Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУЫН НЫГЫТКАН БУЫН

Театрда аларны щепкинчылар дип йөртәләр, үзара нык береккән тату бер семья итеп саныйлар. Моннан унбиш ел элек Мәскәүдән Щепкин исемендәге училищены тәмамлаган, ә бүген Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында төп рольләрне башкарып, театрның актив иҗади көчләре булып исәпләнүче Ринат Таҗетдинов, Флера Хәмитова, Равил Шәрәфиев, Фирдәвес Әхтәмова, Наил Дунаев, Гөлсем Исәнгулова, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, Мәсгудә Хәйруллина, Рәшит Галиәкбәров барысы унау алар — сәхнә фидакарьләре IX Минем күптән инде аларның барысы белән дә бергә очрашасым килеп йөри иде. Көннәрнең берендә бу теләгем тормышка ашты. Алдан килешенгән вакытка актерларның һәммәсе диярлек җыелып та беттеләр, һәм менә шулай бердәм җыелулары, алар арасында ерактан ук күренеп торган үзара җылы бер мөнәсәбәт, бер- берсенә теләктәшлек — болар һәммәсе аларның тормышка, иҗатка уртак карашлар нигезендә берләшкән бер төркем кешеләре булуын күрсәтеп тора иде. Мин, иң беренче чиратта, алар арасындагы шушындый бердәмлек һәм якынлыкның серен белергә теләдем. — Күрәсең, бу безнең укытучыларыбыздан киләдер, — диделәр щепкинчылар — Укытучыларыбыздан уңдык без. Михаил Николаевич Гладков — курс җитәкчебез, актерлык осталыгы буенча педагогыбыз — безнең өчен гади бер белгеч кенә түгел иде. Курсның илһамчысы, танылган һәм яраткан остазыбыз булып әверелде ул. Вакытын да, үзен дә жәлләмичә, безне актер итеп кенә түгел, ә иң элек кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты... Шулчак Гөлсем Исәнгулова белән Нәҗибә Ихсанова Гладковның васыять ител әйткән сүзләрен искә төшерделәр. •• Бер-берегезне какмаска. Рухи якынлыкны сакларга, бердәм булырга. Сәнгатьне бар нәрсәдән өстен күрергә...» — Училищеда тәрбияләнүебез белән без чыннан да бәхетле.— дип, әңгәмәне дәвам иттерделәр Дунаев белән Әхтәмова.— Малый театр спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнашуыбыз әле дә истә, анда безне бик җылы каршылый торганнар иде. Театрның тәҗрибәле актерлары безгә коллегалары итеп карыйлар, сәхнә уены нигезләрен практик рәвештә үзләштерүдә төрлечә ярдәм итәләр иде.— Без барыбыз да авылдан чыккан, садә авыл балалары. — дип сөйләделәр алар. — Безнең аң белем дәрәҗәбез дә, дөньяга карашларыбыз да, хыялларыбыз да бер төрле иде. Күрәсең, болар барысы да безнең арада туганлык хисе тудыргандыр. Без, асылда, чын оста кулына килеп эләккән үзле балчык кебек идек, ул безгә үзе теләгән форманы бирде Бәлки бәхетебез дә шунда булгандыр. Әнә шулай ител без изге теләкле, яхшы күңелле кешеләр җитәкчелегендә әзерлек үттек, алар безгә ышандылар, күңелебезгә изгелек, кешелеклелек, иптәшлек орлыклары сиптеләр...— Безнең тормышыбызда, татар театры мәйданына чыгуыбызда зур сәхнә остасы, гаҗәеп олы һәм саф күңелле кеше IX Бетте ядер егермедән ертык иде Берәүләр театрдан беренче елны ук китеп барды Икенчеләре сокрак терле сәбәпләр аркасында кулы уранын башке нлкәләреиә күчтеләр. М •• к- •». Туфан Микнуллин хәзер инде танылган драматург. Роберт Батуллин — драматург һәм прозаик, курчак театрында баш режиссер, Иркә Сакаева, Клара I а.