Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШЬЛЕККӘ ТАРТЫЛА КҮҢЕЛ

Федор Васильевич авылдашлары арасында «тыйнак Федор» буларак билгеле иде. Бу сыйфат аңа иң авыр минутларда да хас булды. Фронтка киткәндә дә, мәсәлән, ул кайберәүләр шикелле, өй- дән-өйгә йөреп саубуллашмады, көндәлек эшенә барган шикелле, тотты да юлга чыкты. Һәм шулай ук тып-тын гына, көтмәгәндә кайтып та килде. 1941 елның зыкы декабре иде. Таң әле ярылып кына килә. Ул ишек шакыды. Керде. Озак кына буылып-буылып йөткерде. Чи салам янмый яткач, мичтән өйгә балта асып куярлык төтен чыккан иде. Агач сәке өстендә аның күзенә ике түмгәк чалынды. Алар кыймылдыйлар да. Мария Васильевна мичкә юеш салам якканда гел шулай итә: Володя белән Валентинның башларына ис капмасын дип, юрган астына яткыра иде. — Бөтенләйгәме, Феденька?! Бетерепме, бәгърем?! Бит буйлап көмеш бөртекләр тәгәрәде. Болары татлы яшьләр иде. Салам төтененнән чыккан әче яшьләр түгел... Федор Васильевич ике көнгә генә кайткан булып чыкты. Бу төбәктән егерме-утыз чакрымнар читтәрәк яңа хәрби часть оештырыла икән. Мәрхәмәтле командир шушы якын-тирәдән булган кешеләргә, семьясынбалаларын күреп килсеннәр дип, ике көнлек ял биргән. Бу зур бәхетнең канаты Федор Васильевич Турановка да бер очы белән кагылган. Менә ул, пехота солдаты, шул шатлык-куанычтан исереп, үзенең салкын, төтен баскан караңгы куышында басып тора. Бу — җәһәннәмнән чыгып, җәннәткә керү шикелле түгелме?! Фронтка киткәндә, күпме генә әйләнеп караса да, аркасындагы зур биштәре аңа туган авылын, туган тугаен кат-кат төбәп карарга комачаулаган иде шикелле бит. Аның өчен бу төбәккә юл мәңгегә ябылган кебек тоелды ул чакта. Ике көндә ике айлык эш эшләнде. Ишек тупсалары «сайрау»дан туктады. Лапас кыегына да ниндидер мал ризыгы мендерелде. Ягарга бер олау тал чыбык кисеп кайттылар. Володя, бишенче яшьтә а. «к. у • м в. 129 генә булса да, әтисенең олы улы буларак, хәйран гына кайнашты. Тепза елгасына суга дип агач мичкә белән баргач, ул, зурларча, «ах», «ах»» дип, бәке ачышты, чана тартышты. Яр буенда зифа чыршы үсеп утыра иде. Шунда җиткәч, Володя әтисен чабуыннан тартып туктатты: — Әти, ат-ат уйныйк әле бераз. — Ничегрәк уйныйк соң аны, улым? — Син абаланасың да, мин синең аркаңа утырам. — Шуннан? — Син йөреп кит! Әти кеше, карт аю шикелле, «дүрт» аяклап көрт ерып бара, ә аркадагы «җайдак» кылыч белән дошманнарны тураклый. — Әти, синең аркаң, ай-һай, киң, минеке дә шулай булырмы икән? — Булыр, улым, булыр. ...Район үзәгенә юл әлеге шул чыршы яныннан уза. Салкын иде. Мария Васильевна ирен озатырга чыкты. Володя өйдә калырга һич тә риза булмады. Әтисе кулына утырып, аның тыны белән җылынып, озак барды. Бөдрә чыршы янына җиткәч, сабыйларча беркатлылык белән: — Әти, сугышта син шундый чыршы артына кач, юкса, үтерерләр үзеңне! — диде. — Шулай итәрмен, улым. Кайткач синең белән без тагын ат-ат уйнарбыз. — Көтәм сине, әтием! Ләкин Пешкалово авылы кешеләре авырлыклар килгәндә читкә- чатка поса торганнардан түгел иде. Фашист пулялары Федор Васильевич Турановны да чыршы артына качыра алмады. 