Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАР КҮЗЕ

 Әнием! Кар ява! Кил инде тизрәк, әни, күр, нинди матур. — Игелеккә-иминлеккә булсын, улым. Болай булгач, бик вакытын белеп киләчәк быел кыш. — Нигә «киләчәк» дисен, әни? Әнә, килә бит инде. — Юк әле, улым, бу кышның үзе түгел. Кар күзе бу. — Карның күзе буламыни? — Була икән шул, улым. Бабайлар әйткән, кар, җир өстенә ак юрган булып ятар өчен, менә шушылай башта карап китә, дигәннәр. Барысы да әзерме кышны каршыларга? Шуны карап китүе икән. — Ә киткәч кайчан килә? Рәфгать, уянып китүгә, үзенең кайда икәнлеген абайламыйчарак ятты. Бүлмә эче ярым караңгы, түшәмдәге зур абажурның дугай-дугай алтынсу җәпләре ялтырый да, почмактагы телевизорның карасу экранында ялгыз йолдызчык җемелди. Ә үзе ул йомшак диванда ята. Гомуми торакның шыр бүлмәсе түгел дә түгел инде бу, әмма авылдагы өйләренә дә охшамаган. Кайда соң ул? Стена артында таныш тамак кыру ишетелде дә, хәтер кинәт уянды. Ах, әйе, Сәгыйть абый квартирында бит ул. Тәки йоклап калган икән, хәерсез. Юкса, кайтырга кузгалган да иде бит... Хуҗа аны кунарга кыстады. Неужели, башка китте икән? Антыңны бозгансың бит, эт җан! Анысы бер сәбәпсезгә түгел инде түгелен. Сәбәбе бар. Тегенди- мондый гына да сәбәп түгел әле, әйтергә кирәк, җитди сәбәп. Скважиналарын бу юлы сигез көнгә срогыннан алда бораулап бетерделәр — Әгәр барысы да кышны каршыларга әзер булса, нәкъ утыз көннән соң килеп җитә. Башта сабый кар ява, аннары егет карлар, кыз карлар. Ә Яна елда Кар бабай килә. Сезгә, нәниләргә, бүләкләр алып килә. Кайсы өйдә нинди малай, нинди кыз яши? Әйбәтләрме, әллә кайберләре бик әйбәт түгелме? Шуларны да карап китә Кар күзе. — Әй, Кар күзе-е! Мине дә күрәсеңме? Әйт әле, мин нинди малай? алар. Соңгы метрларны нәкъ менә Рәфгать вахтасы бораулап төште. Сигез көн алда... Мондый уңыш сирәк эләгә бораулаучыларга. Бу урында газетага да язып чыгармагайлары. Премиясе дә тияр. Кара исәп белән генә дә йөз кырык сум чамасы. Егетләр автобуста кайтканда ук мондый уңышны бераз «юып алу» хәстәренә керештеләр. Рәфгать тә арт кесәсеннән сигезгә бөкләнгән ♦ өчлекне тир сеңгән ялтыр эчле бүреккә китереп салды. «Өлешемне са- ы лам, егетләр, әмма мәҗлестә катнаша алмыйм», — диде. Юк, үзенең " «авызга да алмаска, бик-бик хаҗәте чыкканда да чамадан артыгын * тамчы да капмаска» дигән анты турында әйтеп матапУмады. Үзе дә $ көтмәгәндә, бүтән сәбәбен тапты. «Авылга, әни янына кайтып киләсем . бар», диде. Кинәт теленә килгән мондый сәбәпкә үзе үк бик куанды. * Чыннан да, нигә кайтып килмәскә? Иртәгә аның ял көне, берсекөнгә = дә төнге сменага гына чыгасы. Әлбәттә, кайтып килергә кирәк. Юкса, J2 әдәм мәсхәрәсе, кайтмаганына ел тула бит инде, һич бушый алмас ч эшем кешесе диярсең, хәсрәт! Автобуста ике сәгатьләп барасы да җиде- £ сигез чакрым җәяү атлыйсы — әнисе янына