Логотип Казан Утлары
Мәсәл

МӘСӘЛЧЕЛӘР МӘҖЛЕСЕ

 

Масэп — әдәбиятта лирик-эпик жанр яки дидактик поэзия жанры әсәрле- ренең бер төре. Аңарда аполог (үгет-нәсихәтле кыска хикәя) һәм кайчак* та төгәл сюжеты булмаган кинаяле хикәятнең (притча) сыйфатлары берләшә. Ул нинди дә булса бер затны яки вакыйганы рәхимсез көлеп фаш итү максаты белән языла. Бу исә күпләрнең эчен пошырган, күпләрнең теңкәсенә тигән яманлыклардан арыну өчен, гаделсезлекләрне хурлык тамгасы белән тамгалау өчен кирәк. Шуңа күрә дә мәсәл моннан меңләп еллар элек үк инде сәнгатьтә дәһшәтле һәм рәхимсез көрәш коралы итеп кулланыла. Мәсәлнең биографиясе бөтен дөньяга билгеле Эзоп иҗаты белән генә дә башланмый — борынгы грек илендә мәсәлләрне Эзопка чаклы, мәсәлән. Гезиод, Архилох һәм Симонид язган. Ә алар бит безнең замангача эраның беренче гасырларында яшәгәннәр... Шул ук елларда иҗат иткән Рим мәсәлчесе Федр исемен һәм һиндлыларның «Панчатантра» исемле атаклы китабын да искә алырга кирәк! Аннары Европада Лафонтен, Лессинг, Россиядә Кантемир. Ломоносов, Тредиаковский, Хемницер, Фонвизин, Сумароков, Крыловлар мәйданга килә. Татар әдәбиятында исә мәсәл жанрын Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури кебек осталар үстерә. Мәсәлне, гәрчә аның иң борынгылары безнең бүгенге көннәргә (Эзоп. «Панчатантра» һ. б.) күпләр хәтерендә сакланган вариантларның прозаик язмасы төсендә җиткерелгән булса да, барыннан да элек, шигырь белән язылган кыска хикәя дип санарга кирәк. Аның персонажлары итеп гадәттә җанварлар яки бөҗәкләр, үләннәр, хәтта теләсә нинди җансыз әйберләр дә алына. Шулар катнашкан вакыйганы автоо үзе хикәяли, я аның турында персонажлардан читләтеп сөйләтә. Факт, сюжет, аллегория— мәсәлне бары тик шулар мәсәл итә. Әмма аның тагын бер нәрсәсе — мәсәлне я башлап китә, я азакка нокта куя торган йомгак сүзе булырга тиеш. Читләтеп сөйләнелгәнне гомумиләштерә торган нәтиҗә ясау, кинаянең мәгънәсен ачып бирү, укучыга «таныш» булып каласы образның чын йөзен күрсәтү бары тик шуның белән эшләнә. Дөрес, соңгы вакытларда төрле әдәбиятларда фельетонга тартым итебрәк, каймакта исә тасвиры бик кыска әйтелгән һәм «нәтиҗәсе» дә берничә авыз сүздән генә торган мәсәлләр дә языла башлады (сигез, дүрт, хәтта ике юлы парчалар) Ә Демьян Бедный, Владимир Маяковский. Сергей Михалков кебек шагыйрьләрнең кайбер мәсәлләрендә «мораль» дигән төшенчә дә («сабак» яки «артсабак» сүзе!) лозунг характерындагы агитацион өндәү төсендә бернинди читләтүсез, турыдан-туры ейтелө. Бу, әлбәттә, жанрның заманча үзгәрешенә кайтып кала. Мәсәлнең образлы стиле белән җанлы сөйләм булып яңгырарга тиешле теле исә һәр чакта да гади булган. Авторлар аны үз монологлары һәм персонажлар диалоглары ярдәмендә тормышчан һәм халыкчан итәләр, шигырь юллары үлчәмен вакыйгага бәйле рәвештә үзгәртә белеп баеталар. Журналның сатира һәм юмор почмагында әледән-әле мәсәлчеләр мәҗлесе үткәреп, без укучыларны дөнья әдәбияты һәм илебез халыклары әдәбиятларының терле елларда иҗат ителген иң яхшы мәсәлләре белән таныштырырга уйлыйбыз. Мәсәлләр безне бүтәннәрнең аларда фаш ителгән кимчелекләреннән генә көлдермәс, ә М үзебез зурында да уйланырга, үз сыйфатларыбызны да читтән карап бәяләргә өйрәтер. Елмая һәм көлә белү, тормыш чүп-чарларын шаян ут чаткылары белән көйдерү— һәркемгә хас булырга тиешле тәрбия чарасы бит ул. ЗӘКИ НУРИ. Эзоп ооооооооооооо Борынгы грек мәсәлчесе. Безнең эрагача алтынчы гасырларда яшәгән. Мәсәл жанрын «уйлап табучы» һәм аны канунлаштыручы дип санала. Шунлыктан 4—3 гасыр (антик чор һәм Византия чоры) мәсәлләренең (алар биш йөзләп чамасы) дә Эзопныкы дип бастырылганы билгеле. Күпчелек әсәрләренең сюжеты кемдер теге яки бу яман хәлне үзгәртергә тели, ләкин