Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

РЕСПУБЛИКАБЫЗДА ҺӘМ ИЛЕБЕЗДӘ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ КӨННӘРЕ ТАНТАНАЛЫ КИЧӘ 20 майда республикабыз башкаласы Казанда халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 90 еллыгына багышланган тантаналы кичә булып үтте Ул көнне Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрынын тамаша залы шәһәр хезмәт ияләре вәкилләре, әдәбият һәм сәнгать, культура һәм фән эшлекле- ләре, партия һәм җәмәгать оешмалары работниклары, укучы яшьләр белән тулды. Президиумга илебезнең башкаласы Мәскәү- дән, Ленинград шәһәреннән, Белоруссия, Каэагыстан, Үзбәкстан союздаш республикаларыннан, Башкортстан, Дагстан, Каракалпак, Мари, Мордва, Чуваш автономияле республикаларыннан Г Тукан юбилеена килгән әдипләр, бүгенге татар әдәбиятының аксакаллары, шулай ук КПСС олкә комитетының беренче секретаре Ф А Табеев, ТЛССР Министрлар Советы Председателе Г. И. Усманов, КПСС өлкә комитетының икенче секретаре Ф И. Панин, КПСС өлкә комитеты секретарьлары М Т. Троицкий һәм М Ф Вәлнев, ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М. X. Хәсәнов һ б. лар күтәрелә Тантаналы җыелышны кереш сүз белән КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф Вә- лнев ачты ТАССР Министрлар Советы М. Луконин трибунада. Председателе урынбасары. Г. Тукай юбилеен үткәрү буенча республика комиссиясе председателе М X, Хәсәнов шагыйрьнең тормыш һәм нҗат юлы турында доклад сөйләде Аннары илебезнең төрле почмакларыннан Тукай тантанасына килгән кунаклар сүз алдылар. СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре. Г Туканның 90 еллыгын үткәрү буенча Бөтенсоюз комиссиясе председателе, күренекле әдип Михаил Луконин, РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре, башкорт халык шагыйре Мостай Кәрим, казакъ язучысы Амантай Сатаев, Үзбәкстан Язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары Нормурат Нар- зуллаев, Марн АССР Язучылар союзы идарәсе председателе Василий Столяров. Каракалпак АССР Язучылар союзы идарәсе председателе, каракалпак халык язучысы Ибраһим Юсупов, чуваш язучысы Анатри Давыдов, күренекле тәрҗемәче Семен Липкнн, РСФСР Язучылар союзы идарәсе члены Михаил Годенко бөек татар шагыйре Габдулла Тукай мирасының интернациональ әһәмияте, үзләренең туган җирләрендә Тукайга булган ихтирам һәм мәхәббәт, шагыйрь иҗатының төрле халыклар өчен уртак хәзинә булып әверелүе хакында сөйләделәр Утырыштан сон Татарстан сәнгать осталары зур концерт бирде ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ 18 май көнне СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы конференц-залына илнең төрле шәһәрләреннән килгән әдип һәм фән эшлеклеләре, Казан галимнәре җыелды Монда татар халык шагыйре Габдулла Тукайнын 90 еллыгы уңае белән аиын тормышын һәм нжат мирасын өйрәнүгә багышланган фәнни конференция эшли башлады. Конференцияне кереш сүз белән ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары, филология фәннәре докторы, профессор М X. Хәсәнов ачты. Беренче утырышта татар совет поэзиясендә Г Тукай традицияләре дигән темага шагыйрь Сибгат Хәким. Г Тукай иҗатын өйрәнүнең хәзерге