мондый юлны, кеше булган л кеше, атна арасында да әйләнер, валлаһи. ' е Автовокзалга җитүгә, Рәфгать машинадан иң беренче сикереп ® төште дә тизрәк моннан шылды. Егетләрнең үгетләп-кыстап, үртәп-көь леп маташачакларын сизенә иде ул. Гомуми торакта өстен алмашып, ч юл уңаенда күчтәнәчләр алып, яңадан автовокзалга килде. Бөтен дөньясы аңа елмая, егетнең дә гел елмаясы гына килеп тора е иде. < «Чибәркәем, әни янына кайтышым, конфетның иң тәмлесен, әчкел- “■ темтөчкелтемен, чәйнең иң высший сортын, дегет кебеген бирә күр» дигәч, ни җитдиусал йөзле юан сатучы кыз да елмаеп куйды. Касса янындагы озын чират тирәсендә: «Их, туганнар, белмисез бу сабыйның хәлләрен! Өзелеп тә сагындым әнине, бу рейска эләгә алма- сам, егылып үләргә генә кала миңа», дип, теленә салынып йөри торгач, йомшак мамык шәлле бер апа, көлемсерәвең яшереп кенә: «Кая, бир акчаңны, әдәм булгач әрәм була күрмә»,— дип, аңа билет алып бирде. Автобус китәргә ярты сәгатьләп вакыт бар иде әле. Рәфгать өстенә тундра халыкларыныкы кебек чуар йонлы тун кигән, иреннәрен шәмәхә төскә, күз төпләрен зәңгәргә буяган бер кыз янына килеп утырды. «Чибәркәем, күңелем сизә, без юлдашлар булмагаек, кая барыш?» дип әңгәмә башлаш җибәрмәкче иде, шәмәхә ирен, маңгай бөдрәләрен хәтәр тетрәтеп, йөзен читкә борды. «Синең ишеләргә юлдаш түгел мин», янәсе. Әмма Рәфгатькә кем белән булса да сөйләшергә кирәк, шунсыз мөмкин түгел иде. Әйтәсе иде бу кызыйга... Синең кебек, бүтәннәрнең дә аннан, Рәфгатьтән, йөз чөергән чаклары булды, апакаем. Имеш, Рәфгать хәвефсезлек кагыйдәләрен санга сукмый, имеш, тәртибе дә чамалы... И менә шушы егет бүген нишләтте? Бүтәннәр срокка да көчкә-көч- кә сыешканда, алар скважинаны срогыннан сигез көн алда бораулап бетерделәр. Уен түгел бу, җан кисәгем! Моның өчен шушы егетнең маңгай тире аз акмады. Иң күп проходканы минем вахта бирде. Ягъни мәсәлән, аңламасаң, аңлатып бирим. Җир астында ике чакрым тирәнлектә ята ул нефть дигәнең. Шул юлның яртысыннан күбрәген менә шушы куллар бораулады, беләсең килсә. Алмаздан каты ташлар кисеп, иң мәкерле ком-су дәрьялары кичеп үттек! Аннары килеп, шуны да бел, апакаем. Бүтән егетләр шушы Miinyi ларда, юләрләнеп, бу уңышны юып утырсалар, абзаң, ап-аек көе, әнисе янына кайтып бара. Белдеңме инде, чибәркәем, яныңда кем утырганын’ Ә син, тәгаен генә, болайрак уйлыйсыңдыр әле. Янәсе, бу иләмсез зур куллы, куактай кашлы егет минем матурлыгыма ушы китте дә итәгемә чат ябышмакчы була, дисеңдер. Юк, тәкәбберкәем, тамчы да юк андый нияте бу егетнең. Андыйга китсә, әйтсәм әйтим. Дөньяларда бер үз матуркае, үз кадерлесе, үз бердәнбере бар бу егетнең. Күзләре чүт-чүт синекенә охшаш аяз зәңгәр аның да. Әмма ләкин синеке кук тәкәббер-усал карамый ул күзләр. Меңмең нур чәчеп, шундый да җылы, шундый да ягымлы, шундый да сөйкемле итеп карый минем бердәнберемнең