Поэзия
Борылам да карыйм.. Кәгазьдәй ап-ак кар, ап-ак кар, Күзләрең күреме җиткәнче — Үтелгән гомерне язып бар Күңелнең карасы беткәнче, Күзләрнең яшьләре кипкәнче... Малай чакта дөнья ямьле иде, Кесә дә буш иде, күңел дә. Ә үскәндә кырыс заман килде, Без һөҗүмгә бардык, үлемгә. Картайганда кыен көннәр килде, Авыр безгә иртән-кичен дә: Заман безгә җаваплылык өйде Бүгенгесе, киләчәге өчен, Әллә кайчан үткән өчен дә... Биеклеккә менәсе бар микән, Төшәсеме упкын эченә — Сыртларына уйчан үлән үскән Биек таулар керә төшемә. Биеклеккә менәсе бар микән... Каерылып кайнады заманнар, Ярларга чайпалды дулкыны. Күңелгә моң булып утырды Ачысы, төтене, юшкыны. Тырмашып ябыштык тормышка, Өметләр сыгылды, кителде. Ялкынлы, ярсулы сулышта — Юшкыны, ачысы, төтене. Тимерләр бәгырьгә бәрелде, Кулларны кабартты катысы. Барсы да йөрәккә кадерле: Төтене, юшкыны, ачысы. Сулар ага, кайда Сувар, Болгар... Сирәгәеп калган урманлык. Биек булмаса да тауларым бар, Итәгенә ятып еларлык. һәр яфрагы тере кебек, Табигатьнең сере кебек яшел эңгер. Ак каеннар арасыннан Яшькелт нурлар коя кемдер, җилбер-җилбер... Мин барын да күрдем. Күрсәтмичә йөрдем кайнар яшьләремне. Тарадым да үрдем, Тарадым да үрдем кара чәчләремне. Мин сайламый идем, Мин аңламый идем. Син санламый идең, Син аңламый идең. Мин бик юаш идем, Син бик чая идең. Мин башымны идем, Син елмая идең. Елмайдың да киттең Гөлләр арасына. Бик ямансу иттең Адәм баласына. Чәчәкләрен чөеп Матур җәйләр узды. Сары көзләр килеп, Тузганаклар тузды... Сәлам җибәр диеп Үтенәсең хәзер. Их, мин юләр диеп Үкенәсең хәзер... Урманда бер җан елады, Бер гөнаһсыз җан. Офыклар авыр сулады, Көрсенде урман: — Мин усал булмам! — Мин усал булмам! Борылам да карыйм Бормалы юлларга, Барлыгым офыклар иркендә. Күңелләр тулганда Бер сагынып еларга Ак яулык болгамый беркем дә... Бакчада йөргәндә, Тауларга менгәндә, Дусларың көлгәндә боекма; Гөлләрең шиңгәндә, Кайгылар килгәндә, Дөньяда мин барын онытма! Идел буе ил булса да, Тар буласын сизендек. Чәчелдек тә сибелдек без, Чәчелдек тә сибелдек. Себер ягы, Урал ягы — Урманлык та тигезлек. Чәчелдек тә сибелдек без, Чәчелдек тә сибелдек. Үзбәк ягы, казакъ ягы— Җылы як дип сөендек. Чәчелдек тә сибелдек без, Чәчелдек тә сибелдек. Ил булып та, яу булып та, Еракларда күмелдек. Дан булып та, моң булып та, Чәчелдек тә сибелдек. Алтын Бөртек Казан зиратында 1297 иче елда куелган таш бар, ул ташта Алтын Бер- тек исемле хатын-кызның аафаты турында язылган. Бурап-бурап карлар ява. Кар астыннан борын төртеп, Борынгы таш сагыш сала: «Монда ята Алтын Бөртек...» Язлар килә, дөнья гөжли, Яфрак яра бөре бүртеп. Борынгы таш серен сөйли: «Монда ята Алтын Бөртек...» Гүзәл-гашыйк җисемең булган, Ташка язар исемең булган... Тагын ни дип фикер йөртик, Алтын Бөртек, Алтын Бөртек! Яңгыр булып төшмәдең син, Сәмум булып исмәдең син, Җиде гасыр онытылмаслык Нинди эшләр эшләдең син? Кылыч тотып дан алдыңмы, Илне саклап, гаскәр йөртеп, Дошманнардан камалдыңмы, Алтын Бөртек, Алтын Бөртек? Шаһзадәләр сокланырлык Ак кулыңда яулык селкеп, Әйлән-бәйлән уйнадыңмы, Алтын Бөртек, Алтын Бөртек?! Беләзектәй билләреңне Бөгеп кенә, сыгыл кына, Каш астыннан карадыңмы Чыбылдыктан чыгып кына? Очлы күзләр, кыяк телләр Кемгә агу эчермиләр, Җан кыялар, мал җыялар, Кыз гөнаһын кичермиләр. Харап эшләр, хәтәр хәлләр — Бер карасаң күзең сирпеп, Телдә ширбәт, кында хәнҗәр, Алтын Бөртек, Алтын Бөртек. Моң булырлык, җыр булырлык Хәлләреңнән хәбәр көттек, Ташларга уеп язарлык Ниләр кылдың, Алтын Бөртек? Яңа буын тормыш кора, Машинасын бора иртүк. Борынгы таш санап тора: Алтын Бөртек, Алтын Бөртек... Бәгырьне өткән суыклар сынды. Яз ямьнәренә җаннар ымсынды. Яшәрде тугай, җилпенде тургай, Ярга сыймаган ташулар тынды. Кояшлы көннәр — озын җыр кебек, Җылы җил исә — моңхисле. Җылы яшь түгә болытлар килеп, Мең чәчәк үсә — мең төсле. Даннары дулап тарихта, Шагыйрьләр килгән-киткән; Бер җырың калсын халыкта, Бер җырың калсын икән. Гасырлар аша җемелдәп Йолдызың янсын икән. Йөзек кашына куярлык Бер җырың калсын икән!.. Яшьле күзләре кипмәгән, Яулык болгады бакчадан, Бу юлдан кемнәр китмәгән, Бу юлдан кемнәр кайтмаган! Яшьле күзләре мөлдерәп, Җилфердәп чыкты капкадан. Бәхет төяп, өмет төяп Бу юлдан кемнәр кайтмаган! Габдрәхим Утыз Имәнигз Монда фикер туып җырга күчкән, Шагыйрь килгән шушы төбәктән. Җилдә шаулап утыз имән үскән, Айлы кичләр аһәң тирбәткән. Елап, җырлап күпме еллар үткән, Сандугачлар сайрый һаман да. Офыкларга карап нидер көткән Утыз имән шаулый аланда. Дан кирәкми, мал кирәкми, ял кирәкми, — эш кирәк. Җан яңарсын, аң агарсын, кул кабарсын —эш кирәк! Чын кирәк дип, мул кирәк дип, моң кирәк дип, иплерәк тип, йөрәк! Офыклар артында дөньялар тынгысыз Гомергә сагаеп тор икән. Ә бездә утыз ел хәвефсез, сугышсыз ■ Әллә бу иң матур чор микән?! Кызыл болыт болгап шәфәкъ батты — Үткән заманнарның моңы кебек. Ак Идел өстенә ай нуры ятты — Килер заманнарның юлы кебек. Мине, ахры, чиргә сабыштырды Кояшсыз, чәчәксез соры көз. Болганчык су кебек ялыктырды Илһамсыз, рухсыз коры сүз.