Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК АРТИСТЫ

Халык артисты. Сәхнәдән башка тормышны күз алдына китерә алмаган кеше ечен шуннан да лаеклырак исем бармы икән?! Коммунист, артист Фуат Халитов ярты гасырга сузылган иҗат эшчәнлеге дәверендә даими төстә тормыштагы яңалыкны һәм матурлыкны раслап килә, һәр совет артисты ке» бек үк, ул үзенең уены белән социалистик җәмгыять кешесенең югары мораль принципларын раслый. Гаҗәп киң диапазонлы бу артист иҗат иткән күп санлы образларда, кызыл җеп булып, кешеләргә зур мәхәббәт, аларны тагын да сафрак, тагын да кешелеклерәк итәргә омтылу хисе сузылып бара. Әгәр уңай герой образларын иҗат иткәндә ул ачыктан-ачык якты тормыш өчен көрәшкә чакыра, кыерсытылган һәм кимсетелгән кешеләрне уйнаганда бөтен барлыгы белән үткәндәге һәм бүгенге буржуаз тормыштагы социаль изүгә каршы күтәрелә икән, инде тискәре рольләрне башкарганда исә артист вәхшилекне каплап торган бөтен пәрдәләрне ертып ата. Персонажның характерыннан чыгып, Ф. Халитов үзе башкара торган рольләргә карата тамашачыда я кайнар теләктәшлек һәм тирән мәхәббәт, я нәфрәт һәм җирәнү хисләре уята. Чын совет артисты, актер-гражданинның иҗатын гына сугыш кырындагы солдат хезмәтенә тиңләргә мөмкин. Фуат Халитов — шундый артист. бөек Октябрь революциясе җиңгән көннәрдә Фуатка нибары 8 яшь була (ул 1909 елның 18 февралендә туа). Аның дөньяга карашы формалашуга күп төрле факторлар йогынты ясый, әмма барыннан да көчлесе, хәлиткече, әлбәттә, яңа чынбарлык үзе була. Совет иленең һәр гражданы кебек үк, ул да революцион эпоханың көчле идеяләре тәэсирендә үсә. Мәсьәләгә кайсы яктан якын килеп карасак та, Ф. Халитовның сәнгать дөньясына тартылуы да, актерлык хезмәтен сайлап алуы да очраклы адым булмавын күрербез. Малай укымышлы гаиләдә туып үсә. Аның бабасы Фатих Халиди — беренче татар драматургы, татар халкын мәгърифәтле итү өчен күл көч куйган кешеләрнең берсе. Шуңа күрә Фуатның яшьли театр белән «җенләнеп» йөрүе бу гаиләдә әллә ни гөнаһ эш саналмый. Фуат абый ул елларны әле дә яхшы хәтерли, һәм нәрсә турында гына сөйли башламасын, ахыр чиктә сүз барыбер спектакльләргә килеп туктала. Бер елны шәһәрнең татарлар яши торган өлешен (хәзерге Тукай, Нариман урамнары, Кабан күле тирәләре) коточкыч янгын һәлак итә. Йорт-җирсеэ калган кешеләрне бер таш мәчеткә китереп тутыралар. Фуат шулар алдында ниндидер тамаша куеп йөргәннәрен хәтерли. Аннан мәктәп еллары. Биредә инде алар, век-төяк әйберләр белән чикләнмичә, А. Островскийның «Фәкыйрьлек гаеп эш түгел»ен үк куялар. Спектакльләр тү- ләүле була, җыелган акча ятимнәргә өс-баш алырга тотыла Татарстан автономияле совет социалистик республикасы тезелгәч, халык арасында алып барыла торган культура-агарту эшләре бермә-бер кечәеп китә. Театр Х татар совет театры алдына яңа, массовый тамашачы булдыру мәсьәләсе килеп баса. К. С. Станиславский сүзләре белән әйткәндә, театр үз өстенә яңа миссия ала, ул үзенең ишекләрен иң киң тамашачы массалары өчен, моңа кадәр сәнгать әсәрләре белән ләззәтләнүдән мәхрүм ителгән миллионнар өчен ачарга тиеш була, һәм үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, мондый шартларда театр эшчеләре өстенә төшкән бурыч та бермә- бер җитдиләшә. Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, Ф. Халитов үзен белә башлаганнан бирле төрле спектакльләрдә катнашып килә. Шулай да аның чын мәгънәсендәге иҗат юлын 1927 еллардан санап китү дөресрәк булыр. Бу елларда ул Казан шәһәренең Вахитов заводында эшли, һәм без аны әлеге заводның театр «җене осталыкны арттыру буенча махсус дәресләргә йөри, буш вакыт табып, академия театрына чабарга да өлгерә, массовый күренешләрдә катнаша, шәһәр урамнарында афишалар ябыштыра. Сирәк эләгә торган буш сәгатьләрдә, еш кына тәүлекнең йокы өлешенә дә кереп, матур әдәбият әсәрләре, театр турында китаплар укый. Бу Бу елларда Казанда театр техникумы эшли башлаган була. Фуат шунда кереп укырга хыяллана. Әмма, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, ул уйлаганча булып чыкмый. Беренче курска набор юк икән, икенче курска аны алмыйлар. Ләкин кул кушырып утырып булмый: нәрсәдер эшләргә, ничектер яшәргә кирәк. 1930 елда Фуат мехкомбинаттагы тире эшкәртүчеләр әзерли торган алты айлык курсларга укырга керә, соңыннан шунда ук эшкә урнаша. Шулай да аның театрга мәхәббәте һәммә нәрсәдән көчлерәк булып чыга. Мех- комбинатта эшли башлауга, ул андагы эшче театрына языла. Бу — ярым үзешчән, ярым профессиональ бер театр була. Анда, һәвәскәрләр белән бергә, профессиональ артистлар да уйный. Г. Газизов, М. Миңлебаева кебек яшь артистлар, мәсәлән, театр техникумын тәмамлагач, шушы театрга җибәрелә. Биредә Фуат эшче театрының әдәби бүлеген алып барган Галиәсгар Камал белән якыннан аралаша. Күренекле драматург махсус алар өчен «Фал ачу» исемле өч пәрдәлек пьеса, мехкомбинат тормышындагы вакыйгаларга нигезләнеп, куп кенә скетчлар, интермедияләр яза. Көн кадагына суга торган шушы эстрада әсәрләрен башкарганда ук Ф. Халитов- ның актерлык талантына хас индивидуаль сызымнар формалаша башлый, соңыннан алар аның иҗатының төп сыйфатына әйләнәләр. Суз бүгенге көн өчен кирәкле нәрсәләрне вакытында эләктерә белү, ягъни заманны тою хисе турында бара. Кем белә, бәлки Ф. Халитовны заманында эстрада өлкәсенә дә нәкъ менә шул хис алып килсәнгате дә шул эшнең алгы сафына баса. Яшь кагылган» 17—18 яшьлек егет-кызлары арасында күрәбез. Көндезләрен ул эшли, кичләрен репетицияләргә, спектакльләргә. мәсьәләдә аңа күренекле сәхнә остасы, завод каршындагы драмтүгәрәкнең җитәкчесе Шакир Шамильский зур йогынты ясый. Ф. Халитов аны үзенең беренче остазы дип атый, һәм гомер буе аның алдында үзен бурычлы санап, аны ихтирам итеп яши. ...Утызынчы еллар якынлаша. Шаулы бишьеллыклар чоры, колхозлар төзү еллары. Авыл киеренке вакыйгалар кичерә, совет властеның дошманнары яңа тормыш төзүчеләрдән рәхимсез үч алалар. Шундый чакта яшь комсомолец гомуми көрәштән читтә калсынмы?!. Юк, ул читтә кала алмый. 