Логотип Казан Утлары
Повесть

ҮЗЕҢНЕКЕ— ҮЗӘКТӘ

Чит илгә китәр алдыннан профессор Курмашевны гыйльми бүлеккә чакырып, бер диссертациягә карата фикер әйтүен, яклаганда оппонент булуын үтенделәр. Билгеле инде, андый чакта эшләп бетерәсе ашыгыч эшләр килеп чыга, вакыт дигәнең бик тыгыз була. Бу яңа эш, чүп өстенә чүмәлә сыман. Кур- машевка зур мәшәкать булып тоелды, хәтта ачуы да килде. Алдан ук сөйләшепкиңәшеп эшләсәләр бер хәл иде. Курмашевның ризалыгын да сорап тормаганнар — гыйльми бүлектә оппонент итеп раслап та куйганнар. Диссертант үзенең фәнни хезмәтенә җитәкче була алырдай, яклаган чакта төпле фикер әйтердәй кешеләрне гадәттә үзе таба торган иде. Курмашевның исә бу диссертантны әле күргәне дә, белгәне дә юк. Син менә шуңа оппонент бул, имеш!.. Ничек була инде бу? Аның бәлки моннан башка да мәшәкате җитәрлектер?! Бәлки ул андый эшкә алынырга теләмидер?! Курмашев, эшем күп дип, баш тартмакчы булды. Китәр вакытым җитеп килә, болай да бик мәшәкатьле чагым, кеше эшен карау түгел, үземнекенә дә җитешә алмыйм, дип әйтеп карады Институтның гыйльми секретаре Нурми Гарифович Гаязов, чал профессорлар белән дә каты сөйләшә торган җитди бер кеше, Курмашевның дәлилләрен ишетергә дә теләмәде. «Эшлисе килмәгәнгә генә алдашып маташмыймы бу?>— дигәндәй, үткен карашлы кырыс күзләрен кыса төшеп, Курмашевтан: — Сезнең инде төенчегегез дә төйнәп куелганмыни? Иртәгә юлга чыгасызмы?—дип сорады. — Алай ук түгел түгелен дә... Бер-ике айдан... Сүзлекләр белән утырам, чит тел өйрәнәм,—диде Курмашев. — Студент чагыгызны оныттыгызмыни? Бер төн эчендә япон теленнән имтиханга хәзерләнеп өлгерми идегезмени? — Анысына елгерә идек. Ләкин монысы бит имтихан өчен түгел, эш өчен. — Барыбер. Бу вакыт эчендә өр-яңадан рентген нурларын ачарга, Ньютон законнарын уйлап чыгарырга була. Ә сез кеше эшләгән эшне карап чыгарга да теләмисез. Килешеп бетәрме соң болай? — Безнең профильнеке түгел бит ул,— диде Курмашев, һаман да баш тартырга исәпләп.— Диссертацияне табигатьне саклаучылар хәзерләгән. Теге кемнәр... биологлар... — Биологлар булса соң?!—диде гыйльми секретарь, җилкәсен сикертеп, кулларын җәеп җибәрде.— Сез, Госман Закирович, гафу итегез, безнең институтның тормышын, эшен күз алдыгызга бигүк дөрес китереп бетермисез. — Шомартмагыз инде, артта калгансыз дип әйтегез!—диде Курмашев һәм шаркылдап көлеп җибәрде. — Ярый, шулай да булсын, тик көлмәгез. Табигатьне саклау институты урман, һава, суларны саклау эше белән генә шөгыльләнә дип уйлыйсызмы әллә? Мәсьәләнең икенче ягы да: табигать' хәзинәсеннән — җирнең өстендәгесеннән генә түгел, эчендәгесеннән дә — чама белеп файдалану да шулай ук бик мөһим. Мәсәлән, урман караучылар миллион агач үстерә, ә бездә шуның тик яртысы гына эшкә тотылып, яртысы чүпкә китә. Шул акыллы, файдалы эшме? — Мин бит урман мәсьәләсе белән шөгыльләнмим,— диде Курмашев, гыйльми секретарьның үзсүзлелегенә ачуы килә башлап. — Анысының әллә ни әһәмияте юк, — диде Гаязов. Сөйләшенгәнкилешенгән кебек итеп, Курмашевка диссертацияне сузды. — Хәзерге көндә фәннәр үзара шул хәтле керешкәннәр — кемнең физик, кемнең химик икәнен дә аеруы кыен. Диссертацияне биологлар хәзерләсә дә, ул бит нефть байлыгыннан файдалану мәсьәләләренә багышланган. Бездә, җир асты гидравликасы белгече буларак, су белән нефтьнең тирәндә үзара ничек керешү, ничек сыешуларын иң яхшы белүче галим сез түгелмени?!. Бу диссертацияне бик кызыклы, перспективалы, безнең өчен бик кирәкле хезмәт диләр. Алыгыз. Күләме дә әллә ни зур түгел— нибары йөз бит чамасы! Үзегез беләсез: хәзер диссертацияне болай юка язмыйлар, килограммлап үлчәрлек итеп калынрак язарга тырышалар. Үзегезгә дә бераз файдасы тияр. Яңачарак хезмәт укып башны сафландырып алу зарар итмәс. Хәер, диссертант биолог та, нефтьче дә түгел, ә... кем дип уйлыйсыз? — Кем соң? — Химик. Шуннан соң инде Курмашев ни дисен? Ул пошынып авыр сулап куйды, уйланган итенде, аннары, әйдә инде, миннән булсын яхшылык, дигән бер төс белән: — Ярый, алайса, карап чыгыйм,— дип, папканы алды. Папкадагы кәгазьләрне укырга керешкәч, Курмашев үзе дә сизмәстән кызыксынып, хәтта мавыгып китте. Диссертант төпле итеп фикер йөртә белә, олы агайларның дәрәҗәләренә исе китеп тормаган —алар- ның да ялгышларын тапкан, заманында профессор Курмашев тәкъдим иткән һәм хәзер дә кулланыла торган нефть ятмаларын эксплуатацияләү принцибының, яхшы яклары белән бергә, җитди кимчелекләре дә барлыгын бик дәлилләп исбат иткән иде. Хәер, Курмашев өчен бу яңалык түгел, ул үз системасының җитешле һәм җитешсез якларын башкаларга караганда яхшырак белә иде. Соңгы елларда кайбер мәсьәләләр турында ул байтак баш ватты: әйтик, бер урында алмаз борау җирне тишү белән үк аннан нефть фонтан булып, шундый каты бәреп чыга — корыч торбаларны вата, ташкын булып җир өстенә җәелә. Ә икенче урында насос белән суыртып та бер тамчы нефть алып булмый. Ул бик күп тапкыр промыселларга барды, шунда эшләүчеләрне күреп сөйләште, башында кайбер кызыклы гына фикерләр туды, тик, кызганычка каршы, аларны билгеле бер системага салырга вакыт таба алмады. Хәер, вакыт җитмәгәннән генә микән? Тәвәккәллек, тырышлык җитмәүдән дә түгел микән?! Уйлаган эшен ни сәбәптән гамәлгә ашырып ♦ җиткерә алмавын әйтүе дә кыен! ■ Курмашевка укып фикер әйтергә дип бирелгән бу диссертация анык £ нефть ятмаларын эксплуатацияләү принципларына каршы килми иде.® Дөресрәге, диссертант аның принципларын тагы да тулыландыра, үсте- 7 рә төшкән иде. Курмашев хезмәтне укыган чакта алдагы биттә нәрсә ш буласын сизеп, диссертантның төпле, дәлилле фикерләренә ияреп кенә барды. Чыннан да, автор җир астында була торган, моңарчы әле бер- х нинди математик, химик һәм физик формулалар да аңлатып бирә алма- « ган хәлләрне ачып салган иде. Ә менә Курмашев үзе, күпме тырышса " да, шуларның серенә төшенә алмады, төрлечә фараз кылып караса да, * бердәнбер чынын ача торган тылсымлы ачкычны таба алмады. Аның ® акылы төшенеп җитә алмаган шул катлаулы мәсьәләне икенче берәү, с менә, тоткаң да чишкән. х Инде байтак еллар узса да, Курмашев студент чагында фәннең * өр-яңа өлкәсе — җир асты гидравликасы белән ничек мавыгып китүен « әле һаман да онытмый. Институтны тәмамлагач, ул биш ел бер группада укыган, бер бүл- ч мәдә яшәгән дусты Яхин белән аспирантурага керде. Яхин автоматика “ өлкәсен сайлады, Курмашевны җир астындагы су һәм нефть халәте а мәсьәләләре кызыксындырды. Күп эшләде ул, көчен кызганмады, мон- * нан миллион еллар элек табигатьтә булган хәлләрне аңларга, әллә кайда тирәндә, җир астында ниләр барлыгын, анда капма-каршы ике нәрсә— су һәм нефтьнең нинди хәлдә булуларын, ни эшләүләрен күңел күзе белән күрергә тырышты. Су гидростанция турбиналарын әйләндерә, саллар агыза, кораблар йөртә,- шәһәр-авылларга тереклек биреп тора, басу-кырларны сугара. Судан тагын бер эш эшләтеп — нефтьне дә җир астыннан чыгартып булмый микән? Курмашев әнә шулай киң колач белән фикер йөртә, күңеле белән тар институт лабораториясен генә түгел, бәлки җир асты дөньяларын да күрә, үзен шунда кодрәтле һәм бик белдекле бер хуҗа итеп сизә иде. Аның эше бик акрын бара иде. Кайвакыт һич көтелмәгән бер нәтиҗә килеп чыга да, аңарчы эшләнгән бөтен эшен сызып ташлый иде. Андый чакларда ул, бу гидравлика дигәннән бөтенләй ваз кичеп, җиңелрәк эшкә алынырдай була, тик шулай да, кечкенә генә бер уңышка ирешкәч, тагын өмете уяна һәм яңадан эшкә керешә иде. Тәҗрибә өстенә тәҗрибә өстәлә торгач, Курмашев шундый фикергә килде: бер караганда һич төшенеп булмастай кебек тоелган җир асты хәлләрен төгәл фәнни теория белән аңлатырга, төрле билгеләр, формулалар белән әйтеп бирергә мөмкин икән. Димәк, теоретик законнардан практик файда да китереп чыгарырга була. Иң беренче эш шул: җир астына зур басым белән су җибәреп, аннан нефтьне кудырып чыгарырга кирәк. Хәзергә — нефть. Аннары күмер, алтыннарга чират җитәр. • Курмашев шушы хыялы белән канатланганнан-канатлана барды, артык илһамланып киткән чакларында ул үзенә-үзе ниндидер бер кодрәтле тылсым иясе булып, теләгәненә ансат кына ирешә алыр кебек тоела иде. Моңарчы бер кемгә дә билгеле булмаган бер аспирант — Курмашев — әкияттәге тылсымлы лампа шикелле бер нәрсәне табып, аны кешеләр кулына тоттырыр да тегеләр үзләренә кирәк кадәр хәзинәне җир астыннан чыгара башларлар сыман иде. Ә менә хәзер ул атаклы, зур кеше булгач, җир асты гидравликасының нигезен салучы мәшһүр бер галим булып танылып җиткәч, көннәрдән бер көнне бер акыллы баш килеп чыга да, аңарчы башкалар эшләгән эш начар, бернигә ярамый, төзәтергә-дөресләргә кирәк дип, үзенекен исбатларга маташа. Курмашев инде күп еллар буена институтта үз фикерен беренче урынга куюларына гадәтләнеп беткән иде. Мәскәүдә дә, Бакуда да аның фикере белән исәпләшәләр, промыселларда бер генә яңалык та аның ризалыгыннан башка хәл ителми, ул кечкенә генә шиген әйтсә дә, хәтта икеләнгән сыман җилкәсен генә җыерса да, башкалар шундук аның белән килешәләр иде. Ә менә хәзер берәү килеп чыккан бит! Ничәмә-ничә еллар буена күпме хезмәт, тырышлык куеп тапкан идеясен ул үзе күмәргә, икенче берәүнең аны узып китүенә риза булырга тиешме? Мондый хәлләрнең элек-элек тә булганлыгын, хәзер дә булып торуын һәм киләчәктә дә булачагын ул белә. Әмма турыдан-туры үзенә кагылмаган хәлләрне белү бер нәрсә, үзеңә кагыла торганы исә бөтенләй икенче нәрсә икән. Нигә әле андый хәл ул исән чакта, аның күз алдында булырга тиеш? Нигә ул узенә-үзе хөкем карары чыгарып, аны җиренә җиткерергә тиеш? Кеше көлкесе, ахмаклык кына булыр ул! Курмашев диссертацияне укыган саен үртәлә, ачуы кабара барды. Оппонент итеп аны көчләп дигәндәй билгеләделәр, гыйльми дәрәҗә алырга теләүче кешенең ана әле бөтенләй күренгәне юк. Я әдәп-инсаф белми торган бер томана, я бик әрсез бер бәндәдер. Курмашев менә шул кеше өчен мәшәкатьләнергә, вакыт әрәм итәргә тиеш. Намус, галимлек этикасы, һич югы, гади бер әдәплелек күрсәтү дигән нәрсә бу хезмәтнең уңай якларын да танырга куша. Курмашев исә эчендә кузгалган ниндидер бер ризасызлыкны җиңә алмый, акылы кушмаса да, диссертациянең кимчелекләрен, җитешмәгән якларын эзли. Менә аның кереш өлеше шактый йомшак язылган. Мәсьәләнең тарихы бәян ителмәгән. Тәҗрибәләр җитәрлек ясалмаган. Диссертациянең эчтәлеге диссертантның төп фикерләрен раслап бетерми, автор ашыга, әйтергә теләгәнен дәлилләп җиткерми, булачак нәрсәләрне инде булган шикелле итеп китереп куя. Барыннан да бигрәк — практикларның, бу ачышны практик эштә куллана башларга ярый, дигән ризалыклары юк. Монысы диссертантның эш тәртибен белеп бетермәвеме, әллә нефтьчеләрнең, бу хезмәттән файда алырларына ышанмыйча, үзләренчә саклык күрсәтүләреме? ■ Курмашев диссертациядә бирелгән катлаулы формулаларны укыган чакта авторның нинди кеше булуын күз алдына китерергә тырышты: чыннан да, бу гади әдәп кагыйдәләре белән исәпләшә белми торган сәләтле бер яшь галимме, әллә күз алдында ярылып яткан кимчелекләрен дә күрә белми торган әрсез томанамы? Әгәр Курмашев аның авторын берәр тапкыр күреп сөйләшкән булса, нинди кеше белән эш итүен, үзен ничек тотарга тиешлеген белер иде. Ләкин диссертант килеп аны күрергә теләми иде, ә Курмашев аны үзе эзләп йөрмәс бит инде! Курмашев диссертантның өлешчә хаклы булып та, төп мәсьәләдә ялгышуын уйлап, аны күреп сөйләшергә, ярдәм итәргә, киңәшләрен әйтергә карар кылды. Тормышта бер утыруда ук бөтен ягы да килгән камил эшне башкарып булмый бит ул. Диссертант ашыга, ялгыша. Хаталарны төзәтсәң, хезмәт бөтенләй яхшырып китәр. Кешегә ярдәм итү, яхшылык итү — тормышта гадәти хәл. Шулай уйлап, Курмашев бөтенләй тынычланды, диссертациянең соңгы битен япты да тышына күз салды. Карале, игътибар итеп җиткермәгән: бу хезмәтнең авторы... хатын-кыз икән ләбаса. Дания Дәү- ләтшина диелгән... Болай булгач, бөтенләй чамадан арта бит бу! Кур- машевның хаталарын ниндидер бер хатын-кыз төзәтсен, имеш. Кара син аны! Җир астында, тирәндә, нинди нәрсәләр булуын, ни сәбәптән скважиналар тынып калуын, промысел хәтле промыселларның эштән туктавын, шулар тирәсендә үсеп чыккан шәһәр, авылларда тормыш сүрелүен гомер буе нефтьтә эшләгән чал чәчле геологлар да әйтеп бирә алмый. Ә бу хатын бераз уйланган да сәбәпләрен ачып та салган, янәсе. Каян килгән бу акыллы баш?!. ♦. 2 в : — Шул гына җитмәгән иде!—диде Курмашев, яңадан ачуы кузга- £ ла башлап.— Хатын-кыэ әнә торт пешерсен, хушбуйлар ясасын, анда I да галимнәр кирәк, ә бу — жир асты гидравликасына кереп киткән бит * И алла, фән дигәнеңә кемнәр генә тыкшынмый! Теләсә кайсы, берни = белән исәпләшмичә, башкаларны этә-төртә, урын алырга тырыша. Әле ы кичә генә студент булып, лекцияләргә йөгереп йөргәннәр, семинарларда > рәтләп җавап та бирә алмаганнардыр. Әнә шулай көч-хәл белән укып ф бетереп, каяндыр бер фикер эләктереп алалар да, берәүнең авторите- я тына таянып, шул фикерне «бик акыллы» формулаларга салалар һәм о диссертация оештыралар. Син шуны укып чыгарга, киңәшләр әйтергә с һәм аны фәнгә җитәкләп кертергә тиешсең! Фән белән шөгыльләнүче ; ләр күбәйгәннән-күбәя бара, тик нигәдер алар арасында Эйнштейннар * да, Курчатовлар да, Ландаулар да күренми. Дәүләтшинаның диссертациясен укыган чакта Курмашевның күнел лендә әнә шундый уйлар кайнады. Ул үзен фәннең сакчысы итеп, фән- 5 гә җитешле, яхшы яшәү чыганагы итеп караучылардан саклаучы дип « хис итте. Диссертация турында фикерен язганда да шушы уй аңа төп * этәргеч булды. я Дөрес анысы, болай эшләү бик үк егетлек түгел инде. Иң элек Дәүләтшинаны күреп сөйләшергә, үзенең аның фикерләренә каршы икәнлеген яки оппонентлыктан баш тартачагын әйтергә, диссертацияне якламый торырга киңәш итәргә кирәк иде. Эшен эшләп бетерсен, шикле урыннарын ачыкласын, Курмашевның киңәшләрен тыңларгамы, юкмы — анысын үзе хәл итсен. Ә кагыйдәне беренче булып кем бозды соң? Курмашевтан: «Оппонент булырга телисеңме, юкмы?»—дип сорадылармы соң? Дания Дәүләтшина яшь кенә аспирант икән әле, яше егерме бишләрдән ким булмаса да, чырае белән яшь кызлар төсле иде. Әмма диссертация яклаганда ул үзен олы кешеләрчә бик җитди, сабыр тотты, бер дә дулкыиланмады-каушамады. Әйтерсең ул диссертация якламый, бәлки гади бер студентлар түгәрәгендә доклад сөйли иде. Курмашев аның кыюсызлыгын сизәргә никадәр тырышса да, сизә алмады. Тик Дәүләтшина үзе сөйләргә керешер алдыннан стендка диаграмма, схемалар элгәндә генә Курмашев аның колак яфраклары кызарган булуына игътибар итте. Пешкән мүк җиләге төсенә кергән иле кызның колак яфраклары. Курмашев башта: «Шундый колак алкасыдыр бу, ап-ак йөзенә бик килешеп тора. Кара син аны, нинди мут!» — дип уйлаган иде, текәлебрәк карагач, үзенең ялгышын белде дә ачуы тагы да кабара төште. • Диссертация яклау нәкъ башка вакытлардагыча ук алып барыла* минутына чаклы дигәндәй төгәл исәпләп куелган, мен тапкыр уйналган бер үк спектакльдәге шикелле, тик рольләрне башкаручылар гына үзгә... Ваза белән чәчәкләр, графин белән су куелган өстәл артына директор, гыйльми секретарь, гыйльми советның башка әгъзалары утырышкан. Залда — аспирантлар, өлкән һәм кече фәнни хезмәткәрләр. Болар — киләчәктә булачак кандидат һәм докторлар, һәр диссертация яклау алар өчен файдалы, кызыклы бер репетиция генә Арада диссертантның туганнары белән танышлары да бар булса кирәк. Яхин ишек янынарак утырган: берәр эш белән чакыра-нитә калсалар, чыгып китәргә якынрак булсын, дигәндер. Әкәмәт бер кеше инде! Үзенең әле диссертация яклап караганы юк, профсоюз мәшәкатьләреннән башы чыкмый, гадәттә, ул диссертация яклау утырышларына йөрми иде, бүген сабакташы, дусты Курмашев чыгыш ясыйсы булгач, түзмәгән, эшләрен ташлап килеп утырган. Курмашев диссертант сөйләгәннәрне тыңламады диярлек. Нигә тыңласын? Диссертацияне инде ул укыды, һәр формуласын, һәр өтерен дигәндәй хәтерли, Дәүләтшинаның нәрсә сөйләячәген алдан ук белеп тора; моңарчы нефть ятмаларын эшкәртүдә яңалык булып, фәннең соңгы сүзе булып саналган Курмашев вариантының кимчелекләре бар, жир астында су гел безгә кирәкле юнәлештә генә йөрми, бәлки каршылык азрак булган юлларны эзли, диячәк. Гади бер физика законы бу! Шул сәбәпле яхшы катламда булган нефть тизрәк бетә, каты токымлы урыннарда «жир маен» алып булмый. Ә менә алай эшләргә кирәкми, диячәк. Суны тоттың да жир астына кудың түгел, бәлки алдан ук аның кая китәсен белеп эш итәргә кирәк. Кирәкле җиргә китсен ул. Бөтен хикмәт шунда!—диячәк. Дәүләтшина да мәсьәләне нәкъ Курмашевтагыча куя, тик ул эшнең тәртибен үзгәртергә кирәк дип саный. Курмашев тәкъдиме буенча зур бер мәйдан тирәли уннарча, йөзләрчә ярдәмче скважиналар тишәләр дә шулардан җибәрелгән су, тыгыз боҗра сыман, нефть ятмасын кысып ала. Әллә ничә чакрым озынлыгында су торбалары сузалар, насос станцияләре корып, куәтле моторлар куялар, ә су җибәрергә дип бораулаган әлеге скважиналарның берничәсе каты катламнарга туры килгән булып чыга, су жир астына китми. Шулай итеп, күпме эш бушка эшләнә, күпме торба, механизм, вакыт әрәм була. Курмашев, әлбәттә, тынычланып калмады. Яхшы белгеч булып танылып җиткәч тә, кимчелекләрен бетерү турында күп уйланды, күп эзләнде, ләкин рәтлеюньле әмәл таба алмады. Ничек табасың? Җир астында ниләр барлыгын күреп булмый бит! Андагы хәлләрне тик чама белән генә күз алдына китерәсең. Ә менә, бактың исә, шул ук эшне башкача да эшләргә мөмкин икән. Скважиналар саны да шул ук, акча, торба, моторлар да шул. Тик Дәүләтшина ашыкмаска, кай төштән нефть чыгарырга, кай төшкә су җибәрергә кирәклеген алдан ук билгеләп куймаска куша, башта скважиналар бераз эшләп карасын, кайсының яхшы урынга, кайсының начар төшкә туры килгәнлеген күрик, ди... Нәтиҗәдә бораулаган скважиналарның барысы да эшли башлаячак һәм нефтьне дә күбрәк чыгарып булачак. Мәсьәлә ап-ачык! «Шаккатырлык нәрсәсе бар соң моның! — дип. Курмашев үз-үзен тынычландырырга тырышып карады.— Тарихта күпме шундый очраклар булган — бөек галимнәр юк кына бер нәрсәне күреп җиткермәгәннәр, моны әле беркемгә танылмаган башка кешеләр күргәннәр дә яңа ачыш ясаучы булып киткәннәр». Ләкин алай дип кенә юанып булмый иде. Ул күпме тырышты, күпме баш ватты, янды-көйде, ләкин таба алмадь!, ә менә Дәүләтшина мәсьәләгә яңачарак карап, күреп алган да әйтеп тә биргән. Ни дип тә булмый шул! Дания Дәүләтшина нәкъ Курмашев уйлаганча сөйләде. Сүзем кемнәргә ошамас, кемнәрнедер рәнҗетермен дип тормады, диссертациясен язган чакта уйлаган фикерләрен әйтеп бирде. Диссертация яклаганда шулай сөйләргә кирәк дип белде, күрәсең. Кулына кәгазьләр тоткан иде ул. ләкин аларны бик тиз онытты, үз эше турында, үзен борчыган уйлары турында тотлыкмыйча, кәгазьгә карамыйча гына сөйләргә кереште, тормышының һәм эшенең төп асылын тәшкил иткән зур, мөһим нәрсәләрне залдагылар белән уртаклашты. — Беләсезме, без бер көн узса ярый дип киләчәк турында уйла маучы кешеләр шикелле,— дип сөйләп китте ул, алдында утыручыларга мөрәҗәгать итеп, әйтерсең кешеләрнең киләчәк турында уйламауларына залдагылар гаепле иде.— Озакламый Көнбатыш Европага гына да ел саен миллиард ярым тонна нефть кирәк булачак. Бу рәвешчә файдаланганда нефть запасы нибары кырык елга гына җитәчәк. Ләкин ♦ шул хәлдә дә без эзләп тапкан байлыкның яртысын гына алабыз, калганын бөтенләйгә җир астында калдырабыз. Варварлык бит бу! Үзе- 2 гез уйлап карагыз: әгәр без агачны кисеп яртысын урманда калдыр- « сак, ничек булыр иде икән?! > Дәүләтшина, гомумән, диссертациясенең генә түгел, Курмашев хез- 2 мәтләренең дә бик кирәкле икәнлегенә басым ясап сөйли, чөнки Курма- * шев та ахыр чиктә шул мәсьәлә турында — ничек итеп нефтьне күбрәк = чыгару турында баш ваткан. Курмашевның исә хәзер, диссертациягә « карата тискәре бәя әзерләп куйган хәлендә, диссертантка «Бик шәп! *■ Молодец!»—дип кычкырасы килде, ләкин сүз аның нефть чыгару алым- ♦ нарын камилләштерү турында бара иде. Әгәр кешеләр җир астындагы о бөтен байлыкны чыгара алмыйлар икән, димәк, монда ин элек ул, Кур- о машев, гаепле, чөнки нефть ятмаларын эшкәртү мәсьәләләре белән күп * еллар буена ул шөгыльләнеп килә бит. Сүз шул хакта барганда ничек Z итеп инде кул чабасың, «хуп, хуп!» дип кычкырасың?! ■* «Менә бит нинди кеше син! Шул хәтле көнче булма, кеше уңышына " да шатлана бел,—дип, үз-үзен тиргәде Курмашев. — Камиллекнең чиге -° бармыни? Табигать бит үзен бертуктаусыз төзәтеп, яхшыртып торганга ш үзенең гармониясен саклаган, арттыра төшкән. Нигә кешеләр дә шулай и эшләмиләр? Тициан, Микеланджело, Рубенс, Левитан һәм Репиннар < хәзер үз әсәрләренә күз салсалар, мөгаен, алар да тагы да яхшырак я итеп эшләргә мөмкин дип табарлар иде». Чын хакыйкать булып башына шундый уй килүенә Курмашев сөенеп куйды, үз каршында дәрәҗәсе тагы да үсеп киткән кебек тойды, ләкин шул ук вакытта ниндидер чит бер тавыш пышылдап кына әйтте: «Әлбәттә, үз-үзләрен төзәтерләр, анысы искитәрлек нәрсә түгел. Менә син Рафаэльга әйтеп кара: «Сикстини мадоннасы»н синең өчен үзем языйм әле, син карап тор» дисәң, хәтере калмас идемени?!» диде. Бигрәк тә Дәүләтшинаның бөтенләй кәгазьгә карамыйча сөйләве ачуын китерде Курмашевның. Гыйльми совет утырышына байтак халык җыелган, буш урын калмаган диярлек, әмма зал шул хәтле тыныч, һәр пышылдаган тавыш та ишетелеп тора иде Курмашев залдагыларның Дәүләтшиианы бирелеп тыңлауларына карап утырганда ни сәбәптәндер Ленинградта Петр Беренче музеендагы бер указ исенә төште. Шул указында Петр патша, ачуы килеп булса кирәк, сенат әһелләренә әйткән: «Речьне кәгазьдән укып сөйләмәскә, бәлки һәркемнең ахмаклыгы бөтен кешегә күренеп торсын өчен, v сүзләрең белән сөйләргә»,— дигән. «Кәгазьгә карамыйча гына сөйли, акылы белән мактанмакчы була»,— дип уйлап куйды Курмашев, югыйсә, моның өчен башка берәүне, киресенчә, мактаган да булыр иде. Үзе ул кешеләр алдында чыгып сөйләгәндә каушабрак кала, буталып, ялгыш сүз әйтүдән курка, шуңа күрә җитди чыгыш ясарга хәзерләнгәндә әһәмиятлерәк фикерләрев кәгазьгә теркәп куя иде. Трибунага чыгып кәгазьгә карамыйча сөйли белүчеләргә ул һәр вакыт соклана, алардан көнләшә дә иде. Гадәттә теләсә нинди аудитория каршына чыгып речь сөйләргә остарган җитди, мөхтәрәм кешеләр шундый була, ә биредә пешеп җитмәгән бер аспирант кыз шундый булып кылана. Диссертация якламый, нотык сөйли бу! — Гафу итегез,— дип, Курмашев утырган җиреннән генә диссертантка сүз кушты.— Сез технология буенча катламнардан илле генә түгел, алтмыш процент нефть алып була дисезме? Сезнең тәкъдимегезнең өстенлеге шундамы? — Әйе, шунда. Дәүләтшина шундук бернинди тоткарлыксыз җавап бирде, андый сорау булырын белеп торган, күрәсең. — Сез инде бала-чага түгел, фикер йөртә белә торган кеше. Әйтү генә җитми, аны исбатларга да кирәк бит. Әйтик, бер урынны сайлап алырга да аннан бөтен нефтьне чыгарып бетерергә. Шуннан соң алдан уйланган запасның ничә процентын тәшкил итүен исәпләп чыгарырга кирәк. Сез шулай эшләдегезме? Андый мисалыгыз бармы? — Юк... — Менә бит,— диде Курмашев. Бу фикеренең башкаларга ничек тәэсир итүен чамаларга тырышкандай, залдагыларга, өстәл артында утырган гыйльми совет әгъваларына күз йөртеп алды, үзалдына гына сөйләнгән сыман, ләкин башкаларга да ишетелерлек итеп; — Мисалыгыз юк, ә нәтиҗәне чыгарып та куйгансыз. Бик тиз!