Логотип Казан Утлары
Повесть

ТӨЛКЕ ТОТУ КЫЕН ТҮГЕЛ

Тау ягының таулары, Өзелә камыт баулары. Камыт бавын ялгый-ялгый, Сызыла йөрәк майлары. Халык а^ыры Капка ачканда езнең әтине ник Тэта I дип мыскыллыйлар, әни? — Мыскылламыйлар, Тата абый дип олылап әйтәләр аны, кызым. , — Ә-ә... Безнең әти бик көчле, бик олы. — Гәүдәгә бик кечкенә, чебеш кенә. — Ә мине кырлы курай дип (мыскыллыйлар. — Күп сикерәсең, аз ашыйсың, шуңа күрә бик ябыксын, үсмисең. — Ә үссәм, мине дә Тата кеше диярләрме соң? — Берәр төрле батырлык эшләсәң, әйтерләр. I Тата — зур, көчле дигән мәгънәдә. Тата абый —зур абый. Тау ягы сөйләше. — Әти батырлык эшләгәнмени? Ник аны көчле кеше диләр? — Ул бер генә кешене дә рәнҗетмичә яши белә, кызым. — И-и, алайса, юаш бит ул, көчсез. — Аңламыйсың шул әле. — Ә безнең әти өченче көн генә мине акыра-бакыра өй түбәсеннән куып төшерде. Кичә, үзеңнән олы малайларны кыйныйсың дип, чыбык чыжлатачыжлата куды. Ярый әле, каты йөгерәм... — Үскәч, үзең уйлата дигәндәй, төшенерсең әле, кызым. Хәтерләү Хәзер инде аның әнисе дә юк, әтисе дә. Кырлы курай дигән ул кыз бала — үзе ана хәзер. Ләкин гомерләрнең алмашынуына ышанасы килми. Буш өйгә кунакка кайта да, хатирә күлләренә чумгандай, уйлана. * * £ Таң белән тәрәзә кактыЛар. s — Әйдә тизрәк! з Тата уянды. «Кем йөри икән болай иртүк?» Уянгач та туган беренче уена җавап көтеп, шактый вакыт тыңланып £ ятты. Башта кемдер ишеккә таба атлагандай тоелса да, бераз гына ° кыштырдады да, никтер, эз алыштыргандай, тиз арада юкка чыкты. ш Кышын кар өстендә шундый эзләр кала. Җор җәнлекнеме, аучыны- * мы алдау нияте белән, куян кинәт кенә читкә сикерә. Сикергәч, карга £ күмелә дә дошманы узганчы шым ята. Куркыныч хәерле генә узып ф китсә, сак кына кузгала—аннары җан-фәрманга түгел, рәхәтлек өчен в сикерә-юикерә, эзләр яңарта. о Таң кунагы да ишеккә җитмичә тукталды. Тукталды һәм юкка = да чыкты. Тата тавыш кабатланмасмы дип көтсә дә, утар як тәрәзә < йөзлеге калтыраудан башка тавыш һәм бернинди җан әсәре сизелмәде. 13 Кунак дигәне бүре-мазар түгелдер ич? Алай дисәң, элегрәк еш килсә дә, = хәзер ул усаллар күренмәгәнгә байтак гомер инде. Тел ке-м азармы? » Төлке булса, сүз әйтмәс, шатланыр гына иде хуҗа. Ләкин төлке-шаян £ да хәзер сирәк күренә. Шаярып кына тавык-үрдәкне чәлдергән чаклары о бу/1галамый түгел, булгалый. Мәгәр, кызганычка каршы, бик тә сирәк. Әллә тагын шул сирәк күренә торган сөекле кунак килгәнме? Җавап табылмаган арада, Тата кулларын өскә күтәрде дә, бармакларын кыймылдатып, аякларын тарткалап-сузгалал ятты. Бу хәрәкәтләр — бала чактан ук килгән, көн саен кабатлана торган шөгыле. Үзен белә-белгәннән- бирле беркайчан да кинәт сикереп тормас. Әнисе кечкенә чактан ук аны: «Кинәт сикереп торсаң, аяк-кулларыңнан төнлә чыгып киткән җан кире кайтып керергә өлгерми кала», — дип өйрәтә торган иде. Җан кайтып