КАЗАН КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН БАШЛАНЫП КИТКӘН
Казан шәһәренә 1177 елда нигез салынган дигән фикерне моңа кадәр дә күп тарихчылар яклап чыга. Мәсәлән, Дм. Зиновьев, А. Смирнов, А. Вечтомов, М. Пинегин, Н. Полевой һ. б. галимнәр, «Казан тарихыпна таянып, нәкъ шул датаны өстен күрәләр. Елъязманы немец теленә тәрҗемә итеп, 1969 елда Вена һәм Кельн шәһәрләрендә бастырып чыгарган тарихчы Франк Кемпфер да шундый ук фикердә тора. Әмма әлеге чыганакның фәнни кыйммәтенә шик белдереп, аны тенденциозлыкта гаепләп, 1177 ел датасын тарихи анахронизм дип санаучы тикшеренүчеләр дә юк түгел 1177 ел датасының дөреслеккә туры килүен исбатлау өчен безгә төрле тарихи истәлекләр һәм елъязмалардагы мәгълүматларны чагыштырып карарга, ул ерак чорларның конкрет-тарихи шартларын тикшерергә туры киләчәк. В. В. Иванов әйтеп киткәнчә, «Казан тарихыанда шәһәр монгол яуларыннан күп элегрәк салынган дип күрсәтелә. «Казан тарихыьның беренче редакциясендә Казанның салынуы болгар патшасы Саин исеме белән бәйле рәвештә карала. Әлеге патша, диелә язма истәлектә, бу җиргә Кама буендагы Брягов (яисә Бряхимов, дөресе — Ибраһим—А. X.) шәһәреннән килә һәм болгар җирләренең читендә. Идел буенда, яңа шәһәр салу өчен менә дигән урын эзләп таба. Шәһәргә нигез салучылар күп санлы еланнар белән сугышып, аларны куып таратып һәм үтереп бетерәләр. Шул урында үзләре төзегән шәһәргә Казан дип исем кушалар. Язмада әйтелгәнчә, рус князьләре яңа шәһәр кору эшенә комачаулый алмыйлар. Мәгълүм булуынча, Идел буе Болгар дәүләте белән Төньяк-көнчыгыш рус князьлекләре арасындагы экономик һәм культура багланышлары X—XI гасырлардан ук ныгый башлый. Әмма урта гасырлардагы феодаль дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләргә хас булганча, бу бәйләнешләр еш кына хәрби бәрелешләр белән аралашып бара. Идел һәм аның эреле-ваклы кушылдыклары буенда яңа җирләр үзләштерү көчәйгән һәм чикләр бер-берсенә якыная барган саен, әлеге каршылыклар да кискенрәк төс алган. Рус елъязмалары һәм «Казан тарихы» хәбәр иткәнчә. Владимир- Суздаль җирләренең бөек князе Андрей Боголюбский 1164 елда болгарларның .данлыклы Бряхимов шәһәрен ала һәм аларның җирен тар-мар китерә». 1174 елда (башка мәгълүматлар буенча 1175 елда) Болгар иленең чикләрен киңәйтү политикасының иң К зур дошманы Андрей Боголюбский астыртын рәвештә утерелә. Бу заговорны князь» нең болгар нәселеннән булган һәм иренең болгар җирләренә яу белән баруын кичерә алмаган хатыны оештыра. Шул вакыйгадан соң ук Владимир-Суздаль князьлегендә эчке чуалышлар, ызгыш-талашлар куба. Даулашлар өч елга сузыла һәм 1177 елда аеруча көчәя: князь Всеволод Ростов шәһәрендә башланган күтәрелешне бастырып, күп кешеләрне кыра, ә Рязань князе Глеб Владимир-Суздаль җирләренә басып керә, кыпчаклар белән бергә Владимир шәһәренә кадәр килеп җитә. Шушы шартларда яшәгән рус князьләрендә болгарлар кайгысы булмый, әлбәттә, һәм алар болгар иленең яңа хәрби кала төзүенә комачаулык итмиләр. Монда төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларның туры килүен күрсәтеп китәргә кирәк: рус елъязмаларында әйтелгәнчә, рус җирләрендә гауга өч ел (1175—1177) дәвам итә. «Казан тарихы» да «андагы җирләрнең өч ел буе харап ителүе» турында сөйли. Шул рәвешчә. Владимир князьлегендә фетнә кузгатуда болгар патшасының да кулы уйнаган дияргә мөмкин. Казан шәһәренең нигезе салыну белән үк патша бу яңа калага Кама аръягыннан болгар бәкләрен һәм аларның