шзоаа. Әхтәм Зарипов — телестудия хезмәткәрләре Миргалим Харисов - «Социалистик Татарстан» газетасында бүлек м»днре. Хами Арсланов - культура учреждениеләрендә административ аштә Дамир ХәАрулаи бнк ирта вафат булды,— Авт. искәрмәсе 145 Т 10 «К У • м » Хәлил Әбҗәлилов ифратта зур урын тота. Ул безне атабыз урынына багып үстергән кеше. Курска ул безне үзе сайлап алды, үзе Мәскәүгә алып барды һәм Гладков кулына тапшырды. Хәлил ага әледән әле яныбызга, училищега килә иде, матди яктан да ярдәм итүләрен үтенеп, республиканың җитәкче органнарына йөри иде. Укуны тәмамлагач, безне гадәттәгечә, төрле театрларга таратмыйча, туп-туры Академия театрына кабул иткәннәр икән, моның өчен дә без шактый дәрәҗәдә аңа бурычлы. Хәлил аганы без һәрчак үзебезнең янда итеп тоярга күнектек: театрга кайчан гына барсак та, ул безнең белән бергә булды. Кеше буларак та, актер итеп тә без аңа сөеп карый идек. Ләкин аның җылы канаты астында бик аз яшәп калдык... — Ә хәтерлисезме, — ди Әзһәр Шакиров, — Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә без Хәлил аганың Хуҗа Насретдинны һәм «Ташкыннар»да Биктимер картны уйнавын чаршау артыннан таң калып күзәткән идек. Ул рольләр буй җитмәслек дәрәҗәдә югары осталык үрнәге буларак хәтеребезгә сеңеп калды. Шулчак Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Мәсгудә Хайруллина сүзгә кушылдылар. Алар театрның өлкән буын артистлары Гөлсем Камская, Мәрьям Сульва, Хөсәен Уразиков уенын карап сокланулары, алар тәҗрибәсен ничек үзләштерергә тырышулары хакында сөйләделәр. Әңгәмәбез кызганнан-кыза барды. Үз укытучылары һәм остазлары хакында шушындый ихлас мәхәббәт белән сөйләгән, аларның һәр сүзен, эшен кадерле бер хатирә итеп саклый белгән, васыятьләрен үтәү өчен бөтен көчләрен бирергә әзер торган шушы кешеләрне тыңлаганда мин эчке бер канәгатьлелек һәм рәхәтлек, горурлык хисе тоеп утырдым. Әңгәмәбез вакытында тагын ике кешенең исеме кат-кат телгә алынды. Алар — училищеда биш ел уку дәверендә булачак артистларга татар әдәбияты һәм теленә мәхәббәт тәрбияләгән әдип һәм шагыйрь Әхмәт Фәйзи, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе режиссер Ширьяздан Сарымсаков. Ширьяздан ага Гладковтан эстафетаны кабул итеп ала һәм сәхнәгә яңа аяк басып килүче яшь актерларны тәрбияләүне дәвам иттерә, аларда үз-үзләренә ышаныч тудырырга тырыша. Щепкинчылар беренче айлардан ук спектакльләрдә уйный башлыйлар. Бу яктан аларның язмышы 1949 елда ГИТИС студиясен тәмамлаучылардан бәхетлерәк булып чыга. Ул вакытта театрда егерме г-шь тирәсендәге бер генә актер да булмый диярлек. 1961 елның көзендә инде (щепкинчылар үз туган көннәре итеп 1961 елның 20 августын, ягъни Академия театрына кабул ителгән көнне исәплиләр) яшь артисларның зур бер төркеме Аяз Гыйләҗевнең «Көзге ачы җилләрдә» пьесасы буенча Габдулла Юсупов тарафыннан куелган спектакльдә уйный, һәм шуннан соң ук Ш. Сарымсаков аларны Шамил Шаһгалинең «Без аерылышмабыз» исемле әсәре буенча куелган спектакльдә уйнарга чакыра. Алтмышынчы елларның беренче яртысында щепкинчылар Хәй Вахитның «Рәхим итегез», «Кайда соң син?», «Соңгы хат». «Туй алдыннан» кебек комедия һәм драмаларында бик күп роль башкарырга өлгерәләр. Әңгәмә вакытында мин тагын шуны белергә теләдем: училищедагы актерлык осталыгына укыту методының театрда эшләгәндә аларга никадәр файдасы тигән? Укып кайтканнан соң тагын яңабаштан өйрәнергә, бөтенләй икенче нәрсәләрне үзләштерергә туры килмәгәнме? «Юк, туры килмәде», диделәр. Аларны Щепкин исемендәге училищега, ягъни чынлыкта, Малый театр студиясенә укырга җибәрү иң дөрес адым булып