Нәниләр дөньясы
БАБАЙ, НӘКЫЙП, МИН ҺӘМ ВАКЫТ
Нәкыйп чана шуа, бабай күлмәк тегә иде. Нәкыйп: — Аз гына шуам да кайтам инде. Дәрес әзерлисем бар, — диде. Ә үзе.йөгерә-йөгерә тагын тауга менеп китте. Бабай: — Аз гына тегәм дә ятып ял итәм,— диде. Ә үзе гел куймый энәсен: — Аз гына, аз гына калды, — ди, — тегәсем. Беләсезме шунда нәрсә булды: җилдәй очып таудан төшкән чакта агачка эләгеп Нәкыйп егылды. Ә туны, бабай тегеп биргән өр-яңа тун, ертылды... — Ах, — диде дә Нәкыйп елап җибәрде... Беләсезме тагын нәрсә булды: «Чырт» итте дә бабайның энәсе сынды. — Ах, — диде бабай Да. — Күз арган чагында нишләп ял итмәдем? Энәсе дә нинди энә иде бит әле! Елый-елый шунда Нәкыйп кайтып керде. Бабай тунны күрде. Ә тегәргә энәсе юк. Нишләр инде? Әни күршеләргә кереп китте, бабайга энә эзләргә. Ә үзе болай диде: — һәр нәрсәнең үз вакыты була шул. Эшне вакытында эшлә. Ялны вакытында ит. Әнә күрәсеңме: берегез тунсыз, икенчегез энәсез... — Вакыт ул — алтынга тиң нәрсә. Бакырга әйләнә син аны дөрес бүлмәсәң, — дип, бабай да аның белән килеште. ИЛНУР хикәя I лнурның Акбай исемле эте бар. Акбай бик зур, акыллы эт. Илнур аны кечкенә чанага җигә дә: — На-а, Акбай,— ди. Акбай әйтә: — һау-һау, — ди, — мин ат түгел бит, маэмай, — ди. Беркөнне Илнур тагын бер көчек күтәреп кайтты. Шундый кечкенә — песи хәтле генә. — Ай, балам, — диде куркып әбисе. — Тизрәк урамга чыгарып җибәр. Әнисе күрсә тешләр үзеңне. Илнур көчекне күлмәге эченә яшерде: — Миңа аны бер абын бирде. Акбайның энесе икән ул... Шулай итеп, Илнурның ике эте булды. Тырнаклары ак булганга» Илнур көчеккә Актырнак дип исем кушты. II Илнурны әтисе шәһәргә алып барды. Аның шәһәргә беренче килүе- иде. Әтисен төрле сораулар белән аптыратып бетерде. — Шундый зур йортларны ничек салалар? — Бу урамны нигә шулай киң итеп ясаганнар? — Нигә шәһәрдә машиналар күп? Урамда йөргәндә Илнур бик зур эт күрде. Андый зур этне аның беркайчан да күргәне юк иде әле. Бозау хәтле бар! Илнур куркуыннан әтисенең кулын бик каты итеп кысты. — Курыкма, улым, — диде әтисе. — Муенындагы тәңкәләрен күрәсеңме? Ярышта җиңгән өчен медальләр биргәннәр аңа. Эткә медаль? Илнур әтисенең күзләренә карады. Алдамыймы икән? Ill Авылга кайткач, Илнур малайларга шәһәр турында, бигрәк тә медаль таккан эт турында сөйләде. Малайлар ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр. — Бик зур идеме? — Зур. Бозау хәтле! Кайберәүләр бозау кадәрле этне күз алдына китереп караганнар иде — куркыныч булып китте. Алай зур булгач, медаль дә тагарлар шул... Медаль таккан эт турында малайлар өч көн сөйләттеләр. Ә дүртенче көнне авыл башына самолет төште. Малайлар узышып шунда йөгерделәр. Медаль таккан эт турындагы уйлар, тишек кесәдән коелган борчак шикелле, үлән арасында тәгәрәп югалдылар. .
