ИГЕНЧЕ УЛЫ
Тәрәзәләрдә соңгы нурларын уйнатып, кызарып кына кояш бата. Кичке тынлыкка шом салган кара болытлар кызган тимер белән читләтелгән төсле. Әйтерсең җир үзе дә, алдан ук сизенеп, ниндидер дәһшәт көтә. Авыл өйләре, ничектер, сагаеп калган сыман... — Көчле яңгыр булыр, ахрысы. Шулай да чалгыны кичтән чүкеп куярга кирәк,— дип, Нурмөхәммәт абзый, бүкәнгә кагылган сандалны алып, баскыч төбенә чыгып утырды. Менә шул чакта ил өстенә таралган кара хәбәр аңа да килеп иреште. Ул чалгы йөзен тагын бераз чүкеде дә урыныннан кузгалды. Җилдән, эсседән ярылган иреннәрен чак- чак кыймылдатып, «Сугыш...» дип кабатлады. Башка сүз әйтергә теле әйләнмәде аның. Чалгысын җиде яшьлек улы Фәүҗәткә биреп, аны иңнәреннән сөеп алды. Аннары кеше күтәрә алмаслык ком капчыклары кебек авырайган аякларын өстерәп өйгә керде. Хатыны Маһирә җиңги мич тирәсендә кайнаша иде. Өй эчен аңкыткан яңа пешкән икмәк исе Нурмөхәммәт абзыйның күңелен әллә нишләтеп җибәрде. Ул сәкедәге ашъяулыкка сындырып куелган икмәк кисәген алып авызына капты да, бераз тын торгач, сүз башлады: — Карчык, герман сугыш башлаган... Калганы сүзсез дә аңлашыла иде. Өй эченә авыр тынлык урнашты. Шунда бишектәге ай ярымлык Илгизәр генә мышкылдап елап җибәрде. — Елама, улым, елама,— дип, Маһирә җиңги аңа бу минутта кинәт кенә сөте качкан күкрәген якын китерде... Берничә көннән Нурмөхәммәт абзый сугышка чыгып китте. Гаиләсе белән хушлашканда ул шүрлектәге иң изге төенчекне алды. Аны саклык белән генә чишеп, күпереп пешкән арыш икмәген күкрәгенә терәп кисте. Аны башта үзе зур гына итеп капты һәм калган телемне бишектә яткан улы Илгизәр кырына куйды. — Игенчеләр нәселен корыта алмаслар.— диде ул һәм, күз яшьләрен өйдәгеләргә күрсәтмәс өчен, ишеккә таба атлады. Ата — терәк, ана — йөрәк, диләр халыкта. Ата кеше гаилә өчен генә түгел, авыр минутта бөтен ил өчен терәк була. Маһирә җиңги берсеннән берсе вак балалары белән япа-ялгызы торып калды. Үзе терәк, үзе йөрәк булды. Мондый чакта дуслар кирәк. Бөтен авырлыкны авыл белән бергә күтәрделәр, сугыш елларын бергә кичтеләр. Балаларының үсеп, кеше булып җитүләрен Нурмөхәммәт абзыйга күрергә насыйп булмады. ...Сугышта хәбәрсез югалган әтисенең: «Игенчеләр нәселен корыта алмаслар»,— дигән сүзләрен әнисеннән еш ишетеп торгангамы, комбайн белән кырга чыккан саен: «Игенчеләр нәселе яшәвен дәвам итә!»—дип, күңеленнән кабатларга ярата Илгизәр. Уллары Ленар белән Илдарны тезләренә утыртып сөйгәндә дә шул ук сүзләрне кабатлый. Бу сүзләр аның хисләренә канат бирә, күңелен дәртләндереп җибәрә, игенче дигән сүзнең чын мәгънәсен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Кыр корабы бе- авыл каршындагы таулар башына күтәрелгәч, мондый тойгылар аеруча көчәеп китә. Таулар... Күз күремен ерагайта алар, офыклар пәрдәсен күтәреп, җәйрәп яткан басуларны, шаулы урманнарны, зәңгәр тасма булып сызылган инешләрне уч төбендәгедәй күз алдына китереп бастыра. Петровка авылы тауларыннан да ерак-ерак киңлекләр ачыла. Аяз көннәрне моннан республикабыз энергетикасы флагманы, мәһабәт Зәй ГРЭСының торбаларын күрәсең, әнә тегендәрәк, Ләке таулары артында, данлы КамАЗ... Сарман — Зәй юлы өстендәге күксел урманнар аръягында Түбән Кама шәһәре, ә бирерәк хәтта чит илләрдән килгән самолетларны да кабул итә торган