Логотип Казан Утлары
Поэма

Юл өстендә тургай

  Нидер кала дөнья тизлегеннән Яфрак кебек, кырга ягылып, Канатсыз кош булып утырып кала, Ятып кала башсыз яу булып... Кала соңгы тапкыр үрә баскан. Ак күбеккә баткан ат булып. Дусың булып кала кулын болгап, Кала — арттан аткан ят булып. ... Ниләр кала шулай, кемнәр кала? Көйләр кала микән, илләрме? Мөмкин түгел җиңел генә бару Дөнья тизлегенә ияреп. Бүген алган тизлек бүген ярый, Яңа тизлек кирәк иртәгә. Гел үзгәреп очкан дөнья белән, Әй, китәргә ерак китәргә! Бүләгем бар ерак ул көннәргә, Илтә барам Тукай якларын, Хәтфә түшле яшел тауларымның Язмышлары бездә чакларын. Борынгыдан килгән кырлар монда, Шәһәрләре — исән килмәгән. — Күпне белгән безнең борынгылар Нәрсәнедер, димәк, белмәгән... Читекләре килгән Идел белән, Кешеләре — тузып килгәннәр. Җайдагы юк атлар йөзеп килгән, Агып килгән атсыз иярләр. Күпне белгән безнең борынгылар Нәрсәнедер, димәк, белмәгән. Борынгыдан килгән кырларында Шәллекләре исән килмәгән. ...Җир астында килгән җиз комганнар, Алкаларның — алтын, затлысы. Хәрабәләр арасына посып — Поэмасы килгән, эпосы. Күпне белгән безнең борынгылар, Нәрсәнедер, барыбер, белмәгән. Борынгыдан килгән кырларында Шөһрәтләре исән килмәгән. Алар янган борынгы йорт белән, Тукай ягы —бетеп янмаган... Борынгыдан килгән кырларында Без яшәргә булдык яңадан! Юкса, безгә Рәсәй патшалары Урын бүлгән музей түреннән. Унҗиденче елда китеп бардык Музееның ишеге төбеннән! Юк, музейга безгә иртә булыр! Без яшәргә булдык яңадан... Гел үзгәреп алга оча дөнья, Без калмаска булдык аңардан. Гел үзгәреп алга оча дөнья, Илтә барам Тукай якларын: Аэропортлар, юллар, Байракларның Язмышлары бездә чакларын. Иксез-чиксез әрәмәләр илтәм, Эче тулы шомырт, бал исе: Шомырт чәчәкләре ап-ак дәрья, Ак дәрьяда хыял көймәсе. Йөзә һаман, йөзә сары көймә, Малай-шалай карый кызыгып. Аннан йөгерә алар — егетлеккә, Акбай чаба арттан сузылып. Кызлар җитә монда, җыйнаклана Күз алдында бераз суырылып. Монда җылы сөю җиле исә, Көннәр исә рәхәт җил булып. Үсә монда каен һәм бозаулар, Үсә фикер, үлән һәм тайлар... Башын чайкап бөгелеп, биеп кенә Үсә кырда безнең бодайлар. Тимер яуңың кара авызына Без бирмәскә тиеш аларны. Усаллык та алдым үзем белән Җиңәр өчен усал җаннарны. Күңеле гаҗәп яхшы кешеләр дә Көтмәгәндә каза күргәннәр. Серләрем бар әле, киңәшем бар Кабынасы яңа көннәргә... Ни икәнен беләм юлларның да, Озын юлда буш кул кем йөрсен?! ... Уенчыклар алдым оныкларга, Уенчыклар алдым—төрлесен: Сыбызгылар... битлек... курчак алдым... Бәлки күп тә китә алмамын. Янәшәмдә яхшы дусларым бар, Юлда калмас ләкин алганым. II Юл өстендә, кыр өстендә Сайрый тургай биектә. Ничек болай сайрый тургай, Борчак кына кебек лә?! Сайрый тургай, өзә тургай, Каян алган шундый көй? Эче тулы — шатлык кына, Шатлык кына микәнни?! Җирдә тургай бәхет кенә, Бәхет кенә күргәнме? Бәхетле кыяфәтенә Әллә юри кергәнме?! Әллә болай кирәкмиме? Әллә шулай кирәкме? Чакыра бит, яшәтә бит, Яшәртә бит йөрәкне!!! Көе белән