күзләре. Исеме ничек бердәнбереңнең дисеңме? Юк инде, анысын син сорама, мин әйтмим. «Нәзирәм, Нәзирәм» дип көн-төн күңелемдә кабатланса да, бер теленә хуҗа була белә абзац. Шундый да матур, шундый да кадерле исемне әрәм итеп, теләсә кайда кычкырып йөрүчеләр без түгел... Рәфгать күршесе белән әнә шундыйрак әңгәмә башлап җибәрер өчен башта тыйнак кына тамак кыргалап куйды, чыраена мөмкин кадәр җитдирәк кыяфәт кертергә тырышып, инде авызын да ачкан иде... Шул чак залның аргы башында автоматтан су эчеп торган Сә- гыйть абыйсын күреп алды. Бу тәкәббергә тел әрәм итеп торганчы, әнә кем белән эчне бушатырга була! Рәфгатьнең беренче остазы Сәгыйть, буррабочийдан помбурга кадәр аның кул астында эшләде ул, аннары гына, ШБР II да укып чыккач, бүтән бригадага бораулаучы булып күчте. Менә бит! «Остазын онытты бу егет» дип, үпкәләп тә куядыр әле Сәгыйть абыйсы, җыелышларда аны яман яктан телгә алганда, «бик рәт чыкмады, ахры, бу егеттән» дип, аңа кул селтәгән чаклары да булмый калмагандыр. Инде менә сөйләр сүзе, әйтер шатлыгы да бар чагында бигрәк мач очрап торуын күр. Рәфгать, җәтмә сумкаларга, чемоданнарга, иңбашларына бәргл- гәләп, очынып кына Сәгыйть абыйсы янына килеп җитте һәм... шып туктап калды. «Әллә Сәгыйть абый түгелме бу? Ошатам гына мәллә?» дигән уй күңеленә килде аның. Йөзе иң түбән сорт цемент оны сипкәндәй көлсу-соры иде моның, кечерәеп калган күзләре хәлсез карый, ә маңгаенда, бүрек астыннан ак бинт күренеп тора иде. — Сәгыйть абый... ни хәлләр? Тегесе дә, егетне танымагандай, бермәлгә сүзсез генә аңа карап торды. — Сорама, малай. Хәлләр шәптән түгел. — Ни-нәрсә булды? — Үлемнән калдык, малай. — Ә?!. Ничек? — Кайтканда машинабыз туң юлда чалулап китте дә КрАЗ белән бәрелеште. Икебезне больниска салдылар. Мидхәт скорый помычта гына аңына килде. Федя биленә түзә алмый... Мине дә салмакчылар иде, ыгы-зыгы арасында тизрәк чыгып шылдым. Башта зыян бар да, менә, тезне бәрдем. Үтәр әле... — Менә син, ә!.. Сәгыйть, буш стаканны кулында әйләндергәләп, тагын сүздән калды. Стаканны әйләндерә-әйләндерә дә бик җентекләп төбенә карап тора» гүя шуннан ниндидер җавап эзли кебек иде. — Алай да, әҗәл җитмәгән икән, малай. Машинабыз, бер җир буе әйләнәәйләнә шуып барып, инде яр астына мәтәләбез, инде беттек дигәндә юл баганасына төртелеп калды. Ничәмә кешенең гомере бер шул баганага эләгеп торды, беләсеңме шуны... — Менә син!.. Сәгыйть стаканны бик каты шакылдатып, автоматтагы оясына куйды. II ШБР —школа буровых рабочих. 