ДУС ҺӘМ СЕРДӘШ ИТЕП
.. нче класс өчен дәреслек-хресто- матия1 татар әдәбиятының иң күренекле әдипләрен һәм аларның әһәмиятле әсәрләрен эченә ала Әдәбиятны яхшы белүче квалификацияле авторлар тарафыннан язылган бу китапта Г. Тукай, М. Гафури, Ш. Камал, Г. Ибраһи- мов, К. Нәҗми, һ. Такташ, К. Тинчурин, Г. Бәширов, М. Җәлил, Г. Әпсәләмов һәм Ә. Еники кебек әдипләрнең иҗат биографияләре бирелә. Дәреслек белән танышкач, татар әдәбиятының Г. Тукай һәм М. Гафурилар заманыннан алып бүгенге көннәргә кадәр булган үсеш юлы күз алдына килә. Дореслек-хрестоматия халык шагыйре Г. Тукайга багышланган бүлек белән ачыла. М. Моһдиев тарафыннан җыйнак ител, җиңел, йөгерек тел белән язылган бу өлештә Г. Тукай иҗатындагы социаль мотивлар ассызыклап күрсәтелә, шигырьләр дә уңышлы сайланган. («Бер татар шагыйренең сүзләре», «Сайфия», «Золым», «Буран», «Китмибез!», «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмитләре») Мәкаләнең үзәгенә реакция көчләренә күкрәк киереп каршы торган шагыйрьнең халык белән аерылгысыз бәйләнеше, аның иҗатында ил һәм халык язмышы кебек зур мәсьәләләр куелган. Шуны да әйтергә кирәк, шигырьләрне биргәндә автор Г. Тукай җыентыкларында кабатланып килгән кайбер ялгышларны да тезәтә. Мәсәлән, «Сайфия» шигырендә: Ярда торга», ач халыкка йаз дә бормы‡‡‡‡ §§§§. туп-туры Юргалый ул шунда тиз-тиэ. кайда бай сайфиясе'. — дип басылып килә иде. Бай ярда торды ни дә, пароходта торды ни — шигырьнең идея эчтәлеген ачуда моның бернинди әһәмияте юк. Шушы бер хәреф хатасы, әсәргә мәгънәви буталчыклык кертеп, һаман яши бирә иде. Дәреслектә бу юл: Ярда торган ач халыкка йоз дә бормый, туп туры — дип төзәтеп басылган. Ләкин дәреслек авторларына бу юнәлештә эзлеклерәк булырга иде М. Га- фурига багышланган бүлек Г. Тукайның «Мәкаләи махсусаясыннан алынган өземтә белән башланып китә. Тукай җыситьжла- рында бу өземтәнең соңгы өлеше «Ни эшлик соң? Шаярыр идек — әле генә язмыш ханым кыйнаган, елар идек — әле күздән яшебез дә кипкән»-', — дип ‘ Г. Кашшаф. М Мәһдига. Ф Миннуллим Әдәбият 7 класс этен дәреслек хрестоматия Катан. 1976 ел. ’ Габдулла Тукай Әсәрләр. Дүрт томда 3 том, Казан. 1966 ел. ISO бит §§§§ Шуяда у«. 4 том. ISO бит. 7 басылып кила. Гәрчә татарча алай сөйләмиләр һәм Г. Тукай да алай язмагандыр. Бу да — типография хатасы гына булырга тиеш. «Яшебез дә кипмәгән» яисә, һич югында, «кипкән генә» кирәк. Дәреслектә дә (тиешле аңлатмасы беләнме) төзәтеп бирергә иде. М. Гафури һәм Ш. Камалга багышланган бүлекләр шулай ук җылы тәэсир калдыра. Автор, М. Гафуриның язмыш тарафыннан кыйналуын күрсәтү белән бергә, шагыйрьнең полиция һәм жандармерия тарафыннан эзәрлекләнүен дә яктыртып уза. Ш. Камалның «минем һәрбер хикәям үз күз алдымнан, үз җилкәмнән үткән хәлләрдән, вакыйгалардан алынып языла, үз әйләнә тирәмдәге кешеләр сурәтләнә. Яшь булсам да, шактый күпне күрергә туры килде», — дигән үз сүзләре китерелеп, әдип