Логотип Казан Утлары
Хикәя

«ТЫН ТАУЛАР» ИТӘГЕНДӘ.

Тын таулар» пристане, причаллар... Ләкин «тын»- мы алар җәйләрен? Эссе. Текә тау кашында бигрәк тә... Түбәндә су читендә бала-чага чапыр-чопыр килә. Үзләре чуен төсенә кереп беткән инде. Җилнең әсәре дә юк диярлек. Әмма вак ташлы ярга әледән-әле шаян дулкыннар килеп бәрелә. Азмыни хәзер елга битенә буразналар салучы юан бүксәле баржалар, аккоштай ыспай шуучы олы теплоходлар һәм җилдәй җитез «ракета»- лар, «метеор»лар? Катер, моторлы көймә ишесе тагы... Җелекләрне киптерердәй дәрәҗәдә кызган һавадан йомшак дулкыннар кочагына чумып колач сала-сала йөзүе яки чалкан әйләнгән көенчә, суның назлы иркәләвен тоеп ятуы, ай-һай, рәхәт тә соң! Ә Кама ярыйсы ук саеккан. Әнә бит каршыдагы утраучык җәй башында тал бөдрәләренә күмелеп, ничек купшы һәм җыйнак булып утырган иде, ә хәзер соргылт ком аны чамасыз шәрәләндергән. Сул тарафтагы елга уентыгына керергә ниятләгән катерлар, аерата үзйөрешле баржалар, әлеге күгәргән хәнҗәрдәй сайлыкны әллә каян әйләнеп, бик тә абайлап үтә, култыкка җай белеп, ашыкмыйча гына керә. Якында гына водозабор. Бетоннан коеп эшләнгән гигант бокал! Язгы ташу вакытында ул, бил тиңентен суга чумып, кинәнеп утырган иде. Ә хәзер, елга аңардан шактый ук чигенгәч, ул, эссе кояш нурларында коргайсый язып, су кырында суга сусап калган сыман. Ләкин бу — алдану гына. Чынлыкта бетон «бокал» төбе яр астына әллә кая ук төшеп утырган да анда тирәндә эчкәреге сузылган юан торбасы аша Кама суын төптән суырыпмы-суыра. Көне-төне... Рәшә, кургаш тузаныдай, соры һәм авыр. Ни таралмый, ни сеңми... Бүтән чакта, шушындый чалт аяз күкле көннәрдә, текә яр кашыннан күз салсаң, каршыңда Кама буе үзенең бар киңлекләрендә һәм чиксез гүзәллегендә күңелне иләсләндереп, ярылып ятар пде. Ә бүген юк. Бүген күп нәрсә томаланган, югалган, ярлыланган. Соры тузанны кемнең матур дигәне бар? Җир туфрагы һәм аны капла- «Кама офыклары» циклыннан ган яшеллек дөньясы гына түгел, һава булып һава дымга, яңгырга сусаган. Ул да тазару һәм сафлануга әллә кайчаннан бирле тилмерә. Ә Кама барыбер гүзәл! Мәһабәт елга әллә каян, соры томаннарга төренгән ерак урман якларыннан дугайланып, нечкәреп чыга да якынайган саен киңәя һәм яктыра килеп, «Тын таулар»га төртелгәч, ярыйсы ук текә борылыш ясый һәм, ташлы яр итәгенә сыена-сырпалана, барасы юлында ары таба талгын гына ага бирә. «Хафаланмагыз, мин бар бит әле! Табигать көчле әле, ул янә сафланыр, яшәрер, сез туйганчы кинәнерсез әле!»—дигәндәй, көләч нурларда балкыйбалкый, күзнең явын алып һәм җаныңа рух өреп китә... Әйе, матур да, шәфкатьле дә, шифалы да ул безнең Кама! Юмарт та!.. «Кара алтын» дибез, «заманның бәһасез нәрсәсе» дибез. Аны тирәннән, җирнең тыгыз һәм каты куеныннан кысып чыгару өчен иң әүвәл ни хаҗәт? Иртәгә ничек булыр, бүген әйтәләр әнә: «Бер өлешкә ике өлеш су кирәк», диләр. Зур басым астында каты токымнарга йомшак су... Ләкин бер дә бер көнне катламнарга су кудыру тукталды, ди. Ул чагында ничек? — Андый сорауны без геологларга биреп караган идек, — дип сөйләде миңа бермәлне нефтьчеләрнең су чистарту корылмаларында смена башлыгы булып эшләүче Мөдәррис Мөлеков. — Юри генә сорадык. — Соң? — Идарәнең баш геологы Лидия Ивановна Зайцева әйтте безгә: «Әгәренки, диде, су кудыру тукталса, ике-өч көннән үк нефть чыгаРУ дүрт-биш мәртәбә кимиячәк», диде. Шулай, туган... Хикмәтле дә, үтә җаваплы да хезмәт. Кама буе нефть һәм газ чыгару идарәсе әллә ни зурлардан түгел. Алай да ул ел тәүлегендә җир куенына ун миллион кубометрдан артык су кудырырга тиеш икән ләбаса! Чаллы турысында нефтьчеләрнең янә бер водозаборы утыра. Анысының куәте чагыштыргысыз зур. Татарстанның төп нефть районнарына кудыра ул суны. Дистәләрчә миллион тонна нефть алу өчен, җәһәннәм тирәнлекләрендәге катламнарга никадәр су