— диде. Дания Дәүләтшина оппонентының бу «усал» репликасыннан каушап калмады, мондый сорауның да буласын белеп торган кебек, бик тиз җавап кайтарды: — Без ул экспериментны хәзер эшлибез. Алтын күл промыселенда махсус тәҗрибә үткәрәбез. Гадәттә бер мәйданны эшкәртү егерме-утыз ел дәвам итә, кайвакыт скважиналар ярты гасыр буена һәм аннан озаграк та нефть бирә. Шулай булгач, без скважинадан нефть чыгып беткәнне көтеп торырга, шуннан соң гына теоретик исәпләрне практик фактлар белән исбат итәргә тиеш булабызмыни? — Ә сез ничек уйлыйсыз соң? — Мин башкачарак уйлыйм. Фактлар җыелганны көтеп яту дөрес түгел ул. Ул чагында андый зур эшкә бер кеше гомере дә җитмәс иде. Галимнәрнең бурычы — бөтен мәгълүматларны җыеп бетергәч түгел, бәлки булган кадәресенә таянып, алдан фикер әйтү. Дөньяда ачылып җитмәгән серләр, гипотезалар шул хәтле күп — аларның һәркайсын практикада тикшереп бетереп буламыни? Циолковский Гагаринның галәмгә очачагын ярты гасыр алдан әйтмәгәнмени? Менделеев таблицасындагы буш урыннарны ул үзе үлгәннән соң да әле һаман тутыра киләләр... — Тарихта андый мисаллар шул хәтле күп — бер үк вакытта теге яки бу фикерне раслый да, инкарь итә торганнарын да табып була. Шулаймы? — Шулай. Мин башка өлкәләрдән мисаллар китереп тормыйм — нефтьчеләр тормышыннан гына алып карыйк. Академик Губкин Идел буенда һәм Себердә нефть фонтаннары ата башлаячагын бик күп элек алдан әйткән. Бу җирләрдә хәзер илдә иң бай нефть промыселлары эшли. Шулай итеп, чын бәхәс кузгалып китте, залда бик сирәк була торган хәл — диссертациянең якланмаячагын белгертә торган киеренке тынлык урнашты. Утырышны алып барган гайльми секретарь, кулын күтәреп, Дәүләт- шинаны сүзеннән туктатты да ачулы бер төс белән Курмашевка карап алды. — Сезнең моңа хәтле бәхәсләшергә вакытыгыз булмадымыни? Әллә халык алдында чәкәләшергә уйладыгызмы? Юкка алай итәсез. Безне кинога да, телевидениегә дә төшермиләр,— диде ул. — Вакыт булмаган, күрәсең,— дип мыгырданды Курмашев, кашларын җыерып.— Диссертация яклау ул — бәхәсле урыннарны бөтен кеше алдында ачыклау өчен бит инде... Курмашев, чыннан да, диссертацияне яклаганчы күрешеп сөйләшергә вакыт булмады, без менә хәзер монда гына очраша алдык, димәкче иде дә тыелып калды. Хикмәт диссертантнын оппоненты белән алдан күрешеп сөйләшеп куюындамыни? Мәсьәләнең асылы нинди фикерне алга сөрүендә, нәрсәне яклавында бит Диссертантның гыйльми җитәкчесе сөйләгәннән сон ук Курмашеака сүз бирделәр. Ул сүзен уйлап, ашыкмыйча, сабыр гына сөйләде, гыйльми оппонентларча объектив, гадел булырга тырышты, шул ук вакытта ♦ үзе ихлас күңелдән түгел, бәлки мин-минлек, ачу коткысына ияреп сөй- ? ләвен дә сизде. ' 2 Өстәл читендәге тәбәнәгрәк кафедра артына чыгып басу белән үк ул ; — Минем берничә җитди сүзем бар,—диде. — Хөрмәтле диссер- ” тантта караш киңлеге, эрудиция һәм кыю принципиальлек тә юк түгел Боларын инкарь итеп булмый. Тик шулай да. «ошый-ошамый» дигән * кебек тойгыларны читкә куеп торып, объектив һәм... таләпчәнрәк бу- 5 лыйк. Беренчедән, кешеләрне юкка куркыту нигә кирәк? Әлбәттә, £ дөньядагы нефть запасы без теләгәнчә күп түгел. Кырык ел ул — бер * кеше гомеренең яртысы гына. Ләкин бу бит бөтен мөмкинлекләр бетте, ♦ «нефть бүтән юк» дип эзләнүдән туктаган очракта гына шулай булачак, о Ә нефть эзләү әле һаман дәвам итә. Менә күптән түгел генә Көнбатыш ° Себердә зур ятмалар ачылды, запаста җир шарының океаннары бар, безнең әле ул океаннар төбенә төшеп тә караганыбыз юк. Беләсезме, мый Иделдә боз да кузгалыр дипме? 1 Бәлки Курмашевка үзенең дә тиз генә профессор булмавын сөйләп, * Дәүләтшинаны бераз юатырга кирәктер? Бик күп еллар тир түгеп кенә = шушы дәрәжәмә ирештем. Фатир мәсьәләсендә дә нәкъ сезнеке шикел- u ле чор кичердем. Башта «почмак» алып тордым, аннары үземә бер * бүлмә бирделәр, шуннан соң «яхшырту» өчен чират тордым — ике бүл- ф мәле аерым квартирга тиендем. Ә хәзерге дүрт бүлмәлегә олыгаеп. и атаклы белгеч, лауреат булгач кына тиендем дияргәме?.. «Монда синең о катнашың булдымыни?—диде ул аннары үз-үзенә.— Барысын да ха- тый эшләде бит. Хатын оста инде андый эшкә, нинди йомыш белән q. кемгә барырга кирәклеген ул яхшы белә, аннары Яхин да ярдәм итте, « иң четерекле, иң катлаулы эшләрне ул үз өстенә алды. Зур хыяллары белән шашып яшәгән гади бер аспирант хатын өчен кем квартир юллап * йөрсен? Бүген диссертация яклый алмады, иртәгә моңарчы эшләгән эшеннән баш тартыр, акылына килеп, үз-үзен тиргәргә, үкенергә кереи шер. Алсу томан эчендә яши әле, менә томан таралыр да тирә-юне яп- < ялангач калыр». s Курмашевның Дәүләтшинага шулай дип әйтәсе, аны хаталардан саклап каласы, житдирәк булырга кирәк дип, акыл-киңәш бирәсе килде, ләкин аның турында унлаган саен аспирант хатынның тормыштагы беркатлы тәжрибәсезлеге, үз-үзенә һәм үзенең эшенә шул кадәр ышанган булуы үзенә ошый икәнлеген күбрәк аңлый барды. Курмашев элек үзе дә шундый кеше түгел идеме соң? Тормышчан акыл кушканнарга каршы килеп эшләми идеме, күңелендә туган беренче теләккә юл куймый идеме? Сугыш вакытында ул аспирантурасын ташламадымыни, үзенә тиешле броньнан, галимлек карьерасыннан баш тартып, үзе теләп фронтка китмәдеме, Яхиннан үзен аның белән бер батальонга, бер ротага урнаштыруын үтенмәдеме?! Дөрес анысы, Курмашевка күп сугышырга туры килмәде. Беренче тапкыр немецлардан утыз-кырык йортлы кечкенә бер авылны сугышып алгач та аны батальон командиры янына чакырдылар. Комбат мунча алачыгында, бил каешын чишеп ташлаган килеш, корымланып-ысланып беткән такта сәкедә йөнтәс аякларын кайнар сулы ләгәндә парлап-пе- шекләп утыра, үзе тез өстенә ниндидер кәгазьләр салган, шуларны актара иде. Ләгәндәге су кайнаррак иде булса кирәк: комбат ах-ух итә. аякларын ләгәннән чыгарып-чыгарып тора иде. Курмашев аның янына кереп, үзенең килгәнлеген әйткәч, комбат беренче сүзе итеп: — Синең ничек соң?— дип сорады. % — Нәрсә ничек?— диде Курмашев төшенмичә. — Борының дим. Үкчәңнән бик югарымы? — Гадәттәгечә. — Ә минеке үкчәгә тоташкан кебек! Аптыраган инде. Аяк аз гына чыландымы — борын шул минутта ук лышкылдый башлый!—Шулай дигәч, комбат борынын тарткалап, бармагы белән тотып кыскалады да мактанган тесле сөйләнергә кереште:— һич кенә дә алдап булмый мәлгуньне — хәзер сизеп ала юешне! Аякларны бераз парлап алырга кирәк, югыйсә, Берлинга хәтле барып җитеп булмас. Анда чаклы шактый ерак шул әле!.. Ә минем Берлинга бик барасым килә, ничек диләр әле... теге ниләре... Унтер-ден-Линденнәре буйлап бер узасы иде. Фашистларның үз өйләрендә ничек яшәүләрен күрәсе килә... Ниһаять, комбат Курмашевны ни өчен чакырганлыгын исенә төшерде. Ләгәнне аяклары белән эләктереп бер читкәрәк күчерде дә: — Утыр, аяк өсли сөйләшкән сүздә дөреслек юк,— дип, Курмашев- ка үзе яныннан урын бирде, шуннан сон тез өстендәге кәгазьгә шапылдатып бер сукты да әйтте:— Бүген бик батыр сугыштың син, молодец! Менә наградной лнстлар тутырып утырам. Әйт, сиңа нинди медаль бирик? «Батырлык өчен» дигәннеме, әллә «Сугыштагы казанышлары өчен»ме? Курмашев һаман басып торган килеш: — Белмим. Мин бит медаль өчен сугышмадым,— дигән булды. — Чудак! Әллә син мине орден өчен сугышып йөри дип беләсеңме? Монда олимпиада түгел — чын сугыш, агай-эне. Я син батыр каласың, я башыңны саласын. Белдеңме? Мин үзем, мәсәлән, сиңа «Батырлык» өчен» дигәнен тәкъдим итәм. Ә казанышларың булыр әле. — Ярый, алайса, «Батырлык өчен» дигәнен языгыз. Казанышларны икенче тапкыр билгеләрбез,— диде Курмашев. Башта ул, «Сиңа нинди медаль бирик?»— дип үзеннән сорауларына сәерсенебрәк калса да, аннары, ярый, шулай тиештер, дип беркадәр тынычланды. Инде китәргә дип рөхсәт сорарга җыенгач кына, комбат аны ни өчен чакырганлыгын әйтте — аны тылга, яңадан нефть институтына кайтарып җибәрәселәре икән. — Әллә син бик зур белгечме?— дип сорады комбат, ах-ух итеп- аякларын ышкый-ышкый. Кызыксынып Курмашевка карады. — Юк, аспирант хәзергә... — Кара син! Бик зур галим дип торам мин сине! Чакыралар икән, димәк, синнән башка эш бармый анда. Ярый инде, алайса, күрәсең, бергә Берлинга барып җитәргә язмагандыр безгә. Әйберләреңне җый да — сау бул! Комбат, бер кәгазьне тез өстенә куеп, кәкре-бөкре имзасын салды да: — Әйберләрең бармы соң? —дип сорады. — Солдатның нинди әйбере булсын?! Сакал сабынлый торган пумала да пәке... — Анысы да байлык. Сугышта анысы да ярый, калганын тылга кайткач табарсың. — Ә мин тылга кайтмыйм. — Ничек инде ул — кайтмыйсың? — Кайтмыйм, шул. Сугыштан чыккан кызулыгы белән Курмашев тылга кайтып китүдән баш тартырга маташкач, батальон командиры аны мунча алачыгында «смирно!»га бастырды да акылга утыртты: — Беләсезме, рядовой Курмашев, сез үз карашларыгызны фәнни симпозиумнарда әйтерсез. Анда гына күпме телисең — шул кадәр сөйләргә була. Ә монда — команда. Әйтелдеме — үтәргә тиешсең! Кемгә нәрсә эшләргә кирәклеген: алгы сызыкта торып фашистларга атаргамы, я булмаса тылдагы 'бер институтта формула чыгарып утырыргамы— анысын начальство яхшырак белә. Атакага барудан баш тартучыларны да, кирәксезгә атакага ыргылучыларны да бер үк. штрафной батальонга җибәрәләр. Синең аркада штрафнойга китәргә теләмим мин. Минем дә хатыным, балаларым бар!.. Сиңа ике сәгать вакыт бирәм, әзер булмыйсың икән — хәрби кыр судына озатам үзеңне. Аңлашылдымы? Курмашев алгы сызыктан китте китүен-, ләкин институтта да калмады. Монда алты-җиде ел элек студентлар семинарында укыган бе- ♦ ренче докладындагы сызымарын, исәп-хисапларын алды да, озакламый ; якларга тиешле диссертациясенә дә кул селтәп, геолог-разведчиклар 2 янына китте. Алар белән бергәләп ул буровойларда йөрде, шыксыз, « салкын вагоннарда йоклады, үз фикерләре өчен көрәшеп, аны тормыш- > ка ашырырга тырышты һәм, ниһаять, үзенең теләгенә иреште: сугыш 2 вакытында ачылган Алтын күл промыслен эксплуатацияләү схемасын * ул чагында әле галим дәрәҗәсенә дә ирешеп җитмәгән Курмашев төзе- = де. Ярый әле, тырышлыгы эшкә-гамәлгә ашты, югыйсә, бушка күпме “ көч түгеп йөрүе дә ихтимал иде! *■ ♦ со • • О С s Курмашев хуҗа ханымның ничек табын әзерләп йөргәнен күз чите * белән генә дигәндәй күзәткәләп торды: менә Дәүләтшина ашыкмый „ гына чәй пешерде, өстәлгә савыт белән шикәр, стаканнар китерде — бер стакан авыр көмеш аслык белән — анысы берәрсенең бүләге булса кирәк, икенчесе гади ашханәләрдә була торган гадәттәге кырлы стакан ш йде. Курмашев яшьрәк чагында үзенең дә менә шулай Дәүләтшина £ шикелле йорт җыя белми, акыл-исәп белән яшәми торган хәйләсез бер « кеше булганлыгын, ләкин шулай да төп максатына ирешкәнлеген уй- ® лап, балаларча сөенеп утырды. Табын әзерләнеп бетте. Дания ханым өстәлдәге савытларга күз йөртеп чыкты, бер-ике генә мизгел уңайсызланыбрак торган кебек булды, аннары җәһәт кенә өстәл асты капкачын ачты да аннан бер шешә коньяк, бер шешә «коры» шәраб, зур гына лимон һәм ике гади рюмка чыгарды. — Менә алган идем әле... бәйрәм итмәбезме дип...— дигән булды Дәүләтшина, үсмер кызлар төсле кызарынып. — О-о! — дип, Курмашев хуҗа ханымның бу сүзен хуплап каршы алды.— Дөрес итәсез, югыйсә, грипп эләктерүебез бар. Мәскәү кешеләре кебек! Дәүләтшина сөенеп елмаеп куйды да кунагына пычак бирде. Курмашев үзенә нинди эш кушылганлыгын шундук төшенде, пычак очы белән калай бөкеләрне ачты, шулай да рюмкаларга коньяк кына саласы итте. Башта бераз үзенә агызды, аннары икенчесенә рюмканы яртысыннан арттырып салды да яңадан үзенекенә бераз өстәде. — Ә сезнең банкет ничек соң? — дип сорады ул, хуҗа ханымга рюмка сузып — Гадәттә андый нәрсәнең кайсы ресторанда булачагы, нинди закуска, нинди эчемлекләр куелачагы бер атна алдан билгеле була бит. Беләсезме, диссертация яклау да шактый күңелле, җиңел уза...— Курмашев: «...Сезнеке шикелле булмый»,— дип әйтеп җибәрә язды. — Анысына башым җитмәгән шул. — Әйтүче дә булмадымы? — Булды. Барыбыз берьюлы берәр ресторанга барырбыз да утырырбыз дип уйлаган идек. Булып чыкмады шул. Мин яклау бетү белән тиз генә төшеп киттем дә завхоз бүлмәсенә кереп качтым. «Син бер дә борчылма, хафаланма, теге дә бу» дип, мине юаткан, илтифат күрсәткән булырлар иде, ялгыз калдырмаска тырышырлар иде. — Андый чакта бездә илтифат күрсәтә беләләр инде. — Таралышканнарын көтеп ике сәгать утырганмындыр. Бүгенге кичне ялгызым гына үткәрермен дип уйлаган идем — менә сез килеп чыктыгыз. «Мең дә бер кичә» әкиятендәге кебек! Әйдәгез, эчәбезме? — Әйдәгез. Курмашев тост сымак берәр сүз әйтергә җыенган иде дә хуҗа ханым аны көтеп тормады, кыланчыкланмыйча гына рюмкасыннан коньякны эчеп тә җибәрде. Моңарчы Курмашев белгән хатын-кызлар аракы эчкәч тә ах-ух киләләр, авызларын ачып, кулларына өргәлиләр, аякларын тыпырдаталар, күзләрен йомып, тизрәк су сорый торганнар иде. Шул минутта Курмашев, хуҗа хатын менә хәзер берәр хнкмәт күрсәтер: «Әх!» дип авызын сөрткәли башлар, дип уйлады. Ләкин Дәүләтшина, рюмканы куйгач, ике бармагы белән генә эләктереп бер телем лимон кисәге алды да, ашыкмыйча гына ике ягына да шикәр комы сибеп, лимонны кабып җибәрде. Аннан күрә Курмашев та шулай эшләде: рюмканы эчеп куйгач, лимонга үрелде. Шуннан соң чәй эчәргә керештеләр. Курмашев нәзберекләнеп кенә бәлеш чемченә-чемченә чәй эчте. Бүгенге шушы кичәгә, шушы бүлмәгә бәйләнеше булмаган бөтенләй башка нәрсә турында уйлады ул. Янып беткән учак көлендәге утлы күмергә коры-сары өстәгәндәге кебек, аның күңелендә инде сүрелә башлап та, әле бөтенләй сүнеп җитмәгән күптәнге хатирәләре яңарды. 5 Алтын күл дигәннәре әллә ни зур күл түгел, аркылысы — биш чакрым чамасы, буе — шуннан бераз гына артыграк булыр. Тиз арада зуррак мәйданны тикшерү өчен күл тирәсенә, бер-берсеннән шактый еракта, берьюлы сигез скважина бораулый башладылар. Мастерской, склад, алачыкларны һәм котельный белән конторларны күл буена, кечерәк бер поселок читенә корып куйдылар. Ремонтчылар, геологлар, инженерлар шушы поселокка, бригадалар, буровойларга якынрак булу өчен, тирә-як авылларга урнаштылар. Бригадалар төрле халыктан җыелган иде: болар фронтта сугышырга яраксыз, ләкин госпитальдән чыккач хезмәт армиясенә җибәрелгән кешеләр иде. Буровойда эш авыр булса да, карточкага алты йөз грамм икмәк, маргарин бирәләр. Бораулаучылар, үзара сүз беркеткән кебек, Курмашевның «Кернны әйбәтләбрәк алыгыз, җир астыннан чыгарылган пробаларны тизрәк анализга җибәрегез»,— дип боеруына да, үтенүенә дә игътибар итмиләр, эшләрен ансат кына бетерергә тырышалар. Бораулап та, керн алынмагач, ул скважина нигә кирәк? Эшне төгәлләсәң дә, проба, анализ булмагач, барыбер берни белә алмыйсың! Әгәр Курмашев фронттан гарипләнеп кайткан авыру кеше, зур белгеч яки бик карт бер бабай булса, бораулаучыларны тыңлатуы җиңелрәк тә булыр иде бәлки. Авыр эш эшләп, шуның өстенә туктаусыз күченеп йөреп тәмам йончыган, хәлдән тайган нефтьчеләр япь-яшь, тап-таза бер егетнең акыл-киңәшен тыңлыйлармыни?! Алар ана, бу егет балчык пробалары белән маташканчы, тимер торбалар күтәрешсен иде, дип карыйлар! Бервакыт буровойдан-буровойга күчеп йөрү башланды. Беренчесе — базадан ун чакрым чамасында, Алтын күл буенда ук иде, икенчесе — Кама аръягында, бөек рәссам Шишкин сурәтләгән нарат урманында, өченчесе — Шушма аръягындагы ялан кырда... Базадан бер тарафка йөз чакрым, икенче тарафка тагын йөз чакрым барасың, ә ул елларда такыр шоссе түгел, юньле ат юлы да юк иде! Бу скважиналар Курма- шевка әллә кай еракта, аулак бер төбәктә югалып яткан бик кечкенә бер нокта булып кына тоела, шуңа ул, мин монда салам кибәне эченә төшкән энә кебек югалырмын, максатыма ирешә алмам, дип шикләнә иде. Бервакыт Курмашев бөтен вахтаны яңадан эшләтеп керн алырга кушкач, Зиннәт Шәрифуллин дигән усал телле бер бораулаучы әйтте * аңа: — Бик күп беләсең, бик елгыр да икәнсең, туган. Болай булгач, S бик ерак китәрсең син!— диде. 2 Шәрифуллин гастрит авыруы белән җәфалана, бу буровойларда ел | буе адәм рәтле доктор күрмисең, болай булгач, барып чыгам инде мин, j дип һаман саен зарлана-тиргәнә торган иде. Ул сугыш алдыннан, дәва- “ ланырга дип, Кисловодск санаториясенә барган булган, разведкага туп- 2 туры әнә шуннан килеп эләккән иде. Сугыш башлангач, санаторийны 5 госпиталь иткәннәр, Шәрифуллинны, корал тотарга ярамыйсың дип, хезмәт армиясенә җибәргәннәр, гастритыңны сугыш беткәч дәваларбыз, дигәннәр. Сугыш бетәргә исә бик ерак иде әле. Немецлар Ленинградны ® камап алганнар, Сталинградка якынлашып киләләр, кешеләргә бары с бер генә өмет калган — дошманны җиңеп чыганагыбызга ышану, шул s көнне якынайту өчен көчеңнән килгәнчә тырышып эшләү иде < — Бер дә елгыр түгел. Нәрсә эшләргә тиешле—Тиуны эшләгез. 14 Сугыш вакыты хәзер,—дип, кырыс кына җавап кайтарды Курмашев. л — Әйе шул, сугыш вакыты!—диде Шәрифуллин. Аның авызын алай 4 гына каплый алмассың! Шәрифуллин кычкырынырга ук кереште:— Син S үзеңнең хокукыңны күрсәткәнче, кулыңа әнә лом ал, көрәк ал, торба “• күтәреш, измә изеш. Беләбез без синең ишеләрне!..— дип тезеп китте. s — Булдыра алмас дисеңмени? — Булдыра алсаң — рәхим ит, эшләп күрсәт!.. Курмашев, ачу белән, кулына көрәк тотты, носилка белән балчык ташышты, измә изде, лом белән торбалар күчерде. Торбаны такта басма өстенә китереп салгач, аңа элмәкле тросны кигезде дә, башка бораулаучылар шикелле, әче тавыш белән: «Вира-а-а!» дип кычкырып җибәрде. Көз җитте, яңгырлар ява башлады. Аяк асты былчыранып, балчык измәсенә әйләнде. Курмашев бораулаучылардан берәр кеше белән носилкалап юеш авыр балчык ташыганда аяклары тубыктан былчыракка бата, яка эченә яңгыр суы ага, һәм шул чакта бу эшләрнең барысын ташлап, әллә кая китеп барасы килә иде. Нигә кирәк аңа бу эш, моның өчен ул чиләнергә тиешмени? Курмашев, абына-чайкала, носилка күтәреп бара, шушы авыр, газаплы эш ритмына күнегергә, җайлашырга тырыша. Шәрифуллин әнә чирле була торып та түзә, ә ул сәламәт, таза булып та — эшли алмыймыни?! Вахта беткәндә инде Курмашев тәмам хәлдән тая, шундук урынга авып, баш калкытмыйча йоклыйсы килә. Тик шунысы гаҗәп: мондый минутларда ул әллә нинди кыенлыкларга да карамастан үз эшләрен башкаручы кешеләрнең сүгенүтиргәнүләренә рәнҗемәвен тоя. һәр кешене, һәр бригаданы ул аерым-аерым карамый, ә бәлки дошманны җиңәргә дип кузгалган халыкның олы бер рухи батырлыгын күрә сыман иде. Бу хәл аның үзенең дә рухын үстерә, көчен, түземлеген арттыра иде. Курмашев беркатлы үсмер малай кебек, тырышлыгымны аз сүзле, кырыс йөзле бораулаучылар күрсеннәр иде, мактасыннар иде дип тели, ләкин тегеләре әйтерсең берни абайламыйлар, һаман эш белән мәш- гульләр. Әгәр Курмашев берәр ничек тоткарланып, трос элмәген эләктереп өлгермәсә һәм шул сәбәпле лебедканы туктатырга туры килсә, ■Шәрифуллин усалланып кычкырырга тотына: «Нәрсә йоклап торасың. фәлән-фәсмәтән!>— дип, аның тетмәсен тетә иде. Курмашев та үз дигәненнән чикмәде. Скважиналарны үзе кирәк тапканча гына бораулатты, кешеләр белән каты итеп сөйләшергә өйрәнде, ә Шәрифуллин түземлерәк була башлады,еаны тетеп сүкмәде, кычкырынса да. ачу белән түгел, бәлки яратыбрак, үз итебрәк кычкыра торган булды. Курмашев икенче урынга, Алабуга янына китәргә җыенып, кернны алу белән үк лаборанткаларга җибәрегез, дигәч, Шәрифуллин бөтенләй йомшарып китте. Чөйдә эленеп торган катыклы чиләкне алды да (вахтага чиләк белән катык алып килә иде ул) катыкны, бер кружка тутырып, Курмашевка сузды. — Мә, эч. Бик шәп нәрсә. Аракы эчкәндә бик файдалы Мин инде авыру кеше, аракы эчә алмыйм, ә син яшь, таза әле, менә сынап карарсың,— диде. — Ярый, сынап карармын,— диде Курмашев, буш кружканы кирекайтарып.— Тик сез кернны гына онытмагыз, юкса, бөтен эш бушка тегермән әйләндерү генә булып калыр. Бу скважина янына икенчесе» борауларга туры килер. — Онытмабыз. Нигә ике эш эшләргә? Без сине теш арасына кысып карадык инде. Әйбәт егет икәнсең! —диде Шәрифуллин. Әлбәттә, ул чактагылар хәзер әллә ничек малайлык булып кына тоела. Ил өчен иң авыр, иң куркыныч вакытта Курмашевны фронттан кайтартканнар икән, димәк, аның тикшеренү-эзләнүләрен кирәк дип санаганнар. Ә берәү дә аны астан этеп менгезмәде, өстән тартып алмады, барысына да үз көче белән иреште — моның белән ул һәр вакыт горурлана иде. * * * Хуҗа ханым Курмашевнын каршысында гына чәй эчеп утыра, ва- кыт-вакыт чәче төсле үк коңгырт-сары озын керфекләрен күтәреп кунагына карый, нидер әйтмәкче, ахры, тик карашын яңадан аска төшерә. Әллә хатын-кызга хас оялчанлыгы белән, әллә сүз сөйләп кунакны ялыктырмыйлар дип, ул беренче булып Курмашев сүз башлаганны көтә иде. Дәүләтшина тыныч карашлы, зур күзле икән — күзләре эченнән җылы бер йомшак нур сирпелеп торган кебек. Әгәр әлеге диссертация вакыйгасы булмаса, шул хәл Курмашевның күңеленә шик-шөбһә салып борчып тормаса, кечкенә генә шушы бүлмәдә утырып кич уздыруы искиткеч рәхәт булыр иде. Ни сәбәптәндер ул Дәүләтшинаның диссертация хезмәтен укыгач та күңелендә туган беренче тойгыга күбрәк ышана иде — ул аңа житәр- житмәс белемле бер аспирант итеп кенә карый, шуның өчен ул аның диссертациясен «батырды», ә менә хәзер шул аспирант хатын үз өендә Курмашевны кунак итеп утыра, бу ханым кай ягы беләндер галим профессорлардан өстен дә, тик кай ягы белән, күпмегә өстен—Курмашев монысын тәгаен күз алдына китерә алмый иде. Әлбәттә, аның өстенлеге, иң элек, көндәлек тормыш ваклыкларына кереп батмыйча, үз-үзен аямастан, җитди, зур бер эшкә бирелгән булуында. Тагын бер өстенлеге шул — Дәүләтшиналар буыны тормышны өлкәннәрнең тәҗрибәсенә, акылына таянып башлый, аларның әле алда яшисе гомерләре бар. Яшьләрнең уңышсызлыгы — әле эшнең башы гына, картларның һәр уңышы исә: урын, дәрәҗә, чит илгә чакырылу һәм башкалар—гомернең азагына илтә. Шуннан соң инде яхшысы да, яманы да булмас, фәкать үтеп киткән гомернең сагынычлы хатирәләре генә калыр. Мондый уйлар Курмашевның күңелен күтәрмәде генә түгел, киресенчә, катлаулы авыр сораулары арта гына төште. Ул аларга җавап бирергә теләсә дә, җавап таба алмый. Бәлки, таба алса, җавап бирергә теләмәс? Чөнки ул җаваплар кирәгеннән артык аяусыз булыр кебек иде. Курмашев үзенең инде күптән күңелен ашкындырган хыяллар белән генә яшәүче яшь аспирант түгеллеген белмимени?! Дөрес ансы: ул дәрәҗәле галим, танылган белгеч, ә менә аның көннәре, айлары, еллары ♦ телгә алырга да оялырлык вак-төяк ыгы-зыгы белән, семья низаглары, = квартир гайбәтләре белән, кичә яраксызга чыгарылганны бүген яхшы ™ итеп күрсәтергә тырышкан буш бәхәсләр белән уза. Килешми, оят, « хурлык! > Шуларны башка берәр кеше әйтсә. Курмашевның хәтере калыр, щ бәхәсләшә башлар иде, ә үзе турында ул яхшысын да, яманын да уй- Й лый ала иде. Хәзер әнә шундый уйлар ихтыярына бирелеп киткәч, ул S вак-төяк мәшәкатьләрне сылтау итүе өчен үзен-үзе тиргәп утырды, ник й дисәң, андый мәшәкатьләр аның төп эшенә комачаулый, эшләгән эше- ** нең азлыгын, ирешергә теләгәне белән ирешкәне арасындагы зур аер- ♦ маны күрергә мөмкинлек бирмиләр иде. ш Хуҗа ханымның диванда яткан кечкенә кызы йокы аралаш шыр- ° кылдап көлеп куйды, юрган өстенә салган нәни кулларын селеккәләп s алды да тиз-тиз генә нәрсәдер әйтте. Берәр төрле матур төш күреп ята, °- ахры. J Дания, урыныннан торып, кызының юрганын рәтләде, аннары урындык өстенә газета җәйде дә, туфлиләрен салып, урындыкка оекчан £ гына менеп басты һәм лампочка өстендәге кәгазь абажурны кызының ш күзенә якты төшмәслек итеп җайлап куйды. £ «Каян килгән аңа бу кыз? Ирдә булып кайткан, күрәсең». < Курмашев Дәүләтшинаның, аяк очларына гына басып, абажурны s җайлавын карап торды, үзе теләмәсә дә, хуҗа ханымны — ак челтәр блузкасы аша карасуланып беленеп торган култык астыннан башлап, аяк очларына басып үрелгәч күренеп киткән сыек алсу төстәге юка эчке күлмәк итәгенә, капрон оегын тарттырып куйган каптырмаларына хәтле — күздән кичерергә мәҗбүр булды. Коньяк пары аның башына китте, ахры, Курмашевның чигәләре кызыша башлады. Хуҗа ханымның таза яшь тәне исе аңа таныш кебек тоелды, шушы минутта, ни хикмәттер, бу хатынны сөясе, иркәлисе килде. Дания ипләп кенә урындыктан сикереп төште дә тиз генә юбка итәкләрен төзәткәләде, Курмашевның күз карашыннан аның үзенә карап торганын сизенде булса кирәк — хатын кызарынып китте. — Кызым турында сорамакчы буласызмы?—диде ул җәһәт кенә. — Әйе... Юк. юк.— Курмашев уңайсызланып китте, үзенең дә кызара башлаганын тойды.