торышы һәм бурычлары турында филология фәннәре докторы Гали Халит, шагыйребезнең халыклар дуслыгы өчен көрәше хакында тарих фәннәре докторы, профессор М К Мөхәррәмов. Тукайның сәнгатьчә фикерләү үзенчәлеге темасына филология фәннәре докторы, профессор И Г. Ннгьмәтуллина, Тукай һәм татар милли әдәби теле дигән темага филология фәннәре докторы, профессор М. 3 Зәкиев докладлар белән чыктылар. Урта Азия халыкларының прогрессив әдәбиятларын үстерүдә Г. Тукайның роле турында Тажикстан ССР Фәннәр академиясе член-корреспонденты профессор И. С Брагинский (Мәскәү) әзерләгән доклад тыңлады. Көннең икенче яртысында Г Тукай иҗатында рус һәм Көнбатыш Европа әдәбият лары традицияләре, Г Тукай һәм үзбәк әдәбияты, башкорт поэзиясендә Тукай традицияләре, Г Тукай һәм кумык әдәбияты, Тукай һәм каракалпак совет поэзиясе. Г. Тукай мари телендә дигән темаларга филология фәннәре кандидатлары Э. Г Нигьмәтуллнн, Ш Турдыев (Ташкент), С. Г Сафуанов (Уфа), С X Акбиев (Даг стан). К- Ходайбергенов (Нукус), К- К Васин (Пошкар-Ола) иптәшләр үз докладларын сөйләделәр. 19 майда фәнни конференция үз эшен дәвам иттерде. Тукай һәм татар совет музыкасы, Г. Тукай Уральскида, шагыйрьнең әдәби-эстетик карашлары формалашуы, 1905—1907 ел революциясеннән соң Г. Тукайның ижтимагый-политик карашларының үсеше, Г. Тукай һәм татар телендә сатирик журналлар, Тукайның тел концепциясе мәсьәләләре буенча сәнгать фәннәре кандидаты М Н. Нигъмәтжанов. тарих фәннәре докторы, профессор Р И Нәфиков, филология фәннәре докторы, профессор II 3. Нуруллин, философия фәннәре кандидаты Я А. Абдуллин һәм фәнни хезмәткәр Р. М. Әмирханов, филология фәннәре кандидаты У. И. Гыймадиев (Уфа), филология фәннәре докторы, профессор В. X. Хаков докладлары тыңланды Филология фәннәре кандидаты А Алексеев (Чабакоар) Тукай һәм чуваш әдәбияты темасына белдерү ясады. Конференциядә катнашучылар Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ленинградта яшәүче рәссам Фәйзерахман Әминовның «Минем ижатымда — Тукай» дигән темага чыгышын тыңладылар Фәнни конференция эшендә КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вәлиев катнашты. «ТУКАЙГА ЯДКАРЬ» Татарстан Дәүләт музее һәм СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г Иб- раһимов исемендәге тел, әдәбият, тарих институты музей бинасында «Тукайга ядкарь» дип исемләнгән фәнни утырыш үткәрделәр Тыңлаучыларга филология фәннәре кандидатлары М Сәгыйтов, Ш Сад- ретдинов, тарих фәннәре кандидаты Р Фәх- ретдинов, педагогия фәннәре кандидатлары Г Әдһәмова, Г Эминов, С. Исмәгыйлова, фәнни хезмәткәрләр Н Хнсамов, Л. Ж.а- малетдинов, Р. Гайнанов, яшь художник Э Зарипов, музейның әдәби бүлеге мөдире Д. Баһаутдинова, аспирантлар Г Гый- бадуллин, Р. Әхмәтовнын Тукай телендә сурәтләү чаралары, Тукай һәм Сәгыйть Рә- миев, Тукайның тарихи карашлары, Тукай — мәктәптә, шагыйрьнең ижатында борынгы татар әдәбияты традицияләре Тукай һәм татар халык әкиятләре, Тукай псевдонимнары, Тукай — иллюстрацияләрдә, кулъязма «Әлгасрелжәдит» журналы турында, Тукай һәм Хәмзә, Тукай һәм Акмулла дигән темаларга чыгыш һәм белдерүләре тәкъдим ителде. Соңра Г. Тукай премиясе лауреаты, күренекле