1929 елда, авыл яшьләре арасында эшләү өчен, Фуат Халитов Татарстанның Норлат районына җибәрелә. Бирегә килүгә ул яшьләр арасында культура-агарту эшләрен юлга сала, авыл яшьләрен җыеп драмтүгәрәк төзи, спектакльләр куя башлый. Шулай да Фуатка Норлатта озак эшләргә туры килми. Егет торган саен киләчәк язмышы турында күбрәк уйлана. Аңа инде егерме яшь. Ә үзенең тормышта ныклы бер урыны, анык кына һөнәре дә юк. һәм ул ныклы бер карарга килә: укырга, һичшиксез, укырга кирәк. гәндер. Утызынчы еллар башында Г. Мамай белән икәү алар бик популяр эстрада артистлары булып китәләр. Бу хакта күренекле язучыбыз Ф Хесни болай яза: яХа- литое белән Мамай, ике яшь егет, ике дус, кайчандыр бөтен республика сәхнәләре буйлап гастрольләр оештырып йөргәннәр иде. Бу ике егетне эшче клубларында, кызыл почмакларда, кыр станнарында, ашханәләрдә, кыскасы, җырларга, биергә, такмак әйтергә мөмкин булган һәр урында очратып була иде» ‡‡‡ §§§. ♦ Шушы җорлык, җырны, биюне, шигырь сөйләүне, кирәк икән акробатик номер- 3 ларны да башкара алу сәләте, төрле юллар белән тамашачының игътибарын җәлеп итү, тамашачы белән сәхнәдән торып элемтә урнаштыра алу, үзең башкарган һәр £ нәрсәгә аны ышандыра алу сәләте — боларның һәммәсе артистның киләчәктәге уңыш- < лы иҗат эшчәнлеге өчен ныклы нигез була. Аның талантының куп яклары шул еллар- аг да формалаша. = ...Утызынчы елларда Ф. Халитовның тормышы гел төрләнеп, үзгәреп тора. Бу 5 хәл аның әле һаман тормышта ныклап үз урынын таба алмавы турында сөйли булса • кирәк. Егет анысын эшләп карый, монысына тотына. Ләкин һаман да нәрсәдәндер канәгать түгел. Шул канәгатьсезлек хисе аны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртә. О 1931 елда ул Кызыл Армия сафларына алына. Әмма күп тә үтми, «Эшче» театры 2 җитәкчесе Ә. Мәҗитовның үтенүе буенча, аны яңадан Казанга кайтаралар. Ләкин, синде чын-чынлап эшкә тотынасы урында, тагы нидер була. Ул Ленинградка китә һәм . — Политехника институтына укырга керә. Укый башлый. Әмма шулай да инде бер тап- — кыр сәхнә тузанын иснәгән, сәхнәгә гашыйк булып өлгергән кешенең башка эшкә — күчүе мөмкинмениП.. Ф. Халитов, институтны ташлап, киредән Казанга әйләнеп кайта. н 1932 елда ул ныклап «Эшче» труппасының артисты булып эшли башлый, шул — көннән алып бүгенге көнгә кадәр бер генә минутка да театрдан аерылмый һәм 5 акрынлап бүген без белгән, без яраткан Халитов булып таныла, башта Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты, аннары СССРның халык артисты дәрәҗәсенә үсеп җитә. 1934 елда, театр белән бергә, Ф. Халитов башкалабыз Мәскәүгә алты айлык курсларга китә. Аларны баш режиссеры булып атаклы А. Попов эшләгән Революция театрына беркетәләр. Әйтеп тә торасы юк, Ф. Халитовның А. Попов кебек режиссер кулына эләгүе ифрат файдалы була. Яңа заман геройларын гәүдәләндерү заманча итеп уйнау хакында күптән хыялланып йөргән егетнең бирегә килгәнче бик үк конкрет һәм анык булмаган телөк-омтылышлары Попов җитәкчелегендә практика узган айларда анык бер эзгә төшә. Менә шуңа күрә дә, укытучылары турында сүз чыкканда, Ф. Халитов зур хөрмәт белән А. Попов исемен дә телгә ала. Мәскәүдә укып кайтканнан соң, труппаның исеме Дәүләт эшче театры дип үзгәртелә. Берничә елдан вакытлы матбугат битләрендә бу театрның ничек оешуы турында махсус