Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ-ТӘРБИЯ ЧАРАСЫ ДА.

Башка фәннәрдән аермалы буларак, әдәбият чынбарлыкны кешенең хис-кичерешлоре аша, матурлык тойгысы ярдәмендә таныта. Ягъни әдәбият — гаять әһәмиятле, тәэсирле тәрбия чарасы да. Әдәбиятның менә шушы ике максатка хезмәт итүе — белем дә, тәрбия де бирүе — аны мәктәптә өйрәнелә торган башка фәннәр арасында үзенчәлекле урынга куя. һәм мәктәптә әдәбият укытуның максаты, характеры да әнә шуннан чыгып билгеләнә. Укыту программасында бу турыда ачык һәм тулы әйтелә: «Укучыларның акыл һем аң дәрәҗәләрен, эстетик зәвыкларын үстерү, тормыш һәм аның квтлаулылыгы, үзгәреп торуы, Б кереш белән ачыла: «Әдәбият тормыш һәм кешеләр турында белем бирә, яхшыны яманнан, изгелекне явызлыктан, уңайны тискәредән, гүзәллекне ямьсезлектән аера белергә өйрәтә. Яхшы һәм уңай күренешләргә мәхәббәт, тискәре сыйфатларга нәф. рәт тәрбияли». Икенчедән, авторлар укучыга мөрәҗәгать итеп, тегәл, конкрет җөмләләр белән сөйлиләр, укучыны уйланырга, фикер йөртергә өндәп торалар. Өченче дән, Һәр яңа материал укучыларның башлангыч класста алган белемнәре белән, тормыш тәҗрибәләре белән бәйләнелә.. алга таба үстерелә. Дәреслектәге әдәби әсәрләр белән танышканнан соң, татар әдәбиятының зурлыгы, байлыгы, төп сыйфатлары күз алдына киләме соң? Шул сорауга җавап эзләп карыйк. Беренче бүлек татар халык авыз иҗатының бәетләр төре белән таныштыра. Эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан сайлап алынган әсәрләр халык рухын, аның омтылышларын, халык иҗатына хас сыйфатларны шактый тулы чагылдыралар. Аңлатма текст та бәетләрнең үзенчәлекле жанр икәнлеген үзләштерергә ярдәм итә. Икенче бүлектә иң зур урынны Г. Тукай иҗаты алып тора. Бу урында шул кадәре- сен дә әйтеп китәргә кирәк, бөек шагыйрь иҗаты барлык классларда диярлек өйрәнелә. Шуңа күрә пропорция мәсьәләсе турында да уйларга кирәктер. Мәсәлән, V класс дәреслегендә, Г. Тукай иҗат иткән әсәрләрдән үрнәкләр итеп, «Япон хикәясе», «Бәхетле бала», «Фатыйма белән Сандугач» шигырьләре һәм шагыйрьнең мәсәлләре китерелә. Балалар өчен язылган шигырьләре, дөрестән дә — шагыйрь мирасының әһәмиятле өлеше. Мәсәлләрендә дә Г. Тукай балаларга тормыш турында гыйлем бирә, тормыштагы һәм кеше характерындагы уңай һәм тискәре сыйфатларга басым ясый. Шулай да рәттән 15 мәсәлне тезеп бирү дәреслекне төссезләндерә, 'яңгырашын бер тонга гына күчереп куя кебек. Чөнки бу мәсәлләр шагыйрь яшәгән чорны күздә тотып, шул чор укучысына үгет-нәсихәт бирү нияте белән язылганнар. Шуңа күрәдер, дәреслектәге биремнәр дә, әсәрләрне анализлау, аларга карата укучыда иҗади мөнәсәбәт уятудан бигрәк, коры дидактикага әйләнеп калган. Мәсәлләрне, сайлап алып, 5—6 га калдырганда да Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә кимчелек килмәс иде дип уйлыйм. 