чыккан. Русның бу атаклы театры белән татар театрының иҗат өслүбе, методлары бер-берсенә бик якын, һәр ике коллективта да тормыш хакыйкатен, сәхнәдә кешеләрнең хис-кичереш- ләрен реаль гәүдәләндерүгә ирешүне бар нәрсәдән өстен куялар. Бу турыда да алар үзләре болай сөйли: — һәр иҗат эшегезне йөрәк кушканча башкарыгыз. Аның логик яктан нигезле, тәэсирле булуына ирешергә тырышыгыз, — ди торган иде М. Н. Гладков. — Остазның гадилек, табигыйлеккә омтылуы, эстетлыкны кабул итә алмавы кече яшьтән тир тәмен белеп, авыл табигатендә тәрбияләнеп үскән безяшьләрнең күңеленә хуш килә иде. Шунлыктан, театрда эшли башлап, өлкән буын актерларның уенындагы табигыйлек, чынлык, ышандыру көчен күрү безне тетрәтте, һәм эш барышында режиссер Ширьяздан ага Сарымсаковның үзебез башкара торган рольнең эш-хәрәкәтен психологик як- Щепкин исемендәге училищены тәмамлап кайткан артистлардан Фирдәвес Әхтәмовв, Наил Дунаев, Гелсем Исангулова. Рәшит Галиәкбәров. Нәҗибә Ихсанова театр белгече Ильтани Илялова. Равил Шәрәфиев. Ринат Таҗетдинов, Мәсгудә Хәируллина, Әзһәр Шакиров. тан акланырлык, тамашачыны ышандырырлык итеп гәүдәләндерүне таләп итүе безгә нык аңлашыла, гүя уку процессының дәвамы булып тора иде... Шулай да ул елларда безне бер нәрсә бик аптырашта калдыра, хәтта куркыта да иде ул — вакыт мәсьәләсе. Монда бетен бер спектакльне әзерләү эчен бер ике айдан артьм вакы* бирелми, ә училищеда исә кечерәк кенә бер күренешне без ел буе әзерли торган идек Аңлашыла ки, рольне шундый кыска срок эчендә өлгертүгә без әзер түгел идек Баштарак берара өркеп калуыбыз, беренче рольләрнең тиешенчә шомарып җитмәве шуның аркасында булса кирәк. Без чынлап та өлгерә алмый идек . Академия театры алтмышынчы елларның беренче яртысында катлаулы чор кичерә. Режиссерлар алышыма, ә театр исә бер урында таптана башлый. Ләкин щепкинчы- лар өчен бу кыенлыклар артык нык сизелмәде дияргә мөмкин Алар күп уйныйлар һәм тамашачы белән һәр очрашу, сәхнәдә үткән һәр көн аларга яңа бер хис, канәгатьлелек тойгысы алып кило Спектакльләрдә исә алар үз яшьтәшләрен үз замандашларын уйныйлар. Үзләре өчен якын һәм аңлаешлы булган геройларны гәүдәләндерәләр. Беренче башкарган рольләрендә үк щепкинчылар сәхнәдә үз-үзеңне табигый хис итүгә ирешү максатын куялар. Шул елларның театраль эстетикасы таләп иткәнчә, яшь актерлар сурәтләү чараларын бик саран кулланып, хисләрне эчкә яшереп тотнаклы тыныч стильдә уйнарга тырышалар, һәм шушындый сгиль кайбер тип персонажларны эчтән яктырып җибәрергә, кызыклы образлар тудырырга ярдәм дә итә Мәсәлән, Нәкый Исәнбәтнең «Гөлҗамалвында Равил Шәрәфиев башкарган Әкми, Хәй Вахитның «Соңгы хат» драмасы буенча куелган спектакльдә Фирдәвес Әхтәмова башкарган Розалия рольләре хәтергә сеңеп калган. Театрда эшләгән биш алты ел эчендә яшь актерлар һәрберсе берәр дистәгә якын роль башкаралар, барлык спектакльләрнең күмәк күренешләрендә катнашалар һәм менә алар билгеле күләмдә тәҗрибә туплаган, яңа сыйфат сикерешенә әзер башкаручылар булып җитешәләр. Нәкъ менә шул чакта язмыш аларга тагын бер тапкыр елмая. 