Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ҮТКӘННӘРДӘН БЕРНИЧӘ СӘХИФӘ

Һаман эштә атыйма ханым, сөйләгез. — Фатыйма ханым, сез истәлекләргә бай,— диләр миңа. Ә сөйләү минем өчен кыен. Якын, бик газиз кешеләр дә күңелдә тулы сакланмаган, ниндидер бик кирәкле вакыйгалар хәтердә теркәлмәгән кебек. Зур талант ияләре белән бергә яшәүчеләр, гадәттә, көндәлек яза баралар. Аларның тормышларын күзәтеп киләләр. Язылган истәлекләр андый кешеләрнең төгәл портретларын тудырырга нигез була... Мин алай булдыра алмадым. Минем бөтен тормышым сәхнәгә бирелгән иде. Бөтен уй, акыл, йөрәк — барысы образларга тупланган. Пәрдә төшә. Спектакль тәмам. Әмма артист өчен ул әле бетми. Артист йокысыз төн уздыра. Ул спектакльне җентекләп яңадан күздән кичерә. Я пошына, я куана. Ә иртәгесен аны чираттагы спектакль, я репетиция көтә. Артист өзлексез диярлек образлар язмышы белән яши. һәр вакыт иҗат итә. Бәлки шуңадыр, кайчагында башкаларга игътибары да азрак кала. Минем өчен иң якын кеше — тормыш иптәшем, драматург Фәтхи Бурнаш иде. Безнең хәтта хезмәтебездә уртаклык та зур булып, бергәләп сөйләшкән, киңәшкән чакларыбыз эшебезгә күп ярдәм итә иде. Фәтхи күк йөзедәй ачык зәңгәр күзле, коңгырт озын чәчле, озын буйлы. Таза, матур гәүдәле. Ул һаман эштә. Вакытны буш уздырырга яратмый. Көндез ул театрда яки китап нәшриятында, редакцияләрдә була. Көндезге аштан соң бераз ял итә. Төннәрен яза. Тынлыкта иҗат итәргә ярата иде... Яңа әсәренең язылган өлешен шунда ук укырга ярата. Фикер ишетергә тели. Ул музыкаль сәләтле, ягымлы тавышлы кеше иде. Рояльдә үзе уйнап, үзе җырлый. Халык көйләрен яхшы белә. Аларны ул моң белән җырлый, Салих Сәйдәшев- нең көйләрен бирелеп уйный, бигрәк тә үз әсәрләренә язган көйләрен уйнарга ярата иде. Салих — аның иң яраткан, иң якын дусты булды. Безнең өйдә «Хөсәен Мирза» драмасына Сәйдәш язган «Бибисара» җыры бигрәк тә еш җырлана иде. Фәтхи талантлы кешеләрне аеруча ихтирам итә. Андыйларга игътибары да зур булды. Бервакыт, әле яшьрәк Магымда, мин, Шакир Шамильский, тагын берничә иптәш Казаннан китәргә җыендык. Кайсыбыз Уфада, кыйсыбыз Кырымда эшләргә булдык. Шул вакыт Фәтхи Бурнаш безнең белән җайлап сөйләшеп, татар халкына хезмәт итәргә, Казанда эшләргә алып калды. Ф Фәтхи Татарстанда тврле театрлар тууын тели иде. Әсгать Мәҗит эшче театры оештыргач, ул аңа куана. Шул театрның спектакльләрен кат-кат карый. Драма театры үзенә, опера теаТры үзенә аерым булсын дигән фикерне яклый. Мәскәүдә Татар дәүләт опера студиясе оештырылгач, аның әдәби бүлегендә эшли башлый. Мансур Мозаффаров белән опера язарга җыена. Шуңа либретто яза. Ул чагында яшь композитор Җәүдәт Фәйзи белән бергә балалар өчен музыкаль сәхнә әсәре «Кызыл ♦ чәчәкләр»не иҗат итә. га Зур әдип, җәмәгать эшлеклесе, ул үзен татар дөньясы белән генә чикләмәде. 