Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Тралләлүли-тралләләй Мәжлестә сөйләнгән кыйссалардан Сүз артыннан сүз китте — Ишмигә чират җитте. Башлады ул тирәннән: — Бу троллейбус дигәннән... Бер көн шулай безне би-ик Чакырдылар туйга, дип, — Баҗайның зур улы, дип, Башлыкүзле булды, дип. Безме дөнья көтмәгән, Кемнән килеп китмәгән... Бүләккә алдык аңа... Хрусталь савыт-саба. Култыкладым хатынны. Белгән дә юк салкынны. Эчтән җыр сузам, малай. — Тралләлүли-тралләләй!.. Тукталышта, әй, халык, Торалар хәйран калып. Троллейбуслар барчасы... Хет берәрсен алсачы... Бусы да үтте менә Сәлам дә бирми генә. Тик шулай да пошынмыйм, Кәефемне төшермим: — Тралләлүли-тралләләй... (Табаннан үтә, малай...) Вакыт әле бар барын, Хатын башлады зарын: — Ни б-б-булган б-бу д-дусларга, Т-т-трол-лей-лейлейбусларга?! ...Булыр икән җиһанда— Мәрхәмәтле бер җан да: Туктады бит, туктады! Безне санга чутлады!., һәм халык эшне сизеп, Бер-берсен кысып-изеп, Ябырылды ишеккә: Утырырга ничек тә! Мәхшәр көне диярсең... Хатын гына иярсен — Мин дә ташкын эчендә Талпынам бар көчемә. Селкенгән сыман нидер, Тавышы келдер-келдер... һәй! Тырыша-тырмаша Утырганбыз лабаса! Хатын — уңган, мин — зирәк. Алга үрләргә кирәк... Кемдер төртте касыкка — Янәсе, бик ашыкма! Кемдер басты аякка — Имеш, тукта, шаяртма! Тралләлүли-тралләләй... Вәт шундый хәлләр, малай... Сөйләп тормыйм мин барын: Пәлтәмнең якаларын Хараплар иткәннәрен, Вәринҗә түккәннәрен, Ниләрдер чыпырдавын, Ниләрдер шытырдавын, Кемнәр кемне сүккәнне, Ничек килеп җиткәнне... Шулай да әле исәп... Бүләкне бирик, дисәк, Бар кунаклар каршында... Чәл-пәрә-мә барысы да... Валлаһи, дим, алдамыйм, Чак-чак кына аумадым. ...Тралләлүли-тралләләй, Оятка калдык, малай. Кайчагында, дус-ишләр. Шулай да була эшләр!