Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 Кыюлар кимеми Яхшылык җиңәчәк. Күрсәтер киләчәк!.. Тик әле кешелек Корбаннар бирәчәк. Кыюлар кимеми — Дәлилләр булачак: Альенде туачак, ■ Неруда туачак! Кыюлар барында Җан кыю булачак. Шунлыктан кысага Сыюлар булачак. һәм йөгерек фикергә Гер тагу булачак. Шунлыктан авызга Су кабу булачак. Бугазга кургашын Коюлар булачак. Түбәнне үрнәккә Куюлар булачак. Ак төсне каралтыр Буяулар булачак. ... Тик аны күрердәй Уяулар туачак. Сораулар Дөнья кебек зурмы җаның, Әллә гүр кебек тармы? Гомереңне бирер булып Табынган нәрсәң бармы? Табынганың нәрсә синең — Бу хакта уйладыңмы: Халкыңмы, илең-телеңме? Сәяси иманыңмы? Ни калыр узган юлыңда: Якты эз, сөрем-күмер? Гомерең бирер нәрсәң юкта Нәрсәгә соң ул гомер? Тыйнакка һәйкәл куйсак Тартынмады, тайчанмады эштән, Аермады акка, карага. Тик тартынды җыелышларда чыгып «Эшләдем!» — дип күкрәк кагарга. «Балда-майда йөзим!..» димәде ул, Ә яшәде майга буялып. һәйкәл куйсак аңа — мәйданда да Торыр сыман һаман оялып. Хатирәләр йөри Борынгы Ай, моңсу нурдан тукып, Чирәмнәргә серле челтәр япкан. Тупылларның сыек күләгәсе Чирәмнәргә чалкан төшеп яткан. Яфракларга кунып чыклар йоклый, Таҗга йомылып гөлнең төсе йоклый. Кемнәрнеңдер хәтере-хисе йоклый — Ваемсызга заман гаме йокмый. Тәрәзәләр кара күзлек кигән... Алҗыган җир сабыр... оеп ята. Ләкин катламнарда тамырларның Кыймылдавын хәтта тоеп ята. Катламнарда еллар, чорлар йоклый, Көпә-көндез килгән төннәр йоклый, Йорт-курадан калган көлләр йоклый, Меңнәр йоклый. Күпне күргән акыл ияседәй Иягенә таянып төн уйлана. Борчуларын төнгә сөйләр өчен Йокылары качып кем уяна? Учакларда эссе көл астында Сүнмәс хәтер кебек күмер көйри. Өй тирәли җилләр белән бергә Кыштыр-кыштыр хатирәләр йөри. Үзеңчә һәм кешечә Ир затына дәрт һәм дәрман кирәк, Ә фәрманнар... булыр фәрманнар. Йөгәнләнгән килеш, фәрман үтәп, Эзсез уза күпме кәрваннар! «Үзеңчәлек» белән «кешечәлек» «Шәхес» дигән төштә кисешә. Син үзеңчә яшәмисең икән — Яшәмисең, димәк, кешечә. Заман һәркемне сыный. Сыгылмалылар сынмый. Кыллар — скрипка җаны — Өзелгәндә дә чыңлый. Гамьнәр илендә Сәяхәтләр кылып хозурлану, Илләр гизү насыйп булмады; Җаным гына һаман юлда булды, Эзләнүдән аңым тынмады. Бу тормышны күпме яратсам да, Бернине дә җиңел бирмәде. Тапмый калмый ләкин ир-егетнең «Табам!» диеп җилкән киргәне. Шатлыкларым булса, һәр бөртеген Табып кайттым кайгы иленнән. Нәкышләре шуңа сагышлырак, Моңнар белән шуңа чигелгән. Сөюем бар: югалтулар дигән Упкын аша кирәк үтәргә. Йөрәгендә сөю булган кеше Юл газабын җиңел күтәрә. Уңышларым булса менеп алдым Эзләнүләр, Еллар тавыннан. Ышанычым минем шул юллардан Җәяү килгән чакта табылган. Тынгысызлык һаман алга дәшә, Ил хәстәрен салып иңемә. Ваемсызлык иленә тукталмыйча, Килеп кердем Гамьнәр иленә.