2 1934 елны Мәскәудән язучыларның Беренче бөтенсоюз съездыннан ул бик ялкынла- S нып кайтты. Максим Горький белән очрашу аңарда тирән эз калдырды. Кайту белән ул аның «Давыл хәбәрчесе» дигән әсәрен тәрҗемә итте, «Ана» романын тәрҗемә итә башлады. Ул рус совет язучылары Алексей Толстой, Мариэтта Шагинян белән дә = якыннан дус иде. Мәскәүдә чакта Бурнаш Алексей Толстой өендә еш булды. Шаги- -~ нян белән бик еш хат алыштылар. 10 Фәтхи бер җирдә генә иҗат итәргә яратмый, кешеләр белән аралашырга, эшләгән х вакытында ук аларның киңәшләрен алырга омтыла иде. «Евгений Онегин» поэмасын EJ ул Гаграда, язучылар йортында тәрҗемә итте. Аның өчен кечкенә, вак кешеләр юк иде. Ул һәр кешегә ихтирамлы булды, х Безгә бер бик гади генә, тәбәнәк буйлы кеше килеп йөри иде. Ул вак-төяк йомышлар- зс ны үти. Без аны мишәрчәләп үзара Кәбәй дип атый идек. ■“ — Фәтхи, нигә вакытыңны әрәм итеп, шул кадәр озак сөйләшәсең ул Кәбәй бе- ф лән? — дисәм, Фәтхи миңа: к — Мин аны тыңлыйм. Ул бик акыллы фикерләр әйтә, һәр кеше белән сөйләшү— < файда, нинди булса да акыллы фикер ишетәсең, — дип җавап бирә иде Без аның белән Бохарада, Самаркандта, Ташкентта булдык. Анда ул басмачыларга -з каршы сугышларда катнашкан кешеләр белән күп очрашты. Бу сөйләшүләрнең нәти- 2 җәсендә «Лачыннар» драмасы туды. Улым Фоатнең мәктәптә укыган вакыттагы көндәлекләрен карыйм. Анда Фәтхи < һәр көнне кул куеп барган. Эше күп булса да, улына аеруча игътибарлы, аңа вакы- £ тын кызганмый иде ул. Ватан сугышында батырларча һәлак булган улымның яхшы 2 сыйфатларын искә төшергән саен мин Фәтхигә рәхмәт укыйм. Бу көннәрне Фәтхи турында күп уйлыйм. Саф йөрәкле, игътибарлы, хезмәт сөю- е чән, һаман эштә. Бурнаш хәтердә шулай калган. Кешеләргә аның турында онытылмаслык итеп әйтәсе килә. Әмма бу эшне бер генә кеше булдыра алмый. Аның хезмәттәшләре, язучылар, композиторлар, артистлар, Фәтхине белгән башка кешеләр дә белгәннәрен сөйләсеннәр, язсыннар иде. Зур әдип, киң колачлы җәмәгать эшлеклесе. чын кеше — Фәтхи Бурнаш моңа бик лаек. Соклангыч кеше Кәрим Тинчурин. — Күренекле драматург, эшчән режиссер, талантлы артист. Кәрим Тинчурин исеме әйтелүгә һәркем аны әнә шулай дип, тирән ихтирам белән искә ала. Әмма көн дә күрешкән, аның белән еллар буе эшләп, аралашып килгән кешеләр Тинчуринны күбрәк беләләр, кыйммәтле истәлекләр саклыйлар. Гаҗәп сөйкемле саф күңелле, эчке табигате һәм тышкы кыяфәте, үзен-үэе тотышы белән чын интеллигент, талантлы артистлар коллективын тәрбияләгән, үзе аларга гүзәл үрнәк булган чын кеше — Көрим ага күп вакыт безнең белән бергә булды, һич онытылмас якын дус, киңәшче, олы иптәш. Безнең күңелләрдә ул шулай яши. Кәрим Тинчуринны ялгыз килеш күз алдына китерү дә читен. Ул һәр вакыт кешеләр арасында