җитәргә бик ашыкмаганлыктан, быел яз андый хәрәкәтләрне бигрәк тә тырышып ясый башлады ул. Хәзер язгы кояш, рәхмәт төшкере, өшән сөякләрне җылытып, яңадан тернәкләндереп җибәрде. Шуңа күрә, нинди кунак булса да, күсәк күтәрү нияте юк иде Та- таның. Хәтта бүре килсә дә. Күптән инде эшсезлектән тутыгып беткән сынык мылтыгын да бимазаламыйча, өстенә кыска тунын, аякларына гел кия торган кирза итеген элеп, ишеккә юнәлде. — Кая барасың таң белән, сиңайтәм? — Болай гына. Син йокла. Ишекне ачуга, аяк арасыннан төн буе браматлыкта йөргән мәче кереп китте. Әллә шулмы тәрәзә каккан кунак? Юктыр, мәче шытырдый гына белә. Белә-белгәннән бирле, карш ысына мәче очраса, бигрәк тә юл чыгар алдыннан булса, Татаның кәефе челпәрәмә кырыла да төшә. Андый чакларда ул мәчене я башындагы бүрек белән бәреп егар, бәреп егарга өлгермәсә, үз гаебен белеп тиз генә сәке астына елдырган мәчене аякларыннан өстерәп чыгарыр да: «Икенче мәртәбә мин чыкканда кермә, каршы очрама», дия-дия суккалар һәм соңыннан җибәргәч тә: «Егылып үлгере», — дип өстәр. Бүген алай кызмады, тузынмады. Беренчедән, бик мртә— карчыгы, Кояш апагыз, ак өй караватында мыш-мыш йок лый бирсен. Икенчедән, юл чыгасы юк. Юл чыгулар сирәгәйде, бик нык сирәгәйде. Шуңа күрә мәчегә пыр тузмыйча: — Үләт ялаган нәрсә! — дип кенә куйды. Мәчеләрне тәки тәүфыйк-итәгатькә өйрәтү кыен икән. Башсыз хан икән ул мәче дигәнең. Ярата белә, юхалана белә, ә хөрмәт итә белми, юньсез. Өйалдында күзгә ул-бу чалынмады. Ләкин ишекне ачкач... Нияте бик тә салмак, әкертен генә булса да ишегалдына чыгу иде. Ләкин язгы җил «ә» дигәнче кулдан ишекне тартып алды да өйалды тактасына китереп орды. Ирек куйсаң, Татаның үзен дә күтәреп атар иде. Әмма андый ирекне бирмәс әле ул тиз генә, анысына ук көче җитмәс әле җилнең. Җитәчәк тә түгел. Татаны табигать алай ук мыскыл итә алмас, һәм ул менә, тотыныбрак булса да, җиргә төште. Ишекне шакылдатып тинтерәтмәсен дип, тырышыбрак булса да аны ябып куя алды. Стенага таяна-таяна, капка төбенә үк килде. Беркем дә юк иде. Урамда да ак-кара күренми. Абзарда сарыклар матур гына мышный, сыерның көйле генә күшәп яткан көне. Бүре яки төлке исе сизсәләр, күрер идең син аларның тынычлыгын! Җәнлек тә, кеше дә килмәгән. Ләкин тавыш аермачык ишетелде ләбаса: — Әйдә тизрәк! — Күктән килгән аваз түгелдер ич? Күктән шундый яман хәбәр киләчәген Тата сизә. Ләкин көн саен шулай: бүген түгел, иртәгә дә түгел, соңрак, шактый соңрак. Дөрес, барыбер ишетеләчәк аңа күк чакыруы, ләкин ул тавыш ишетелер көн әле кайдадыр ерак, шактый ерак булырга тиеш... Ишегалды һәм абзар-кура тирәсендә бөтен нәрсәнең тәртипле икәнен күргәч, Тата тынычланды диярлек. Шулай да күңелдә нәрсәнедер сизенү шомы барыбер калды. Икенче бер тәртипсезлек — үзенең нигәдер калтыравын, өшүен абайлады. Җил. Шактый ук холыксыз җил. Суык җил. Менә сиңа яз, менә