1942 елда 10 нчы биеклек өчен булган тиңсез көрәштә аның гомере өзелде... Кострома өлкәсенең Пешкалово авылы. Унсигез йортлы кечкенә төбәк. Зәңгәр сулы елга, әрәмәлекләр. Авылның кайсы ягыннан гына килеп керсәң дә, кайсы гына йортка шакысаң да, сине якты йөз белән каршы алалар. Биредә ишекләр, гадәттәгечә, бервакытта да бикләнми, кешеләр кеше әйберенә кул салу, туры ятмаганны эләктереп китү дигән нәрсәне белмиләр. Табигать тә, кешеләрнең берберләренә булган мөнәсәбәте дә, көнкүреш шартлары да халыкта рәхимлелек, ягымлылык, намуслылык сыйфатларын тәрбияләгән. Федор Васильевич Туранов шушы җирлектә үскән иде. Сугыш бу изге сыйфатларны һәркемдә тагын да көчлерәк ялкын итеп дөрләтте. Яу кырында башларын салган ирләрнең балаларын тәрбияләү авылның сакалсыз «аксакаллары» — хатыннар кулына күчте. Шундыйларның берсе — Иван дәдәй. Аңа авылда кечесе-олысы шулай дип эндәшә. Ә бит аның фамилиясе, әтисенең исеме дә бар. Шуларның бөтенесен кушып әйтсәң,— Иван Иванович Гусев булып чыга ул. Мария Васильевна, таң әле беленер-беленмәс вакытта фермага китешли, Иван дәдәйләр тәрәзәсен шакый. — Зинһар, күз-колак була күрче инде балаларга, мин, баш-күз алгач, үзем дә кайтып әйләнермен. — Син, Мәтрүиә, ник борчыласың, ул Гришка Распутиннарыңа берни дә булмас. Бар, бар, малларыңны кара... — Рәхмәт, Иван дәдәй, мин хәзер... Мария Васильевна атлап түгел, йөгереп чаба. Ризык көткән сыерларның мөгрәве аның бәгырен кисә. Үз малайлары — Володя белән Валентинны Гриша Распутин дип атавына Мария Васильевна- ның исе дә китми. Теләсә кем теләсә ни дисен — тик күз-колак була да белсен. ♦ Распутин дигәнне тәгаенләбрәк карасаң, эш болайрак тора. Иван 5 дәдәй, армиядә хезмәт иткәндә дә, үзе әйтмешли, «Рәсәйне соңгы там- > чы канына чаклы сакларга гына түгел, аның тарихын «аркылыга- * буйга» өйрәнергә дә азмы-күпме вакыт тапкан. Дәрвиш-күзбуар Гри- 5 ша Распутинның акылга шактый чамалы булган Рәсәй патшасы тә- F хетенә кадәр үрмәләргә маташуы дәдәйнең җан ачуын чыгара. Шун- * нан башлап Гриша Распутин сүзен ул, шаяртып, «шайтан» мәгънә- о сендә куллана икән. Иван дәдәй — авылда бер дигән балта остасы. Көне буе тук-тук, ? көне буе нәрсәдер ясый, нәрсәдер эшли. Шул «тук-тук»лар янына = бөтен авыл малайлары диярлек җыела. — Килдегезме, Распутиннар! ♦ Беренче сүзе шул була аның. Аннан кулына үзенең эш коралла- = рын берәмберәм ала. Ялтырап торган балта йөзе белән сакалына - кагылып, балтаның үткенлеген чамалый. Шуның тылсым көченә ия булуы турында сөйли. Сүзе үтемлерәк булсын өчен, ботаклары * тырпаеп торган бер агач кисәге алып керә. Аның янына нәкъ чын 2 кошны хәтерләткән агач уенчык китереп куя. Кош та кош, бу уенчык та кош. — Эш яратсагыз, кошы булыр аның. Машинасын аннан да тизрәк бирерләр: хезмәтне сөегез, сыбызгылар, хезмәтне!.. Инде төш якынлашып килә. Володя, бабайлар шикелле, кулын ° кашы өстене куеп күккә карый. Анда, әкиятләрдә тасвирланганча, * ике келәм йөзеп бара, имеш. — Ни кайгыга баттың? — ди Иван дәдәй, малайның хәленә керергә тырышып. — Менә аргы як басуында печән җыеп кибәргә калдырган идек, яңгыр явар, ахры. — Ялт беләбез аны — явармы-юкмы?.. — Ничек, Иван дәдәй, ә?.. Малайлар, авызларын ачып, карашларын Иван дәдәйгә төби. — Әйдәгез, өйгә керик, чөйгә багып карыйк... Шигырьләп әйтелгән бу сүзләрнең мәгънәсен малайлар, билгеле, аңламады. Алар гына түгел, олылар да төшенмәсләр иде: чөйгә багып кемнең һава торышын әйтеп бирә алганы бар? — Күрәсезме, чиборыннар, — диде Иван дәдәй, малайларны түр башындагы стенада эленеп торган чөй сыман агач ботагы янына алып килеп. — Күрәбез, күрәбез. — Ә ни күрәсез соң? — Ботак. — Ничек тора ул? — Безгә карап тора, — диде Володя, күзләрен челт-челт иттер- гәләп. — Кояшка! — диде Иван дәдәй, кеткелдәп көлеп.