кешеләрен, чирмешләрне (мариларның борынгы бабаларын), удмуртларны һәм чукынудан баш тартып, Иделнең югары агымындагы Ростов шәһәреннән качып килгән кара халыкны күчереп утырта. Ары таба «Казан тарихыянда Владимир князе Андрей Боголюбский тарафыннан җимерелгән Брягов шәһәре урынына Казан каласының башкала булып калуы хакында сүз бара. Бу мәгълүматларның күбесен башка тарихи чыганаклар: төрле рус елъязмалары, болгар-татар истәлекләре, тарихи легендалары һәм риваятьләре, тел-фольклор материаллары да раслый. Аларны бер-берсе белән чагыштырып анализлау XII гасырның икенче яртысы Казанны төзү өчен иң уңайлы чор булуын күрсәтә. Казан Идел буе Болгарының төньяк-көнбатыш чиген саклый торган крепость — кальгә итеп төзелә. Бу хәл тарихи яктан да аклана. Көнбатыш илләре белән шәрык дөньясының иң мөһим сәүдә юлларыннан берсе Иделгә хуҗа булу өчен болгар һәм борынгы рус князьләре арасында көрәш XI йөздә үк башлана. Идел һәм Ока елгаларында таланган сәүдәгәрләренең үчен алып, 1088 елда болгарлар «Муромны бастылар һәм таладылар, авылларны яндырдылар» диелә рус елъязмасында. 1107 елда болгар гаскәре Суздаль шәһәренә килеп җитә, ә 1120 елда князь Юрий Долгорукий «Болгарга килә, күп кешеләрне әсир итә һәм аларның полкын җиңә». 1152 елда болгарлар Идел буенча Ярославльгә кадәр күтәреләләр һәм шәһәрне камап торалар. Алда әйтелгәнчә, рус һәм болгар феодаллары арасында Идел өчен көрәш Владимир- Суздаль князе Андрей Боголюбский яшәгән чорда аеруча көчәя. Идел юлын үз кулына алуны ул тышкы политикасының иң төп бурычларыннан берсе итеп саный. Болгарларның Иделдәге иң әһәмиятле терәк пунктларыннан берсе Ибраһим («Казан тарихыпнда — Бряхимов) шәһәре була. Кама тамагына урнашкан бу кала Каманы гына түгел, Иделнең түбәнге агымын да саклый һәм Болгар иленең үзәгенә юлны бикләп тора. Андрей Боголюбский яу белән килеп шәһәрне җимергәннән сок болгар патшасы алдына яңа кала салу бурычы килеп баса. Бу елларда Болгарның төньяккөнбатыш чикләре мари урманнарына, ягъни хәзерге Казан суы бассейнына кадәр килеп җитә. Шуңа күрә илнең төньяк-көнбатыш чикләрен саклап торырга тиешле яңа кала өчен иң отышлы урын шушы елга тамагы булып чыга. Төрле кулъязмалардан алынган һәм Казан салыну чорында булып үткән вакыйгалар хакында сөйли торган хәбәрләрнең «Казан тарихы» мәгълүматлары белән туры килүе, бу язмаларда күрсәтелгән барлык даталарның бер-берсенә бик якын торуы 1177 елны Казан шәһәренә нигез салыну датасы дип билгеләргә мөмкинлек бирә. «Казан тарихыоның шәһәрне төзи башлар алдыннан еланнар белән сугышу турында язган өлеше (татарларның тарихи легенда һәм риваятьләрендә дә нәкъ шул хакта сөйләнелә) Казан салынган чорны болгар-татар традициясенә китереп бәйли һәм шәһәрнең чик буе крепосте төсендә салынуына өстәмә дәлил булып тора. Монда шунысы әһәмиятле, андый легендалар монгол яуларына кадәрге Идел буе болгарының Биләр, Җүкәтау кебек иң эре шәһәрләре салыну белән бәйләнештә генә барлыкка килгәннәр. Монгол һәм Алтын Урда традицияләрендә исә елан культы юк һәм аларның шәһәр тарихларында (мәсәлән, Сарай-Бату, Сарай-Берке шәһәрләре тарихы) еланнар белән көрәш телгә алынмый. Шул ук вакытта, археологик, этнографик һәм фольклор материаллары күрсәтүенчә. Урта Идел һәм Түбән Кама буйларында елан культы һәм еланнар белән керәш темасы монгол яуларына кадәр күп элек яшәп килгән. Исеме үк күрсәтеп торганча, шәһәр Казан исемле елга буена урнашкан. • Казан § тарихы»нда, A. М. Курбскийның «Тарихиында, XVI—XVII йөз рус елъязмаларында - һәм башка язма документларда (мәсәлән, XVII йөз башы теркәү кәгазьләрендә) = Казан елгасы, кайбер телчеләр уйлаганча, «Казанга» түгел, ә Казан яки Казан-елга = дип аталган. «Казан тарихы» бу хакта «шул елга исеменнән алынып, шәһәр дә Казан £ дип атала» дип яза. Торак урыннары күпчелек очракларда чыннан да елга исеме х белән аталып йөртеләләр. Әйтик, Мәскәү шәһәре Мәскәү елгасына, Самар шәһәре Самара суына карап аталганнар. Ә Казан атамасына килсәк, әле хәзерге вакытка кадәр аның мәгънәсе тиешенчә ачылганы юк. Берәүләр, мәгълүм легендага ияреп, аны кухня җиһазын белдерүче казан сүзенә бәйлиләр (мәсәлән. Н. П. Рычков, В. А. Никонов, Герберштейн шулай аңлаталар). Башкалар исә (К. Фукс. П. И Загоскин, Мункачи. Г. В. Иосыпов, В. Егоров) болгар һәм Казан җирендә һичкайчан яшә «Казан» атамасының килеп чыгуы хакындагы һәртөрле фикер һәм фараз итүләрне Ш. Мәрҗани санап үтә: 1) Казан дигән елга исеменнән; 2) казанны хәтерләтүче иңкү җиргә утырган булуыннан; 3) Казан яки Газан хан исеменнән; 4) елга суына төшеп югалган казаннан. Фин галиме X. Паасоненны исәпләмәгәндә, соңгы вакытка кадәр «Казан» сүзен этимологик яктан тирөнтен анализлауга омтылыш күренмәде шикелле X. Паасонен- ның исә табышы шунда ки, ул, «Казан» атамасы бик борынгы заманда туган һәм кухня җиһазын белдерүче казан төшенчәсе белән аның бернинди уртаклыгы юк. дигән фикер әйтә. Мәсәлән, ди ул, күрше халыклардан чуваш теленә бу атама «хузан» рәвешендә кергән (ә гади казанны алар хуран дип йөртәләр), удмурт телендә ул «ку- зон» дип, тау мариларында «озан», көнчыгыш мариларда «озан суаз» дип әйтелә. Безнең фикеребезчә, «Казан» атамасы елгага һәм калага борынгы болгарлар тарафыннан бирелгән һәм ул болгарларда чик буе төшенчәсен аңлаткан. Казан сүзе ике кисәктән — «каз» тамырыннан һәм «ан» суффиксыннан тора. Бу суффикс борынгы төрки телләрендә урын, улыс, төбәк, территория дигән мәгънәне аңлата. Якут телендә (ул иң архаик төрки телләрнең берсе) «ан» сүзе хәзергәчә сакланып калган һәм ул башлангыч, беренче, керү урыны, тишек, капка дигән мәгънәләргә туры килә. Болгар телендә дә ул, күрәсең, шундыйрак мәгънәдә кулланылгандыр һәм «Каз-ан», «Каш-ан», «Шур-ан», «Бар-ан» дигән топонимнар ясауда катнашкандыр, һәрхәлдә, «каз-ан» сүзенең борынгы заманда «чик башы», «чик буе», «өлкә, төбәкнең бер кырые» төшенчәсендә йөргән булуына шикләнмәскә мөмкин. .Каш-ан» топонимы да шул ук мәгънәне аңлаткан. Болгар шәһәрләре Кашан-1 һәм Кашан-П Кама елгасының уң як ярына урнашкан булганнар һәм X—XI йөзләрдә Болгар дәүләтенең төньяк- көнбатыш чиге булып саналганнар. Болгар җирләре XII йөздә тагын да тоньяккарак сузылгач, Казан елгасы дигән атама һәм аңа бәйле топонимнар: «каз-иле», «казан», «казанбаш» һ. б. барлыкка килә («Каз-иле» дигән атама монда чик буе өлкәсен аңлата). Казан шәһәре монгол чорына кадәр, ягъни XII гасырда гына чик буе крепосте булып хезмәт иткән, ә XIII—XV гасырларда исә ул князьлек, ханлык үзәгенә әверелә, дәүләтнең эчке территориясендә кала һәм хәрби кальгә буларак әһәмиятен югалта Еланнар культы, шул исәптән ике башлы, канатлы аждаһа-елан культы болгарларда һәм аларның күршеләре венгрлар һәм башкортларда мәҗүсилек чорында нык үскән булган. Ибне Фадлан, мәсәлән, башкортларның бер кавеме еланнарга табына, болгарлар да аларга хөрмәт белән карыйлар дип күрсәтә. Биләр шәһәрлегендә табылган һәм канатлы дракон сурәте төшерелгән мөһерләр дә шул хакта сөйли Ә ике = башлы аждаһа-елан белән көрәшүче җайдак турындагы сюжет болгарларга иран u телле халыклардан кергән булса кирәк Батыр җайдакның ике башлы елан — Аҗи-Да- 3 хака белән көрәшүе темасы нәкъ менә иран эпосы өчен хас күренеш. мәгән Казан яки Газан хан исеменнән чыгып аңлатмакчы булалар. Өченчеләр (мәсәлән, Г. Саттаров) бу атама болгар яки аларның ата-бабаларының «каз» дип йөртел гән ниндидер мифик кабиләсе исеменнән барлыкка килгән дип саныйлар. Шулай итеп, «Казан тарихы» шәһәргә нигез салу чорында аның кайда урнашканлыгын, «Болгар җиренең бер кырыенда утыруын» бик төгәл билгели. Чыннан да, XII йөздә Казан суы дәүләтнең төньяк-көнбатыш чиге булып торган, ә төньяк һәм көнбатышка таба марилар һәм Идел буендагы башка халыкларның җирләре сузылган, Идел буеннан рус җиренең чикләре якынлашып килгән. Борынгы Казан каласының кайда урнашканлыгы хакында археологлар төрлечә фикер йөрткәннәр. Н. Ф. Калинин борынгы шәһәр үзәкләре элекке монастырь урнашкан Елантауда һәм Урта Кабан күле буендагы Архиерей дачасы урынында булуы ихтимал дип саный. Әмма бу тирәләрдә алып барылган археологик казынулар XVI— XVII йөзләргә кадәрге культура катламының булмавын күрсәтте. Ныгытылган шәһәр өчен иң уңайлы урын Казан суы белән Иделнең сул як яры арасындагы киң үзәнлек өстендә торучы хәзерге Кремль калкулыгы булган. Моннан Идел һәм Казан елгасы буйларын ерактан күзәтеп торырга мөмкин. Шушы калкулык борынында, бигрәк тә аның төньяк-көнчыгыш өлешендә, археологлар Казанның иң борынгы эзләрен таптылар. Алар 1926—1929 һәм 1953—1954 елларда алып барылган казынулар вакытында ук ачыла башлаган иде инде. 1974—1975 елларда анык бер максат белән үткәрелгән казу эшләре барышында исә ул эзләр аеруча ачык күренде. 1974 елда Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы һәм Министрлар Советы урнашкан бина каршындагы бакчаның 158 квадрат метры, ә 1975 елда Благовещенский собор белән Мәгариф һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары арасында 80 квадрат метр мәйдан казып өйрәнелде. Боларның икесендә дә 1552 елга кадәрге культура катламын, беренче тапкыр буларак, өч өлешкә аерып өйрәнергә мөмкин булды. Бу өч катламның һәрберсе аерым дәвергә караган булса да, алар үзара эзлекле рәвештә бәйләнгән һәм бер-берсенең дәвамы булып тора. Югаргы катлам — иң калыны (1974 елда казылган мәйданда 30—40 сантиметр, 1975 елдагысында 150 сантиметрга кадәр) — Казанның ханлык башкаласы булган чорында, XV йөзнең икенче яртысыннан 1552 елга — Казан алынганга кадәрге чорда тупланган. Биредә күп санлы хуҗалык җиһазлары калдыклары, чүп чокырлары, шулай ук һөнәрчеләрнең тирән базлы өй җимерекләре өйрәнелде. Элек һөнәрче мастерское булган урында күп санда бакыр, җиз, терекөмеш тамчылары, металл әйберләрнең калдыклары, сыек металлны формаларга агызу өчен кулланылган балчык кашык табылды. Монда эшләгән бакырчы, күрәсең, хан йорты заказларын үтәгән. 1975 елда казылган мәйданда тимерче йорты, алачык урынындагы зур тимер сандал, хуҗалык корылмалары калдыклары һ. б. өйрәнелде. Киң кулланышта булган кызыл балчык керамика, шомартып киң сызыклар төшергән һәм сырлап-бизәкләп яки көрән йөгертеп эшләнгән савыт-саба үрнәкләре, металл әйберләр бик характерлы. Монда шулай ук 1975 елда табылган сәүдәгәр пломбасы игътибарны җәлеп итә, ул төньяк Германиядәге шәһәрләрнең берсендә эшләнгән. Урта катлам 1974 елгы казылмада 20—30 сантиметр, 1975 елгысында бер метр калынлыгында. Ул XIII йөз ахыры, XIV йөз һәм