Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЛӘН ЯФРАКЛАРЫ

хшы итеп эшләнгән калын, пөхтә китап. Тышлыгында — куе яшел үләннәр һәм эре ак хәрефләр белән язылган сүзләр. «Үлән яфраклары». Тышлыкның эчке ягына урнаштырылган фотфрәсемнән ак сакаллы, ак чәчле, сабыр һәм үткен карашлы, кай ягы беләкдер борынгы китаплардагы пәйгамбәрләрне хәтерләтүче бер карт карап тора. Бу — Уолт Уитменның татар телендә чыккан беренче шигырь җыентыгы Татар укучылары Америка әдәбиятының М. Твен, Д. Лондон, Т. Драйзер кебек классикларын яхшы беләләр һәм аларның әсәрләрен күптән инде үз телләрендә укыйлар. Бөек Уитменның шигырьләре исә моңарчы татар теленә генә түгел, безнең ил- . дате башка төрки телләргә дә бөтенләй диярлек тәрҗемә ителмәгән иде. Моның, әлбәттә, үз сәбәпләре бар Берьяктан, тәрҗемәчеләрне Уитмен поэзиясенең образлар системасы һәм аның ритмикасының тәрҗемә өчен ифрат кыен булуы куркыта. Уитменның ирекле шигыре жанр һәм форма кысаларын, ниндидер калыплашкан кануннарны белми дә, танымый да. Ул я, тау елгасы кебек, ашкынып алга ыргыла, я, ташу вакытындагы елга кебек, күз күрмәстәй киңлекләргә җәелә. Уитмен шигырьләрендәге «прозаизм нарны» бөтен шигърилеге белән бирү өчен, тәрҗемәчегә Америка шагыйренә тиң сулыш киңлегенә, табигый интонация һәм эчке энергиягә ия булу кирәк. Аның әсәрләрен силлабик шигырь төзелешенә нигезләнгән, шигырь юлларында иҗекләр төгәллеген сакларга омтылган төрки телләргә тәрҗемә иткәндә хәл тагын да катлаулана. 'У Унтмсх Үлои яфраклары Тарҗсыачссс— М, Шабае*. Казан. 1976 ел. Икенче яктан, теге яки бу күләмдә Шәрык традицияләрендә тәрбияләнгән, хатын- кыз матурлыгын һәм табигатьне үтә сак мактауга гадәтләнгән, гөлчәчәк, сандугач, ал таң, былбыл кебек традицион сурәтләргә ияләнгән укучыларга Уитмен шигырьләрендәге ачыктан-ачык бәдәни мотивлар, көчле урбанизм, тән культы артык кыю һәм сәер тоелырга мөмкин. Кыскасы, укучыларга Уитмен поэзиясен кабул итәрлек дәрәҗәгә (тәрҗемә культурасы турында сөйләп тә тормастан) үсеп җитәргә кирәк иде әле. Шагыйрь М. Шабаев Уитмен шигырьләрен тәрҗемә итү өстендә күп еллар эшләгән. Яратып, мавыгып, җентекләп эшләгән. Бөек демократка мәхәббәт һәм аның таланты алдында баш ию тәрҗемәнең һәр юлыннан сизелеп тора. Шунсыз тәрҗемәче мондый катлаулы эшне башкарып чыга алмаган да булыр иде. М. Шабаев Уитмен поэзиясен туктаусыз пропагандалаучы ^һәм тәрҗемә итүче К. Чуковский хезмәтләренә, шулай ук И. Кашкин. Н. Банников. М. Зенкевич тәрҗемәләренә таянган. Шул ук вакытта тәрҗемәче инглиз телендәге оригиналларның турыдан-туры үзләренә дә мөрәҗәгать иткән. (Бер уңайдан шунысын да әйтергә кирәк, соңгы елларда дөнья әдәбияты классикларын оригинал теленнән тәрҗемә итү бездә матур бер традициягә әйләнеп бара. Аерым алганда. Шекспир сонетлары. Г. Хәйям робагыйлары һәм Н. Хикмәт шигырьләре әнә шулай тәрҗемә ителде.) М. Шабаев Уитмен поэзиясендәге төп нәрсәне — аның драматизмын. революцион