булды. Менә ул театрга килеп керә. Без барыбыз аның тирәсенә җыелабыз Ченки аның нинди дә булса яңалык алып килесен белеп торасың. — Менә яңа пьесаның эскизларын алып килгән идем әле, — ди ул. — Акка күчереп чыкканчы, бергәләп укысак ничек булыр икән? — Укыйк, укыйк, — дибез без. Без, «Сәйяр» труппасы артистлары, Тинчурин тирәсенә түгәрәкләнеп утырабыз һәм аның укыганын йотлыгып тыңлыйбыз. Аның пьесалары чыннан да бик кызыклы, матур, тормышчан булалар. Без аларның эшләнеп бетмәгән җирләрен, уңышсыз урыннарын тапсак, шунда ук фикеребезне әйтә идек. Тинчурин һәр сүзне бик җитди кабул итә. «Мин моны уйлармын әле, бу җирен чыннан да карарга кирәк икән»,— дип, кулъязмасының читенә язып куя. Хәтта минем кебек әле балалыктан да чыгып җитмәгән артистлар әйткәнне дә игътибарсыз калдырмый иде. Ә без исә, Кәрим Тинчурин белән бергәләп пьеса язган кешеләрдәй, горурланып йөри торган идек. Ул пьесаларында кайбер рольләрне аерым артистларга атап яза иде. Мәсәлән, «Җилкәнсезләр» пьесасындагы Оркыя — Нәфыйга Арапованы, ә Дилбәр роле мине күздә тотып язылган иде. Соңрак, «Зәңгәр шәлидәге ишан ролен Зәйни Солтанов өчен язды. Режиссер Кариев һәм Тинчурин белән бергә иҗат итү — олы бәхет иде. Дөнья булгач төрле хәлләр була. Кайчак репетициягә киләсең, ә рольгә кереп булмый. Берни эшлисе килми, һичнәрсәгә күңел бармый. Шундый вакытларда Тинчуринны күрсәң, дөнья яктырып киткәндәй була. Ничә еллар бергә эшләп, мин Тинчуринның чытык йөзле чагын, ачулы карашын күрмәдем. Ул һәр вакыт якты чырайлы була иде. Сиздерми-төрттерми генә сиңа рольнең асылын, образның характерын ачып бирә. Син ул фикерләрне Тинчуриннан алгандай түгел, үзең уйлап тапкандай буласың. Дөньяның бөтен борчуларын онытып, рухланып, дәртләнеп эшли башлыйсың. Вакыт узганы сизелми, соңыннан бер-береңнән аерыла алмый аптырыйсың. «Алар өчәү иде» дигән пьесада шундый бөр кечкенә генә эпизод бар иде. Мин эшләпә киеп карыйм һәм: — Кия-кия зураер, кия-кия зураер! — дип, үз-үземне юатам. Күрәсең, бу эпизод Кәрим Тинчурин күңеленә бик хуш килгәндер, ул кет-кет көлә — рәхәтләнеп, чын күңелдән, тыела алмый көлә. Ә мин әйтеп бетермәслек бәхетле: минем уйлаганны Кәрим Тинчурин кабул итә. Бу юлы яратты. Ошатмаган чаклары да була иде, билгеле. Андый чакта ул дәшми, уйга чума. Без аның янына барабыз да менә бу рольне мин шулайрак аңлыйм дип сөйләп бирәбез. Ә ул, «уйла әле. уйла, болайрак түгелме», ди. Уйланасың, эзләнәсең, табасың... Тагын сөенеч. Кәрим Тинчурин еш кына үзе дә сәхнәдә уйный иде. «Сәйяр» труппасында ул минем партнерым булды. «Җилкәнсезләр»дә ул Батырханны уйнады. Хәер, «уйнады» дип әйтү дөрес тә булмас, ул сәхнәдә яши иде. Ул образга шул чаклы керә, «Тинчурин бит әле бу» дигән уй башыңа да килми, аның чын Батырхан икәненә бернинди шигең юк. һәм