сиңа гөрләвекләр аккан яз. Мөгаен, боз кузгалгандыр. Тыңлый торгач, бер нәрсә ачыкланды — утар як тәрәзәнең какшаган тактасы кинәт-кинәт шакылдап куя икән. Таңда тәрәзә каккан дигәне шул булуы бик ихтимал. Әмма монысын Тата кабул итмәде. Артык та гади нәрсә булып чыга бит. Ә күңел әллә нинди сер эзли. Күңел нәрсәдер сизенгәнгә күрә, әкрен генә бакчага, елга буена төшеп китте һәм., яр буена, өянкеләр янына килсә, бөтен нәрсә берьюлы аңлашылды. Нигә дисәң, өянкеләрдән биш-алты адым чамасында матур гына үсеп утырган алмагач өстенә, әнис дигән кыпкызыл алмалар белән бизәлә торган гүзәллек өстенә, өй хәтле, әйе, арттырусыз, өй хәтле боз килеп яткан иде. Алмагачның хәлен үзең шул боз астында калсаң гына чынлап аңларсың кебек. Җанлы кеше кычкырып яткандай... Боз тавы... «Әйдә тизрәк!» дип чакырган кунак, әлбәттә, шушы иде. Аны Тата бер күрүдә таныды... Аркалары чымырдап, эчләре жу итеп китте. Өянкеләр жуылдаганнан һич ким түгелдер... Үлә.мә — кечкенә бер инеш. Җәй көне юаш кына, тыныч кына агып ята. Басмалар салынмаган булса, чалбар балакларыңны сызган да, бернидән шикләнмичә, чык аркылы. Кыш көне дисәң, ул бөтенләй юк шикелле, үзәннәр белән тигезләнә, мескенәя. Ләкин яз җитсә!.. Яз җитсә, тыныч һәм мескен яткан барлык көннәренең үчен кайта- ра ул. Әллә кайлардагы биеклекләрдән, тау өсләреннән төшкән кар сулары дәррәү җыела да тыйнак төсле тоелган елгаларның астын өскә әйләндерә — үзәннәр кайчакларда Идел шикелле олы дәрьяга әверелә. Бозлар ага. Боз өсләрендә янаяна учаклар ага... Терлекләр ага — һәлакәткә таба... Билгеле, мондый чакта олыолы бозлар яр буйларында да утырып кала. Кечкенә инешләрдә шул хәтле зур бозлар ф каян чыга икән дип, гомер буе яшәп тә гаҗәпләнәсең. Әйе, бозлар олы, бозлар күп, ләкин мондые сирәк. Монысы Таганың озын гомерендә ике генә тапкыр килде. Язгы кара боз җибәргән өшеткеч тавыш: — Әйдә тизрәк!.. Менә ни өчен салкын икән бүген, менә нинди шом Татаның күкрәген яндырып, бөтен гәүдәсен калтырата икән. Туганнан бирле туктаусыз яшәлгән гомер тәҗрибәсе, сизенү көче менә нәрсә әйтә: озын кыш буе укмашкан кара салкынлык Татаның чиста күңеленә үзенең инәлүсез имзасын төшерде, озакламый боз урынында җыелып калачак алама пычрак шикелле мөһерен аның язмышына чәпәде... Мәгәр Татаның бөтенләй югалып калырга нияте дә, хакы да юк. Мөмкин кадәр ашыгып, ишегалдына кайтты Тата. Әлмисактан бирле келәт астында яткан ломын өстерәп чыгармакчы иде — көче җитмәде. Заманнар! Бар иде бит кулда бу тимерне агач таяк шикелле генә уйнаткан җинел чаклар! АйҺай! Кая китте көч? Бер дә бетмәс шикелле иде бит, югыйсә! Күтәрмә янында өй почмагына сөяп куелган көрәкне күтәреп караса, кәефе баягыдан да ныграк кырылды. «Калай белән тетәрсең тау хәтле бозны!» Ачуын көчкә тыеп, көрәкне чак атып бәрмәде. Кире урынына бастырып куйды да киртә эчендәге сәнәккә күз салды. Тагын