мәкалә басыла: «1931 елда турыдантуры производстводан килгән 6 һәвәскәр шигырьләр, скетчлар белән эшче клубларында, төзелеш мәйданнарында чыгышлар ясый башлый. Ә. Мәҗитов җитәкчелегендәге бу кечкенә труппаның бөтен байлыгы бер гармун була. Татар дәүләт эшче театры әнә шулай барлыкка килә. Алты ел эчендә театр ике миллионнан артык тамашачыга хезмәт күрсәтә, 1800 спектакль куя. Узган җәй беренче тапкыр театр классикларыбыздан Островский, Горький... әсәрләрен куя башлый» 2 . Казанда театрның үз бинасы була. Башта Пассаж йортында, аннары хәзерге Киров һәм Париж коммунасы урамнары чатындагы иске мәчет бинасында уйныйлар. Анда 500—600 кешелек тамаша залы ясыйлар, заманы өчен ярыйсы гына сәхнә коралар. Эшче театрының режиссерлары Ә. Мәҗитов. М. Вәлиев-Сульва репертуарны төрләндереп торырга тырышалар. Театрның бу еллардагы афишаларында, Ф Вольф. А. Островский пьесаларыннан тыш. К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен, Ф. Бурнашның «Яшь йөрөкләр»ен, Ш. Камалның «Ут» пьесасын очратабыз. 1 «Кызыл Татарстан» газетасы. 1ин бу актерда искиткеч сизгерлек, бай рухи дөнья барлыгын сиздем, — ди спектакльнең режиссеры М. Новохижин. — Аның Прибытковы искиткеч катлаулы характерлы кеше, аның эчке дөньясы икегә бүленгән. Ул бер үк ■акытта кырыс та, шәфкатьле дә» '. Прибытковны уйнаганда артист аз сүз белән күп мәгънә белдерергә омтыла. Тыштан караганда, аның герое сабыр холыклы, тотнаклы кеше. Сирәк очракларны* искә алмаганда, тыныч кеше. Аның эчке дөньясы хакында, каршылыклы, катлаулы характерлы булуы турында бары күзләре генә сөйли. Халитов иҗат иткән Флор Федуловичның башка купецлар белән уртак бер сыйфаты да юк сыман. Аны исерек Курослеповлар яки Тит Титычлар белән бер өердәге кеше итеп күз алдына китерүе дә кыен. Халитовның Прибытковы интеллектуаль, хәтта интеллигент кеше, башкалардан ул бер башка югары тора. Шул ук вакытта нечкә штрихлар белән артист бер әйберне сиздереп бара: Прибытков шулай ук ерткыч, тик, иске купецлар белән чагыштырганда, күп тапкыр хәйләкәррәк, остарак ерткыч. Бу җәһәттән спектакльнең икенче пәрдәсе аеруча характерлы. Прибытковның зиннәтле, бай җиһазланган кабинеты. Аның янына Тугина килә, бурычка акча сорый. Тыштан үзен сабыр һәм кырыс тотса да, кабинетына шундый чибәр хатын-кыз килгәнгә Прибытков, билгеле, шат. Аның нинди йомыш белән килгәнен белгәч, ул, Тугинаны яратуына да карамастан, мескен хатынны мыскыл итүдән дә тыелып кала алмый. «Юк, акча бирмим!» — ди. Кара көеп креслосына утыра. Нишләргә белмәгән Юлия, аның тезләренә менеп утырып, чытлыклана башлагач, Флор Федулыч аны кискен тестә этеп җибәрә, дулкынланудан карлыккан усал тавыш белән кычкырып, креслосыннан сикереп тора. Бары Юлия аның аякларына килеп егылгач кына При- бытков йомшап кала. Ниндидер алты мең сум акча өчен шул кадәр түбәнчелеккә төшертә мөмкинме икәнни?! Ашыкмый гына сейфына килә, акча алып бирә. Юлия, аны үбеп, бүлмәдән чыгып киткәч кенә берничә мәртәбә: «Кыйммәт тора бу үбү»,— дип кабатлый. Бөтен күренеш актер тарафыннан гаҗәп бер тотнаклык белән алып барыла. Бернинди