Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

МУСА ҖӘЛИЛГӘ БАГЫШЛАП Герой шагыйребез Муса Җәлилнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантаналары дәвам итә 16 мартта башкалабыз Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналы залында каһарман шагыйрьгә багышланган тантаналы кичә булды Кичәне кыскача кереш суз белән СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре. Дәүләт премияләре лауреаты М Луконин ачты «Муса Җәлил — безнең горурлыгыбыз, совет кешесенең идеялелеге һәм батырлыгы символы. поэзиябезнең геройлык йолдызы». — диде ул. КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М Вәлиев тантаналы кичәдә катнашучыларны М Җәлилнең иҗаты һәм геронк тормышы белән таныштырды РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре, танылган балалар язучысы Анатолий Алексин, немец журналисты, «Проблема мира и социализма» журналының редакторы Леон Не- бенцаль. Мәскәунең Серго Орджоникидзе исемендәге станоклар төзү заводының ком- сомоляшьләр бригадасы бригадиры Виктор Попов татар шагыйре Муса Җәлил иҗатының дөнья күләм әһәмияте турында сөй ләделәр. Ахырдан сәнгать осталарының зур концерты булды Анда үлемсез шагыйрьнең әсәрләре, аның сүзләренә язылган җырлар янгырады Муса Җәлилгә багышланган бу кичәдә татар яэучыларының зур группасы катнашты Алар арасында С Хәким. 3 Нури, Г AXVHOB. Р Мостафин, М Шабаев, Р Файзуллин, Р Харисов, М Хәбибуллнн. В Нуруллин. Л Хәмидуллиннар бар иде Ташкент хезмәт ияләре, кнн җәмәгатьчелек М Җәлнлиен 70 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте «Белем». «Домостроитель» культура сарайларында, эшчеләр тулай торакларында, Ташкент телевидениесе аша каһарман шагыйрьнең үлмәс шигырьләре, аңа багышлап иҗат ителгән жыр һәм сәхнә әсәрләре янгырады Ташкентның «Домостроитель» культура сараенда РСФСРнын һәм Татарстан АССР- иың халык артисты Илһам Шакиров җитәкчелегендәге концерт бригадасы чыгышы булды Г Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең бу концерт бригадасы репертуарының бер өлеше патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 70 еллык юбилеена багышланган иде Илһам Шакиров татар музыка сәнгатенә зур өлеш керткән композитор Александр Ключарспнын 70 еллык юбилее уңаеннан янын әсәрләрен дә башкарды Ташкент шәһәренең 58 иче мәктәбендә М Җәлил исемендәге хезмәт һәм сугышчан дан музеен ачу тантанасы булды Бу тантанада шагыйрь иҗатын өйрәнүче әдәбият галиме И Зәбиров та катиашты Ул шулай ук Ташкент шәһәренең 18 нче, 88 иче һә» 235 нче мәктәп уңучылары янында булды. Казагыстанның Петропавловск телевидениесе Муса Җәлилнең 70 еллыгына багышланган кызыклы тапшыру оештырды Тапшыру барышында шагыйрьнең шигырьләре һәм анын сүзләренә язылган җырлар янгырады, Җәлилгә багышланган фильмнардан өзекләр күрсәтелде Муса Җәлилнең тууына 70 ел тулу уңае белән Красноярск шәһәренең кэгз’ь- i- ллюлоза комбинаты культура йортында чәби кичә үткәрелде Кичәдә шагыйрьнең тормыш һәм ижат юлы. фашист тоткынлыгындагы көрәше тутында доклад сөйләт-, каһарман шагыйрьнең шигырьләре укылды Язучы Г Минский Чиләбе шәһәренең «Белем» җәмгыяте залында. ЧТЗ театрында һәм өлкәнен Аргаяш районы мәктә л - реидә М. Җәлилнең 70 ехтыгына багышланган кичәләрдә чыгышлар ясады Очрашуларда Чиләбе халык театры тистлары. әдәби түгәрәк членнары һәм китапханә эшчеләре катнашты Оренбург шәһәренең X. Ямашев исемендәге татар китапханәсе һәм «Россия* культура сарае коллективы М Җәлилгә багышланган әдәби кичә үткәрделәр Бу кич М Хөсәен катнашты һәм тамашачылл; г > Татарстан язучыларынын котлау сүзләрең һәм юбилей бүләген тапшырды. ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНДА ОЧРАШУ 23 мартта КПССнын XXV съехлы делега ты, партия өлкә комитетының беренче секретаре Ф Табеев республиканың иҗат нн теллнгенциясе белән очрашты. Иптәш Ф Табеев культура әһелләрен» КПССның XXV съезды турында сөйлие. анын тарихи карарларын тормышка ашыр* буенча республика хезмәт ияләре - члдынл., торган бурычларга тукталды. сорауларга» җаваплар бирде ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЛАРЫ Г Тукай исемендәге клубта Татар»'т-н Язучылар с»иоэы партия оешмасының а >ык җыелышы булды Ул республиками» айчыларының ижат активлыгы турын лагы мәсьәләне каралы Җыелышта доклад белам «Казан утлары» журналының жмлплы секретаре Л Ихсаяом чыкты фиче? »чы шлллрла язучыларзаи Ф Хөсни. 3 Нури. Җ Торжемаиов. В Нуруллин. «Амт а аттык» журналының баш редакторы А. Хәсәнова. «Чаян» журналынын баш редакторы Р. Зәкиев һәм башка иптәшләр катнашты. 24 мартта Татарстан Язучылар союзы һәм Татарстан китап нәшрияты партия оешмаларының КПССнын XAV съезды йомгакларына багышланган берләштерелгән жые- лышы булып узды. Җыелышта партиянең XXV съезды делегаты, Татарстан Язучылар союзы идарәсенең председателе Г. Ахунов съездда алган тәэсирләре белән уртаклашты, съезд карарларын үтәү буенча Язучылар союзы һәм китап нәшрияты алдында торган бурычлар турында сөйләде Фикер алышуларда язучылардан Н. Дәүли, Г. Шәрәфетдинов, В Нуруллин, китап нәшриятының баш редакторы М. Шабаев, нәшриятның яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире Ш. Рәкыйпов һәм политик әдәбият редакциясе мөдире И. Беляев катнашты. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Проза секциясенең февраль ахырларында уздырылган утырышында сүз «Азат хатын» журналында басылган проза әсәрләре турында барды Тәнкыйтьче Ф Миңнуллин 1975 елда журнал битләрендә басылган хикәяләргә күзәтү ясады. Л Шәфикова «.Азат хатын» журналындагы очерклар турында сөйләде Фикер алышуларда А Расих. Б Камалов, Ф Мансуров. В. Монасыйлов һ. б. катнашты. Балалар әдәбияты һәм проза секцияләренең берләштерелгән утырышында А. Гыйлә- жевнең узган ел «Яшь ленинчы» газетасында басылган «Күзгә-күз» исемле повесте тикшерелде. Фикер алышуларда «Яшь ленинчы» газетасының жаваплы редакторы В Ихсанова. язучылар Г. Бәширов. Ф. Хөсни. Ш Маннур. Г Ахунов, Җ Тәржема- нов, Р. Фәйзуллин. X Сарьян, Г. Хәсәнов, Т Нурмөхәммәтов, Р. Мингалимов, М. Әгъ- ләмов, әдәбият тәнкыйтьчеләре Ф Ибраһи- мова, Ф. Миңнуллин һәм башка иптәшләр катнашты. Чыгыш ясаган кешеләрнең иң зур күпчелеге Җ. Тәржемановиың «Күзгәкүз карап...» исемле мәкаләсендә («Социалистик Татарстан» газетасы. 1976 ел, 15 февраль) А. Гыйләжев повестена бирелгән бәя белән килешмәүләре» белдерделәр, шуның белән бергә, әсәрдәге аерым кимчелекләрне дә күрсәттеләр Тәнкыйтьчеләр секциясенең март аенда уздырылган утырышында Г Йбраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре Р. Гайнанов «Г Тукай һәм Г. Йбраһимов ижатын өйрәнү мәсьәләләре» дигән темага доклад ясады Утырышта язучылардан Н. Исәнбәт. Р. Ишморат, филология фәннәре докторлары Г Халит, И. Нуруллин. М. Гайнуллин, Н Юзиев. тарих фәннәре доктопы Р. Нә- фнков, филология фәннәре кандидатлары Ф Мусин. М. Гайнетдинов. Татарстан китап нәшрияты редакторы Р. Даутов һәм башкалар чыгып сөйләде. «Казан утлары» журналы каршындагы яшь рецензентлар түгәрәге утырышында «Идел» альманахының 1975 елда чыккан 6 саны тикшерелде. Э. Мостафин, Т. Әйди. М. Вәлиев, Н. Гамбәров, Ф Низамовалар альманахта басылган шигырьләр, повестьхикәяләр, әдәбият һәм сәнгать тәнкыйтенә караган материаллар турында сөйләделәр. Балалар әдәбияты секциясенең чираттагы утырышы яшь шагыйрь Г. Гатауллин ижатына багышлап уздырылды Фикер алышуларда Л. Ихсанова, Р Фәйзуллин, Г Бакир, 3 Туфайлова, Н Гайсин һ. б. катнашты. Алар