4—5 классларда шагыйрьнең үз әсәрләре генә түгел, ә аның турында башка язучыларның алга баруы, кешеләр, алар арасындагы мөнәсәбәтләр турында марксистик-ленинчыл караш белән сугарылган белем бирү, дөньяга, тормышка фәнни караш, коммунистик әхлак тәрбияләү—яшьләрне әдәбияттан белемле итүнең төп максаты» '. Тормыш турында белемне матур әдәбият үзе бирә, укучы өчен төп чыганак, өйрәнү предметы — әдәби әсәр. Ә менә әдәбиятның нәрсә икәнлеген аңларга, әдәби әсәрне үзләштерергә, анда әйтелгән фикерне аңлый; матурлыкны күрә белергә дәреслек өйрәтә. Шуңа күрә дәреслекләрнең сыйфаты, нинди принциптан чыгып төзелгән булулары, әдәбиятның сәнгать төре икәнлеген ни дәрәҗәдә исәпкә алулары — гаять мөһим мәсьәлә. Бу турыда дәреслекне төзүче авторлар, методистлар һәм укытучылар гына түгел, язучылар да, әдәбият өлкәсендә эшләүче галимнәр дә кайгыртырга тиеш. Әдәбият үсә, педагогика, методика фәннәре яңа ачышлар, алымнар белән байый, дәреслекләр дә елдан-ел камилләшә бара. V класс өчен дәреслек-хрестоматия2 шул хакта сөйләүче бер мисал була ала. Ул укыту тәҗрибәләре зур булган, педагогика һәм методика фәннәренең бүгенге дәрәҗәсен яхшы белгән авторлар тарафыннан язылган. Дәреслек-хрестоматия программа нигезендә төзелгән. Авторлар программа таләпләренә иҗади якын килгәннәр, үз алларына ачык, конкрет максатлар куйганнар, укытуның җанлы процесс булуын даими истә тотканнар. Дәреслек-хрестоматия тематик принципка корылган. Программада таләп ителгән материаллар биш темага бүлеп бирелгән. (Алар түбәндәгеләр: «Татар халык авыз иҗаты»; «Классик язучылар иҗатында революциягә кадәрге тормыш күренешләре. Хезмәткә мәхәббәт»; «Бөек Октябрь социалистик революциясе һәм гражданнар сугышы турындагы әдәби әсәрләрдән үрнәкләр»; «Татар совет әдәбиятында Ленин образы»; «Социалистик хезмәт темасына багышланган әсәрләрдән үрнәкләр».) • Авторлар материал сайлаганда һәм аны аңлатканда, сораулар, биремнәр төзегәндә укучыларның яшь үзенчәлеген истә тотканнар. Беренчедән, дәреслек бик матур ' Урта мәктәп программалары Татар теле һәм әдәбияты Казан. 1975 ел. 35—37 битләр • Г Энниев, М. Галләмова Әдәбият V класс ечен дәреслек-хрестоматия. Казан. 1975 ел. әсәрләре дә өйрәнелә. 5 класс дәреслегендә, мәсәлән, И. Нуруллинның «Гафуров ничек Тукаевка әйләнде» һәм «Көзге җилләр исәр алдыннан» дигән хикәяләре кертелгән. Минем карашка бу хикәяләрне 5 класс укучысы тулысынча аңлап кабул итә алмас. Чөнки И. Нуруллин шактый хәзерлекле, Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән тулырак таныш укучыны күздә тотыл яза. Хикәяләрдә күл мәгънәле яки күчерелмә мәгънәдәге сурәтләр бар. Мәсәлән, «Казан Тукайны кул изәп чакыргандай төсле тоела башлады»; «Ләкин Уральск чабудан тоткан»; «Печән базары исе чыга башлады» һ. б. Ни өчен Тукай Казанга ашкынып кайта? Казан аны ничек кабул итә? Ни өчен шагыйрьдә каршылыклы хисләр туа? Укучы бу сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба алмас дип уйлыйм. Бу