Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

Унике аккош Бу нинди аклык, Бу нинди балкыш? Аяз күкләрдә Унике аккош. Илләргә кайта Кошлар берьюлы — Җәлилчеләрнең Ахыргы җыры. Илләр өстеннән, Күлләрдән оча, Егетләр туган Җирләрдән оча. Димнәрдән оча, Сакмардан оча, Илнең аклыгын Сакларга куша. Тирбәлә ул җыр Яз, көзләрен дә Халык күңеле Диңгезләрендә. Унике егет Аккош юлында, Алар гомере Аккош җырында. Аккошлар җырын Аклыйсы иде, Җирне саф килеш Саклыйсы иде! Саклыйсы иде! Өч авылдан чыккан өч гали җан Өчиледән чыгып киткән Тукай, Шигъриятнең серле йомгагын, Очын табып ерак гасырлардан, Миллион күңелләргә чорнадың. Сыркыдыдан чыгып киткән Такташ, Шигъриятнең серле йомгагын Сүтә-сүтә, киләчәккә илттең Заманыңның шашкын моңнарын. Мостафадан чыгып киткән Җәлил, Шигъриятнең серле йомгагын Сүтә-сүтә, дөнья буйлап киттең, Үлемсезлек җырын җырладың. Өч авылдан чыккан өч гали җан Биеклектән карап көтәрләр: Серле йомгак очын, югалтмыйча, Кемнәр кая алып китәрләр... Унөченче Баллада Егетләр унике булганнар Аяусыз үлемгә барганда. «Юк, унөч, унөч!» дип кабатлый Күңелем һаман да. Унөченче... Ул булган егетләр янында Иң соңгы йөзенче адымда, Башларын югары күтәрткән һәлакәт алдында. Дөньяның килерен хәл итеп Булмыйдыр тәвәккәл иратсыз, һәрберсе белән дә үлемгә Кергән ул чиратсыз. Бер булып киткәннәр егетләр, Сайларга бер генә юл калган. Унөченче... Ул калган һәм китеп... хәбәрсез югалган. Унөченче... Ничә ай, ничә ел эзлим мин, Табалмыйм, җанда — бер үкенеч, Әйтәләр: «Алар бит унике!» «Юк, унөч!» «Юк, унөч!» Унөченче... Җәлладның балтасы астыннан Бердәнбер сау калган каһарман... Мин беләм, ул — исән, табармын, Ә бәлки табалмам... Унөченче... Иң көчле дошманны җиңдем дип. Җай саен кычкырмый торгандыр. Ул тыйнак, дуслары сымандыр,— Табалмыйм шуңадыр. Баһадир икәнен белмичә, Тын гына, шау-шулар эчендә, Янадыр, көядер, сөядер Дуслары өчен дә. Унөченче... Ул калган һәм китеп... хәбәрсез югалган. Иң соңгы йөзенче адымда Мусалар җырлаган моңлы җыр... Моңлы җыр — билгесез каһарман. Мин беләм: син исән, табармын. Ә бәлки табалмам... Карбышев урамы Өй — җылы. Мин карыйм тәрәзә аркылы. ... Тышта — кыш. Зәмһәрир декабрь салкыны. Үзәккә үтәрлек суык җил, сызгырып, килә дә әйтә күк: «Кемнәрдер, кайчандыр калганнар боз булып»... Өй — җылы... Күнеккәнбез: һәр иртәне Кояш калка да бата, калка да бата, китә дә кайта, китә дә кайта... Әйтик: бердәнбер ке|нне Кояш кире кайтмаса? Чулпан калкып таң атмаса? Кошлар сайрап уятмаса? Шәфәкъ нурында җемелдәп, агымсулар акмаса? Җир йөзен, бар Галәмне караңгылык капласа? Җан иясе бу дәһшәттән чыгу юлын тапмаса?.. Атлап киләм, йомшак кына басып яфраккеләмгә. «Алтын көз»... Ә ник алтын? Мин чагыштырмыйм берни белән дә. «Яфрак-тәңкә»... Ә ник тәңкә? Мин чагыштырмыйм берни белән дә. Атлап киләм, йомшак кына басып яфраккеләмгә... Ник алтын? Ник тәңкә? Юк! Мин чагыштырмыйм берни белән дә,— Дөнья базарында мин бу көзне алыштырмыйм берни белән дә! Берни белән дә! Атлап киләм, йомшак кына басып яфраккеләмгә. Бердәнбер көнне Кояш кайтмаса? Кеше нишләр иде? Ул, күкрәгеннән изге нурлар алып, күккә ашар иде, Кояш ясар иде. Караңгылык мәңгегә кайтмаска качар иде. Бердәнбер көнне