1 Бораулауда катлам ярыкларын ямау өчен кулланыла торган, борчак сыман бөтерелгән ку н мех калдыклары. — Карале, ниме... Вакытын булса, закусочныйга кереп чыгыйкчы? Сызламаган җир юк, малай. Берәр йөз грамм белән тәннәр язылып китмәсме? Үлемнән калу шәрәфенә бер гөнаһысы да булмастыр — Бик дөрес, Сәгыйть абый, — дигәнен Рәфгать үзе дә сизми калды. Остазының хәленә кереп, бик җылы сүзләр әйтәсе килә иде анын, ф әмма андый сүзләр телгә килми, болай тиле сымак «эһе-меһе» килеп , басып торулары аңа бик уңайсыз иде. Менә бит ул дөньялар! Берәүләр £ шатлык-куаныч канатында тирбәлгәндә, икенчеләргә әҗәл үзенең сөяк5 чел кулларын сузган. Кем әйтмешли, берәр нәрсә кабып алмыйча, һич =: очына чыгышлы түгел монда. Ә инде теге антка килгәндә... Ул антның * бит икенче өлеше дә бар: «Бик хаҗәте чыкканда, артыгын та.мчы да ф капмаска...» Аннары килеп, гадәттә хәмер ише белән һич чуалмый. х исерекләрне җене сөйми торган Сәгыйть абыйсы үзе чакырып тора = икән, бу инде нәкъ шулай кирәктер дә... ...Закусочныйдагы озын чиратны да Рәфгать үзенең җор теле белән >. бик тиз әйләнеп узды. Сәгыйть абыйсы стаканны, ниндидер хәшәрәткә ь орынырга дучар булгандай, йөзен бик яман чытып, ике бармагы белән £ генә кулына алды, шәкерте белән чәкешеп-нитеп тормыйча, тиз генә х тамак чылатып куйды. ® — И малай...— диде авыр сулап.— Бәла анасы буаз, дияр иде безнең әти. «Бәла артыннан бәла атын камчылап куа килә» дип тә * өстәр иде. Шуның ише, төште минем башларга бу көннәрдә... Өченче < көн генә хатынны больниска салдым. Әллә бавыр, әллә бөер чире. Врач * әйтә, операциясез булмас, ди. Бик авыр, бик катлаулы операция икән. £ Шул хәсрәттән миңгерәүләнүем булгандыр инде, кичә скважинада... күңелсезлек. — Нәрсә булды? — Пласт ярылды. Нибары алтмыш метрлап бораулыйсы калгач бит... Үзем гаепле, малай. Бары үзем. Шунда турбинны җайлап кына, ипләп кенә төшерсәм соң инде!.. Юк бит, әллә кая, җәһәннәмгәме ашыгам... Ни шома, стакан күк ствол үзе. Каротажниклар да шаккатып киткән иде. Инде болай булгач, иртәләргә эшен бетерербез моның дип торганда... Ярылды... Ямарга күпме кожгорох *, күпме соляркалы балчык тутырдык, юк, барысын да, аждаһа кебек, йотып кына бара... Савельев буровоендагы кебек, айлар буе утырмасак ярый инде... Чүп өстенә чүмәлә, син дә килеп чүгәлә, ди... — Менә бит ул безнең хәлләр! — дип Рәфгать тә Сәгыйть абыйсы кебек авыр сулап куйды, ә иреннәр нигәдер колакка таба ерылып китте.— Болай булгач... Кая соң... Ул буфетка таба борылуга, Сәгыйть аның җиңеннән тотты. — Ярамый, малай. Минем әле карчык янына да кереп чыгасым бар, өйдә балалар да көтәдер. Больницага бергәләп киттеләр. Рәфгать: «Мин бит, ни... Ишеткән идем Гөлсем апаның авырганын. Конфетлап һиндстан чәе эчеп җибәрсә, шифасы тимәсме» дип, Сәгыйтькә үзенең юл сумкасын биреп кертте. Шактый озак көттереп чыкты аннан Сәгыйть. Чыгуга, ишек төбендә басып торган Рәфгатьне бөтенләй дә күрмичә, тагы да битәр аксаклый- титаклый китеп тә барды. Рәфгать сүзсез генә аның артыннан иярде. — Бу врачларны да әйтер идем. Ни тизрәк операциясен ясамыйлар, ни өзеп кенә чирен әйтмиләр... — дип, үзалдына сукранды Сәгыйть хут- лыдан-хутлырак титаклый барып. — Алар