— Бик сөйкемле кыз. Каян алдыгыз, дигәндәй, э-э-э... әгәр уңайсыз димәсәгез? Курмашев дулкынланып хуҗа ханымның җавабын көтте. Дәүләт- шина гади генә итеп җавап бирде: — Уңайсыз түгел. Әллә мин иремә яраша алмадым, әллә ул артык үзсүзле булды — килешеп яши алмадык. Ир белән тормыш итү алай ансат эш түгел икән, ип элек, үзеңнән бигрәк, аның турында уйларга кирәк. Без хатын-кыз үзебез турында күбрәк уйлауларын, ирек куюларын, бәйсез булуны телибез бит. Берберебезнең тормышын бозып, ел ярым җәфаландык та аерылыштык. Хәзер ул икенчегә өйләнде инде. Минем менә кызым бар. Ярый, боларны куеп торыйк — диде Дәүләт ■шина кырысрак бер тавыш белән — Кешенең үзе алдында аның турында сөйләшмиләр, үзе югында сөйләү — гайбәт була, шулаймы? — Әйе, шулай, — дип, тиз генә килеште Курмашев, Дәүләтшинаның «ык, түзем характерлы булуына исе китте, — әйе, кирәкми шул, — дип «уйды. Вакыт шактый соң инде, сөйләшәсе сүз сөйләшенде, кузгалырга да вакыт, дип уйланды. Әлеге юан апа тыштан караганда гына болай ачык чырайлы булып күренәдер, — түзмәс, иртәгә үк күршеләренә сөйләр: «Минем өйдәшем бер ир ияртеп кайткан иде»,— дияр. Шуннан гайбәт таралыр, ә Дәүләтшинаның тормыш итәсе, кызын үстерәсе бар әле. Бәлки иргә дә чыгып куяр. Мондый хатын, теләсә, чыкмый калмас. Курмашев стаканындагы чәен дә эчеп бетермәде, тиз генә торып, китәргә җыена башлады. Хуҗа ханым кунагының болай капыл кузгалуына гаҗәпләнә калды шикелле, шулай да суз әйтмәде, аңа бүреген, плащын алып бирде, чоланга, аннары ишегалдына озата чыкканда да бер сүз әйтмәде. Ай инде күктәге иң биек ноктасына менеп җиткән, кызу-кызу агылган болытлар, җир өстенә караңгылык пәрдәсе бөркеп, айны каплап алгалыйлар, ә ай ачыклыкка килеп чыкканда тирә-юнь яктырып китә, аяк астына җәйгән ташларга хәтле ялтырап күренә. Дәүләтшина ян капканы үзе ачты, бер мәлгә генә туктады да саубуллашып: «Хушыгыз!» — диде. Курмашев аңа таба борылды һәм шул минутта аның бу яшь ханымны кочып аласы, чәчләреннән сыйпыйсы килде. — Сез инде минем турыда, ир кеше була торып, кичнең кич буе хатын-кыз турында, мәхәббәт турында бер сүз сөйләшмәде дип уйлыйсыздыр, — диде Курмашев, капка төбендә туктап. Кайтып китәргә туры килүен уйлап кызганып куйды. — Нигә? Алай дип уйламыйм. — Әллә мин ул хакта сөйләшә дә алмыйммы? — Юк. Әгәр сез мәхәббәтегезне белдерә башласагыз — чын түгеллеге шундук сизелер иде, ә бернинди хиссез үзеңне хатын-кызга тәкъдим итү — ул иң элек үзеңне, аннары шул хатын-кызны хөрмәт итмәү булыр иде. Шулай түгелме? Курмашев аның бу соравына җавап кайтармады, йөрәгендә кинәт туган әлеге дәртне тыярга, бу уңайсыз хәлдән котылырга тырышты. «Акылыңнан яздыңмы әллә, шайтан коткысына бирелдеңме? Нигә кирәк ул?» — дип, эченнән үз-үзен тиргәде. Тыелып кала алмам, коточкыч ахмаклык эшләрмен дип курыкты. Рәсми, коры бер тавыш белән: «Хушыгыз», — дип саубуллашты да капкадан тиз генә чыгып китте. 6 Өенә ул соң гына кайтып керде. Хатыны Маһирә ханым, ире ишек ачканны ишеткәч, кухняга чыгып, аш әзерләргә кереште. Суыткычтан бер шешә кефир алды, кишер котлетлары җылытты, өстәлгә каймак куйды, аннары чәй пешерде дә иренең каршысына килеп утырды. Ашап утырган иренә карап, хатын өй яңалыкларын сөйләргә тотынды. — Үзебезнекеләргә барып кайттым, — диде Маһирә ханым, тәлинкәгә котлетлар өстәп. — Аша, аша, кишерне яңа гына уган идем, витаминлы. Башта троллейбус белән бардым, аннары — трамвай белән, бер сәгатьтә барып җиттем. Күрәсең, анда да барып кайттым, базарга да кереп чыктым, сине ашатырга да өлгердем!.. Моннан ике ай элек аларның уллары белән киленнәре, өч яшьлек малайларын алып, аерым квартирга күчеп киттеләр. Гомере буе гаилә мәшәкате белән мәш килеп яшәгән Маһирә ханым өйдә ялгыз калуына һич ияләнеп җитә алмый иде әле. Көн буе ялгызлыктан аның эче поша, кич җиткәч исә иренә аш хәзерләргә керешә, аннары аның каршысына килеп утыра да берәр яңалык сөйли башлый. — Бик уңган хатын син! — дип, Курмашев аны мактаган булды. Хатын ишетмәгәнгә салышты, үпкәләгән сыман авыр сулады да: — Ә син килмәден? — дип куйды. — Я, шуннан ни булган? Сәгать алтыда эшемне ташлап шәһәрнең бер башыннан икенче башына сөекле балаларым янына ашыгыйммыни? Ничек яшәгәннәрен карармын, берәр ярдәм кирәкмиме дип сорармын. Кибеткә чыгып кефир алып керермен, буш шешәләрен тапшырырмын, идәннәрен юып чыгарырмын... ф — Нигә алай дисең?! Кирәк булса тапшырырсың да. Бөтенләй чит : кешеләргә дә ярдәм итәләр әле. » Курмашев, хатынының бу сүзенә бер дә исе китмәгән кебек, чәнеч- « ке белән котлетын кадап алып: > — Бәлки икәүләп Маркизларын һавага чыгарып та йөртербез?— 1 диде. ' S — Йөртербез шул. Табылсын гына иде, бичара... g Маркиз дигәннәре гади бер эт иде. Сумала төсле чем-кара йонлы, £ бик матур ак тәпиле, биеклеккә зур дог чаклы бар, әшәке гадәтләре ** белән исә гади урам этенә охшаган иде. Ул этне малайлары, бер айлык ♦ эш хакы чамасы акча биреп, кулдан сатып алган иде. Маркиз — бик ■ акыллы эт ул, күз карашыңнан ук бөтенесен аңлап-сизеп тора, дип ° мактый иде. Чыннан да Маркиз гаҗәп сизгер бер эт иде, үзе өчен түләгән акча бәһасенә торырлык иде. Эт үзенең хуҗасы кем икәнен монда килгәч * үк сизеп алды, өйдә Аликны гына тыңлый иде, — Алик аны ауга алып чыга, дачага алып бара, — Курмашевка исә Маркиз, аны санламаган * шикелле, илтифат та итми, аның каравы, Маһирә ханымны, мыскылла- и ган кебек, аптыратып бетерә иде. £ Төш җитәрәк Маһирә ханым аш пешерергә керештеме, эт, шуны гы- < на көтеп торган кебек, коридор идәненә шып-шып басып кухняга килеп я җитә дә бер күзе белән, керфеген дә какмыйча, хуҗа хатынга карый, икенчесе белән «әйдә, киттек!» дигән шикелле ишеккә ымлый. — Ай, аллам!.. — дип, Маһирә ханым алъяпкычын салып, сызганган җиңнәрен кире төшерә дә тиз-тиз генә этнең муенына каешын тага. Бичара Маһирә ханым! Гомере буе квартирында хайван асрамаган, хәтта мәчедән дә җирәнгән бер кеше — әнә нишләргә тиеш бит! Ул өйдәге бетмәстөкәнмәс эшләрне эшли-эшли тупасланып, яргаланып беткән кулларын тиз-тиз генә сөртә дә Маркизны тышка алып чыгып китә. Курмашев, хатынының әнә шул әрсез эт белән җәфалануын күреп, аны кызгана, йөрәге әрни иде. Маһирә ханым әнә шулай Маркизны тышта йөртә: эт туктап йомышын башкара торган һәр куак төбен белә, «Маркиз, әйдә монда. Хәзер монда. Яхшы, молодей», дип, үзе аны кирәк җиргә әйди. Курмашев, көләргә дә, еларга да белмичә, аларны тәрәзәдән карап тора. Курмашев хатыныннан, уллары янына барып, Маркизны һавада йөртмәбезме? — дип сорагач, Маһирә ханым иренең үзеннән көлүен аңлады, кашларын җыерды. — Нигә йөртмәскә?! Чит кеше эте түгел ич — үзебезнеке... — диде. — Мин йөртмәячәкмен. — Йөртерсең... — Юк... — Йөртерсең... Курмашев үзе әнә шулай хатыны белән тиргәшеп, малае турында, эт турында сөйләнеп утыра, ә үзенең күңеле, уйлары һаман да шәһәр читендәге теге кечкенә бүлмәле фатир эчендә иде. Кызык инде бу дөнья, нинди генә кешеләре юк аның! Берәүләр яхшы мебель, автомобиль дип хыялланып яши, көне вак-төяк тормыш ыгы-зыгысы белән үтә, икенче берәүләр бирегә башкалар аңламый торган бүтән дөньядан килгән шикелле, аларның тормышы да бөтенләй башка, хыялдагы дөнья шикелле. Иренең үзсүзлеге Маһирә ханымның ачуын китерде, күрәсең. Аның аш өчен рәхмәт әйткәнен көтеп тормады, савыт-сабаны шалтыр-шолтыр китереп раковинага ташлады да, аларны юмыйча, өсләренә газета тына каплап, йокларга китте. «Концерт ясадык. Бер-беребезнең нервыларын кайрадык!..» — дип куйды күңеленнән Курмашев, бүгенге кичнең азагы күңелсез бетүен уйлап кухняда шактый озак утырды. — Болай кирәк түгел иде лә! — дип, һаман үз-үзен битәрләде. — Ә ничек кирәк иде соң? Үз сүзеңне ■бирмәсәң — хатынны җәберләү була, ул теләгәнчә эшләсәң — үзеңә начар». Ул ничек итәргә тиешлеген ачыклап өлгергәнче, хатыны йокы бүлмәсеннән мендәр, юрг,ан һәм җәймәләр күтәреп чыгып, иренең кабинетына кереп китте. «Болай булгач, бүген аның яныннан ераграк булу яхшырак — зарын-үпкәсен олавы белән чыгарып аударачак». Маһирә ханым, чәчләрен бигүди белән бөтергән, импортный нәфис эчке күлмәк кигән килеш, арлы-бирле йөргәләде дә, яхшы бикләнгәнме дип, тышкы ишекне тартып карады, аннары кухняга килеп керде. Кур- машевны юри үртәгән шикелле, газ краннарын бер ачып, бер ябып маташты. «Минем ачуны китерергә тырыша,—дип уйлады Курмашев, хатынын күз чите белән генә күзәткәләп.—Кара син аны: пляжда йөримени!» Хатынының буй-сыны чыннан да әле шактый зифа, тәненең тазалыгы, аклыгы импорт гарнитур аша да сизелеп-беленеп тора. Әгәр аның чәчләре коелып, сирәкләнеп калмаган булса, Маһирә ханымны илле тирәсендәге хатын дип һич әйтә алмассың. Курмашев беренче тапкыр аның аякларына игътибар итте: хатынының аяклары кыска, юан; тубык турысыннан ук башлап озын, сирәк кара төк үскән; таза, йомры кулбашларына коңгырт сипкел бөртекләре чыккан. Боларны моңарчы бер дә искәрмәде микәнни Курмашев?!. Маһирә ханымның әллә нинди кремнәр сөртеп тә яшәрми торган сулган йөзе, бигүдигә бөтереп тә матурланмый торган йолкыш чәчләре, симез кулбашлары, яратышканда да, ачуланышканда да акыл уяулыгын җуймый торган бер кыяфәте Курмашевка никадәр күңел кайтаргыч булып тоелганын хатыны сизсә-белсә икән! Курмашев, бу уйларымны хатын үзе сизмәгәе, дип, эчтән сискәнеп куйды да башын читкә борды. —■ Чишенгәч, бөтенләй чишенәсең калган!—дип чәнчеп әйтеп куйды ул.— Миннән уңайсызланмаска да мөмкинме? Мин ир заты түгелме? Бу сүзләрдәй соң Маһирә ханымның чыраена зәһәр ачу чыкты, елап җибәрергә җыенгандай, иреннәре тартыша башлады. — Ир заты булсаң—карама, артың белән борылып утыр! Мине күргәнең юкмы әллә?! «И алла, шушы хатынны мин кайчандыр үлеп яраттым микәнни, роза чәчкәсе шикелле итеп телеп апельсиннар ашаттым микәнни, дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк, дип уйлап йөрдем микәнни?» — дип пошынып уйланды Курмашев. Аны бик тиз генә яратып китеп, өйләнүен, гомер итә башлауларын бүгенгедәй күз алдына китерде. 7 Алтын кул промыселендагы беренче скважиналарда эшләүче бораулаучылар Курмашевны интектергән кебек, Курмашев үзе дә анализ ясаучы лаборант кызларны аптыратып бетерә иде. ТузЬш, ямьшәеп беткән күн итеген киеп, өсте^башы тәмам таушалган бер кыяфәттә, ул ай азагында базага кайтып төшә дә тәүлекләр буе чыкмыйча лабо- раториядә ята. Моңарчы әле нефтьле урынга туры килә алмадылар, ике скважина коры булып чыкты; күпме тырышлык, вакыт әрәм булды, ләкин башка урыннардан алган анализлар өметле, күңелне сөендерерлек иде. Озакламый нефть булачак. Тырышлык янына бераз бәхет дигән нәрсә дә өстәлсә — җир астыннан фонтан атачак! Атар микән соң? Курмашев көн-төн приборлар белән мәш килә, ♦ лаборант кызлардан тәүлегенә уникешәр сәгать керн анализлата. ? Кызлар аның нәрсә таләп иткәнен аңламыйлар, Курмашев исә аларнц £ булдыксызлар дип тирги. « Лаборантлар күп түгел — якын-тирә авыллардан җыйналган яшь’Т кенә бишалты кыз. Курмашев аларны көч-хәл белән дигәндәй иң га- ы ди химик һәм физик анализ хикмәтләренә өйрәтте. Ул аларның берсенә Й дә арадан аерып артык мөнәсәбәт күрсәтми, берәрсе белән якыннанрак =• танышу теләге бөтенләй юк, мондый чакта эшкә кагылышы булмаган £ нәрсә белән мавыгу кирәксез, чит бер шөгыль булып тоела иде. ** Билгеле инде, лаборант кызлар да аның мөнәсәбәтенә күрә үзлә- ренчә мөнәсәбәт күрсәтәләр: ул барында артык сөйләшмиләр, эш белән шөгыльләнгән булып кыланалар, Курмашевка яулык астыннан куркып кына күз салалар. Шуңа күрә бу кызлар Курмашевка барысы да бертөсле— вакытыннан иртә картая, сула башлаган кызыксыз кыяфәтле сыман күренәләр иде. Бервакыт ул лабораториядә кызларның җырлаганын ишетте. Ул көнне Курмашевиың ерактагы буровойдан кайтып килеше иде, озын барак коридоры буйлап конторга җиткәч, лаборатория ишеген ачыйм дигәндә генә җырлаган тавыш ишетте... Курмашев матур җырлаучыларны ярата, җыр хисенә бирелмичә, кыланчыкланып кына җырлаучы түгел, бәлки ихлас күңелдән җырлыйсы килеп җырлаучыларны ярата иде. Ул, тоткага кулын куйгач, ишекне ачыйм дигәндә генә абайлап алды: әгәр хәзер ул бүлмәгә килеп керсә, кызлар, галим начальникларыннан уңайсызланып, җырлаудан туктаячаклар. Аның алдында җырлыймы соң инде алар! Курмашев, җырга сокланып, кулын ишек тоткасыннан алды да тыңлап тора башлады, җыр моңына бирелеп, гади кеше тавышының сафлыгына, тылсымлы көченә исе китеп, ишек төбендә шактый озак басып торды. Ә лабораториядә җыр кызганнан-кыза бара иде: моңлы җырны җиңел, шаян җыр алмаштырды, аннары яңадан моңлы, озын көй сузып, кызның сөйгән егетен сугышка озатуы, аның исәнсау әйләнеп кайтуын көтүе турында җырларга керештеләр. Моннан соң инде Курмашев лабораториягә тиктомалдан йомышсыз кереп йөрүдән тыелды, ишек төбендә туктап кына кызларның сагышлы җырын тыңлый торган булды. Мондый минутларда аның ничектер күңеле йомшарып китә, үзүзеиә ышанычы арта, үзенә йөкләнгән эшне башкарып»чыгасына шикләнми, тик мәлҗерәп төшмәскә, эшләргә дә эшләргә кирәк, монда, тылда да, атыш-үтереш булмаса да, шул ук сугыш, шул ук алгы сызык, дип уйлый. Тик көннәрдән бер көнне әлеге җыр юкка чыкты. Дөресен әйткәндә, бөтенләй үк юкка чыкмады, лабораториядә кызлар һаман җырлыйлар, тик аларның җыры ничектер күңел кылларын чиртми, моң үсеп- көчәсп җитмәстән сүнеп-сүрелеп кала иде. — Ник җырламыйсыз? Әллә күңелсезме? — дип сорады Курмашев кызлардан. — Булдырып булмый. Иң баш җырчыбыз юк,— дип җавап бирде өлкән лаборантка. — Эштән киттеме әллә? — Авырып китте. Үпкәсенә салкын тидергән, йөткерә башлады. — Бүлмәгездә җил уйныймы әллә? Алай дисәң, тәрәзәләрегез ябыштырылган ич. МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ — Монда түгел, җәяүләп керн алырга барган иде, буранга эләгеп, бик каты туңган. Больниска салдылар. Хәле әйбәтләнә инде, озакламый тазарып чыгачак. ‘ — Нигә буранда йөрергә инде? Нигә хаҗәт ул кадәр? — диде Кур- машев, җилкәсен сикертеп. Ул әлеге авырып киткән кызны күз алдына китерергә тырышты, тик аның нечкә, саф, көчле тавышын гына хәтерләде. Атна буе нишләргә белмичә борчылып йөрде дә якшәмбе көнне иртүк базарга китте, өч кисәк шикәр, бер бөтен такта чәй сатып алды. Аннары, һич уйламаган җирдән, күзенә кызгылт-сары зур гына апелсин чалынды — бер атналык икмәк карточкасына алмаштырып шул апельсинны да алды... Больница бер катлы агач йортка урнашкан, эчтән такта белән урталай бүлеп, бер ягын ирләрнеке, икенче ягын хатын-кызларныкы иткәннәр. Курмашев, рөхсәт сорап, хатын-кызлар ягына килеп кергәч тә тәрәзә кырыеннан башлап тиз-тиз генә койкаларга күз йөртеп чыкты. Палата эче тып-тын: авырулар барысы да гаҗәпләнеп ана төбәлгәннәр, каян килгән бу кадәр яшь, чибәр, таза егет? — дип уйладылар булса кирәк. Авырулар арасыннан үзенә кирәк кызны таба алмыйча чыгарга җыенганда гына Курмашев арадан берәүнең үзенә текәлеп караганын тонды. Әйләнеп караса, ишек янындагы иң кырый койкада үзенең лаборант кызын күрде. Кыз Курмашевны болай бөтенләй көтмәгәндә больницага килеп керер дип уйламаган иде, ахры — битләре кызарып китте, күзен кыса төште, керфекләре тетрәнеп куйды. Палатада буш урындыклар юк икән, шуңа күрә Курмашев, каты, авыр матрасның кырыен күтәрә төшеп, койка читенә утырды. Лаборант кыз одеялын тиз генә иягенә хәтле тартып куйды. Әйтерсең Курмашев аның одеялын алып китәргә җыена! Курмашев ни сорашырга, сүзне нидән башларга белмичә бераз каушабрак калды, шулай да үзен бик тиз кулга алды, шикәр белән чәйне тумбочкага куйды да апельсинны кызга сузды. — Мә, тот, сиңа бу! Моны ашасаң — бернинди сырхавың калмас, — диде. Билгеле инде, бөтен палатаның күзе аларда иде. Кыз моңарчы бер тапкыр да рәтләп сөйләшкәне булмаган ир кешедән мондый илтифат көтмәгән иде, күрәсең — бик уңайсызланды, битләренә сизелер- сизелмәс алсу таплар йөгерде. Курмашев ана апельсин сузган, кыз: тынына рәхмәт укып: «Чын йорт хуҗасы!» — дип уйлап куя, шундый булдыклы тормыш иптәше туры килүенә сөенеп бетә алмый иде. Маһирә ханым бары тик ире тормышы белән генә яши, башканы бар дип “ тә белми иде. с Ләкин еллар үтү белән Маһирә ханым үзгәрде, безнең гомер узды - инде дип карый торган булды, элек нинди зур тырышлык белән ире- < нең күңелен күргән, теләген үтәгән булса, хәзер әллә нинди юк сәбәпп ләр табып аны борчый, мәшәкатьли башлады: әле кибеткә барып кан- л тырга куша, әле танышларына кунакка алып китә, базарга ияртеп бара. Шулай итеп, Курмашевның көннәре, айлары бөтен гомерен ба- “ тышлаган эшенә бернинди бәйләнеше булмаган вактөяк тормыш мә- ъ шәкатьләре белән тула. 5 Ул хатынының әнә шундый бәйләнүләреннән, кешеләр алдында ’ тату, әйбәт яшәгән булып күренергә тырышуларыннан тәмам туйса да, берни хәл кыла алмый, ихтыярыннан тыш, тормыш агымы аны үзе белән ияртеп агызып бара, бер урында туктап торырга ирек бирми иде. Ул элеккечә күп эшли, хәтта бәйрәм, ял көннәрен дә шуңа багышлый, күбесенчә кич утырып эшли, тик шулай да элекке кебек ашкынып, дәртләнеп, бирелеп эшләү юк шул инде. ... Ә менә бүген хәл башкача булды, үзе дә көтмәгәндә, анарда ниндидер бер каршылык көче туды, әллә ни зур нәрсәгә ирешмәсә дә, хатынына баш бирмәвенә, үз сүзендә торуына горурланды. Маһирә ханым юылмаган савыт-сабаны ачу белән раковинага катырак ташла- гаен саен, Курмашевның да, хатыны әйткәнчә түгел, бәлки үз күңеле кушканча эшләргә теләве көчәя генә барды. Менә хикмәт: күңел дигәнең бик аздан да үсеп китә икән! Кечкенә генә, юк кына бер эштән дә үзен биек тау түбәсенә менгән кебек хис итте. Ачуы кузгалган Маһирә ханым, эчке күлмәктән генә килеш, кабинетка мендәр, юрган, җәймәләр кертеп ташлагач, Курмашев бүген хатынының ачуы кайтмаячагын, ялгызы гына иске каты диванда йокларга туры киләчәген төшенде. Хатыны үпкәләсә үпкәләр! Бу хәлгә Курмашевның җаны борчылмый, киресенчә, тынычлана гына бара иде. 8 Курмашев гадәттә тиз генә йоклап китә алмый иде. Башка көннәрне ул, йокыга киткәнче, ашыкмыйча гына берәр нәрсә турында уйланып ята, бүген исә уйларының бер дә рәте-чираты булмады, күңеленә әле бер уй, әле икенче, әле өченчесе килеп керде. Бүген ул уйла- маганда-көтмәгәндә күңелендә туган яңа кичерешләрен аныкларга тырышты, гадәттәге җан тынычлыгы югалуына пошынып ятты, үзен көчләп булса да, Дәүләтшина белән булган хәлне онытырга тырышты. Әлеге диссертациягә хәтле аның тормышында аңлашылмаслык, четерекле бер нәрсә дә юк иде. Кыенлыклар элек тә булгаламады түгел — ансыз тормыш буламыни?! — ләкин иң мөһиме шул: төп мәсьәләдә ул үзен хаклы дип саный иде. Әлбәттә, егерме ел буена инде аның ачышына күнегеп, гадәтләнеп беттеләр, ләкин, бүгенге «кара алтын» шәһәрләре Курмашев катнашыннан башка гына барлыкка килде, дип әйтергә кемнең намусы җитәр? Киләчәктә, яңа техник шартлар тугач, ул тапкан ысулны төзәтәчәкләрен, хәтта бөтенләй юкка чыгарулары ихтималын да белә, әмма бу кадәр үк тиз булыр дип уйламый иде. Шәһәр манарасындагы сәгать шаң-шоң итеп сугарга кереште. Сәгать суккан саен манара ташлары алланып янып китә һәм бүлмә эченә дә алсу шәүләләр төшә. Курмашев шул манара утының алсу шәүләсе нинди мизгелдә бүлмә эченә төшүен чамаларга тырышып ятты, һәм чамасы гел соңгарак калды. Шуңа аның ачуы килде, һаман тынычлана алмады. Ахыр чиктә, сабыры бетеп, урыныннан торды да тәрәзә каршына килде, манарадагы сәгатькә карап, ташларның яңадан яктыруын көтә башлады. Ләкин сәгать инде сугудан туктаган иде, күрәсең — манарадагы алсу утлар кабынмады. Курмашев, ачуы килеп, авыз эченнән генә тиргәнеп куйды һәм шунда үзенең Дания Дәүләтшинаны уйлаганлыгын искәрде. Хәзер инде ул Дәүләтшина турында кичен урамнан бергә барганда, аның бүлмәсендә икәү чәй эчеп утырганда һәм капка төбенә озата чыккан чактагыча уйламый, бәлки саф акыл белән аңа соклана, аны гел яхшы итеп кенә күрә иде. Курмашев бу уйларын икърар итәргә теләми, әмма Дәүләтшинадан көнләшкәнлеген, бүген диссертациясен яклый алмаган яшь аспирант хатын урынында улым Алик булса иде, дип теләгәнен сизә. Юк, ул улының кемнәрнеңдер ярдәме белән этә-төртә дигәндәй диссертация яклавын теләми, ул да Дәүләтшина шикелле яклый алмасын, беренче булып әтисе каршы чыксын. Барыннан да бигрәге — аның улында да Дания Дәүләтшина характеры булсын иде, ни өчен, нинди максат хакына яшәгәнен белсен иде. Уйланырлык та шул: икесе дә бер яшьтә, сугыштан соң туып үскәннәр, бер үк вакытта укыганнар, ә бер-берсенә тамчы да охшамаганнар. Күк белән җир аермасы кебек! Курмашевның улы турында гел яхшыны гына уйлыйсы килә, ә хәтер дигәнең, үч иткән кебек, гел начарны гына искә төшерә иде. Уллары Алик өйгә Маркизны алып кайткач, зур гына тавыш булып алды. Алар арасында вак-төяк ачуланышу элек тә булгалый торган иде, ләкин бу юлы сүз шактый зурдан купты. — Беләсеңме, әти, мин үзем кешеләрне өч төргә бүләм, — диде Алик. — Кызык. Я, нинди өч төр ул? — Беренчеләре — иң күп эшләүчеләр һәм, гаҗәпкә каршы, иң бәхетсез кешеләр. Алар бервакытта да канәгать-риза түгелләр, үз-үзлә- рен азаплыйлар, интектерәләр, күпме эшләсәләр дә, һаман аз, һаман аз, диләр. Шулаймы? — Я, шулай булсын. Тагын? — Икенчеләре гомум мохит эчендә аерылып тормыйлар, алар — масса, алар—титаннарны җилкәләре белән күтәреп торучы таш кантары. Болары иң гади, иң аз нәрсәдән дә бәхет таба беләләр. — Өченче төре кемнәр инде? — дип сорады Курмашев, улының үзен кайсы төргә кертүен белергә тырышып. — Өченчеләре — эчкече, алдакчы кешеләр, зур караклар, карьеристлар, тагы әллә кемнәр!.. — Үзең кайсы төргә керәсең инде син? — Минме?.. Икенче төргә керәм бугай. Мин беренчеләр дәрәҗәсенә күтәрелә алмыйм, анда омтылмыйм да, сәләтем дә җитәрлек түгел, ә гомум масса арасына сыям. Иң кирәге — башкалардан аерылып то- ♦ рырга тырышмау: бик алга да чыкма, артка да калма. Этсәләр-төрт- = сәләр — егылабыз, торгызсалар — атлап китәбез! — Син үзеңне икенче төрдән өченчегә якынрак дип уйламыйсыңмы5 jf — Юк, уйламыйм... Курмашев бу сүзгә улының ачуы килер дә бүтән сөйләшмәс дип 2 уйлаган иде, ләкин Алик, берни булмаган кебек, сүзен дәвам итте: * — Мин бит, әти, синең нәрсәгә азапланганыңны күреп торам. Мин 5 күктәге йолдызга үрелмим, башкалардан алгарак атылып чыгарга Я омтылмыйм. Нигә кирәк? Мин эшемә соңга калмыйм, исерекләр айныткычына да эләкмим. Минем тормыш графигым шул: эшләгәннән соң— ♦ әйбәтләп ял итү, ял иткәннән соң — кирәк кадәренчә эшләү. и — Эшләүгә караганда яхшырак ял итәсең син. — Мине эгоист димәкче буласыңмы? — Әйе. °- — Бәлки шулайдыр. Әни белән сез икегез эгоистлар түгелмени? * Институт бетергәннән соң нигә мине Норильскига җибәрмәдегез? Миңа яхшылык теләгәнгәме? Үзегез өчен ул! Кадерле балакаебыз салкын £ төньякта ни хәлдә яши икән, туңмый микән, җиләк-җимеш ашый ми- w кән? — дип борчылып торган булыр идегез. Мине эшкә билгеләгән “ вакытта начальство тирәсендә ничек йөргәнеңне хәтерлисенме? Инсти- < тут завхозыннан башлап, ректорга кадәр барып җиттең. Төньякта мин s бәлки бернигә торгысыз начар белгеч тә, чыдамсыз кеше дә булырмын, ләкин ул профессор Курмашев малаена биргән бәя түгел, үземә биргән бәя булыр иде. Мин өйләнгәч, нигә сез безгә частный квартирга чыгарга рөхсәт итмәдегез? «Юк, юк, безнең белән торыгыз, безнең күп яшисе калмаган инде!» — дидегез. Алик әтисен үртәргә тырышып сөйләнә иде. Курмашев аның тавышыннан шул кадәр усал, мыскыллы көлү сизеп, коты очты. Шушындый усаллыкның тамчысы гына булса да аңа алардан — әти-әнисеннән күчте микән соң? Курмашев аңа: «Җитте, тукта!» — дип кычкырырга теләде, шулай да тыелып калды, чөнки малаеның ниндилеген күреп торуы аңа бик кызык иде: Курмашев бит аны дөньяга тудырып кына калмаган, кеше итүгә дә катнашкан. Ул малаеның сүзләрен тыңлап торганда гадәтенчә һәр җөмләсен мәгънәсе буенча киштәләргә сала бардр: фактларын бер якка, фикерләрен икенче якка аерды. Улының сүзләрендә дөреслек барын сизсә дә, аны икърар итәргә дә. кире кагарга да теләмәде. Шул вакыт бүлмәгә нечкә буйлы, юка гына гәүдәле киленнәре килеп керде. Ул алдан да, арттан да бер җыерчыксыз булып тартылып торган чалбар кигән иде. Килен аларның сөйләшкәнен ишек артында тыңлап торган, күрәсең, моның өчен бер дә уңайсызланмыйча, гафу да үтенмичә, ирен якларга тотынды — Әлбәттә, без монда квартирант хәлендә яшибез! Теге вакытта частныйга чыккан булсак, хәзер үзебезгә квартир биргән булырлар иде. Курмашев: — Ник китмәдегез соң, әти-әни квартирына ышанып калдыгызмы?