урында, шул чор атмосферасы белән бәйләп, хикәяләргә аңлату соралып тора. Ләкин дәреслектә андый аңлатма юк. Шуңа күрә бу хикәяләрне 7 класс дәреслегенә күчергәндә яхшырак булыр иде Чөнки 7 класста Г. Тукайның «Пар ат», «Бер татар шагыйренең сүзләре», «Көзге җилләр» кебек катлаулы сурәтләргә нигезләнгән шигырьләре өйрәнелә. И. Нурул лин хикәяләре бу әсәрләрне ныграк аңларга ярдәм итәр иде. 5 класс дәреслегенә исә Ә. Фәйзинең «Тукай» романыннан әзекләр урнаштыру яхшырак булыр төсле. Бу әсәр 4 класста өйрәнелгән «Исемдә калганнар»ны дәвам итәр, укучыларның белемен тулыландырыр. укучыларның Г. Тукайга карата үз мөнәсәбәтләрен дә формалаштырырга ярдәм итәр иде. Өченче бүлек укучыны Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорына алып керә. Бу бүлек әдәби әсәрләрне бер тема тирәсенә җыйса да, аларның әһәмияте, әдәбиятта һәм язучының үз иҗатында тоткан урыннары ягыннан шактый чуар. Г. Гобәйнең «Маякчы кызы», А. Ша мовның «Госпитальдә» әсәрләре укучыларда матур хисләр уята, күңелләргә уелып кала. Бу әсәрләр укучыга илебезнең бик әһәмиятле чоры турында белем бирәләр. татар әдәбиятының көчен, байлыгын раслап торалар. Ә менә Ш. Усманов, Ә. Ерикәй иҗатлары иң әһәмиятле әсәрләре белән тәкъдим ителгән дип әйтеп булмый. Ш. Усмановның «Гает корбаны» хикәясе диннең зарарын күрсәтү ечен язылган. Ә бүлекнең исемен искә тешерсәк, гражданнар сугышы чоры героикасын чагылдырган, язучының шәхесен дә тулырак гәүдәләндергән әсәре — «Легион юлы» алынырга тиеш иде. Өченче бүлек «Бөек Октябрь социалистик революциясе һәм гражданнар сугышы турында әдәби әсәрләрдән үрнәкләр» дип аталса да. анда Октябрь революциясе турында сөйләрлек бер әсәр дә күренми. «Татар совет әдәбиятында Ленин образы» дип исемләнгән дүртенче бүлек җиде әсәрдән тора. (һ. Такташ, X. Туфеи. М. Ногман. И. Гази, Р. Ишморат, С. Хәким һәм 3. Нури әсәрләре.) Сүз дә юк, уңышлы әсәрләр алынган. Ләкин укучыда Ленин турында әсәрләр шушылар гынамы икән- ни дигән сорау туарга мөмкин. Башта кыска гына аңлатма бирелсә яки ахырында тулырак исемлек китерелсә, мондый аңлашылмаучылыкка урын калмас иде. Дәреслекнең соңгы бүлеге — «Социалистик хезмәт темасына багышланган әдәби әсәрләрдән үрнәкләр» Алар тагын да азрак: Ш. Маннурның «Гайҗан бабай» поэмасыннан өзекләр һәм Н. Баянның «Комбайнчы Гөлсем» һәм «Уянсыннар кырлар» шигырьләреСоциалистик хезмәт дигәч тә, 5 класс укучысының күз алдына бүгенге көн гигантлары, КамАЗ, БАМнар, космоска очулар киләдер. 