синдә аңа ияреп үзеңне онытасың. Дилбәр булып кына каласың. Андый партнер белән иҗат итүнең нинди зур бәхет икәнен артистлар бик яхшы аңлыйлар. Аның < Ревизор»дагы Хлестаковын мин гомергә онытмам. Бу ялганчы, үз ялганына, үз уйдырмасына үзе ышанган кешене ул шул чаклы табигый ачып бирә ки, шул кадәр бирелеп, ихластан, ышандырып сөйли, сәхнәдәге образлар гына түгел, мин тамашачы буларак та Хлестаковка ышанып утырам. Тинчурин сүзгә бай, аның башында бетмәс-төкәнмәс хикәяләр. Ниндидер вакыйгаларны искә ала, кешеләрне сурәтли, ниндидер фикерләрне гомумиләштерә. Болар барысы да артистка иҗади азык, хыялга юнәлеш бирәләр. Шуңа күрә аның театрга килүен һәркем зарыгып көтә. Ул — күңел байлыгын юмарт өләшүчән кеше. Аның бөтен хәрәкәтләрендә, йөрешендә, кешегә мөрәҗәгать итүендә, артистка күрсәтмәләр бирүендә кешегә зур хөрмәт сизелә. Уен-көлке ярата иде. Менә ул репетициядән соң күзлеген эзләргә тотына. Күзлеге аның маңгаена күтәрелгән була. Ул аны белә, ләкин шаярта. «Күзлегем кая соң?» дип бездән сорый... Менә җыелыш бара. Берәү урынсыз һәм күңелсез сөйли башласа, Кәрим ага, бик әдәпле генә, сөйләүчегә сиздерми генә, кәгазьдән күгәрченнәр ясап очырта башлый. Кәрим Тинчурин — бөтен җаны белән тормыш сөючән кеше. Күзәтү сәләте анда бик көчле иде. Ул үзе күргән, тормышында очраткан кешеләрдән, ишеткән, күргән вакыйгалардан сюжетлар кора, образлар тудыра. Мәсәлән, «Җилкәнсезләр» комедиясендә Кәрим Тинчурин узе белгән, үзе аралашкан кешеләрне сурәтли. Безгә, артистларга, «Җилкәнсезләрпдәге күп кенә образларның прототиплары таныш, күбесен күреп белә идек. Әмма моннан Кәрим Тинчурин тормыштагы вакыйгаларны сәхнәгә күчерүче гади фотограф дип нәтиҗә ясарга ярамый. Киресенчә, тормыш вакыйгаларының мәгънә- ♦ сен тирән аңлаучы, киләчәкне йөрәге белән тоя белүче талантлы драматург иде ул. Зур педагог Антон Макаренко үзенең шәкертләренә иң авыр профессия — чын кеше булу дигән фикерне әйткән. Кәрим ага турында сүз кузгатканда да Антон Ма- £ каренконың шул фикере искә төшә. Иң авыр профессиягә ирешкән чын кеше иде “ ул. Гүзәл кешелек сыйфатлары аның бай драматургиясендә, эшлекле, нәтиҗәле ре- Е жиссерлыгында, ялкынлы артистлыгында якты чагылыш тапты. Е Шуңа күрә дә без аны онытылмас, сокландыргыч Кәрим ага дибез. Карашлары киләчәккә төбәлгән | S Таҗи Гыйззәтнең таланты Зәйни Солтанов һәм Кәрим Тинчурин йогынтысында х ачыла. Элеккеге Самара хәрби округы каршындагы татар драма студиясендә иҗат > эшен башлаган, әйбәт артист, талантлы драматург булып җитешкән Таҗиның иҗатына ф тулы анализ ясауны өстемә алмыйча, үзем күреп белгән берничә сыйфатын гына R ачарга телим. < Таҗи Гыйззәт үзе язган пьесалардагы барлык рольләрне яттан белә иде Аның * әсәрләре буенча куелган спектакльләр бервакытта да. теге яки бу