— дип башлаган иде дә, кулын гына селекте. — Яхшы, квартирны бүлербез. Безгә ике бүлмә, сезгә — ике, юк, сезгә өч бүлмә бирербез, үзегез теләгәнчә яшәрсез, әтиәнидән башка гына! — Менә син тагын үзенчә «яхшырак булсын» дип тырышасың инде. Башкаларның андый «яхшылыкка» ирешергә хәленнән килмимени? Малаеның бик нык ачуы килгән, сырт йоннары кабарган иде — менә хәзер усал сүзләр әйтеп чәнчә-чага башлар дип торганда, ул кинәт үзгәреп куйды — җилкәләрен салындырды да, исе китмәгәндәй кул селтәп: — Әй, теләсәгез ничек итегез! Безгә барыбер... — диде. ...Курмашев хәзер, ата кеше буларак, улы турында уңай яктан гына уйларга тырышты. Улы Аликта яхшы сыйфатлар бар иде бит, тик хәтергә генә килми, шайтан алгыры. Ә хәзер, аның ихтыярыннан тыш, малаеның телгә алып сөйләү түгел, хәтердә сакларга да оят булган начар яклары гына искә төшә иде. Теге сәгатьнең инде яңадан сукканы ишетелмәде, әле вакыты җитми иде, күрәсең, манарада кызыл ут та кабынмый иде. Курмашев, сәгатьнең механизмына бер-бер хәл булгандыр: я туктагандыр, я башка берәр сәбәптер, дип уйлады. Үз фаразына үзе ышанып, сабый бала кебек, тынычлана калды, үзе өчен хәзер һәр мизгел — бер сәгать, һәр сәгать — бер көн булып тоелганлыгын уена китермәде. йокысызлыктан тәмам алҗыгач, ул йокы бүлмәсенә кереп, андагы трельяж тартмасыннан элениум таблеткасы алып йотарга уйлады. Әмма ул бүлмәгә керергә күңеле тартмады. Хатынының йокламаган- лыгын, ана ачу саклап ятканын ул тәгаен белә иде, шуңа күрә, кухнядагы аптека тартмасында әрем суы барлыгы исенә төшкәч, шуның белән генә канәгатьләнергә булды Ярамаганмыни? Башка дарулар шикелле, бу да әче бер нәрсә бит! Маһирә ханым иң яхшы даруларны аптека белгечләре түгел, ә табигать үзе ясый дип ышана, тик төрле тамыр, яфракларны иренмичә вакытында җыярга гына кирәк, аннары кешеләргә поликлиникаларның, докторларның кирәге дә калмый. Врачлар авыруларга аптекада үлән яфракларыннан, үлән тамырларыннан ясалган шул ук даруларны язып бирәләр ләбаса, дип уйлый ул. Беренче язгы җылы көннәр җитү белән Маһирә ханым урманнарга бара башлый, Зөя, Мишә, Идел буендагы болыннарга хәтле барып чыга. Көз җиткәнче әнә шулай өй белән ике арада мәш килә. Кар төшү белән нарат җиләге яфраклары җыя, ә август кергәч, шуның җимешләрен җыеп кайта, кычыткан, яшь юкә бөреләре хәзерләп куя, әллә ничә төрле әрем һәм әрекмән киптерә... Өйдәгеләрпең берәрсе төчкерә, аппетитым юк, башым авырта, дип зарлана башладымы — Маһирә ханым шундук даруын күтәреп килеп тә җитә. Аппетитың булмаса, алой суы бирә, йокысызлыктан интексәң, әрем суы эчертә, баш пеләшләнгәннән әрекмән тәкъдим итә... Гомумән, йөзләгән дәва белә ул. . Маһирә ханымның табиплык сәләтен шәһәрдә байтак кеше белә иде, күрәсең, аның төрле авыру, дарулар турында туктаусыз сөйләшә торган танышлары бик күп иде. Курмашев өйдәге кабинетында эшләп утырганда кайвакыт аларның кешедәге төрле авыру-чир турында сөйләшүләрен ишетә дә, минем хатын бу кешеләр өчен бик зур авторитет булса кирәк, дип уйлап куя. Өйдә әледән-әле телефон шалтырап, сары мәтрүшкәне ничек кайнатырга, йоклар алдыннан кайнар сөт белән балны күпме эчәргә, буйга узмас өчен горчичникны кай төшкә куярга? дип сорыйлар. Беркөнне Курмашев кухняда хатыннарның сөйләшүләренә колак салды: алар ирләрнең рәте китүе мәсьәләсен тикшерәләр, олыгаю ягын гына түгел, ирләр белән хатыннар арасындагы характер, психика үзгәлеген дә шактый нечкәләп сөйләшәләр иде. Төскә-биткә әле ярыйсы гына яшь чырайлы бер хатын Маһирә ханымга, ирем белән торуыбыз- ныц рәте китте әле, дип зарланып утыра иде. Ире диванда аерым йокларга гадәтләнеп бара икән. — Син аңа суган күбрәк ашат, суган!-. Менә күрерсең — диванын бик тиз онытыр! — Онытмас! Мин аны диванында юри йоклатып саргайтам әле! Аларның сөйләшүен тыңлап торганда Курмашевның эче катып кө- ♦ ләсе килде, шулай да тыелды, үзен сиздермәде. Кунак хатын киткән- ; нән соң инде, ул үз хатынына шелтә белән әйтә куйды: — Карале, нигә син кешеләрне ялгыш эшкә үгетлисең? Бәлки врач- « ка, белгечкә күренергә кирәктер аларга... " Маһирә ханымның бу сүзгә хәтере калды, битләре тимгелләнеп кы1 зарып китте. Ул, ачу белән иреннәрен кысып, үлән дарулары саклана * торган шкафын ачты да аннан калын гына китап алып: — Син генә белдекле инде, синең генә башың акыллы! Беләсеңме □ жир йөзендә ничә төрле үлән бар? — дип сорады. — Мин бит ботаник түгел. Бик күптер. ф — Нервы тынычландыра торганы — йөз дә биш, авыртуны баса а торганы — ике йөз дә унсигез, эчне йомшарта торганы йөз дә кырык о алты, бәвел куа торганы — ике йөз дә кырык ике, баш авыртканнан — “ алтмыш өч... Санап бетерә торган түгел!.. £ Маһирә ханым, китабына карамыйча гына, кирәкле битне ачты да: < — Менә, мә, укы! Тиктомалга гына язмаганиардыр моны, — дип, m китапны иренә сузды. Курмашев китапны кулына алып, тиражын, кайда басылганлыгын, бәясен карады, китапның Мәскәүдә чыкканлыгына игътибар итте, -> авторы — гыйльми дәрәжәле кеше икән, рәсемнәр, төрле таблицалар < белән, бик әйбәт итеп җитмеш мең данә чыгарганнар. Бәясе дә ярый- г сы — өч сум. Хатынының күңелен күрер өчен, ул иҗекләп диярлек: «Яшел суган зәңгелә авыруыннан һәм импотенциядән файдалы» дигән сүзләрне кычкырып укыды да: — Җиңелдем, җиңелдем, син — молодец! — диде. — Молодец, имеш!—дигән булды Маһирә ханым һәм, җай чыкканнан файдаланып, иренә суктырып әйтте: — Суган ашау сиңа да зарар итмәс иде!.. Курмашев, кухняга чыгып, әче әрем суын бер тапкыр эчте, аннары тагын бер эчте, өченче тапкыр салмакчы иде дә, ике дозаның файдасы тимәсә, өченчесеннән файда булмас дип, артыгын эчмәскә уйлады. Дөрес чамалаган икән шул! Әрем суы эчкәнгә карап, күзгә йокы төшмәде. Курмашев, каты диванда әле бер ягына, әле икенче ягына әйләнгәләп, ничәнче тапкыр инде эшендәге кәйсезлекләр, бүгенге теге ни... теге... кем әле... Дания Дәүләтшинаның диссертациясе үтмәве турында уйланды... Кызык: шушы минутта ни уйлый икән ул хатын? Йоклыймы, диссертациясен яклый алмавы өчен борчылып-ут йотып ятамы, әллә Курмашев белән икәү урам буйлап атлауларын, чәй, коньяк эчүләрен күз алдына китереп уйланып ятамы?.. Табигать дигәннәре кешеләрне ике төргә бүлеп дөрес эшли микән? Берәүләр вак-төяк дөнья мәшәкатьләрен яратмыйлар, матди як белән һич яраша алмый торган югары хыяллар белән яшиләр. Дөньяны үз җилкәләрендә күтәреп торучы титаннар түгел, бәлки вак пнгмейләр яшәү рәхәтен күбрәк татый. Алар башка кешеләр өчен үзләреннән берни дә бирмиләр, киресенчә, үзләренә күбрәк алырга тырышалар. Мо- цартны ярлылар зиратына җирләгәннәр. Мусоргскийны, гади бер денщик дип, солдат больницасында дәвалаганнар Тукай сасы бер кунакханәдә чахоткадан авырып үлгән... Левитан, Крамской, Рембрандтлар тормышларында нинди рәхәт күргәннәр? Алар искиткеч сәнгать җәүһәрләре иҗат итеп калдырган, кешеләр ул җәүһәрләрнең бәһасен бср- кайчан да кайтарып бетерә алмаячаклар, ә алар фәкыйрьлектә үлгәннәр, торыр йортлары, ашар ризыклары булмаган. Оят-хурлык бит! _ Курмашев мондый мисалларны тагы да китерә алган булыр иде дә, уйлары артык читкә китүен абайлап: «Кая барып чыктың әле? Бөек кешеләр белән нинди уртаклыгың бар синең? Гадилек, тыйнаклыкка омтылуыңмы, башкалар хакына үзүзеңне корбан итәргә тырышуыңмы? Хыял-теләкләр генә бит бу. Аларны эшең белән расларга кирәк!»— дип, үз-үзей шелтәләп алды. Шунда аның күңеленә гаҗәп кызык, сәер бер уй килде. Хәзер менә торып урамга чыгарга да, берәр йөк машинасын тотып, кичен үзе кунакта утырып кайткан теге бистәгә китәргә, Дания Дәүләтшинаны бөтен әйберсе, кызы белән машинага төяп, үзләренә алып кайтырга да уллары яшәгән бүлмәгә урнаштырырга. Ул бүлмә барыбер буш тора бит. Дәүләтшина менә шушында алар белән бергә яшәсен, диссертациясен эшләп җиткерсен, кирәк икән — Курмашевны төзәтсен, кирәк икән — юкка чыгарсын. Маһирә ханымга да сөйләшергә, ләчтит сатарга кеше булыр. Оныклары Айдарны да үзләренә китертергә мөмкин, теге кызчык белән икәү уйнарлар. Карале, шул баланың исемен сорамаган бит. Нинди сөйкемле кызчык бит! Курмашев шуннан соң ниләр булырын күз алдына китереп карады. Әлбәттә, Маһирә ханым аның ихлас күңелен аңламаячак, бу хәлгә үзенчә, хатын-кыз күзе белән караячак, зур җәнҗал куптарачак... Шуннан ары инде аның уйлыйсы да килмәде. Юрганын башыннан ук бөркәнде дә чытырдатып күзләрен йомды. Бүлмә эче тып-тын, тәрәзәдән саркып кергән сыек кына ай яктысында түшәм, стеналар агарып күренә. Курмашев, күзен йомган булса да, баш өстендәге зур түгәрәк люстраны күңеле белән күреп ятты. Түгәрәк калпак эчендәге лампочканың кылдай нечкә чыбыгы утлы күмер шикелле кызып кабынган да шуның җылысы йомшак, рәхәт булып күкрәгенә таралып бара сыман тоелды. Ул йөрәгендә нинди тойгылар уянганын аңлап-төшенеп җитмәде, тик бернәрсәне күңеленә беркетеп куйды: ул иртәгә дә, берсекөнгә дә, аннан арыда беркая чыгып йөрмәячәк, бер айдан соң инде чит илгә китәчәк. Ярый, булган — беткән, кирәкми, онытылсын... 9 Чит илгә киткәнче Курмашев тагын ике зур эш башкарды. Теге кичне Дания Дәүләтшиналарда булганнан соң ул аның белән яңадан очрашмаса да, күрешергә теләмәсә дә, аны һаман күңеленнән чыгармады. Юк, ул аны профессиональ яктан үзеннән өстен дип санарга җыенмый, эшендә һәм тормышында уңышсызлыкка очраган ялгыз бер хатынга, көчле ир кеше буларак, түбәнчелек белән генә карый иде. Курмашев түзмәде, чит илгә китәр алдыннан профсоюз комитетына Яхин янына барды. Яхин бу вакытта кешеләр кабул итә, аның кабинетына бик күпләр туктаусыз кереп-чыгып тора иде. Курмашев дусты белән баш кагып кына исәнләште дә, ишек төбендәге урындыкка утырып, Яхинның эше беткәнен көтә башлады. Ул Яхинның кырыкмаса- кырык төрле эшне берьюлы эшли алуына шаккатып карап торды, балалар бакчасы өчен, ашханә өчен кашык-савыт юнәтергә дә, зур телевизорны турыдан-туры акча түләп кенә сатып алырга ярамый дип телефоннан талашырга да һәм башкаларына да түземе җитүенә исе китте... Әнә шулай кырык төрле эшне кырык хәйлә белән җайлаган вакытта Яхин кешеләр кабул итәргә дә өлгерә иде. Кайберәүләренә ул киләчәктә өметләнмәслек итеп кырт кисеп әйтә, икенче берәүләргә бераз сабыр итәргә куша, өченчеләренә юк нәрсә белән йөрмәгез ди, дүртенчеләрен берәр төрле файдалы эш эшләргә үгетли... — Остарган, тәмам шомарган!—дип, дустына сокланып уйлап куйды Курмашев. — Бөтен юлын-әмәлен белә. Махсус академиясен бетергән диярсең! Ә менә диссертациясен язмады. Үз-үзен эшкә җигә алмады. Пошмас жан!.. Нефть ятмаларын эшкәртү буенча сугыштан соң махсус төзелгән фәннитикшеренү институтына Яхин кырык алтынчы елны килде. Бу вакытта инде Курмашев шактый авторитетлы белгеч булып киткән, Идел буендагы скважиналарны аның сызмалары буенча гына бораулыйлар иде. Ул ким дигәндә кандидат дәрәҗәсе алырлык зур гына диссертация хезмәте тәмамлап килә, берничә вак-төяк формаль эше генә калган иде. Ул вакытта әле Курмашевлар фронтта һәлак булган бер командир хатыны квартирында бүлмә алып торалар иде. Курмашев күрешкән көнне үк Яхинны үзләренә кунакка алып кайтты. Маһирә мичкәдән генә агызып сата торган бер шешә сасы аракы чыгарды, бәрәңге пешерде. Яхинның офицер паегына алган бер банка ит консервысы, шикәре, икмәге бар икән — бик әйбәтләп сыйланып утырдылар. — Әйдә, синең өчен күтәрик!—диде Курмашев, рюмкасын тотып. — Молодец! Исән-сау кайткансыз, өстәвенә, орденнар да тагып. Тагы ни кирәк?!. — Сез дә тик ятмаган бит, — диде Яхин, ун айлык Аликны кулында тирбәтәтирбәтә. — Менә, күрәсезме, нинди таза малай булдыргансыз! рәкми. — Белмим. Андый тормышны мин онытканмын инде. Мин кеше үтердем, үзем дә үлемнән бер генә котылмадым, сугышның нәрсә икәнен үзең беләсең. Күңел җанга рәхәт нәрсә тели, балалар тирәсенә тарта. Хәзергә бераз сабыр итәм әле, баш-күз алыйм. — Баш-күз алыйм дип сузасың юк,— диде Курмашев.— Беләсеңме — эшләр ниндигә китте? Хәзер иң кирәклесе идея түгел, аны тормышка ашыра белү. Буш хыяллар өеме-өеме белән архивта өелеп, чират көтеп ята. Теория уйлап чыгаручылар гына түгел, практик тәҗрибә ясаучылар, уйлаганын тормышка ашырырдай кешеләр кирәк. Синдә андый сәләт җитәрлек. Әйдә, эшкә кереш. Диссертацияңне язып бетер. Дөрес, Яхин диссертация эшенә бик дәртләнеп кереште. Курмашев хәтта аңардан көнләшеп тә йөрде, ләкин көнләшүен гамәленә чыгармады, кешеләр алдында дустын мактап сөйләде: — Яхинда Эдисон, Резерфорд, Губкиннар тырышлыгы бар... Ул үзен күрсәтер әле! — диде. Вакыт үтә торды, ә Яхин ул кадәр әллә ни күрсәтмәде. Гомумән, һич аңлап, төшенеп булмый иде аны. Ул әле партбюро секретаре булып сайлана, әле профосюз комитетында эшли, башка җәмәгать эшләренә дә үзе теләп җигелә. Иң гаҗәбе шул: шул эштән тәм тапкан кебек, һәммәсенә бик риза булып алына иде. ...Еллар уза барды. Сугыш инде артта, еракта калды. Курмашев доктор, профессор, лауреат булды. Яхин исә кандидатлыкны ла яклый алмады. Я эшләргә теләми, я үз-үзен мәҗбүр итә алмый Өйләнеп, дүрт-биш бала үрчетте, шулай итеп, үзенең талантын әрәм итте. Ннгә, ни хаҗәтемә кирәк аңа ул балалар бакчасы? Кайвакыт Курмашевның күңеленә әллә нинди сәер уйлар да кнлгә МАРСЕЛЬ ЗАРИ Маһирә, мәк чәчкәсе төсле кызарынып, тиз генә кухняга чыгып китте— анда таба чыжлый башлаган иде. Курмашевның мондый мактауга бераз күңеле үсеп китсә дә, тыштан бирешмәде. — Анысы кыен эш түгел. Бала булдырыр өчен әллә ни акыл ки Е ли. Аныңча, тәкъдир, ходай һәркемгә бәхетне тумыштан тигез биргән, ә ул, Курмашев, әрсезләнә төшкән, дустыннан алгарак узып, гыйльми дәрәҗәгә, даншөһрәткә һәм башкаларына ирешкән, Яхинга берни калдырмаган. Шушы балаларча беркатлы, сәер уй Курмашевны гел борчый, газапка сала, Яхин исә, сукыр кеше кебек, берни күрми, берни эшләми. Курмашев, әлбәттә, дусты өчен борчыла иде. Ул аны кызгана да, ялкау син, эшлексез дип тиргәп тә ташлый, ә Яхин моңа каршы маңгаен гына җыерып куя да, бер лә исе китмәгән шикелле, сирәгәя башлаган бөдрә чәчен тарарга керешә. Була бит шундый үзсүзле, тискәре кешеләр!.. — Туктале, тагын берсенең тетмәсен тетим әле! — дип, Яхин башын күтәрмичә генә Курмашевка күз төшереп ала да тагын телефоннан кычкырырга керешә: — Карале, чүлмәкләр белән нәрсә маташтырдыгыз сез анда? Мәсьәлә шул — кырык чүлмәк табарга кирәк! Нәрсә? Сметага кертергә кирәк? Кирәк анысы, кирәк!.. Смета төзүче түтәй үзен әнисе кайчандыр чүлмәккә утыртканлыгын оныткан булса, мин нишлим?! Әйе, әйе, ул хәзер зур үскән инде, туалетка йөри башлаган. Бик акыллы киңәш бирәсең! Нәрсә, шул чүлмәк аркасында яслене ябаргамыни? Тавыклар көләр аннары бездән... Менә анысы ярый. Юкса, бар белгәнең — смета да лимит, параграф! Ярый, хуш!.. Бетми торган эш юк икән ул. Ниһаять, Яхин телефонны шалт итте- ретеп бер читкәрәк алып куйды, өстәл өстендәге кәгазьләрне аерып тормыйча, барысын бергә тартмага сыпырып төшерде дә киерелгәләп алды. Шуннан соң гына кием элгече янында тып-тын утырган Курмашевка күтәрелеп карады. — Берәр борчуың бармы әллә? — дип сорады Яхин, аңа якынрак килергә ымлап.— Мондарак узып утыр. Профсоюзга күптән төшкәнең юк, гел минем үземә өскә менәргә туры килә иде. Курмашев Яхинныкы төсле үк тавыш белән: — Ярый, дөнья булгач төрлечә була, — дип җавап кайтарды, йомыш белән керүчеләр өчен* дип куелган өстәл янына килеп утырды. — Башта берәү өскә менә, аннары икенчесе аның янына аска төшә. Саубуллашырга дип кердем. — Дөрес иткәнсең! Югыйсә, вакыты килеп терәлгәч кенә ашыга башларсың да сәлам дә бирмичә китеп барырсың. — Алай китеп бармам анысы. Саубулашканда берәр нәрсә оештырырбыз әле. Минем өчен дә бер кичеңне тамгалап куй. — Оештыру — яхшы нәрсә анысы, — диде Яхин, кдлендарена билгеләп куйды.— Ерып чыккысыз эш, мәшәкать. Эш-эш ди-ди, мәҗлесләрне дә онытып барабыз. Чит илгә чыгып, бер тапкыр да йөреп кайта алганым юк бит әле минем. Булмый. Бик барасым килә, үзебез сугышып йөргән, дусларны күмеп калдырган җирләрне күрәсем килә. Күпме кешебез корбан булды — исең-акылың китәрлек! Безнең комбатны хәтерлисеңме? Бик шәп егет иде бит, бик уенчак күңелле иде... — Бранденбург капкасыннан узарга хыяллана идеме әле? — Уза алмады шул, Берлинга кергәндә үлеп калды. Нинди шәп кешеләр һәлак булды. Аларның каберенә барып, зиярат итәргә иде. Шулар искә төшсә, күңел сафланып, пакьләнеп китә! . Путевкалар да үз кулымда инде, рәхим итеп кит тә бар — юк шул, әле бер сәбәп, әле икенчесе, әле өченчесе чыга да тора. Чоңгылга эләккән йомычка шикелле, бер урында һаман әйләнәсең дә әйләнәсең!.. Яхинның тавышы ничектер калтыранып киткән кебек булды, йомшара төште. Күзләренә яшь тә чыккан сыман тоелды Курмашевка. Ләкин бу хәл озакка сузылмады, бер-ике минуттан инде Яхин гадәттәге корырак тавыш белән: — Я, йомышыңны әйт! Ярдәм кирәкме? — диде.— Бераз бирә алам, беркадәр ресурс бар. Гариза яз, кул куярмын. — Уңайсыз. Акчаны кая куярга урын юкмыни? Тишек-тошык җитәрлектер әле. — Нәрсәсе «уңайсыз»? Бер син генә ярдәм сорыйсыңмы әллә? Бер- . ише кешеләр санаторийга, ял йортыңа бушлай бара, өстәвенә, юлга дип, дәваланырга дип тагын акча сорый. Узган атнада гына синең га- шикелле атказанган берәү кереп, сәгать буе минем алда үзенең хокук- £ ларын даулады — квартирындагы бәдрәфен ремонтларга акча сора- Й ды... Тишек-тошык дигәннән — бөтен тормыш гел ямау-ялгаудан гына 7 тора бит ул. ы — Бәдрәфләренә бирдеңме соң? = — Бирде-ем. Менә шундый хикмәтләр, дус. Ә син «уңайсыз» ди- =• сең! Син бит Кавказга курортка бармыйсың, чит илгә китәсең, безнең > илнең вәкиле, безнең халыкның вәкиле булып. Кем әйтмешли, ходай ф үзе кушкан инде сиңа ярдәм итәргә!.. — Булганы да җитәр әле. Башкаларга ярдәм ит,— диде Курмашев “ һәм, сүзнең үзенә кирәкле якка борылуыннан файдаланып: — Кара әле, с Дәүләтшинага квартир бирү мәсьәләсе ничек? Аспирантка ул, канди5 датлык диссертациясе яклап караган иде. Хәтерлисеңме?—дип сорады. < — Яклап караганын хәтерлим. Син искиткеч чыгыш ясаган идең— л таң калдырырлык итеп. л — Шулайдыр инде!.. — Чынлап, чынлап,—диде Яхин һәм уйга калды. — Ә квартир “ мәсьәләсен һич хәтерләмим, валлаһи! йөзләгән кеше — аларны ничек “• хәтерләп бетерәсең. Тукта әле, кәгазьләргә күз салыйм. Яхин өстәл тартмасын ачты да аннан кыстыргыч белән электерел куйган берничә бит кәгазь чыгарды, бармагын йөртеп, кирәкле фамилияне эзләргә кереште. — Юк, исемлеккә теркәлмәгән. Квартир сорап килгәне юктыр. — Син әйт инде: квартир сорап аптыратканы, теңкәгә тигәне юк, диген. — Тукта, аның өчен нигә син борчыласың әле? — диде Яхин һәм хәйләкәр генә итеп күз кысты — Минем белүемчә, аспирантлар мәсьәләсе белән гыйльми бүлек шөгыльләнә. Кара аны, аспирант кызлар белән кызыксынуыңны Маһирә ханымга ычкындырсам... — Кая инде безгә аспирант кызлар. Чыннан да, квартир бик кирәк аңа. Фамилиясе синең исемлектә булмаса ни! Бездә исемлеккә кемнәр эләгә? Чыннан да, мохтаҗ кешеләр дисеңме? Беренче булып оят белми торган җыен әрсезләр керә, чөнки алар иң элек, эш турында уйлаудан бигрәк, үзләре турында борчылалар Шулай түгелме? Курмашев, чишелеп китеп, үзенең теләгеннән тыш үзен оппонент итүләре, диссертация яклаудан соң Дания Дәүләтшннаны өенә чаклы озата баруы, аңарда кунак булуы, чәй, коньяк эчүе турында сөйләде. — Борчыламы бу, ә? — дип, Яхин кулы белән йөрәген күрсәтте— Үкенәсеңме? — Юк, үкенмим. Минем урында булсаң, син дә нәкъ шулай итәр идең. — Күпмедер дәрәҗәдә син хаклысыцдыр да.— диде Яхин, аның сөйләгәннәрен сабыр гына тынлап торганнан соң, — мине дә аңла син: кешегә тиктомалдан, тота-каба дигәндәй, квартир бирә алмыйм бит. Кеше үзе йөрми, сорамый — ә без ана, менә рәхим ит. дип, кулына ордер тоттырыйкмы?’ Гафу ит. алай булмый ул. Гариза бирүчеләр белән дә хәл бик кыен әле. — Кешегә яхшылык эшләү өчен аңардан гариза яздыру кирәкмени? Шунсыз ярамыймы’ — дип. Курмашев үз сүзен куәтләде. — Ярамый шул менә. Алай булмый. Әйт әле: менә бу гариза язган кешеләрдән синең аспиранткаң кай ягы белән артык? — һич югы, әрсезләнеп, сорап-даулап йөрмәве белән. Беләм: синең дә хәлең җиңел түгел — теләсәң дә ансат кына эшләп булмый. Закон буенча эш ит син: комиссияләреңне эшкә куш, башка якларын карагыз. Менә, күрәсезме, кеше нинди шартларда яши, диегез. Шуннан соң, минемчә, Дәүләтшина синең исемлектә беренче булыр. — Ярый, ышандырдың, — диде Яхин, ниһаять, ризалашып. — Хәлемнән килгәнчә тырышып карармын. Син үзең дә инициатива күрсәт. Җитәкчеләргә сүз салып кара, бераз фикер тудырырга тырыш, аннары минем өчен дә җиңелрәк булыр. Килештекме? — Килештек. Тагын бер үтенечем шул — син минем исемне алай- болай кыстыра күрмә инде, яме? Яхин, бу сүзгә кәефе килеп, чәнчеп әйтә куйды: — Яхшылыкны кача-поса, оялып кына эшлибез, ә яманын кешегә күрсәтеп, бер дә уңайсызланмыйча, зур трибунадан торып эшләргә тырышабыз. Янәсе, күрегез: без менә болай да булдыра алабыз! — Их, әйтер идем!.. Кешегә яхшылык эшлим дип, аңа гыйльми дәрәҗә бирергәмени, аны академик итәргәме? — Ярый, ярый, берүк кыза күрмә. Мин бит гомумән шундый димим, булган фактны гына әйтәм. — Авыз ерма син, башкалардан акыллырак булырга тырышма... 