— Кояшка карап тора. — Димәк, кояш аны үзенә тарта. Димәк, яңгыр булмаячак. Ботак борын салындырса, яңгыр сибәләр иде. — Нинди агач ботагы бу, —диде чәче арыш саламы төсендәге малай, булачак галим кыяфәтендә кыланып. — Анысы әлегә сер булып калсын. «Лаеш» шулпасы белән бер пот тоз ашагач белми калмассыз, — дип, Иван дәдәй малайларны капка төбендә озатып калды. ...Володя, әтисе шикелле, тыныч-тын, барысын да үлчәп-исәпләп эшли торган малай булып үсте. Төскә-буйга да әтисенә охшаган иде ул. Күршеләр һәм бөтен авыл халкы шулай ди иде. Мария Васильев- наның йөрәген ике хис телгәләде: Володя һаман әтисен — Мариянең ире төсен хәтерләтеп үсә. Ул — йөрәккә бер төрле дәва сыман. Икенче яктан исә бу төс — мәңге төзәлми торган ярага сибелгән тоз шикелле. Бәгырьне нәкъ шунысы ныграк кисә дә. Атлар да фронтка китеп беткәннәр иде. Тәртәгә үгезләр җигелде. Каникул көннәрендә мәктәп укучылары да шуларны җигеп эшләргә тиеш иде. Мария Васильевна да беркөнне Володяны фермага алып барды. — Син зур инде, улым, үзеңә дөнья көтәргә вакыт җитте. Үгезгә камыт кидерергә көче дә, буе да җитми иде Володяның. Ә үгезнең күзен бер акайтып каравыннан котларың ничек очмасын?.. Мария Васильевна үгезне үзе җигеп, улын арбага утырта һәм кулына дилбегә тоттыра да, Иван дәдәй әйтмешли, «енструктаж» бирә: «Бу мал, улым, кигәвеннән бик курка, шуны исеңдә тот. Кигәвен сырып алды исә, дилбегәңне ташла да арбадан җиргә сикер. Үгез берәр чокырга барып егылмыйча барыбер туктамаячак. Аннан аны кояш сүрелгәч кенә алып чыгарга мөмкин сиңа... Тагын шунысын да онытма, улым: колхоз милкенә, кеше әйберенә кулыңны якма. Берәүне дә алдама. Үзең эшләп тапкан мал гына мал ул». — Володя, синең трай тибеп йөрер чагың узды, эшли башларга вакыт җитте. Берәр һөнәр алырга уйламыйсыңмы?.. — Әллә сез әни белән үзара сөйләштегез дәме инде? Эшлә дә эшлә... Мин бит әле эшләмим дип әйтмәдем... Бу сөйләшү инде Володя җиденче классны тәмамлагач, әнисе белән бертуган апасы янына Кострома шәһәренә баргач булды. Апасы «Хезмәт байрагы» исемендәге фабрикада алдынгы тукучы булып санала, активистлар рәтендә йөри. Өендә зур китапханәсе бар, газе- та-журналларны күп алдыра иде. — Үзең шикелле тукучы итәргә уйлыйсыңмы әллә мине? — диде Володя вәкарь белән. — Әйе, — диде апасы. — һәй, кызлар эшенә... — Кызлар тотып ашар дисеңме әллә... — Ашамасалар да... — Тукучы һөнәре — күптәннән килгән мактаулы һөнәр, Володя, укы, өйрән, үкенмәссең. Билгеле, тукуны хәзер машина тукый, әмма ул машиналарны көйләп-карап торучы осталар кирәк. Мин сине шул эшкә кыстыйм, — диде апасы, сүзне йомгаклап. ...