коендыра, Керендерә, юа бит... Яңарта бит өметләрне! Борчуларны җуя бит! Кыр өстендә, чор өстендә — Кыл өстендә бугай ла?! Җыр ягына көн тартыла, Гөл тартыла — тургайга. Көй артыннан тал сузыла, Үлән күккә үрелә. Таш, үрелеп көйгә таба, Йортларга әверелә... Кынысында кылычы бар Ир тартыла тургайга. Уйламагыз тартылмый дип, Җир тартыла тургайга. Әллә тургай оча торгач, Сихри куәт булганмы? Чор өстендә, кыл өстендә Хикмәте бар тургайның. Әллә тургай түгелме ул? Ул очар шигырь микән? Ник булмасын тургай-шигырь, Канаты булган икән?! Кыл өстендә, чор өстендә Үз урыны тургайның, Бу чорны канатсыз кичеп Булмыйдыр ул, мөгаен. Чор юлында — Татарстан, Чор юлында — Чал Идел... Канат булса безнең хезмәт, Безнең сәнгать, безнең тел, Канатлыдыр Татарстан һәм канатлыдыр Идел. IH Бу дөньяда үз ягымның Чын кыйммәтен беләм мин. Шагыйрәне сөйләп аны Арттырырга теләмим. Шаярмыйм мин чынлык белән, Ялган белән уйнамыйм. Татарстан, Идел диеп, Мактанырга уйламыйм. Идел икән, Идел инде! — Җанга якын, туган бит. Бабайларның канлы йөзен Юган чагы булган бит. Идел икән, Идел инде! — Яратыйк та, кадерлик. Әмма моннан зур суларның Җирдә барын кем белми?! Тормышка Татарстанмы Иң кирәкле, иң матур? Кай шәһәрдән Казан артык, Кешеләре кемнән зур? Зур булсалар, андый зурлар — Бездә генәме алар? Әйе, бездә Сәйдәшләр бар! Бездә Мулланурлар бар! Аксакаллар булган икән, Алмаш булырга тиеш! Без ничек язмыйк ди икән, Кол Гали булган килеш. «Безнең халыкның үткәне, Зур юлы булган»>, имеш. Халкы булгач, аның инде Юлы булырга тиеш! ... Истәлек океан булыр, Истәлек булыр инеш... Истәлекләр булыр алар, Күргән дә бар аларны. Хөрмәтлик истәлекләрне, Хөрмәтлик бабайларны, һәм узганга салават та Шуны да уйлау кирәк: Чыгышы бөркет икәннең Очышы ничегерәк? Ачышларда-очышларда Бүген хәбәр өр-яңа! Суны кысып металл итә Сәхнәсендә замана. Тезләнеп сәҗдә кылсаң да Изге Болгар ягына, Ир дигәннең — бүгене ир, Узганы — малай гына. IV Без очышта, без очышта, Мин моны тоеп барам. Без очышта, гел очышта. Гел шуңа сөенеп барам. Җәлилгә булган алкышның Җилләрен сизеп барам... «Китмибез»не «Төшмибез» дип Әйтәсеңмени аны?! Шаяртып, әнә «Шүрәле» — Кытыклады дөньяны... Сабалардан, Арчалардан Чәчрәп чыккан егетләр — Кирәк җиргә барып явар Җылы яңгыр кебекләр. Кара күзле кызларыбыз Ак шәһәрләр өстендә! — «Кама»ларны, «КамАЗ»ларны Тартып-тартып үстерә. Әлмәтләрдә, Төмәннәрдә, Томаннарда торбалар — Татарстан куәтенең Киңәйгәнен тоялар. Без очышта, без очышта, Әй, Җәлил егетләре! Тизлекне үзгәртәбезме? Көч куәт бармы әле? Ярсудыр сезнең күңел дә. Минем дә ярсу күңел. Елмаеп сорау бирсәм дә, Шаярып сорау түгел. Шаярыр заман түгел бу, Очмасаң, туктау кирәк — Инде күккә күтәрелмәс Самолетлар төслерәк. Озак уйлар заман түгел, Очсаң — очарга кирәк — Шәүләсе дә җирдән купкан Ракеталар төслерәк. Күзендә күкнең очарга, Дөньядан гыйбарәт алып. Очарга янып-янып, Очарга — исән калып! Хәерле юл тели Ватан, Алда нинди зәңгәрлек! Халкыңны, оча алмаса, «Ник туган» дип жәлләрлек. Тизлекне