10 Чит илгә киткәнче. Курмашев Алтын күл промыселына барып кайтты, кырыс чырайлы, кызу канлы бораулаучы Зиннәт Шәрифуллин белән тагы бер тапкыр очрашты. Чит ил сәфәренә дүшәмбе көнне чыгып китәсе иде. Шимбә көнне исә Маһирә ханым олы бүлмәдә чемоданнарга юл кирәк-яраклары тутыра башлады. — Кулъяулыкларыңны үтүкләдем. Сакал кыргычыңны куйдым,— диде ул, ире ишетсен өчен катырак кычкырып. — Җиң каптырмасы өчәү, галстукларың да шунда. Кырынганнан соң сөртенә торган кремны Мәскәүдә алырсың, анда үзәктә, Петровка тирәсендә яхшылары була... Ишетәсеңме? Петровка тирәсендә! — Кайгыртуың өчен рәхмәт инде,—дип җавап кайтарды Курмашев кабинетыннан, һәм шунда, күңеленнән, якшәмбе көнне бушка әрәм итмәскә кирәк, дигән карарга килде. Хатынына әйтер: институтта кайбер эшләремне төгәллисе бар, әллә ни зур эшләр булмаса да, бик кирәкле, кичектерергә ярамый, дияр. Алтын күлгә барып, Дәүләтшина идеясенең гамәлдә нинди икәнлеген карар. Самолет белән бер сәгатьтә барып җитәсең. Бәлки ул юкка гына борчыла торгандыр, әллә ни искитәрлек нәрсәсе дә юктыр? Яңача маташтырырга тырышу гынадыр?! Курмашев үз күңеленең дөрес сизенүен аңлый: диссертациядәге расчетларның (байтак ялгышлары булса да һәм Курмашев аларны ашыгыч эшләнгән дип кире кагарга киңәш итсә дә) күбесе дөрес, ялгышларны төзәтүе кыен түгел. Тик шулай да, шул ук күңелнең бер кырыенда, ни генә булмасын, барыбер мин хаклы, дигән мәкерле өмет чаткысы да яши иде. Аның гомерендә күпме зур планнар, иң югары инстанцияләр тарафыннан тормышка ашырырга рөхсәт ителгән күпме кыю тәкъдимнәр булды! Аларның да җентекләп исәпләнгән теоретик нигезләмәсе бар, аны яхшы белгечләр, зур җитәкчеләр яклый иде, әмма барыбер файда китерәсе урында зыянлы гына булдылар, тавыш-тын чыгармыйча тып-тыныч кына онытылып калдылар. Чыннан да, Дәүләтшина түгел, Курмашев хаклыдыр бәлки? Соңга калу начар булган кебек, ашыгу да зарарлы 6HV. • Алтын күл — Курмашевның беренче эшли башлаган жире, ул аның туган авылы Сарабиккол янында гына. Ул урыннарны Курмашев яхшы белә, барыр да карар — һәммәсен үз күзе белән күрер. Кем җиңгән, кем җиңелгәнен нигә алдан юрап, юкка борчылырга?! Барырга дигәч — барырга! Югыйсә, ул озакламый чит илгә китәчәк. «Ничек ф икән?» дип һаман борчылып йөргәнче, мәсьәләне хәзер үк ачыклап . китәргә кирәк. о ... Курмашев, килеп төшкәч тә, элек үзе йөргән урыннарны бик тиз § таныды. Моннан егерме ел элек кебек, һаман шул ук куе кара урман, £ тик бу юлы Курмашев ул чактагы шикелле җәяү атламады, яхшы ас- I фальт юлдан таксига утырып кына килде. Бу юлларны нефтьчеләр S салган, юл буендагы челтәрле баганаларда ак фарфор чынаяклар асы- = лынып тора, шулар буйлап авыр, юан электр чыбыклары сузылып кит- □ кән иде. " Әнә шунда ук таныш каен үсеп утыра. Ләкин бик нык үзгәргән, ф картайган инде. Кәүсәсе дә теге чактагы шикелле ап-ак түгел, ботаклары юанаеп, җәелә, кәкрәя төшкән, шулай да бирешми әле. Ботак- “ лары кибеп, очы корый башласа, үзен кисеп ташлаячакларын белгән с кебек, тырмашып булса да яши! - Монда йөк машиналары күп күренми — иркенрәк шосседан йөри- < ләр, күрәсең. Нефтьчеләр вахта кешеләрен скважиналарга иртүк илw теп куйганнар, якшәмбе көнне башка йөк ташымыйлар, шуңа күрә л урман эче аулак дип әйтерлек тын иде. Курмашев таксистка каен турысына туктарга кушты да, үзе маши- и надан чыгып, агач янына килде. Агачка сөялеп, кытыршы салкын * кайрыга колагын куйды һәм кайры астыннан каен суы күтәрелүен s ишеткән кебек булды. Каен башына тукран килеп кунды. Каралы- кызыллы түшле чибәр кош, ботактан ботакка сикергәләп, башта өскә үрмәләде, аннары аскарак төште, шуннан тагын агач башына менеп китте. «Нишләргә икән?» дип уйланган сыман булып торды да тукылдатырга кереште. «Тук-тук» иткән авазы урман эченә тарала да кире кайтып яңгырый... Дөньяда һәр кеше башта киләчәгенә омтылып яши, аннары хезмәт итү еллары җитә, узганнарга әйләнеп карарга, киләчәккә күз салырга һич вакыт артмый. Шуннан соң инде, ниһаять, истәлекләр белән яшәү чоры килә: ул истәлекләрнең күңеллесе, күңелсезе, җиңеле, авыры булса да — алар барысы бер дәрәҗәдә сагышлы, чөнки алар кире кайтмый торган гомернең күңелдәге шәүләләре генә шул. Курмашев карт каен төбендә, әнә шулай уйланып, каралы-кызыл- лы камзул кигән тукранның томшыгы белән кизәнеп-кизәнеп агач тукылдатуын карап торды, Шәрифуллин белән икәү шушында урманга мотор алып килүләрен, өшәнгән атларны ял иттергәндә учак ягып җибәрүләрен хәтерләде. 11 Ул чагында инде мәсьәлә тәмам ачык билгеле булды. Нефть эзләүчеләрнең вышкалары Кама аръягына чыктылар. Алтын күл промыселында инде эксплуатацион бораулау эшләре җәелеп китте — дүрт йөз метрга алты йөз метр итеп сызылган схема буенча тирән скважиналар бораулыйлар. Шул мәйданның чите буйлап бер рәт булып Курмашев нокталары тезелеп бара, бу скважиналардан җир астына су кудыртачаклар, уртадагыларыннан фонтаннар бәреп чыгачак. Узган гасырда Дрейк дигән бер авантюрист бәндә, нефть скважинасы тиштереп, нефтькә кызыгучы башка кешеләргә: «Монда мнн хуҗа!»—дип, алтатары белән янаган заманнардан бирле һәр промысел өчен иң куркыныч нәрсә — су булган, ә менә Курмашев, киресенчә, акыл ышанмаслык хикмәт эшләмәкче — җир астына су кудыртмакчы Нефть катламында бушлык калмасын өчен бер тонна нефтькә дүрт тонна су кудыртырга кирәк! Әйтәсе дә юк, бер уйлаганда мондый эш бик зур тәвәккәллек сорый. Ә шунсыз уңышка ирешеп булмый. Алтын күл төбәгендә миллиардларча тонна нефть бар. Ләкин насос белән суыртып кына бу запасның яртысын да чыгарып булмаячак, шуннан башкасы бөтенләйгә җир астында калып, әрәм булачак. Табигать үзенең шул хәтЛе байлыгын кешеләр әнә шулай бәрәкәтсез итеп тотсын өчен миллион еллар буена барлыкка китереп, саклап ятканмыни? Насоска су белән ярдәм итәргә кирәк, су нефтьне скважиналарга кысып-куып китерсен, шул чагында инде катламнарның нефть бирү чамасы илле процентка җитәчәк. Илле процент инде ул кырык кына түгел, бу очракта исә ул өстәмә рәвештә бик күп нефть дигән сүз. Моны эшләсәң бары тик хәзер генә эшләп каласың! Шулай булмаганда ничә еллык тырышлыгың бушка китәчәк, өмет-ышанычын чынга ашмаячак. Моның өчен алгы сызыктан кайтып киткәнче, штрафной батальонга кит идең! Станциядән Алтын күл промыселена кыш буе ат белән торба, насос, электр моторлары ташыганда Курмашев әнә шуны уйлап юанды. Авыр йөк ташырга атлы олауны колхозлардан алалар иде. Арык атлар йөкне көчкә-көчкә тартып бара, бер юл әйләнүгә генә дә өч-дүрт көн вакыт китә, юлда очраган авылларга туктап, кунып чыгарга туры килә иде. Бервакыт алар Шәрифуллин белән шушы агач төбендә төн чыктылар Менә хәзер, күпме гомердән соң, Курмашев әлеге карт каен төбендә басып тора, хәлсез атларга тау менеп, тау төшәргә ярдәм итүләрен һәм көч-хәл белән шушы төшкә килеп җитүләрен хәтерли. Бик ардылар алар, тәмам хәлдән тайдылар, ләкин Шәрифуллин, атына кычкыргалап, һаман алдан атлый бирде, арткарак калып икенче олауга да күз салгалады. Ә Курмашев аңардан калышмаска тырышып атлады... Җир астына су кудырту өчен насослар, моторлар куясы төшкә барып җитәргә ике-өч кенә чакрым калган иде инде, менә шунда, әлеге каен янында, Шәрифуллиннын җирән алашасы хәлдән таеп ауды Атны селеккәләп-йолыккалап та, тәртәсеннән әткәләп, камытыннан күтәреп тә карадылар — файдасы булмады Җирән алаша, үзе алгы аякларына басып, бер талпынып караган иде дә торып басарга хәле җитмәде, яңадан ауды Курмашев, ачуы килеп: — Ай, хайван!—дип, дилбегә очы белән атка китереп сукты. Атның тузанлы сыртында буй-буй эз калды, ләкин җирән алаша селкенмәде дә. миннән булмый инде, дигән шикелле, күзен йомып, башын сузды. — Тимә, — диде Шәрифуллин. — Ат өйгә кайтканда арыса, чыбыркының файдасы юк. Бераз хәл алсын. Тик салкын тия күрмәсен, яшь ат әле ул, бик арыгайган, хәлдән тайган Монда бераз утырырга туры килер. Кич җитеп караңгы да төшә башлады. Кояшның эссесе беткән сыман, шәфәкъ яктысы сыек кына булып болыт астын алсуландырып торды да сүнеп тә калды Алар икә\, юл буена коры-сары ташып, ут ягып җибәрделәр. Шәрифуллин тунын учак өстендә тотып җылытты да аты өстенә илтеп япты. — Монда кышлап ятарга җыенмыйк без Әнә тегендә, аста бер кечкенә авыл бар Мин шунда барып килим Бераз печән табып булмасмы, — диде ул Курмашевка — Сика анда хәзерләп куйганнардыр' — Бушлай бирмәсләр, билгеле. Менә хәзер мотор салган ящикны сүтеп, кадакларын жыеп алабыз да шуңа алмаштырабыз. Ящикны барыбер ватасы, ә кадаклары бик шәп, ике йөзле. Мин озак йөрмәм. Син атларны карый тор. Югыйсә, җавап бирәсе булыр, акча түләтерләр. Сугыш вакыты, бик нечкәреп тормаслар. Ут яккач, җәннәттәге кебек монда. ♦ — Әйе шул. Тик янда анабыз һава гына юк, — диде Курмашев. ' Шәрифуллин авылга китте. Курмашев ут кызуында әле шинелен, £ әле Шәрифуллин калдырган тунны җылытып, атлар өстенә япты, ™ учакка корысары өсти торды һәм ахырда арыганлык үзенекен ит- ’Г те — ут җылысында аны йокы басты. Бик тынычсыз, ярым уяу йокла- ы ды ул, төшендә теге кырыс чырайлы комбатны күрде. Комбат, мунча- ш га кергән шикелле, тыныч кына, сабыр гына бер кыяфәттә, учак яны- = на килеп утырды да йөнтәс сыйракларын җылытырга тотынды, имеш; “ Курмашевка төрткәләп, коры-сары жыеп килергә куша, имеш. Шул вакыт Курмашев уянып китте. Аны җилкәсеннән төрткәләп, * янында Шәрифуллин басып тора иде. а — Акылың бармы синең? Катып үләсең бит! — диде ул, ачулы с итеп. ' ' х Ут инде янып беткән, учак урынында көл генә өелеп калган, атлар < кырткырт итеп печән ашап торалар иде. т Курмашев, Шәрифуллинның юлы уңганлыгын чамалап: -а — Я, ни хәлләр бар? — дип сорады. — Хәлләр ярый. Мин нефть эзләп йөргәндә анда берәүләрдә фа- ° тирда торган идем. Онытмаганнар икән әле. Чанага төяп печән биреп < җибәрделәр, үземне дә бәрәңге белән сыйладылар, сиңа да өлеш чы- s гардылар. Мә, аша. Бик әйбәт кешеләр, ярдәм итәргә атлыгып торалар,— дип сөйләнде Шәрифуллин. Янадан учак ягып җибәрделәр. Учак уты, кешеләргә тагын хезмәт итүенә сөенгән кебек, күңелле, рәхәт булып дөрләп китте. Курмашев җылы бәрәңге ашады, бер-икесен атка да каптырды. Ат, бәрәңгеләрне чәйнәп йоткач, иренен тагын сузып караган иде дә, бәрәңге юклыгын белгәч, каты итеп пошкырып кына куйды. 12 Хәзер урманга бара торган машина юлы юк, аны кыш башындамы, кыш уртасындаракмы бульдозер белән ачкан булганнар да, бураннан соң юлның ике кырыенда калку тасма сыман сузылып кар гына өелеп калган, уртадан бер кеше узарлык кына тар сукмак салынган. Сукмак әле нарат асларына кереп китә, әле әллә ничек бормаланып буталып бетә иде, шуңа күрә Курмашевка машинасын калдырган теге олы юл буена яңадан килеп чыккаларга туры килде. Станциягә таба атлаганда ул күңеле белән янадан теге елларга әйләнеп кайтты Бүгенгедәй бик яхшы хәтердә икән әле ул вакытлар. Кайда икән хәзер теге усал,*чая Шәрифуллин? Эшли микән әле? Пенсиядә микән? Әллә теге ашказаны авыруы белән дөньядан ук китеп барганмы? Язгы тын урман эченнән атлаганда Курмашев ул вакытларның кадерле минутларын яңадан кичергән кебек булды, шуңарчы бу як кешеләренең башына да килмәгән эшкә керешеп, бирегә җәфалана- җәфалана җиһаз ташуларын хәтерләде. Уйлаган эшләрен барыбер җиренә җиткерделәр бит алар. Хәзер менә җән җиткәнче шушында торып каласы иде, каен җиләге пешкәнен, беренче гөмбәләр үсеп чыкканын, ландышлар, кыңгырау чәчкәләр чәчәк атканын күрәсе иде, яшел имәннәр арасында йөрисе, киң, иркен зәңгәр күккә, шунда агылган ак болытларга карап, агач төбендә ятасы идеАк таштан салынган бер катлы насос станциясе бинасына килеп керүгә, Курмашевның моторлар гөрелтәсеннән колагы тонып китте. Металл түгел, һава үзе гүләп тора сыман иде. Яктыдан берни шәйли алмый торды, күзләр ияләшә төшсен дип, ишек төбендәрәк туктап калды. Бина эче буш, кеше-кара күренми, бары тик мотор, насос, приборлар гына гөрелдәп-шаулап тора. Юк, кемдер берәү бар икән — башындагы түбәтәен төзәтебрәк кия-кия, бирегә таба килә. Курмашев: «Әссәламегаләйкем! — дип кычкырып, картларча сәлам бирде. — Вәгаләйкем әссәләм, — дип сәлам кайтарды түбәтәйле кеше, аңа якынлашып һәм: — Госман Закирович түгелме соң?—дип сорады. Курмашев: «Миңа исемем белән эндәшүче кем булыр икән бу?» дип уйлап та өлгермәде — әлеге абзыйның кешегә текәлеп карый торган җете күзләрен күреп, Шәрифуллин икәнлеген танып алды. Өстенә пөхтә генә зәңгәр халат кигән, түш кесәсеннән ак башлы авторучкасы күренеп тора; кулына әле яңа гына прибордан алган зур түгәрәк картограмма тоткан иде. Түгәрәк тирәли кәкре-бөкре кара сызыклар сызылган — алары күпме су җибәрелгәнлекне күрсәтә. Чәчләре агаруын һәм авыз кырыйларына ике тирән җыерчык сызылуын исәпләмәгәндә, башка ягы тамчы да үзгәрмәгән, шул ук Шәрифуллин иде. Эшен дә ташламаган икән — шунда эшли. «Молодец!» дип уйлап куйды Курмашев. Хәер, аның нәрсәсенә гаҗәпләнәсең! Курмашев үзе дә һаман шул ук эшендә эшли түгелме соң? Әмма кешене инде дөньяда юктыр дип санап та, көтмәгәндәуйламаганда аның белән күзгә-күз очрашу — мондый хәл китапларда, киноларда гына була торгандыр. — Син исәнмени? — дип гаҗәпләнүен яшермичә әйтеп ташлады Курмашев. — Менә күрәсез: эшләп йөрим әЛе, — диде Шәрифуллин. — Безнең күрешмәгәнгә ничә ел инде, күпме гомер? Сугыш заманыннан бирлеме? — Алай ук түгел. Сигез-ун еллап. — Ничек алай? —■ Мин сезне бер тапкыр очраткан идем. Сез мине күрмәдегез. Хәтерегездәме—Алтын күлгә килгән идегез? Бер тапкыр шулай карыйм— промысел директоры белән сөйләшә-сөйләшә, сез киләсез. Сез лауреат булгач, промыселда бәйрәм ясаганнар иде бит. — Шунда ник килеп эндәшмәдең соң? Миңа да күңелле булган булыр иде. — Күңелле буласы булса — эзләп табарга иде. Мин сезгә кирәк кеше булмагач, әрсезләнеп йөрмим инде дидем... Шәрифуллин Курмашевның мондый шелтә сүзләр ишетер өчен килмәгәнлеген абайлады, күрәсең, — тотлыгып калды да кызарынып китте, аннары сүзне икенчегә борды: — Мин менә һаман эшлим әле. Пенсиягә чыкмакчы идем дә — җибәрмәделәр. Чыгып та кызык түгел: өйдә тик утырырмынмыни? Эчең пошып үләрсең. — Тәвәккәлли алмыйсыңмы? Пенсиягә бер көн соң чыкканчы, бер ел алдан хәзерләнеп кую яхшырак, диләр бит. — Аның ни аермасы бар? — Бик зур аермасы бар. Көнендә китсәң — син әле кешеләрне туйдырып бетермәгәнсең, сиңа чын-ихлас күңелдән яхшы теләкләр телиләр, рәхмәт әйтәләр, бүләк бирәләр, соңгарып китсәң — сине кемнәр- дер артыксына башлый, синнән котыласы килә. Ул чагында сине инде ялга озатмыйлар — чыгарып җибәрәләр. — Анысы бәлки сез галимнәр арасында шулайдыр. Бездә бит гадирәк халык, дипломатиясез генә. Хәзер эшләве дә күңелле. Бөтен җирдә — автомат; станциягә, бер-бер хәл булмаса, атна буе килмәскә дә була. Мин инде алай итә алмыйм, менә бүген якшәмбе булса да ♦ килдем. Машиналарны үзләрен генә калдырып китеп булмый лабаса! ■ Без бит машина янында кеше басып торырга тиеш дип күнеккәнбез 2 Курмашев авыр сугыш елларында бергә эшләп йөргән таныш бо- о раулаучыны бер тапкыр да исенә төшермәве өчен күңеленнән уңай- *• сызланып куйды да: м — Эчең ничек соң? Бик борчымыймы? — дип сорады. — Төзәлде инде,—диде Шарифуллин, берни булмаган кебек ку- =■ лын селкеп. — Сакландым, ярамаганны ашамадым-эчмәдем — шуннан g соң төзәлде. Аракыны бөтенләй ташладым. Зур бәйрәмнәрдә генә бе- * рәр чәркә каплап куям да шуның белән вәссәлам! ♦ — Өеңдә ничек? Җәмәгатең таза-саумы? че яртысы, кош шикелле, аны читләтеп очып үтте. Әле кайчан гына ул, ачлы-туклы хәлендә, усал телле бораулаучылар * белән сүгешеп, туңган атларын җылытырга тырыша, шушы салкын = урманда үзе дә туңа, әмма, шуңа да карамастан, күңеле аның якты, 3 җаны тыныч; бөтен гомере буена җитәрлек бердәнбер хыялы гына >• бар: уйлаганын тормышка ашырып, аулак, тын бер төбәктә бай про- > мыселлар, шунда эшләп, бәхетле яшәүче кешеләрне күрергә тели иде а түгелме? Инде хәзер юллар да салынды, самолетлар да оча, шәһәрләр о калкып чыкты, кешеләр дә бөтенләй башка: әнә Шәрифуллинны гына ~ күр, гыйльми хезмәткәрмени: өстенә зәңгәр халат киеп алган, изотоп- Z лар белән генә эш итә, башы тулы хыял, ә Курмашевның күңелен < үсендереп торган хыяллары сүнде инде, ул күз алдында күргәннәрдән ” башканы уйлый алмый, йөрәге беркая да ашкынмый. Югыйсә, аның -° илле яше тулмаган бит әле? «Ярар, төшенкелеккә батма! — дип. Курмашев самолетка утыр- о гач үз-үзен юатырга, тынычландырырга тырышты. — Егерме биш-утыз < яшьләреңдә көчледәртле булыр өчен әллә ни күп акыл кирәкми, — s менә илле яшеңдә бирешмә. Үзүзеңне кулга ал! Узган гомерне кире кайтарып булмый инде, ләкин алдагысы, запастагысы да бар бит әле!» Тик никадәр генә шулай юанса да, кәефе анын яхшырмады, күңеле каршылыклы, борчулы, ямансу тойгылардан арынмады. Ничек көч, теләк табып, кайдан, нәрсәдән башларга? Самолет чайкалып куеп, кырыная башлады һәм аннары борылып җитте дә кайту юлына турылап очып китте. Курмашев, түгәрәк тәрәзәдәге ак пәрдәне ачып, аска күз салды. Ап-ак кырлар белән аралашып, артка таба ялангач, карасу урманнар агыла, кар астында, күзгә күренмичә, Алтын күлне суга туендыручы инешләр көч җыеп ята, күл буенда шәһәр калкып килә. Ул икегә аерылып тора: бер ягы — сугыш заманында разведчиклар салган иске бараклардан, икенчесе соңгы елларда төзелгән зур-зур ак йортлардан гыйбарәт «Их, шәһәргә кереп чыгасы калган, бер уңайдан туган авылым Сарабикколга да сугылган булыр идем. Җиде чакрым урап килү зур арамыни? Тагын кайчан киләм әле монда?!» —дип үкенеп куйды Курмашев. 13 Чит җирдәге промыселларда Курмашев өен, туган ягын сагынып яшәде, эшен тизрәк бетереп кайтып китәсе килә иле. Шулай да ул ашыкмыйча, эшен җиренә җиткереп эшләде, шушы чаклы ерак җиргә китергән зур, җаваплы бурыч аның күңелендә дәрт, илһам уятты, ты рышлык һәм түземлек бирде. Ул, контрактны тагын унике ай', озайтырга риза булып, чит илдә ялсыз ннсез ике ел эшләде Курмашев чит җирдә, бөтенләй чит-ят кешеләр арасында яшәсә дә, Дәүләтшнна белән үзе арасындагы бәхәсне дәвам иттергәнен аң лап яшәде. Диссертация яклаган вакыттагы кебек, күңеленнән ул аның фикерләре белән килешми, үзенең хаклы икәнен дәлилләү өчен аргументлар эзли, тик шунысы гаҗәп — эссе ком чүлендә төзелә торган промыселның проектын эшләгәндә, җир астыннан нефтьне чыгарганда шундый-шундый чаралар кулланырга дип тәкъдим иткән вакытта, ул үзе кире каккан диссертациядәге расчетларны хәтерләп, шулардан файдалана иде. Ул үзенең нәрсәгә ирешергә теләгәнен генә түгел, аны ничек гамәлгә ашырырга кирәклеген дә белә, һәм үз дигәненә иреш- кәч сөенеп бетә алмый, аның рухы күтәрелә, җаны тынычлана бара иде. Күңеленнән ул, теге вакыттагы шикелле, урамнан Дания Дәүләтши- на белән янәшә атлап бара, аның тавышын ишетә сыман: Дәүләтши- на нәрсәнедер кайтарып сорый, Курмашев җавап бирә, аннары үзе сорый һәм, шулай сөйләшеп бара торгач, кызып бәхәсләшеп китәләр. Билгеле, Курмашевның аргументлары нигезлерәк, төплерәк, Дәүләт- шинаның килешми хәле юк. Ул ике кулын күтәрә дә: «Биреләм, бире- ләм. Каршы тора алмыйм!» — ди. Ул, инде күп яшәп тормыш акылы җыйган олы кеше буларак, Дәү- ләтшинага түбәнчелек белән генә карый да: «Яшь шул әле, сыеграк! — дип куя. — Фән өлкәсендә иң мөһиме — артык мавыгып, ялгыш юлга кереп китмәү, ялгышмыйча, җиренә җиткереп зур, җитди эш башкару», — ди. Курмашев аңа кыска гына бер хат язып салырга да уйлаган иде. Хатында, мин күзәтүләремне дәвам иттерәм, язып барам, бик бай материал җыеп кайтам, мин аны сезгә бирә алам — диссертациягездә файдаланырсыз, димәкче иде. Тагын бер уйлаганнан соң, бу ниятеннән кире чикте. Юк, алай ашыгырга кирәкмәс! Менә өйгә кайткач, институтка барыр... Бәлки, нәкъ диссертация яклаган чагына туры килер. Шунда чыгып сөйләр. Менә бу — сюрприз булыр, ичмасам! Курмашев боларның буш бер хыял, җәй азагында таң алдыннан җир өстенә төшә торган алсу томан гына икәнен белә, тик мондый хыяллардан арына алмый, аның күңелендә, ихтыярыннан тыш, соңгарган теләк-омтылышлар, тормышка ашмый калган өмет чаткылары баш калкыта иде. «'Ярар, ашмаса ашмас, — диде ул, хисләнә белүне яхшы күреп. — Өмет, теләк, омтылышлар белән яшәү начар нәрсәмени? Күңелеңдә теләк булса, яшәү дәвам итә дигән сүз. Чынга ашмас хыял — кабул булган теләктән матуррак. Алар менә икәү бергә эшләсеннәр иде, Курмашев икәү тиң дәрәҗәле булып, хәтта аның кул астында эшләргә дә риза, тик күңел теләгән, күңел сораган бәхетле минутлар озаграк кына дәвам итсен иде. Бервакыт ул үзенең хатыны, гаиләсе турында бик аз уйлавын искәрде. Берике тапкыр гына күреп калган чит бер Дания Дәүләтшина турында уйлаганга караганда, үзенекеләрне шактый сирәк искә төшерә икән ул. Курмашев моңа хәтта уңайсызланмады да, шундук акланырлык нигез дә эзли башлады. Моның нәрсәсе гаеп? Хатыны белән алар ничек яшәделәр соң? Хатыны йорт эшләре, көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән үзалдына, Курмашев үзенең фән дөньясында үзалдына яшәде, кешеләр алдында да, үз-үзләре алдында да әйбәт, тату яшәгән булып күренергә тырыштылар... Курмашев Алтын күл якларының нинди булуын күз алдына китерергә тырышты — үзе корган нефть вышкаларын күрде, шул вышкалар арасында, ямьяшел кырда, ике як иң өстенә кечкенә-кечкенә канатлар тегелгән яшел брезент курткадан, башына зәп-зәңгәр яулык бәйләгән Дания Дәүләтшина хуҗа булып атлап йөри, имеш. Менә ул ашыга-ашыга урман эченнән, вышкалар арасыннан бара, аның артыннан, калышмаска тырышкан кебек, кояш күтәрелеп килә. Кояш әллә кайда, жир читендәге бишегендә ял итеп, уянып торган да чалт иткән нурлы йөзе белән дөньяны яктыртырга ашыга сыман... Курмашевның чит илдә техник эксперт вазифаларын башкаргандагы тырышлыгы, мәсьәләне киңрәк колйч белән тиешенчә исәпләп хәл итә белүе андагы хуҗаларның күзенә чалынмый калмаган, күрәсең. Яна нефть ятмаларын эшкәртү- өчен төзелгән милли концернның пре- ♦ зиденты инженер Әхмәт Габбас бер көнне аңа болай дип сөйләде: : — Беләсезме, безнең промыселларда моңарчы бик күп төрле ха- 2 лык— американнар да, голландиялеләр дә, инглизләр дә, французлар о да эшләде. Аларның максаты ап-ачык — капитал, табыш. Менә сез > русларны, — президент Курмашевның кай җирдән килгәнлеген, аның милләтен белә иде, шуна күрә сүзен төзәтебрәк әйтте: — совет кеше- * ләрен аңлавы кыенрак. Сез эшкә бик бирелеп, нык эшлисез, әмма аб- = руйдан башка үзегез өчен файда күрмисез. — Аз нәрсәмени ул? Абруй дигәнегез бик зур капитал ул, аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Американнар, инглизләр, ♦ французлар һәм немецларның безнең белән эш итәргә тырышулары оч- я раклы түгел... Бу әңгәмә зур гына бер портлы шәһәрдә, проектларны эшләп бете- 5 pen килгән вакытта булган иде. Шушы шәһәргә промыселлардан тор- I балар уздырасы, ягулык саклагыч резервуарлар корасы, океан тан- * керлары килеп туктарлык причаллар саласы бар иде. Инде эш сәгате беткән, чит илдән килгән экспертлар, бергәләп проектларны эшләшкән £ жирле белгечләр к ечеР әк кенә арзанлы бер ресторанда, эш хакын- ш дагы әңгәмәләрен дәвам иттереп, ашап утыралар иде. Ресторан бик матур урынга — биек, иркен бер террасага урнаш- < кан. Аста гына, нигез буенда, диңгез чайкала, бухтада бертуктаусыз « буксирлар гүли, җиңел, җитез катерлар әрле-бирле йөреп тора, мазутка буялып каралып беткән ерак причалга озын бер танкер килеп туктаган, шуның койрык ягында япон флагы җилферди. Мачтасында да тагын бер флаг — өч почмаклы җете-кызыл әләм бар — анысы танкерның янып китү куркынычы булган йөк төявен искәртеп тора. Икенче яктан — ком чүле ягыннан — шәһәрнең бер катлы тәбәнәк йортларына түгәрәк металл резервуарлар килеп терәлгән. Диңгез суы бирегә ерак океанның рәхәт сулышын алып килә кебек, шәһәр урамнарын ут кебек кыздырган чүл эссесе монда бөтенләй сизелми диярлек. Бөркү шәһәргә кайтасы килми иде. — Бераз кофе эчеп утырабызмы? — диде милли концернның президенты Әхмәт Габбас. Әхмәт Габбас әле шактый яшь күренә, яше кырыклар тирәсендә булыр, кайчандыр француз колледжы тәмамлаган, үзен Европа кешеләреңчә нәзакәтле тота, шәрыкчә илтифат күрсәтә белә иде. Өстәл янына, башын әдәпле генә иеп, кара чалбар, ак ефәк куртка, башына чуклы яшел түбәтәй кигән озын гына буйлы официант килеп баскач, президент Курмашевтан: — Коньяк белән китертикме? — дип сорады. — Ярый. Мөмкин булса, коньякны — аерым! — дип үтенгән сыман итеп әйтте Курмашев. — Ул чагында ике өлеш итегез, — диде Әхмәт Габбас, официантка карамыйча гына. — Коньякны боз белән китеримме? — дип сорады официант. — Тешкә салкын тидермәбезме соң? —Карап карарбыз. Китерсеннәр, — диде Әхмәт Габбас, официантка баш изап. — Коньякка бер кисәк боз салырсыз, ярыймы? Кофены кечкенә-кечкенә кара чынаякларга салып китерделәр. Эчемлек суынмасын, тәмле нее очып бетмәсен өчен аларның кечкенә генә капкачлары да бар иде. Коньякны озын таш графин белән китер Деләр, рюмкалары да шундый таштан ясалган иде. Эре-эре боз кисәкләре салынган зур гына савытны түгәрәк аслык өстенә куйдылар. Бик илтифатлы, игътибарлы официант зал белән кухня арасында тавыштынсыз, тып-тын гына йөреп, тегесен-монысын китереп тора. Стена эченә кертеп ярым түгәрәк рәвешендә эшләнгән кечерәк эстрадага өч музыкант, бер җырчы ханым чыкты. Әхмәт Габбас, бер дә тартынып тормыйча, тегесен-монысын сораша, Көнбатыш Себердә, Идел буенда нефть табу эшенең ничек куелышы белән вактөягенә хәтле кызыксына, бирегә чакырылган белгечләргә техник экспертлар итеп кенә түгел, бәлки безгә булышучы дус дәүләтләрнең вәкилләре итеп карыйбыз, ди. Курмашев үзенең асылда консультант, киңәшче итеп кенә чакырылган булуын, аның бурычы — расчетлар ясау, конкрет эш буенча теге яки бу киңәш бирү генә икәнен онытып җибәрде, эшкә тизрәк, кыюрак керешергә дип, кызып-үгетләп сөйли башлады, «без»гә күчеп, «эшләрбез, башкарып чыгарбыз, тиешбез»... дип тезеп китте. — Сез русларның эше җиңел, — диде Әхмәт Габбас, әз-әзләп коньяк белән кофе йота-йота. — Сез бөтенесен дә үзегез эшли аласыз: разведка да ясыйсыз, машиналар, приборлар да. Нефтен дә эшкәртеп бетерәсез. — Сез дә шулай итегез. ■ — О-ol Моның өчен күпме капитал кирәк! — Булса соң. — Без бит саткан нефть акчасына гына яшибез. — Чимал белән генә сату итәргә ашыкмагыз без. Хәзер бит егерменче гасыр, төп капитал — хезмәт. Американнар, инглизләр, французлар сезнең нефтьтән ясаган нәрсәләрне үзегезгә өч бәясе белән кайтарып саталар, сез аларны үзегез ясый аласыз ич. — Алай бик ансат эш түгел шул ул. Уйлап карагыз: безнең банкларга нефть саткан акча бер генә көн кермәсә дә, казна бушап калачак. Шуннан соң импорт өчен каян акча алып түлибез, эшсезләргә, ятимнәргә, фәкыйрьләргә ни белән ярдәм итәбез, балаларны ничек укытабыз, студентларны ничек хәзерлибез? Безнең казна алай бик бай түгел шул, чит илләрдән килә торган акчадан башка яши алмый. — Без дә шулай, юктан башладык. Әлбәттә, техника кирәк, яхшы белгечләр, материаль ресурслар кирәк, бу эшкә кайчан да булса керешергә кирәк. Иң мөһиме — эшне башлап җибәрү. Әнә, карагыз!. Курмашев, сүзен әйтеп бетермичә, торып, парапет буена килде дә шәһәр аръягында ерактагы рәшәле офыкка таба тезелеп киткән ак металл резервуарларны күрсәтте. — Сулдагылары инглизләрнеке, алар янында голландиялеләрнеке, ерактагы иң зурлары американнарныкы, — диде Әхмәт Габбас, Курмашев белән янәшә басып. — Барыбер шәп түгел инде! — диде Курмашев, кызып китеп. — Уйлап табарга кирәк бит! Металл «сулый» бит ул, резервуарлардан җиңел фракцияләр — нефтьнең каймагы очып бетә. Анардан бөтен әйберне ясарга мөмкин: мех, аяк киеме, бактерияләр, уенчык, синтетик тукымалар. Металл резервуарларда нефтьнең биш проценты югала. Миллион тонна нефть чыгарсаң — шуның илле мең тоннасы һавага очып бетә. — Нефтьне кайдадыр сакларга да кирәк бит. — Без нефть саклагыч резервуарларны җир астына төшерәбез, тимерле бетоннан эшләп, бер граммын да әрәм итмәячәкбез. Нефтьне сатканчы, аның әнә шул каймагын аерып алыгыз, нефтьне танкерга төяп, тиешле урынына илтеп җиткергәнче каймагы барыбер очып бетәчәк. Аннары аны теләсә ни эшләтә аласыз. Үзегез эшкәртегез дә чи нефтькә караганда биш-ун мәртәбә кыйбатрак сатыгыз. Ярлылык ул — җитмәгәннән түгел, исәпләп эш итә белмәүдән дә килә.. Курмашевның сүзләрен бик кызыксынып, игътибар биреп тыңладылар, хәтта ресторан музыкантлары да коралларын бер читкә куеп тордылар. Үзенә бик зур белгеч, тирән белемле кеше итеп шундый хөрмәт күрсәтүләре Курмашевка бик ошый иде. Зур дәрәҗәле галим ♦ булуына ул яңадан ышана башлады, күңеле хозурлык кичергән шушы минутта аңа Дания Дәүләтшина белән ике арада килеп чыккан кон- 2 фликт үзеннән-үзе хәл ителгән, очраклы бер аңлашылмаучылык бу- п лып кына тоелды. ? 