һәм менә ул — Кострома җитен комбинаты каршында оештырылган туку осталары ярдәмчесен әзерләү мәктәбенең чыгарылыш курс укучысы — Казанга атаклы җитен комбинатына практика узарга килде. Унҗиде яшьлек мастер ярдәмчесен комбинатта эшләп «лаеш» шулпасын аз эчмәгән апалар, кызлар төрлечә каршылады: өлкәннәр — баласындылар, ә яшьләр — яшьсенделәр. Ә комбинат администрациясе исә, яшьлеккә аз гына да ташлама ясамыйча, менә сезгә, иптәш Туранов, 30 станок, эшләтегез шуларны, ярдәм кирәк булса — тарсынмагыз, диде. һәм менә мастер ярдәмчесе Владимир Федорович Турановка да (аңа хәзер рәсми рәвештә шулай дип эндәшәләр) чыннан да ярдәм дигәнең кирәк булды бит. Нинди ярдәм? Юк, техник булышлыкка * мохтаҗ түгел иде ул. Станокларның төзелешен җиде төн уртасын- - да уятып сорасалар да шартлатып аңлатып бирә алачак. Теорияне s әйткән дә юк, су урынына эчә диярсең. Менә әлеге рәсмилек, шуңа £ бәйле мәкерлек — мастер ярдәмчесен җиз иләк аша үткәрергә теләү- < ләре үзәккә үтә. — Владимир Федорович! Минем станок эшләми, ярдәм итсәгезче! £ — Владимир Федорович! Минем тукыма тигез чыкмый, нишлим н икән?.. о — Владимир Федорович! Нигә чимал юк? Болары — кызлар. — Володя, әй, Владимир Федорович! Миңа бу айда эш хакы = нигә аз язылган? — Володь... * Бу сүзләрне производствода байтак еллар эшләүче апалар яуды- = ра. «Килеп каптым!» дип уфтана Володя. Ни пычагыма дип Костро- JZ мага бардым да укымышлы апаның акыллы сүзләрен тыңладым, ч Үгез җигеп тә үгез арбасына гына утырып калмаган булыр идем әле. * Тукучы — борынгы һөнәр, имеш! Әллә Костромага кире кайтып ки- - төргәме?!. Беркөнне төшке аштан Володяны тәҗрибәле тукучы Клавдия Ми- ж хайловна Красильникова бер читкәрәк чакырып алды. Ул, ни өчен- н дер, Володяга әнисе кебек күренде. Сабыр холыклы, төптән уйлап ™ сөйли торган апа иде. > — Син күңелеңне төшермә, Володя. Бу шаяру-үртәүләр бетәр. * Яшь кешене шулай сыныйлар инде аны. Мине башкасы борчый. Бригада сыйфатны санга сукмый башлады бит, иң куркынычы менә шул. Кичә генә күпме брак киткән?! — Нишлим соң, Клавдия Михайловна! — Барысын да үз җилкәңә алма. Кешеләргә таян, ярдәмгә мин дә әзер. — Сез минем өчен эшләргә тиеш түгелдер бит инде, Клавдия Михайловна. — Без барыбыз да бер-беребезгә ярдәм итәргә бурычлы, коллективта эшләр күмәк хәл ителергә тиеш, ә син йөкне үзең генә тартырга азапланасың, Володя. Алайса, тартышыгыз... Икенче көнне бригадада җыелыш булды. Эшчеләрнең күбесе ни өчен җыелганны белмиләр иде. — Тагын мораль тукыйсызмы, тукыма урынына, — диде зәңгәр күзле, сары чәчле бер кыз. — Әй, сөйләсеннәр лә, сүз сатып алынмаган ич, — диде кара чәчлесе. — Сүз Клавдия Михайловнага бирелә, — диде Володя дулкынланып. Клавдия Михайловна урыныннан да тормыйча, үзалдына сөйләгән, үз-үзе белән киңәшкән төсле, акрын гына сөйләп китте: — Менә, — диде ул, — кулына «брак» дип тамга сугылган тукыма кисәген алып, — шуңардан үзенә күлмәк тегеп кем кияр икән? Кем? — Кызлар берберсенә карашып алдылар. — Менә шул шул, — дип дәвам итте ветеран, — берәүгә дә ошамый, берәүгә дә кирәк түгел. Ә кемгә дип шулай тукыйбыз? — Капчык тегәргә ярамаган тагын, — диде кемдер. — Капчыкка әгәр алтын бәясенә торган бөртек салынса, капчык ил оборонасына хезмәт итсә... Бәхәсләшүчеләр телләрен тешләделәр. Аларга ничектер оят булып китте. Чыннан да бит, кибеткә керсәк, тукыманы зурайткыч пыяла белән тикшергәндәй сайлап алабыз, аз гына начарын да гафу итмибез. Син брак җибәрсәң, мин җибәрсәм — яхшы товар кайдан килер соң? — Рәхмәт сезгә, Клавдия Михайловна, — диде соңыннан Володя. — Менә ничек җиңел генә аңлатып-төшендереп бирдегез, мин инде