12—13 яшьлек баланы Гайҗан бабам һәм комбайнчы Гөлсем кичерешләре дулкынландырырмы икән? һәрхәлдә, мондый зур темада бүгенге көн турында дәшми калу аңлашылып җитми. Дәреслек-хрестоматиягә кертелгән әдәби материалларны күзәтеп чыккач, гаҗәбрәк күренеш ачыла, бүлек исемнәре әһәмиятлерәк, зуррак була барган саен, әсәрләр кечерәя, вагая баралар. Нәтиҗәдә укучы татар әдәбиятын үсештә, хәрәкәттә, бер бөтен итеп кабул итә алмый. Татар әдәбиятын бетен күләме белән дәреслектә чагылдыру турында сүз бармый, әлбәттә. Ләкин дәреслеккә татар әдәбиятының үсеш этаплары, язучының да теп әсәрләре алынырга һәм балалар әдәбиятының иң матур үрнәкләре дә кертелергә тиеш. Г. Гобәйнең «Замана балалары», «Без үскәндә», К. Нәҗминең «Яр буенда учаклар», «Якты сукмак», «Кояшлы яңгыр» әсәрләре бер класс дәреслегендә дә юк. 4 класста • Исемдә калганнар», 5 класста «Тормыш юлым» кебек автобиографик әсәрләр дә. реслекләрне бизәп торалар. Бу матур традицияне алга таба да дәвам итәргә иде. Г. Бәшмровның «Туган ягым—яшел бишек». Ф Хөснинең «Минем тәрәзәләрем», Ш. Маннурның «Агымсуларга карап» есәр- ләре укучыларны хәзерге татар әдәбиятына якынайтырлар иде. Бик урынлы сорау туа: дәреслеккә ничек сыйдырырга бу күләмне? Дәреслекләр программага буйсына. Димәк, иң беренче чиратта, программаны камилләштерү мәсьәләсе тора. Ләкин булган кадәр сәгатьләрне файдалану турында уйланырга урын бар. Мәсәлән, 5 класста «Көтүчеләр» хикәясенә 5 сәгать бирелгәндә, «Гайҗан бабай» әсәренә 4 сәгать, «Комбайнчы Гөлсем» шигыренә ике сәгать вакыт бирелгән. Минемчә, бу — сәгатьләрне иң уңышлы бүлү түгел. Дәреслекнең сыйфатын билгеләүдә авторлар тарафыннан язылган аңлатмалар, биремнәр зур роль уйный. Дәреслекнең бу өлеше турында сүз алып барганда, Әминев тарафыннан язылган методик күрсәтмәне 1 дә искә алмый мөмкин түтәл. Бу кулланма фәннилеге, дәреслек материалын методик яктан җентекләп аңлатуы, укучыларга белем бирү процессында кулланылырга тиешле алымнарны җиткерүе белән гаять файдалы. Кулланмада һәм дәреслектә проблемалы укыту, сәнгатьле укырга өйрәтүгә, укучыларда әдәбиятны үзләштерү күнекмәләре булдыруга зур игътибар ителә. Дәреслектәге мәкаләләр, биремнәр шулай ук максатлы, укучыларны мөстәкыйль фикерләүгә өйрәтү характерында төзелгән. Шулай да дәреслекләрнең бу ягы да борчылулар, уйланулар тудыра әле. Ризасызлык тудыра торган иң зур җитешсезлек — әдәбиятның матур әдәбият икәнлеген, белемне турыдан-туры түгел, сурәт ярдәмендә биргәнлеген исәпкә алып бетермәү. Әдәби әсәрнең эчтәлеген кат- кат сөйләтәбез, хәтерләп калуларын таләп итәбез. Әдәбият дәресләре сәнгатьле итеп укырга, фикерләрне эзлекле итеп яза белергә өйрәтә. Укучының фикерләү сәләтен үстерүгә дә күп көч куябыз. Ләкин әдәбият дәресләре укучыны хис итәргә, кичерергә, гомумиләштереп әйтсәк, яшәргә дә өйрәтергә тиеш бит әле. Укучыда укыганына карата үз шәхси мөнәсәбәте формалашырга тиеш. Әдәби әсәрне укырга өйрәтү — һәр сурәткә, җөмләгә, сүзгә игътибар итәргә өйрәтү. Бу таләпләр бик мәгълүм, аларны гел кабатлап торабыз, ә тормышка ашыруга килгәндә, дәреслекләр һаман да әле бу югарылыкка җитә алмыйлар. 5 класс • Г. Әминев. V класста әдәбият. Казак. 