1966 елда Татар дәүләт академия театрының режиссеры итеп Марсель Сәлнмҗаноа билгеләнә, һәм бу юлы да Гладковның укыту методы Сәлимҗановның режиссерлык методы белен туры килә Остазлары М. Н Гладков үзенең шәкертләреннән һәр нәрсәме ИЛЬТАНИ ИЛЯЛОВА төпченеп өйрәнүләрен, геройның эш-хәрәкәтләренә тәмам төшенеп бетүләрен таләп иткән. Гладкое, бер үк эпизодны тәмам үзләштергәнгә кадәр, укучыларыннан чиксез кабатлата алган. Наил Дунаев, мәсәлән, бер минутлык бик кечкенә эпизодны ничек эшләүләре турында сөйләде. Чәчәк тотып бүлмәгә килеп керү күренешендә төгәл бер образны тапканчы, Гладков аны егермеләп тапкыр кабатларга мәҗбүр иткән. Укьпучы ни кирәген аңа башта ук та аңлатып бирә алган булыр иде, Дунаевка баш ватып, эзләнеп торасы да калмас иде. Әмма остазлары укучыларының мөстәкыйль рәвештә фикерли алуларына ирешергә теләгән. Инде килеп, Академия театрында М. Сәлимҗанов җитәкчелегендә эшли башлагач та, яшь актерларга югалып калырга туры килми. Актерга, билгеле бер чикләр эчендә, үзе теләгәнчә уйнарга ирек бирүне яклаучы режиссерның эш стиле «щепюинчылар мәктәбе» принциплары белән бик туры килә. Сәлимҗанов сурәтләү чараларын сайлауда актерга тулы мөстәкыйльлек бирә, һәм бу хәл актерларга үз индивидуальлекләрен шактый тулы ачарга мөмкинлек тудыра. Шушы еллар эчендә алар, эпизодик рольләрдән тыш, һәрберсе егерме-егерме бишәр роль уйнарга өлгерделәр. Бүгенге иҗат үрнәкләре белән чагыштырганда, беренче эшләренең байтагы беренче тәҗрибәләр, эскизлар булып кына калган инде. Әле күптән түгел, театр куйган спектакльләр буенча фикер алышу вакытында, щепкинчы актерларны «буын ныгыткан буын» дип атадылар. Бу чыннан да шулай. Әгәр без бүген щепкинчы-артистлар тарафыннан соңгы ун ел эчендә тудырылган образларны хәтердә яңарта башласак, күз алдыбыздан бик күп сандагы реаль типлар: бер яктан, художникларның хыял көче белән сәхнәдә җанлан- дырылган көчле ихтыярлы чын характерлар, кайнар йөрәкле көрәшчеләр, бу дөньяның гүзәллеген иҗат итүче гади хезмәт кешеләре, икенче яктан, үз кайгысын гына кайгыртып тормыш-яшәешкә үз кесәсе аша гына каручы мещаннар, туң йөрәкле эгоистлар галереясы узар иде. Ринат Таҗетдиновның Эзоп, Кол Гали, Кадыйр мәхдүм, Инсаф, Муса, Искәндәр, Чешковын искә төшерик. Яисә Гөлсем Исангулова башкаруындагы Назлыгөл, Энҗе, Люсяны хәтергә алыйк. Равил Шәрәфиевнең Альмавива, Рөстәм Әхмәтович, Искәндәр. Хаҗибәк, Исмәгыйл, Подхалюзинын күз алдына бастырыйк. Шушылар белән рәткә Наил Дунаевның Фигаро, Шамил Усманов, Шәмсетдинен, Фирдәвес Әхтәмованың Шәфәкъ, Розалия, Мәйсәрәсен, Әзһәр Шакиров башкарган Айдын, Анджело, Манагаров, Сәлим морзаны, Нәҗибә Ихсанова уйнаган Маһисәрвәр, Гөлчирә, Мәйсәрә, Сәрдия рольләрен, Флера Хәмитова иҗатында күренекле урын алган Сәрвәр, Мәйсәрә, Саҗидә, Анна Петровна образларын, Мәсгудә Хәйруллинаның Сәләхи, Керубино, Татьянасын китереп куйыйк. Бик күп һәм төрле алар — щепкинчы актерларның иҗат җимешләре. Ул образларның яшәеш төбәкләре буйлап сәяхәткә чыксак, безгә илебез чикләре эчендә дә, ул чикләрнең тышкы ягында да бик күп җирләр һәм тарихи чорлар аша үтәргә, күп төрле халыкларның вәкилләре белән очрашырга туры килер иде. Әмма монысы ул кадәр гаҗәп нәрсә түгел. Үзенең җитмеш еллык юбилеен каршыларга әзерләнгән театрыбыз тарихының кайсы чорына әйләнеп карасак та, шундыйрак хәлне күрер идек. Щепкин- чылар өлешенә тигән көмешнең (алтын дисәк тә хата булмас дип уйлыйм), театрга алар алып килгән рухи хәзинәнең кыйммәте башкада. Чыннан да, режиссерлар белән берлектә, аларга иҗатташ булган хәлдә, ул буын актерлар театрыбыз сәнгатен нәрсә белән баеттылар, алар китергән яңалыкның мәгънәсе нидә? Мондый сорауга җавап бирү өчен безгә щепкинчы