үртәлүдән башка нәрсә тапмады. Нәрсә соң, нәрсә сайларга? Татаның әле хәтере тишек иләккә әверелмәгән — анда кайбер әйберләр әле саклана. Әйтик, келәт астында ломнан ерак та түгел Тата яшь чакта Донбасстан алып кайткан шахтер кәйләсе ятамы! Артык авыр нәрсә түгел, кирәге чыгар әле дип, меңнәрчә чакрым җирдән күтәреп кайткан иде ул тимерне. Тиле тимергә кызыгыр дип, күрше-тирәнең мыскыллаганы да онытылмаган. Дөресе шул — кирәге бөтенләй чыкмады диярлек. Әмма бүген... Тимер сабырлык үз морадына иреште — кәйлә хәзер еллар буе җыелган бөтен тутыгын берьюлы коячак! Бераз гына тамак ялгап алгач та. Кояш апа өстәлгә парлары чыгып торган бәрәңге һәм самавар утырткан иде инде. Катырак һәм салкынрак булса да, ит тә бар иде. Тата куелган ризыктан әзмәз генә авыз итте дә яңадан киенә башлады, Иртәнге чәйдән соң бераз ятып тора торган гадәтен белгән карчыгы гаҗәпләнеп куйды: — Сиңайтәм, эшем кешесе кебек кая ашыгасың? — Кешенең үлгәч тә өч көнлек эше кала. — Син калдырмаска дисеңме? — Калдырмассың. Анда әнә яңа эш әле. Алмагач өстепә боз яткан. Өй хәтле. — Менә оиңа... алла сакласын. — Шуны ваткаларга кирәк. — Сиңайтәм, булышма, ходай үзе китергәнне үзе алып та китәр. Эреп бетәр, алла кушса. — Якын-тирәдәге күпме агачның тамырына суык җибәреп, бакчаны чәчәксез калдыргач эрер дә бит. — Суык белән булышып, үзеңә салкын тияр, шул булыр. Киенеп беткән ире тәрәзәдән көлеп торган кояшка хуш килерлек итеп елмайды гына: — Я боз, я мин —икебезгә берьюлы урын юк. 2. «к У • м 5. ӘХСӘН БАЯНОВ ф ТӨЛКЕ ТОТУ КЫЕН ТҮГЕЛ 17 — И-и, котырган! Кояш апа кәйләсен аркасына күтәргән Татаны бакча каикасыннам кереп күздән югалганчы карап калды. Боз янына килеп җиткәч, Тата бер нәрсәгә илтифат итте: бозның кара гәүдәсе кояш җылысыннан инде юешләнә дә башлаган икән. Астагы бер почмагына итеге белән типкән иде, ким дигәндә йодрык хәтле боз кителде дә төште. Кителеп төшкән кисәккә итек очы белән генә баскан иде, боз кисәге валчыкларга, ә валчыклар исә күзгә күренеп тамчыларга әйләнде. Менә шулай итеп, кояш иптәш белән бергәләп эшли торгач, бу бөтен тау бихисап вак кисәкләргә әйләнеп, юкка чыгачак. Тата кәйләсен күтәрде дә бөтен көченә китереп сукты, ләкин беренче юлы артык зур уңышка ирешмәде — кулы яңгырап китте, ә боз чак кына, күзгә кырып салырлык кына дигәндәй, кителеп төште. Зурдан купмыйча, баягыча, почмаклардан башларга кирәк икән. Кайчандыр ерак заманнарда дөнья җылысы буларак тупланган ташкүмерләрне күз алдына китерде. Кайчандыр гомер башында шул күмерләрне җир астына төшеп вата белгән кеше хәзер, һөнәр яңартып, бозның үткен почмакларына сугарга кереште. Иодрык-йодрык бозлар читкә тәгәрәде. Күпмедер эшләгәч, Тата ютәле кузгаласын сизде дә куыш артына, ышык урынга килеп утырды. Бераз йөткергәч, куышның коры саламына баш куеп, күзләрен йомды. Кояш битне рәхәт иркәли һәм бу рәхәтлек