРЫНДА СӨЯЛӘШҮ Язучылар союзы идарәсендә яшьләр өчен чыга торган «Идел» альманахының бүгенге хәле, алдагы саннары һәм киләчәктәге перспективасы турында зур сөйләшү булды Анда Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Зәки Нури, Әхсән Баянов. Аяз Гыйләжев. Шамил Рәкыйпов, Илдар Юзеев. Фарваз Миңнуллин, Мәдинә Маликовалар чыгыш ясап, альманахның яшьләребезгә рухи тәрбия бирү буенча зур эш алып баруын билгеләп үттеләр. Республикада яшь ижат көчләренең талантлы һәм күп санлы отряды эшләвен. елга бер чыга торган бу альманахның аларга мәйдан биреп бетерә алмавын, шуңа күрә аны ешрак чыгарырга кирәклеген әйттеләр. Идарәнең бу утырышында ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетыннан С Шәймәрдәнова, Р. Закиров. Художниклар союзыннан Р Имашев һәм Ш. Әхмәдиевләр дә катнашты. ИҖАТ КӨЧЛӘРЕ СЕМИНАРЫНДА Партиянең Татарстан өлкә комитеты каршында оештырылган ижат хезмәткәрләре семинары быелгы соңгы утырышын нефть районнарында тәмамлады. Язучылар, композиторлар, художниклар һәм артистларның зур бер төркеме Әлмәт. Лениногорск. Бөгелмә шәһәрләрендә партия һәм совет җитәкчеләре, нефть промышленносте белгечләре, фәннитикшеренү институты хезмәткәрләре белән очраштылар, буровойларда, Лениногорск шәһәрендәге нефть музеенда. Г. Тукай исемендәге шәһәр китапханәсендә булдылар. Әлмәт шәһәрендә һәм Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында зур әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Тәнкыйть һәм драматурглар секцияләре, ВТОның Татарстан бүлеге каршындагы театр тәнкыйте секциясенең берләштерелгән утырышы булды. Анда «Татар драматургиясендә һәм театрларда трагедия жанры» дигән темага һәнүз Мәхмүтов доклад сөйләде. Фикер алышуларда Нәкый Исәнбәт. Әмирхан Еники, Габдрахман Минский, Хәсән Хәйри. Баян Гыйззәт. Флүн Мусин, Диас Вәлиев. Ильтани Илялова һ. б. катнашты. Тәнкыйть секциясенең чираттагы утырышында тәнкыйтьче Илдус Ахунжанов- ның нжаты тикшерелде. Рафаэль Моста- фин үзенең докладында аның иҗатына тирән анализ ясады. Фикер алышуларда Ибраһим Нуруллин, Зәет Мәжитов. Мәҗит Рәфыйков. Диас Вәлиев. Флүн Мусин. Фарваз Миңнуллин һ. б. катнашты. Тәнкыйть һәм проза секцияләренең берләштерелгән утырышында «Хәзерге татар әдәбиятында эшче образы» дигән темага Фәрит Хатипов доклады тыңланды. Фатих Хөсни. Флүн Мусин, Әмирхан Еники. Хәсән Сарьян, Мөсәгыйть Хәбибуллин һ. б. язучылар фикер алышуларда катнашты. Балалар әдәбияты секциясендә Роза Хәлиуллинаның нәниләр өчен язган поэмасы тикшерелде. Шәүкәт Галиев. Шамил Рәкыйпов. Гариф Гобәй. Гарәфи Хәсәнов. Ләбибә Ихсанова. Нур Гайсин. Марсель Галиев. Зәкия Туфайлова шагыйрәгә к\п кенә файдалы киңәшләр әйттеләр. ӘДИПЛӘРЕБЕЗ ТУГАНДАШ РЕСПУБЛИКАЛАРДА СССР Язучылар союзының VI съезды ачылыр алдыннан татар язучылары тугандаш республикаларда булып узган әдәби съездларда, әдәби атналыкларда, ижат бәйрәмнәрендә катнаштылар. Алар анда чыгышлар ясап, татар әдәбияты ирешкән уңышлар һәм тугандаш әдәбиятлар белән багланышлар турында сөйләделәр. Гариф Ахунов Тажикстан Язучылар союзы съездында. Мөхәммәт Мәһдиев Белоруссия язучылары съездында, Равил Фәйзуллин Алма-Атада казакъ язучылары съездында. Әхсән Баянов