1973 ел. дәреслегендә дә текст өстендә эшләргә өйрәтү, сурәтне табып, аңа анализ ясап күрсәтү юк дәрәҗәсендә. Сурәт ясауда иң актив һәм әһәмиятле булган эпитетка, мәсәлән, мондый билгеләмә бирелә: «Эпитет — әйбер һәм күренешләрнең ямь. ле-ямьсез, ятышлыятышсыз, ягымлы- ягымсыз булулары ягыннан ачыклау өчен күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүз- ләр». Бу, беренчедән, үзе шактый ямьсез билгеләмә. Икенчедән, монда эпитетның иң әһәмиятле төп роле әйтелми. Эпитет, та — язучының, шагыйрьнең тормышны күрүе, сурәтләнгән предметка яки күренешкә мөнәсәбәте, хис-кичерешләре һәм, ниһаять, язучының ачышы. Әдәби әсәр дәреслектә эчтәлек, фикер ягыннан анализлана, әмма эчтәлек тә, фикер дә сурәттә яшәгәнлеге, язучы әсәрендә үзе гәүдәләнгәнлеге, ягъни әсәрнең субъектив ягы укучыларга аңлатылмый кала. Соңгы бер фикер «укучыларның материалны үзләштерүләре» дигән төшенчәгә карый. Дәреслектә (һәм бу 5 класс дәреслегенә генә түгел, гомумән, әдәбият дәреслекләренә һәм программага да хас сыйфат) материалны үзләштерү дигәндә бер якны: укучыларның әдәбият турында гомуми мәгълүмат алулары, язучы биографиясе белән таныш булулары, әсәрнең эчтәлеген аңлап, хәтерләп калулары күздә тотыла. Укучының күңеле аша үтмәгән, аны дулкынландырмаган әсәр, никадәр яхшы итеп хәтергә бикләнсә дә, аны рухи баетмый, аның дөньяга карашын формалаштырмый. Бу — бик катлаулы һәм авыр мәсьәлә. Бурычның катлаулы булуы, кыенлыгы аны көн тәртибеннән алмый, киресенчә, бергәләп уйнау, эзләнүне таләп итә. Әсәрнең эчтәлеген сөйләтү, билгеләмәне кабатлау кебек алымнар гына җитми, һәр дәрес материалына бәйләп, шәхес формалашуга игътибар итәргә, матурлыкны тою хисен үстерүне максат итеп куярга кирәк. Әдәбияттан белемне үстерү кешелек сыйфатларын да үстерү дигән сүз бит. Алган белемнең файдасы, тормышчанлыгы шушы мәгънәдә катлаулы күренеш итеп аңланырга тиешле. Югыйсә, Г. Әминевнең бик экыллы язылган кулланмасында сәер бер фикер бар: «Укучыларның 4 класста алган белемнәре әле беркайда да файдаланылмаган. Тормыш өчен кирәксез бер белем төсле булып калган. Хәзер әнә шул тәэсирне юкка чыгару — изге бурыч. Укучылар үзләренең 4 класста алган белемнәрен- нан бик нык файда күрергә тиешләр. Аларның шул белемнәрне бүген искә төшерүләре өчен, гомумән, язма эшләре өчен, журналга билгеләр куела». Журналда яхшы хәтере һәм язма эше өчен «5»леләр тезелеп торган, хисләргә ярлы, матурлыкка, кеше кичерешләренә битараф булган укучы да булырга мөмкин бит әле, аны ничек дип атыйк икән: белемле, материалны бик яхшы үзләштергән диикме? Бу мәсьәләләр, әлбәттә, дәреслек кенә хәл итәргә тиешле, аның гына вазифасы булган проблемалар түгел. Дәрес ул — җанлы процесс һәм укытучының роле анда алыштыргысыз зур. Ләкин укытучыларның да белем дәрәҗәләре, хәзерлекләре, тәҗрибәләре һәм талантлары төрлечә бит әле. Өстәвенә, һәркайсы өчен программа, дәреслек төп юнәлеш бирүче, мәҗбүри булган кулланмалар. Шуңа күрә әдәбиятны укытуның сыйфаты, иң беренче чиратта, программага, дәрес, лекләргә бәйле.