ялган хисләр юк. Шуның белән бергә, никадәр дулкынландыргыч, тирән драматик күренеш. Ул соңгы чиккә җиткәнче кысылган пружина төсле, менә-менә ычкынып китәр дә китерел сугар кебек. Тугинаның үзенә кияүгә чыгарга ризалыгын алса да, дөресрәге, аның мәхәббәтен сатып ала алса да, чын бәхетне бернинди акча белән дә сатып алып булмаячагын, акыллы кешё буларак, Прибытков яхшы аңлый. Аның тормышында чын шатлык булмаячак. Менә ни өчен тормышының иң шатлыклы минутларында да без аның күзләрендә әйтеп бетергесез сагыш укыйбыз, һәм ул сагыштан берничек тә котылырлык түгел. Прибытковның трагедиясе әнә шунда... Укучыларны бер нәрсә гаҗәпләндерергә мөмкин: махсус мәктәп тәмамламаган, башкалар кебек тирән хәзерлек узмаган кеше ничек итеп шундый оста актер була алды икән?.. Бу сорауга җавап бирү әллә ни кыен булмас кебек. Иҗат кешесе өчен — язучымы ул, әллә художник, композитор яки артистмы — беренче чиратта, сәләт, табигый талант кирәк. Тик ул гына җитми. Талантны үстерә белү сорала. Бу исә — һәр көн, һәр сәгать тырышып хезмәт итү дигән сүз. Кайчандыр талантлы булып та, ялкаулык, хезмәт сөймәү аркасында бернигә ирешә алмаган кешеләрне театр күп белә. Хезмәт төшенчәсенә, шуның аерылмас бер өлеше буларак, театр сәнгатенә багышланган әдәбиятны уку, сәхнә осталарыннан өйрәнү, төрле бәхәсләрдә, спектакльләр тикшерүдә катнашу да керә. Шуларның һәммәсеннән артист үзе өчен кирәкле рухи азык таба, үсү өчен стимул ала. Ф. Халитов — белем алуның бөтен төреннән гомер буе оста файдаланган кеше. Ул үзенең остазлары, булган Ә. Мәҗитовка, Ш. Шамильскийга, X. Сәлимҗановка күңелендә гомер буе рәхмәт хисе саклый. ...Ихтимал, беренче тапкыр сәхнәгә куйганда К. Тинчуринның «Американ» комедиясе башкачарак яңгырагандыр. Бүген Ф. Халитов уйный торган Шәехмирза да башка төрлерәк булгандыр. М. Сәлимҗанов тарафыннан куелган бүгенге «Американ»— жанры буенча фарс, гротеск. Комедиядәге барлык персонажлар җир йөзеннән мәңгегә киткән җан ияләренең балавыздан ясалган сурәтен хәтерләтәләр. Алар арасында беренче урынны, һичшиксез, Шәехмирза алып тора. Башкару алымы ягыннан гаҗәеп кызыклы, моңарчы ул уйнаган образларның берсенә дә охшамаган роль. Сәхнәдә кечкенә генә, хәлсез бер карт йөри, өстендә — кыска пинжәк, ак төстәге гаҗәеп кыска чалбар кигән. Гаять зур пеләш башының чит-читләрендә берФ. Халитов — Шәехмирза. (К. Тинчурин. «Американ».) ничә бөртек чәч тырпаеп тора. Бөтен кыяфәте кәмит. Үзен бөек галим санаган шушы кеше әллә аксабрак, әллә сикеребрәк сәхнә буйлап атлый. Оратор позасына басып, карлыккан, чәрелдек тавыш белән нотык сөйли. Халитовның «Американ» спектаклендәге роле тагын шул яктан кызыклы, актер биредә бөтенләй яңа алымда уйный. Монда, әйтик, Прибытков, Муса, Сәгьдетдиннәр белән бернинди уртаклык юк. Бу — туры мәгънәсендәге тамаша. Ләкин бу әле актерның реалистик методтан кире чигенүе дигән сүз түгел. Биредә шулай ук дөреслек, реализм бар Ләкин фарс реализмы, сатирик гротеск дөреслеге. Соңгы елларда. Шәехмирза һәм Рисположенский кебек гротеск рольләр белән бергә, Ф. Халитов саф психологик пландагы Әхтәм («Ир-егетләр») образын иҗат итте. Әхтәм заманында талантлы архитектор булган. Ләкин әшәке бәндәләр белән көрәштә җиңелеп калган һәм өметсезлеккә бирелгән Янәсе, тормышта гаделлек юк, намуслы кешеләргә урын юк. Ул, хаксызга рәнҗетелгән кеше позасына басып, гакыллы сүзләр» сөйләп, хәмер эчеп йөри. Көлми, елмаймый. Күзләре — гамьсез һәм салкын. Шушы битлек астыннан вакыт-вакыт аның чын йөзе һәм чын ярасы күренеп китә. Ләкин әнә шул күңел ярасын дәвалыйсы урында, ул аны гел борчып, бимазалап тора... Яңадан ныклап аягына басканчы, Ф. Халитовның Әхтәменә шактый күл нәрсәләр кичерергә туры килә. «Намус хөкемеондәге Арсланов һәм «Кан кардәшләрвдәге Хисами образларын да артист шул ук психологик стильдә иҗат итә. Ф. Халитовның иң яңа роле — танылган журналист Г. Боровикның «Канлы күләгәләр» драмасындагы Карлос Бланко образы. Журналист Бланко язмышы аша әсәрдә күптән түгел Чилидә булып узган трагик вакыйгалар сурәтләнә. Драманың төп идеясе шушы образга салынган. Моннан тыш, Бланко әсәрнең башыннан ахырына кадәр сәхнәдә, тамашачы алдында була. Димәк, бу рольне башкарган артисттан күпме көч һәм энергия сорала) Спектакльдә сурәтләнгән вакыйгалар барышында Бланко-Халитовның характеры һәм дөньяга карашы үзгәрә, Чилидә барган канлы вакыйгалар аның үз-үзенә булган ышанычын җимерәләр, ахыр килеп, ул үзенең фаҗигале ялгышын аңлый. Ул, Карлос Бланко — бөтен илгә танылган журналист — үзе дә аңламастан, хунтага ярдәм иткән, Альенде хөкүмәтен канга батырырга булышкан икән бит. Бланконың ялгышы әнә шунда. Бу рольнең Ф. Халитов иҗаты өчен зур әһәмияте бар. Бер яктан, без монда артист иҗатына хас психологик уен алымының дәвам итүен күрәбез. Шуңа да образ тормышчан һәм җанлы булып хәтердә кала. Икенче яктан, артист иҗаты кайнар сәясәт һәм публицистик ялкын белән баеган. Сәяси плакат стилендә язылган бу әсәрне көнкүреш детальләре ярдәмендә генә ачып та булмас иде Яңа спектакльдәге Бланко роле артист иҗатының яңадан-яңа буяулар белән тагын да байый, үсә төшүе турында сөйли. ...50 еллап сәнгатькә хезмәт иткән олы бер дәвер эчендә һәммәсе дә — шатлыгы да, ачышлар ясау бәхете дә, яңгырлы, болытлы көннәр дә булгандыр. Югарыга омтылу, түбән тәгәрәү, бер көенчәрәк яшәгән чорлар... Ләкин кеше бөтен гомере буе театрны, хезмәтне сөйгән, үз-үзен онытып, бөтен барлыгын биреп сөйгән. Бетен тормышын театрга багышлаган. Шул мәхәббәте аны без белгән, без яраткан СССР халык артисты Фуат Халитов иткән. Үз сәнгатен заманга багышлаган, кеше аша, аның эчке омтылышларын һәм эшләрен гәүдәләндерү аша матурлыкны һәм безнең тормышның яңарыш шартларын ачуга багышлаган артист бүген дә тулы канлы иҗади тормыш белән яши. Инде без күреп үттек: актерның йөзен, аның үзенчәлеген, ул башкарган эшнең характерын һәм формаларын яңа идея-иҗтимагый һөм сәяси эчтәлек билгели икән. Совет актерларын дөнья күләмендә алгы планга куя торган төп принципиаль аерма да әнә шунда. Совет артисты сәхнәдә эстетик бурычлар гына үтәп калмый, идея- иҗтимагый бурычларны да башкара. Шуларның һәммәсе аны чын мәгънәсендә халыкчан һәм партияле актер итеп үстерә.