иҗатының шушы ягына, хезмәт ияләре беяән аерылгысыз бәйләнешенә басым ясала. «Кара йөзләр» һәм «Акчарлаклар» повестьларына бирелгән аңлатмаанализлар укучыларның аңына гына түгел, күңеленә үтәрлек, йөрәгендә уелып калырлык итеп, җылы һәм матур итеп язылган. Язучыларның тел-стиль үзенчәлекләре, әсәр тукымасында пейзажның роле, образлар системасы һ. б. компонентлар гади һәм төгәл итеп аңлатыла. Г. Ибраһимовка багышланган бүлектә, язучының гаҗәп талантлы, киң колачлы зур әдип булуы белән бергә, аның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе булуы да әйбәт ачыла. «Кызыл чәчәкләр» повестеннан соң бирелгән анализ исә язучының теленә, стиленә махсус игътибар юнәлтүе белән ота. Бу урыннар коры сүзләр белән түгел, ә ничектер эчке бер җылылык белән, гүяки укучының янәшәсендә сөйләшеп утырган кебек итеп язылган: «Язучы теленең нинди могҗизалар тудырырга сәләтле булуын белергә теләсәгез. Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен күбрәк укыгыз, — ди мәкалә авторы. — Ифрат камил эшләнгән музыкаль симфо. ния кебек аның теле. Ул тел билгеле бер настроение тудыра, тон ясый, рәхәтлек бирә. Әсәренә, алынган материалның характерына карап, искиткеч җылы, якты, лирик та, ямансу да, кырыс та. шомлы да ул» (174—175 битләр) Башка язучыларга һәм шагыйрьләргә караган очерклар да. гомумән, әйбәт тәэсир калдыра. Укучыларның яшь үзенчәлекләре, белем дәрәҗәләре искә алынып, иҗат биографияләре гади, җыйнак итеп, образлы тел белән язылган. Авторлар теге яки бу әдипнең индивидуаль иҗат йөзе нидәи гыйбарәт булуын да күрсәтергә тырышканнар. Бу уңайдан материалны бирүдә төрле алымнар кулланылган. Язучы иҗатының үзенчәлекле яклары я турыдан-туры аңлатыла, яисә «Ни өчен Такташ шигыре шундый куәткә ия?», «Ә. Еникинең язучы буларак үзенчәлеге нәрсәдә?» кебек проблематик сораулар куела. Нәтиҗәдә һәр язучы үзенә хас сыйфатлары белән күз алдына килә: һ. Такташ шигырьләренең интонациягә бай булуы. К. Тинчуринның күпкырлы таланты, төрле жанрларда, сәнгатьнең төрле өлкәләрендә уңышлы эшләве, Г. Бәширов һәм Ә. Еникиләрнең үз иҗатларына гаять таләпчән караулары, М. Җәлилнең искиткеч поэтик һәм гражданлык батырлыгы, Г. Әпсәләмовның күп һәм нәтиҗәле иҗат итүе һ. б. Укучылар К. Нәҗминең «Язгы җилләр», Г. Бәшировның «Намус», Г. Әпсәләмовның «Газинур» романнары, К. Тинчуринның «Кандыр буе» пьесасы, һ. Такташның «Сыркыды авылы», «Мокамай» поэмалары, М. Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә». «Ана бәйрәме» һ. 6. шигырьләре, Ә. Еникинең «Кем җырлады» хикәясе белән танышалар. Дәреслектә бу әсәрләрнең язылу тарихы, образлар системасы, сурәтләү чаралары да яктыртыла. 