Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ КҮҢЕЛЛӘРГӘ ШИФА БУЛСЫН

Бүгенге яшь укучыны китап кибетләрендә дә. китапханәләрдә дә матур итеп бизәлгән бик күп китаплар көтеп тора. Ниндиләре генә юк алар арасында! Җаның кайсын тели, шунысын санлап ал... Минем исә нәни укучыларыбыз игътибарын күптән түгел дөньяга чыккан яңа бер китапка юнәлтәсем килә: «Менә бусын укып карамассызмы? ■ Ул «Октябрятлар шәһәре»1 дип атала Авторы — Хәкимҗан Халиков. Моңа кадәр укучылар аның «Йолдызлар ничәү?» (1969 ел), «Шук бабай» (1970 ел), «Тынычлык гөле» (1971 ел), «Эвәбккә» (1973 ел). «Озын колаклы батыр» (1974 ел) дигән җыентыклары белән таныш иде. X. Халпковның ул китаплары уйчам кызлар һәм шук малайлар, наян аю балалары һәм батыр куяннар, зирәк керпе • X Халмко» Октябрятлар шәһәре Капая Татарстан китеп нәшрияты. 1975 ел малайлары һәм төрле-төрле кошлар турымдагы шигырьләре белән хәтергә калтам. Әлеге җыентыкларга кергән шигырьләре белән танышкач, тагын шул нәрсә ачыг- лана: Хәкимҗан Халиков йөрәге һәм акылы кушканча иҗат итә, дөньяны балалар күзе белән күрә белә, балаларга аңлаешлы, образлы, йөгерек тел белән яза. Ул гадәттә кыска гына шигырьдә дә тәмамланган төгәл картина яки вакыйга бирергә омтыла «Йолдызлар мичәү?» китабындагы «Җәйге кич» шигыренә күз салыйк: Җәйләүдән кайтканда. Абыем Айтугай: — Кара.— ди,— нәкъ скнен Җәян күк ай туган Шул вакыт яй-жәя. Күрәсең, тартылды: Бер йолдыз ук булып Бракка атылды Шагыйрь пейзаж лирикасының укучы күңелендә матурлык хисе тәрбияләвем мык аңлап эш итә. Б Чыннан да, табигать һәм хеше һәр вакыт тылов бэнлевешт* бет Кеше күңелендә дэ, твбмгатьтчге кебе* үк, халык җырыдай, халык моңыдай табигый матурлык, камиллек яши. Авторның «Җәйге буран». «Көз» («Йолдызлар ничәү?» китабында). «Яңгыр хәбәрчеләре» («Энәбикәпдә) кебек шигырьләре исә, матурлык хисе тәрбияләү белән бергә, балаларга фәнни мәгълүмат та бирәләр. Хәзер, илебездә проблемалы уку-укыту эше киң колач ала барган бер вакытта, укучыларга яңа мәгълүмат бирү дә бик кирәк. Хәкимҗан Халиков шигырьләре бу яктан да заманча яңгырый. Авторның «Октябрятлар шәһәре» исемле яңа җыентыгында да укучылар күңеленә хуш килердәй шигырьләр байтак. «Кайдан белгән?», «Оныткан», «Телен тешләде», «Өч кыз», «Зиләнең курчагы» кебек шигырьләре аеруча нык хәтердә кала. Бу шигырьләреңдә ул әзергә хәзер булып ятучы Хикмәт, Гарифуллалардан, Азат кебек ялганчы малайлардан көлә, хезмәт сөюче тырыш балаларны мактый. Күптән түгел республикабызның яшьләр газетасында «Янгын яныннан гитара асып...» дигән мәкалә чыккан иде. Урманда — янгын!.. Шунда бер төркем яшьләр гитара чиртеп янгынны тамаша кылалар Ул гына да түгел, кайткач дусларына күрсәтеп мактану нияте белән булса кирәк, аны рәсемгә дә төшереп алалар... «Октябрятлар шәһәре» китабындагы «Язгы бакча». «Ялгыз нарат», «һәйкәл утырттык» кебек шигырьләрне укыган балалар, һичшик сез, әлеге яшьләр төсле булмаячаклар. Хәкимҗан Халиков — ритм, рифма белән сак эш итүче шагыйрь. Шул ук вакытта ул һәр вакыт яңа формалар эзли. Баланың аңына ничек тәэсир итәргә? Бала характерындагы тискәре якларны ни рәвешле тәнкыйть утына алырга яисә алариы булдырмау чарасын ничек алдан күрергә? Шагыйрь буларак, аны әнә шул сораулар борчый. Яшь кешенең холык-фшылен тирәлек, мохит тәрбияли. Менә шуларны истә тотып булса кирәк, шагыйрь безне әйләнә- тирәбезгә хөрмәт белән сокланып-гаҗәп ләнеп тә. игътибар белән уйланып-эзләнеп тә. кирәк икән, тәнкыйтьчел дә карарга өйрәтә. Автор үзенең бу теләгенә төрле алымнар аша ирешә. Бер очракта җылы гына юмор