авторга күп кенә файдалы киңәшләр бирделәр. _ ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР «Васильево» ял йортында Габдулла Тукайның 90 еллыгына багышланган әдәби кичә үткәрелде. Язучы Г Минский кичәдә катнашучыларга халык шагыйренең тормышы. ижаты турында сөйләде, аларны олы юбилейга хәзерлек уңаеннан башкарылган эшләр белән таныштырды. • • * «Казан утлары» журналының баш редакторы. шагыйрь 3 Нури Казан төзелеш инженерлары институты студентлары белән очрашты. Ул студентларга М Җәлилнең 70 еллыгына багышланган юбилей тантаналары. СССР язучыларынын 21 июньдә ачылачак чираттагы VI съезды турында сөйләде, яңа шигырьләрен укыды, сорауларга жаваплар бирде. Язучыларыбыз X Сарьян. Р Гатауллин, М. Әгъләмов республиканың Кама тамагы районы авылларында йөреп кайттылар. Алар колхоз эшчәннәре. мәктәп укучылары белән очраштылар, матур әдәбият сөючеләрне әдәбияттагы яңалыклар белән, үзләренең яңа әсәрләре белән таныштырдылар. Шагыйрь М. Хөсәен, Октябрь районы мәктәпләрендә, районның культура йортларында. клубларында булып, укучылар белән очрашулар уздырды «ЯШЕЛ ЯФРАК» «Юность» журналы редакциясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган әдәби конкурс әнә шулай дип атала 1975 елда бу конкурста жннеп чыгучылар арасында М Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлаган яшь шагыйрь Б. Сөләй- манов та бар. ХЕЗМӘТКӘ ДАН Казан сынлы сәнгать музеенда республикабыз художникларының КПССнын XXV съездына багышланган күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәгә сынлы сәнгатьнең барлык төрләрендә нжат ителгән 200 ләп әсәр куелган иде Бу—Татарстан рәссамнарының тугызынчы бишьеллыктагы ижаты Рес- публикабыз хезмәт ияләренә алар беренче тапкыр күрсәтеләләр Күргәзмә «Хезмәткә дан> дип атала Анда республикабыз нефтьчеләре, КамАЗ тезүчеләр, авыл хуҗалыгы уйганнары, фән һәм культура эшлеклеләре образлары, шулай ук рәссамнарның туган як табигатенең матурлыгын гәүдәләндергән әсәрләре куелган ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры тамашачыларга «Җиһангир» исемле яна опера күрсәтә башлады Операның авторлары — композитор Р. Гобәйдуллнн белән драматург X Вахит Әсәрне сәхнәгә театрның баш режиссеры, РСФСРның халык артисты Н. Даутов куйган, декорацияләрне Татарстан АССРның халык художнигы Э. Нагаев ясаган. Спектакльнең музыка җитәкчесе һәм дирижеры — И. Лапиньш, хормейстерлары— Т. Гудкова белән И Рәхимуллии. Операдагы төп партияләрне РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Ф Насретдинов, ТАССРның халык артисты И. Ишбүләков, ТАССРның халык артисткасы Г Сайфуллина кебек танылган артистлар белән бергә, сәләтле яшь җырчылар Э Хәбибуллина, С. Раинбаков, Р Сәхәбиевләр башкара Г Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры партиябезнең XXV съездын күренекле революционер, зур дәүләт эшлеклесе, В И. Ленинның якын көрәштәше Мулланур Вахитовка багышланган яңа спектакль белән каршылады Трагедияне сәхнәгә ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе П. Исәнбәт куйган Спектакльгә декорацияләрне ТАССРның халык художнигы Ә Тумашен эшләгән, көйләрне Ф Әбүбакиров язган. Мулланур Вахитов ролен Татарстан АССРнын халык артисты Р Тажетдинов башкара Шул ук театр сәхнәсендә драматург X Вахитның «Ике килеп килендәш» исем ле комедиясе буенча куелган икенче бер яна спектакль бүгенге колхоз кешеләре, алар арасында! ы мөнәсәбәтләр турында сөйли Спектакльнең режиссеры — РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе М. Сәлнмҗаноп, художнигы—И Файзуллин, композиторы—Ш Шарифуллин Рольләрне театрның яшь һәм урта буын артистлары башкара. В И. Качалов исемендәге зур драма театры сәхнәсендә француз драматургы Э Ростаиның «Снраио де