КЫЗЫМ ХИКӘЯЛӘРЕ
«...Идән ватылмады» үзәл йөри башласа, шатлыгымның чиге булмас, кешеләр сыман мин дә кызымны ияртеп, урам буйлап масаеп йөрермен кебек тоела иде. Хәзер менә Гүзәл йөри генә түгел, йөгерә дә башлады инде. Шулай да күңел тыныч түгел әле. Йөгерер хәлгә килгәч, бала гел йөгереп тора икән: кая барып бәреләсен, кайда лапылдап егыласын уйламый да. Ачуланып та, үгетләп тә булмый үзен. Берничә тапкыр башын бәрде, егылып тезләрен дә сыдыртты инде. Бәлки шулар сабак булыр дигән идек, аларның файдасы тимәде. Әнә тагын лапылдап, башы белән идәнгә егылды. — Тукта әле, әнисе, — мин әйтәм, — моны башкача «үгетләп» карыйм. Гүзәл сикереп торды да, иреннәрен турсайтып, башын тотты. Янына барып: «Әй, минем кызым башын бәргән икән!» — диюгә, мөлдерәтеп елап җибәрергә хәзер иде. Әмма бу юлы алай итмәдем: янына килеп, баланы кызганасы урынга, идәннең аның башы бәрелгән җирен капшап карадым. Гүзәл аптырап бер миңа, бер әнисенә, бер идәнгә карап куйды. Олы кеше булса, «баш шундый нык бәрелгәндә, боларда нинди идән кайгысы?» дияр иде дә бит, бала — беркатлы. Мин аңа бик җитди кыяфәт белән: — Егылып, башың белән бәреп идәнне ватсаң, кирәгеңне бирермен! — дидем дә, ышанычлырак булсын өчен, бармак та янап куйдым. Гүзәлнең башын тотып торган кулы акрын гына шуышып төште. Ул бераз аптырап басып торды да тагы йөгерә башлады. Озак та үтмәде, Гүзәл тагы егылды. Бу юлы инде башы шактый шәп бәрелде бугай, чөнки шапылдаган тавыш ныграк чыкты. «Нишләр икән» дип карап торам. Торып утырды. Кулы белән башын капшый башлаган иде, мине күрде. Күзләре юешләнеп барса да, еламый әле. Мин аңа таба бер-ике адым ясауга, Гүзәл идәнне капшый башлады. Аннары шатлыклы тавыш белән: — Әти, курыкма, идән ватылмаган! — диде. Конфет пычрак түгел инде!: ниләре, «мин хәзер кайтырмын!» дип каядыр чыгып китте. Кызларым Гүзәл һәм Гөлнара белән без өчәү өйдә калдык. Минем ♦ белән калганда, алар үзләрен иркенрәк сизәләр, теләсә ничек уйный- g лар: мине ат итеп атланып йөрергә дә, курчак итеп төреп диванга § яткырырга да ярый... Шуңадыр инде, Гөлнарасы әнисе чыгып китүгә 5 үк: i — Qvijvd, әти, атлы уйныйбыз, син ат бул! — дип, йөгереп, минем янга килеп тә җитте. S Ашыгыч эшем бар иде — баланың тәкъдимен кабул итә алма- ~ дым. Шулай да күңелен кайтармас өчен, бер төргәк конфет китереп 3 бирдем дә: * — Мә, апаң белән курчакларыгызга конфет ашата торыгыз, — дип, эшемә тотындым. £ Шактый вакыт узды. Балалар да мине борчымадылар, мин дә °- аларга игътибар итмәдем. Тик әниләре кайтып кереп: — Кара әле, кызларың пычракка батканнар! — дигәч кенә күтән релеп карадым. Кызларым да, аларның курчаклары да конфетка и буялып беткәннәр иде. Дүртебез дә, баскан килеш, бер-беребезгә сүз кушмыйча карашып п тордык. Тынычлыкны Гөлнара бозды: — Конфет пычрак буламыни. Пычракны ашамыйлар, конфетны > ашыйлар! — диде дә, һич тә исе китмичә, эре-эре атлап кухняга кереп китте. «Юк, мин үзем егылдым!» Г * өлнара тышта егылган. Күлмәгенең пычранган җирен безгә күрсәтмәскә тырышып, шыпырт кына өйгә кергән. Ул ишекне ябып бетергәнче, әнисе эшнең нидә икәнен аңлап өлгерде. Хәзер эләгәчәк аңа. Бала үз хәлен үзе җиңеләйтергә тырыша: — Мине