Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАСЫРЛАР АША КАРАП

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары. Г. Тукай. атлаулы һәм озын тарихлы шәһри Казан электән үк атаклы әдип һәм шагыйрьләр игътибарын җәлеп иткән. Пушкин, Толстой, Герцен шәһәребез турында онытылмас юллар язып калдырганнар. Казан тарихы белән К. Насыйри, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Җәлил горурланган. Аны А. М. Горький һәм В. В. Маяковский якын күргән. Казан тарихына бәйле бик күп сораулар арасында иң беренчесе, әлбәттә, шәһәрнең кайчан салынганлыгы һәм күпмедән бирле яшәве мәсьәләсе. Шәһәрнең кайчаннан яши башлавы хакында, чыганакның ниндиенә таянуга карап, терле нәтиҗәләргә килергә мөмкин. Бу хәл аның тарихы белән фәнни яктан кызыксынуны арттыра. Чыннан да, төрле тикшеренүчеләр тарафыннан күрсәтелгән даталар бер-береннән еллар белән генә түгел, ә кайчакта гасырлар белән аерыла. Берәүләр шәһәр гомеренең башын XII йөздән, икенчеләр — XIII, өченчеләр исә XIV гасырдан эзлиләр. Хәтердә ки. мондый буталчыклык безгә, булачак тарихчыларга, студентлык елларыннан ук билгеле иде. һәм без, Казан университетының СССР тарихын өйрәнү буенча фәнни түгәрәге членнары, бу мәсьәлә белән доцент Ш. Ф Мөхәммәдьяров җитәкчелегендә илленче елларда ук шөгыльләнә башлаган идек. Шәһәрнең феодализм чоры тарихы буенча язма чыганакларны өйрәнүгә шул чакта ук керешелгән иде. Еллар үткән саен бу проблема белән кызыксыну арта барды, һәм соңгы вакытта, башка иптәшләр белән берлектә, мин шушы мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайттым. Казан тарихының башлангыч чорын фәнни тикшерү — катлаулы да һәм шактый четерекле дә мәсьәлә. Эш шунда ки, соңгы вакытларга кадәр барлык төр чыганаклар бер-берсенә бәйләнештә өйрәнелмәгән, аларны комплекслы рәвештә анализлаган хезмәтләр юк иде. Тик соңгы елларда гына Казан галимнәре шәһәр тарихына караган кызыклы тикшеренүләр үткәрә башладылар, һәм күп кенә фәнни чыганаклардан файдалану мәсьәләсен яңача хәл итәргә, хосусан алганда. «Казан тарихы» («Казанский летописец») кебек күп планлы язма чыганакны анализлауга яңача килергә мөмкинлек туды. Казан шәһәренә нигез салыну турында әлеге елъязмада болай диелә: «Кама елгасы буенда Брягов атлы борынгы шәһәр булган, әнә шуннан Саин атлы болгар патшасы килгән, һәм, төбәкләр буенча йөреп, 6685 (1177 — В. И.) елда Волга буенда, рус ягының иң кырыенда, Кама елгасының бирге ягында, бер башы белән Болгар җиренә, икенче башы белән Вяткага һәм Пермьга тоташкан җирдә үзенә урын К эзләп тапкан... һәм Брягов урынына Казан шуннан баш шәһәр булып киткән... һәм аның патшасы Саиннан Казанның башы исәпләнә» '. «Казан тарихы» билгесез автор тарафыннан 1562—1564 елларда язылган. К. Маркс бу чыганакны игътибарга лаек дип санаган. Ул, чыннан да. XVI йезнең иң киң таралган тарихи язмаларыннан берсе. Бүгенге көндә фәндә аның 250 ләп нөсхә» се билгеле. Алар Мәскәү, Ленинград, Казан