яшьлек елларына охшаган шикелле иде. Әллә шуңа, тиз арада Татаныңкүз алдына беренче хатыны Җиһан милен җитте. Җиһан... Исеме генә дә ни тора бит—дөньяның үзе! Хур кызларыннан да изгерәк һәм сафрак иде ул. Беренче мәхәббәт, саф һәм изге никах. Искә төшсә, дөньядай ямь оча, бәхетле тормышны салкын суккандай тоела. һай! һәркемнең яшь чагы була, яшьлек өметләре, кабатланмас көннәре— канатсыз очкан чаклары була Тата абыегыз да кайчандыр шук малай, шаян бер егет иде ләбаса! Бик күлләр кебек, гади җир, садә туфракны таптап йөрсә дә, өметләре кул җитмәс биектә иде. Хыял гына җитәрлек биеклектән елмайган кыз җиде чакрым ераклыкта, Әҗем дигән авылда яши. Якын-тирәне телгә дә алмастан, кызга ерак- ерак җирләрдән яучылар килә. Әмма нигәдер әтиәниләре, кызыбыз яшь әле дип, беркемгә дә бирми торалар. Әллә тиңнәре табылмаган, әллә биш-алты ир бала арасында үскән бердәнбер кызны үз канатлары астыннан чыгарасылары килмәгән. Шулай яши торгач, кызга егерме тулганны сизми дә калалар. Ул чакта егерме яшьлек кыз! һәм кызда ашыгу, курку хисе кузгала. Тата исә күз төшкән кызны тиз генә оныта торган, дөнья арбасыннан төшеп калган гамьсез егет түгел. Вакытын белеп бәхетен сыный. Ләкин кызны аңа да бирмиләр... Җай табып кызны күрә дә... Тата кич белән берүзе ат җигеп, кыңгырау чылтыратмый гына Әҗемнең чишмә буена килеп туктый. Кыз да озак көттермичә килеп җиткәч, тиз арада җәм-фәрманга чабарга керешәләр. Җәйге кичнең җиләс җиле колакларда гармунсыз да искиткеч матур көй сыман чыңлый, битләрне генә түгел, күңелләрне кытыклый, аркаларны чымырдата — законсыз бәхет әчкелтем-татлы. Җитмәсә, артларыннан беркем дә кумый — сизмәгәннәр, ахрысы. Әмма егет атны һаман ашыктыра, куа, чалтыра. Тик ашкындыңмы—хәерлегә түгел инде ул. Ярты юлны узгач... кинәт... Ярый әле, арба астына тәгәрәмиләр. Ат арбадан ычкына Ычкынса да, чабуыннан туктамыйча, Татаны өстери. Дилбегәгә уралып, бәлки ул очкан да булыр иде, ләкин ниндидер күз иярмәс хәрәкәт белән кыз дилбегәнең бер ягыннан эләктереп ала да атны кинәт читкә каера. Икесе дә аңга килгәндә шундый хәл: ат сәерсенгәндәй муенын сузып, кияү белән кызга карап тора. Тата тарантас утыргычына бәрелгән ♦ ияген уа, дилбегә кыз кулында, ат тугарылган. =: Тата атны җиккән чакта ук ашыккан, каушаган икән. Әгәр хәзер b шушында куа килсәләр? Беткән иде баш. Бәлки әле куа да торганнар- С дыр? Кияү тагын ашыга, тагын каушый: дуганы камыт бавына кертә х алмыйча җәфалана, чөелдерекне бәйли алмыйча интегә. Атны көч-хәл з белән җигеп, тагын куарга керешә, ат тагын дулаган кебек чаба. Шу- * лай чапса да, нигәдер, хур кызыдай чибәр, ләкин законсыз кәләшнең £ генә түгел, инде мут кияүнең үзенең дә сөмсерләре коела — әле кайчан ° гына җаннарны җилкендергән шатлык, колакларны чыңлата-чыңлата и каядыр очкан кичке җил белән бергә, каядыр китеп югала. Салкын- £ лык тоелмый тоелуын, юк, ләкин инде көләсе килми... Кайда ул кө- £ ләсе килү, хәтта елыйсы килгән кебек. ф, Кыз алып кайтканда ат тугарылу хәтәр фал бит ул. Кияү белән кәләш законсыз хәлдән бик тиз чыгып, хәләлгә әйләнде- х ләр — артык шаулатмасалар да, үзләренә күрә матур гына туй яса- • дылар. Кыш үтүгә, башка да чыктылар. Төп йорттан ике-өч кенә өн х узгач, әлеге дә шул Үлә.