Бигеш аэропорты... Тауларга күтәрелгәч, күңел күзе офыклар артындагы әнә шул бөек төзелешләрне барлап чыга. Аннан соң инде карашын иңләгән кырлар да, урманнар да ничектер тагын да якынрак, тагын да газизрәк булып тоела. Илгизәр, комбайнын Петровка авылы тау башына туктатып, тирә-якка күз салды. Табигатьнең матур бер почмагына урнашкан бу авыл башка авыллардан алай әллә ни аерылып та тормый. Елгасы да, Тукай әйтмешли, кечкенә инеш кенә... Патша заманында бу авылда 12 нче вино заводы салынган. Шуңа авылга да «12» саны тагылып калган: Петровка-12. Сәүдәгәр Стахеевның вино заводы булган анда. Аннан ике-өч чакрым ераклыктагы авылда әлеге «комсыз Әстәхи»нең фермасы булган. Якындагы Юлтимер авылыннан шул фермага кешеләр күчеп утырган һәм монда хутор барлыкка килгән. Хәзер исә аны Ферма Сәвекле авылы дип йөртәләр. Ул — Илгизәрнең туган авылы. Шунда үсте, шунда тормыш юлын башлап җибәрде Илгизәр. 1955 елда җиде классны тәмамлагач, колхозда ат җигеп эшләргә калды. Исәпләп карасаң, ул чаклардан бирле инде күпме гомер үткән... Илгизәр, комбайныннан төшеп, арыш басуы эченә атлады. Алып батыр кебек зур гәүдәле, киң җилкәле, җирнең үзеннән үсеп чыккан лән басуларның иң үрге җиренә, Илгизәр Әгьләмов. шикелле таза бу игенче көрәктәй зур учларында кантамыр хәлендәге бөртекләрне уып, уйга калды. Аның күз алдыннан ерак еллар пәрдәсе артында калган көннәр йөгереп үтте. Күңел ялан ^тәпиле бала чак эзләрен үзендә саклаган сукмаклар буйлап әллә кайлардан урап кайта да уйлар йомгагының очын учтагы шушы бөртекләргә китереп бәйли. Әйе, шул бөртекләрдән башка аның тормышының мәгънәсе кечерәя. Хәтердә калган һәр истәлек менә шушы үзәннәр, шушы таулар белән бәйле. Ундүрт яшеннән зурлар белән иңгә-иң торып шушы басуларга эшкә чыкты ул. Ышанып, башта аңа ат тапшырдылар, чытыр арба бирделәр. Урак өстендә комбайннан ашлык, кыш көннәрендә бастырыклап салам ташыды. Ә техникага утыруының сәбәпчесе хатыны Фәһимә булды. Әле ул чакта алар икесе дә буйга җитеп кенә киләләр иде. Кичке уенда кызлар белән егетләр арасында кара-каршы әйтелә торган такмакларның берсен: «...Трактор да йөрте белми. Кызлар сайлаган була»,— дип төгәлләде Фәһимә. Илгизәргә төбәп әйтелмәсә дә, бу сүзләр егетнең йөрәгенә барып кадалдылар. Ә кем белә, бәлки Фәһимә үзенең уен шулай читләтеп белдерә торгандыр? — Тракторга өйрәнәм! — сүз бирде Илгизәр үз-үзенә. Шул көннән ул буш вакытларында Языкове авылы тракторчысы Алексей Семин тирәсендә кайнаша башлады. Майга батып булышып йөргән чакларында аның күңелендә корыч айгырны йөгәнләү хисе үскәннән-үсә барды: — Их, бер генә тапкыр булса да үзең кабызып, үзең йөртеп карасаң иде шуны! Илгизәрнең техникага өйрәнүен әнисе дә, апалары белән абыйсы да хуп күрделәр. — Әтиең, дустың рус булса, юлың дөрес була, ди торган иде. Алексей абыеңның сүзен тыңла, киңәшләренә колак сал,— дип куанды Маһирә җиңги, улының майланып беткән кулларына чүмечләп су салып торганда. Ә бервакыт һич көтмәгәндә шундый бер уңайлы очрак килеп чыкты. Тракторчы Миңнәхмәт абзый «КДП»сын юлда сүндереп, авылга җәяүләп кенә кайтты. Дусларын очратып бераз «сыйланган» да, хәвеф-хәтәрдән шүрләп, шулай эшләргә булган икән. Вакыт инде бик соң булуга да карамастан, Илгизәр кирза итекләрен киде дә сибәләп торган яңгыр астында юлга