әдип һәм галим Нәкый Исәнбәт һәм филология фәннәре кандидаты пенсионерка Маһинур Файзуллина чыгышларга карата үз фикерләре белән уртаклаштылар. Утырыштагылар шулай ук шагыйрьнең «Ысулы кадимче» поэмасын мәшһүр актер, «Сәйяр» труппасының житәкчесе Габдулла Кариен башкаруында тыңладылар. Г. Караев тавышы язылган бу пластинка хәзер музейда саклана. Утырышны филология фәннәре докторы Гали Халит алып барды. ЛАУРЕАТЛАРГА БҮЛӘК ТАПШЫРУ 18 майда ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары, Габдулла Тукай исемендәге республика премияләре комитеты председателе М. X. Хәсәнов драматург Д. Н. Вәлиев, шагыйрь М. С. Ша- баев, Республика күчмә театрының баш режиссеры Р Р. Тумашевка татар халык шагыйре Г. Тукай исемендәге 1976 ел премиясе лауреатларының Почет дипломнарын һәм значокларын тапшырды КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы исеменнән М. X. Хәсәнов бүләкләнүчеләрне кайнар котлады. КЫРЛАЙДАГЫ ТАНТАНА' Шагыйрьнең 90 еллык юбилее кемнәре Тукай-Кырлай авылында аеруча зур тантана төсен алды. Монда Г. Тукайга багышланган өряңа мемориаль комплекс: шагыйрьгә яңа һәйкәл, ике катлы музей бинасы, китапханә һәм кунак өе, «Шүрәле» дип аталган истәлек паркы салынган Зур культура йорты, урта мәктәп өлгертеп җиткерелгән. Яшеллек арасыннан шагыйрь иҗат иткән геройларның республикабыз художниклары тарафыннан эшләнгән сыннары карап тора. Янда кырлайлылар кулы белән тудырылган ясалма күл ялтырап ята. Төрле шәһәр һәм төбәкләрдәй, Казаннан һәм Арча районы колхоз-совхозларын- нан 21 май көнне Тукай бәйрәменә килгән кунакларны, йөзләрчә хезмәт ияләрен Кырлай үзенең шундый яңа күренешләре, төс-бизәкләре белән каршы алды. КПСС- ның Арча райкомы беренче секретаре X. 3. Зайнуллин, район советы башкарма комитеты председателе Т. Б. Борһанов, «Тукай-Кырлай» колхозы председателе Л. Г Валиуллин, авыл советы председателе М. А. Абдуллин кунакларны Тукай мемориалы белән таныштырдылар Г. Тукай юбилеен үткәрү буенча Бөтенсоюз комиссиясе председателе шагыйрь Михаил Луконин, РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре, башкорт халык шагыйре Мостай Кәрим, М- Горький һәм Г. Тукай исемендәге премияләр лауреаты шагыйрь Сибгат Хәким, Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе. Г Гукай премиясе лауреаты Гариф Ахунов, КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф Вәлиев, ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М. X, Хәсәнов музей янындагы яна ачылган шагыйрь һәйкәле алдына чәчәкләр куялар. Ул һәйкәлне рәссам Бакый Урмаи- че проекты нигезендә КамАЗ төзүчеләре Альфред Парсин, Валентин Васильев, Владимир Кузьмин, Алексей Свереденков, Алексей Утробин иптәшләр эшләгән Кунаклар яңа бинага урнашкан музей белән дә жентекләп таныштылар Музейда Фәйзерахман Әмииов, Харис Якупов, К Е. Максимов, Н. В. Кузнецов, С. О. Лывин, Лотфулла Фәттахов һ. б. күренекле художникларның Тукайга багышланган әсәрләреннән картина галереясы оештырылган. Ф. Әминов «Кырлай» дигән әсәрен музейга бүләк итте. Аның «Тукай әкиятләре», «Су буе» кебек әсәрләре дә шагыйребезнең туган якларын жанлы итеп күз алдына бастырулары белән күпләрнең игътибарына лаек. Быел