Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

быелгы шигъри митинг аеруча тантаналы шартларда — КПССның XXV съезды карарлары яктылыгында һәм Габдулла Тукайның туксан еллыгына багышлап үткәрелде Г. Тукай премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар союзы председателе Гариф Ахунов алып барган ул митингта шагыйрьләребез үзләренең Тукайга багышланган һәм съезд карарларын тормышка ашыру өчен тырышып эшләүче хезмәт алдынгылары турындагы шигырьләрен укыдылар Шигъри бәйрәм кичен язучыларның Тукай исемендәге клубында дәвам итеп, анда зур әдәби музыкаль кичә үткәрелде. * * » Г. Тукайның тууына туксан ел тулуга багышлап Пермь шәһәрендә әдәби кичә үткәрелде РСФСР Язучылар союзының Пермь бүлеге тарафыннан оештырылган ул кичәдә журналист Җәгъфәр Камалов шагыйрьнең тормышы һәм ижаты турында доклад ясады Пермь шагыйрьләре Тукай шигырьләрен, татар совет шагыйрьләренең яңа әсәрләрен рус телендә укыдылар Бу кичәдә шагыйрь Мәхмүт Хөсәен һәм прозаик Вакыйф Нуруллин да катнашып, алар бүгенге татар әдәбиятындагы яңалыклар турында сөйләделәр, үзләренең әсәрләрен укыдылар. «КАЗАН ЯЗЫ» КИЧӘЛӘРЕ Язучылар союзы каршындагы әдәбиятны пропагандалау бюросы һәм республикабыз китап сөючеләр жәмгыяте һәр елның апрель аенда әдәби-музыкаль кичәләр оештыра. «Казан язы» дип аталган традицион кичәләр бу елда Казан шәһәренең мехчылар, сәүдә хезмәткәрләре клубларында, төзүчеләр һәм Дербышка эшчеләр поселогы культура сарайларында уздырылды. Ул кичәләрдә әдипләребездән Гариф Ахунов, Снбгат Хәким, Шәүкәт Галиев, Рафаэль Мостафин, Илдар Юзеев, Нури Арсланов, Атилла Расих. Мәхмүт Хөсәен, Галимжан Латыйп. Аяз Гыйләжев, Мөхәммәт Мәһди- ев Вакыйф Нуруллин, Роберт Әхмәтжанов. Мәдинә Маликова. Рөстәм Мингалимов. Равил Фәйзуллин, Фаил Шәфигуллнн. Рәдиф Гатауллин, Мөдәррис Әгъләмов. Роберт Батуллин, Габдрахман Минский кйт- нашты. # ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ Журналыбызда инде хәбәр ителгәнчә, бу елның март аенда КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы Язучылар союзы партия оешмасының эше турындагы мәсьәләне ШАГЫЙРЬ ИСЕМЕНДӘ Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Туканның тууына туксан ел тулды. Шул уңай белән Татарстан Верховный Советы Президиумы республикабызның Чаллы районын Тукай районы дип үзгәртү турында карар чыгарган иде. РСФСР Верховный Советы Президиумы үзенең 20 апрелендә игълан ителгән Указы белән бу карарны раслады һәм хәзер Чаллы районы Тукан районы дип йөртелә башлады Шул көнне игълан ителгән карарында РСФСР Верховный Советы Президиумы Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Чаллы шәһәрендә Автозавод һәм Комсомол районнары оештыру турындагы карарын да раслады. МУСА ҖӘЛИЛ УРАМЫ Хезмәт ияләре депутатларының Мәскәү шәһәр Советы башкарма комитеты Кызыл ' Гвардия районының Орехово-Борисково дигән өлешендә төзелеп килгән яңа урамына герой шагыйрь Муса Җәлил исемен бңрү турында карар чыгарды. ЯҢА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНА НИГЕЗ САЛУЧЫГА Яна татар әдәбиятына нигез салучы шагыйрь һәм публицист Габдулла Туканның тууына 90 ел тулу уңае белән СССР Язучылар союзы правлениесе секретариаты бу датаны үткәрү өчен Бөтенсоюз комиссиясе төзеде. Аңа түбәндәге иптәшләр керде М. Луконин (председатель), М. Хәсәнов (председатель урынбасары), Н. Шундик (председатель урынбасары), А. Карпов (җаваплы секретарь), А Алимжанов, Г. Ахунов, Н Бажан, Р. Бикмөхәммәтов, М. Вәлие®, Ю Верченко, В. Ганиев. М. Горбачев, Ю. Грибов, А. Деревянко, М. Дудин, 3 Нури, М Кәрим, X. Зайнуллин, Л Землянни- кова, И. Касумов, М. Львов, Л Матвеев, С Михалков, Б. Покаржевский, С Орлов, Н. Свиридов, В. Сомов, В. Сорокин, X. Туфан, С. Хәким, А. Чаковскнй, И Чхиквишвили. Г. Шәрәфетдинов, С. Эралиев, Р. Эсенов, К Яшен. ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ Казанда, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры каршындагы Тукай һәйкәле янында шагыйрьнең туган көнендә шигъри митинг үткәрү күптән инде традициягә әйләнде. 26 апрельдә үткәрелгән караган һәм шул хакта карар кабул иткән иде Язучылар союзы партия оешмасы ап- Еель аенда ачык партия җыелышы үткәрде әм анда партия оешмасы секретаре Вакыйф Нуруллинның өлкә комитет карары һәм язучылар алдында торган бурычлар турында доклады тыңланды. Фикер алы шуларда Гомәр Бәширов. Афзал Шамов, Нәби Дәүли иптәшләр катнашты Җыелыш язучылар алдына XXV съезд куйган һәм өлкә комитет бюросы карарында күрсәтелгән бурычларны томышка ашыру буенча союз идарәсе һәм партия оешмасы төзегән өч еллык перспектив эш планы кабул итте. Шул ук җыелышта Язучылар союзының җаваплы секретаре Равил Фәйзуллин һәм оештыру эшләре буенча секретарь Мөсәгыйть Хәбибуллиннарның отчетлары да тыңланды. ХЕЗМӘТКӘ — ХӨРМӘТ Совет әдәбиятын, сәнгатен һәм культурасын үстерүдә, хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә һәм тугызынчы бишьеллык планны үтәүдә актив катнашулары өчен: Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Габдулла Рухулла улы Шамуков Ленин ордены белән, язучы Атилла Кадыйр улы Рәсүлов, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе артисткасы Әлфин Афзал кызы Афзалова, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының баш художнигы Әнвәр Хәсән улы Нагаев Хезмәт Кызыл Байрагы орде- 1ны белән, Казан дәүләт консерваториясе- нең доцент вазифасын башкаручы Вадим Алексеевич Афанасьев, Бөгелмә дәүләт рус драма театрының баш режиссеры Павел Васильевич Джапаридзе, В И Качалов исемендәге Казан дәүләт зур драма театры артисты Юрий Степанович Федотов «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнделәр Рәссам Эмиль Гариф улы Снтднков «Хезмәттәге батырлык өчен» модале һәм Татар дәүләт республика күчмә театры артистка, сы Земфира Исхак кызы Досаева, композитор Бату Гатаулла улы Мулюков, Казан дәүләт курчак театры артисткасы Галия Садыйк кызы Таһирова «Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен» медале белән бүләкләнделәр. Халык хуҗалыгына белгечләр әзерләүдә укучыларга белем бирүдә, аларны комму • инстнк тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен В. И Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының кафедра мөдире, профессор, «Казан утлары» журналының редколлегия члены Рәфыйк Измаил улы Нәфиков һәм Алабуга дәүләт педагогия институты ректоры, СССР Язучылар союзы члены Тәлгать Нәби улы Гатауллин «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнделәр. ШАГЫЙРЬГӘ ЧӘЧӘКЛӘР Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең тор мышын һәм иҗатын өйрәнүгә, аның нжа тын халык арасында тагын да киңрәк пропагандалауга әдип һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин күп көч куйды. Рус һәм татар телләрендә Җәлил турында китаплар бастырып чыгарды, шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы хакында күп кенә лекцияләр укыды, радио һәм телевидение буенча чыгышлар ясады. Шушы елның март аенда, илебез җәмәгатьчелеге Муса Җәлилнең 70 еллык юбилеен билгеләп үткән көннәрдә. Рафаэль Мостафин