бөтенләй кул селтәргә әзер идем. Коллектив мастер ярдәмчесен әнә шулай сынады. Кем белә, бу бәлки сынау да булмагандыр. Ул, мөгаен, чыныгуның үзедер. Бригада өчен дә, яшь җитәкче өчен дә. Ничек кенә булмасын, Володяга армиягә китәргә вакыт җиткәч, күпләрнең күңеле йомшарды. — Әй, нигә ямансуладыгыз әле, — диде Володя кызларга. —Мин китсәм, яңа ярдәмче килер, изге урын буш тормый ул. — Без сезгә күнеккән идек инде, — диделәр кызлар беравыздан. — Бик көтсәгез — яңадан әйләнеп кайтырмын, алайса. — Көтәбез, көтәбез!.. — Кызлар яулык болгап калдылар. Володяны армия чыныктырган, җыйнакландырган иде. Иңнәрендәге өлкән сержант погоннарын салган булса да, солдатта булганлыгы аның әллә кайдан күренеп тора. Иң мөһрме — хәзер тәҗрибә бар. Сержант бит ул солдат өчен әти дә, әни дә, начальник та. Бригада да шулай түгелмени? Производствода хәрби тәртип булмаса да, кешеләр белән эшләү алымнарында уртаклык зур: шул ук индивидуаль эш, һәркемнең күңеленә ачкыч таба белү. Ни генә булмасын — бер ел эчендә яшь мастер ярдәмчесе Владимир Туранов җитәкчелегендәге тукучылар бригадасы, финишка җиткәндә көчле ыргым ясаган йөгерүче шикелле, халыкны ах иттерде: коммунистик хезмәт бригадасы дигән мактаулы исемне, комбинатта беренчеләр- дән булып, алды да куйды. Ветераннар үз сүзләрен партия җыелышында әйттеләр: Володяны партия сафларына кабул иткәндә, аның эшенә чын бәя бирелде. — Безнең борынга чиерттең, егет, һәм сиңа шуның өчен рәхмәт!— диде өлкәннәр, Володяның кулын кысып.— Яшьлек шулай булырга тиеш тә ул. Юлың гел алга барсын, артка әйләнеп карама!.. Әмма карарга туры килде. Кирәк иде. ...Ул залга килеп керде дә буш урынга барып утырды. Яз иде. Кояш нурлары бөтен бүлмәне тутырган. Алар күзгә, йөзгә кадала сыман һәм йөрәкне җылыталар. Володяның исенә кылт итеп Иван дәдәй килеп төште. Уйламаганда-көтмәгәндә. Бәлки аңа шушы кояш нурлары сәбәпче булгандыр. Кояш, Иван дәдәй стенасындагы агач ботагы, яңгыр... Менә каян килә ул хатирә. Иван дәдәй ул чагында стенадагы агач ботагына карап һава торышын билгели алу серен ачмаган иде. Хәзер ачар идеме икән?.. Партия оешмасы секретаре да ниндидер сер турында сөйли иде. Тик бу башка, производствоны яхшырту сере турындагы сүзләр: — Иптәшләр, артта баручы бригадаларны алдынгылар рәтенә чыгару турында безнең илдә баш ватучылар аз булмады. Министрдан алып курьерга кадәр, һәм бу серне безгә көтмәгәндә-уйламаган- да гади бер тукучы чишеп бирде. Сез аны яхшы беләсез, аны бөтен ил белә. Валентина Гаганова ул. Барлык уңайлыктан, даннан ваз кичеп, артта калган бригаданы җитәкләүгә күчкән бу тукучы үрнәге безнең йөрәкләрне тирән дулкынландырды. Аннан соң секретарь комбинаттагы хәлләргә анализ ясады һәм сүзенең ахырында болай диде: «Безнең база училищесында укучылардан оештырылган бригадага Валентина Гаганова шпкелле олы йөрәкле, оста куллы кешенең күчеп килүе сорала. Коммунистлар бүген шул мәсьәләне хәл итәргә тиешләр дип уйлыйм». Ораторлар, берәм-берәм сүз алып, Валентина Гаганова башлангычын хупладылар. Ләкин берәү дә «мин ул бригадага күчәргә риза» дип әйтмәде. Чөнки гади эш түгел иде бу. Барысы да яхшы аңлый- - лар: кадровый эшчеләрдән торган бригадага күчеп анда эшләрне ~ җайлап җибәрү бер хәл әле ул. Ә инде үз җилкәңә производствоны әле