музей Г. Тукай истәлегенә бәйләнешле башка экспонатлар белән дә баетылган. Шул ук көнне Кырлайда «Дуслык меридианнары» дигән исем белән тантаналы шигъри митинг булды. Аны Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов ачты. Митингта шагыйрьләр Сибгат Хәким, Михаил Луконин, белорус язучысы Артур Вольский, Уральскидан әдип Николай Корсунов, башкорт шагыйре Рафаэль Сафин, удмурт әдибе Василий Романов, Үзбвкстаннан Нормурат Нарзуллаев, казакъ язучысы Амантай Сатаев, Г. Тукай премиясе лауреаты шагыйрь Шәүкәт Галиев чыгыш ясадылар. Аннары митингка җыелган халык ТукайКырлай мәктәбе пионер дружинасының чыгышын карап алкышлады, республика сәнгать осталары концерт бирде. Кырлайдагы Тукай бәйрәме яз һәм хезмәт, әдәбиятлар һәм халыклар дуслыгы тантанасы буларак күп елларга истә калыр. «ТУКАЙ» ТЕПЛОХОДЫНДА Бер төркем татар язучылары Казан елга портында тукталган «Тукай» теплоходы командасы белән очраштылар. Шгыйрьнең 90 еллыгына багышлап үткәрелгән митинг булды, андагы Г Тукай бүлмәсенә яңа китаплар, әдипнең яңа рәсеме бүләк ителде. Соңыннан елгачылар алдында Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе артистлары концерт бирде. В И. Ленин исемендәге республика китапханәсендә Г. Тукан иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Анда әдипнең революциягә кадәр һәм совет чорыңда чыккай жыентыклары, Тукай ижаты турындагы хезмәтләр, истәлекләр, библиографик материаллар тупланган иде. Китапханәнең өлкән библиографы Н. Нуруллина «Г. Тукай исемендәге республика премиясе лауреатлары» белән библиографик белешмә төзегән. Казанның язу җайланмалары заводы җәмәгатьчелеге, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры белән берлектә. Г. Тукай юбилеена багышлап кичә уздырды. Кичәгә «Тукай-Кырлай» колхозыннан кунаклар чакырылган иде. Кичәне Кырлайда Тукай мемориалын төзүгә зур өлеш керткән, әдәбиятыбызның иң якын һәм эшлекле дусларыннан берсе — завод директоры Нәжип Якупов ачты. Г Тукай ижаты турында әдәбият галиме Г Халит сөйләде. Соңыннан Татар дәүләт академия театры артистлары чыгышы булды. БАШКОРТСТАНДА Г. ТУКАЙ КӨННӘРЕ Башкортстан АССР Культура министрлыгы һәм республика Язучылар союзы идарәсе М. Гафурн исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Г. Тукай юбилеена багышланган әдәбн-музыкаль кичә үпкәрделәр Кичәнең «Шагыйрь турында шагыйрьләр» дип аталган беренче өлешендә Нажар Нәҗми Тукайның тормышы һәм ижаты хакында шигъри сүз әйтте. Башкортстанның халык шагыйрьләре Сәйфи Кудаш һәм Мостай Кәрим чыгыш ясап, Тукайга багышланган шигырьләрен укыдылар. Кичәдә Татарстан Язучылар союзы исеменнән Сибгат Хәким һәм союз идарәсе жаваплы секретаре Равил Файзуллин катнашты Г. Тукай премиясе лауреаты С. Хәкимнең чыгышын уфалылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Равил Фәйзуллин Башкортстан язучылар союзына Тукай портретын бүләк итте Кичәдә шулай ук башкорт әдипләре Зәйнәп Биншева. Муса Гали, Рафаэль Сафин, Равил Бикбаев, Әнгам Атнабаен чыгыш ясады Кичәнең әдәби өлешен Башкортстан язучылар союзы идарәсе председателе Әсгать Мирзаһнтов алып барды. Аннары республиканың күренекле сәнгать осталары М Хисмәтуллин, М. Идрисов. Р