шуны булдыра алмый дигән эчтәлеккә корылган була. Бөтенесе диярлек җәнлекләр яки җанварлар булган персонажларын шартлы итеп күрсәтә. Вакыйгаларны халык сөйләменә бик якын булган тел белән гади итеп һәм читләтү алымы белән сурәтли. Шуңа күрә хәзер дә күчерелмә мәгънәле шундый сөйләмне әдәбиятта «Эзоп теле» дип атыйлар. Цензура басымы көчле булган заманда бик күп әдипләр, «алдау чарасы» буларак, нәкъ шул яшерен язу алымы белән (чәнечкеле ирония сүзләрен мактау яки олылау формасында әйтү, перифразлар, псевдонимнар, ачыктан-ачык аллюзияләр, метафоралар, эвмеизмнар, «эчке ягын тышка әйләндереп» язылган сүзләр куллану һ. б.) эш итәләр. Рус шагыйре П. А. Вяземский моны «әсәр эчтәлегенә акыл цензура күзенә күренмичә үтеп керә ала» — дигән төшенчә буларак аңлата. Койрыксыз төлке Капкынга эләгеп койрыксыз калган бер төлке уйлый-уйлый да «бу оят белән ничек яшәмәк кирәк» дигән фикергә килә. Аннары, үзенең шәхси гариплеген бүтәннәр бәхетсезлеге белән бутап яшерер өчен, төлкеләрнең барчасы да аңа охшаш булырга тиешлеген кайгыртырга керешә. Менә җыя ул барча төлкеләрне һәм аларны «сез бөтенегез койрыкларыгызны кистерергә тиешсез!» дигән фикергә күндерә башлый: имештер, аныңча, бердән, койрыкның бернинди матурлыгы юк, икенчедән, өстерәп йөрер өчен ул артык йөк кенә. Әмма шунда төлкеләрнең берсе аңа үзенең өзеп әйтелгән җавабын бирә: «Эх, син! Әгәр дә ки үз файдаңа булмаса, син безгә һичкайчан да мондый киңәш бирмәс идең!..» Бу мәсәл бары тик үзе турында гына уйлап, үз якыннарына тегенди яки мондый ялган киңәш биргән затларга кагыла. Әтәч һәм урман тавыгы Е^ерәүнең берничә әтәче була. Көннәрнең берендә базарга баргач, ул кулга ияләштерелгән урман тавыгы күрә дә, үз әтәчләре белән бергә яшәтер өчен, шуны сатып ала. Ә әтәчләр аны типкәли, йолыккалый һәм үз ояларыннан куа башлыйлар. Урман тавыгы исә: «Үз нәселләреннән булмаган өчен мине шулай сөйкемсез күрәләр» дип ачынып уйлый. Әмма, бераз вакыт үткәч, күрә: әтәчләр берсен-берсе канга батырышып талашалар икән. Урман тавыгы әйтә шунда: «Юк, 186 әтәчләрнең мине рәнҗетүеннән һичкайчан да һәм һич тә зарланмам мин, чөнки аларның үз-үзләрен дә кызганмавын күрәм». Мәсәл менә нәрсә турында сөйли: үзләренә иң якын кешеләрне дә кызгана белмәгәннәрнең ачулы кыланышын кичерү акыллы кешеләр өчен күп тапкыр җиңелрәк. Күзсез кеше ^)ер сукыр, кулына нинди кош яки җәнлек тоттырсалар да, шуны бары тик капшап, кулындагы җан иясенең нәрсә икәнен төп-төгәл әйтеп бирә белгән икән. Бер вакыт моның алдына бүре баласы китереп куялар. Ул шуны, гадәтенчә, капшап карый да үзалдына уйланып әйтә: «Белмим, бүре баласымы бу, төлкенекеме, әллә шуларга охшаш бүтән берәр җәнлекнекемедер,— ди.— Әмма миңа бик билгеле бер нәрсә бар: моны сарык көтүенә якын да җибәрә күрмәгез». Явыз яки әшәке кешеләрнең сыйфаты нинди икәнен, нәкъ менә шуныңча, кыяфәтен күрүгә үк яки хәтта аны капшап карап та белеп була. Сабанчы һәм бүре С? абанчы инде эшләп арыган үгезләрен туара да су эчертергә алып китә. Үзенә ризык эзләп аптыраган бер ач бүре исә шул чакны аның буразнада калдырылган сабаны янына килеп чыга да үгезләренең камытларын ялый башлый. Алай гына да түгел, үзе дә шуны сизмәстән, бер камытка хәтта башын ук тыга, ләкин, башын шуннан һич чыгара алмыйча, сабанны кыр буйлап өстерәп китә. Үгезләрен эчерткән һәм ашаткан сабанчы басуга әйләнеп кайтуга шуны күреп ала да бүрегә каты тавыш белән үз күңелендәгене белдерә: «Явызның да явызы булган җан иясе бит син! Кешеләр эшләп тапканны талап, мал ботарлап йөрүләреңне ташлап, син дә менә шулай чын-чынлап сабанчылык эшенә керешсәң икән!» Әйе шул, явыз затларның холкына, хәтта алар яхшы булып күренергә тырышсалар да, һичбер кайчан да ышанырга ярамый.