үзгәртәбезме, Татарстан, бер генәм? Улың булып, хуҗаң булып Киңәшәм синең белән... Аңлар мине синең киңлек, Анда бар да минеке: Төлкеләр дә, куяннар да, Боланнар да минеке. Суда балык чиртүе дә, Камышы да минеке. Торналарың, бүреләрең Тавышы да минеке. Яккан учак, пешкән шулпа, Аксыл пары — минеке. ... Малайлары, әнкәләре һәм кызлары минеке. Шаулы Казан минеке ул, Юкәләр дә минеке. Синеке түгел дисәләр? Дисәләр дә минеке! Урам саен мәрмәр такта, Алары да минеке. Кичләре дә, төннәре дә, Таңнары да минеке. Зур тәрәзләр, киң мәйданнар һәм гөлләр дә минеке... Гөл куяр кешесе беткән Каберләр дә минеке! Мин аларга шигыръ куям! Куярлык шигырь микән? Безнең шәплек, яшәү тавышы Шуннан ишетелер микән? Мин аларга шигырь куям, Җыр куегыз, җырчылар! Кайсыгызның сан бирерлек, Сан алырлык тавышы бар? Кайсыгызның дөнья тавышы Санальгрлык тавышы бар? Син башласаң, без дә кушыласы — Әйдә килешеп алыйк булмаса?! Чыдарбызмы, әгәр синең җырың Ил естенә җәелеп еласа?! Чыдарбызмы? Никтер безнең халык Әллә нинди җырлар чыгарган: Зур җир шары төшеп тирбәлерлек, Кайгы диңгезедәй җырлар бар. Чыдарбызмы? Болай чыдам да без, Ә барыбер күпме моң ага?! Син җырлама инде авыр көйләр, Мин теләмим хәзер еларга. Син җырлама инде авыр көйләр, Күңелләрне алар йомшата. Алда әле йомшак күңел белән Узып булмый торган юл ята. Күңеле йомшап киткәннәр дә бардыр, Алга бара ләкин барысы да. Күренәләр генә тыныч сыман, Бөтен кеше җирдә ярсыган. Алышалар күпләр, бүлешәләр, Көчлерәге тарта күбрәген — Бармакларын гына карасаң да, Тишкәләнә — йомшак йөрәгең. Юлда әле бәхет эзләүчеләр, Бәхетеннән шашкан кешеләр бар. ... Чишеләсе бәхәсләр бар юлда, Үтерешкә җиткән эшләр бар... Без барабыз тыныч тормыш даулап, Дошман бара җыелып-серләшеп. Йөкле ана уза киләчәккә, һәм танклар уза гөрләшеп... Юк, җырлама моңлы озын көйләр, Күңелләрне артык йомшата. Алда әле йомшак күңел белән Узып булмый торган юл ята. Син үрләрне җырла, күперләрне: Юллар кинәт аска киткәнне. Борылышларны җырла, бәрелешләрне, Тормыш һаман җиңеп үткәнне. Үзебезне җырла, гыйшкыбызны, Чоры өчен — без дә Таһирлар. Эш күбрәктер бугай, вакыты шулай. Ләкин азмы бездә ярсу бар?! Мәңге яңа дигән шәп җырлар да Искерәдер бераз, мөгаен — Җырладык ла инде андыйларны Юл читендә оеп, моңаеп... Әмма бүген безгә инде күбрәк Лазер җыры кирәк, ут җыры! Кыенлыклар моны сорый бездән, Тизлек моны сорый, юл сорый. Исән илтик юлда Кеше йортын, Шатлык белән тулы йорт ясап. Тукай ягын илтик, шәһәрләрен һәм шөһрәтен илтик исән-сау. Ерак китик әле дөнья белән, Чын бәйрәмнәр булыр шуннан соң. Ул чакларда гөнаһ булмас йомшау, һәм җырларсың безгә... җырларсың... VI Нидер кала дөнья тизлегеннән Кабат килер сыман яз булып. Төркем-төркем кошлар сыман кала, Канатлары кала язылып. Кала тыныч кына, кайчан да бер Адресатка җитәр хат сыман. Калмас өчен кузгалырга кала, Кешнәп үрә баскан ат сыман. Гел үзгәреп дөнья алга оча, Ярып керә кызыл таңнарга... Оча дөнья алга гел үзгәреп, Без калмаска булдык аңардан. 1975