И КУЯН НИЧЕК ЭШСЕЗ ЙӨРГӘН
ӘКИЯТ
шуны ук кабатлаган. Тагын бер колагын селкетим дигәндә, якында 5 гына кемдер сызгырып җибәргән: ч — Фюо-ю-йт! 4 Куян <шап» итеп суга егылып төшүен сизми дә калган... < Сызгыручы кем дисезме? Йомран инде. Ул куянны бөтенләй күрмә- £ гән дә, болай, кызык өчен генә сызгырган икән. Су чапылдавын ише- »- теп, йомран оясына кереп качкан. < Ә йомранның оясы — тирәндә. Ул куянның ярдәм сорап кычкы- о руын ишетмәгән дә. ® — Бата-ам, коткарыгы-ыз! « Йөзә торгач, куян хәлдән тайган. Бик тә чыгар иде — яр бик биек икән. Ә зәңгәр күктә кәбестә яфраклары төсле ак болытлар йөзә... — Коткарыгыз! Җанварлар һәм кошлар йокыдан уянып ярдәмгә ашыкканнар. Керпе йөгереп килгән дә озын чыбык сындырып алган. — Тотын шуңа, — дип, чыбыкның бер башын куянга сузган. Ике чыпчык куянның ике колагыннан эләктергән, күгәрчен — койрыгыннан күтәргән. Саескан да куянның койрыгыннан эләктерергә уйлаган икән дә, тик аның койрыгы кыска бит, саесканга тотынырга урын калмаган. — Әйдә, әйдә!—дип, башкаларга көч биреп тора икән саескан. Тырыша торгач, куянны ярга чыгарганнар. Керпе әйткән: — Ах, син, кылый, — дигән, — эшсез йөрү беркайчан да яхшылыкка булмый. Керпе акыл иясе, дөрес әйтә дип, кошлар аны хуплаган. Бу хәлдән соң күпмедер вакыт үткән. Куян инде барын да оныткан. Бер заманны җырлый-җырлый бара икән бу: Кишер яфраклары төсле Колакларым минем. Колакларым минем... Һәм җим чүпләп йөрүче чыпчыкларны пыр туздырып куып җибәргән. БАБАЯ, НӘКЫЙП, МИН ҺӘМ ВАКЫТ Бер. ике еч — Куян кин кырларда. Бер, ике. өч — Куян зур урманда... Тиен үзенең оясын җылыта, чикләвек җыя, гөмбә киптерә. Керпе дә кышка әзерләнә, оясын җылыта, гөмбә киптерә. Ә куянның бернинди эше юк. Кайда яшел үлән, кайда кәбестә яфрагы өзә. Теше үтмәсләнә башласа, урманга барып агач кимерә. Шулай эшсез йөргән көннәрендә бер күңелсез хәлгә очрый. Бик матур бер айлы төндә, сикереп-сикереп йөри торгач, куян су буена килеп чыга. Суда шәүләсен күрә дә үзенә сокланып карап тора башлый. Бигрәк матур икән бит ул! Колаклары нинди озын, аяклары нинди нәфис! Су — чын көзге түгел. Шуңа күрә күзләренең чалыш икәнлеген күрми ул. Куян бер колагын селкеткән: алга, артка, уңга, сулга. Шәүлә дә Чыпчыклар үпкәләп: — Нигә безне кыерсытасың? Без бит сине суга батудан коткарып калдык, — дигәннәр. Куян әйткән: — һи! Сез булмасагыз, керпе, я күгәрчен коткарыр иде әле. Колаклары озын булса да, акылы кыскарак икән шул куянның. Шулай ярыймы инде? Куян үз юлы белән киткән. Бара торгач, аңа күгәрчен очраган. Куян кәбестә яфрагы кимереп бара икән. — Куян, куян, — дигән күгәрчен. — Нәни күгәрченнәргә аз гына кәбестә яфрагы бирсәңче? — Юк, — дигән куян, — үземә дә җитми әле. — Ә мин сине суга батудан коткардым, — дигән күгәрчен үпкәләп. — һи,— дигән куян.— Син килмәсәң, башкалар килер иде. һәм ул җырлый-җырлый китеп барган. Бара торгач, аңа керпе очраган. — Куян, — дигән ул. — Тиз генә күрше урмандагы сеңелемә барып әйтче: апабыз авырып китте. — Бик барыр идем дә, керпе апаем, вакытым юк, — дигән куян. Ә үзенең бер эше дә юк, көн буе тик йөри икән. — Эх, син... — Керпе бүтән берни дә әйтмәгән... борылган да киткән. Шулай итеп, тагын күпмедер вакыт үткән. Пәри торгач, куян тагын теге елга буена килеп чыккан, тагын үзенең шәүләсенә сокланып утыра башлаган. — Фю-й-й-т! — Шул вакыт йомран сызгырып җибәрмәсенме... Куянның куркаклыгы һәркайсыгызга билгеле инде. Суга егылып төшкәч кенә исенә килгән ул. — Бата-ам, коткарыгыз!—дип кычкырган. Керпе аны ишетсә дә, ашыкмаган. Я күгәрчен, я чыпчык, я саескан барыр әле, дип уйлаган. Чыпчыклар бер күзләрен генә ачканнар да шунда ук йоклап киткәннәр. Икенче күзләрен ачып та карамаганнар хәтта. Күгәрчен бөтенләй йокысыннан да уянмаган. Ә саескан... .Аны инде әйтеп тә торасы юк. Каядыр күрше урманга, кошлар бәйрәменә очкан булган. Куян йөзә-йөзә арып беткән. — Батам, зинһар коткарыгыз! —дип кычкырган ул тагын. Тәмам хәлдән тайгач, куян яр буенда үскән агач ботагын тешләгән дә күккә карап тора башлаган. Ә күктә кәбестә яфраклары төсле ак болытлар йөзә ди... Куян хәзер кычкыра да алмый. Кычкырса, агач ботагын ычкындыра да «пылт» итеп су астына китәчәк. Менә ай яктысында кемнеңдер шәүләсе күренгән. Керпе бит бу! Үпкәсен онытып куянга ярдәмгә килгән. Керпе куянның колагыннан эләктереп, ярга сөйрәп чыгарган. — Р-рәхмәт, керпе апаем, — дигән куян калтырап. Тешләре-тешкә- тими икән үзенең. Керпе әйткән: — Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирә бел. Кошларны үпкәләткәнсең, шуңа күрә коткарырга да килмәделәр үзеңне, — дигән. Керпе акыл иясе ул! Ә куян? Ул тизрәк күрше урманга, керпенең сеңелесенә хәбәр әйтергә йөгергән. Үзе йөгерә, үзе уйлый икән: — Чыннан да, башкаларга ярдәм итү бик күңелле бит!