XV йөзнең беренче яртысына туры Бу дәверләрдә Казан Алтын Урда чоры Идел буе Болгарының феодаль князьлек үзәкләреннән берсе була. Әлеге горизонтта табылган материаль культура калдыклары, аерым алганда, аркылы шома сызыклар төшереп ясалган кызыл балчык чүлмәк- кувшиннар болгар һәм казан-татар культурасының бердәмлеге, эчке үсешендәге эзлеклелек хакында сөйли. Иң түбәндә ятучы катламның калынлыгы 8—16 сантиметрдан артмый, әмма ул Кремль калкулыгындагы шәһәрнең иң борынгы чорында барлыкка килүе белән гаять кызыклы. Анда кызыл балчык савыт-саба үрнәкләре күп түгел, тик алар монгол яуларына кадәрге чорда болгар шәһәрләрендә җитештерелгән керамика үрнәкләре белән гаять охшашлар. Кызгылт-сары, кызгылт-көрән төстәге балчыктан ясалган ул чүлмәксавытларның тышкы ягы шулай ук еш һәм шома сызыклар белән бизәлгән. Алар барысы да XII—XIII йөзләрдә ясалган. Шушы ук горизонтта угро-фин телле җирле халыклар культурасы өчен хас ысул белән, кулдан ясалган керамика үрнәкләре дә, катламның монголларга кадәрге дәвергә каравын раслаучы башка әйберләр дә: XII йөздә эшләнгән тимер балта, иран стилендәге кандил рәвешле керамика, тимер ук очлары һ. б. очрый. 1975 елда үткәрелгән казу эшләре күрсәткәнчә, түбән горизонттагы культура катламы үзе ике өлешкә бүленә, аларның һәрберсенең өске ягында янгын эзе сакланган. Иң беренче (түбәнге) өлешнең өске ягында XII—XIII йөз ук очы, ә икенче өлешнең естендә типик монгол угының очы табылды. Ул кечкенә катламның түбәнгесен, күрәсең, Казанның (рус елъязмасында Хомол) 1205 елда Всеволод гаскәрләре тарафыннан алынуына, ә югаргысын 1276—1278 елда Мәнгү-Тимернең Казанга ясаган һөҗүменә бәйләп карарга кирәктер. < Әлеге тикшеренүләр һәм башка тарихи-археологик мәгълүматлардан чыгып, Ка- g занның кайсы вакытта, кайда һәм ни рәвешле салына башлавы, тарихи үсеш барышын- — да ул үткән иң элгәрге дәверләр турында мөһим нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Казан Ч XII йөзнең соңгы чиреге башында, төгәлрәк әйтсәк, 1177 елда, болгарларның Иделдә- a ге әһәмиятле терәк пункты сыйфатында, стратегик һәм географик яктан иң уңай урын- 8 да, ныгытылган кальгә-шәһәр буларак төзелә. Нигезе салынган вакыттан алып безнең көннәргә кадәр, ягъни 800 ел буена, Ка- — занның тарихи үсеш юлы өзелмичә килә. S Борынгы Казан XII йөзнең соңгы чирегендә һәм XIII йөз башында, әйткәнебезчә, хәзерге Кремль калкулыгының төньяк-көнчыгыш өлешен биләп торган. Төньяк-көнба- ~ тыш яктан ул тирән чокыр белән аерылган, аның көньяк-көнчыгыш ягын хәзерге Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасы тирәсеннән сузылган текә яр кисеп үткән. Кальгә якынча 45000 квадрат метр, ягъни урта кул болгар шәһәре мәйданын биләгән. Борынгы Казан, күрәсең, политик яки һөнәрчелек үзәге түгел, ә күбрәк хәрби крепость булып хезмәт иткәндер. Шәһәрнең борынгы культура катламнары шул хакта сөйли, анда, һөнәрчелек һәм төрле керамика калдыкларыннан бигрәк, хәрби тормыш эзләре, сугыш кораллары, хайван сөякләре сакланган. Чик буен белдерүче елга исеме белән генә аталган шәһәрнең исеме дә, ихтимал, җирле халык телендә ныклап берегеп һәм үзләшеп җитмәгән булгандыр. Бу хәл рус елъязмасында һәм башка язма чыганакларда да чагылып кала. Безнең фикеребезчә, Казан һәм казанлылар, мәсәлән, рус елъязмасында 1183 елда (икенче бер елъязмада 1184 ел) телгә алына. Ул елны рус князьләре тарафыннан болгарларның башкаласы Бөек шәһәргә зур поход оештырыла. Гаскәрнең күпчелек өлеше зур көймә