актерлар тудырган образлар, уйнаган рольләрне бер яссылыктан, билгеле бер ноктадан торып күздән үткәрергә кирәк булачак. Әйтик, Ринат Таҗетдиноө тарафыннан гәүдәләндерелгән тәвәккәл Ильяс та («Гүзәлем Әсәл»), кырыс максималист Чешков та («Чит кеше»), иреккә ыргылучы Эзоп та, ярсу йөрәкле гарип Надыйр мәхдүм дә («Сүнгән йолдызлар»), нечкә хисле Кол Гали дә актерның үзенең шәхес нуры белән өртелгән. Аларда ягымлы интеллигентлылык, лиризм кайнар эмоциональлек белән, кайнап торган тыелгысыз темперамент белән бергә кушыла. Ул да булмый, алар тышкы кырыслык, тотнаклылык белән алышына. Әнә шуңа күрә дә аның уены һәр вакыт игътибарны җәлеп итә, эчке мәгънәләргә байлыгы белән кызыклы була. Равил Шөрэфиевнең исе иҗат үзенчәлеге бәтенләй башка. Алар барысы да форма үткенлеге, нечкә мәгънәләре белән күңелне тарта. Рольләре тышкы сурәте ягыннан бик төгәл эшләнгән була, графикадагы сызыклар кебек аерылып тора. Актер үзе уйнаган тискәре персонажлар өстеннән ачы һәм нечкә ирония белән көлә белә. Аның эксцентрик комедиячел таланты һаман калкурак ачыла бара. Кайбер рольләрендә Рэаил сирәк очрый торган (әйтик, Хуҗа Насретдин ролен башкарганда X. Әбҗәлилое ф тарафыннан кулланылган) алымнан файдалана. Сүз монда рольдә берьюлы өч якның _ бердәмлеге хакында бара. Мәсәлән, К. Тинчурииның «Американ» комедиясендәге д Искәндәр ролен алып карыйк. Эш шунда ки. совет студенты Искәндәр сәхнәдә икенче 2 бер кеше булып «уйный», үэеи кәләш эзләп Америкадан кайткан егет итеп күрсәтә. = Әмма студентның да, «америкалы» егетнең дә артында бу икене елмаеп күзәтүче -к өченче зат — актер үзе басып торуы ачык сизелә. Башкаручының үз шәхесе ачыктан3 ачык диярлек күренеп, персонажларның кылган гамәлләрен бәяләп торуы рольне 3 көтелмәгәнчә бизи, аңа үзенә бер төрле колорит бирә. Шәрәфиее, щепкинчылар 2 буынының барысы кебек үк, үзе сурәтләгән характерларның асылына төшеп җитә, 3 аларның кылган гамәлләре, эш хәрәкәтләренең сәбәпләрен ачып бирә белә. Щепкин- 2 чылар уенына хас бу сыйфат М. Байҗиевның «Дуэль» әсәре буенча куелган спектакльдә * ачык күренде. Ул спектакльдә өч кенә кеше катнаша. Башкаручылар Гөлсем Исәнгулоаа (Назлыгөл), Ринат Таҗетдинов (Искәндәр). Наил Дунаев (Газиз) — өчесе дә бер үк „ училищены тәмамлаган актерлар. О Спектакльнең геройлары яшь кешеләр, безнең замандашларыбыз. Тышкы кыяфәтләре белән дә алар залда утыручы яшьтәшләреннән аерылып тормыйлар. Беркадәр өзек-төтегрәк сөйләшү манерлары, хәрәкәт һәм йөреш-торышларында үзләрен ~ иркен хис итү, үз-үзләрен тотышларында, кием-салымнарындагы тышкы илтифатсыз- =• лык— бу сурәтләү чаралары, әлбәттә, актер уенының тышкы кабыгы гына — менә ~ шулар артында, бер күренештән икенчесенә тирәнәя барып, спектакльнең эчке нерв н җебе ачыла, замандашыбызга хас хис һәм фикерләр гәүдәләнә. Актерларның һәрберсе сәхнәдә төгәлләнгән характер тудыра. Аларның иҗат процессына хас булган — әһәмиятле момент шунда ки. актерлар үзләре уйнаган геройның теге я бу гамәлен гаепләргә яки хупларга, берьюлы бәяләп куярга ашыкмыйлар, ә тамашачыга ул гамәлнең сәбәпләрен, алшартларын аңлатырга, персонажның эчке дөньясын, рухи тормышын хәрәкәткә китерүче моментларны эзлекле төстә ачып бирергә омтылалар. Менә сәхнәдә яшь, чибәр Назлыгөл күренә. Тәненә сыланып торган кофта кигән. Уч төпләре белән балтыр итләренә сугып көлүе, биленә таянып тирә-юньгә кыю-кыю карашлар