Кояш кайтмаса? Бу бары тик куркыныч бер уй гына. Кояш калкыр да батар, батар да калкыр, мәңге нур чәчәр! Ә менә Кеше күңелендә Кояш батса — Җир ничек яшәр?! Дөньяда мин кырык яз күрдем: Язларның авырын аз күрдем, Карда да, бозда да яз күрдем,— шунлыктан мин риза һәр елны кимегән яз, кыштан, артыгын сорамыйм язмыштан. Дөньяда мин кырык җәй күрдем, . Җай эзләп йөрмәдем, җай күрдем, Эшемнән ямь табып җәй күрдем,— шунлыктан мин риза һәр елны кимегән җайлардан, тир тамган җәйләрдән. Дөньяда мин кырык көз күрдем, Дөньяда мин кырык кыз күрдем, Шуларның тик берсен үз күрдем,— шунлыктан мин риза һәр елны бер яфрак өзелгән гомерем көзеннән. Дөньяда мин кырык кыш күрдем, Дөньяда мин кырык дус күрдем, Дусларның ихласын хуш күрдем,— шунлыктан мин риза һәр елны кимегән дуслардан һәм кырыс кышлардан. Белмим мин: бу җирдә тагын да Ничә яз, ничә кыш үтәрмен... Тик беләм: бар кылган эшләрне, кырык ел табылган дусларны, кырык ел табылган ярымны Дөньяга калдырып китәрмен. Юеш тә дым... Дым да юеш... Яңгыр да яңгыр... Ә син яңгыр яуганда да Яшен булып ян бер! Нур да кояш... Кояш та нур... Их, бер тамчы яңгыр? Ә син бар җир янганда да Яңгыр булып яу бер! Икеләнми киттек сезнең арттан, Басып әзер эзгә, Фатихагыз һаман күңелебездә, Аксакаллар, Рәхмәт инде сезгә! Ә без хәзер мөстәкыйльләр инде, Сездән бераз үзгә, Сез дигәнчә уйламасак әгәр, Аксакаллар, Рәнҗемәгез безгә, Хакыйкатьне ярып салсак әгәр Туры карап күзгә... Сез үзегез безне өйрәттегез, Аксакаллар, Гадел, тугры сүзгә. Рәхмәт сезгә! — Әй, Кеше, кайларга юл тоттың, Юк анда туганың-танышың?.. — Чүлләрдә сусаган кешегә Чишмәдән су илтеп барышым. — Әй, Кеше, кайларга юл тоттың, Юк анда туганың-танышың? — Ачлыктан тилмергән, йөдәгән Балага нан илтеп барышым. — Әй, Кеше, кайларга юл тоттың, Юк анда туганың-танышың? — Диңгездә бәлагә очраган Корабка ярдәмгә барышым. — Әй, Кеше, кайларга юл тоттың, Юк анда туганың-танышың? — Йорт-җирен су баскан кешегә Диварлар төзәргә барышым. — Әй, Кеше, кайларга юл тоттың, Юк анда туганың-танышың? — Барасы юлыма корылган Диварны сүтәргә барышым. Ай сонатасы Төн. Тын. Тиздән — таң атасы. Урамнарда Илаһи моң: «Ай сонатасы». Җир тирбәлә Г аләм-бишегендә. Ә Ай-әни Көйли бишек җырын: «Балам, уян, Ишет әнкәң моңын». Җир уянды һәм ишетте көйне... Тик Ай соңгы нурын сипкән иде, Бөтен моңын, нурын Җиргә биреп, Ул таң белән сүнеп киткән иде... Әкияттән аерылу Кавказ якларына килү белән, Биек тауларына үрләдем. Бала чакның шомлы әкиятләре... Үзем мендем, үзем шүрләдем. Каф тау артындагы диюләрне, Алтын сарайдагы гүзәлне, Аны өзелеп сөйгән шаһзадәне Күрмиенчә күңелең түзәрме? Кара болытларга үрләдем дә Башым күккә тигәч шүрләдем... Җен-пәриләр ләкин күрмәдем мин, Сарайдагы кызны күрмәдем. ...Хыял кыясына үрләгәндә, Тормыш тауларына менгәндә, Әкият кебек садә, беркатлы чак Югалдымы кырыс җилләрдә? Нигә мендем Кавказ-тау башына? Сабый җаным калды бушанып. Бала чакның гаҗәп әкиятенә Йөрер идем һаман ышанып. Тау башына мендем бала булып, Түбән таба төштем олаеп, Каф тау артларына китеп барган Кичке кояш кебек моңаеп... Өлкәнлегем, реаль тауларга мен, Тугры хыялыңнан каерылма. Аерылсаң да серле әкияттән, Сабыйлыктан әмма аерылма. 1973—1975