14 ы Курмашев чит илдән үз машинасы белән кайтты. Дөрес, аның ма- = шинага әллә ни мохтаҗлыгы юк, башка профессорлар шикелле үк, z ул да кирәк вакытта институт машинасын чакырта ала, ләкин хәзер > шундый гадәт кергән инде: чит илдә эшләп кайтучылар үзләренең ма- ф шиналары белән мактанырга яраталар. Ә ул башкалардан киммени? в Чит илдә чакта Курмашев машина йөртергә өйрәнде, Мәскәүгә о кайткач, правасын яңадан яздырып алды, туган шәһәренә кайтканда = инде ул машина йөртә белүенә тәмам күнегеп-гадәтләнеп беткән иде. Z Рульдә ул үзен бик иркен тота. Кешеләр яныннан узганда, мина ма- " шина йөртү берни түгел дигәндәй, рәхәтләнеп як-ягына карангалап м бара. _ л Вакыт бик тиз үтә шул, өенә кайтып баш-күз алганчы бер атналап вакыты узып та китте. Беренче көннәрдә Курмашев кайту белән _• үк эшләргә ниятләгән эшләренең берсен дә эшләмәде. Ул чит илдә * чакта күңелен дәртләндергән изге ниятләре тормышка ашмый торган z коры теләк кенә булганлыгын аңлады. Башта уйлаганда бик гади, бик ачык булып тоелган иде — менә ул кайту белән институтка барып, гыйльми секретарь янына керер дә, моннан ике ел элек мин хаклы булмаганмын, менә хәзер ул диссертациягә җитешмәгән аргументларны алып кайттым, аны яңадан яклатырга кирәк, дип әйтер кебек иде Ләкин шул бик гади, табигый күренгән эшне -эшләргә Курмашев үз үзен мәҗбүр итә алмады. Ничек була инде ул: күпме еллар буена эшләп, зур дәрәҗәгә иреш, атаклы кеше бул да аннары көннәрдән бер көнне үзең үк әйт: минем ул казанышларым искергән, артта кал ган, дисенме? Ул үз теләгеннән үзе курыкты, ихтыярыннан тыш, күңелендә икенче бер өмет уянды: бәлки әле Дәүләтшина иргә дә чыгып куйгандыр, гыйльми эшләрен ташлап, семья мәшәкатьләренә керен баткандыр? Курмашев шулай булуын, үз хәле элеккечә, искечә калуын тели иде. Янадан аның үз-үзенә, үз тормышына ышанычы артты. Тик чит илдә чакта хыялы тудырган теләкләре генә кызганыч. Алдагы айлары, еллары бернинди хыялсызомтылышсыз, күңелсез узачагы гына аның җанын борчып тора иде. «Бәлки, бу борчуларның барысын ташлап, гади генә, тыныч кына яшәрлек берәр җиргә китәргәдер?» — дип уйланды .Курмашев. Башта ул дачасына китәргә уйлады — аларның дачалары Идел буенда, нарат урманы эчендә иде — тик анда улы белән килене яшә гәнлеген, ул тирәдә кармак белән суалчаннан башканы белмәүче ба лыкчылар тулып ятканлыгын хәтерләгәч, анда бармаска, өендә калыр га булды. «Әллә Сарабикколга китеп барыргамы? Анда Алтын күл дә якын», — дип, туган ягын исенә төшерде... Курмашевның туган авы лына сугыш вакытыннан бирле кайтканы юк иде бугай инде. Начар булмас иде бит бу! Ял сорап алырга да җәй буена авылга, авылдашлары янына кайтып китәргә?! Авылдашлары атаклы галим, профессор Госман Курмашевның шул авылдан чыккан кеше икәнлеген онытып та бетергәннәрдер инде. Искә дә алмыйлардыр. Анда аны кем юксынсын, кем сагынсын? Курмашев әтйсе белән әнисен шәһәргә күчеп килергә күпме чакырса да, алар туган якны ташлап китәргә теләмәделәр, менә хәзер инде алар ак каенлы тыныч зиратта яталар. Абыйсы сугышта үлеп калды — Одерга җиткәч, йөрәгенә мина кый- пылчыгы тигән. Сеңелесе, Госман абыйсы шикелле, читкә китеп урнашты, күптән тормышта инде — үзе дә килми, абыйсын да чакырмый. Чыннан да, туган җиргә кайтып, рәхәтләнеп бер ял итәргә, андагы халыкның ничек яшәгәнен күреп кайтыргадыр? Ул инде күптән шәһәр кешесе булып бетсә дә, зур җирнең кечкенә бер кисәге булган авыл аңа кадерле, якын, газиз түгелмени? Авылның хәзер бик күңелле, ямьле чагыдыр! Иртәләрен авыл өс- тенә томан төшә торгандыр: томан башта җиргә, читән буйларына сыланып, чокырларга җәелә, аннары, кояш чыгу белән, авыл өстенә күтәрелеп юкка чыга. Елгада каңгылдашып-шаулашып казлар коена, бакча башларында, салынып төшкән кызыл кикрикләрен селкеткәләп, кәпәренеп кенә күркәләр йөри. Хәтта яңа фермалар да, манарасы сүтелгән иске мәчет өстендәге антенналар челтәре дә, трактор, мотор тавышлары да крестьян тормышының борын-борыннан килгән асылын үзгәртә алмаганнар: дөнья яралганнан бирле кешеләр иген игә, терлек асрыйлар, тырыш хезмәтләре белән бөтен илне туендырып торалар. Кеше кем генә булмасын, никадәр генә югары үрләмәсен — ул барыбер үзен тудырган, ашатып-эчертеп үстергән шушы җирнең бер бөртеге генә. Бу вакытта инде, билгеле, сандугачлар сайрамыйдыр: аларнын сайрар чаклары узган: бала чыгарганнардыр. Ә менә болынга төшеп, авыл агайлары белән ярыша-ярыша печән чапсаң икән! Ә кичләрен учак янына җыелып, авыл агайларының явым-төшем, игеннәр турында, тормыш әхвәлләре, дөнья хәлләре турында ашыкмый гына гәп сугуларын тыңлап утыру үзе бер бәхет булмас идемени?!. Ә төне тагы нинди — шул хәтле тын, шул хәтле рәхәт! Әрәмәлектә ара-тирә генә берәр кош сызгыргалап куя: башта ул сайрарга кереш- мәкче сыман итә дә тынып кала, таң атканны, көн туа башлаганны көтә. Елгада, тирән чоңгылда, җәен шупырдаганы ишетелә, су буендагы тал куакларына дулкын килеп бәрелә дә ярдан чупылдап балчык кисәге убылып төшә. Менә шунда, торып, якынрак барсаң, чуртан балыгының каМыш кыштырдатып вак балык сагалап йөргәнен дә ишетерсең кебек. Хәер, авылда нинди печән чабу булсын инде хәзер? Печәнне машина белән бер атна э*чендә чабып ташлыйлардыр, кешегә үзенең көчен, тырышлыгын күрсәтерлек тә эш калмагандыр?! Кем хәзер аңа чалгы бирсен? Ул чалгычылар арасына басып, авыл агайлары белән беррәттән чалПы белән үлән кыдырып, теземгә салып бара аламыни?! Андый эшне хәзер оныткан инде ул, дәрт-дәрман да элеккечә түгел, бер буй чыкканчы ук сулышы кабып, хәлдән таяр. Алдагылар сине әллә кайда калдырып китәр, арттагылар, үкчәңә җитеп: «Әй, профессор, кызурак селтән! Үкчәңә чалгы тия бит!» — дип кычкырырлар. Курмашев, туган авылын әллә кайда еракта калган сыман итеп күз алдына китергәч, туган йорт, газиз бала чак хатирәләре елдан-ел онытыла, күңеленнән чыга баруын уйлады һәм шуңа йөрәге ямансулап, әчетеп куйды. Кайтканнан бирле узган бер атналап вакыт эчендә ул ничә тапкыр инде үзүзенә: вакытны әрәм итмим, дип. сүз бирде, кичтән әйберлә ремне җыеп, багажникка, арткы урындыкка салам да. күчтәнәчләр, юл азыгы алам да, Маһирә ханымны утыртып, Сарабикколга, Алтын күл буена китәбез, дип ниятләде. Ләкин көн артыннан көн үтте, Курмашев һаман жыенып чыгып китә алмады. Ни сәбәптәндер аның шәһәрдән чыгып китәсе килми, тик үзен нинди сәбәп тоткарлаганын төшенеп җитә алмый иде. ♦ Дөрес анысы, бер тапкыр ул хатынына: «Авылга кайтып, җәйне шунда торып килмикме? Авылны күрербез, кешеләрне», — дип әйтеп £ тә карады, тик Маһирә ханым шундук анын авызын каплады! — Әйттең сүз! -Авылның нәрсәсен күрмәгән без? Фермаларын, сыерларынмы? Анда кайтканчы, әнә санаторийга китәр идем әле. Баш- u калар путевка таба алмый, ә без ялкаулыгыбыз аркасында кузгалырга £ куркып ятабыз, — диде, сәерсенеп кашларын гына җыерды. Шулай итеп, көн артыннан көн узды, Курмашев дачага да, Сара- 2 бикколга да бармады, чит илдән кайткан чакта күңелен җилкендереп . торган шатлыгы сүрелеп баруын, ниндидер шом-борчу басуын тойды. * Күңеле теләп эшләгән бердәнбер эше — хатыны белән базарга “ барып кайту иде. Монда да ерак авыллардан килгән кешеләрнең ни- с чек, нинди шөгыль белән яшәүләрен күрәсең. Курмашев иртән тор- “ гач, җиңелчә генә капкалап, кофе эчеп ала да Маһирә ханымны ма- < шинасына утыртып, колхоз базарына китә. Бу дөньядан күпме хәлләр кичсә дә, базарлар бер дә үзгәрми икән, -° дөньяның шушы кечкенә генә бер почмагында вакыт-заман дигәнең, 5 бер нәрсәгә тимичәкагылмыйча, бөтенләй тукталып калган кебек, о Нинди генә халык юк монда: мактый-мактый җимеш сатучы үзбәк, < әзербәйҗан, грузиннар да, тирә-як авыллардан тозлы помидор, кыяр, z гөмбә китергән рус түтәйләре, товарны артык биреп җибәрмәгәем дип курка-курка гына үлчәүче чуваш, мари, мордвалар да бар. Мең төрле тавыштан базар эче гөжләп-гуләп тора. Курмашев Маһирә ханымга ит, җиләк-җимеш, яшелчә сайлап алыша, авылдан килгән татар апайларының кызык кына итеп русча сөйләшүләрен тыңлый-тыңлый, базарда йөри. — Җәичке каму? Бири кислый малака! Мюд йис, мюд!.. — дип кычкыралар. Алар белән бераз шаяртып аласы да килә. Ул пычак яки кашык очына гына эләктереп, бал кабып караган була, балың чын түгел, ширбәт кушылган, ди, я сөтеңнең өстен җыеп алгансың, ди. Сатучы хатыннарның моңа ачулары килә, аны прилавка яныннан куып: — Ни хучеш — ни нады. Хади магазин, там бульны хураша! — диләр. Базардан кайткач, Курмашевлар аш хәзерләргә керешәләр. Хәер, ашны Маһирә ханым гына әзерли. Кухняда мәш килеп, теге- сенмонысын пешеренә. Курмашев шунда аның аш-суга оста, җитез булуына сокланып карап утыра. Менә Маһирә ханым кай арада гына яшелчәсен турап, каймаклап салат та ясап өлгерде, өй эченә укроп, Маһирә ханым әйткәнчә, бер ашасаң да ун елга яшәртеп җибәрә торган яшел кычыткан ашы исе таралды, плитәдә өсте капланган табада сыер ите чыжылдап кыза башлады. Ни генә дисәң дә, үз өеп — үз өең шул инде, үзең теләгәнчә эшлисең, җаныңа рәхәт: нинди шәп санаторийлар да, чит ил кунакханәләре дә алмаштыра алмый аны! Курмашев яңадан үз өендә, якын кешеләре янында булуына сөенеп бетә алмый иде. Күнеле тәмам тынычланып, ул, моннан ары баш- качарак яшәргә кирәк булыр, дип, үз-үзенә сүз бирде. Әмма ни рәвешле башкарачак яшәр — анысын күз алдына китереп бетерә алмый иде әле. 15 Ниһаять, ул институтка барып килергә кирәк дигән карарга килде: санаторийга путевкалар сораган иде, шуны белешергә кирәк, югыйсә, икенче бер кешегә биреп куюлары да бар. Юк, ул начальствоны борчып тормас, вахтер белән генә исәнләшеп, коридордан узар да Яхии янына керер. Моңарчы алар нигә күрешмәделәр соң әле? Үзләре сабакташлар, дуслар, сугышта да бергә йөрделәр бит!.. Курмашевның кайтканын Яхин ишетмәгәндер, күрәсең, югыйсә, әллә кайчан килеп җитәр иде! Күрешеп исәнләшкәч, бераз сөйләшеп утырырлар да Курмашев: «Хәлләр ничек соң монда? Мәш киләсезме һаман?» — дип сорар.’ Яхинның берәр җитди эше булмаса, сыра яки башкасын алырлар да шәһәрдән чыгып, берәр күл буена яисә Иделгә үк китәрләр. Дөрес, Курмашевка аракы эчәргә ярамый, врачлар бу хакта апа кисәтеп әйттеләр. Хатыны да, син минем ачуымны китерер өчен кәеф чигеп йөрисең, дияр. Әйтсә әйтер инде! Тегеләй ярамый, болай ярамый, дип, күпме тыелып яшәргә мөмкин?! Яхин үзгәрде микән, шул ук микән? Шул уктыр: тыз-быз килә, ашыга-кабалана торгандыр, гадәтенчә, төрле вак-төяк эш-мәшәкатькә чумгандыр. Башкалар җәйләрен бушка әрәм итмиләр, кайсы кая китеп беткәндер, ә ул һаман җигелеп эшли, көзен яки яңа ел җитәр алдыннан гына ял итәргә кирәклеге исенә төшә... Бераз картая төшкәндер, башындагы соңгы бөдрәләре дә коелып беткәндер. Егерме яшеңдә генә ул гомер узуның эзе сизелми, илледә гомернең һәр көне үз тамгасын калдырып китә: биткә җыерчыклар сыза, чәчкә чал өсти, яки тагы да яманрагы — берәр авыру китерә. Яшь чагында Яхинның бөдрәләре нинди матур иде бит! Бигүди белән борып ясаган шикелле, эре-эре бөдрә иде. Курмашев аның ул бөдрәләренә кызыга торган иде, чөнки үз чәчен күпме тараса да, тиешле җиренә үзенә ошаганча яткыра алмый иде. Бәлки Яхин әле һаман да аңа карата ачу-үпкә саклыйдыр? Шуның өчен килмидер? һи, юләр!.- # ♦ Чит илгә китәр алдыннан Курмашев, якын дус-ишләрен, шул исәптән Яхинны да чакырып, саубуллашу мәҗлесе сыман бер нәрсә үткәргән иде. Шунда ике араларында Яхинның һаман да кандидатлык диссертациясен якламавы турында сүз чыгып, бәхәсләшеп киттеләр һәм бер-берсенә шактый чәнечкеле сүзләр әйттеләр. Ул вакытта алар аңлаша алмадылар. Курмашев үз фикерендә калды, Яхин аның фикере белән килешмәде. Кызык: әгәр Яхин хәзер бөтенләй үзгәргән булса, вак-төяк оештыру эшләрен ташлап, диссертациясенә керешкән булса, диссертациясен якларга Курмашевны зарыгып көтеп торса? Әкәмәт бер могҗиза булыр иде бит бу!.. Курмашев килеп кергәндә Яхин үз кабинетында иде. Гаҗәпкә каршы, бөтен эшен эшләп бетергән сыман, беркая да ашыкмый, кабаланмый иде ул. Кулына ипи тотып, ачык тәрәзәдән чыпчыкларга ипи ашатып тора иде. Әрсез чыпчыклар, очып килеп, ипигә ташланалар да күбрәк чукып алырга тырышалар, Яхин исә көлә-көлә аларны котырткан була: «Кап, кап, эләктер. Хәзер икенчегез. Тагын кап. Шулай, шулай, молодец! Чыпчык түгел — бөркет болар!»—ди, ә үзенсн бөтен кыяфәтеннән бу минутта аның уенда чыпчыклар түгел, бәлки чит кеше күзенә күренми торган бөтенләй башка нәрсә икәнлеге сизелә иде. Курмашев җайсызрак вакытка туры килүен кызганып куйды. Кешегә комачауламаска иде бит! Ләкин ул, уңайсызлануын шундук җиңеп, түргә таба атлады. Хәзер ул менә арттан килер дә Яхиннын күзләрен кысып алыр — кем кысканын белер микән? ’ Кабинетның хуҗасы, бүлмәгә кемдер кергәнне сизеп, ялт кына бо- . рылып карады, әмма Курмашевны күргәч аз гына да гаҗәпләнмәде, * әйтерсең алар әле моннан бер-ике сәгать элек кенә аерылышканнар. Әкәмәт тә кеше инде! 5 Дөрес анысы, Яхинның күзләре чаткыланып-ялтырабрак китте, йө- 3 зенә шатшаян бер төс чыкты һәм ул: * — О-о, нинди мут булып кайткан бу! Мыек үстереп җибәргән! ш Чын гарәп түрәсе булган! — дип күрешергә кулын сузды. - Килешәме? — диде Курмашев, мыегын сыпыргалап. — - Бик шәп. Хатын-кызның күзе гел синең мыекта гынадыр инде? j Дусты мыегын мактавы Курмашевның күңеленә бик хуш килде. шулай да ул аның мактавына кушылып китмәде, кулын гына селкеп: * — Ярар, арттырма. Кая инде ул хәзер безгә хатын-кыз күзенә кү- “ реиү! Борын астың буш булмаса — шул җиткән, — дигән булды. с Алар шактый озак сөйләшеп утырдылар. Яхин кемнәрнең доктор- “ лык диссертациясе тәмамлавын, кемнәрнең өметле күренүен, үсеп ки- < лүеи тиз-тиз генә санап-әйтеп үтте. Курмашев башын гына чайкады, п «Кара, нинди молодец! Шулай укмы? Кирәк бит!» дигәләде һәм ахыр- л да институтка ни өчен килүен хәтерләп, кулы белән өстәлгә шапылда- Jjj тып алды да: — Кара әле, Зөфәр, акыллым, — диде. — Без юк-бар белән баш < катырып, гомер черетеп ятабыз, әйтерсең яңарак берәр нәрсә уйлап табарга безнең башыбыз җитми. Әйдә бер сәйран кылып кайтабыз! «Ягулыгын», тегесен-монысын алабыз да Идел буена куна китәбез, ә? Учак ягып җибәрербез, гәп сугарбыз, утка карап хыялланып ятарбыз. Теге җирләрдә учак та яга алмыйсың—анда эссе ком чүле генә. Машинам бар, теләгән җиреңә җилтерәтеп кенә алып барып җиткерермен... Курмашев бу тәкъдимен бик урынлы әйткәнлеген абайлады, Яхинның да машинага утырып кына Идел буена китәсе, учак янында төн кунасы килә иде, әлбәттә. — Гөнаһларым булмаса, оҗмахка гына керер идем, дип әйткән ди берәү, — диде Яхин. Эчтән яктырткан ниндидер нуры сүнгән сыман, аның чырае кинәт сүрелеп, караңгыланып калды - Соңгы тапкыр Идел буенда кайчан булганымны да хәтерләмим инде. Бик барасы иде дә... Шулай да, әйдә, икенче бер вакытка калдырып торыйк бу нәрсәне. Сиңа кайчан эшкә чыгасы әле? Курмашев уңайсызланып калды, ниятләгән эше болан булып чыгар дип һич уйламаган иде ул. Ярый, дус, сабакташ булуларын исәпкә алмыйк, ди! Профессор, фән докторы, бөтен илгә атаклы бер белгеч гади бер хезмәткәргә, фәндә иң кечкенә дәрәҗәле бер кешегә үзенең компаниясен тәкъдим итә, ә ул: «Әйдә, икенче бер вакытка калдырып торыйк», — ди. Сөйләшә белә кешеләр! Курмашевның иртәннән башланган күңел күтәренкелеге әкренләп сүрелде, аның урынына ниндидер бер үртәлү тойгысы, ачу баш калкытты. Ул Яхинга ни дип җавап бирергә дә белмәде, дәрәҗәсен җуярга теләмичә: «Кара аны, әйтүем хак булсын», — дип шаярта да алмады, саубуллашмый-нитми, үпкәләп чыгып китәргә дә яхшысынмады... Шул вакытны, ишек ачылып китеп, кабинетка... Дания Дәүләтши- на килеп керде. , 16 Курмашев бу очрашуга күңеленнән әзер иде, аны, иртәме, соңмы дигәндәй, я биредә, я теге бистәгә барып күрәчәген белә иде, ләкин ул очрашуның соңрак, бүтән бер жирдә, чит кешеләрдән башка гына булуын тели иде. Ә монда, Яхин янында очрашу... Курмашев уңайсызланыбрак калды, йөзе кызара башлавын, чигәләре чәнчешүен тойды. Дәүләтшина да Курмашевны, араларында булган хәлләрне онытмаган иде, күрәсең. Ул да беравыкка каушабрак калды, узаргамы, кире чыгып китәргәме дип, ишек төбендә икеләнеп торды. Шулай да оялчанлыгын жиңде, өстәл янына кыю гына килеп: «Исәнмесез», — диде, урындыкка утырмады, дәрәҗәсен белеп, әдәп белән генә: «Гафу итегез, мин бер генә минутка», — диде дә йомышын әйтергә кереште. — Зөфәр Садыйкович, — дип, Яхинга мөрәҗәгать итте, — балалар дачасына баргач, минем кыз белән дә кызыксыныгыз әле. Аның беркеме дә юк дип уйламасыннар. Кызганып карамасыннар. Аңа кызгану кирәкми, башкаларга караган шикелле үк карасыннар. Минем бераз тоткарлануым ихтимал, төрле хәл килеп чыгуы мөмкин бит. Сез аны, зинһар, икенче срокка да калдыртыгыз инде. Менә гариза яздым... Ул шыртлатып сумкасын ачты да өстәлгә бер бит кәгазь чыгарып салды. Яхин, кәгазьгә күз төшереп алгач, Дәүләтшинага күтәрелеп карады да: — Сез әллә чит илгә турне ясарга җыенасызмы? — дип сорады. — Нинди турне булсын?! Без анда концерт куеп йөрергә бармыйбыз, эшләргә барабыз. Шуннан туп-туры Самотлорга очам, аннары, Камада тагын бер нефть ятмасын эшкәртергә керешәләр, анда да барып чыгарга кирәк. Баланы үзем белән алып йөри алмыйм лабаса. Анда бала-чага түгел, олылар да муен сындырыр. Юлы да юк, торыр җире дә, эшне яңа башлыйлар гына әле! — Ярар, бер дә борчылмагыз, Дания Салиховна! Барыгыз, барыгыз, конгресста уңыш телим үзегезгә. Борчылмагыз, монда без барысын да оештырырбыз, барысын да эшләрбез! Хатын-кыз барында утырып торуны Курмашев яхшысынмады, урыныннан торды. Хәзер алар өстәл аша гына кара-каршы басып торалар иде. Дания Дәүләтшина карашын аңардан читкәрәк юнәлткән, туры карарга кыймый иде, күрәсең. Курмашев, киресенчә, юри аның йөзенә текәлгән, шушы ике ел эчендә аның никадәр үзгәргәнлеген чамалый сыман иде. Хәер, үзгәреш күп юк иде. Өс-башы теге чактагы шикелле үк гади, бик ыспай. Гәүдәсенә сыланып, тыгыз күкрәкләрен белгертеп торган ачык якалы йон кофта, муенына нәфис алтын чылбырлы, патша хатыны Нефертити сурәте төшерелгән модный медальон таккан. Чәчләрен буятмаган, кистермәгән дә — толымлап үреп, баш артына төйнәп куйган. Зур соры күзләре шактый кырыс карый. Шул ук вакытта беркадәр хәйләкәрлек, шаянлык та сизелә сыман. Дөрес, кулбашлары итләчләнә төшкән, шулай да буй-сынында кызлар зифалыгы әле күзгә ташланып тора. Чырай-кыяфәтендә дә балаларча беркатлылык белән олы сымак җитдилек бар кебек иде. Курмашевның аның квартир хәлләрен, ничек яшәвен беләсе килә, бәхетлеме сез? дип сорыйсы килә иде. Ләкин араларында алай сорашырлык якынлык булмагач, яхшысынмады: теге диссертация яклагандагы хәлдән соң аның иң яхшы ният белән сорашуы да әрсезлек, кешене рәнҗетү булып тоелыр сыман иде. Курмашев ул хәл онытылыр, күктә атылып сүнгән йолдыз шикелле, хәтердән эзе жуелыр дип уйлаган иде. Шулай булуын бик теләгән иде, ләкин, бактың исә, онытылмаган, хәтердә һаман саклана икән әле. . Дәүләтшина теге вакытта да Курмашевка нык характерлы, ихлас күңелле булуы белән ошаган иде. Хәзер менә аның Яхин белән сөйләшкәнен, кызын балалар бакчасының жәйге дачасына урнаштыру ♦ хакында үтенүен тыңлап торганда Курмашев аның үз-үзен тотышына : тагын тан калды. Ул аны нибары өченче тапкыр гына күрә, әмма күр- 2 гән саен Дәүләтшина яңа бер кеше сыман тоела иде. Хатын үзен бик п табигый, гади тота, шәрыкчәрәк йөзенә килештереп сөрмәләнгән күз- > ләре игътибар белән житди карый, шул ук вакытта мөлаемлыгы, хатын-кызга хас назлылыгы да сизелеп тора. Курмашев шунда бер нәрсәне төшенде: ул чит илдә йөреп кайткан = арада Дәүләтшинаның тормышында зур гына үзгәрешләр булган бу- й лырга тиеш, тик Курмашев нинди үзгәрешләр икәнен генә чамалый *• алмый иде. ♦ «Билгеле инде, иргә чыккан, гаилә тормышы килешкән үзенә»,— е дип уйланды Курмашев. Элегрәк ул аның тормышка чыгуын теләсә дә. ° бу юлы моны кызганыч бер хәл сыман итеп тойды. Кешеләр өйләне- = шәләр, гаилә коралар, әйбәт буламы, начармы — аларнын тормышы а- алда әле, ә менә Курмашевныкы үтеп китте инде, андый чакка яңадан * кайтып булмый шул инде. Кызык: диссертациясе ни хәлдә икән бу ханымның? £ Дәүләтшина үзен гади генә тотса да, тартынуы сизелеп тора иде. ш Ул Курмашевның шулай әрсезләнеп, төбәлеп каравыннан уңайсызлана £ иде, күрәсең: нәфис колак яфраклары, диссертация яклаган вакыттагы * кебек, мүк жиләге төсле кызарып чыккан иде. Курмашев бая, теге очs рашуны Дәүләтшина да онытмагандыр, мин командировкада чакта ул да минем турыда уйлагандыр, дип фараз итүенең дөрес булуын төшенде. Шуннан соң кәефе яхшырып, күтәрелебрәк китте, Яхннга булган ачуы да сүрелде. Ул Дәүләтшинадан диссертациясе хакында сорамакчы, төзәттегезме, яңадан якларга хәзерләнәсезме? димәкче иде дә шул вакыт — кирәк бит! — үзенең аны озата баруы, коньяк, чәй эчүләре, бәлеш ашаулары, яңа квартирын котларга бер шешә шампанский күтәреп килергә вәгъдә итүе исенә төште. Хәтеренең шулай яңаруына шатланырга да, пошынырга да белмәде. Башын чайкап куйды да ярым шаярткан бер төстә: — Хәтерегездәме: сез, квартир алам, дигән идегез, мин бер шешә шампанский вәгъдә иткән идем? Ике вексельнең дә срогы чыкты. Әйбәт түгел бит! — дигән булды. Дәүләтшина кызарып китте, Курмашевка әллә ничек кенә сәерсенебрәк карап алды, бер мизгелгә генә күзләрендә каушау галәмәтләре сизелде. Курмашев, моның иргә чыгуы дөрес икән, шулай булгач, кннаялар ясап, сүз кушып торасы юк, дип уйлап, авыр сулап куйды. Дәүләтшина, Курмашевның шелтәсен бөтенләй ишетмәгәнгә салышып, Яхинга таба борылды да: — Алайса, мин киттем, ярыймы? Мин анда артык тоткарланып тормам: барам да кайтам, — диде. — Алай бик ашыкмагыз, — диде Яхин. — Чит илгә баргач, анда, гы халыкның ничек яшәгәнен дә күреп кайтырга кирәк. Кызыклы да, файдалыгыйбрәтле дә була ул. — Эшем күп, жнтешеп булмый. Шуннан туп-туры Себергә китәм Сезгә рәхмәтемне алдан уК әйтеп куям! — Нинди рәхмәт инде ул тагы?! —диде Яхин. башын чайкап.