Поэзия
Галәм гражданины Галәм каршысында мин кем генә?! Бер күзәнәк, микро бер нокта. Яши бирә галәм мин бар чакта, Шулай яши бирер мин юкта. Галактика каршысында ләкин Мин — бер планета вәкиле! Махсус атамам бар — Җир кешесе. Гәрчә ул тик маймыл нәселе. Ә җирдә мин бик тә зур кешемен. Гражданинмын! Совет иленнән! Бу исемне йөртү өчен миңа Паспорт белән хокук бирелгән. Татарстан, синдә шагыйрьмен мин. Бусы минем соңгы исемем. Шагыйрь — нокта... Шул ноктага сыйган Галәмемнең бөтен җисеме. Шигыремдә мин әледән-әле Галәмемә карыйм щаккатып. Мин — ноктада шундый көч бар — җырда Галәмнәрне йөрим айкатып. Бар илһамым, бар кылганым белән Сөям, Ватан, синең даныңны. Мин галәмдә микронокта түгел, Мин — Галәмнең гражданины. Урак өсте Башланды инде кырда сары дәвер... Башаклар бастылар камыл аякларга. Кызыл комбайннар карап юл алдылар Сары башакларга — сары маякларга. Басулар өстендә кибәкләр тузгыды Ургыч җилләренә ачуланып, дулап. Кызыл дөяләрдәй барды комбайннар — Барды кырны урып, коры кибәк сулап. Ялан кырга шунда даңгыр-доңгыр килеп Җитез машиналар чабып чыкты кинәт. Комбайнның биек бункер-көшеленнән Бөртек акты җырлап, икмәк көен көйләп. Каты камылларга тырнатып шиннарын Машиналар чапты амбар якларына. Тәүге олауларны каршы алды кызлар Нәни әләм тагып көрәк сапларына. Яңа уңыш кайтты. Кызлар сөенделәр Көшелләргә күмеп нәфис аякларын. Кызыл косынкалар итеп бәйләделәр Көрәк сабындагы кызыл маякларын. Өстәл лампасы белән сөйләшү Ян, син минем лампам, яктырак ян1 Син бер сердәш миңа бу төндә. Ерак ГЭСтан килгән якты утың Йолдыз булып яна күңелдә. Минем уйлар — синең тогың кебек — Мизгелләрдә үтә күпме юл. Я тоташа барып тарихыма, Я галәмгә менеп китә ул. Юк, мин ялгыз түгел бу галәмдә, Ут дуслары чиксез күп алар. Төннәрендә әнә йолдыз булып Карап тора миңа дөньялар. Аларга да балкып күренәдер Җир-йолдызның якты ялкыны. Бәлки алар гади йолдыз итеп Күрәләрдер синең яктыны. Күрәләрдер! Чөнки яктыңда мин Җаным белән янып җыр язам. Шигырь-йолдыз ерак галәмнәрдә Балкып янар кебек бер заман. Синең ерак туганнарың әнә — Сары шәмнәр, сары шәмдәлләр — Пушкиннарга мәңге сүнми торган Шигырь-йолдыз табып биргәннәр. Кылганнар Бакча артындагы тау башында Җилләп утыра ап-ак кылганнар. Инде декабрь бит, ничек алар Аягүрә басып калганнар?! Мин кылганнар арасында йөрим, Сыйпап йөрим ап-ак башларын. Мин үзем дә, ахры, кылганнардай Бераз әрсезләнә башладым. Ап-ак кылган кебек чәчләремне Җилфердәтеп кышкы җилләрдә, Аягүрә басып торам һаман Туып-үскән шушы җирләрдә. Ачы җилдә кылганнарга кушылып Сызгырам мин, аваз чыгарам. Әллә ни моң чыкмый чыгуын да, Тик аумыйм бит, басып торалам! Бураннарда шулай торам һаман, Каршы алам апрель башларын. Мин үзем дә, ахры, кылганнардай Бераз әрсезләнә башладым. Кил, минем киләчәгем Кил, минем киләчәгем, Син — минем күрәчәгем. Яначагым, көячәгем, Утларга керәчәгем. Кил, минем киләчәгем, Сөя, сөеләчәгем. Син минем ап-ак чәчләргә, Нурга төренәчәгем. Кил, минем киләчәгем, Үземә тиячәгем. Бәхетемне