китапханәләрендә һәм архивларында саклана 2. «Казан тарихымның төрле нөсхәләрен өйрәнгәндә без алар арасыннан элгәре- S рәк күчерелгәннәрен аерып алу, күчермәләрдәге мәгънә үзгәрешләрен тикшерү — һәм барлау максатын куйдык. Эш шунда ки, «Казан тарихы»нда. югарыда китерел- 3 гән датадан тыш, шәһәр салынуга нисбәтле башка төрле да‡‡‡ §§§аларга да ишарә ителә, § мәсәлән, нөсхәләрнең берсендә шәһәр XIII йөздә төзелгән диелә. Казанның кайчан барлыкка килүе мәсьәләсендә чыганаклар белән расланмый а торган өченче бер версиягә — шәһәр, имеш, Хәсән-бәк тарафыннан XIV йөздә са- салынган дигән фикергә аерым тукталып торуның кирәге юктыр дип уйлыйм. Казан = һәм Хәсән исемнәрендәге охшаш яңгырашка нигезләнгән бу фикер фәнни тәнкыйть» < не күтәрми. < Казанның салыну елына карата төрле версияләрнең йөрүе куп очракта чыганакларны анализлаудагы берьяклылык белән дә аңлатыла. Тикшеренүчеләр еш кына бер төрле чыганакларның әһәмиятен күпертеп җибәрәләр, икенчеләренә исә тиешенчә игътибар бирмиләр. Бу хәл, әлбәттә, хакыйкатьне табуга ярдәм итми. Мәгълүм ки, чыганакка марксистик-ленинчыл методология нигезендә фәнни тәнкыйть күзлегеннән карауның бурычы — теге яки бу версиянең фактта тарихи яктан ни дәрәҗәдә нигезләнгән һәм дөрес булуын ачыклау дигән сүз ул. Димәк, без шәһәрнең кайчан төзелүе турында «Казан тарихы» биргән мәгълүматның башка төр чыганаклар һәм тарих фактлары белән ни дәрәҗәдә ярашуын ачыкларга тиеш булып чыгабыз һәм нәкъ шундый тикшеренүләр, «Казан тарихымн башка тарихи язмалар белән янәшә куеп эзлекле өйрәнү Казан шәһәренең нигезе XII йөзнең икенче яртысында, төгәлрәк әйткәндә, 1177 елда салынган дигән фикерне раслый. Казан исеменең XII йөз рус елъязмаларында телгә алынмавы да бу нәтиҗәне юкка чыгара алмый. Ни өчен алай? А. Н. Носонов, Д. С. Лихачев. М. Д. Присельков, Б. А. Рыбаков, А. Г. Кузьмин кебек күренекле галимнәр фикеренчә. елъязмаларда рус җирләреннән читтә барган вакыйгалар хакында мәгълүмат бирү күздә тотылмаган, елъязмачылар үз алларына андый максатны куймаганнар да Казан исә Идел буе Болгарының бер шәһәр-кальгәсе буларак барлыкка килә. Шуның өстәвенә, XIII—XIV гасырларда елъязма алып бару эшенең торгынлык чоры кичерүен дә онытмаска кирәк. Д. С. Лихачев әйтүенчә, «XIII йөзнең икенче яртысы, XIV йөзнен беренче яртысына караган елъязма төпләмәләре күпчелек өлешендә беркатлы иярү, компиляция» булудан узмыйлар J. XIII—XIV гасыр елъязмаларына характеристика биреп. Д С. Лихачев болай дип яза: «Чынлап та, елъязмаларда билгеле бер өлкә чикләреннән чыгарга омтылыш сизелми диярлек, елъязма материалы әлегә гаять тә ярлы, язмаларның күләме бик кечкенә, әмма, шуңа да карамастан, бу зәгыйфь омтылышларда елъязмалар язу эшенең дәвамы булган бөек князьлек чоры елъязмасының киләчәге ята иде» *. Соңгырак заман чыганагы булуына да карамастан, «Казан тзрихы»нда шәһәргә нигез салу вакыйгасының сурәтләнүе үзе үк инде гаять зур әһәмияткә ия. Әмма «Казан тарихы» безнең өчен тагын да элгәрерәк чорның эзләрен саклавы, бигрәк тә. шәһәрнең ничек барлыкка килүе турында болгар-татарның үзендә яшәгән концепцияне гәүдәләндерүе белән аерата кыйммәтле. Рус елъязмалары (мәсәлән, Никонов елъязмасы), татар язма истәлекләре, болгар-татар фольклоры әсәрләреннән аңлашылганча, XV—XVI йөзләр өчен бу концепция шул заман факты, мәгълүм һәм гадәти * Рус елъязмаларының тулы басмасы. 