һәм корабларга утырып Идел буйлап төшә. Казанлылар, зур яуга каршы чыгарлык көчләре булмаганлыктан, аны түбәнгә үткәреп җибәрәләр һәм башкалага хәбәр итәләр. Тиздән, дошман гаскәрен тоткарлау өчен, башкалага бару юлында ныгытмалар барлыкка килә. Тукчин шәһәре янында руслар, мәсәлән, ике көнгә тоткарланалар, ә Бөек шәһәр тирәсендә, урманны егып, яңа ныгытма корыла. Ул арада болгар җиренең төрле төбәкләренә чапкыннар җибәрелә, ун көн эчендә башкалага ярдәмгә биш мең кешелек ополчение килеп җитүе турында хәбәр бар. Шулар арасында чик буе шәһәре Собекульдән (кайсыбер елъязмаларда Собекудя, Сабакуль дип яки «собеку- ляне», «кусяне» дип языла) килгән кешеләр дә була. Этимологик яктан тикшергәндә, бу исемнәрдә Казан күздә тотылуын чамаларга була Чувашлар Казанны Хузан дип йөртәләр (казанлылар, димәк, русча «хузане» булып чыга. Удмурт телендә — «кузо- не»). «Кусяне», «кузоне», «хузане»—әйтелеш буенча якын торган сүзләр. «Соба» яки «Саба» кисәкләре дә очраклы түгел. Борынгы төрки телдә һәм, күрәсең, болгар телендә дә «саб» (саба) тамыры «хәбәрче», «күзәтче» һәм шуңа якын мәгънәләрне белдергән. Димәк, «Сабакузя» (рус елъязмаларында тагын «Собекудя», «Кузя», «Собе- куля») сүзен сакчы шәһәр, «собекудяне», «собекузяне» сүзләрен сакта торучы казанлылар дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Шәһәрнең утырган урыны бу фикерне раслап тора. Казан сүзен мари теленә калькалаштырсак, «Хомол» килеп чыга. Мари һәм башка угро-фин телләрендә дә «хом», «ком» — «кырый», «чит», «тыш» дигәнне, ә «ола» — шәһәрне аңлата (Йошкар-Ола—Кызыл шәһәр дигән сүз). Күрәсең, тарихи язмышларын Казан белән бәйләгән, шәһәр эчендә болгарлар белән якыннан аралашып яшәгән марилар (моны кулдан ясалган һәм шәһәрнең иң элгәрге культура катламында табылган борынгы мари савыт-сабалары да раслый) Казанны шул ук мәгънәдә үз телләрендә «Комола» яки «Хомола», ягъни чик буе шәһәре дип атаганнардыр. Мариларга якынрак яшәгән русларның шәһәр исемен аларга ияреп «Хомола» дип атаулары бик мөмкин хәл (мари телендә «к» белән «х» бер-берсен алыштыра). Рус елъязмаларында хәбәр ителгәнчә, 1205 елда бөек князь Всеволод Юрьевич Идел буйлап болгарларга каршы гаскәр җибәрә, ул гаскәрь нәкъ менә Хомол шәһәренә кадәр килеп җитә, «күп кешеләрне әсир итә, үтерә, учаннарны күпләп җимерә, күп товар ала, шуннан соң кире борылып кайта». Күрәсең, рус гаскәре бу шәһәрне сугышып алган һәм күп эре көймәләрне (учан) юкка чыгарган, кулга күп байлык төшергән. Алда әйтелгәнчә, бу вакыйга Кремльдә үткәрелгән археологик материаллар белән дә раслана. 1205 елдагы шушы хәлләрдән соң шәһәр, чик саклаучы кала буларак, яңадан ныгытыла. һәрхәлдә, князь Святослав 1220 елда яңа һөҗүмгә килгәч, Идел ягыннан флангны ныгыту өчен анда Ростов полкын калдырырга мәҗбүр була Бу поход Тәтеш тирәсендәге болгар шәһәрен (рус елъязмаларында «Ошель») талау белән тәмамлана. Казан һәм аның барлыкка килүе турындагы тарихи легендаларга һәм риваятьләргә мөрәҗәгать итик. Җирле халыклар арасыннан чуваш, мари, удмурт риваятьләрендә Казан турында ни дә булса бармы? Бар һәм алар шәһәрнең монгол явына кадәр ук булганлыгын раслыйлар. Чуваш легендаларының берсендә болай диелә: «Төрле кавем халыклар болгар князе кул астында күршеләр белән сәүдә итешеп, тыныч кына яшәгәннәр. Казаннан башка аларның тагын башка шәһәрләре дә булган .. Көтмәгәндә көньяк-көнчыгыштан татарлар килеп, аларны тәмам бөлдерәләр, бик күп болгар кешеләренең гомере киселә, князьне