даулый-даулый, Утларга керәчәгем. Кил, минем киләчәгем Сүз тәме Сүзләр сүзгә ялгана да китә, Ялгана да китә — могҗиза! Кинәт шундый якты җөмлә туа — Чаткылары чәчри йолдызга. Күнегелгән көнең илаһи бер Мизгел булып балкый кинәттән. Талгын җанда кояш күтәрелә Шагыйрь биргән җөмләбүләктән. Язгы урман кебек яшь бу җөмлә, Бөркеп тора аннан саф һава. Күңелдә дәрт, гүя чиләгеңә Шашкын кымыз өчен сөт ява. һай, сүз тәме! һай, син татлы тамыр! Яшәртәсең уйны, җаннарны. Уйнатасың тәндә яңа каннар. Алмаштырып иске каннарны. Шигъри җөмлә! Сине табар өчен Күпме шагыйрь шаша, яскана. Сине яклап шагыйрь асыллары Башын куя балта астына. Бөек җөмлә балта астыннан да Чәчрәп чыга — охшап йолдызга. Төн... Тын бүлмә... Сүзләр бер-берсенә Ялгана да китә — могҗиза. Дүртнең берсе Шушы озын кышкы төннәрдә мин, Ялгыз чыгып кухня ягына, Зур бураннар эчендәге өйне, Ялгыз әниемне сагынам. Бу минутта ул йокламый, беләм, Чалкан ятып иске түшәккә, Күз йоммыйча сагына, дүрт тарафка Киткән дүрт баласын.... И әнкә! Дүрт тарафка киткән дүрт баласы Дүртесе дүрт төрле бәхетле. Дүртесе дүрт яктан искә ала Туган йортны — тәүге тәхетне. Дүртесе дүрт рәхәт вәгъдә итеп Ананы дүрт якка чакыра. Алар дүртәү, ана бер генә бит, Уйлыйлармы шуны чак кына?! Дүрт тарафка бүленү мөмкин түгел, Бер ананы дүрткә ярмыйлар, һәм, гомумән, инде карт аналар Туган йорттан читкә бармыйлар. Алар бары күз талдырып карый Дүрт тарафка — юллар ягына, һәм төннәрен иске түшәкләрдә Балаларын өзелеп сагына. Дүртнең берсе... Озын төннәрдә мин, Ялгыз чыгып кухня ягына, Төне буе шигырь язып чыгам, Әниемне сагына-сагына. Су буенда ялгыз тап Су буенда ялгыз тал үсә. Тал төбендә тора яшь егет. Каршысында аның гүзәл кыз, Яшь егет соң тора ник җебеп?! Ник әйтми ул кызның толымы Тал бөдрәсе кебек булуын, Күзләрендә аргы якларның Тугайлары чагылып торуын?! Ник сөйләми кызның буй-сыны Камышларга тиңдәш икәнен?! Мондый чакта мин яшь егеткә Тын тормаска киңәш итәмен. Югыйсә, бу кызның күзләре Гашыйк булып куяр ятларга — Я судагы зифа камышка, Яки тугайдагы атларга. Кызның әле шундый яшь чагы, Гашыйк булыр чагы җилгә дә. Җилләр инде әнә чибәрнең Толымнарын җилпеп җибәрә. Бераз гына кыю бул, егет, Тын тормаска киңәш итәмен. Сөйлә кызга аның буй-сыны Камышларга тиңдәш икәнен. Дәшми егет. Егет ояла... Болай булса, калыр ул ярсыз. Су буенда ялгыз тал үсәр, Ләкин килмәс анда гүзәл кыз. Давылга әверелгән җил Сезнең авыл аша искәндә Җилләр сиңа кагылып үткәннәр. Чәчләреңә синең сарылып, Битләреңнән суырып үпкәннәр — Бүген миңа килеп җиткәннәр. Сезнең яктан килгән ул җилләр Миңа шундый якын, иркәләр. Алар бүген безнең авылда Синең җылың белән исәләр. Мин битемне куям җилләргә. Көнләшсеннәр күргән-белгәннәр — Җилләр миңа синең чәчләрнең Йомшак назын алып килгәннәр. Синең иренең тигән саф җилләр Суырып үбә минем битемнән. Көнләшсеннәр күргән-белгәннәр, Җилләр тынмас әле үбүдән. Сезнең авыл аша үткән җил Уйнап йөрде безнең авылда. Урам уртасында бер үптем — Әверелде кинәт давылга.