Гөлшат төртеп екты бит. Әмма кызымның тавышы шикле, җитмәсә, песи баласы мияулаган кебек, бик йомшак чыга. Күзләре дә идәнгә караган. Алдашканы көн кебек ачык. Әнисе дә хәйләкәр бит, баланың сүзенә ышанган булып: — Ярар, алай булгач башка вакытта Гөлшат белән уйнамассың! — диде. Гөлнара дәшми. Бик ялварулы чырай белән әнисенә карап тора. — Ярар, кызым, борчылма, Гөлшатны әнисенә әйтербез — кеше балаларын урамда төртеп егып, өсләрен пычратып йөрмәсен, — диде безнең әниебез. Гөлнара тагы да ныграк уйга калды. Җитдиләнде. — Юк, мин үзем егылдым! — диде ул. Үзендә дөресен әйтерлек көч тапты. «Анда суган әрчиләрмени?» Q ■**л көннәренең берсендә авылдагы Хәйрулла абзыйларга килеп төштек. Күршеләрендә генә туй икән. Туй бара торган йортның тәрәзәләре ачык, өй эчендә гармун уйный, җыр яңгырый. Музыка аралаш аерым-аерым гына «әче-әче!» дигән авазлар ишетелеп китте, ә аннан соң җыйнаулашып, иҗекләп, «ә-че! Ә-че!»—дип кычкыру яңгырады. Балалар тынып калдылар, ни булганны аңламыйча бер миңа, бер туй бара торган йортка карап куйдылар. Гөлнара аптырап: — Әти, анда суган әрчиләрмени? — диде. «Халыклар киткән» F5 алалар белән җыенып әбиләренә барырга дип урамга чыккан идек тә автобуска утыра алмыйча кире кердек. Автобуслар да сирәк йөри, кеше дә бик күп. Балалар белән түгел, үзең генә дә утырырлык түгел. Күрәм, балаларның әбиләренә барасылары бик килә. Бераз гына уйныйлар да балконга чыгып автобус тукталышын күзәтәләр. Менә бервакыт Гүзәл йөгереп килде дә ашыга-ашыга әнисенең итәген тарта башлады: — Әни, дим, әни, тизрәк әйдә әбиләргә барабыз! Халыклар киткән! «Ул добавка сорый бит!» акчага йөри башлагач, балалар теленә рус сүзләре керә башлады. Менә бүген дә Гөлнара бакчада өйрәнгән һөнәрләре белән мактанып утыра: — Әти, мин добавка сорый беләм, — ди. Гөлнара миңа карап куя: ничек инде әти булып әти добавканы белми? Мин, баланың шиге калмасын өчен, башымны селкеп, андый сүзне аңламаганымны белдерәм. Ул тырыша-тырыша аңлата башлый : — Добавкамы? Добавка бирсеннәр өчен кулны күтәрергә кирәк!.. Шушы мәлне телевизорда бер футболист тупны капкага тибеп кертте дә, шатлыгыннан кулларын күтәреп, футбол кыры буйлап йөгерә башлады. Гөлнара ашыга-ашыга сүзен дәвам итте: — Әти, күрдеңме? Ул добавка сорый бит! Аңа капкага тагы бер туп кертергә кирәк, ә тупны башка абыйлар алып китте, — ди. «Мин дә сезнең белән бармыйм әле!» ' < -^лкән кызым Гүзәл мәктәпкә йөри башлады инде. Кечкенәсе Гөлнара әле һаман балалар бакчасында. Элек тә үзенең өлкәнлеген сизгән Гүзәлгә бу аерма җитә калды — ул үзен Гөлнара алдында тагын да эрерәк тота башлады. Гөлнара да апасы алдында бәйсезле- ген күрсәтергә тырыша. Бер көнне кичкырын безгә Гүзәлнең иптәш кызы Әминә керде. Әминәне каршы алырга Гүзәл, аның артыннан Гөлнара чыкты. Әминә белән пышылдашып нидер сөйләштеләр. Гүзәл, күрәсең, Әминә белән чыгып китәргә уйлап, тиз-тиз киенә башлады. Гөлнара да аларга ияреп киенергә тотынган иде. Гүзәл кырт кисеп: — Без сине алып бармыйбыз! — диде. Гөлнара киенә башлаудан туктап: — Мин үзем дә сезнең белән бармыйм әле! — диде. «Нигә синең правоңны да алмыйлар?» К 5 1 жүршебез Наил кергән безгә. Ул күптән түгел генә «Жигули» *■ сатып алды. Кызларымны үз малае белән бергә машинада йөртә. Шу- £ ңадыр инде, кызларым Наилне бик яраталар. Гөлнарасы аның алды- S на ук менеп утыра. Чәй янында Наил шофер булып эшли торган энесен исеңә тө- . шерде һәм сүзен: * — Юньсез малай, эчкән булган — правосын алдылар, — дип тә- “ мамлады. Гөлнара бераз Наил абыйсына карап торды, аннан соң ми- а. ңа карап куйды: * — Наил абый, син дә эчәсең бит, нигә синең правоңны да алмый- н лар? — диде. * п «Алайса, миңа да калдырыгыз...» S '^йдә әле, кибеткә барып кайтыйк, — дип кычкырыбрак әйтте шул әнисе — балалар ишеттеләр. Шуннан соң аларны өйдә калдырып чыгып китә алырмын дип уйлама да инде, чөнки алар кибеттә йөрергә бик яраталар. Сорап җанга тиярләр дип, аларны өйдә калдырырга тырышмадык та, ияртеп кибеткә киттек. Кибеттә йөрү рәхәт. Нинди генә уенчыклар юк анда! Күлмәкләр, тасмалар, эшләпәләр! Рәт-рәт тезелеп тора. Берсен карап бетермисең, икенчесенә күз төшә. Тик менә Гүзәлнең буе гына җитми, прилавканы биегрәк ясаганнар. Ул минем чалбардан тарта: әти, күтәр, янәсе! Әнисе миңа: — Ошыймы сиңа менә шушы күлмәк? — диде. — Ошавын ошый да бит, кесәдә ул кадәр үк акча юк! — дидем. Әнисе җаен тиз тапты: — Калдырып торыгыз, бераздан акча алып килермен, — дип, сатучыдан үтенде. Шул вакыт Гүзәл: — Миңа да алыйк шундый күлмәкне! — дип, итәктән тарткалый башлады. — Ул бит сиңа зур, — диде әнисе. — Әнә, бәләкәйләре дә бар бит, — ди Гүзәл, үзе күлмәктән күзен дә алмый. Бик ошады, күрәсең, аңа бу күлмәк. Хәзер инде сүзгә мин кысылдым: — Кызым, ул күлмәк бит олы кызлар өчен тегелгән! — Үзең бит миңа «зур кызым» дисең. Мин баланы ышандырырлык, ул каршы килә алмаслык дәлил эзли башладым. — Мондый күлмәкне паспортлары булган кызлар гына кия. ә синең әле паспортың юк! Паспортың булгач алырбыз сиңа бу күлмәкне, яме, кызым! — дидем. Гүзәл пошаманга төште. Ләкин аның шиге озакка бармады: — Ә паспорт кайчан бирәләр соң? — Уналты тулгач. Гүзәл бер күлмәккә, бер миңа, бер сатучыга карап куйды. Аннары сатучыга: — Алай булгач, миңа да бер күлмәк калдырыгыз, без аны миңа уналты тулгач килеп алырбыз, — диде. «Нишләп мин сөт тешләре белән йөрим ди?» И1 1 ке кызымны да ияртеп, өлкән кызым Гүзәлнең тешен алдырырга больницага киттек. Гүзәлнең беренче тапкыр теш алдыруы әле. Юл буе шул турыда сөйләшеп барабыз: — Тешләр кайчан төшә башлыйлар? — Тешләр үзләре төшәме, әллә аларны гел алдырырга кирәкме? — Тешне алдыргач, авыз гел каныймы? — Тешне авырттырып алса да, врач апага рәхмәт әйтергәме? Больницага бик дәртләнеп, зур кыюлык белән килеп кердек. Чират алып, чакырганны көтеп, тыныч кына утырабыз. Әмма врач бүлмәсеннән тешен алдырып коридорга чыккан беренче малайны күрү белән хәл үзгәрде. Гөлнара бер апасына, бер яңа гына тешен алдырган малайга, бер миңа карап куйды. Аның күзләрендә «Гүзәлне дә шушы малай хәленә калдырабызмыни инде?» дигән сорау бар иде. Гүзәл дә шикләнеп: — Әти, минем теш бәлки үзе төшәр, — дип куйды. Гөлнара: — Мин тешләремне беркайчан да алдырмыйм, — диде дә, борылып, ишеккә таба китә башлады. Аны, җитәкләп алып килеп, урынына утыртырга туры килде. Көч-хәл белән, сөт тешләре вакытлы тешләр, иртәме-соңмы