куып җибәрәләр, халыкка ясак салалар». Бу риваятьтән чыгып, әлбәттә, Казан монголлар тарафыннан 1236—1240 елларда алынган дигән нәтиҗә ясарга ярамый. Шәһәрне алар шактый соңрак, 1276—1278 елларда буйсындырганнар булырга тиеш. Рәшид-әд-Дин һәм Абел-Гази язуынча, Алтын Урда ханы Мәнгү-Тимер шул елларда «болгар патшалыгына яу белән барган, җиңү яулап, ике елдан соң үз йортына кайткан». Мәнгү-Тимернең болгарлар белән сугышуы хакында рус елъязмаларында да хәбәр ителә. Бәрелешләрдә Мәнгү-Тимер ягыннан Смоленск князе Федор Черемный да катнаша. «Степенная книга»да язылганча, Мәнгү- Тимер, рәхмәт йөзеннән, үз кызын аңа кияүгә бирә һәм, имеш, бик күп шәһәрләрне, шул исәптән, Чернигов, Болгар, Казанны бүләк итә. Казанның XIII йөздә монголлар тарафыннан алынуы, алда әйтел киткәнебезчә, археологик материаллар белән дә раслана. Әмма шәһәр бу юлы да тиз арада аякка баскан һәм тагын да киңәйтелгән. XIII йөз ахырына таба ул Болгар иленең иң зур политик һәм экономик үзәкләреннән берсенә әверелә. Шәһәр һөм аның тирә-юненә монгол баскыннарыннан качып килгән болгарлар утыралар. Археологик һәм башка тарихи мәгълүматлар, болгар-татар елъязмалары, тарихи-генеологик ядкарьләр шул хакта сөйли. Болгар патшасының уллары (Алим-бәк һәм Алгын-бәк яки Ихсан-бәк һәм Инсан-бәк) Казан елгасы буена китеп шәһәрләр салалар. (Георги күчермәсенең иң элгәргесендә патша улларының элек салынган шәһәргә күчеп килүләре турында хәбәр ителә.) Камадан төньякта, шул исәптән, Казан суы буйлап урнашкан болгар шәһәр-авылларының күбесе XIII йөзнең икенче яртысында барлыкка килгән. Хәзерге Казан ягы. ихтимал, XIII йөзнең икенче яртысында яулап алынган, әмма тулысынча буйсындырылмаган болгар җиренең бер төбәге, үзәге булгандыр дип саналырга да хаклыдыр. Архиерей дачасы дип аталган җирдә (хәзер Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты территориясе) асыл сөяк болгарларның бу замангача сакланган кабер ташларындагы язулар да шуңа ишарәли. Н. Ф. Калинин фикеренчә, XIII йөз ахырында, XIV йөз башында ук инде биредә югары катлау болгарларның зираты булган, шул заманда ук анда әмир һәм солтан титулларын йөрткән кешеләр күмелгән. Кремль территориясендә алып барылган казу эшләре XIII—XIV йөзләрдә кала чикләренең киңәя баруын күрсәтәләр. Ул чорның материаль культурасы калдыклары Кремльнең төньяк-көнчыгыш ягында гына түгел, көнбатыш һәм көньягында да. хәтта хәзерге Тайницкая һәм Воскресенская дип йөртелгән манаралар янында да күзәтелә. Шәһәрнең кальгәсе ул чорда хәзерге Сәламәтлек саклау министрлыгыннан көньякта- рак үткән. Консисторская башня тирәсендә XIII—XIV йөзләрдә болгар каберлеге булган. Князьлек чорында Казан кальгәсенең буе 400 метр, киңлеге 250 метр чамасы буяган, ягъни ул инде 100000 квадрат метр чамасы мәйдан биләгән. Кальгә янәшәсен- да утырган ачык бистә дә үсә килә. Элекке цирк тирәсендә табылган, шома сызыклар төшерелеп яки көрән йөгертелеп эшләнгән саргылт-кызыл төстәге болгар савыт-сабасы калдыклары да нәкъ менә XIII—XIV йөзләргә карый. Кальгәдә дә, бистәдә дә йортларны агачтан салганнар. Ләкин кальгәдә ул вакытта ук инде таш һәм кирпеч биналар да булган. Шәһәрнең князьлек чорына караган горизонтлардан чыккан кирпеч ватыклары, төзү кораллары (таш кискеч өтерге), акбур валчыклары шул фикерне раслый. XIV гасырда Казан шәһәре белән бер үк вакытта, шул ук елга буйлап кырык чакрым чамасы өстәрәк, икенче бер кала да булган (аның калдыклары Биектау районының Камай һәм