кулына эләгергә язмасын инде, — диде Рифгать нәкъ остазы көенә тәңгәшләп. —Ярый әле, янына кертмәделәр. Анысын дөрес иттеләр, малай. Юкса, минем аякны, башны күреп, ишчу да хәстәләнер иде. Болай да, кая кирәк чуар йөрәк... Дөрес иттеләр, янына кертмичә. — Врачлар белә инде ул, — диде Рәфгать тагын нәкъ остазы көенә. Сәгыйть, юлдашына ялт борылып карап куйды да, кайтып җиткәнче бүтән бер сүз дә дәшмәде. Өендә дә Сәгыйть абыйсының теле алай ачылып китмәде. Сүзнең инде дә тәмен белеп, әңгәмәнең очын-җебен инде дә оста тотып гәп сугарга ни маһир кеше үзе!.. «Соң инде... Борчу-хәсрәте, авырту-сызлануы баштанаяк чагында, ничек сине күрәсе килеп торсын аның» дип, Рәфгать, хуҗа кухняда чакта, плащын да кулына алган иде... кире элде. «Юк инде, нәкъ шушындый чагында ялгыз калдырма син аны. Бар борчуын, бар авыртуын оныттырырдай шундый да шифалы-җылы сүзләр тап. Аннары килеп, син үзеңнең остазыңа бүгенге уңышшатлыгың турында да сөйләмәдең ич әле. Сөйлисе иде бит.. Сөйләргә кирәктер». Сөйләде ул остазына бу турыда. Моннан башка да бик күп матур сүзләр сөйләшенде. Ләкин... Нигә моның өчен, әүвәле, кибеткә йөгерергә кирәк булды соң әле? «Тел ачкычы», имеш. Бүтән чакта андый «ярдәмче»дән башка да, сүз эзләп кесәңә керми идең ич... Антын бозган эт җан син!.. Рәфгать, одеалны кушаяклап күтәреп, мәтәлчек атарга җыенгандай сикереп торды. Ярар, үткән эшкә салават, моннан ары акыллырак булырга сабак булсын. Болар кузгалганчы, тизрәк ычкынырга кирәк. Рейсовый автобусны да көтеп тормастан, берәр юл уңае машинага чамалыйсы булыр. I Ул, сәгатенә күз төшерер өчен, тәрәзә пәрдәсе читен күтәрде. Күтәрде дә, шунда ук пәрдәне бөтен киңлегенә ачып җибәрде. Тышта кар ява иде. Кичә генә кара-соры булган җир өсте ап-ак... юк, ап-ак түгел, аз гына күксел, хәтта, әнә, тәрәзәләрдән яктылык төшкән урыннарда алтынсу, алсу. Ә һавада, бөтен җир-күк арасын тутырып, шундый үк ак, зәңгәрсу, күксел, алтынсу, алсу күбәләкләр очына. Кар ява. Беренче кар. Кыш килә. «...— Юк әле, улым, бу кышның үзе түгел. Кар күзе бу. — Карның күзе буламыни? —Була икән шул, улым. Бабайлар әйткән, кар, җир өстенә ак юрган булып ятар өчен, менә шушылай башта карап китә дигәннәр...» Кайчан булды соң әле мондый сөйләшү? Аермачык хәтердә... Ул тәрәзә төбенә аякларын бөкләп менеп утырган, үзе артында басып торган әнисенең кочагына сыенгаинан-сыена... Кичә генә кебек. Әллә, чыннан да, кичә генә булдымы бу? Әллә бүген шулай төшендә кабатландымы? Көтәсеңдер улыңны, әнием. Шуңа көтүләрен миңа төш булып хәбәр саладыр. Көттердем шул... Инде менә күп булса өч сәгатьтән яныңда булырмын, әни. Үзем дә бик-бик сагындым сине... «...