мә буенда яңа өй калыкты, һәм менә шундый көн җитте: тормыш кору мәшәкатьләре белән тәмам хәлдән таеп, ан- сыз-фикерсез генә кич йокыга талса, иртән инде Тата үз өендә чын хуҗа булып уянды. Ишегалдында — яна тормыш. Өй янына җыелган кар суында казлар юына. Тирә-якны яңгыратып ата каз каңгылдый, абзар тирәсендә тавыкбикәләр кытаклаша, әтәч тавышы, җиңгән гаскәр быргысы шикелле, яна көн тууын бөтен галәмгә җиткерергә тырыша сыман. Тата әтәч тавышын гомумән тыныч кына тынлый алмый. Ул аңа барча кошкортларга караганда да ныграк гашыйк. Әтәчсез крестьян тормышын бөтенләй күз алдына китерә алмый ул. Башка чыкканда әни-әтисе биргән барлык бүләкләрдән бигрәк, үз көче белән юнәткән шушы кылыч кикрикле әтәче шатландырды — хәтта тавыкка караганда да ныграк сөендерде. Төп йорттан күчкән аталы-аналы казга һәм ике бөртек тавыкка менә шушы бер әтәч җитмәгән иде. Карагыз, дөньяны ничек ямьләндереп йөри, хуҗалары бәхетен бөтен дөньяга яңгырата. Башка кош-корт та шәп, әмма әтәч әтәч инде ул, иптәшләр! Күрше Хәлил картка кар базы казып алган бер тәңкә акчасы бар иде _____шупа ул Бәки базарыннан, иш янына куш дип, шушы әтәчне — бәхет кошын сатып алды. Сатып алды да калын һәм шактый тупас киндер капчыкка салып, өенә алып кайтты. Өйгә кайткач, капчыктан чыгарып, ишегалдының нәкъ уртасына, чирәмгә куйды. Әтәч бераз аңгы-миңге селкенгәләп торса да, күп тә үтми, исәеп, тирә-якны карал- тикшереп чыкты. Тата дөньясын ошатты ул һәм, әлбәттә, тиз арада үзләшеп тә китте. Канатларын шап-шоп кагып, кычкырып ук җибәрде. Әтәче кычкырып җибәргәч, хуҗа шаркылдап-шаркылдап, ауный- ауный көләргә кереште. Әгәр тирә-күршесеннән кем дә булса күрсә, акылдан язган бу дияр иде. Акылдан язмаган иде кеше—күкрәгендә җыелган шатлыкка чыдый алмыйча, дөньяның иркенлегенә, күк йөзе- нен сафлыгы һәм биеклегенә, яшәү дигән нәрсәнең шушы якты көн шикелле матур булуына, ләззәтенә түзә алмыйча көлә иде. Күршеләре күреп, акылдан язмаганын аңласалар да, барыбер көләрләр, һич югы, бәет чыгармыйча калмаслар иде. Ул чакларда авылда була торган һәр мәзәк хәлгә бәет чыга иде. Шәһәргә баргач, шунда юлдашының тунын сатып эчкән Гариф дигән кешегә, Бәки базарыннан сарык дип тәкә алып кайткан Сөнгатькә эчең катып көлмәле бәетләр чыгаручы кеше — Тата үзе, Идел аша болынга печәнгә чыккан — паромнары таркалып суга баткан кызларга багышлап чыгарылган, типсә тимер өзәрлек ирләрне елатырлык бәетләрнең авторы да Тата иде. Көлкелеләрен күбрәк чыгара иде. Еларга