рәтләп белмәгән 15 өйрәнчек кызны алып, шулар белән тиешле - планны үтәү. Шулар эшенә карап хөрмәткә ия булу, эш хакы алу — £ болар бөтенләй башка нәрсә. Бу шик-шөбһәләрне шушында, партия җыелышында ук ачыклар- * га, исәпсез күп сорауларга да әлеге җыелышта җавап табарга 5 кирәк иде. — Ышаныч күрсәтсәгез, мин — риза! — диде коммунист Тура- нов. — Кемдер бу эшкә алынырга тиеш бит инде. Зал аңа шаулатып кул чапты. Нинди җаваплы, четерекле, мәшәкатьле эшкә алынганлыгын аңлау өчен аңа күп вакыт кирәк булмады. Беренче көнне үк конфликт чыкты. Алдагы көнне бригадада шимбә өмәсенә чыгабыз дип килешкән- = нәр иде. Володя абыйлары солдат итеге, гимнастеркасы киеп, билен ялтырап торган йолдызлы каеш белән бәйләп, канатланып өмәгә - килде. Әмма, күпме генә көтмәсеннәр, бер-ике кыздан артык кеше - күренмәде. £ — Көтмәгез, абый, — диде бите сипкелле Вера. — Килмәячәкләр -- алар. — Нишләп алай дисең? — Соң, бушка эшләп йөрергә минем кебек юләрләр күп табылыр дисезмени? — Шимбә өмәсе — бәйрәм, хезмәт бәйрәме бит ул, Вера. Аннан соң — үзебез өчен эшлибез. Менә бу ишегалдын ялт иттереп себереп куйсак, аяклар йөгереп үтәчәк бит чиста җирдән. — Абый, мине дә кайтарып җибәрегез инде, ә! Барыбер берәү дә килмәячәк!.. Вера якын-тирә авыллардан килеп училищеда укучы кызларның барысы да диярлек авылларына кайтып китүләрен белә иде. Ләкин бу турыда Володя абыйсына әйтмәде. Телгә беткән, яшь булса да хәйләкәр, усал кыз иде ул. Яңа сынауларның башы гына иде әле бу. Көннәрдән бер көнне кызларның бөтенесе эшкә килмәде. Бусы инде шимбә өмәсенә чыкмау гына түгел иде. — Кайсының эше булыр икән бу? — дип баш ватты Володя.— Кемнеңдер кулы уйнаган булырга тиеш монда. Зина Мазанованы кымы? Сабыр, һәрнәрсәгә объектив карый торган бу кыз андый яман лыкка бармас. Вера Гуськовамы әллә? Бәлки, бәлки? Шулай да ди. Тик аны ничек исбатлыйсың? «Яшүсмернең үа-үзенә бәясе кыл дан нечкә, кылычтан үткен — берүк сак кагылыгыз аңа!..» Кайсыдыр шәрык мәгърифәтчесе әйткән бу сүзләр бу минутларда янә искә төште. Әлбәттә, эшкә чыкмый калуның берәр сәбәбе булгандыр. Кызлар яңа җитәкчедән канәгать түгелләрме, хезмәт хакы аз диләрме әллә? Володя бу сорауларга алай да, тегеләй дә җавап эзләп карады. Ләкин тиз генә таба алмады... Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Бригада, канаты ныгып килә торган кош шикелле, һаман көчлерәк талпына башлады. Кайтаваз шикелле, бригаданың эшкә чыкмый калу вакыйгасы да көтмәгән, уйламаган ягы белән ачылды. Бу инде теләсә нинди бүләккә караганда да кадерлерәк, мөһимрәк иде. Шатлык иде. Инструктор Халисә Нәбиуллинага Зина Мазанова, үзенең эч серен ачып, болай дигән: «Без, кызлар, Владимир Федорович алдында үзебезне гаепле саныйбыз. Теге вакытта прогул ясап без бик начар эшләдек. Сәбәбен дә аңлатмадык. Сәбәбе —җавапсызлык иде, безнең балалык иде. Мин Владимир Федоровичны әтием кебек хөрмәт итәм. Андый кешеләр алдында ялганлашырга, начар эшләргә оят безгә. Моннан соң бернинди тәртипсезлек тә эшләмәбез, зинһар, шуны Владимир Федоровичка җиткерегезче». Шушы көннән башлаптыр бәлки, Владимир Федоровичны үз итеп тә, рәсми төстә дә «остаз» дип йөртә башладылар. «Остаз»,—дип елмаеп куя иде ул үз-үзенә. — Кешеләргә акыл өйрәтеп йөр, имеш, ә үзеңнең әле семьяң да, бала-чагаң