— Башта сабый кар ява, аннары егет карлар, кыз карлар. Ә яңа елда Кар бабай килә. Сезгә, нәниләргә, бүләкләр алып килә. Кайсы өйдә нинди малай, нинди кыз яши? Әйбәтләрме, әллә кайберләре бик әйбәт тә түгелме? Шуларны да карап китә Кар күзе». Әнисе, аны күтәреп алып, тәрәзә төбеннән төшерде. «Ату тәрәзә төбендә утырган малайлар үсмиләр, бәләкәй булып, карсак булып калалар», диде. Әнисенең муеныннан кысыбрак кочаклап, шулай озаграк күтәрттереп торасы бик килә иде Рәфгатьнең, ләкин тизрәк идәнгә төшеп басты. Юкса, әнә, Кар күзе карап тора бит. Кар бабайга ни дип хәбәр итәр?.. Рәфгать, нидәндер качкандай иелә төшеп, кинәт тәрәзә яныннан китте, диванга килеп утырып, ике куллап башын учлады. Инде менә Кар бабайга ни дип хәбәр итәрсең икән син, Кар күзе, бу егет турында? Әйт, Кар күзе, дөресен әйт: «Әйбәт малай түгел ул Рәфгать, антын бозды» диген. Теләсә ничек хөкем итсен. . Үзенең шулай нәкъ сабый вакытларындагыча уй йөртүеннән рәхәт- * ләнеп бер көләсе килә иде Рәфгатьнең, ләкин көлеп булмады — иреннәр £ бары мыскыллы бер кыйшаеп кына куйды. Ярый әле, Сәгыйть абыйсы аны кичә өйдән чыгармаган. Аяклар тәки с. үзеннән-үзе Тимирязев урамына таба атлап китәр иде. Ярты стена ту- * тырып «Акчагызны саклык кассасына салу уңайлы һәм файдалы» ф дигән галәмәт зур плакат эленгән йорт янына җиткәч тә, туктап калмас иде аяклар. Икенче катка күтәрелеп, саңакларына киез тасмалар ка- Z дакланган ишекне дә шакыр иде. Бусаганы атлап керер идеме — анысы ч билгесез. Хәер, көн кебек ачык... Борын төбендә ишекне шап итеп ябып * куймагае Нәзирәң. Хур булырга тагын күпме кирәк?! н Шулай да... Нигә ачулануларына кадәр бу тикле дә сөйкемле соң ™ ул кызыйның? Алай гынамы! Ул һәр көн атлап уза торган урамнар ® ук күңелгә якын, ул яшәгән кызыл путалы йорт нинди матур, киез ® тасмалы ишек никадәр ягымлы. Тупса янында ул тасма, кубып, сорау ь галәмәте кебек бөгелеп төшкән—шунысына кадәр нинди мөлаем. Беләсе иде... Ишетте микән Нәзирә безнең бригаданың кичәге уңы- - шы турында? Ахирәте Мөзәния белән очрашсалар, ишетми калмас е калуын. РИТСта үзенең исәп-хисап вазифасын ничек үти торгандыр * ул Мөзәния — анысын шәйтан белсен, — әмма төлке койрыгыдай кызгылт чәчле — буяткан булса кирәк! — шушы бөтерчек кыз Рәфгатьнең эштәге һәр гамәлен-кылмышын белеп тора. Белеп тора, ахирәте Нәзирәгә җиткерә тора. Кичә дә очраштылар микән? — Әй, юлчы егет, кузгалмыйсыңмы әле? Без монда таралышып бетәбез. Сәгыйтьнең ипләп кенә, кычкырмый гына дәшүе Рәфгатьне сискәндереп җибәрде. — Кузгалдым, Сәгыйть абый. Ычкынам. ...Сәгыйть ике улын мәктәпкә озатып җибәргәч, шунда, ишек катындагы ук тәбәнәк урындыкка чүгәләп утырды. Аннары, авыр гына күтәрелеп, чөйдән брезент тышлы кыска тунын алды, селтәнеп, кулын җиңгә тыкканда, тын гына ыңгырашты шикелле... һәрхәлдә, тунын киюгә, ике куллап чигәләрен тотып куйды. Рәфгать кухня яктан остазының һәр хәрәкәтен күзәтеп утыра иде Кинәт аның күз кабаклары ачыттырулы җылынып китте. «Нигә эшкә бара соң әле ул? Чирли бит... Кичә кереп кенә ятасы калган ана больниска. Анысы, икәүләшеп ятасылары килмәгәндер инде. Балалар ялгыз кала бит. Нихәл итәсең...» Рәфгать ничектер үз-үзен белешмәстән генә шешәгә үрелде дә, кинәт кызган двигатель яңагына орынгандай, кулын тартып алды, урыныннан ук торды. — Сәгыйть абый, беләсеңме нәрсә... Сал әле син туныңны. Бармыйсың бүген вахтага! Әйдә, пәлтәңне .