19 том Күп галимнәрнең фикеремчә, — болгар патшасының үз исеме түгел, а аңа беркетелгәи дәрәҗә исеме, титулатур эпитет. ягъни кушамат, Саин — данлыклы, әстен. асыл зат дигән сүз. * БеэНеН шәһәрдәге нисхэ Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлегендә саклана Саклау берәмлеге — 4531 * Д. С. Лихачев Рус елъязмалары һәм аларпыц культура-тарихи әһәмияте 380 бит. §§§ Шунда ук. 388 бит. 1 Идел-Болгар традициясе йогынтысында булса кирәк. эпитеты Бату хан һәм аның улы Сартакка да кушылып йвртелгән. (—Автор искәрмәсе.) 1 Бу хакта карл В. В Иванов. И. М Поненко. А. X. Халиков Каза» кайчан барлыкка кил- гаи «Татарстан коммунисты» журналы. 1974 ел 10 сай. В В Иванов. А X Ха ликов K.M. IHMK кайчан барлыкка килүе турында «История СССР» журналы. 1975 ел. бсан; Л X Хллнкон К.ы.тн нык кайчан Һ»м кайда салына башлавы, атамасы хакында «Археологии н .- гнографня Татарки» 2 чыгарылыш. Казан. 1976 сл. нәрсә булган, анда шул чорның тарихи-иҗтимагый аңы чагылган. Әмма тарихи-иҗтимагый аң үзе дә катып калган нәрсә түгел. XVI йөз ахырына таба һәм XVII йөздә, политик, идеологик, социаль-экономик шартлар үзгәрә бару белән, болгар-татар традициясе дә Казан тарихын күзаллауда Алтын Урда традицияләре ягына авышу юнәлешендә билгеле бер үзгәреш кичергән. «Казан тарихымның соңгырак нөсхәләрендә шушы факт чагылып калуы бик аңлаешлы. Аның XVI гасыр ахыры һәм XVII гасырдагы күчермәләрендә болгар традициясе арткы планга күчә, Алтын Урда тематикасы көчәя, кайсыбер нөсхәләрдә шәһәрнең салыну датасы инде күрсәтелми башлый, Болгардагы һәм Алтын Урдадагы Саиннар бутап йөртелә *. Казан дәүләт университеты китапханәсендә саклана торган нөсхәдә нәкъ әнә шундый тенденция чагыла. Ләкин, «Казан тарихымның соңгырак чор нөсхәләре төрле үзгәрешләр кичерүгә, күчерүчеләрнең тенденциоз булу ихтималына һ. б. сәбәпләргә дә карамастан, болгар традициясе анда бөтенләй юкка чыкмый. Язма истәлекнең кыйммәтле сыйфаты да шунда; еллар узу белән ул төрле үзгәрешләргә дучар ителсә дә. андагы фактлар эзсез югалмый. Казан шәһәренә нинди шартларда нигез салыну хакында «Казан тарихымның барлык нөсхәләрендә дә махсус бүлек бар һәм язылу рәвеше, стиле, фактологик материалы буенча барлык күчермәләрдә дә ул бердәй диярлек. Мәгълүм булуынча, академик М. Н. Тихомиров та болгар-татар нәселдәшлеген, бердәмлеген тикшерүдә «Казан тарихымның беренче өлеше (68 бүлеккә кадәр) зур әһәмияткә ия дип саный. Бу мәсьәләдә татар легендалары һәм риваятьләренең дә мәгълүм кыйммәте