чыгып китте. Тракторны кабызып җибәргәндә йөрәге очар кош кебек җилкенде. Ә руль артына утырып кайтканда аның башында бер генә уй булды: «Фәһимәләрнең капка төбеннән үк узарга... тәрәзә турыларыннан ук!» Трактор тавышы озаккарак сузылгач, Фәһимәләрнең өй эчендә ут кабынды. Ул арада тәрәзә пәрдәсе тартылып, кыз үзе дә күренде. Ул, кулы белән пзәп. Илгизәргә читкәрәк китәргә ымлый иде. Илгизәр тизлекне алыштырды һәм тракторны тагын да көчлерәк гөрләтеп китеп барды. Шунда ул капкадан чыгып килүче Миңнәхмәт абзыйны күреп алды һәм эсселе-суыклы булып китте. Миңнәхмәт, тамак кырып, бармак янап калды. Үзе эчтән генә: —Их, яшь чак, юләр чак,— дип, трактор ферма ягына китеп югалганчы карап торды. ...Чаллы механизаторлар мәктәбен тәмамлап кайткач, Илгизәр «СК-4» комбайнына утырды. Алты ел буена «Мир» колхозының ал ДАМИР ГАРИФУЛЛИН дынгы комбайнчысы булып исәпләнде. Тимофей Аксаков белән яры- ша-ярыша көч сынаштылар. Бөртекне югалтуларга каршы комбайнга әллә нинди җайланмалар уйлап таптылар. Комбайнны бөтен нечкәлекләренә кадәр бергәләп өйрәнделәр. Ә бер елны, үзләренә өйрәнчекләр алып, хәтта икешәр комбайнда эшләделәр. Ул елны аларны ВЛКСМ өлкә комитетының «Чәчү батыры» мандаты белән бүләкләделәр. 1968 елда Илгизәр Петровка совхозының үзәк усадьбасына килеп утракланды. Группалап эшләү дәвамында көчәйгән үзара ярдәмләшү хисе механизаторлар арасында хезмәт дисциплинасын ныгытуга ярдәм итте. Елныңелында ныгый барган бу тәртип совхозга зур уңышлар китерде. 1974 елда район буенча һәр гектардан 15,9 центнер уңыш җыеп алынган булса, Петровка совхозында бу күрсәткеч 27 центнердан артып китте. Былтыргы корылык елында да совхоз эшчәннәре һәр гектарда 14,5 центнер бөртек үстерделәр. Быел исә кырлар куандырырлык уңыш вәгъдә итәләр. Ләкин механизаторлар хәзер сүзне мул уңыш үстерү турында гына түгел, һәр карыш җирдән рациональ файдалану турында да алып баралар. Бер-берсендә туфракны күз карасы кебек саклау буенча җаваплылык хисе тәрбиялиләр, җитәкчеләрне бу мәсьәләдә төрле чаралар күрергә мәҗбүр итәләр. Әле күптән түгел генә, яңгыр явып үткәч, механизаторлар өйләгә иртәрәк туктаганнар иде. Тик көн файдасызга узмады. Совхоз директоры белән партия оешмасы секретаре да терлек азыгы әзерләүчеләр янына килделәр. Бераздан совхозның баш агрономы Марс Шакирҗанов та килеп җитте. Зур, бик зур сөйләшү булып узды басуда. Каядыр, бүлмәдә булса, ул кадәр фикерләр әйтелмәгән дә булыр иде, ә биредә һәркем үзенең күңелендәгесен ачып салды. Илгизәр анда сөйләнгән сүзләрне тагын бер тапкыр күңеленнән кичерде. Менә ул печәне чабып алынган басу буйлап кайтып килә. Баш агроном белән бәхәскә кергәненә дә үкенми, чөнки ул бәхәстә игенчене игенче иткән, ләкин төгәл генә исемен әйтеп булмый торган нәрсәдер бар иде. Аның белән ярышып эшләүче Владимир Стоянов та бик төпле фикерләр әйтте. Сыйфат бабай сүзләрендә дә хаклык күп. Сүзен ул ниндидер мәзәкләрдән генә башлап җибәрде дә кинәт кенә совхоз хуҗаларына мөрәҗәгать итте: — Шулай да җирнең кадерен белеп бетермибез бит, оланнар. Барыбызны да чыбыркыларга кирәк безнең.