сеңдерергә кирәклеген күз алдыгызга китерәсезме? Шулай, җир астына кысылып керә, анда мәңгегә югалып кала, ә якты дөньяга исә безнең өчен ифрат кадерле булган «кара алтын» кыяфәтендә чыга... Елгадан бер нефтьчеләр генәме бу тикле мул файдалана? Кама үзенең йомшак һәм талгын агышында, инде канатларын киң җәеп, тиз арада үсеп китәчәк индустриаль төбәк аша уза. Красный Ключ янындагы ярдан аны бик рәхәтләнеп һәм туя белмичә Түбән Кама химкомбинаты имеп ята, ә югарыда, әнә соры рәшәгә күмелгән урманлы борылыш артында, Белоус авылы тирәсендә- рәк, янә бер водозабор салынып бетеп килә. Анысы КамАЗ һәм Яңа кала өчен, анысының куәте тагы да иләмсезрәк булачак, ди. Ул гынамы? Шушында Менделеевск каласы янында яңа бишьеллыкта янә зур химкомбинат кору эшләре җәеләчәк. Ул да биниһая күләмдә суга мохтаҗ булмас, дисезме? Димәк, тагын бер водозабор. Гигант төзелешләр, һәркайсының кендеге Камага тоташа. Нибары җитмеш-сиксән чакрымлык арада елганы никадәр күп имү! Әйе, Кама чиксез юмарт ул. Тик кадерен генә бел!.. «Тын таулар» кашында басып торган чагымда, әнә ниндирәк уйлар айкап узды минем күңелне... Бетон «бокал». Арада иң бәләкәе. Ерактан караганда ул тын гына йокымсырап утыра кебек... Ләкин шул минутларда югарыдан аңа төбәлгән җирендә, күңелемне янә бер хәл кытыклап торды минем. Хәер, соңгы вакытларда елганың кай төшенә барып чыксам да, хәтер сандыгыннан шундук өскә калкып чыга ул. Кызыклы да, гыйбрәтле дә вакыйга. Әмма аның нефтьчеләргә дә, зур төзелешләргә дә багланышы юк югын. Ул язга бәйле, Камага бәйле һәм беркадәре шушы «Тын ♦ таулар» төбендә туңкаеп утырган водозаборга бәйле. Легендага тартым. Ләкин чын хәл. Күз алдыма машинист Илья Бурмистровның чандыр шәүләсе ки- S леп баса, колагымда аның сокланып та, хафаланып та сөйләве янә g ишетелгәндәй була... = Каманың күбенгән чагы иде. Икенчеме, өченчеме көн тоташтан £ боз китә. Шыңгырдап, шаулап! и Көн болытлы, һава дымсу: ул җиңелчә томан белән өртелгән. = Эре һәм вак боз кисәкләре куәтле агымда әнә шул сыек томан астын- ь нан шуышып киләләр дә бер-берсенә бәрелә-ышкыла, уала-җимере- лә агып үтәләр. Табигатьнең хәйран күренеше! Без машинист Илья Бурмистров белән водозаборный өске мәйданчыгында басып торабыз. Ул калын гына сырмадан. Аңа җылы, рәхәт. Ә минем өстә юкарак. Ләкин шушындый хозурлыкны манзара кылганда, гәүдәңә салкын йөгергәнлеген тоясыңмыни! Бурмистровның хәл-әхвәле хакында үземә кирәк хәтлесен сорашкан идем инде мин. Водозаборда инде биш ел, ягъни корылма ходка җибәрелгәннән бирле эшли икән. Аңарчы Бондюг химия заводында паровоз да йөрткән, аннары байтак вакыт котельныйда тир түккән. «Тегендә ярыйсы ук саулык какшаган иде. Хәзер, күрәсез, гелән дә саф һавада, табигать кочагында бит без!» — диебрәк сөйләнде ул. Күзләр — елгада... Мине хәйран аптырашта калдырганы шул булды: елга уртасы буйлап сузылган киң һәм чуар тасма эчендә боз кисәкләре генә түгел, төбетамыры белән куптарылган тал куаклары да ага иде. Бер тоташ әрәмәлек ниндидер тылсым көче белән үз урыныннан купкан да елга буйлап ил гизәргә чыккан шикелле тоела... Бу ни гаҗәп бу? — Үткән көздән үк Камада су бик мул калды, уйсу төшләр күмелгән иде. Кышын да әллә ни кимемәде, — дип төшендерергә кереште Бурмистров. — Ә язын аңлашыла инде: боз үзе белән бергә тал-куакларны да куптарган... Нихәтле чүпчар ага, ә? Тегендә, Куйбышев сусаклагычында изаланырлар инде. — Минем мондыйны беренче күрүем. — Минем дә... Кама буенда ни гомер яшим, юкса... Әмма хикмәтнең дә хикмәте кичә булды, кичә... — Бу мизгелдә Илья Константиновичның какча йөзе җанлана төште, күзләрендә очкын елтырады. — Бер бозда өч поши йөзеп килде!.. — Нәрсә ә-әү? Пошилар! Булмаганны... — Чәчерәп китим! Дежурда идем мин, үз күзләрем белән күреп тордым... Менә бу төшләрдә хәзер боз юк инде, чистарган, ә кичә монда боз дуамал тыгылган иде. Әнә бит ярга да нихәтле өеп куйган. — Бурмистров кулын киң ишарәләп, сул тарафка таба күрсәтте. Чынлап та култык ягында су өсте инде боздан тазартылган, анда тик торле чүп-чар гына йөзеп йөри иде. Әмма, аның каравы, кичәге илаһи куәтнең шаһиты сыман, текә яр буе өем-өем калын боз кисәк- лоре белән тулган, шунда малай-шалай ут ягып азаплана, чыр-чу килә иде. Ир-ат та бар. Кайсы көймәсен сумалалый, кайсы болай гына, эч пошканнан гына төшкән, ягъни боз карарга...