Бержерак» исемле героик комедиясе буенча эшләнгән яна спектакль бара Аны режиссер С Лерман куйган Спектакльнең художнигы— В Зайцев, композиторы—Л Любовский Төп рольләрне Е. Золотарев. Е КараТяур. В Фролков һәм театрның башка танылган артистлары башкара Бөек Җиңүнең 30 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Казан курчак театры нәни тамашачыларга «77 пәһлеван» исемле спектакль күрсәткән иде. Шушы көннәрдә театр анын русча вариантын күрсәтә башлады Әсәрне рус теленә Ә. Хөсәенов һәм Р Такташ тәрҗемә иткән. Бу героик әкиятнең авторы һәм сәхнәгә куючы режиссеры—Р. Батуллин. Декорацияләрне РСФСРның атказанган, ТАССР. ның халык художнигы Э Гельмс һәм Л. Сперанская ясаган Музыкасын композитор И Якупов язган. Курчакларны Татарстан АССРнын атказанган артисткалары Р. Утяева. В Третьякова. артистлар Г. Вишняков. В. Майкова. Н. Шестопалова, Н Урматскаялар уйната Февраль ахырларында Минзәлә татар дәүләт драма театрында X Вахитның «Ике килен килендәш» комедиясе буенча эшлән гән спектакльнең премьерасы булды. Әсәрне сәхнәгә Татарстан АССРнын атказанган сәнгать эшлеклесе М Мостафин куйган. Декорацияләрне С. Гәрәев ясаган, спектакльгә музыканы театрның артисты һәм баянисты Ф Бәдриев язган. Халык театрларының Бөтенроссия фестивале лауреаты булган Олы Этна халык театры КПССнынХХУ съездына багышлап Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» исемле драмасын сәхнәләштерде. Әсәрне Татарстанның атказанган культура работнигы Гомәр Мәр- дәнов куйган. КОМПОЗИТОРНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ Казан шәһәренең Актерлар йортында РСФСРның М Глннка исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты композитор Ф. Әхмәтов- ның иҗат кичәсе булды. Ике бүлектән торган концертта республикабызның яшь башкаручылары һәм сәнгать осталары авторның соңгы елларда иҗат иткән ин яхшы әсәрләрен башкардылар. КИТАП АТНАЛЫГЫ Язгы каникул көннәрендә балалар китабы атналыгы үткәрү күркәм бер традициягә әйләнеп килә. Быел да ул бик матур һәм оешкан төстә узды. 1975 елның сентябрендә Абдулла Алиш исемендәге Казан пионерлар сарае балалар өчен язылган нн яхшы китапларга конкурс игълан иткән иде Ләбибә Ихсанованың «Очкын». Шамил Рәкыйповнын «Геройлар эзеннән» исемле китаплары бу конкурста беренче урынны алды. 23 мартта, Балалар китабы атналыгын ачу тантанасында, яшь китап сөючеләр үзләренең яраткан язучыларына дипломнар тапшырдылар Атналык көннәрендә А. Алиш исемендәге Казан пионерлар һәм укучылар сараенда драматург Хәй Вахит, шагыйрьләр Гөлшат Зәйнашева, Резеда Вәлнева. Разил Вәлие* белән очрашу булды Алар яшь укучыларга үзләренең яна әсәрләрен. укыдылар Очрашуда шулай ук Татарстанның атказанган артисткасы. Тукай премиясе лауреа- ты Наилә Гәрәева, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары •Флера Хәмнтова, Рәсим Сәләхов, яшь композитор Шамил Шарифуллин һәм баянчы Рәис Сафиуллин катнашты. Балалар китабы атналыгы Арча педагогия училищесында олы бер бәйрәм итеп уздырылды. Актлар залында В. И. Ленинның, М. Горькийның һәм Г. Тукайның китап турында әйткән сүзләре язылган. Балалар яз\чыларына багышланган стендлар да карап туйгысыз итеп эшләнгән иде. Бәйрәмгә 1 иче һәм 3 иче мәктәпләрнең башлангыч класс укучылары да килде. Алар бүләк итеп әдәби инсценировка алып килгәннәр. Нәни дусларыбыз шигырь сөйләүчеләргә конкурс та уздырдылар. Яшь талантларга бу көн аеруча мәшәкатьле булды Төрле әдәби әсәрләрнең геройлары булып уйнау жиңел эш түгел шул... МУЗЫКА АТНАЛЫГЫ 24 марттан алып 31 мартка кадәр республикабызда балалар һәм яшүсмерләрнең традицион музыка атналыгы үткәрелде 24 мартта М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында атналыкны ачу тантанасы