— Кызыгызны урнаштырырбыз, бер дә борчылмагыз. Тыныч булыгыз. Чит илдән вак-төяк сувенир сыман нәрсәләр алып кайтыгыз. — Значокмы? Чәйни торган резинамы? — Шул гына җитмәгән иде! Киноактрисалар сурәте алып кайтыгыз. Хәзер андый нәрсәләр бик модный бит. Яхин болай дип, әлбәттә, шаяртып кына сөйләшә иде, Дәүләтшина исә, беркатлы җан, аның һәр сүзен чынга алып, үтәргә риза булды. — Алып кайтырмын, альбомыгызны әзерләп куегыз. — Юк, юк! — диде Яхин, кулын селкеп. — Берүк карап алыгыз. Андагы халыкның әдәп дигән нәрсәгә бик исе китми — фотога теләсә ничек төшәләр. Сезнең ул артисткаларыгыз минем хатын кулына эләксә — алла сакласын!.. Дәүләтшина елмаеп кулын гына селекте дә: — Аңлашылды. Ярар, борчылмагыз, берәр нәрсә’ табармын әле, һәрхәлдә, диңгез аръягыннан атом бомбасы алып кайтмам! — диде. Ул тагын бер тапкыр Яхинга рәхмәт әйтте дә Курмашевка да сүзе бар шикелле күтәрелеп карады. Тик әйтәсе итмәде, ахры, баш кына какты да чыгып китте. 17 Коридорда аның аяк тавышы тынгач, Яхин: — Бик булдыклы, акыллы хатын. Андыйлар аз хәзер,— дип куйды. — Укымышлымы?—диде Курмашев. Ә үзе, ни сәбәптәндер, Дәүләтшинаның кире керүен тели иде. — Хикмәт анда түгел, — диде Яхин. Пошынгалап башын чайкады.— Укымышлылар күп, акыллылары аз. Ә бу — бик башлы хатын, уран белән эш итәргә, атом төше физикасы белән шөгыльләнергә куш—анысын да булдырыр. Читтән караганда, бик тыйнак, оялчан гына бер хатын кебек, ә үзе эшен белә. Каян килә кешегә андый сәләт? Мин көнләшеп тә куям хәтта. Ничек ул үзенең әлеге идеясен бик вакытында уйлап табып, нәкъ кирәкле җиренә туры китергән диген?! Ни өчен мин диссертацияне ташладым? Дәртләнеп керешеп китәрмен, илһам табармын, мин әйтәм. Эшкә тотынгач, карыйм — юк,- барып чыкмый, ерунда. Мин теләгән нәрсә түгел. Ни кыйрата алабыз без? Егерменче гасыр, җир тирәли спутниклар оча, лазер унлап чыгардылар, рак авыруын гади трахома шикелле итеп кенә дәваларга җыеналар. Безнең кымшанудан гына әллә ни мәгънә чыкмый. Алга карамыйбыз — койрыкта сөйрәләбез без. Курмашев башта, Яхинның Дәүләтшинага ачык йөз, йомшак мөгамәлә күрсәтүе аның профсоюзда шундый эштә утыруыннан һәм Дәүләтшинаның сөйкемле, чибәр хатын булуыннан, дип уйлаган иде. Ләкин соңга табарак Яхин тегеңә уңышлар тели, борчылмагыз, теге-бу дип аны тынычландыра һәм саубуллашкан вакытта шаярта да башлагач, Яхинның башкача эшли алмавын аңлады. Дөрес! һәркем үзе теләгәнне, үзенә ошаганны гына түгел, бәлки сәләтеннән килә, кешеләргә файда китерә торганны эшләргә тиеш! — Карале, аның диссертациясенең хәле ничек? Хәтереңдәдер: теге вакытны яклый алмаган иде. Якладымы инде? — Юк бугай. Фәнни эшләр миңа кагылмый бит. Ишетүемчә, Мәс- кәүдә аны хуплап күтәреп алганнар, шунда яклатырга җыеналар, ди. Хәзер Самотлорда, бөтен Себер промыселларын аның ысулы буенча коралар бит. Күрдеңме — халыкара конгресска бара, нефть ятмаларын эшкәртүдәге перспективалы методлар турында чыгыш ясаячак. Хәзер нефть — бик зур нәрсә бит! — Мәскәүлең монда ни катнашы бар соң?—дип, кашларын җыерып сорады Курмашев. Бу эшкә Мәскәүнең катнашуына әйтерсең Яхин гаепле иде. — Бу эш бит бездә эшләнгән, мәскәүлеләр аны үз эшләре итеп күрсәтмәкчеме?! Яхии җилкәсен сикертеп, телен генә шартлатты: — Башкала шул, берни эшләп тә булмый... * — Фәндә нинди башкала ди ул? Ачышны кайда ясаганнар, кайда ф тапканнар — шунда аның башкаласы. Мәскәү — башкала, ә менә па- ~ рамагнит резонансының туган җире — Казан!—диде Курмашев, үз 2 сүзен куәтләп. *• — Турысын гына әйт син — Дәүләтшинаның ачышын анда күргән- « нәр, таныганнар, диген. Беренче тапкыр пар машинасын рус механн- = гы Ползунов ясаган, ә кешелек дөньясы инглиз Уайтны беренче дип 5 таныган... j — Мисалларны мәктәп дәреслегеннән китерәсеңме? — диде Кур- ф машев, бәхәскә керешеп. — Алайса, яңарак факт та китерә алам. Нигә менә син Дания Q Дәүләтшинаның ачышын күрмәдең, Мәскәү галимнәренә калдырдың Е аны? — Фәндә күрәзәчеләр юк.— Курмашев тыныш ясап алды да, кат- < гый бер тавыш белән: — һәм булмаячак та! — диде. — Дөреслек — бер, ялгышлык—мең. Шулаймы? — Нәкъ шулай. Колумб үзен һиндстанга барып җиттем дип уйлаган булган да, караса — Американы ачкан икән. Эйнштейн әйткән: ’ атом төшен беркайчан да таркатып булмаячак, дигән... — Хәтта Наполеон да, — дип өстәде Яхин, ниндидер астыртын бер s мәгънә белән. — Әйе, Наполеон да, — диде Курмашев, аның сүзен бүлеп.— Ул үзен галимнәрне яклаучы бер кеше дип санаган, ниндидер максат белән фәннәр академиясенә дә баргалаган, ә менә аның янына Фултон килгәч, җилкәнле корабларга пар машинасы куйсак, Британия флотын тар-мар итәбез, дип, үзенең тәкъдимен әйткәч, Наполеон аны чудак; фанатик дип атаган. Тәхеттән төшерелгән императорны инде җилкәнле корабта изге Елена атавына озатканда, аларның корабын пароход узып китә. Шул чагында Бонопартның нәрсә уйлаганын чамалыйсыңмы? — Син дә Бонопарт булам дисеңмени? — дип, чәнечкеле соравын төртте Яхин. — Кешеләр бер-берсенең эчке яхшы сыйфатларын үстерергә тырышсалар, кимчелекләрен гафу итсәләр, нинди яхшы булыр иде. Тормышта киресенчә шул: иң элек синең ялгышыңны күзенә бәреп әйтәләр. Бигүк күңелле булмаса да, тулаем дөрес. Ип беренче кеше булып диссертацияне син укыдың бит, яклаган вакытта аны яраксыз дип кире кактың, ә хәзер дәгъваңны белдерәсең!.. — Алай булмый, алай ярамый дисеңмени син? — Гомумән алганда — мөмкин. Ә менә конкрет фактлар, таныш кешеләр турында сүз барганда алай ярамый!—диде Яхин. — Син ул хезмәтне аңламагансың, аның асылын, әһәмиятен күрмәгәнсең икән — ул чагында нинди галим инде син? Белә торып каккансың икән — анысы инде бернинди киртәгә дә сынмый. Гадәттәге мин-минлек чире! Янәсе, мин — дөньяның кендеге!. Берише кешеләр башкаларның талантын күрергә сәләтле, икенчеләре үзеннән башка берэрк дә өскә чыгармаска тырыша. Үзе ул, әлбәттә, бик акыллы кеше, ә м ■ нә аның тирәсендә чуалучылар — вак-төякләр генә. Аларның бар кирәклеге — һәр нәрсәне хуплап тору, каршы сүз әйтмәү, ялагайлану. Нигә алай? Хикмәт шунда: бөекләр арасында алай ук калкып тора алмыйсын, ә бәләкәйләр арасында бөек булып йөрү — ансат. — Димәк, мин — дөньяның кендеге, бәләкәй кешеләр арасында бөек булырга тырышам? — диде Курмашев, дустының күзенә туп-туры карап. Яхин да каушап төшмәде, шундук җавап-җайтарды: — Изге адәмгә салышма! Янәсе, менә мин нинди әйбәт кеше—үзем өчен күңелле булмаса да әйтәм, имеш. Шулаймы? Син үзеңне зур кеше дип санарга гадәтләнгәнсең, баскычның иң югары басмасын үзеңә алгансың да башкаларны түбәнрәк урнаштыргансың, көннәрдән бер көнне сәләтлерәк, талантлырак икенче берәү калкып чыга да аның синең белән тигезләшүе, аннары узып китүе дә ихтимал. Син инде менә шул кешенең башыннан басасың. Телең белән син — изге, ә табигатең белән — мәртәбә сөюче вак көнче. Бу ике кешенең берсе фән докторы, профессор, зур белгеч, икенчесе исә кандидатлык диссертациясе дә язып яклый алмаган булса да, бәхәсләшкәндә алар үзара хәтер саклап тормыйлар, турысын әйтеп сөйләшәләр, чөнки бер-берсен кеше буларак тиң саныйлар иде. Ләкин Курмашев бу юлы инде дустының сөйләшүендә дусларча чеметкәләү генә түгел, усал итеп тешләү барлыгын да тойды. Шуңа хәтере калып: «Минем Дәүләтшина хезмәтенең яхшы ягын күрмәвемә сөенә!» — дип уйлап куйды. Чыннан да, аның Яхинга нинди начарлык эшләгәне бар соң? Үзенең диссертациясен яза алмаганга Курмашевтан үч аламы? Нигә килде соң әле ул шушы Яхин янына, җыен пычрак сүз ишетер өченме? 18 Яхин исә Курмашевның бу минутта ни кичерүенә игътибар да итми, аны ниндидер үз уйлары борчый сыман иде. Шуңа ул, бөтенләй көтмәгәндә, тагы да катырак суктырып әйтте: — Син үзең доктор булсаң да, бик акыллы димәс идем мин сине! Каян алдың әле син квартирга күчү дигән сүзне? Минем белүемчә, ә мин тәгаен беләм, синең аспиранткаң беркая да күчкәне юк, шул ук частный фатирында яши. — Ничек күчкәне юк? — диде Курмашев, төзәтеп булмаслык коточкыч зур ялгыш эшләгәнен аңлап. — Күчәр җире булмагач, кая күчсен?! Әллә айдан төштеңме син? — Нигә күчәр җир булмасын?! Бөтенесе әзер иде бит инде, ордер гына яздырасы калган иде- Мөгаен, үзең вакытында тиешенчә эшләп җиткермәгәнсеңдер. Мероприятиеләреңә кереп баткансыңдыр!.. — Бик тиешенчә, бик вакытында эшләдем, — диде Яхин, сабыр гына. Тавышы тыныч булса да, сүзләреннән ниндидер усаллык сизелеп тора иде. Курмашевка әллә нинди аңлаешсыз, куркыныч бер көч үзен караңгы упкын өстенә күтәрә сыман тоелды, аның шул упкынга карыйсы, төбендә ниләр барын күрәсе килә һәм шул ук вакытта үзе бу теләгеннән курка да кебек иде. — Мероприятиегә кереп батканмынмы?! — диде Яхин, аны үчекләп һәм торды да тәрәзә каршына барып басты. — Монда кергән чагында күрдеңме: мин чыпчыклар ашатып тора идем? Чыпчык ул беркатлы, аңгыра кош, хәйлә-мазар белми, берәр нәрсә эләктерергә теләсә, туп-туры, яшеренми-нитми килә. Ә менә кешене алай тиз генә белеп булмый. Глобаль масштабта фикер йөртү ансат ул — уйлау белән үк бөтен кешелек дөньясы күз алдына килә. Бөтен дөнья революциясе белән чагыштырганда аерым шәхес — тузан бөртеге шикелле генә булса да, син аның каршында дәрәҗәңне төшермә. Беләсеңме, революцияләр нәрсә аркасында ясала? — Нәрсә аркасында соң? — дип сорады Курмашев, Яхинның сүзенә ияреп. — Әнә шуның аркасында, әнә шул кечкенә кеше аркасында, табигатебезнең тузан бөртеге аркасында... Фәлсәфә сата башладыммы? Яхин тәмам кызып китте. Сүзен тыңлыйлармы, юкмы — аның өчен хәзер барыбер икәнен Курмашев белә иде. — Син мине бюрократ, чиновник дип атадың, ә үзеңне эксперт, судья итеп куйдың. Ә чынында кем судья икән соң әле? Дәүләтшнна ♦ синел аркада квартирга күчми калды түгелме? Син бит болын чаклы ? квартирыңны горисполкомга тапшырып, ике аерым квартир алырга 2 тиеш идең. Шулай түгелме? п — Шулай. > — Син үзеңиекеләрне аерым квартирга урнаштырдың, ә искесен, сөйләшенгән булса да, тапшырмадың. — Тапшырырга өлгермәдем. S — Чит илгә киттең шул, әнә нинди мыек үстереп кайткансың. Без р синең белән, вак алдакчылар шикелле, хәйләләргә, совет властен ал- > дарга маташтык. Горисполкомда безнең хәйлә корганны сизделәр дә ♦ яна йорттан бер квартирны каерып калдылар. Синең малаеңа биргә- а не урынына. Шуннан сон без нишлик инде? Сезнекеләрне кире кай- ° тарыргамы? Үзләренең шуңа башлары җитмәде, инициатива күрсәтмә- 5 деләр, квартирны үзләренә тиешле нәрсә дип кабул иттеләр, ә минем Z инде судлашып йөрергә кыюлыгым җитмәде. — Юкка судлашмагансың. Минемчә, синдә кыюлык аз түгел. Ул квартирны бушаттырырга иде. — Куып чыгартыйммыни? Утыз ел буе дус булып яшибез, үлгәч, ш икебезне бер зиратка җирләячәкләр. Хикмәт минем кыюлыкта түгел. £ — Нәрсәдә соң? < — Синдә. Малаеңны квартирдан чыгара гына башла — Маһирәң £ сөрән салачак. Профессор кешене, зур галимне мыскыл итәләр! — диячәк. — Мәрхәмәтсез кеше икәнсең, Зөфәр! Миңа яманлык эшләр өчен ничә ел буе сагалап, җай көтеп торгансың. — Ай-Һай, кеше өстенә мичкә тәгәрәтергә оста да инде без! Алай- болай берәр хәл булдымы — кемдер җай көтеп торган, имеш. Бәлки син үзеңә-үзең яманлык эшләгәнсеңдер? Хәзер түгел, кичә дә түгел, элегрәк, хәзер шуның очы гына килеп чыккан Яхинны үз урынына утырту өчен хәзер каты итеп, берәгәйле итеп аның авызын капларга кирәк иде, ләкин Курмашев андый усал сүз таба алмады, теленә килгәнне дә әйтә алыр хәлдә түгел иде ул. Дөресен генә әйткәндә, Курмашев чит илгә Дәүләтшнна квартиры белән бәйләнмичә дә китә ала иде. Аның документлары кулында иде, китәр алдыннан әлеге диссертация белән килеп чыккан хәлнең моңа катнашы юк, Курмашевның намусы чиста иде. Ул күңеленнән ни уйласа, шуны сөйләмәдемени, үз карашын якламадымыни? Яхинга диссертация якламыйча гына докторлык дәрәҗәсе биргәннәр, ә Курмашевны профессорлыгыннан мәхрүм иткәннәр, дисәләр, хәзер ул шуңа да ышаныр иде. Күпме вакыт йөреп, күпме мәшәкатьләнеп, кеше үзенең квартир мәсьәләсен җайлаган, моның өчен аны, зур эш эшләгәнсең, дип мактыйсы урында, гаепле-гөнаһлы итәләр! Курмашев шул минутта сәер бер тойгы кичерде: әйтерсең ул гомере буе, абына-сөртенә, аллы-гөлле салават күпере өстенә үрмәләгән. Егылып аска тәгәри язган чаклары да булгалады, ләкин, көчен җыеп, яңадан өскә үрмәләде. Инде менеп җитәргә күп тә калмады кебек, бөтен дөнья искиткеч матур булып, аллыгөлле булып күренде, һәм көтмәгәндә шул салават күпере юкка чыкты, нур сүнде, Курмашев бозлы, салкын упкынга очкандай булды. Ул кычкырып, аваз салып та карады, тавышы упкын эченә китеп югалды, кире кайтып яңгырамады... 65 19 Улы белән киленен башка чыгару өчен квартир алмаштырганда Курмашевның үз гозере белән гомерендә беренче тапкыр йөрүе булгандыр. • Әлбәттә, бик кыен, бик уңайсыз булды. Шәһәр башкарма комитеты. председателенең җилкәсендә бөтен шәһәр мәшәкате, бөтен шәһәр кайгысы, Курмашев ише кешеләр аның өчен йөз меңләгән; шуларның барысын ашатыргаэчертергә, киендерергә, торак белән тәэмин итәргә, өстәвенә, әле ял мәсьәләсен дә: театр, кино, пляжларын кайгыртырга, транспортны булдырырга кирәк. Ә менә Курмашев, оялмый- нитми дигәндәй, үз кайгысы белән йөри, имеш. Аңа квартир алмаштырырга, улы белән киленен урнаштырырга кирәк, янәсе. Газетага игълан биреп бастырырга да шул юл белән генә алмаштырырга иде! Ләкин бер ияләшкән урыннан күчеп китәсе дә килми иде. Ун ел эчендә Курмашев үз квартирына инде тәмам ияләнеп беткән иде, соңгы вакытта алар монда Маһирә ханым белән өйләнешкәннән бирле яшиләр сыман тоела башлаган иде. Алар йорты — түшәме өч метр ярым биеклегендәге иркен-иркен бүлмәле, элеккерәк елларда салынган йорт, коридорында велосипедка атланып йөрерлек, кухнясына өстәл, сервант һәм суыткычлар иркенләп сыя. Балконыннан Идел өсте күренеп тора, җилсез тыныч көнне пароходлар гүләгәне дә ишетелә, кич җиткәч, шәһәр манарасындагы сәгать сукканда бүлмә эчләрендә алсу шәүләләр уйный. Хәзер менә шул квартирны тапшырып, үзләренә дә, улы белән килененә дә икешәр бүлмә сорарга туры килә. Ярый әле, юньлерәген бирсәләр! Бәлки бу мәшәкатьне ташларгадыр, искечә калдырыргадыр! Маһирә ханым белән аңа тагын күпме яшисе калган инде? Биш елмы, унмы!.. Тик шулай да Курмашев карарыннан кире чигенмәде: гаилә мәнфәгате корбан сорый шул, улы белән килене аерым яшәргә телиләр икән — яшәсеннәр, ул аларның теләгенә каршы килми. Шәһәр башкарма комитеты председателе янына барыр да хәлне сөйләп бирер, артыгын сорамас, беркадәр илтифат итүләрен генә үтенер — менә шул. Мондый зур шәһәрдә аерым яшәп, бергә кушылырга теләүче семьялар аздыр дисеңме! Башкарма комитет председателе янына керү алай ансат эш түгел икән. Шәхси йомыш белән кабул итә торган көнне Курмашев биек колонналы иркен залга менде — элекке заманда берәр князь яисә купең йортының залы булгандыр — монда зур гына чират җыелган иде. Стена буендагы урындыкларга картлар, карчыклар, япьяшь ирләр, хатыннар тезелешеп утырган, арада бала күтәреп килүчеләр дә бар иде. Курмашев ишек янында туктап: — Соңгы кеше кем? — дип сорады. Җавап бирүче булмады. Курмашев беренче урындык янына килде дә шунда утырган тәбәнәк кенә гәүдәле, түгәрәк сакайлы бабайдан кычкырып: «Председательгә керүчеләрдән соңгы кеше сезме?» — дип сорады. Бабай сакалын күтәреп, күзләрен кыса төште, җавапны ничегрәк дип әйтергә икәнен чамалап торды, ахры, һәм — исең китәр!—теле- телгә йокмый сөйләп тә китте: — Монда беренче дә, соңгы да юк, — диде ул, башын тиз-тиз чайкап. — Син бит монда кинога билет алырга килмәгәнсең. Монда әм- мә кеше список буенча утыра, ә менә персидәтел янына эләгү мәсьәләсен хәзер мин сиңа, иптәш, аңлатып бирәм, — диде бабай, һәр сүзен ачык итеп.— Персидәтел бит ул бөтен шәһәргә берәү генә. Әммә кеше дә йомышы белән шуңа керергә тырыша. Менә шуннан чират җыела. Без нинди халык? йомшак җиргә чуан чыкса да, профессор карасын дибез, югыйсә, аның бөтен дәвасы шул: әрекмән яфрагы яки суган пешекләп яптыңмы — икенче көнне ялап алгандай була. Бүгенге приюмга иртәнге сигездән яздылар, чиратка тагы да иртәрәк килергә кирәк. Соңрак килсәң, сине тыңламыйлар да, кеше нормасы тулды, диләр дә бетте-китте. Мин беренче тапкырында сигездә килгән идем — ф соңга калдым. Җидегә килдем — анда да җитешмәдем. Алтыга килдем — анысында да кичектем. Дүртенче тапкырында гына эләгә ал- g дым... Я, төшендереп бирә алдыммы? * Карт шулай сүзгә мавыгып сөйләнсә дә, үз эшен исеннән чыгармый ? иде. Ул күз чите белән генә чиратны күзәтә: чират кузгалуга, ялт i кына сикереп тора да алдагы урындыкка күчеп утыра. Кыбырсынга- ё лап ала да: «Күрдеңме? Мин алга таба үрмәлим, ә син утырмаган- = сын да әле» дигән шикелле, Курмашевка ялт кына карап куя иде. s — Төшендердең, бабай, бик рәхмәт, — диде Курмашев. Үзе, менә > бит кешегә мактаныр өчен әллә ни күп тә кирәкми, дип уйлап куйды, ф — О-о, маладис, зиһенле егет икәнсең! Икенче тапкыр исемлеккә а теге атнада язачаклар, йоклап калма, иртәрәк килергә тырыш. Мон- о нан ерак торасыңмы? — Юк, урам аша гына. “ — Ул чагында өлгерерсең. Шулай да мин әйткәнне онытма син: < әгәренки йомышың бик зурдан булмаса, персидәтелгә язылып азаплан- ” ма, аның синнән башка да мәшәкате җитәрлек. Икенче бер кабинетка -а кереп кара. Чынлап!.. — Киңәшең өчен рәхмәт, бабай, — диде Курмашев, картны сүзен- о нән бүлеп. Башкарма комитетның кабинетлары буйлап йомышын йо- * мышлап йөрүен күз алдына да китерә алмады: һәркайсына аңлатыр- г га, һәркайсыннан үтенергә кирәк булачак! Ләкин эш ул уйлаганнан ансатрак хәл ителде. Алдагы атнада Кур- машевны махсус депутатлар группасына керттеләр — ул инде рәттән өченче тапкыр шәһәр советының депутаты булып сайланган иде —бу группага парикмахерскийларның эшен тикшерү бурычы, йөкләделәр, өстәвенә, Курмашевны группаның башлыгы итеп билгеләделәр. Тикшерү эше атна буена сузылды, өч көн — белешмәләр язуга китте. Курмашев тикшерү нәтиҗәләре турында фикерләрен язып башкарма комитетка китергәч, кабул итү бүлмәсендәге техник секретарьга тапшырып торганда, кабинетыннан председатель үзе килеп чыкты. Курмашевны таныды ул, кул биреп исәнләште һәм монда нишләп йөрүен сорады. — Менә белешмә китергән идем,— диде Курмашев, кәгазьләрен күрсәтеп.— Парикмахерскийларны тикшердек. Фикерләремнең барысын да шушында әйттем. Кимчелекләр дә, тәкъдимнәр дә әйтелде. — Яхшы, бик вакытлы эшләгәнсез, әйдәгез хәзер минем янга керегез. Нинди чаралар күрергә кирәк — уйлашыйк. Курмашевның туры килүенә председатель бик сөенде шикелле. Ул, аны кабинетына алып кереп, белешмәгә сыймый калган кайбер нәрсәләрне сорашты, бу эшкә алынулары, әйбәт кенә башкарып чыгулары өчен рәхмәт әйтте. Курмашев. мактаганга уңайсызланып, кызарынып китте, тырышлык күрсәтү, эшне җиренә җиткереп эшләү — ул безнең депутатлык бурычыбыз инде, диде. Аннары, тәвәккәлләп, үзенең квартир мәсьәләсен сөйләп бирергә булды. — Беләсезме, Кашшаф Сөләйманович, мин инде күптән сезнең янга керергә җыенып йөри идем. Әле сезнең эшегез күп, әле минем вакыт юк... — Ул вакыт белән аптыраган инде,— дип, председатель авыр сулап куйды.— Ашыгабыз, кабаланабыз, тәгәрмәч эчендәге тиен шикелле бөтереләбез... — Минем квартир белән кыенлык килеп чыкты бит әле,— диде Курмашев, сүзсез торудан файдаланып—Хәтерегездә микән: теге вакытны, миңа дүрт бүлмә биргән чакта, мине яңа квартир белән-тәбрик иткән идегез? Хәзер икенче мәсьәлә... аны нитәргә, алмаштырырга иде. Курмашев, уңайсызлана-уңайсызлана гына, өйдәге хәлен сөйләп бирде, миңа бер метр да артык кирәкми, тип-тигез булсын, без дә, сез дә берни югалтмыйбыз һәм берни отмыйбыз, диде. Председатель бөтен хәлне аңлатып гариза язарга кушар, дип уйлаган иде ул, шуна күрә кесәсендә әзер гаризасы да бар иде. Гаризага имза салгач, төрле инстанцияләр, ЖЭК комиссияләренең бусагасын таптарга туры киләчәк. Нишләргә соң? Кирәк булгач — эшләргә инде! Ләкин председатель аны-моны төпченеп тормады, селектордагы төймәгә басты да, сулга борыла төшеп, ак төймәле зәңгәр ящикка кычкырды: — Жилотделмы? Берәрегез менегез әле монда... Ярый, берәр әмәлен уйлашырбыз, — диде председатель. — Киресенчә эшләү җиңелрәк булыр иде дә — сездән ңке квартир алып, шуларны бер итү. Күп халык хәзер аерылыша — әллә нинди чир кебек! Әле ир белән хатын тату яши алмый, әле күршеләр талаша, әле яшьләр картлардан риза түгел, ирек, мөстәкыйльлек кирәк. — Нәкъ-нәкъ... — Без инде шуларны хәл итәбез, булышырга тырышабыз. Без сезгә ярдәм итәрбез. Тик беләсезме нәрсә? Нигә сезне ике бүлмәгә кертеп кысанда яшәтергә? Жан башына тугызар метрдан сезгә, хатыныгыз белән икегезгә, унсигез квадрат метр тиешле, шуның өстенә сезнең, профессор буларак, закон буенча тагын егерме метр алырга хакыгыз бар — шулай булгач, хәзер үк өч бүлмәлегә күчегез. Кечкенә габарит- лыга түгел, тулы метражлы йорттан алыгыз. Бераз артыграк булса да — әллә ни түгел. Югыйсә, бер-ике елдан тагын, квартирыгызны зурайтырга дип, чиратка басарсыз, безгә тагын мәшәкать булыр. Сез, әлбәттә, бернәрсәгә игътибар итмәгәнсездер — мин үзем кабул иткән кешеләр арасында икенче тапкыр килүчеләрне дә бик еш күрәм. Башта алар коммуналь квартирдан бер бүлмә сорадылар — анысын алдылар, хәзер инде аерым квартир кирәк, диләр. Башта ук квартир бирсәк, аларга да яхшы була, безгә дә мәшәкать калмый иде. Бер дә уңайсызланмагыз сез. Бездә лауреатлар күп түгел, хәзер гади семьялар да бик иркен яши. Әлбәттә, бу мәсьәләгә сезнең балаларыгызның катнашы юк, әтиләреннән башка гына квартир алсыннар, үзләре шуңа лаек булсыннар, ләкин андый хәл гомумән уйлаганда гына дөрес. Сезнең институт хуҗалары безнең исемгә гариза язып, профессор Курмашевның торак шартларын яхшыртуыбызны үтенсеннәр. Үзең сорау — бер нәрсә, ә коллектив, оешма соравы — икенче. Без ул кәгазьне тоткарламабыз. Шул рәвешчә кешенең күңелен күрергә тырышу председательнең үзенә дә ошаса кирәк. Ул мондый эш вакытындагы рәсмилекне саклап, үзен шактый җитди тотса да, күзләре ягымлы, карашы нурланып-нур- ланып китә иде. Курмашев аның тавышыннан аз гына булса да ризасызлык чаткылары сизәргә тырышып карады, ләкин андый нәрсә сизелмәде. Ул аның әнә шундый була белүенә, кешенең ихтыяҗын, кайгысын аңлый белүенә сокланды. Андый кешеләр була шул! Бу квартир мәсьәләләрен ул төшләрендә дә күреп саташып бетә торгандыр инде, ә үзе бер дә гасабиланмый-үртәлми, киресенчә, шат шикелле әле. Председатель генә түгел, егет икән! Юкка гына ун ел эшләмидер! Мондый урынга теләсә кемне куймыйлар шул. Кабинетка торак бүлеге мөдире — озын буйлы, таза тәнле бер ир кеше килеп керде. Галстугын да ул гәүдәсенә ярашлы итеп, төенен йодрык чаклы итеп төйнәгән, култыгына «К докладу» дигән папка кыстыр ган иде — үзен дәрәҗәле генә тотып, ихтирамлы бер кыяфәттә өстәл каршына килеп басты. Председатель, сине чакыруымның сәбәпчесе менә шушы кеше дигән сыман, башы белән генә Курмашевка таба ымлады, дүрт бүлмәле бер квартирны ике һәм өч бүлмәле ике квартирга алмаштыру турында кәгазьләр тутырып эшкә җибәрергә боерык бирде һәм, өч бүлмәлесе ♦ зур метражлы, биек түшәмле булырга тиеш, дип искәртеп куйды... J Әмма квартир алмаштыру рөхсәт алуга караганда шактый катлаулы £ эш булып чыкты. ' » Кәгазьләр белән эшне тиз җайладылар. Яхин институт исеменнән * үтенеч