ташлавы белән ул җиңел холыклы хатын-кызны хәтерләтә. Ләкин бераздан, күзәтә тешкәч, бу вульгарлык, шамакайлыкның тышкы пәрдә генә булуын, эчке бер сагыш, җан газабын яшерү өчен битлек кенә икәнлеген абайлый башлыйсың. Спектакль барышында туктаусыз үсә килүче менә шушы икенче план тамашачыны мавыктырып тота да инде. Башта Назлыгөл Газиз алдында үзен дөньядан туйган ачулы, чәнечкеле телле хатын ител күрсәтергә тырыша. Гөлсем Исангулова үз героинясының фикерләү логикасын оста күрсәтә белә. Ул бик яшь һәм тәҗрибәсез килеш Искәндәрнең тозагына эләккән, үзендә аның мәкерлелегенә каршы торырлык көч таба алмаган. Нәтиҗә дә кешеләргә ышанычын югалткан һәм «дөньясына төкереп» яши башлаган. Чит кешеләр тормышын коткарганда һәлакәтле рентген дозасы алган Газизгә Назлыгөлне тормышның якты якларына ышандыру өчен шактый күп көч түгәргә туры килә һәм менә без героинябызда эчке үзгәреш башлануын тоябыз. Ахыр читкә Назлыгөлнең күңел почмагында яшеренеп яткан сыйфатлары — рухи ныклык, кыюлык, тормышын яңабаштан башлый алырына ышаныч хисе өстен чыга. Спектакльнең буеннан-буена актрисаның уенында сурәтлеү-гәүдөләңдерү чаралары, гәүдә пластикасы эчке кичерешләр, эчке рухи хәрәкәт белән тулысынча ярашкан хәлдә, гармониядә яши. Назлыгөл ролендә актрисага хас булган психологик тирәнлек, хәтта әйтер идем, үз эчке дөньясына чумып китү, хисләрне яшереп саклый алу. героинясының эчке халәтен нечкә сиземләү кебек сыйфатлар беренче тапкыр калку чагылыш тапты. Спектакльдә Искәндәр ролен башкаручы Ринат Таҗетдинов та үз персонажының характерын җентекле тикшерә. Ул да образның бүгенге хәлен, бүгенге барлыгын гына түгел, е аның үткен тормыш юлын, тайпылышлы сукмакларын күрсәтергә омтыла Ни өчен Искәндәр шушындый булып үскән, тормышның нинди ситуацияләре аның юлын чуалткан — актерны шушы мәсьәлә кызыксындыра. Рольгә шушы рәвешчә якын килүдә актерның иҗат юнәлеше дә ачык чагыла. Кыска гына әйткәндә, бу — кешедә кешене эзләү, кеше психологиясенең эчке катламнарына үтеп кереп, аның асылын аңларга һәм аңлатырга омтылу. Тышкы тупаслыгы, эчкерлелек, намуссызлыгы, хәйләкәрлеге аша, кайчак, үткен психологик моментларда, Искәндәрдә башка бер шәхес күренеп китә. Искәндәрнең бөтенләй бүтән бер кеше булып үсәргә дә мөмкинлекләре булган икән. Ләкин Ринат Таҗетдинов үзенең героен аклау юлына басмый, ә кешедә кешелек намусын саклауның никадәр мөһим икәнлеген күрсәтә. Характерга тирән үтеп керергә, аның үз-үзен тотышы, кешелек сыйфатларының тамырларын күрсәтеп, тамашачы алдында гомумиләштерелгән типны гәүдәләндерүгә омтылышы Таҗетдиновны күркәм иҗади табышларга китерә. Наил Дунаевка үз героен ничек тә булса аклауның кирәге дә юк иде. Аның Газизе— «җирдәге тормыш хакына» гомерен корбан итүче каһарман йөрәкле шәхес. Әмма актер шомарган штамплар белән мавыгып җитмәгән, аның герое ясалма түгел. Актер Газизне кызгандырырга ашыкмый. Киресенчә, ул ирониягә бай, үткен акыллы кеше булып күз алдына баса. Аның кешелек сыйфатлары, ягымлылыгы, олы күңеллелеге күзгә бәрелеп тормый. Кызгану хисе аңа карата тар һәм урынсыз нәрсә булып тоела. Бу спектакль Г. Исән гулов а, Р. Таҗетдинов, Н. Дунаевка киләчәктәге эшләре өчен күп нәрсә бирде. Бергә укыган, рухи яктан бер-беренә якын кешеләр булгангамы, алар сәхнәдә, ничектер, эчтән чишелеп, иркенәеп уйнадылар. Шуңа күрә, эш стильләре, иҗат алымнары да анда аеруча ачык