ки дә, больниска киттек. Сәгыйть табаннарын куллары белән сыпыра-сыпыра бик пөхтәләп аякчу чолгап утыра бирде. — Кайчан нәчәлник булып алдың әле син болай? Боерыкны оста бирәсең үзең,— диде ул күтәрелеп карамыйча гына. — Мин чынлап сөйләшәм, Сәгыйть абый. Кереп ятырга теләмисең икән, больничный ал. Балаларың янында булырсың. Гөлсем апа янына йөрисең бар. Мидхәт белән Федя янына да кергәләргә кирәктер. Ал больничный. Сәгыйть, урыннан торып, бүреген кулына алды. — Юк, малай, бармыйча һич ярамый миңа вахтага. Авариягә мин үзем гаепле... и үзем үк төзәтергә тиеш мин аны. Үзем! Аңлыйсыңмы шуны? — Аңламыйм, аңларга да теләмим! Эшкә бармыйсың бүген. Точка. Беләсең килсә, вахтага синең урынга үзем китәм. Ә син — әйдә, выжт! — больниска! Җәтрәк туныңны салып бир дә, киттем мин. — Изге ниятләрең өчен рәхмәт, энем. Син бит авылга, әниең янына кайтырга чыккан кеше, юлларың уң булсын!.. Ә без... Без алай бүтән бригадалар ярдәменә калмаган хәзергә. — һәм ул, үрелә төшеп, егетнең иңбашыннан шапылдатып алмакчы иде, тегесе, кирчегә баладай, иңен читкә тартты. — Ярдәмгә дип... Мин ярдәмгә дип барам мәллә? Синең урынга барам мин. Бары шул гына. Ә авылга кайтырга өлгерәм әле мин. Иртәгә миңа төнге сменага гына чыгасы, запаска тагы ике көн отгулым бар. Сәгыйть дәшмичә генә каршындагы урындыкка килеп утырды. — Ышанмыйсың син миңа, Сәгыйть абый. Үзеңнең шәкертеңә ышанмыйсың. Эш менә нәрсәдә...— Рәфгать карлыгулы кычкырып ук җибәрде.— Андый гына аварияләрне күрмәгәнме без!.. — Вәйт, иске авыздан яңа сүз. Нигә ышанмыйм ди мин сиңа? Ничә ел бергә эшләп... Ни хакым бар ышанмаска? — Сәгыйть, торып, тун төймәләрен тиз-тиз каптыра башлады.— Алайса, без болай итик, Рәфгать. Хәзер үк РИТСка элдерик. Хәлне сөйләп бирик. Анда ни әйтсәләр, шул булыр. Юкса... Алай үз вуле йөрергә, әбиеңнең сыер абзары түгел ул сиңа буровой! — Соң! Кем әле монда үз вуле йөрергә җыена? Мин диспетчерга телефоннан гына шалтыратырмын дигән идем. Икәүләп барып сөйләшү әйбәтрәк булыр ул, — диде Рәфгать. Ә эченнән: «Шунда теге кызыл чәчне дә сөйләндереп аласы булыр. Нәзирә турында берәр хәбәр җиткерми калмас», дип уйлап куйды да, турсайган иреннәр, ирексездән, җылы-рәхәт җәелеп китте. Алар урамга чыкканда, кар инде яуудан туктаган, асфальт тротуарлар ялтырюеш каралып та өлгергән, түбәләрдән чут-чут тамчылар тама иде. «Китәсең дәмени инде, Кар күзе? — дип уйлады Рәфгать тамчыларга учын суза-суза. — Бу егет турында Кар бабайга ни дип хәбәр итәрсең икән? Әйтче, Кар күзе!..»