язып, директордан, партком секретареннан кул куйдырды, үз ш имзасын да салды. Бер атнадан яңа йорт өлгертеп, шуңа кешеләр ш кертә башладылар. Курмашевның улы белән килене әнә шул йортка Е ике бүлмәле квартирга күчте. Квартирлары әйбәт кенә: өченче катта, “ балконы да бар, ваннасы белән туалеты аерым. Аз гынадан да канәгать булып яши белүче кешеләргә тагы ни кирәк?! ♦ Ә Курмашев белән Маһирә ханым иске квартирларында торып « калдылар. Маһирә ханымны яңа күршеләре хакында барып сорашыр- £ га шайтан котырткандыр, күрәсең. Алар күчәсе подъездда бер эчкече х яши икән, йортта һаман гауга, талаш, сугыш булып тора, ди. Әлеге исерек башны айныткычка алып китеп, унбиш тәүлеген утыртып кайта- т ралар да яңадан шул ук хәл башлана, ди. — Акылыңнан яздыңмы әллә?! —дип тиргәнергә тотынды Маһирә ч ханым өйгә кайтып керү белән. — Ул адәм чын газап булачак безгә. “ Ничек яшәмәк кирәк анда? а. — Газап булыр инде бик... * — Булмас менә. Көн саен эчеп кайтыр, ызгыш чыгарыр, баш төзәтергә дип берәр сумлап акча сорый башлар. Андый халык бурычын кире кайтармый... — һаман-һамаи эчмәс әле. Бавыры авырта башлар, бөерләре эштән чыгар. Врачлар дәвалар аны. — Дәваларлар! — Дәваламасалар, читкә сөрерләр. — Кая сөрерләр? — Кайман атавына, берәр җиргә шунда. — Кемгә кирәк ул исерек баш анда? — Күршеләр булмаган йорт каян алыйм мин сиңа? Горисполкома бүтән бармыйм, үзең бар әнә. — Барам шул. — Бар. — Әллә бара белмәс дисеңме? — Рәхим итеп бара күр. Курмашев хатынын бу ниятеннән кайтыр дип уйлаган иде. Шәһәр башкарма комитетына барып, кабинеттан кабинетка йөрер дә, эш чыгара алмагач, гайрәте чигеп, кайтып китәр. Ярый әле, Курмашевны председатель белә. Өйдә генә утыра торган гади бер хатынны анда ничек кабул итәрләр бит! Маһирә ханым эшне бер тотынуда ук җайлады. Телефон янына уть*- рып, абонентлар кенәгәсен каршына куйды да, председательнең телефон номерын табып, шалтыратырга кереште, һәй. беркатлы сабый да инде! Андый эшне телефоннан сөйләшеп кенә хәл итеп була торган булса, күпме кеше, эшләрен ташлап, башкарма комитетка чабарлар идеме, көн буе кабинет ишеге төбендә чират көтеп утырырлар идеме? Курмашев инде пичә тапкыр председательне телефонда туры китерергә тырышып карады! Кайчан гына шалтыратса да, телефонны секретаре ала. Башта ул «Хәерле көн» дип әдәпле генә итеп исәнләшә. аннары исемен әйтә дә тамагын кыргалап тора. «Әйтмәссез микән, миңа председатель белән бераз сөйләшеп алырга мөмкин булмасмы?» — ди. Телефонның теге башыннан да шундук «Исәнмесез» дип җавап кайтаралар, ләкин аның үтенечен үти алмыйлар: — Председатель юк шул... Эш белән китте, — диләр. Маһирә ханым телефонның түгәрәк тимерен биш мәртәбә әйләндерде дә тамагын кыргалап бераз көтеп торды, чыбыкның теге очыннан: «Приемный тыңлый» дигән җавап ишетелгәч, боеручан кырыс тавыш белән: — Камалов трубканы алсын әле! — диде. — Председатель сәгать икедә генә була. — Төштән соң аның эш программасы ничек? — дип сорады Маһирә ханым шул ук кырыс тавыш белән. — Архитекторлар белән киңәшмә үткәрә... — Киңәшмә башланганчы шушы телефоннан шалтыратып, безне тоташтырырсыз, — дип, Маһирә ханым телефон номерын әйтте, яңадан сорау биргәнне көтмәстән, трубканы урынына куйды. Бик кызык булып китте бит әле. Ул көнне Курмашевның әллә ни эше юк иде, институтка шалтыратып, бүген мин өйдә генә эшләп утырам, диде һәм, хатынына шалтыратырлармы, юкмы? дип, кызыксынып көтә башлады. Шалтыраттылар бит. Маһирә ханым, инде бу вакытка әзер булып, телефон тирәсендәрәк йөри иде. Шалтырау белән үк ул аппарат янына килде, ләкин трубканы шундук аласы итмәде, дүртме-бишме тапкыр чылтырагач кына алды. — Әйе, — диде ул, бик зур эшеннән бүлгәнгә ачуы килгән кебек кырыс кына итеп. — Яхшы, тоташтырыгыз. Хәер, кирәкми, үзем шалтыратырмын. Эчке канал буенча аның номеры ничә әле? Тугыз-нуль-биш дисезме?.. Рәхмәт. Трубканы колагыннан төшермичә генә, ул аппаратның рычагына басып алды да чәнти бармагы белән генә номер җыярга кереште. — Исәнмесез, Кашшаф Сөләйманович, — дип, үз иткән ягымлы- йомшак тавыш белән Маһирә ханым телефоннан күгәрчен кебек гөлдерәп сөйләшергә кереште, шулай да бөтенләй үк балланып китмәде, үзен беркадәр җитдирәк тотты. — Сезне Маһирә ханым дигән кеше борчый иде әле, профессор Курмашевның иптәше. Үзенең хәлләре ничек дисезме? Рәхмәт. Хәзерге ирләрнең хәле ничек булсын инде! Муеныннан эшкә чумган. Үзегездән чыгып та беләсездер... Сез мине гафу итегез, Кашшаф Сөләйманович, без бит сезнең берничә бөртек кенә булса да илтифатыгызга мохтаҗ бит!.. Безгә кайчанрак җайлы дип... анысы уңайсыз инде. Юк, юк, булмаганны! Бездән башка да сезнең тын алырлык арагыз юктыр. Әйдәгез, алайса, сезгә җайлырак вакытта. Бо- лай да артык уңайсыз инде, билләһи. Ярый, яхшы. Алты туларак бик җайлы. Хушыгыз, зур эшләрегездән бүлгәнем өчен гафу итегез... Маһирә ханым трубканы куйды да Курмашевка нәрсәдер әйтмәкче булды, ахры — аның кабинеты ишегенә килеп карады. Ләкин бер сүз әйтмәде, кире китте. Курмашев башын гына чайкады. Осталык та бар соң үзендә! Мондый таланты белән Маһирәгә өйдә ятмаска, берәр эшкә урнашырга кирәк! Кичкырын, учреждениеләрдә эш сәгате бетеп килгәндә, Маһирә ханым башкарма комитетка китте һәм — әйтеп кеше ышанмаслык хәл — беренче баруында ук өч квартирлык өч бланк алып кайтты: ошаганын сайлап алып, ордерга исем-фамилияңне язарга да калган икесен кире кайтарырга иде. — Менә, иртәгә барып карарбыз,— диде хатын, әллә нинди бик зур эш башкарып кайткан бер төс белән һәм, өс-башын чишенеп тә тормыйча, Курмашев алдына өч ордер китереп салды. Башка вакытны булса, Курмашев мондый эш өчен хатынын мактаган булыр иде, гомумән, ирләр белән хатын-кыз арасында тигез хокук саклау мәҗбүри түгел, катлаулы, четерекле эшләрдә хатын-кыз үткенрәк, чаярак һәм остарак, андый эшләрне аларга тапшырырга кирәк, дияр иде. Бүген исә хатынының әллә кем булып ирәеп кайтып керүе Курма- * шевның ачуын китерде, аның телефоннан ничек сөйләшкәнен хәтерләде: гапредседательнең кабул итү бүлмәсендә утырган секретарь белән тәкәл- £ лефсез, дорфа сөйләште, председательнең үзе белән сөйләшкәндә инде й тавышың уйнатып, үз иткән, бик зур хөрмәт күрсәткән булып кылан- * ды. Аның председатель янында ничек сөйләшүен дә күз алдына ките- ы рергә тырышты Курмашев: ирем һич эштән бушый алмый, үз эше дә, ы депутат эшләре дә бик күп, шуңа күрә, кызганычка каршы, үзе килә х алмады, дигәндер. Бу хатынның шуннан да зуррак эшләр эшләрлек j кодрәте булса, ниләр генә кыланмас иде икән! дип уйлап куйды. Курмашев арыган-талчыккан бер кыяфәттә: — Бар, үзең генә карап кайт инде, — диде дә ордерларны читкәрәк “ этте. — Нигә кирәгем бар минем сиңа, барыбер үзенчә эшлисең бит. с Бу кәгазьләреңне җыеп ал әле. Күрәсем дә килми,— диде. Шушы минутта Маһирә ханым ирендә моңарчы күзенә чалынмаган < яңа бер сыйфат күрде, ахры — иренә әллә ничек сәер генә итеп карап " куйды, ризасыз бер кыяфәттә, юкарткан нечкә кашларын җыергалады л һәм ялт иттереп ордерларны җыеп алды. Гаҗәп кызык икән бу кеше дигәнеңнең табигате! Сайларга күп бул- £ ган саен, сайлап алуы кыенлаша төшә икән. Маһирә ханым өч квартир- < ның өчесеннән дә баш тартты. Барып квартирларның ниндилеген ка-s рады, көндез бүлмәләргә ничә сәгать кояш төшүен сорашты, күршеләрен белеште дә, аягымны да атламыйм, дип кырт кисте. Квартирларның берсендә ниндидер инженер яшәгән, икенчесендә зур заводның директоры торган, өченчесеннән бер сәүдә базасы мөдире күчеп киткән. Гөнаһ шомлыгына дигәндәй, бу семьяларның өчесе дә «яхшыракжа күчкәннәр икән. Маһирә ханым, шушы мәгълүматларны белгәч, һушын югалта язды. — Кешеләр квартирларын начар дип, яхшыга күчеп китә, ә безгә нинди дә ярыймы?! Берсе — база мөдире, имеш! Кара син, , андый квартир ярамый, ошамый аларга, ә безгә ярый! Юк, күчмибез! /Күнлерәкне табып бирсеннәр. Ә көннәр уза торды. Курмашевка китәргә дә вакыт җитте. Ул. юлга җыенгач, Маһирә ханымга малайлары бүлмәсенә кагылмаска кушты, торак мәйданы артык дип әйтмәсеннәр, янәсе. Чит илгә ул бер елга дип кенә киткән иде — ике ел торып кайтты. Нишләсен, шулай килеп чыкты инде!.. Аһ, илтифатлы, ягымлы председатель нинди бәлага төшерде бит аны! Курмашевка нишләргә инде хәзер! Аның турында Дәүләтшина, Яхин, башка танышлары ни уйлый икән инде? 20 — Ә Дәүләтшинаның хәле ничек сон?—дип сорады Курмашев әллә нинди ят бер тавыш белән. — Минемчә, ярыйсы.— Яхин, муены ойый башлаган сыман, баш артын ышкыштырып алды да, торып, форточканы япты.— Эшләп йөри, синең белән минем ярдәмгә мохтаҗ түгел. Нибары ике тапкыр гына күрдем мин аны. Бер тапкыр — культпоход оештырды, бөтен коллектив белән пароходта Ульяновскнга барып кайттылар, Ленин мемориалын караганнар, икенче тапкыр — партия җыелышында күргән идем. Аны кандидат итеп алдылар, бертавыштан узды. Көчле нәрсәкәй! Җыелышта үзеннән: «Киләчәккә нинди планнар корасыз?»— дип сораганнар иде, шундый программа, шундый хыяллар сөйләп бирде — гыйльми секретарьның хәтта пеләше тирләп чыкты. Гел хыял кебек кенә тоелса да, ышандыра үзе!.. Ә башка вакытны гел йөри, кайтып та керми: бүген өйдә, иртәгә әллә кайда... Миннән квартир даулап тузынганы да, хәтта чиратка языгыз дип килгәне дә юк. — Үзе өчен йөри торган кеше түгел шул. — Хәер, сиңа борчылмасаң да була. Синең ярдәм итәргә тырышуыңны белми ул. Бу мәсьәләдә директор белән мин гаепле. Без аны, квартир алачаксыз дип, юкка сөендереп куйдык. Әйтми торган булсак, берни белмәс иде, үзебезгә дә җайлырак буласы иде. Алдан ук кычкырып куйгач — уңайсыз хәзер. — Әтәч шикелле алдан кычкырырга яратабыз шул. — Шуннан мин ана әйттем: «Документларыңны гадәттәге тәртип буенча оформить ит», — дидем. Үзе: «Ярый», — дигән булды да Самот- лорга китеп барды. Аннары өч ай Мәскәүдә торып кайтты. Комитетта, министрлыкта, Госпланда ниндидер эшен уздырырга тырышып йөргән бугай. Минем аннан башка да мәшәкатем азмыни? Хәзер үзебез өчен, галимнәр өчен, йорт сала башладык. Тугыз катлы була, лифте, лоджи- лары, чүп түккеч торбалары була. Бәлки шуннан берәр квартир биреп булыр? — Тиз буламы соң әле ул? — Ай, башкасын сорасаң сора, бу хакта гына сорама! Подрядчи- гын тапкан идек—акчабыз бетте, нигезенә көчкә-көчкә генә җиткердек. Акчасын юллаган идек — төзүчеләр юк, башка объектка күчеп киттеләр. — Көтәргә каламы инде? — Көтмичә нишлисең? Минемчә, ул көтеп тормас. — Кооператив квартир алыр дисеңме? — Мәскәүгә китәр. Анда квартирын да бирерләр, хезмәтен дә күрә белерләр. Акыллы кешеләрне күрә беләләр анда. — Китәр дисеңмени? — Нигә китмәсен?! Башкалага чакырудан баш тарткан кеше бар микән? Ана монда ябышып ятарлык нәрсә бар? Квартиры юк, диссертациясен «батырдылар». Күрәсең, халыкара конгресска китте әнә, ә үзенең бернинди гыйльми дәрәҗәсе юк, гади бер хезмәткәр. Менә күрерсең: ул үзенең программасы белән анда да шаккатырыр әле. Сүз уңаеннан әйткәндә, сине анда җибәрмәделәр бит. — Ничек җибәрсеннәр мине? Мин чит илдән әле кайттым гына ич. — Кирәк булса — эзләп табарлар иде. Кайтканыңа атна булды инде. Сине уеннан читтә, аутта калдырдылар. Син анда, ул конгресста, нишләр идең соң? Иске чолгауларыңны чыгарып селкер идекме? — Син футболчы булып язылдыңмы әллә, спорт терминнары белән генә сөйләшәсең? — Язылмадым — үзем язам. Үз командабызны оештырабыз. Менә югары лигага чыгабыз да «Спартаг»ын, «Динамо»сын, «Торпедо»сын, армееиларын да — барысын да әйләндереп салабыз! Югыйсә, хурлык бит! Футбол уйнамыйлар, йөз шакмаклы шашка уены уйныйлар. Тупка типкәнче ярты сәгать уйлап торалар. Монысы — минем программа- минимум, максимум дигән бурыч та бар: бөтен дөнья җыелма командасы белән дә уйлап карарга исәп. Мин инде кемнәрне чакырасын да уйлап куйдым. Иң элек — Пеле, Жаир, Эйсебио, Рива белән Ривера, Джаич, Любаньский, Бобби Чарльтон, Мюллер... Күрдеңме, нинди атаклы уенчыларны чакырабыз?! Оттырсаң да — зур мастерларга гына оттырырга кирәк, үзеңә оят килерлек булмасын... «Нигә кәмит уйнап утыра әле бу? Кем өчен, ни өчен?» Яхин янына килеп, шушындый ахмак сүзләр сөйләшеп утыруы өчен Курмашевнын үз-үзенә ачуы да килә башлады. Дустының сүзе ничектер аңа су астыннан, тирән чоңгыл төбеннән килгән сыман тонык кына булып ишетелә, ләкин мәгънәсе, гаҗәпкә каршы, бик ачык аңлаешлы булып, аның аңына барып җитә иде. ♦ Шушы минутта Яхинга ачуланып, өстәл сугып, хәтерен калдырыр- ? лык итеп үткәзеп әйтергә дә, үзенең кем икәнлеген исенә төшереп, у ры- 2 нына утыртырга кирәк — әллә кем булмасын әле. го Курмашев әйтүен әйтер дә, аңа карап кына хәл үзгәрерме соң? Узган > эшне барыбер кире кайтарып булмый бит! Ул чит илгә китте, анда эш белән шөгыльләнде, күңел салып, тырышып эшләде. Өйдә, туган илдә, * аның якыннары, үзе аралашып яшәгән кешеләре калды. Хатыны, улы 5 белән килене. Яхин, Дәүләтшина... Материя зур, иксез-чиксез, аның 9 яИыида кешеләр тузан бөртеге шикелле генә тоелсалар да, үзара бер бөтен булып оешканнар бит. ♦ «Бик ахмакларча килеп чыкты бу!»— Курмашев ни өчен болай ки- а леп чыкканлыгын аңларга, сәбәбен төшенергә, үз-үзен акларга, дөрескә ° чыгарырга тырышты. Ул ни өчен Дәүләтшина диссертациясенә каршы 5 чыкты соң? Көнләшүдәнме, үзенә файда эзләүдәнме, Яхин әйтмешли, * үз-үзеңне яклап калыр өченме? Фәнне яклап шулай эшләде бит ул: * «Фәнгә кем генә тыкшынмый хәзер — тегеннән-моннан фикер кисәкләре эләктереп, шуларны әллә нинди формула, схема, сызымнарга төреп £ күрсәтәләр дә гыйльми дәрәҗә сорыйлар. Эшләрен җентекләп, асылы- ы на төшебрәк карасаң — буш кибәк булып чыга, сынык бер бөртек тә £ таба алмыйсың!» < Бер Курмашев әнә шулай үзе турында түбәнчелек белән йомшак s кына итеп фикер йөртә, икенчесе—каты бәгырьлесе, рәхимсезе исә бөтенләй башкача хөкем чыгара нде. Аның җанын иң борчыган, иң газаплаган нәрсә шул — икенчесенең логикасы көчлерәк, нигезлерәк, беренчесенең дәлилләрен бөтенләй юкка чыгара иде. «Ташла әле, ташла! — дип каты итеп, авырттырып, аның башына төйгечләп тора икенче Курмашев. Суккан саен чигә тамырлары катырак тибә, кызыша бара. — Фән мәсьәләсен катнаштырма, дон-кихот- ларныц анда ни катнашы бар? Икенче берәүнең үзеңнән талантлырак, сәләтлерәк һәм бәхетлерәк булуына, син ирешкән иң югары ноктаны үзе әчеп башлангыч нокта итүенә ачуын килде. Аның нәрсәсенә шаккатасың? һәр яна буын эшне өлкәннәр тәҗрибәсенә таянып башлый ич. Чит кешенең уңышында үз өлешен дә булуына сөенергә, кешегә ярдәм итәргә кирәк нде, ә син мин-минлек шаукымына бирелеп киттең. Башкаларның кечкенә генә кимчелеген дә кичермисен, ә үзеңнең эчеңдә әшәке бер вакчыллык чәчәк ата. Нишләргә? Ни чара кылырга?..» Курмашев Яхинның дәлилләре белән килешсә дә, чигенергә уйламады, үз күзе алдында акланыр өчен генә булса да, тотыныр нәрсә эзләде. Шулай булмаганда дөньяда яшисе дә юк ич! — Курмашев балаларының квартир алырга хакы юкмыни? — дип, Яхинга эчке бер ачу белән сорау бирде ул. — Бар, әлбәттә. Сезнең улыгыз күчү сәбәпле квартир алмый калган башка семьяның да конституция буенча шундый ук хакы бар иде бит! Хәтта бокста да — катырак сугып, бер-береңне идәнгә аудара торган спорт уенында да — билгеле бер кагыйдәләр бар, шуны бозган өчен рингтан төшерәләр. Нигә әле синең балалар өчен аерым кагыйдә булырга тиеш? Әтиләре атаклы кеше булган өченме3 Яхинның хаклы икәнлеген Курмашев сизә, ул үзе дә башкаларга нәкъ шулай дип әйтер иде. Нишләмәк кирәк, мондый сүзне хәзер ул үзе тыңлап торырга мәҗбүр. Аны хаксыз дип дәлилли алмаганга Курма- шевның ачуы килә. Бары тик бер генә юл бар — үзеңнең гаебеңне тану. ялгышканмын-хаталанганмын дип әйтү генә. Ләкин ничек әйтәсең аны? Кемгә әйтәсең? Яхингамы? Мыскыллап көләр үзеңнән! Хәзер ул моннан соң нишләячәген белә инде. Яхин яныннан чыгып китәр дә Дания Дәүләтшинаны эзләп табар. Аның өенә барыр, юк, алай итмәс, аэровокзалга барып, пассажирларның билетларын терки торган стойка янына басар да Дәүләтшинаны көтеп алыр һәм шуннан соң аңа барысын да сөйләп бирер. Кичерегез мине, дип ялынмас, Дәүләтшина аңа каты итеп үткәзеп әйтсен — Курмашев башта ук аның һәр сүзен тыңларга әзер. Ә Дәүләтшина аның белән сөйләшер микән соң? Сөйләшер. Хатын- кыз ул — ирләр түгел бит, хатын-кыз миһербанлырак, шәфкатьлерәк зат, табигать аны кешене җәзалар өчен түгел, бәлки гафу итәр, кичерер өчен яраткан, ул яхшыны гына түгел, яманны да аңлый белә. Курмашев, берни булмаган кебек, сүз җаеннан гына: — Аның самолеты кайчан китә? — дип сорады. — Белмим. Сорыйсы сүзең калганмы? — диде Яхин коры гына.— Иртәгә аңа Мәскәүдә булырга кирәк. Берсекөнгә тагы да ары китәргә. Шулай булгач, кичке рейс кына кала инде. — Ярый, мин киттем. — Курмашев, мөмкин кадәр тыныч-сабыр булырга тырышып, урыныннан кузгалды.— Идел буена бара алмавыбыз бик кызганыч. Бик шәп итеп бер сабан туй ясаган булыр идек! Табигать кочагына чыгам дип һаман җыенасың-җыенасың да менә шулай бармый каласың... — Гафу ит инде. Икенче бер вакытны барырбыз. Идел беркая да китмәс әле, безнең гомергә җитәр. 21 Яхин бәхәстә мин җиңдем дип уйламасын дип, Курмашев, тыныч- сабыр булырга тырышып, ишеккә таба китте. Аннары кире борылып килеп, әле һаман ипи өмет итеп тәрәзә төбендә чыркылдашкан чыпчыкларны караган булды. Коридорга чыккач та ашыкмый гына атлап, кырыс бер чырай белән, карасу-яшел күзлек пыялалары аша як-ягына каранып барды. Берәрсе үзен танып эндәшмәгәе дип курыкты. Ләкин инде эш сәгате беткән, кешеләр кайтып киткән, коридорда беркем күренми иде. Машинага кереп утыргач, инде сабырлык саклаган булып, тыелып азапланмаска да мөмкин иде. Курмашев утыру белән үк машинасын кабызды, моторның тигез-салмак эшли башлавын да көтмичә, педальгә басып кузгалып та китте. • Як-яктан елт-елт итеп кешеләр күренеп кала, йортлар бер-бер артлы әле машина өстенә килгән сыман тоелалар, әле янга авышып, урам, мәйдан, тыкрыкларга юл ачалар. Бер урам чатында Курмашев «кызыл ут» астына килеп керде, чак кына кеше тулы троллейбус белән бәрелешмичә калды. Ярый, бәхете бар икән әле! Курмашев бәла-каза булмый калуына сөенергә дә, үз-үзенә ачуланырга да өлгермәде — милиционерның чырылдатып сыбызгы сызгыртканы ишетелде. Тормозга басып, машинаны туктатырга туры килде. «Шул гына җитмәгән иде! Ашыккан чакта кирәк бит—менә хәзер туктап, акланып маташ инде!» — дип уйлап алды Курмашев. Машина янына яшь кенә милиционер егет килде. Аның әле формасы да өр-яңа иде. Кояшта уңып та өлгермәгән погоннарына икешәр йолдыз тагылган. Мин — инспектор, юлның хуҗасы дигәндәй, лейтенант эре генә кыяфәттә честь биреп: Лейтенант Хәйруллин! — диде дә уң ягына аскан карасу-көрән сумкасын ашыкмый гына ача башлады. Аннары, Курмашевка күз дә салмыйча: — Шул хәтле кая атылып-бәрелеп чабасың? Теге дөньягамы? Техталоның кая? — диде. — Иптәш лейтенант, «син» дип сөйләшергә сез минем туганым да, әшнәм дә түгел. Мин үземнең шәхси эшем белән барам, сез хезмәт ва- ♦ зифагызны үтисез... : Лейтенантның документлар соравына ачуы килмәде Курмашевнын: 2 автоинспекциянең сорарга хакы бар. Япь-яшь инспекторның боеручан, $ кырыс тавыш белән үзенең көчен күрсәтергә тырышуы җенен чыгарды ** аның. Бу егетнең дежурга да беренче тапкыр гына чыгуыдыр әле, 2 югыйсә! Курмашев күңеленнән лейтенантның авызын капларлык усал * сүзләр эзләп карады, ләкин каршы әйтә алмады, чөнки монда ул үзе 5 гаепле иде! Ярый әле, троллейбуска бәрелмәде! — Ни өчен әле без «сез» дип сөйләшергә тиеш? — диде лейтенант ” Курмашевның әлеге сүзенә каршы. — Безне, безнең кагыйдәләрне сан- * га сукмаучы кешеләрне ни өчен без хөрмәт итәргә тиеш? Катыргыңны ® чыгар! ° — Кем белән сөйләткәнегезне беләсезме сез? Мин... мин... профес- = сор Курмашев... * — Булсаң соң! Миңа димәгәең академик Курчатов бул, тик тәртип кенә бозма. Син үзең гаепле бит, бер троллейбус кешене имгәтә яздың. л Аларныц ни гаебе бар? Мин синең талонны тишеп, праваңны алып ч калам. Иртәгә сәгать тугызга инспекциягә килерсең. — Кайда ул? “• — Кирәк булгач — эзләп табарсың. Минем иркемдә булса, синең ише «акай күз»ләрнең талонын тишү генә түгел, бөтенләй машинасын алып калыр идем... Курмашев кузгалып китте. Башта машинасын кызуламады, спидометрның угы утыз чакрым тирәсендә генә селкенгәли иде. Әмма аэродромга якынайган саен, аягы газга катырак баса башлады. Ул инде хәзер машинасын тыймый, кызулаганнан-кызулый бара — соңга калмагаем дип курка иде. Көн үзгәрде, һава болытлады. Кояш юкка чыкты, ул инде батканмы, әллә аны болыт кына каплаганмы — белерлек түгел иде. Озакламый яңгыр да явар, ахры. Аэропортка җиткәч, Курмашев машинасын очу мәйданы читендәге койма буена ук китереп туктатты. Машинадан чыкмас борын ук ашыгуның инде файдасыз икәнлеген аңлады. Пассажирларны утырта торган төштә районнарга очучы кечкенә самолетлар гына бар, ана кирәкле зур «ТУ» соры бетон тасманың иң аргы башында, очарга хәзерләнеп, инде борылып ята, аэродром өстендә, таш-тау җимерелгән сыман, каты гөрелте тавышы тетрәп тора иде. Самолет артыннан йөгерүдән ни мәгънә? Әйтик, йөгереп җитсен дә ди. Аны күреп пилотлар самолетны туктатсыннар да ди. Курмашев самолетка менеп, юк, Дания Дәүләтшинаны трапка чакырып чыгарып, аның өчен кирәкле мәгълүматлар теркәлгән куен дәфтәрен бирсен ди. Дәүләтшина менә шул чакта һич тә исе китмичә генә, дәфтәрне актар- галап карагач: «Миңа моның хаҗәте юк!» — дип кире бирсә?.. Самолет туктады, юл уңаена турылап басты, кисәк сикерергә әзерләнгән кебек, борын ягыннан койрыкка таба чайкалып куеп, чүгә төште дә алга омтылды. Тизлеген кызулаганнан-кызулый барып, пыяладан гына корылган аэровокзал бинасын чәлпәрәмә китерергә җыенгандай, туп-туры шуның өстенә йөгерде һәм аннары, алай итәргә ярамавын кинәт абайлап алган сыман, Курмашевка кайнар җилен өрдереп, җиңел генә, җитез генә итеп һавага күтәрелеп китте.Курмашев аның артыннан карап калды. Башта самолетның тавышы ишетелмәс булды, аннары, болытлар эченә кереп эрегән шикелле, үзе юкка чыкты. Бик югарыда, самолет койрыгында, җирдә калучыларны үртәгән сыман, мелт-мелт итеп кызыл ут җемелди иде. Озакламый бу ут та югалды, болытлар арасында самолетның эзе дә калмады. Курмашевка ни өчендер дөнья шыксыз, салкын булып тоелды. Ул соңгы көннәрдә нидер көтеп яшәгәнен, шушы Дания Дәүләтшина аркасында авылга да кайтмавын, дачасына да бармавын, Яхин янына да Дәүләтшина хакында белешер өчен барганлыгын бары хәзер генә аңлады. Чит илдән кайтканнан бирле бер атна вакыты шушы өмет белән юанып узган лабаса! Вак кына яңгыр сибәли башлады. Озак яварга ниятли, ахры. Курмашев, болытлар арасында әлеге самолетның уты күренеп китмәсме дип, һавага карап һаман машинасы янында басып тора иде. Янгир басылып, болытлар таралса да, өмет иткәне барыбер булмаячагын, самолет уты күренмәячәген ул белә, шулай да күңеле, йөрьге якты нур теләгәнгә, чынга ашмастай хыялына, могҗизага ышана иде. Янгыр көчәйгәннән-көчәя бара. Курмашев, өсте манма су булып юешләнгәнен дә тоймыйча, салкын яңгыр астында басып тора бирде. Кайчан да булса яңгыр туктар, чалт итеп кояш чыгар, кояш җылысында өс-баш кибәр, аларын яңадан үтүкләп кияргә дә була. Тик шунысы гына аяныч: яңгырны ул туктата алмый, самолетны кире кайтарып булмый, Дания Дәүләтшинаның диссертациясен яклауны да ул оештыра алмый — бу эшне башкалар эшләячәк. Госман Курмашевны да яңадан күтәрмәсләр, кешеләр аның турында: менә бит, үзенә дә, лабораториясенә дә кагылышы-катнашы булмаган чит бер кешене табып, күтәреп чыкты, дип сокланып сөйләмәсләр. Гамәлдән чыккан кирәксез бер әйберне оныткан кебек, аны да онытырлар, бөтен эш аның теләгеннән, аның ихтыярыннан башка гына эшләнер... Курмашев бу минутта үзен иксез-чиксез галәмдәге бер тузан бөртеге сыман бик бәләкәй дип хис итте. Бу дөнья, бу галәм аны теләсә ни эшләтә ала, ә ул аны берни дә эшләтә алмый, ана фәкать коры өмет белән генә юанырга кала иде...