Германия Демократик Республикасында булып кайтты. Ул анда Плетцензее төрмәсендә Мусаны жәзалап үтергән урынга, шагыйрьнең җитмеш еллыгы уңае белән, чәчәкләр кую тантанасына катнашырга чакырылган иде. Бу тантанада СССРның ГДРдагы илчеләре. Көнбатыш Берлиндагы консуллык вәкилләре, Германия-Совет дуслыгы җәмгыяте членнары катнашты Рафаэль Мостафин чәчәк куярга килгән кешеләр алдында Муса Җәлилнең иҗаты һәм тормышы хакында сөйләде Шуннан соң ул Берлинның М. Җәлил исемендәге хезмәт коллективлары членнары. ГДР язучылары белән очрашып, әдәбиятлар һәм халыклар дуслыгы хакындагы әңгәмәләрдә катнашты Җәлил истәлегенә чәчәкләр кую тантанасы турында Берлин газеталарында да хәбәрләр басылып чыкты ИҖАТ КИЧӘСЕ Казан шәһәренең Төзүчеләр культура са- Еаенда РСФСРның М. Горький исемендәге әм республикабызның Тукай премияләре лауреаты шагыйрь Снбгат Хәкимнең иҗат кичәсе үткәрелде Язучылар союзы председателе Гариф Ахунов ачып җибәргән ул кичәдә Тукай премиясе лауреатлары һәм Татарстанның халык артистлары Айрат Арсланов, Заһит Хәбнбуллин, Ринат Та- җетдинов, ТАССРның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов. ТАССРның атказанган артисткасы Нәфисә Василова, җырчылар Рафаэль Ильясов. Рафаэль Сәхәбнев шагыйрь Снбгат Хәким сүзләренә язылган җырларны җырладылар, аның шигырьләрен укыдылар. Соңыннан Снбгат Хәким үзенең яңа әсәрләрен укыды ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР 12 апрельдә Мәскәүдәге Союзлар йортының колонналы залында Бөтенсоюз коммунистик өмәсенә багышланган әдәби кичә үткәрелеп, анда Мәскәү һәм тугандаш республикаларның атаклы шагыйрьләре чыгыш ясады СССР Язучылар союзы белән берлектә ВЦСПС үткәргән бу кичәдә татар шагыйре Зәки Нури да катнашты Снбгат Хәким һәм Гомәр Бәширов Арча районында чыга торган «коммунизмга» газетасы каршындагы «Тукай якташы» исемли әдәби түгәрәк членнары белән очрашып, аларның шигырьләрен, хикәяләрен укып, киңәшләр биреп, үзләренен иҗат тәҗрибәләре белән уртаклашып кайттылар Алар Арча педагогия училищесы укучылары белән дә очраштылар Гомәр Бәширов булачак яшь укытучыларга балаларда әдәбият һәм сәнгатькә, туган телгә, туган нл- гә. халык авыз иҗатына, халык тарихына мәхәббәт тәрбияләүнең зарурлыгы хакында сөйләде. Сибгат Хәким үзенең яңа шигырьләрен укыды. Тукай премиясе лауреаты шагыйрь Шәүкәт Галиев белән прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗев, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты студентлары белән очрашып, аларга бүгенге әдәбиятыбыздагы яңалыклар турында сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. ӘҺӘМИЯТЛЕ киңәшмә Казанның Актерлар йортында сәнгать эшлеклеләренең республика киңәшмәсе булды. Анда республика театрлары һәм Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең тугызынчы бишьеллыкта эшләгән эш йомгаклары һәм КПССның XXV съезды карарлары яктылыгында яңа бишьеллыктагы бурычлары тикшерелде. Доклад белән ТАССР культура министры Ә. Миндубаев чыкты. Доклад буенча фикер алышуларда СССР халык артисты Ф. Халитов. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының баш режиссеры Н. Даутов, Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге правление- се председателе Р. Җиһаншина, сәнгать фәннәре кандидаты X. Кумысников, Республика күчмә театрының баш режиссеры Р Тумашев. ТАССР Художниклар союзы правлениесе председателе Ә. Тумашев. Татар дәүләт филармониясенең художество җитәкчесе И. Мәҗитов катнашты. Культура һәм сәнгать работникларының 1976 елга социалистик йөкләмәләре кабул ителде. Киңәшмәдә КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вәлиев һәм ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М. X. Хә- сәнов катнашты. ДРАМАТУРГЛАР СЕМИНАРЫ Бөек Октябрь социалистик революциясенең 60 еллыгына багышлап СССР Культура министрлыгы. СССР Язучылар союзы һәм Бөтенроссия театр җәмгыяте 1976—1977 елгы театр сезонында СССР халыклары драматургиясе фестивале үткәрәчәкләр. Шуңа әзерлек уңае белән бу елның март аенда Мәскәү янындагы Руза шәһәрендә драматурглар семинары үткәрелде. Анда безнең драматургларыбыздан Аяз Гыйләҗев. Илдар Юзеев. Туфан Миңнуллин һәм Юныс Сафиуллин катнашты. Шул семинарда А. Гыйләҗев, И. Юзеев пьесалары әйбәт дип табылып, РСФСР театрлары сәхнәләренә куярга тәкъдим ителде. ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР Апрель аенда Татар дәүләт республика күчмә театры Мөхәммәт Әблиевнең «Шәмсекамәр» пьесасы нигезендә эшләнгән яңа спектакльне тамашачыларга күрсәтә башлады. Спектакльне сәхнәгә ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе режиссер Равил Тумашев куйган. Художнигы — ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Петр Баландин. 16 апрельдә Әлмәт дәүләт драма театры Аяз Гыйләжевнең «Кар астында кайнар чишмә» исемле комедиясен сәхнәгә куйды. Спектакльнең режиссеры — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гали Хөсәе- нов. АЛМАШ КОНЦЕРТЛАР Казанда Башкортстан сәнгать осталары концертлары булып үтте. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, Урицкий. Маяковский исемендәге клубларда, «Юность» һәм химиклар культура сарайларында үткәрелгән концертларда шәһәребез тамашачылары бай һәм үзенчәлекле программа белән таныштылар. РСФСР- ның һәм БАССРның халык артисты. Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Мәгафур Хисмәтуллин. БАССРның атказанган артистлары Зәки Мәхмүтов, Рәшидә Әхмәдиева, Наҗия Аллаярова. Алик Бикчурин, Радик Хәбибуллин. җырчы Җиһания Рәхмәтуллина, эстрада җырчыларының Бөтенроссия конкурсы лауреаты Илфак Смаков, эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсы лауреаты Рафаэль Галиев башкарган номерларны аеруча яратып кабул иттеләр. Башкорт дусларыбыз Казанда булган көннәрдә Татарстан сәнгать осталары Уфа шәһәре театрларында, культура сарайларында концертлар бирделәр. Уфа тамашачылары республикабыз сәнгать осталарын шулай ук җылы каршылады. МАКТАУЛЫ ИСЕМ ТАССР Верховный Советы Президиумының 1976 ел. 20 апрельдә игълан ителгән Указы нигезендә, совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан АССР дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы Анастасия Петровна Васильевага ТАССРның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелде. ИҖАДИ ДУСЛЫК ДОГОВОРЫ Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары бөтен дөньяга атаклы Казан мех фабрикасына барып, мехчылар һәм аларның эшләре белән таныштылар. Шунда артистлар һәм мехчылар үзара социалистик ярыш договоры да төзеделәр. СССРның халык артисты Фуат Халитовны өлкән мехчылар аеруча куанып, үз итеп каршыладылар, чөнки ул утызынчы елларда шушы фабрикада эшләгән. Зур сәнгатькә алып чыккан юлын шушы фабриканың үзешчән эшчеләр театрында башлаган иде. РСФСРнын атказанган, ТАССРның халык артисткасы Рәшидә Җиһаншина Буа район культура йорты һәм Түбән Наратбаш авылы үзешчәннәре белән очрашып, аларга агитбригадалар, җыр һәм бию ансамбльләре. драма түгәрәкләре, нәфис сүз осталары алдында торган бурычлар турында сөйләде, үзеаең иҗат тәҗрибәсе белән уртаклашты.