— Ә көн шушы лай ук аз гына томанлы, пыскакларга җыена иде. Бер заман, ни ЭДУАРД ХАСЫПМОВ ишетик, малай-шалай акырырга ябышты. «Карагыз, кара, бозда пошилар! » — дип шар яралар. Ни күрик, чын бит. Бер бозда пошилар. Өчәү! Болай таба агып киләләр. Якын инде. Ә бозы әллә ни зур да түгел. Төшемме-өнемме, дим... Исләребез китте! Бозлары мондагы тыгылмага килеп төртелгәч, тукталып калды, кысылды. Үзләре шундый чибәр — сурәттәге кебек. Берсе калын мөгезле, икесе мүкләк. Болары ана белән тана булды, ахры. — Гаҗәп шул. Бозга кайда, ничек эләктеләр икән? — Үзебез дә аптырашта калдык. Гомердә дә күрмәгән, ишетмәгән хәл бит. Шул чак ярдагы мужиклардан берәү үзенчә аңлатып маташты. «Без, ди, елга буйлап югарыга балыкка йөргәндә, иртәләрен аларга юлыккалый идек. Бозда кунып яткан җирләреннән кузгалып китә иделәр, ди. Кайчагында үзләре күренми, аунаган эзләре генә кала. Ә ни өчен алар төннәрен бозда аунап үткәрергә яраткандыр — анысын кем белсен. Бу юлы, бәлкем, алар елганы кичәргә уйлаганнардыр?.. Шулай баш ватып торганда, ни күрик, арадан бер малай, бер башкисәр, бозга кереп бара. Әлеге хәтәр тыгылмага. Кулында озын гына таяк. Үзе сырмадан, резин итектән. «Тын таулар» малае. Боз шатыршотыр килә, су кайный. Хәтәрнең дә хәтәре инде. Без кычкырабыз: «Кая керәсең, тукта, акайган!» — дибез. Тыңламый. Боздан бозга сикерә бирә. Уйламый да... Янәсе, тегеләрне кот- кармакчы, ярга куып чыгармакчы. Әмма ничек коткарасың аларны? {Аңлыймыни ул синең изге нияттә икәнеңне? Изге ният дигәннән, арада бер мужик әтәчләнә башлады: «Их, ди, атарга рөхсәт ителсәме? — ди.— Минутында өйдән мылтык белән озынрак аркан алып килер идем. Нихәтле ит әрәм була», ди... Ну, ул хирес җанның авызын шундук томаладык без. — Канга сусаган бәндә икән... Ә малай нишләде? — Барып җитә язды бит тәки. Таягы белән селтәнә, сызгыра- нитә. Без инде хәзер кычкырмыйбыз. Тындык. Ни буласын көтәбез. Ата поши малайны якын җибәрергә теләми, пошкыра, тибәргә чамалап, арты белән борылды... Хәйран да хәл инде! Әмма ул әллә ни озакка бармады: кинәт бөтен тыгылма хәрәкәткә килде. Зуррак боз кисәге килеп төртелдеме-ниме шунда... — Ә малай, малай! — Минем тәнне салкын дулкын кымырҗытып узды, үз тавышымны үзем ишетмәдем дә бугай. — Нишләсен? Әпен-төпен кире чыга башлады. Бермәлне ычкынып китеп, күкрәк тиңентен боз арасына суга төшеп китте... Әмма бәхете бар икән — бирешмәде. Ул арада монда яр читендә халык, аңа ярдәм кулы сузмакчы булып, ыгы-зыгы килә башлаган иде инде. Әмма ярга ул үзе чыкты. Күз төпләре мөлдер-мөлдер яшь... — Курыккандыр инде. — Куркудан бигрәк, әрнүдәндер. Ярга куып чыгара алмады бит, ярдәме тимәде. Үзе уңлы-суллы төкеренеп, сукрануын белә: «Их, харап булалар бит инде!» — ди... Хәтеремдә, шул минутта минем күз алдымда ике адәм шәүләсе пәйда булды: берсе, олысы, тазасы һәм кансызы. «Нихәтле ит әрәмгә китә. Их, атарга иде!» — дип теш шыгырдатып тора, икенчесе, бик бәләкәе, җан аямыйча, куркыныч бозлар арасына ташлана, ахырда, пошиларны бәладан йолып алырга көченнән килмәгәч, кайнар күз яшьләренә буыла... Бу күренеш әле дә минем күз алдымнан китми... — Ә пошилар? — Семья башлыгы, мөгезлесе, ары каранды, бире каранды да бер заман — лыбырт!