артистның авыруы х сәбәпле, уйналмый калмадылар. Чөнки ул теләсә кайсы ир ролен уйнарга хәзер булып, сәхнәгә чыга алмаган артистны бик тиз арада алыштыра, ә спектакль ул көнне аеруча бер күтәренкелек белән уза иде. Бу хәлне мин Таҗи Гыйззәт үз әсәрләрен < бетен күңеле белән бирелеп иҗат итүеннән, андагы образларның язмышларын йөрә- £ геннән кичереп яшәвеннән, алардан аерылгысыз булуыннан килгәндер дип аңлыйм, -т Таҗи Гыйззәт Кәрим Тинчуринның драматургия алымнарын җентекләп өйрәнә, £ аның иҗади принципларын үз әсәрләрендә дәвам итә иде. Кәрим Тинчурин кебек © үк, Таҗи Гыйззәт тә музыкаль әсәрләрне булдыруга зур көч куйды. Салих Сәйдәшев белән бергә иҗат иткән «Наемщик», «Бишбүләк» кебек музыкалы драма әсәрләре сәнгатебез тарихы сәхифәләрендә билгеле бер урын алдылар. Халык тормышын чагылдырган тирән эчтәлекле драма һәм комедияләрендә артистлар рәхәтләнеп, ләззәтләнеп уйныйлар. Чөнки аларда вакыйгалар күп. ул вакыйгалар зур тизлек белән үсәләр. Сәхнәдә тормыш кайный, өзлексез хәрәкәт яши, көчле характерлар бәрелешәләр. Каһарманнарның сөйләшүләре үткен. Аз сүз белән күп мәгънә әйтелә. Кыскасы, иҗат өчен артистка мәйдан киң, материал мул. Миңа Таҗи Гыйззәтнең бик күп әсәрләрендә уйнарга туры килде. Шундый бәхетле очрашуларның берсенә генә тукталып үтәсем килә: Октябрь революциясенең егерме еллыгына режиссер Гомәр Исмәгыйлов җитәкчелегендә «Ташкыннар» драмасы куелды. Миңа бу спектакльдә большевик Мирвәли хатыны Айсылу роле тапшырылды. Башта ул роль эпизодик — сәхнәдә ара-тирә генә чагылып үтә торган роль булып күренде. Монда уйнарга бер нәрсә дә юк дип борчылуга төштем. Ә эшкә керешкәч, Айсылуның матур образ икәнен тоеп алдым. Саф мәхәббәт белән яшәүче, турылыклы, гадел яшь татар хатыны образын — Айсылуны гәүдәләндерү өчен Таҗи Гыйззәтнең күп мөмкинлекләр бирүен аңладым, һәм Айсылу образын егерме өч ел яратып уйнап килдем. «Ташкыннар» драмасындагы образларны иҗат итеп, байтак артистларыбыз үзләренең сәхнә осталыкларын тулы ачуга, камилләштерүгә ирештеләр. Драматургның уңышлы иҗат итүенең сере нәрсәдә соң! Бу сорауга җавапны әдәбият белгечләренең фәнни хезмәтләреннән табарга була. Аларга өстәп шуны әйтәсем килә; Таҗи Гыйззәт, Кәрим Тинчурин кебек үк. артистлар фикерен, аларның «догасын» алмый торып, сәхнә әсәрләрен халыкка чыгармый иде Әсәр өстендә кат-кат эшли. Башта әсәрне артистлар коллективында укый, артистларның, режиссерларның фикерен тыңлый, әйтелгән киңәшләрне күңеленә салып, пьесаны кире алып китә, төзәтә. Яңадан коллектив хөкеменә тапшыра, яңадан теләкләр, тәкъдимнәр әйтелсә, кабат төзәтүгә керешә. Кыскасы, автор ярты юлда тукталып калмый. Сәхнәдәшләре: «Булган бу», дигәнгә кадәр пьеса өстендә эшләүне дәвам иттерә иде. Драматургның иҗаты бүген дә безне дулкынландыра икән — моның