да юк. Мораль хокукың бармы соң? Эх, яшьлек юләрлеге. Менә бүген дә, сөйгән кызың белән кинога барасы урынга, бөтенләй таныш булмаган кешеләр ишеген шакып кер, тагын шул бала тәрбияләү турында акыл сат, үзеңнең балаң булмаса да...» Ул бүген кич Валерий Тимофеевның әти-әнисе янына барырга тиеш иде. Өстенә ап-ак күлмәген, яңа костюм-чалбарын киде, армиядә чагында ук сатып алган чәчәкле галстугын такты. Кулына көзге алды. Көзгедән олыгая башлаган егет карап тора, чигәләрдән анда- санда көмеш энәләр очы ялтырый, кара күзләр тирәсендә беленер- беленмәс кенә берничә сызык күренә. Валерийлар өенә аның беренче тапкыр килүе генә түгел инде. Валерийның язмышы хәтта судка барып җиткән иде. Комбинатка аны әнисе җитәкләп килде. Ул үзе дә шушында эшли иде. Урта буйлы, битләре кабартма кебек күпереп торган яшүсмернең куллары эшкә ятышлы булып чыкты. Тукыма җебен машинага күз ачып йомганчы тоташтырып өлгерә, эш урынында үзен иркен тота, тәҗрибәле эшчеләр кебек эшли иде. «Менә дигән кадровый эшче чыгачак моңардан!» дип сөенгән иде остаз Володя. Мондый нәтиҗәгә килергә иртәрәк булган икән әле. Аңа кадәр шым гына йөргән, аз сүзле яшүсмер турында бөтен комбинат сөйли башлады. Бигрәк тә әнисе өзгәләнде. Иптәшләре алдында оят иде аңарга. Ләкин факт күз алдында, әллә кайдан күренеп-кычкырып тора иде. Эштән кайтканда Валерий үзе кебек бер яшүсмернең свитерын салдырып алган һәм иртән шуны киеп эшкә килгән. Кеше талаучыны станок яныннан алып киттеләр. Суд, билгеле, энәсеннән алып җебенә кадәр тикшерәчәк, акны — ак, караны — кара дип әйтәчәк. Бусы берәүне дә шикләндерми. Яшь остаз өчен боларга караганда күп тапкыр катлаулырак, четереклерәк мәсьәләне ачыклау мөһим иде. Хата кайда, кайчан җибәрелгән? Владимир Федорович, кино тасмасын яңадан әйләндереп караган шикелле, үзенең иртәдән алып кичкә хәтле булган эш көннәрен күз алдыннан үткәрде. Көн, гадәттә, цехны карапәйләнеп чыгудан башлана. Барысы да тәртиптәме, материаллар бармы, кызларның кәефе нинди? Авыручылар юкмы? Бу, бер караганда, врачның авырулар палатасына иртәнге обход ясавын хәтерләтә. Һәм хәтерләтеп кенә дә калмый. Әнә зәңгәр косынка бәйләгән кызның йөзе янып тора. Хәерлегә түгел бу — сизә остаз күңеле. — Сеңелем, авырыйсыңмы әллә? — Юк, Владимир Федорович. — Санчастька барып кил эле, синең температураң бар бугай. — Эшли алам мин, Владимир Федорович. — Аласың, билгеле, акыллым. Шулай да врачка күренеп алу комачауламас. та карадылар — булмады: «Сәгать звоногы эшләми, шуңа тора ал- с мыйм», — дип аклана. Башка бүлмәгә дә күчәсе килми — мин бер- В үзем, бер бүлмәдә рәхәтләнеп йокларга яратам, ди. Уйлашкач-ки- < ңәшкәч, техниканы «эшкә җигәргә» булдылар: бригададан кем дә *" булса тулай торакка шалтыратып вахтердан кызны уятуын үтенә. 2 Шулай итеп мәсьәлә, яхшымы-начармы, уңай хәл ителә. «Бәлки Валерий белән дә шулай мәшәкатьләнергә кирәк булган- В дыр миңа», — дип, үз-үзенә нәтиҗә ясады остаз, — эшен яхшы бел- = гәч, калганы белән бик нык кызыксынмадым да бугай шул». ~ Күңелне каршылыклы уйлар борчый. Ни генә булмасын, егетне _ беткәнгә санарга ярамый. Күңеле әшәкелектә булырга тиеш түгел х аның. Әнә бит өендә түбәсен ябарга дип материал әзерләп куй- «? ган, яшелчә үстерергә төрле-төрле орлыклар сатып алган. Күңеле