күренде. Татар театрының корифейларына хас булганча, алар кеше характерына тирән үтеп керү үрнәген бирделәр. Шул ук вакытта, аларның геройлары бер яки ике төс белән генә чагылмый, уен алымнары исә тагын да катлаулырак һәм мәгънәләргә баерак иде. Бүгенге кешеләр (ә сәхнәдә — типлар) тышкы кыяфәтләре, үз-үзен тотышлары, килешкилбәтләре һ. б. күп яклары белән бер-берсенә охшашлар, барысы да диярлек бер дәрәҗәдә гадиләр, культуралы һәм белемлеләр. Тышкы кыяфәте буенча гына галимне эшчедән, артистны инженердан аеруы ансат түгел. Сәхнәдә әнә Назлыны, Газиз белән Искәндәрне студентка да. врачка да, инженерга да охшатып була. Аларны Шекспир, Островский, Г. Камал геройлары белән буташтыра алмыйсың. Яңа шартлар, яңа чынбарлык персонажларының эчке асылын ачып бирүдә, кешелек сыйфатларын сурәтләүдә тагын да зуррак төгәллек, нечкәрәк буяулар куллануны таләп итә. Образны гәүдәләндеруД|Әге күп планлылык әнә шуның белән аңлатыла. Сәхнәдә тышкы билге-сы- зыклары бик үк ачыкланып җитмәгән, әмма төбендә күп кырлылык белән аерылып торган характерлар тууы да яңа иҗади эзләнүләрнең бер нәтиҗәсе булып тора. Тирәлектәге шартлар үзгәрү белән сурәтләү чаралары да билгеле бер үзгәреш кичерә. Бүгенге заман актерлары уенының (шул исәптән щепкикчыларыбызның да) мөһим сыйфатларыннан берсе — сәхнәдә фикер йөртә, уйлый белү сәләте. Бүгенге артист өчен интеллект — осталыкның иң төп күрсәткечләреннән берсе. Иҗат юлын башлаганда Әзһәр Шакиров фикер куәтенә шул дәрәҗәдә инана иде ки, бөтен көчен үз героеның фикерләү сәләтен ачуга туплый, бу хәл хәтта аның персонажларының кул-аягын тышаулый, хәрәкәтчәнлекләрен киметә иде. Әмма вакытлар үтү белән актерның осталыгы үсә, таланты ачыла барды. Артистның фикерли белүенә һәр образга үз буяу-төсмерләрен таба белү өстәлде. Шакировның геройлары тыелгысыз стихияле көчкә ия. Мәсәлән, аның иҗат куәте белән тудырылган Айдын, яисә Надыйр мәхдүмне, «Шамил Усманов» спектакленнән Карибне искә төшерик. Күпчелек очракта бу хис ачыктан-ачык тышка бәреп чыкмыйча кала. Шул чак Шакировның геройлары көтелмәгән, әмма логик яктан акланган үзгәреш кичерәләр һәм бик тә йомшак күңелле, тартынучан, беркатлы кешеләргә әвереләләр. Болар актерның потенциаль мөмкинлекләре хакында сөйли. Флера Хәмитова һәм Мәсгудә Хәйруллинаның иҗат индивидуальлекләре хакында да озак сөйләп булыр иде. Ф. Хәмитованың лирик табигатьле, саф күңелле мөлаем образлары бик күпләрне гашыйк итә. Тик шунысында әйтеп китик, актрисаны озак еллар буе музыкаль спектакльләрдә бер пландарак уйнатып килделәр. Аның соңгы эшләреннән берсе—Анна Петровна («Әгәр ташлап китсәң») артистка талантының күп яклы булуына ышандыра. Тыштан шактый кырыс күренгән ул героиня күз алдына нык рухлы. көчле характерлы кеше булып килеп баса. Спектакльне караганда, ирексездән. В Виш- невскийның «Оптимистик трагедия»сендәге комиссар, К. Треневның мәгълүм әсәрендәге Любовь Яровая кебек социаль героинялар күңелгә килә. ► Мәсгуда Хәйруллинаның уен рәвеше бетенләй башка. Аның башкаруында шаян малайлар да, җор телле хатын-кызлар да үзләре белән сәхнәгә ниндидер җиңелчә яктылык, бер нур, күтәренкелек алып киләләр. Фирдәвес Әхтәмова белән Нәҗибә Ихсанованың уены, беренче карашка, бер- берсенә охшаш та кебек. Алар икесе дә сәхнәгә гүя яңа гына халык арасыннан, залдан күтәрелгәннәр, икесе дә гаять дәрәҗәдә табигыйлар, тормышчаннар. Тулысынча үз