—суга ташланды. Боз араларында ачыклыклар күреп алды, ахры. Аннары аның күңелен әнә теге өянкеләр дә тартты бугай. — Мин Бурмистров күрсәткән якка күз салдым. Сул тарафта, елга култыгыннан өскә табарак, әллә ни ерак түгел, өлешчә суга ке- реп, елешчэ тар гына коры җирдә карт өянкеләр тезелешеп утыра иде. Бәләкәй генә утрау. — Һай, көч-куәт тә үзендә! Бозлар арасында шундый каты агымны кистереп, ярып бара. Үзе йөзә, үзе әледән-әле болай таба башын борып карый. Тегеләр иярдеме-юкмы, ди бугай... Тәки йөзеп чыкты ул карт өянкеләр янына, коры җиргә... Бирешмәде! ♦ — Ә болары, ана белән тана, иярмәдеме? . — Иярмәде. Анасы, бәлкем, суга сикерер дә иде, бер ымсынып g та караган иде. Әмма яшь тананы жәлләде, ахры. Шул көе, бозда = калтыранып торган килеш, агып киттеләр. Көн кичкә таба авышкан 7 иде инде, җитмәсә, томан да иде... — Илья Константиновичның та- £ вышы кисәк тынып куйды, аңа аермачык кызгану төсмере керде. — . Шул томан эчендә күздән югалдылар. Ә семья башлыгы, мөгезлесе, £ карт өянкеләр төбендә, коеп куйган шикелле кузгалмыйча, карап § калды. Бик-бик озак басып торды ул анда. н — Ана белән тана котыла алмады микәнни, бичаракайлар? = — Белмим. Күрүче булдымы икән? Малай-шалай яр буйлап з аларны озата бармакчы иде, без: «Өркетеп йөрмәгез!»—дип тый- ’ дык аларны. Түбәндәрәк Богатый Лог тирәсендә яр бераз сөзәкләнә ♦ төшә, бәлкем чыга алганнардыр? Ә бәлкем... Каманың котырган с чагы шул, шашкан чагы... ° Вурмистровның сөйләгәннәре тетрәндерде мине... Елга язмышында мондый драманың берәр кайчан «төенләнгәне» 3 булдымы икән? Киләчәктә кабатлануы ихтималмы? Икеле... Арыслан йөрәкле батыр малай кем булды икән? Ә теге бәндә, £ канга сусаганы? «Тын таулар» поселогында яшәүчеләр, әлбәттә. аларны белеп торганнардыр. Әйе, бу чын-чынлап булган хәл, һәм ул бер дә әллә кайда түгел, < химиклар шәһәре Менделеевскиның елга капкасы исәпләнгән «Тын * таулар» пристане янында, тагы да киңәйтә төшеп аңлатсам, Чаллы- г. да автозаводчылар өчен салынып яткан Яңа кала турысыннан Кама буйлап өскә таба нибары ун-унике чакрымнарда булган... Байтак вакытлар авыр, чишелмәс табышмак булып, бу минем җанны кимереп торды. Ә бер көнне караңгылыкны якты нур ярып узды. Җәй уртасы иде. Һава галәмәт эссе. Авыр йөк машинасында Чаллыдан Алабугага барам. Кузовына кызыл кирпеч төягән «КрАЗ» Олы урманны ярып узган тигез асфальттан ыжгырта гына. Кабинаның ачык тәрәзәсеннән тыгыз җил бәрә. Рәхәт! Шулай, гөжләтеп кайтып килгән чагыбызда, сул кулда зур гына алан күренде. Уртада көмеш төсендәге скважина җиһазлары, читтә- рәк газ факелы дөрли, тагын да кырыйдарак, наратлар күләгәсендә, алар! Икесе дә мүкләк. Ана белән тана!.. Йөрәгем шундук атлыгып тибә башлады. Шофер, КамАЗ егете, машинаны туктатты. Дәшми-тынмый гына беравык күзәтеп тордык. Пошилар безне исләренә дә алмады. Ахырда, болай таба бер генә күз аттылар да ашыкмыйча гына агачлар ешлыгына кереп киттеләр. Урман артында якында гына борыла-сырыла салкын сулы Тойма агып ята. Мондый кызу көнне, мөгаен, алар да сусагандыр... Юл да шым шофер: — Чибәрләр... Гаҗәп! — дип куйды, сокланып. Ә мин аңа язның тымызык бер көнендә «Тын таулар» турысында Камадагы хәтәр драма хакында шундук сөйләп бирә дә алмадым... Әлбәттә, шулардыр... Исәннәр! ...Бу сөенечне минем йомшак җанлы машинист Илья Константинович Бурмистровка да җиткерәсем килде. Куандырмакчы булдым. Теге чакны ул да авыр пошаманга бирелгән иде бит. Тик аны водо- заборда туры китерә алмадым: ялда икән. Ләкин аптырамыйм: исән булсак, бер күрешербез әле. ♦ Ә семья башлыгы ата поши белән ничек соң?» — дисез инде сез. Берни дә әйтә алмыйм. Янә кавышмаганнар, күрәсең. Ә бәлкем ул, мөгезле пәһлеван, үзенә яңа пар тапкандыр? Яңа семья корырга йөри торгандыр, мотлак? Әмма табышмакның матуры инде бу. Минем күңел аның җавабын эзләми дә... ДАНЛЫ ДА, ХИКМӘТЛЕ ДӘ... өтә торгач, ниһаять: «Һава ачылды»,— диделәр. Безнең вертолет, җирдән үтә кыюсыз һәм бик тә авыр кузгалып, күккә дөбер-шатыр күтәрелә башлады. Алабуга нефтьчеләренең Кама аръягына гадәти вахтага барышы... Монтажчылар, электриклар... — Менә шулай! Җәһәтрәк... Их, куәт тә соң үзеңдә! — дип кычкырды киң битле бер монтажчы. Утырган җирендә кыбырсынып алгач, ул тагы нидер әйтте, әмма безнең барыбер юньләп ишетмәвебезне шәйләп, таушалып беткән кепкасын зур кулына кыскан көйгә тынып калды. Шундый каты гөрелте — кая монда сиңа сөйләшеп барулар? Бөтен вахта диярлек иллюминаторларга сылана. Түбәндә — Алабуга. Тау кашында, «Шайтаннар каласы»ның җансыз шаһиты һәм ядькаре булып, юантык һәм базык гәүдәле борынгы манара утыра. Аның артында Каманың зәңгәр тасмасы... Сөзәк үр битенә дә, өстәге киң тигезлеккә дә — төрлечә буташтырып салынган, бүгенге заманның икешәрдүртәр катлы ак һәм соры чырайлы игезәк йортлары. Бер кырыйда, кызгылт чокырлар һәм яшеллеккә төренә башлаган бакчалар тирәсендә, телевизион ретранслятор озын мөгезен күккә таба төбәгән. Аны гап-гади буровой вышкасын үстереп, шактый биегәйтеп күтәрделәр. Берничә ел элгәре алабугалылар өчен бик тә хаҗәт нәрсә иде. Ә хәзер инде бу биек вышка Кама елгачылары тарафыннан радиорелейный элемтә өчен файдаланыла. Галәмәт зур уйсу төшкә шәһәрнең иске өлеше сыенган. Бай сәүдәгәрләрдән калган чиркәү манаралары, биек ябалдашлы карт агачлар... Әнә шулар арасында, каланың болын ягына караган иң кырый урамында, ике катлы җыйнак кына бер йортта бөек рәссам Иван Шишкин дөньяга килгән. Анда музей-йорт, аңа эзләр суынмый... Бу мәшһүр йорттан әллә ни ерак та түгел, үз гомерләрендә бик күпне күргән тупыл һәм юкә агачлары астында, шәһәр бакчасының сүнмәс нуры булып, атаклы кавалерист-кыз һәм язучы ханым Надежда Дурова һәйкәле уйга талган... Борынгы таш кала бар булган хәзинәсе белән безнең аста артка, сыек рәшә эченә таба акрын гына шуыша бара. Менә инде шәһәр читендәге үр өстендә утырган дүрткел зират урманы да талгын гына йөзеп үтте... Җәй башы. Җир ала-кола әле. Урыны белән ул көйгән сыман. Бетмәс чокырлар, тирән ерганаклар. Аларның һәммәсе диярлек кыр- лы-сырлы рәвештәрәк куе-яшел нарат урманнары белән әйләндереп алынган. Тегендә дә, монда да төрле зурлыктагы күлләвекләр елтырый. К Ачык басу битләрен шифалы яңгырлар юып үткәч, дөнья бөтенләй яшәреп, сафланып киткән. Уҗымнар хәтфәдәй. Иген кырлары, күзгә рәхәт яшел төсләрен җуя барып һәм күгелҗемләнеп, ерак офык артына китеп югала. Минем белән янәшәдә утырган Илдар Бакинский, кара кашла- • рын биеткәләп, колагыма кычкыра: * Карап туймаслык күренеш бит, ә! Яратам җәй башларын!.. — Әйе, искитмәле! —дип куәтлим мин. Илдар — участок башлыгы. Кама аръягында Кызыл тау тирәләренә сибелгән дистәләрчә скважиналарга ул хуҗа. Мин аны күптәннән беләм. Төптән уйлап, һәр нәрсәне җиренә җиткереп эшләргә яратучы үтә тырыш һәм булдыклы белгеч. Өстәвенә, табигать матурлыгына һәрчак гашыйк... Безнең күзләр янә җир өстен кармалый. ^Аста Кече урман. Югарыдан караганда, ул бөтенләй сыек. Бөек пейзажист Шишкинның: «Алабуга тирәсендәге изге чишмә» дигән мәшһүр сурәтен хәтерлисезме икән? Шушында ул... Соры асфальт тасма Кече урманның куе яшь наратлар баскан итәгенә җиңелчә орынып ала да, аны дугайлап узгач, тураеп, сөзәк үр буйлата түбәнгә сузылып китә. Асфальт юлдан әллә ни кызуламыйча гына автомобильләр чаба. Юл шома, әйбәт, әмма ул күз явын үзенә әллә ни тарта алмый. Караш үзеннән-үзе еракларга — Кама аръягына юнәлә. Анда, дымсу зәңгәрлектә күк белән җир тоташкан төштә, беленер-беленмәс кенә Афанасово урманы карасулана. Без һәммәбез дә, әлбәттә, данлы шедевр «Кораб урманы»н («Корабельная роща») яхшы беләбез. Хәзер анда ул мәһабәт һәм горур баһадир-наратларның энеләре һәм уллары мәңге тынмас хафада бимазаланып шаулаша... Офык