бозыклыкта булган кеше моны эшләмәс иде. Әмма кеше өстен- >- нән салдырып алынган кием белән бернинди вөҗдан газабы = сизмичә ничек итеп эшкә килмәк кирәк инде? Өлкән кеше булса, ике дә уйламас идең — талагансың икән, җавабын да тота бел! Тик х бу юлы хөкем каршына яшүсмер басачак бит. Шушы хәл Владимир ь Васильевичны судта җәмәгать яклаучысы сыйфатында чыгарга п мәҗбүр итте. Суд биргән җәзаны үтәп срогыннан күпкә алдан кайтты ул. Ләкин бригадага килмәде: — Миңа хәзер анда эшләргә оят, — диде Валерий остазына. — Сезнең алда да, иптәшләр алдында да. Мин сездән читтә — ерак тагы заводка эшкә урнаштым, минем өчен кайгыртуыгызга рәхмәт инде. ...Гомерләр агым судай тиз уза. Алар өйләнешкәнгә дә күпме вакыт үтте инде! Өлкән кызлары хәзер унбиш яшьтә, уллары да унның икенче ягына аяк баскан. — Владимир Федорович! — Әү, үскәнем? Бу — мастер ярдәмчесе эшенә өйрәнүче егет Саша иде. Ул остазыннан киңәш алырга килгән. Өйләнү мәсьәләсендә. Бригаданың зәңгәр күзле, алсу йөзле бер сылуына гашыйк булган икән. — Үз кызым кебек яратам, Саша, аның турында яхшыдан да башка сүзем юк. Ә ике айдан соң — туй. Башкода булып түр башында хөрмәтле Владимир Федорович Туранов утыра... Цехта шаярталар: безнең Владимир Федоровичтан да бай тагын кем бар икән, янәсе? Ел саен күпме кыз тәрбияләп үстерә, ел саен башкода булып туй бәлешләрен авыз итә. Вәт бәхет кешедә! Һәм ул көнне зәңгәр косынкалы кыз кичкә кадәр цехта күренми... 5 Ә кыз шат күңелле, эшне җиренә җиткереп, булсын дип эшлп, 5 үзе мәзәк ярата. Иртән тулай торакта еш кына йоклап кала... Оялтып л — Мине иптәш малайлар котыртты. Алар сүзенә бирелдем, — диде Тимофеев судта.— Куркак дип уйламасыннар, тукта, батыр булып карыйм әле, дидем. Гаебемне таныйм, бик нык үке го М нәм... Ә Владимир Федоровичның сүз эзләп кесәгә керәсе юк: — Кешеләрне күзле-башлы итәсе җиңелен җиңел дә, үз хатыныңны тыңлатулары авыр икән ул. Кешеләр шөбһәгә төшәләр. Ә ул һаман елмая: — Шул, шул — хатын тыңламый — мине дә, кызым Галяны да, улым Диманы да. — Нәрсә, ничек тыңламый... — Безнең белән чаңгы шуарга чыкмый. Бау белән тарттырсагыз да чыкмыйм, ди. Ә иртәгә, иптәшләр, Аккош күлендә Кыш бәйрәмен ачу тантанасы. Беләсездер, барыгыз да килегез. Чаңгылар белән, билгеле. Мин моны сезгә башкода буларак кына түгел, парткомнан шушы эшкә җаваплы кеше буларак та әйтәм. — Болай булгач бармый булмас,— диләр эшчеләр.— Эш җитдигә китте, җәмәгать. Ә Аккош күленнән туп кебек атылып башта Дима кайтты. Аның сулышы кысылган иде. — Әни, чаңгы ярышында беренче урынны безнең әти алды. Менә кәгазе! Кәгазь дигәне — шул беренчелекне раслаучы Мактау грамотасы иде. Анна Петровна өсте әле дә карлы улын чишендерде дә шкафтан папка алды. Грамотаны шунда салырга кирәк иде. Папканы ачуга, аның эчендәге өлкә газетасының таныш саны күренде. Беренче биттә СССР Верховный Советы Президиумы Указы басылган иде. Инде ничәнче тапкыр укыган, сүзләре хәтта яттан беленгән Указга ул сабыйларча карап озак кына сокланып торды. «Бишьеллыкның өченче елында эштәге һәм яшьләрне тәрбияләүдәге уңышлары өчен...» дигән сүзләрдән башланган иде В. И. Ленин исемендәге Казан җитен комбинатының туку станоклары мастеры ярдәмчесе Владимир Федорович Турановны Ленин ордены белән бүләкләү турындагы Указ.