Төркмәнстан һәм Габдрахман Минский КараКалпак Язучылар союзы съездларында катнаштылар, шул республикалардагы күп санлы укучылар белән очраштылар Июнь башы зур әдәби бәйрәм — Пушкин көннәре белән билгеле. А. С Пушкин көннәре менә ничәнче ел инде Горький өлкәсенең Большое Болдино район үзәгендә дә үткәрелә. Анда илебезнең барлык өлкәләреннән әдәбият вәкилләре килә. Бу елгы тантанада Татарстан әдипләре исеменнән Ринат Харисов катнашып, партия. Ватан, халыклар дуслыгы темасына язылган шигырьләрен укыды. РСФСР Язучылар союзы идарәсе партиянең 25 съездына багышлап Краснодар өлкәсендә иҗади бәйрәм уздырды Анда Украина. Белоруссия. Үзбәкстан республикаларыннан, Мәскәүдән һәм Ленинградтан, Ярославль, Омск, Иваново. Вологда. Казан шәһәрләреннән кырыклап әдип катнашты. Уңдырышлы Кубань җирләрендә уздырылган әдәбият көннәрендә шулай ук ГДР. МНР. Польша. Чехословакия. Румыния, Югославиядән чакырылган кунаклар да катнашты. Бу бәйрәмгә Татарстан язучыларыннан вәкил булып Зәки Нурн барды. Мәскәүнең Некрасов исемендәге китапханәсенең Сокольникндагы СССР халыклары әдәбиятлары бүлегендә Г. Тукайның тууына 90 ел тулу уңае белән поэзия кичәсе үткәрелде. Кичәдә Казаннан барган шагыйрьләр Илдар Юзеев. Рәдиф Гатауллин. Зөлфәт, драматург Туфан Миңнуллин. Мәскәүдә яшәүче прозаик Мнргазыян Юныс катнашып. Тукайга багышланган әсәрләрен укыдылар. Чыга башлавына 50 ел тулу у’нае белән тугандаш удмурт язчылары журналы «Молот»ны Ижевск шәһәрендә үткәрелгән ижат бәйрәмнәрендә котлап, шагыйрь Зәки Нурн чыгыш ясады, Татарстан Язучы- лары союзыннан һәм «Казан утлары» журналыннан юбилярга бүләк итеп Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил бюстларын тапшырды. ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ Казагыстанның «Җазучы» нәшрияты Муса Җәлилнең шигырьләр жыентыгын басып чыгарды. Шигырьләрне күренекле казакъ шагыйрьләре Абдильда Тажнбаев, Олжас Сөләйманов. Гали Орманов, Хәмит Ергалиев һ. б. лар тәржемә иткән. «Литературная газета» журналының 26 май санында Гомәр Бәшировның Хәсән Туфан нжатына багышланган «Все человеческое донести» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Шкетанэ исемендәге Мари музыкаль һәм драма театры Илдар Юзеевның «Сандугачлар килде безгә» исемле пьесасын сәхнәләштерде. Пьесаны мари теленә драматург Арсений Волков тәржемә иткән. Мәсиэүнен «Молодая гвардия» нәшриятында басылган «Поэзия» альманахының 15 иче чыгарылышында Шәүкәт Галиевиың балалар өчен язылган шигырьләре урнаштырылган. Шигырьләрне Вадим Кузнецов тәржемә иткән. Шул ук нәшриятта чыга торган «Молодежная эстрада» журналының бу елгы 1 санында Муса Җәлилнең С. Липким, В. Тушнова, К. Арсенова тәржемә иткән берничә шигыре басылган. Шул ук санда Диас Вәлиевнең «Сиңа тормыш бүләк итәм» пьесасыннан өзекләр бирелгән. ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында Г Карцевның тууына 90 ел тулуга багышланган фәнни конференция узды. «Г. Карцев — татар театрына нигез салучы», «Г. Кариев — режиссер». «Г Кариев — актер», «Г. Кариев һәм сәхнә мәктәбенең күренекле вәкилләре» дигән темаларга галимнәр һәм театр белгечләре Баян Гыйззәт, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ширияздан Сарымсаков, һәнүз Мәхмүтов, Ильтанн Илялова, Дания Гыймранова, Фәүзия Кадыйрова докладлары һәм чыгышлары тыңланды. Өлкән актерларыбыздан Татарстанның халык артистлары Касыйм Шамил. Хәким Сәлимжанов юбиляр хакында истәлекләр сөйләделәр. Шул ук театр бинасында татар театрына нигез салучыларның берсе, атаклы артист һәм режиссер Габдулла Карцевның тууына 90 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды. Г. Кариевның тормышы һәм ижат эшчәнлеге хакында филология фәннәре кандидаты Баян Гыйззәт доклады тыңланды. Академия театры һәм Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе’ артистлары катнашында концерт куелды. ХЕЗМӘТКӘ ХӨРМӘТ Татарстан АССР хатын-кызларын коммунистик тәрбияләү буенча нәтижәле эшләве, аларны хужалык һәм культура төзелеше бурычларын үтәүгә туплавы өчен. «Азат хатын» журналы «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. Хореография сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен. М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының балет солисткасы Сания Хәсәновна Хантимеровага Татарстанның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелде. ЯЗУЧЫЛАР ТУРЫНДА ДИАФИЛЬМНАР Әдәбият укытучысы Вәли Хажиев язучылар турында мәктәпләр өчен шактый санда диафильмнар эшләде «Татар халык шагыйре Габдулла Тукай». Шул исемдәге ун кисәктән торган диафильм производствога тапшырылды. Бу диафильмның дүрт кисәге Г. Тукайның 90 еллык юбилее көннәренә чыкты, калган алты кисәге яңа уку елына өлгертелде. Бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм нжаты анда шактый киң яктыртыла. Тукайның сабый чорлары. Кырлайда, Җаекта үткәргән еллары, типографиядә эшләгән вакытлары, Тукай биографиясенең Казан чоры, Тукай гомеренең соңгы айларына аерым бүлекләр багышланган. Шулай ук Тукай ижаты буенча тикшеренүчеләрнең хезмәтләре, татар, рус һәм тугандаш халык язучыларының Тукайга багышланган әсәрләре, Тукайның замандашлары белән таныштырган. «Тукай — театр һәм музыка сәнгатендә» дигән бүлекләр бар. Тукай премиясе лауреатлары турында да мәгълүматлар китерелә. Мәктәп программасына бәйләп, Тукайның егерме алты әсәренә анализ-нллюстрацияләр бирелә. «Татар совет шагыйре Һади Такташ» днафнльмы алты кисәктән тора. Аларнын берсе шагыйрьнең биографиясе белән таныштыра, калганнарында мәктәп программасына кергән әсәрләренә ана- лнз-иллюстрацияләр бирелә. Такташ турында татар совет язучылары, шагыйрьнең нжатын өйрәнүчеләрнең фикерләре китерелә. Такташ белән бер чорда яшәгән, бергә эшләгән язучылар, журналистлар, редакция эшчеләре турындагы хәбәрләр, фотоиллюстрацияләр дә кызыклы. Диафильмда 200 дән артык фотоиллюстрация тупланган «Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар' совет язучылары» исемле диафильмда Ватаныбыз азатлыгы өчен корбан булган 32 язучының фоторәсемнәре бирелә, әсәрләре белән таныштырыла. Диафильм аларга бәйле 86 фотоиллюстрация белән тулыландырылган. «XIX йөздә татар мәгърифәтчеләре, язучылары» исемле өч кисәкле диафильм беренче татар типографиясе оештырылу. Г. Утыз Имәни. Г. Канда- лып, Ибраһим Хәлфин, Ш. Мәржани, Хөсәен Фәезханов. Гали Махмудов. К. На- сыйри. М. Акъегет, 3 Бигиев, Г. Ильяси. Ф. Халиди, 3 Һади һәм Ш. Күлтәсиләр ижаты һәм эшчәнлеге хакында сөйли. «4 иче класс әдәбият дәресле г е». тәҗрибә буларак, диафильмга салып бирелде. Диафильмда 16 язучының тормышы. ижаты яктыртыла, анда 200 дән артык фотоиллюстрация файдаланылган. Бу диафильмнарны теләгән кешеләр, оешмалар сатып та ала алалар, һәр диафильмның аерым кисәге — 50 тиен. Алдыру өчен адрес: Казан. Профсоюз урамы. 