сере, минемчә, сәхнәдәшләренең, әдипләрнең тәнкыйтьләренә колак салуда. Тәнкыйтьне тыңлый белү ул үзе бер осталык. Ә Таҗи Гыйззәт шушы хакыйкатьне үзләштергән акыл иясе иде. Пьеса язганда ул артистларның иҗади үзенчәлекләрен искә алып, аларның сәхнәдә уйнауларын күзаллап, образларын аерым артистларга адреслап тудыруы безгә билгеле. Сугыш елларындагы һәм гомеренең соңгы көннәрендәге очрашулар искә төшә: 1942 елның көзе. Октябрь көннәренең берсе. Мин Бауман урамы буйлап барам. Карыйм, каршы якта, «Татарстан» кинотеатры яныннан Таҗи Гыйззәт узыл бара. Башы түбән иелгән, адымнары бик авыр, һичкемне күрми. Миңа аның болай баруы бик сәер, көтелмәгән хәл булып тоелды. Урам аркылы булса да ишетерлек итеп аңа дәштем. Игътибар итмәде. Тагын дәштем, аптырап, каршына чыктым. Таҗи тукталып калды. Башын күтәрде, һәм як-ягына каранды да миңа таба килә башлады. — Таҗи, ни булды сиңа? — дим. Ул миңа тутырып карады да бик авырлык белән сөйли башлады. Күрәм, аның бугазына төер тыгыла. Сүзен зур паузалар белән, өзеп-өзеп тын алып кына әйтә: — Хәбәр алдым, улым Үзбәк танк эчендә янып үлгән. Ул бит егерме өченче елны туган егет. Бик яшь иде әле. Унтугыз яшьтә... Синең улың да, Фатыйма, танкист, Фоатыңа хат яз. Иң авыр бәрелешләрдә дә гомерен сакларга тырышсын. Үлем котылгысыз булса да, танк эчендә калмасын. Мин Таҗиның кайгысын уртаклашам. Ул көннәрдә аларда ешрак булырга тырышам. Таҗи үзен нык тота. Эшкә бирелергә, эш белән онытылырга тели. 1943 елның ноябренда, Киев шәһәрен азат иткәндә, минем улым лейтенант Фоат һәлак була. Кайгы хәбәрен алуга театр коллективы мине үз игътибарыннан калдырмый. Иң авыр көннәрдә Таҗи Гыйззәт сүзләре мине кайгымнан айныта. — Фатыйма, син сәхнә кешесе, синең хезмәтеңне халык көтә. Кайгыдан сыгылып төшү —ул дошманга бирелү кебек сүз. Үзеңне кулга ал. Синең кебек улларын югалткан меңләгән аналарның, аталарның күңелен күтәрү, аларны рухландыру өчен эшләргә, иҗат итәргә кирәк. Фоатның якты истәлеге өчен эшләргә кирәк. Бирелмик кайгыга, Фатыйма, бергә эшлик. Таҗи шулай кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керә, аларның фикерләрен иҗатка, киләчәккә юнәлдерә белә иде. 1954 елның ахыры. Таҗи авыру. Без аның хәлен белергә бардык. Гореф-гадәт буенча чәй әзерләнде. Читенлек белән генә булса да Таҗи табынга килеп утырды. Авыруы турында сөйләми. Аның күңелендә иҗат ялкыны. — Фатыйма, беләсеңме, нәрсә турында уйлыйм. Синең өчен бер бик шәп образ тудырасым килә. Яңа әсәремдә син уйнарлык тагын бер образ булсын, дим. Ул һәр вакыт шулай, үзе яшәгән артистлар коллективы, аның аерым кешеләре турында уйлый иде. Таҗи белән янәшә булу — ул сәнгатьнең киләчәге, яңа әсәрләр турында уйлану, хыяллану. Драматург һәм артист Т. Гыйззәтнең карашлары һәр вакыт киләчәккә төбәлгән иде.