булды Аны Татарстан АССРның мәгариф министры урынбасары 3. Михайлова ачты. Татарстан ХССРның культура министры урынбасары М. Ннзамнев яшь тамашачыларны олы бәйрәм белән котлады. Соңыннан сәнгать осталары көче белән күңелле концерт куелды. Атналык көннәрендә мәктәп укучылары күренекле композиторлар, музыка белгечләре, артистлар белән очраштылар. Татарстан АССРның дәүләт симфоник оркестры Казан консерваториясенең актлар залында балалар өчен махсус концертлар бирде Ул концертларда, Казан мәктәпләрендә укучы балалардан тыш, якын-тирәдәге районнардан килгән балалар да булды Кинотеатрларда музыкаль фильмнар фестивале уздырылды Казан, Лениногорск, Әлмәт, Арча, Алабуга һәм Түбән Кама музыка училищеларында махсус концерт бригадалары төзелде. Алар мәктәпләрдә концертлар куйдылар. музыка сәнгате турында лекцияләр укыдылар, әңгәмәләр үткәрделәр. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет культурасы өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Чаян» журналының баш редакторы урынбасары Самуил Соломонович Оффен- генденга РСФСР Верховный Советы Президиумы указы белән РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ленин комсомолы исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Адольф Алексеевич Глушковка Татарстан АССРның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде Театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре ■өчен Г Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Нәжибә Гыймай кызы Ихсановага һәм Равил Шаһап улы Шәрәфисвка Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1976 ел. 19 февраль указы белән Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелде. Театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ленин комсомолы исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры артисткалары Антонина Васильевна Пустовалова Поновага һәм Зоя Алексеевна Петровага Татарстан АССРның атказанган артисткасы дигән мактаулы исемнәр бирелде. Театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының бртафория цехы мөдире Әхмәт Фатыйх улы Гыйззәтуллинга Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде Республикабызның матбугат органнарында озак еллар нәтижәле эшләгәне өчен һәм 70 яшь тулу уңае белән Галим Мәжит улы Рябков КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Совет музыка сәнгатен пропагандалау өлкәсендә озак еллар нәтижәле эшләгәне өчен һәм 60 яшь тулу уңае белән СССР Композиторлар союзы члены Зәйнәп Шәйхулла кызы Хәйруллина КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Театр сәнгате өлкәсендә озак еллар нәтижәле эшләве өчен һәм 50 яшь тулу уңае белән Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисткасы Шахсәнәм Иб раһим кызы Әсфәнднярова КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Татарстан Язучылар союзының Әлмәт бүлегендә хәзерге драма әсәрләре турында кызыклы сөйләшү булды. Тукай премиясе лауреаты, театр белгече Сабир Өметбаен һәм Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Юныс Әминов үзләренең чыгышларында бүгенге драма әсәрләрендә форма һәм эчтәлек мәсьәләләренә тукталдылар, республика театрларында барган спектакльләргә анализ ясадылар. Фикер алышуларда шулай ук Ш Бикчурин. Ә. Маликов. С. Кальметов, Г. Афзал һ. б. иптәшләр катнашты. УКУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА Кайбер урыннарда *Казан утлары» журналының 2 нче саны подписчикларга үз вакытында барып җитмәде. Техник сәбәпләр аркасында, типографиядә аны бастыру тоткарланды. Хәзер ул саннар яңадан эшләнә Газета-журналлар нәшрияты һәм гСоюзпечать»ның республика агентлыгы журналны чыгару һәм аны укучыларга җиткерүдә килеп чыккан бу тоткарлык ече/l подписчиклардан гафу үтенәләр