15, Татарстан педагогия җәмгыяте. Ничә комплект кирәклеген күрсәтеп язарга, ә хакын Госбанкның Татарстан республика конторасына 470 052 номерлы счетка җибәрергә кирәк. Акча счетка керүгә, диафильмнар почта белән җибәрелә. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Татарстан Язучы тар союзы Әлмәт бүлеге язучылары һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры художество Советының берләштерелгән утырышында драматург Юныс Әминовның табигатьне саклау мәсьәләләренә багышланган «Сөймим дисәң дә» исемле комедиясе тикшерелде. Фикер алышуда Гамил Афзал. Саҗидә Сөләйманова. Әдип Маликов, театрның баш режиссеры Гали Хөсәенов. театр артистлары катнашты. Әсәрне театр репертуарына тәкъдим итәргә дигән фикергә киленде. Әлмәт шәһәренең өченче номерлы китапханәсендә Әдип Маликовның «Яшьлек утравым» исемле повесте буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде. Китап укучылардан чыгыш ясаучылар «Яшьлек утравым» әсәренең яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйнавы турында сөйләделәр. Конференциядә катнашкан автор китап сөючеләрнең күп төрле сорауларына жавап бирде. Җәмит Рәхимовның «Җөйсез жәрәхәт» исемле яңа повесте тикшерелде. Әсәр Татарстан. нефтьчеләре алдында торган зур проблемаларны чишү, яңалык өчен көрәш һәм мораль темаларын эченә алган. Шамил Бикчурин. Әдип Маликов, Рафаил Төхфәтуллин. Гамил Афзал, Мәхмүт Хәсәнов, Клара Булатова. Юныс Әминов, Сәет Кальметов повестьтагы образларны үстерү. камилләштерү буенча авторга төпле киңәшләрен әйттеләр. Башлангыч татар мәктәпләре укытучыларының Әлмәттә үткәрелгән районара киңәшмәсендә язучылардан Сәет Кальметов һәм Клара Булатова чыгыш ясады. Алар татар әдәбиятына кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләделәр, үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Татарстан нефтьчеләренең «Ромашкино» санаториясендә ял итүчеләр Сажидә Сөләйманова белән очраштылар. Шагыйрә яңа повестеннан өзекләр һәм яңа шигырьләрен укыды, күп төрле сорауларга жавап бирде. Лениногорск районының Сугышлы авылында Мөсәгыйть Хәбибуллинның «Чоңгыллар» исемле әсәре буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде. Авыл эш- чәннәре. механизаторлар әсәр турында кызыксыну белән сөйләделәр. Конференциягә нефтьчеләр ягында яшәүче язучы Шамил Бикчурин һәм яшь язучы Әсрар Галиев катнашты. Соңыннан язучылар һәм авыл үзешчәннәре көче белән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Рафаил Төхфәтуллин Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылы урта мәктәбен тәмамлаучылар алдында чыгыш ясады, яңа әсәрләреннән ңдекләр укыды, әдәбият һәм тормыш турында кызыклы әңгәмә үткәрде. Клара Булатова Азнакай пионерлары лагеренда ял итүче балалар белән очрашу үткәрде, пионерларга шигырьләрен укыды.