рухын, гади кешегә, башка милләт халыкларына булган мәхәббәтен, кеше белән табигать арасындагы аерылмас бер дәмлекне бирә алган. Уитмен иҗатына хас күңел киңлеге, акыл тирәнлеге, кешенең рухи һәм физик камиллегенә соклану татарчада да сакланып калган. Иң мөһиме шунда, тәрҗемәче татар телендә Уитмен шигырьләренең ритмик эквивалентын тапкан. Ул рифмасыз тәрҗемә итә, шулай да татар шигъриятенә хас классик үлчәүләрне саклап тәрҗемә игә. Шуңа күрә Уитмен татар телендә рус телендәгегә караганда эзлеклерәк, аһәңлерәк яңгырый. Әйтик, «Сагышларда, уйга чумып» исемле шигырьнең барлык халыклар һәм милләтләр арасындагы дуслыкка багышланган юллары рус телендә болай яңгырый: «Если бы я мог познакомиться с ними, я полюбил бы их не меньше, чем своих земляков». Мәгънә ягыннан бу — бик төгәл, әмма прозага тартымрак тәрҗемә. М. Ша- баев тәрҗемәсендә бу юллар түбәндәгечә: «Тоела миңа, таныша алсам, якташларымнан бер дә ким күрми яратыр идем кебек аларны». Күрәсез, соңгы тәрҗемәдә, мәгънә төгә,үлеген саклау белән бергә, оригиналның мелодиясенә якын булган яңгыраш та табылган. Тәрҗемәче өчен Уитменның «образ-каталогилары аеруча зур кыенлык тудыра. Тыштан караганда, алар әйбер һәм күренешләрне коры санап чыгу кебек кенә, ә асыма аларда әсәрнең эчке идея тирәнлеге, шигырьнең агым берлеге гәүдәләнә. Оригиналда алар, я күтәрелә, я кими барган каскад кебек яңгырап, укучыларны үз артларыннан ияртәләр. Менә шундый «ка- талог»ларның татар теленә тәрҗемә ителгән бер үрнәге: Һәрнәрсәгә чиксез шик-шөбһә. борчылулар: әгәр алдансак? Әгәр безнек иман, өметләр бушка булса, һәм теге дөнья булса бары матур әкият? Ә бәлки дә минем кергәнем: исәнлекләре, үсемлекләре, кешеләре, тауларүзәннәр, җемелдәшкән йөгерек сулары, төнге күге, көндезге күге, төс-буяулар. тышкы төзелеш (бәлки болар мотлак шулайдыр) тнк күз буяу булса, алдану, ә асылы әле безгә һич ачылмаган, аңлашылмаган. («һәрнәрсәгә чнксез шик-шебһә». 100 бит.) Бу юлларны укыганда аларның тәрҗемә икәнен сизмисең дә. Әйтерсең бу юллар башта ук татар телендә язылган. Ихтимал, тәрҗемәче адресына әйтелергә тиеш иң зур мактау сүзе менә шушыдыр. Билгеле, китапта аерым төгәлсезлекләр, кытыршы урыннар да очрый. Ләкин иң мөһиме шул, Уитмен саф татарча сөйләшә башлады. Аның әсәрләрен башка төрки телләргә тәрҗемә иткәндә шагыйрьләр М. Шабаев тәрҗемәсенә таяна алачаклар. «Үлән яфраклары» җыентыгының тагын бер әһәмияте шунда, ул татар шигыренең эчке, потенциаль мөмкинлекләре зур булуын күрсәтә. Берничә еллар элек республика газеталары битләрендә ак һәм ирекле шигырь турында бәхәсләр булып узды. Берәүләр кайнар рәвештә ирекле шигырьне яклады, икенчеләре, классиклар иҗатына таянып, ирекле шигырь татар теленең эчке табигатенә туры килми дип чыктылар. Миңа калса, «Үлән яфраклары»ның дөньяга чыгуы безнең поэзиянең моңарчы тиешенчә файдаланылмаган сурәтләү һәм ритмик мөмкинлекләре булуын раслый торган аргумент була ала.