Рус Урматы авыллары арасында урнашкан). Иделдән бер читтә, чагыштырмача тынычрак җирдә корылган бу кала да. А. П. Смирнов фикере буенча, XII йөздә, монголларга кадәрге чорда барлыкка килә. Казан суы буенда утырганга аны да Казан (Иске Казан) дип йөртәләр XIII—XIV гасырларда ул зур экономик үзәк ролен уйнаган, мәйданы бер миллион ярым квадрат метрдан да артык булган. Күрәсең, куркыныч килгән көннәрдә халык Казан суы тамагындагы шәһәрдән шушында килеп яшеренгәндер. Вакыт-вакыт, бигрәк тә 1205 һәм 1278 еллардагы кебек каты һөҗүмнәрдән соң, төп шәһәрдә тормыш бөтенләй диярлек тукталып торган булуы да ихтимал. Аннары шәһәр халкы тагын үз йортларына кайткан, шәһәрне торгызган, тормыш иске эзенә төшеп, җайланып китә торган булгандыр... Археологик мәгълүматлар тарихта бер генә тапкыр кабатланмаган нәкъ шундый хәлләрне: шәһәрдәге януҗимерелүләр, шуңа карамастан, аның яңадан аякка бастырылуы, һаман киңәюе, үсүе турында сөйли. Менә шушындый шартларда соңгырак буыннар, күрәсең, Иделдән читтә утырган шәһәрне элгәрерәк салынган, искерәк шәһәр итеп күз алдына китерә башлаганнардыр. XIV гасыр уртасында һәм икенче яртысында Болгарның көньяк һәм үзәк өлкәләре каты һөҗүмнәргә дучар була, алардан бигрәк тә шәһри Болгар җәфа чигә Мәсәлән, 1361, 1382, 1391 елларда бирегә Алтын Урда ханнары яу белән килә. 1359, 1366, 1369, 1370, 1391 елларда Новгород ушкуйниклары һөҗүм итә. Кама аръягы җирләре тәмам белдерелә, акрынлап ташландык хәлгә килә. Шул шартларда Казан бөтен Болгар җиренең политик һәм экономик үзәге ролен уйный башлый. Бу чордан калган картографик, нумизматик һәм елъязма мәгълүматлар белән танышу кызыклы. Идел һәм Урал буйлары өлкәләрен иң беренче булып диярлек 1367 елда итальян монахлары Франциско һәм Доминико Рицигано картага төшергәннәр. Шул картада Иделнең сул як яры белән Кама елгасы арасында манарасына флаг эленеп куелган зур шәһәр сурәте бар. Андый билге бары тик баш шәһәрне белдерү өчен генә кулланылган. Каманың сул як яры буенда һәм Кама тамагыннан аска урнаштырылган Жукотин (Җүкәтау), Керменчуг (Кирмәнчек), Болгар шәһәрләре флагсыз гына билгеләнгән. Баш шәһәрне аңлатучы әләм тагын бер шәһәргә генә — «һәлак булган шәһәр» дип исемләнгән һәм Идел-Камадан бер читтәрәк утырган шәһәргә генә куелган. Бусы — монгол яуларына кадәрге Болгар дәүләтенең башкаласы, XIV йөздә инде шомлы хәрабәләр хәлендә ятса да. килгән-киткән кешеләрне хәйран калдыра торган Бөек шәһәр (Бүләр) билгесе. XVI—XVII йөзгә караган иң беренче рус географик карталарында да Казанның урыны Франциско һәм Доминико Пицигано карталарындагыча күрсәтелүен искә алсак, 1367 елда ук инде аның бик мәгълүм шәһәр, илнең политик һәм экономик үзәге булганлыгын күрербез. XIV йөз ахыры, XV йөз башында, шәһри Болгарның әһәмияте югала барган чорда, «Болгар» атамасын яңа башкалага күчерергә. Казанны «Яңа Болгар» (Болгар Әл- Җедит) дип исемләргә омтылыш мисалы үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Рус елъязмаларында һәм «Казан тарихыинда да язылуынча, 1445 ел -шул ук көздә Олуг-Мөхәммәтнең улы Мамотяк князь Либей (Никонов елъязмасында — Азыи) биләмәсе булган Казанны ала. ә үзе Казанда патша булып утыра». Шул рәвешчә. 1445 елның көзеннән Казан тарихында яңа чор — ханлык чоры башлана Шәһәребез тарихының бу дәвере төрле чыганакларда һәм хезмәтләрдә (мәсәлән, М Г Худяков, Н. Ф. Калинин. Ш. Ф. Мөхәммәдъяров хезмәтләрендә) җитәрлек яктыртылганлыктан, бу язмабызны шушында төгәлләү урынлы булыр