буйлап болай табарак яшьлек каласы Түбән Каманың соры йортлары шәйләнә, ә тагын да якынрак галәмәт зур мәйданда, катнаш урманлык эчләрендә Европа гиганты — химкомбинат колач җәеп һәм куәт җыеп ята. Безнең аста Олы урман үзе. Аның купшы итәген бу почмакта бөдрә таллар арасыннан бормаланып агучы Тойма елгасы юып үтә. Урманнар, куе әрәмәләр, хәтфә тугайлар, көзгедәй күлләр... Табигатьнең искитмәле хозурлыгы! Ул моннан бер ярым гасыр әүвәл дөньяга чиксез зур талант тудырган, аны үзенә каратып, аңарда сүрелмәс мәхәббәт тәрбияләгән, һәм ул егет тора-бара бөек рәссам булып җитлеккән. Ләкин әлеге егет — урман баһадиры үзе дә бурычлы булып калмаган: үзенең полотноларында туган табигатен еш сурәтләгән, аңа җан өреп, мәңгелек тормыш биргән. Кем белми һәм сокланмый аларга дөньяда? Шулай, бөек рәссамның мәхәббәте мондагы табигатьнең үзен дә данлы да, хәтта бөек тә иткән... Ләкин агымсу ага, вакытлар үтә. Һәм табигать үз язмышында инде бүтән әйләнмәстәй, кабатланмастай үзгәрешләр китергән заманнар кичерә. Юк, монда усал һәм кансыз кизәнеп, аның тамырына балта чабарга күтәрелгән кулда гына түгел хикмәт. Теге заманда хәтта даһи җан булып даһи җан үзенең туган ягында, җир куенында, бик тә тирәндә чиксез хәзинә ятканлыгын абайлагандыр, дисезме? Янә йөз ел үткәч, әлеге серле хәзинәләргә юл ярырдай, агымсуларны туктатырдай, Кама тикле Каманы буардай искиткеч кодрәт-көч туасын күз алдына китерә алгандырмы? Әйе, бүгенге прогресс, чигенү белмичә, кискен төстә: «Кирәк, туганнар, әйдә, кызулыйк!» — ди. Ә ул сихерле талант иясе мондый көннәр килесен, мөгаен, уена да китермәгәндер. Юкса, кайбер артык кызу канлы оныкларының ЭДУАРД КАСЫПМОВ ф «ТЫН ТАУЛАР» ИТӘГЕНДӘ,. гайрәтен киметү җәһәтеннән алдан ук ачулы һәм усал иттереп бармак янап куйган булыр иде... һәм барыннан да бигрәк зур газаплар гүзәл Олы урманга эләккәндер кебек тоела миңа. Хәер, андый хәлләргә чын-чынлап «бөек» булганнар ешрак дучар ителә: галәмәт зур урман аркылыга да, буйга да асфальт юллар белән кискәләнгән, нефть үткәрүче трассалар үткән, югарыдан аны сансыз электр линияләре камчылый, һәм тегендә дә, монда да — нефть скважиналары һәм җиһазлары өчен бүленеп алынган, актарылып, туздырып ташланган аланчыклар. Бо- ларның байтагында — газ факеллары туктаусыз биеп, җенләнеп торган ут көлтәләре. Дөрес, соңгы вакытларда әлеге «утлы җеннәрне» акрынлап авызлыклый барып, кирәкле һәм тиешле җирләрдә биергә мәҗбүр итәләр. Ләкин шулай да Олы урман өсләреннән төнге рейс белән — әйтик, Казаннан Чаллыга — очарга туры килгән чагында, күз алдында шактый ук дәһшәтле манзара туа: түбәндә, төн караңгысын ярган зур утлар-учаклар әйләнәсендә, галәмәт дәү лагерь корып, бихисап яу-баскын хәл җыярга тукталган сыман... Тарихта моннан ике гасыр элгәре җир йөзенең шушы бәләкәй генә гүзәл төбәгендә, дөрес, Кече урман тирәсендә, шуңа охшашлырак хәл чыннан да булган: Емельян Пугачевның җитез һәм чая полклары, Алабуга каласын хәйлә белән алып, аның соңында Казан юнәлешенә лава ташкыныдай агылыр алдыннан, урман ышыкларында һәм тын тугайларда зур табор корып, сансыз учаклар ягып яткан. Әмма бу хәл илнең социаль тарихында мәңге онытылмаслык эз калдырса да, табигать язмышында аңа һичнинди зыян китермәгән бер мизгел генә... Янә дә ГЭС. Плотинаның биек күтәртелеп, ком белән тыгыз түшәлгән бер җилкәсе урман эченә умырып кергән. Шушында ук хәйран киңлектә Олы урманның төптән һәм бетереп киселгән итәге — киләчәктә су басасы җирләр. Бу нәкъ Чаллы турысында, каршыда... Әнә шулай читләреннән каты кысрыкланып, урталыкта гәүдәсен авыр җәрәхәтләрдә умырттырган хәтфә урман чынлыкта шауламый да кебек, ул яман сызланулардан ухылдый, ыңгыраша сыман. Җиргә күмелгән бихисап тимер торба-тамырлардан бәлки урманның үз каны да агадыр, ә берөзлексез фырылдаган «җенле» факеллар