7 нче класста татар әдәбияты әле бер бөтен процесс буларак өйрәнелмәсә дә. теге яки бу уңайдан әдәбият үсешендә күчемлелек, буыннар эстафетасы, традиция һәм новаторлык, әдәби бәйләнешләр кебек мәсьәләләргә дә кагылып үтелә. Мәсәлән, Г. Тукай һәм М. Гафури поэзиясендәге аваздаш мотивлар, К. Нәҗминең яшьтән үк Г. Тукай, М. Гафури, Ш. Камал кебек язучыларның әсәрләре белән танышуы, аның иҗатының үсеп китүенә Л. Толстой, М. Горький йогынтысы, һ. Такташка Г. Ибраһимов. Г. Нигъмәти киңәшләре, шагыйрьнең X. Туфан, К. Нәҗми, Г. Ку- туй, М. Җәлил һ. б. белән дуслыгы. Яисә драматург К. Тинчуринны алсак, дәреслектә дөрес күрсәтелгәнчә, ул М. Фәйзинең «Галиябану» драмасыннан килгән традицияләрне алга таба үстерә, үз чиратында. Т. Гыйззәткә зур йогынты ясый. Т. Гыйззәт К. Тинчуринны үзенең остазы итеп саный. Китапта М. Җәлил әсәрләренең халык авыз иҗаты белән бәйләнеше һәм шагыйрьнең новаторлыгы нигезле аңлатыла. Г. Әпсәләмовның язучы булып китүендә М. Җәлилнең һәм ул җитәкчелек иткән әдәби түгәрәкләрнең роле, Г. Әпсәләмоә иҗатыида Г. Ибраһимов, Ш. Усмановлар иҗатыннан килә торган сыйфатларның яңаруы күрсәтелә һ. б. Болар барысы да катлаулы әдәби процессны ачыграк, тулырак күзалларга ярдәм итә. Дәреслек-хрестоматиядә, теге яки бу әсәр уңае белән, әдәбият теориясеннән кайбер төшенчәләргә аңлатмалар бирелә. Шигъри әсәрләр мисалында метафора, эпитет, чәчмә һәм тезмә сөйләм, рифма, ритм, строфа, лирик поэзия, риторик эндәш кебек терминнар аңлатыла. Прозага килсәк, «Кара йөзләр» әсәре мисалында повесть турында төшенчә бирелгән. Шул урында ә хикәя кайда дигән сорау туа. Чөнки бу төшенчәгә аңлатма 5—6 нчы класс дәреслекләрендә дә юк. 7 нче класста «Язгы җилләр», «Намус», «Газинур» романнары үтелә. Ләкин дәреслектә роман жанрына аңлатма күренми. Әдәби жанрлар турында төшенчә бирүдә системасызлык күзгә ташлана. Повесть турында сөйләгәндә бер «Кара йөзләр» белән генә чикләнмичә, мисалга «Акчарлаклар»- ны, «Кызыл чәчәкләрпне дә алып, аларга хас уртак сызыкларны табыл, гомумиләштереп аңлатырга кирәктер. «Язгы җилләр», «Намус», «Газинур» мисалында роман төшенчәсен бирү зарури. Кайбер төшенчәләргә кыска гына аңлатмалар, билгеләмәләр әсәрне анализлаганда бирелгән. Мәсәлән, М. Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә». «Ана бәйрәме» уңае белән — баллада, Г. Әпсәләмовның «Газинур» романын анализлаганда композиция телгә алына. Боларны «Әдәбият теориясе» өлешенә чыгарып, махсус рәвештә киңәйтел биргәндә методик яктан уңышлырак булыр иде Гомумән, «Әдәбият теориясе» өлешен системалырак һәм тулырак итеп күрәсе килә. Сораулар һәм биремнәр нигездә укучыларның мөстәкыйль фикерләүләрен үс терүгә ярдәм итәрлек итеп тезелгән. Ләкин кайбер төгәлсезлекләр, аңлашылмаган урыннар очрый. Мәсәлән, Г. Тукай биографиясенең үзендә шагыйрь яшәгән, бул ган урыннар, шөһәр-авыллар, күп кенә даталар һәммәсе дә бәйнә бәйне әйтелми. Ә сораулар һәм биремнәрдә: «Тукай яшәгән урыннарны языгыз, елларын да күрсәтегез», — диелгән. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә билгеле бер тәртип, бердәм дидвктик һәм методик принциплар сакланырга тиеш. Ә дәреслекхрестоматиядә бу принцип урыны урыны белән бозылган. Бер үк сүзләрне төрлечә язу, җөмлә эчендә я баш хәрефтән, я юл хәрефеннән бирү очрый. Мәсәлән, «Шагыйрь йоклый алмый. Тәрәзә артында җил елый». «Крестьяннарның елау тавышы» (10—11 битләр). Ә менә Такташ «бәбкәләрне үбә- үбә җылый» (229 бит). «Намус» татар әдәбиятын «Бөтенсоюз һәм дөнья аренасына алып чыга» (280 бит. «Бөтенсоюз» баш хәрефтән). 342 биттә шул ук суз юл хәрефеннән язылган. Болар да укучыны саташтыра. Укучыларга адресланган басмалар нәшрият һәм типография хезмәткәрләреннән зур җаваплылык сорый, Монда һәр өтергә, сүзне юлдан-юлга күчерүгә кадәр зур игътибар һәм саклык кирәк. Чөнки укучы китапка, басма сүзгә, бигрәк тә дәреслеккә иң зур авторитет итеп ка рый. Авторлар телендә кайбер стилистик кытыршылыклар да очрый. Мәсәлән. Г. Ибраһимов «патша полициясенең ике катлы күзәтүе астында яши» (129 бит) дигән җөмләдә «Ике катлы күзәтүенең мәгънәсе укучы аңына барып җитми. Яисә «Троицк — сәүдәгәрләр, байлар шәһәре» (29 бит). Фәкыйрьләр, хезмәт ияләре булмаганмыни ул шәһәрдәТ «Кызыл чәчәкләр» повестендагы Фазыйл турында сөйләгәндә, «язучы бу образ аша революция елла рындагы татар интеллигенциясенең хәлен чагылдыра» (174 бит), дип артык гомумиләштерү шулай ук урынсыз. Язучыларның туган урыннарын күрсәткәндә мәгълүматларны, чыннан да, хәзергечә бирергә кирәк. Әйтик, Г. Әпсәлемов- ның туган районы, дәреслектә күрсәтелгәнчә, Рыбки но түгел, ә Ковылкино районы, К. Нәҗминең Петрякс районы түгел. Сеченев районы һ. б. Дәреслектә урнаштырылган иллюстрацияләр вакыйгаларны, геройларны конкрет рәвештә күз алдына китерергә, укучыларның эстетик зәвыгын үстерергә ярдәм итәләр. 14 биттә — Тукайның «Пар ат» шигыренә, 79 биттә — «Кара йезләр»- гә. 286 биттә — «Намус» романына бирелгән рәсемнәр һ. б. әйбәт эшләнгән. Ә менә 55 биттәге рәсемдә Закир бик ямь cel. шыксыз ител төшерелгән. Галимә мондый зур авызлы, тукмак борынлы ямьсез егетне ярата алыр идеме икөнП. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту буенча гомуми искәрмә һем уйлану рәвешендә буларак, шуны да әйтәсе киле, әдәбиятны укыганда 7 нче класста ук ниндидер бер йомгаклау, түгәрәкләү ясал бул мыймы? 8 нче класс укучылары борынгы әдәбияттан алып Г. Камал иҗатына кадәр үтеп калалар. Шуннан соң аларның байтак өлеше урта белем бирүче һөнәр мәктәп, ләренә. училищеларга китә. Аларда исә татар әдәбияты укытылмый. 9—10 нчы классларда үтелә торган материалдан бу укучылар бихәбәр булып кала. Бу хакта уйланырга кирәк түгел микән? Яисә әдәбият теориясен аңлатканда уңай, уңышлы үрнәкләр белән бергә, кимчелекле мисаллар да китерергә кирәк түгелме? Заманында, мәсәлән, Г. Ибраһимов шулай эшләгән. Хәзер исә гел уңай мисаллар нигезендә генә укый-өйрәнә торгач, укучылар еш кына әдәби әсәрдә яхшыны начардан, уңышлы чагыштыру, метафора, рифма һ. б.« ларны уңышсызлыкларыннан аера белмиләр. Кыскасы, программа һәм дәреслекләрне яхшырту турында байтак уйланасы да бар.