Туйснна, Ә Ншбирдин. X. Яруллин. И Смаков һ. б. катнашында зур концерт- булды Шагыйрьләребездәи Сибгат Хаким һәм Равил Фәйзуллин 13 май көнне Уфаның педагогия институтында үткән Г. Тукай кичәсендә дә катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. • * * Уфаның Н К- Крупская исемендәге Республика китапханәсендә зур китап күргәзмәсе оештырылды. Анда бөек шагыйрьнең татар, башкорт, рус телләрендә чыккан китаплары җыелган. Республиканың башка китапханәләрендә дә, культура сарайларында һәм клубларда лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрелде. УРАЛЬСКИДА Г. ТУКАЙ КҮРГӘЗМӘСЕ Шәһәрнең тарих һәм крайны өйрәнү буенча өлкә музеенда Г. Тукайга багышланган күргәзмә эшли башлады. Бу күргәзмә даими булачак. Стендларга Габдулла Ту- каевның Җаекта үткәргән унике ел гомере хакында сөйли торган фоторәсемнәр, төрле документлар эленгән. Яшь Тукайның 1905— 1906 елларда революцион көрәштә катнашуын күрсәткән экспонатлар: социал- демократлар оешмасы бастырып чыгарган листовкалар, прокламацияләр, революцион җыр текстлары игътибарны җәлеп итә. Аларны эшчеләр арасында таратуда Габдулла да катнашкан. Монда шулай ук Тукайның беренче шигырьләре басылган газета күчермәләрен дә күрергә мөмкин. Г. Тукай күргәзмәсе «Әдәби Уральск» дип исемләнгән туристик маршрут исемлегенә кертелгән. ТАТАРСТАН РӘССАМНАРЫ — ТУКАЙГА Г Тукай юбилее уңае белән Татарстан сынлы сәнгать музеенда күргәзмә ачылды. Анда Г Арсланов, Б Урманче, Л. Фәт- тахов, Б. Әлменов, Ф. Эминов, В. КудельГ. Тукайның Кырлайдагы һәйкәле. кин, М. Мавровская, Е. Симбирин, В. Карамышев, Н. Кузнецов. С. Лывин, Г. Мусин, X Казаков, Р. Төхфәтуллин. Т. Ха- җиәхмәтов, Р. Госманов, И. Әхмәдиев һ б. күп рәссамнарның даһи шагыйребез образын гәүдәләндергән портрет жанрындагы әсәрләре, акварельләр, китапларга иллюстрацияләр — барлыгы ике йөзләп әсәр куелган. «ТУКАЙГА ЧӘЧӘКЛӘР» Татарстан китап нәшрияты шул исемдә шагыйрьгә багышланган җыентык чыгарды. Китапта чит ил һәм төрле милләт совет язучыларының Тукай һәм аның иҗаты хакында фикерләре, шигырьләре, кайбер татар совет шагыйрьләренең дә Тукайга багышланган әсәрләре тупланган. И. Юзеев, Н. Арсланов, М. Кәрим, Д Вәлиев, Ә. Еники Кырлай урманында. РЕСПУБЛИКАНЫҢ НЕФТЬ РАЙОННАРЫНДА Татарстанның нефть районнарында, шәһәр һәм поселокларда Г Туканның тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәләр узды. Әлмәт шәһәренең техника йортында үткәрелгән тантаналы кичәне шәһәр советы председателе урынбасары А. И. Страхов ачты. Әдәбиятта бөек Тукай традицияләре турында Татарстан Язучылар союзының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Әдип Маликов доклад ясады. Шагыйрьләрдән Г. Афзал, С. Сөләйманова. КБулатова үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары зур концерт бирде. Ә. Фәйзинең «Тукай» пьесасыннан өзек күрсәтелде. * * * Әлмәт бораулау эшләре идарәсе коллективы Тукай кичәсенә шагыйрә С. Сөләй- манованы чакырды. Ул бөек шагыйрьнен иҗат юлы турында сөйләде, тыңлаучыларның күпләгән сорауларына җавап бирде. Тукай кичәләрендә Әлмәттәге мәктәп-интернатта Ә. Маликов, Г. Кашапов. Яна Кәшер һәм Бикасаз мәктәпләрендә К. Булатова чыгыш ясады.