бар. Мәсәлән, «Дастан Аксак-Тимермдә, Җиһангир Болгарга басып кереп, Болгар патшасы Габдулланы үтергәч, патшаның Алимбәк һәм Алтын-бәк исемле уллары Кама-Чулман аръягына киткәннәр, Алтын-бәк анда Казан каласын салган, диелә. Бу «Казан тарихымнда хәбәр ителгән мәгълүматларга да беркадәр туры килә. Аннары истәлекләрдә Габдулла хан нәселенең Казанда 104 ел (Малов нөсхәсендә —150 ел) патшалык итүе, яңа Казанга күчкәч, мөселман ханнары хакимлегенең тагын 158 ел (Иван Грозный шәһәрне алганчы) дәвам итүе хакында сөйләнә. Бу мәгълүматлардан аңлашылганча, Казан фактта болгар-татар патша һәм ханнары династияләре тарафыннан идарә ителә торган политик үзәк буларак аерылып чыккан. Ә бу исә югарыда әйтелгән вакыйгаларга кадәр үк шәһәр инде яшәгән дигән фикергә китерә. «Казан тарихы» Брягов дигән болгар шәһәреннән Саин патша килүен хәбәр итә. Татар язма истәлекләренең иң элгәрге нөсхәләрендә дә Казанга нигез салыну болгар патшасы (Алтын-бәк) исеменә бәйле рәвештә карала. «Казан тарихымндагы тагын бер-ике детальгә игътибар итик: «Кама буенда Брягов дип йөртелгән элекке шәһәр бар иде ., аны башлап Владимир князе Андрей Юрьевич алган... һәм Казан Брягов урынына баш шәһәр булган, һәм тиздән яңа урда...» Елъязмада, шулай итеп, Казанның Владимир-Суздаль князе Андрей Юрьевичның Бряговны тар-мар итүеннән соң, әмма монгол яулары килгәнче салынганлыгы күрсәтелә. Бу өзек шәһәрне Алтын Урда ханнары салган дигән фикергә капма-каршы килә. «Казан тарихымның төп нөсхәсен тикшерүдән күренгәнчә, анда тасвирланган вакыйгалар, һичшиксез, монголларга кадәр күп элгәре булып үткән. Тарихи чыганакларны өйрәнүгә бәйләнешле бу археографии мәсьәләләр Г. Иб- раһимов исемендәге Казан тел, әдәбият һәм тарих институты гыйльми советының киңәйтелгән утырышында җентекләп тикшерелде. Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясе феодализм тарихы секторының академик Л. В. Черепнин җитәкчелегендә үткән утырышында да ул хакта җитди сүз барды. Докладчыларның берсе сыйфатында утырышта бу юлларның авторына да чыгыш ясарга туры килде. Докладта без мәсьәләне өйрәнү тарихына һәм «Казан тарихы» нөсхәләрен чагыштырмача анализлауга төп игътибарны юнәлдерергә тырыштык. Фикер алышуда катнашкан тарих фәннәре докторлары А. А. Зимин, С. М. Каштанов, доцентлар Ш. Ф. Мөхәммәдьяров, М. Р. Булатов 1177 ел датасы белән тулысынча килешкәнлекләрен белдерделәр. Шулай итеп, елъязмаларның иң элгәрге нөсхәләрендә Казан шәһәре төзелү хакында беренче тапкыр бирелгән мәгълүматка таянып һәм төрле чыганакларны комплекслы анализлау нигезендә, Казан шәһәре 1177 елда салынган дип әйтә алабыз. Мондый нәтиҗә шәһәрләрнең барлыкка килү датасын билгеләүдә совет фәнендә кабул ителгән теоретик-методологик принциплар белән тулысынча яраша. Бу дата археология казанышлары, бигрәк тә профессор А. X. Халиков һәм аның шәкертләре алып барган тикшеренүләр белән дә раслана. Шул рәвешчә, Казан үзенең 800 еллык юбилеена килә.