— Аннан ул иелеп кулына туфрак алды һәм сүзен дәвам итте:—Менә бу туфрак безгә бабаларыбыздан калган, аны алтын-көмеш тауларына да алыштырырга мөмкин түгел. Аның менә бусы — гөл балчыгына ярардае — иң кыйммәтлесе. Җиребезне гөлбакча итәсебез килә икән, менә шул гөл балчыгын күз карасы кебек сакларга тиешбез. Ә саклыйбызмы соң без аны? Юк, балалар, бу мәсьәләгә игътибарыбыз җитми. Инде элегрәк техникасы, тегесе-бусы юк дип тынычландык. Ә хәзер бит... Шушы уңдырышлы туфракны юл полотносына да салдылар, чокырлар астында да калдырдылар. Әнә хәзер олы юл кырыйларына күз салыгыз әле, утыз-кырык сажин киңлектә кашык буе бодай, арпа яки арыш үсә. Ә бит безнең бу җирләрдә аның башагы гына да кашык буе булырга тиеш. Моннан ике йөз еллар элек ата-бабаларыбызның бакыр чыгарган базлары әле бүген дә файдасыз чокырлар, иңкүлекләр булып ята. Аларны күп җирдә рудниклар дип атыйлар. Ярый әле, табигать үзе ике гасыр эчендә әлеге иңкүлекләрдә үлән үсәрлек шартлар тудыра алган. Ә менә хәзерге таш, ком карьерлары урыннары болай калса, алар урынына өч гасырдан соң да үлән-мазар үсә алмаячак... Иске заман чире бу... — Менә шул чирдән арыну безнең бурычыбыз да инде,— диде агроном Риф Шакирҗанов.— Син, бабай, табигать ике йөз ел эчендә ташландык җирләрне яңадан үлән үсәрлек итә алган дисең. Ә хәзер . андый җирләрне комын-ташын алганнан соң ук файдалануга ярак- * лы итеп калдырырга, икенче төрле әйткәндә, аның уңдырышлылы- = гын кайтарып була. >• Нәкъ менә шушы урында Илгизәр үзе дә сүзгә кушылды: — Бөтен бәла да шунда шул, без аларны күмәбез дә китәбез. F Тагын шул баз авызыннан ике-өч тапкыр киңрәк җирне иген икмәс- = лек итеп калдырабыз. Кем әйтмешли, гөл туфрагын шул базга туты- . рып күмү, кызыл балчыклы мәйдан ясау. Бу инде җирне терелтү * түгел, аның йөзенә яра салу. Кайда канау казып торба салына, шун- = да җирнең йөзендә җөй кала. Ул җөй еллар узгач та бетми. Ә торба- ларны салырга кирәк... Һаман болай эшләсәк, үз җиребезне үзебез =: таный алмаячакбыз. Үзебездән соңгы варисларга нинди мирас кал- ? дырырбыз? Хәер, соңгы вакытта нефтьчеләр җирнең кадерен азмы- = күпме белә башладылар. Ә бит беренче чорда җибәрелгән хаталар никадәр... Нефть сеңдерелгән урыннар кабат сөрүлек җирләренә әй- - ләндерелсәләр дә, анда бит иң яхшы сортлы бодаең да Степан дәдәй- ь нең трубкасы буе гына булып үсә. Ул костюм кесәсеннән блокнотын чыгарды да, аның битләрен актара-актара, сөйләвен дәвам итте. — Миңа Леонид Ильич Брежневның партиянең XXV съезды трибунасыннан әйткән менә бу сүзләре бигрәк тә ошады. Менә ул нәрсә ди: «Игенче һәм терлекченең хезмәте — асылда кеше ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җанлы табигатьтән, безне әйләндереп алган табигый мохиттан файдалану ул. Әмма табигатьтән төрлечә файдаланырга мөмкин. Үзеңнән соң уңдырышсыз, җансыз, кешегә дошман бушлык калдырырга да мөмкин, һәм кешелек дөньясы моның байтак мисалларын белә. Ләкин, иптәшләр, табигатьне яхшырту, яшәү көчен тулырак ачу өчен табигатькә ярдәм итәргә мөмкин һәм кирәк. «Чәчәк атучы край» дигән гади генә, барыбызга да билгеле булган әйтем бар. Кешеләрнең белеме, тәҗрибәсе, аларның табигатьне якын күрүе, яратуы чыннан да могҗизалар тудырган урыннарда җирне шулай атыйлар. Бу — безнең социалистик юл. Димәк, без авыл хуҗалыгын җанлы табигать байлыкларын саклауның, культуралаштыруның гаять зур, даими эшләп торган механизмы итеп карарга тиешбез. Һәм табигать безгә моның өчен йөзе белән кайтарыр». — Менә шул, иптәшләр.