төсендә кайнар күкрәкнең утлы сулышы ургыладыр шикелле... Укучы күз алдында куркынычрак манзара тудырылды бугай. Ләкин, нишләмәк кирәк соң, чын дөреслек ич бу. Мин вертолетта бергә барган юлдашларыма күз салам: йөзләре караңгы, кырыс, иреннәр кысылган... Әлбәттә, Олы урман күренешеннән аларның да җаннары әрни. Бәлкем беришесе үзен гаепле дә саный торгандыр?.. — М... м да, — диебрәк шыңшыды сыман күршем Илдар Бакинский. Безнең бүгенге дөньябызда хәлләр әлегә шулайрак инде: чиксез матурлык белән илнең куәтен-көчен арттыру тырышлыгы бер тыгыз төендә төенләнгәндә, авырту-сызлануларсыз гына булмыйдыр да шул, чөнки һәрчак диярлек беренчесе, ягъни матурлык дигәнебез җәфа чигә. Ләкин артыгын ыңгырашмыйк, шыгырдамыйк, оптимистлар булыйк: адәм баласы акылыннан язмас, рухи сафлыгын җуймас. Инде җилләр дә бүтәнчәрәк исә хәзер — закон көче табигатьнең иминлеген һәм хозурлыгын ныклы саклау ягында... Әйе, гүзәл Олы урман да, аның шикелле үк бүтән чибәрләр дә вакыт үтү белән әлеге авыр җәрәхәтләрдән арыныр, саулыкларын ныгытыр һәм безнең күз алдында яңа төсмерләрдә, инде күркәм индустриаль пейзаж белән баетылган хәлдә балкыр дип ышаныйк... Тик шулай да, күңелне туктаусыз тырнап торган, йөрәккә кан саудыручы бер нәрсә бар әле. Шушы уңайдан, аның турында да әйтмичә китәргә ярамас. Кайсы җәйләр үтә коры килә. 1972 елның җәен генә искә төшерегез. Яман җәй, дәһшәтле җәй... Яисә 1974 елның галәмәт коры көзе. Янәшәдә генә иксез җирләрне биләп алган тиңсез олы төзелеш. Меңләгән кеше, меңләгән турист саф һавага, яшеллек ф дөньясына агыла... Әлбәттә, күпчелеге, якын туганыдай күреп, табигатьне ярата һәм хөрмәтли белүче халык. Әмма арада таш 2 йөрәкле, гамьсез рухлы яисә яман ниятле бәндәләр дә очрамыймы- = ни?!.. Төтен көлтәләре... янгын афәте... Үтә коры айларда Олы урман- £ ның да, бүтәннәренең дә язмышы кыл өстендә генә сакланып торды Ь дисәк, әллә ни арттыру булмастыр. Чаллы тирәсендәге гүзәл урман- ~ нарның берәрсенә барырга туры килсә, анда утрауутрау булып, ямь- £ сезләнеп утырган, кара көйгән кәүсәле, корыга калган урман өлеш- j ләренә еш юлыгасың. Йөрәк әрни. Кеше өчен әрни... Алабуга урман хуҗалыгы ни сәбәптән урман аланчыкларына, юл _ чатларына адәм рәтле плакат-мазарлар, белдерүләр язып куя белми з икән? Урман сукмакларын аз таптамыйм шикелле, әмма каршыма ’ «яшел патруль» дигәнебез, ичмаса, бер килеп чыкса икән?! Хәер, ф бүтәннәргә сылтавы — иң ансаты. Бөтен бәла кешенең үзеннән, үз а намусыннан һәм үз йөрәгеннән килә бит... һәркайсыбызга кагыла о «у! * Инде менә янә җәй. Атналар, айлар тагын корыга китәрме? Хә- 3 ер, хикмәт бу елда гынамыни? Җәйләр тагын килер, тагын... Ә без- и нең бәрхет хәзинәбез — яшел туганыбыз исә чиксез пошаманга һәм * зур хафага тарып, һаман да үз моңына шаулый бирә: ни китерер миңа, ди, бу җәйләр... Күр, безнең аста инде Богатый Лог. Анда-монда сибелешкән бер- « ничә йорт, ярым җимерек каралты-кура. Биредә катнаш урманлы * һәм тирән чокырлы биек ярдан югары вольтлы ЛӘП гаҗәп бер җи- л ңеллек һәм җитезлек белән елга аръягына, туп-туры Кызыл тауга атлап чыккан. Кызыл тау — наратлы урман итәгенә орынып, ямьле тугайлар чолганышында утырган тын гына, бәләкәй генә авыл. Аның язмышы инде хәл ителгән: ГЭС корылып беткәч, бу тын авыл урынында да дулкыннар чайпалачак... Ә Кама көмеш нурларда балкый. Елга өстеннән, аккош балалары сыман тезелешеп, дистәләгән судно җай гына йөзә бирә. Мәһабәт дәрьяның иң мөлаем, иң көләч чагы. Бу мизгелдә сәфәрдәшләремнең дә хәл-кыяфэте үзгәрде: йөзләр яктыра төшеп, куанычлы-нурлы көлемсерәүдән балкыды. Ә мин, күз карашымны елга аръякларына ераккарак ташлавыма, тынымны кыстым: андагы гаҗәеп күренеш күңелне тартты. Юк, ав- тогигантның җирдән калкынган галәмәт корпуслары юньле-башлы абайланмый: алар күгелҗем рәшә эчендә