геройларына әверелгәннәр дә. бернинди көч һәм тырышлык сарыф итмичә яшиләр. Бу яктан алар өлкән буын актерларын хәтерләтәләр. Әмма бу ике актриса бер- берсен кабатламый. Фирдәвес Әхтәмованың героинялары табигатьләре белән беркатлырак, басынкырак була. Нәҗибә Ихсанова башкарган рольләр исә тышкы яктан күбесенчә кырыс, кискенрәк гадәтле, катырак сүзле булалар. Ихсанованың үзсүзле Рокыясен («Чикләвек төше»), йорт эшләренә кереп баткан Сәрдиясен («Кан кардәшләре»), Әхтәмованың фидакарь җанлы Розалиясен («Соңгы хат»), акылга таман Мәйсәрәсен («Американ»), батыр рухлы Софьясын («Бер төн») хәтердә яңартыйк. Характерлары белән бик нык аерылып торуларына да карамастан, бу образлар кешенең рухи дөньясын, психологиясен дөрес күрсәтү, тормыш чынбарлыгын чагылдырулары белән игътибарга лаек. ...Әнә, бер буын актерлар арасында никадәр индивидуаль үзенчәлек, ничаклы төс һәм төсмерләр. Монда без интеллект сабырлыгын да. нечкә лиризмны, «каһкаһа берлән көлү» сыйфатларын да, героика, халыкчанлык, шаянлыкны да очратабыз, һәр очракта алар персонаж характерының эчке логикасын ачу, шуны психологик нигезләү аша чагылалар. Сүз дә юк, щепкинчы актерлар үз иҗатлары белән реалистик сәнгать традицияләрен дәвам иттерәләр, һәм, чын иҗатчылар буларак, алга таба үстерәләр дә. Элегрәк, өлкән буынның әйдәп баручы артистлары иҗатының нигезендә актерны тулысы белән роль эченә сеңдерү, роль белән тиңләштерү принцибы ята иде Актер «үэ-үзен, үз шәхесен, бөтен үзенчәлеген юкка чыгарырга, автор биргән затка әверелеп калырга тиеш», дил язды Щепкин. Актерларның яңа буыны уенында — әңгәмәбез вакьпында алар үзләре дә шул хакта сөйләделәр — образ белән аны иҗат итүче тулысынча тәңгәл килми. Образның уй фикерләре, хис-тойгылары белән яшәүләре өстене алар, Б, Захава сүзләре белән әйтсәк, «образ кичергән уй-хисләр уңае белән дә фикерли һәм хис итәләр... Актерлык сәнгатенең законы актерның образга кушылуында. аңа тиңләшүендә түгел, ә үзара көрәшүче ике капма-каршы як—иҗатчы актер һәм 1 актер-образның диалектик бердәмлегендә» '. Бүген, училищены тәмамлауларына унбиш ел тулганда, щепкинчыларны без. һич арттырмыйча, зур сәхнә осталары рәтенә басып килүче өлгергән актерлар дил әйтә апабыз. Аларның гражданлык позицияләре, кешелек сыйфатлары моңа төпле нигез һәм ышаныч бирә. Чын шәхес кенә чын һәм олы художник-актер булырга мөмкин. Әңгәмәбезнең ахырында мин щепкинчылардан: — Бүген сезне театрда нәрсә борчый һәм уйландыра? — дип сорадым. — Репертуар.— диделәр алар беравыздан.— Зур. җитди әсәрләрне уйныйсы килә, һәм классиканы... Чеховны, Шекспирны Без күпмедер дәрәҗәдә үстек һәм аларның әсәрләрендә үзебезне сынап карарга әзер дип уйлыйбыз Әгәр безне моңа кадәр башкарган һәм бер-берсен кабатлый торган рольләрдә генә уйнатып, гел берьяклы гына файдалансалар, киләчәк эшебездә штамп барлыкка килүе мөмкин. Без моңа бик борчылабыз. Әгәр театр җитәкчелеге, вакыты-аакыты белән, башка театрлардан да кызыклы режиссерлар чакыртса, бу бик файдалы булыр иде. Ул мәсьәләдә әйтик казакъ театры белән килешергә мөмкиндер. Бездә А Мамбетов эшләп алыр, ә аларга М. Сәлимҗаноә барып кайтыр иде. Мондый алышу файда гына бирәчәк. Унынчы бишьеллык — сыйфат бишьеллыгы һәм без барлык спектакльләрдә дә үз эшебезнең иң югары таләпләргә җавап бирерлек булуын теләр идек. Мин щепкинчы дусларыма яңа иҗат уңышлары, теләкләренең тормышка ашуын теләдем.