— Эчендә булганны тышына чыгарып бетергән кешегә хас бер төс белән Илгизәр иркенләп сулап куйды.— Ә без менә җирнең кадерен белеп бетермибез. Плотиналар, буалар астында кала торган кара туфрак та бик кызганыч. Байлыкны суга ташлау белән бер. Юк дигәндә өске чирәм катламын булса да алып каласы иде. — Карабаштан узганыгыз бармы сезнең?— дип сүзгә кушылды механизаторларның берсе.— Илгизәр дөрес- әйтә. Әнә, диңгез кебек сусаклагыч хасил булган, ә Карабаш урамында ком, тузан, анда чирәмнең әсәре дә юк. Аннары сүз уңыш турында барды. Совхоз директоры Мәхмүт ага Якупов алда торган бурычларны аңлатты. — Авыл хуҗалыгын текә күтәрү бөтен халык эше,— дип, партиябез бик дөрес әйтә. Уңыш өчен көрәш илебезнең һәр почмагында 8. «К У.» № 8 113 бара. Унынчы бишьеллыкта авыл хуҗалыгына 172 миллиард сум, ягъни үткән бишьеллыктагыдан 41 миллиард сумга күбрәк акча бирү билгеләнгән. 160 миллион тонна ашлама күбрәк алыначак. Җирнең уңдырышлылыгын күтәрү механизатор кулында. Авыл хуҗалыгындагы уңышларыбызга Илгизәр, Владимир, Сәетҗан, Шәрәфетдин кебекләрнең көндәлек, гадәти эшләре нәтиҗәсендә ирешелә. Илгизәр директорның сүзләрен бирелеп тыңлады. Уңыш үстерү буенча булган җитешсезлекләрдә үзенең дә гаебе барлыгын тою анда яңа уйлар, яңа хыяллар кузгатты. Учларда гади генә арыш бөртекләре. Ә күпме өмет-ышаныч тудыра алар. Партия оешмасы секретаре килеп чыкмаса, Илгизәр әле тагын бик күп нәрсәләрне исенә төшергән булыр иде. Азмыни тормышта булып узган вакыйгалар... — Җирне, басуны яратасың да соң инде,— дип исәнләште парторг аның белән. Хәл-әхвәл сорашты, урып-җыю мәсьәләсе буенча КПСС райкомында үткәреләчәк киңәшмәгә барышы икәнлеген әйтте. — Минемчә, җирне яратыр өчен иң элек аның белән якыннан таныш булырга кирәк,— дип җавап кайтарды аңа Илгизәр. Менә инде ничә ел күзәтәм: һәр басуның үз сере бар. Берсендә дым да шактый саклана, ә икенчесендә юк. Бер басу органик ашлама керт- мәсәң үлеп бара, ә икенчесе әле түзә, байтак вакыт үз хәлендә кала. «Ир-егетнең йөрәгендә иярләнгән ат ятар, дип менә шушындый кешеләргә әйтәләрдер инде»,— дип уйлады партия оешмасы секретаре үзенең иң яшь коммунисты, район советы депутаты Илгизәр Әгьлә- мов турында.—Менә ни өчен ул комбайнын куя да тракторга утыра. Ашлама чыгару өчен елның-елында бульдозер белән басуга юллар ача. Әйе, бу тырыш игенченең рәсеме район Мактау тактасына тикмәгә генә куелмаган...» Шул уйлар белән ул Сарманга юл тотты, ә Илгизәр комбайнына таба атлады. ...Тәрәзәләрдә тәүге нурларын уйнатып, кызарып кына кояш чыга. Иртәнге тынлыкта каршыдагы урманда кошлар сайраганы ишетелә. Юл кырыйларында пар-пар булып күгәрченнәр гөрләшә. Үләннәрнең иртәнге чыгын коеп басу ягына узган комбайннарның киң эзләре ярылып ята. Әнә, зур рейска чыгарга хәзерләнгән кыр корабларын көтеп, иген диңгезе дулкынлана. Кырларда унынчы бишьеллыкның беренче елы ашлыгы өлгереп җиткән. Сарман — Зәй — Чаллы юлы да шул диңгезгә кереп югала. Шул юлдан әле кайчан гына беренче төзүчеләрне зурлап-олылап, КамАЗ- га озатканнар иде. Бүген шул ук юлдан быелгы уңышны түкми-чәчми җыеп алырга чакырулы транспарантлар белән бизәлгән яңа машиналар колоннасы уза... — һөҗүм башланды! — диде Илгизәр һәм, комбайнын кабызып, зур уңыш өчен көрәш барган басуларга карап юл тотты.