куллана ул. Икенче вакытта шигырьгә, үзен артык сиздермичә генә, үгет-нәсихәт килеп керә. Һәм боларның һлркайеы аклана, үзенә йөкләнгән бурычны үти. Хәктмҗан Халиков, тормышта алай күзгә бәрелеп торган шаян-җор капе булмаса да. ул — бала җанлы кеше. Ул, тәҗрибәле укытучы-остаз кебек, чаманы белеп кенә укучыларны көлдереп тә ата ( Оныткан», «Хикмәт»), аларга «җәза» да бирә («Сезме, минме командир?!», «Гарифулла» «Юмартланган», «Кем батыр?»), алар белән киңәшләшә, фикер уртаклаша («Китап док торы». «Безнең йолдызчык» һ. б.). Ләкин әнә шундый матур шигырьләр белән беррәтгән, китапта күңелне борчырдай әсәрләр дә юк түгел. X Халиков куп вакыт гади генә нәрсәне дә энәсеннән җебенә кадәр тәфсилләп сөйләп чыга, аң латып бирә, халык әйтмешли, «чәйнәп каптыра» Автор укучысына: «Ул әле бик кечкенә яше дә бит өч кенә...» дип карый, ахрысы. Бу хәл шигырьне ялыктыргыч итә «Йолдызлар» шигыренә игътибар итик Ул һавадагы йолдызларны сурәтләү белән башлана: һавада йолдызлар Кушучлап сипкән кук. Кайберсе, туйгандай. Дерелдәп киткәк күк. Кайберсе «лт кына Агыла ук кебек Ә укиын койрыгы Нәкъ к«меш чук кебек. Башта укучы җиңелчә генә шомланырга гжеш: йолдызлар атыла!.. Аннары автор турыдам-туры йолдызларның сүнүен сурәтләүгә күчә: Полдызлар. йолдызлар ... Сеа бит бер сүиәсез Kenае1 дә нур сибеп Тормыйсыз нигә сез? Боларның барысы да. янәсе, укучы күңеленә Кызыл йолдызның бөеклеге. мәңгелек булуы турындагы фикерне пгранг >рәк салу өчен кирәк булган .. Ә Кызыл йолдыз ул Мәңгелек ут кебек Дусларга — кояш ул. Дошманга—туп кебек. Менә шуннан соң имде түбәндәге строфа китерелә: Суда да батмый ул. Бер җирдә тапталып. Хур булып атмый ул. Авторның нияте, әлбәттә, изге ул күп каһарманнарыбыз гомерен биргән азатлык, дуслык, тынычлык. Ватанга булган олы мәхәббәт символына әверелгән йоздызга— Кызыл йолдызга дан җырларга тели. Бу кадәресе аңлашыла Әмма шигырьдә хәтер Утта да иимый ул. дә калмый торган төссез юллар күп. аннары ул алдан ук. «Бу шигырь Кызыл йолдызның җирдә тапталып, хур булып ятмавы турында!» дип. оран салып тора. Бәлки бәйләндең инде шул бер куплетка! диючеләр табылыр. Ләкин балалар өчен әдәби әсәр язарга алынган кеше һәр җөмләгә, һәр сүзгә гаять игътибарлы булырга тиеш. Шушы ук шигырьдә, мәсәлән. Советлар йолдызы «иң ерак айда да» көрәшеп йөри дигәнрәк фикер дә бар. Айның әле иң якыны да (биредә пространствоара турында сүз бара) буламы икәнни? Әнә шундый төгәлсезлекләр шигырьне ямьсезли һәм боза. Икенче бер шигырендә автор баладан мондый сүзләр әйттерә: Чаба-чаб* Килеп керде Бала-чага. («Уенчыклар остасы».) Биш-алты яшьлек малай үзенең иптәшләренә һәм дусларына, ай-һай, болай дип әйтерме икән?! Юк, аның үзенең якын дусларына «бала-чага» дип әйтүе ышандырып бетерми. Бәхеткә каршы, китапта мондый төгәлсезлекләр күп түгел. Җыентыкта әйбәт әсәрләр, кызыклы табышлар, көтелмәгәи борылышлар күп. Әйтик, «Октябрятлар шәһәре» дигән шигырь якты шатлык иле булып күңелдә кала. Шигъри җыентыкта балалар китапларны да. уенчык куяннарны да «дәвалыйлар». Әйе. бу — балалар ватып кына калмый, ә ясый да беләләр, әйбәт һөнәргә — төзү-төзекләндерү һөнәренә өйрәнеп үсәләр дитән сүз. Алар үзләрендә әдәпсезлекначарлыкка, ялкаулыкка — нәфрәт, белемгәхезмәткә, җиргә-табигать- кә мәхәббәт тәрбиялиләр. Ә мондый акыллы яшьләр, — яңа төзелешләрнең ялкынлы эшчеләре һәм яшь колумблары — безнең җәмгыятебезгә, фән. техника прогрессының гаять әһәмиятле мәсьәләләре бер-бер артлы тормышка ашып, илебез халыкларының һәм материаль, һәм мәдәният дәрәҗәсе үсә барган чакта һава кебек кирәк