Логотип Казан Утлары
Публицистика

АБДУЛЛА ГОМӘР

(1906—1974) бдулла Закир улы Гомәров 1906 елның 15 июлендә Оренбург шәһәрендә туа. А. Гомернең хезмәт һәм иҗат юлы республикада чыккан әдәби журналлар, шулай ук китап нәшрияты белән якыннан бәйләнгән. Хезмәт биографиясен ул «Безнең юл» журналында техник редактор булып башлый. «Безнең юл»дан «Яңалиф»- кә, «Яңалиф»тән «Совет әдәбиятывна күчә. Техник редактордан әдәби сотрудник һәм җаваплы секретарь дәрәҗәсенә күтәрелә. 1943 елдан 1957 елларга хәтле А. Гомәр Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә эшли. 1953 елда аны «Совет әдәбияты» журналының җаваплы редакторы ител билгелиләр. 1963 елдан алып, пенсиягә чыкканчы ул Татарстан Язучылар союзының әдәби консультанты булып эшли. А. Гомәрнең иҗат эшчәнлеген өч тармакка бүлеп карарга була. Ул китап нәшрияты чыгара торган бик күп җыентыкларны төзүдә һәм редакцияләүдә катнаша. «Татар совет әдәбияты тарихы», Г. Тукайның 4 томлык, Ф. Әмирханның 2 томлык «Сайланма әсәрләре» һәм күп кенә башка җитди җыентыклар аның редакциясендә чыга. Абдулла Гомәр күп санлы тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләр яза. Аның «Укучыларга ихтирам белән карарга кирәк», «Таләпчәнлекне киметмәскә», «Бозылган тәрҗемәләр», «Үтәлмәгән вәгъдәләр», «Тукай» романының русча басмасы», «Сугыш хикәяләре», «Игътибарсызлык бәласе», «Бөек еллар тавышы» кебек мәкаләләре үз вакытында шактый зур яңгыраш таба. Әмма, болардан да бигрәк, ул әдәби тәрҗемә өлкәсендә аеруча актив эшли. Абдулла Гомәр Н. Виртаның «Чит ил кешесе», А. Караваеваның «Корыч коючылар», Л. Лагинның «Хоттабыч карт», Мамин-Сибирякның «Алтын», А. Фадеевның «Яшь гвардия», М. Шолоховның «Алар Ватан эчен сугыштылар» исемле әсәрләрен һәм башка язучыларның күп кенә башка әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп калдыра.