аларны алдырырга кирәк, алар урынына нык тешләр чыга икәнен аңлатып, аларны көйли алдым. Чират җиткәч, Гүзәл, безне калдырып, врач бүлмәсенә үзе генә кереп китәргә риза булмады. Рөхсәт белән, өчәү бергә кердек. Читтән генә карап торуыбыз да аңа көч бирә, күрәсең. Озак та үтмәде, врач апасы аның селкенә торган тешен алды. Ул, мамык белән авызын каплап, безнең янга килде. Көтмәгән хәл, Гөлнара врач бүлмәсеннән чыгып китәргә уйлап та карамый, киресенчә, Гүзәлне утыртып тешен алган урындыкка таба бара, үзе врач апасына: — Минем тешне дә алыгыз, — ди. Врач белән бергәләп аның тешләрен алырга әле иртә икәнен аңлатырга тотындык. Аңлаган кебек тоелды. Әмма юл буе безне әрләп, әле миңа, әле апасына бәйләнеп кайтты. Өйгә кайтып кергәч тә бәйләнүен дәвам итте: — Мине берәү дә яратмый. Гүзәлнең тешен алдырттыгыз, минем тешне алдыртмыйсыз. Мин дә зур бит инде, нишләп мин сөт тешләре белән йөрим ди! «...Ничек кайттың?» '-'ниләре озаграк кайтмый торган иде, балалар чын-чыннан пошаманга төштеләр. Аның кайчан кайтасын әле берсе, әле икенчесе минут саен сорашып кына тора. «Уйный торыгыз, әниегез хәзер кай- тыр», — дип юатам үзләрен. Бераздан соң үзем дә: «Кара син алар- ны, мин атналар буе командировкада йөрим, әниләре белән үзләре генә торалар, әниләре юкта минем белән бер-ике сәгать тә тыныч кына утыра алмыйлар», — дип көнләшеп тә куйдым. Гөлнарасы һаман чалбар балагын тарта: — Әти, әйт әле, әни нигә кайтмый ул? Ачуым да чыга башлады бугай, бу юлы уйлап-нитеп тормыйча: — Әниегез олакты! — дидем. Гүзәл бу сүзне ишетеп кулыннан курчагын төшереп җибәрде, Гөлнарасы минем күзләремә карап катып калды. Шул вакытта ишек шакыдылар. Барып ачсам, әниләре кайткан. Гөлнара әнисенә тын алырга да бирмичә: — Әни, дим, әни!.. Син олаккан идең бит, ничек кайттың? — дип каршы алды. «Мин бүген яңа күлмәк кимәгән бит!» ^ызым кечкенә булса да, «тәти булырга» ярата. Без үзебез өйрәтмибез дә кебек инде өйрәтүен, әмма өстенә берәр матур нәрсә киде исә, шунда ук көзге янына йөгереп килеп җитә дә боргалана- сыргалана карый башлый. Кичә яңа күлмәк алган идек, шуны киеп, көзге алдында шактый озак бөтерелде. Әнисе: «Болай кылансаң, яңа күлмәк алмыйбыз»,— дип, көзге яныннан берничә кабат куып та җибәрде. Күрәсең, кичәге «сабак» онытылган, — кызыбыз бүген янә көзге алдында. Бу юлы чәченә таккан тасманы рәтли: бер сүтә, бер җыя, бер тегеләй, бер болай боргалана. Әнисе: — Кемгә охшап кылтым була икән бу бала? — диде дә Гүзәлне яңадан шелтәли башлады: — Тагы көзге алдында бөтереләсеңмени әле син? Гүзәл тыныч кына: — Күрмисеңмени — мин бүген яңа күлмәк кимәдем бит! — диде дә, бернәрсә дә булмаган кебек, тасмасын рәтләвен дәвам иттерде. «Андый вакытта сәгать ничә була?» Кңчә балаларга ’сәгатькә карап вакытны белергә өйрәттем. Кыска, озын телләре белән таныштык. Уенчык сәгать алдык та аның телләрен төрле саннар өстенә куеп, сәгатьнең күпме күрсәтүен сораштым. Дөрес җавап бирделәр. Бүген кичен кухняда ашап утыра идем, кече кызым Гөлнара йөгереп килде. Ниндидер куркыныч хәл күргән кебек, ашыгып сөйли, үзе мине залга өстери: — Әти, әйдә тизрәк, сәгатьнең бер теле икенчесе өстендә! Андый вакытта сәгать ничә була?