басулар зәңгәрлеге белән кушылган сыман. Әмма автошәһәр үзе... Яшь кала бөтенләй якын, ул елга артында янәшәдә генә кебек. Биек-биек йортлар ниндидер гадәти булмаган нурларда, саф шикәр-рафинад төсендәрәк балкый. Ә бит нибары өч-дүрт ел әүвәл ул тигез басуларда бөтенләй бушлык һәм тынлык иде. Ә өченче ел яз шушындый ук очыш вакытында мин анда әллә унсигез, әллә унтугыз биек йорт санаган идем. Ә хәзер, бактың исә, тоташтан ап ак шәһәр ләбаса! Йортларның исәбенә чыгасың юк... Хәйран-тамаша булмый ни!.. Яшь каладагы яңа танышларымнан берәү ничектер беркөнне миңа: «Шулай иттереп, башкалабыз Мәскәүнең бер почмагын мәңгегә бүләк итәбез инде үзегезгә!— диде. — Кама буйларына ак бәхетләр китерсен!..» Күңелгә тулган хисләрем ташып, мин Илдарның кабыргасына тәртәм: — Ап-ак кала!.. Җиңелдер үзе! Канатларын җәйгән дә менә, менә очып китәр кебек!.. Күршем-юлдашым минем купшы чагыштыруымны ошаттымы- юкмы, бәлкем вертолет гөрелтесендә ул аны юньләп ишетә дә алмагандыр, әмма Илдарның кояшта янып өлгергән какча йөзен бизәп ап-ак тешләре ялтырады: — Әйтмә, туган... Билләһи, төштәге кебек! Ул арада түбәндә дә күренеш үзгәрде. Гаять киң үзәнлектә чамасыз олы һәм озын дамба дугаланып яткан. Земснаряд тырышлыгы белән өйдерелгән бу нәрсәкәй нефтьчеләр өчен котылгысыз бер мәҗбүрият: Түбән Кама ГЭСы төзелеп, әйләнә-тирәләрне су баскач та җир маен ничектер суыртырга кирәк! Монда да сирәк-мирәк төшләрдә факеллар дөрли. Кама ярында бүселеп чыккан бәләкәй генә утраучыкта буровой вышкасы тураеп каткан. Төрле машиналар чабыша, кешеләр кайнаша: берәүләре дамба буйлата нефтепровод үткәрә, икенчеләре яңа өелгән калкулыкның яңакларын бетон белән ныгыта. Ком белән бетоннан корылган бу дамба ун чакрымнарга сузылып, ике башы белән дә нарат урманына төртелә. Якындагы кырыена гидротөзүчеләрнең җыйнак кына поселогы сыенган, ә тегендә, бәлә- кәйбәләкәй күлләр күзе елтыраган һәм Кама суы зәңгәрләнгән ераграк төбәгендә, КамАЗның ял базасы урнашкан. Болар артында исә хәтта вертолет очкан биеклектән дә киңлекләрен чамалап булмастай зур урман массивы җәелеп китә... Безнең тимер кошыбыз, сөзәк кенә элмәк ясап әйләнгәч, зур саклык һәм ип белән, дамбаның махсус киңәйтелгән төшенә кунды. Вахта егетләре берәмберәм ком өермәсе эченә сикереште. Йөрәк кайнарлыгына зиһен киеренкелеген үрелдереп, иләмсез тирәнлекләрдән җир-әнкәнең кара канын һәм зәңгәр ялкынын көн яктысына чыгарырга сәләтле, көр һәм көчле рухлы егетләр — эшләре уң булсын!.. Илдар Бакинский вахтачы егетләргә бер-ике сүз белән генә нидер аңлатты да, вертолетка кире керде һәм ишекне ябып, келәсен ныгыткач, югарыда кабинада җәйрәп утырган очучыларга җәһәт кенә кул изәде: — Теркелдәт, туганкай! Киттек!.. Вертолет, дуамал дерелдәп, янә өскә күтәрелә башлады. Без хәзер нефть һәм газ үткәрүче трасса буйлата, Яңа шәһәр кырыеннан үтеп, гигант төзелеш аша очып барачакбыз. Патруль очыш. Меңнәрчә гектарларда актарылып ташланган төзелеш мәйданында «кара алтын» һәм «зәңгәр ялкын» артерияләренә куркыныч туып тормыйдыр, дисезме? Зур байлык әрәм булмасын, афәткә юл калмасын! Галәмәт озак элмәк ясыйбыз. Түбәндә Боровецк урманы. Бик тә күркәм! Аның да шушы итәгендәрәк җир куенында хәтсез генә «кара алтын» хәзинәсе бар. Әмма монда инде, Олы урмандагы шикелле кыланмыйча, иплерәк һәм акыл белән эш итәрләрдер. Заманыбыз шуңа китерде. Офык читләренә җитеп эрегән мәһабәт урман зәңгәрлеге. Иге-чиге юк сыман. Хәтерлисеңме икән, бөек рәссамның... Әмма ишетәмсең, дускаем,— син дә хөрмәтле нефтьче һәм гидро- төзүче, син дә чиксез хезмәт батырлыгына гайрәтләнгән кайнар рухлы КамАЗчы — абайлыйсыңмы, нинди гаҗәеп хикмәтле дөньяда яшисең! Бөтен дөньяга мәшһүр гүзәллек кочагында син! Аны, үз күзең карасыдай, тиешенчә кадерли һәм саклый белерсеңме? Үзең хакыңа һәм оныкларың хакына!..