сәбәп болай да күп, сөендерергә кирәк адәм баласын, ди торган иде ул бәет чыгара белгән бүтән кешеләргә дә. Елауны яратмады, гом^р буе көлкене яратты Тата. Авыл халкы әйтмешли, бигрәк йогаш, бигрәк кызык итеп сөйли дә белә иде. Бәет һәм вәгазьләр сөйләп колхоз идарәсе йортында күпме таңнар аттырган ул! Армиягә киткән егетләр хатында: «Авылны, Татаны сагынабыз», дигән сүзләр еш килә, һич тә гаҗәп түгел. Тата — авылның җаны, күңелле мәгънәсе иде... Язгы бер көнне кырда сука сукалап кайткач һәм чабаталарын чишеп каккач, Тата болдыр баскычына бераз гына тын алырга дип утырган иде, әлеге дә баягы, сөйгән кошы әтәч утар буйлап күкрәк кагып дигәндәй йөри. Атлаулары — горурлык, тәкәбберлек вә мин-минлекнең нәкъ үзе, билләһи. Шулай матур гына йөри торган бермәлдә... Каршы як өйдән шундый ук тәкәббәрлек белән Хәлилләр әтәче (кунакка кергәндә тиешле тыйнаклыкны башына да китерми, мәлгунь!) Таталар ишегалдына кукраеп та керде, канатларын шапылдата-шапылдата, • хуҗа әтәчен таларга да кереште. Әтәч халкы шул чаклы әшәке нәмәр- сә икән. Тата әтәчен үз җиренә басып кереп талый бит, хуҗа әтәченең кылыч сыман кикрикләрен кай арада кара канга батырды. Аннары урам буйлап куып йөртергә тотынды. Бу хәлне күреп торгам Тата никадәр ачуы купканны үзе генә белә. Әйе, әтәч бәгыре башта вакытлы бирешә, хуҗадан гына ояла сыман тоелды. Түзде хуҗа, ачуын төшләре белән кысып түзде. Әмма яшел урам киңлегенә чыккач, сөекле әтәче бөтенләй мескенәеп сугыштан качарга, чабарга ук керешкәч, Тата өнсез-телсез калды. Кыйналган, канга баткан әтәчедәй башын салындырып, капкага сөялде. Нәкъ шул вакыт сукадан Хәлил үзе кайтып килә икән. Бөтенесен күргән! Алай гына да түгел, күршесенең үзендә, әтәчен дә: «Адәм көлкеләре!» дип шәрран яраяра, акыра-бакыра көлә башлагач, бүтән чакта җор телле Тата ләм-мим сүз әйтә алмады. Моннан да мыскыллырак, хурлыклырак җиңелүнең булуы мөмкин түгел иде. Үзен әтәче сыман ук чукылган, канга баткан, мескенӘйгән тоеп: — Мин бу әтәчне асрап ятаммы, мин аны суеп кына ашыйм!—дип мыгырдады. Хурлыгын дөньяга икенче юлы чәчеп йөрмәсен дип, капыл урам уртасына килде дә авызлыклы йөгән белән күрше әтәчен үзе бәреп екты. Егетлек түгел иде монысы, белде Тата, бик тә, бик тә яхшы сизде, әмма ләкин йөрәк ярсуын тыя алмады. Көчсезлек бәласе озак көттермәде: каршы капкадан Хәлил атлы күрше кыяфәтендә ялт килеп чыкты да, йодрыкларын төя-төя: — Әтәчемне имгәтсәң, судка бирәм, кяфер!—дип акырды. Акырып кына калмады, Тата дигән күршесенең якасыннан ук эләктереп алды. Әгәр үз гаебен сизгән күршесе үзен тыеп калмаса, нәкъ әтәчләр хәленә төшәселәр иде. Хәлилнең карчыгы, кыртлаган тавыктай, бигрәк тә чәпчеде, әллә ниләр сөйләп бетерде — ишетеп, истә калдырып бетерерлек түгел иде. Бер генә юлы калды Татаның — үч кайтару, бая күрше әтәчен кыйнаган кебек, үз әтәченең җанын алу. Дөрес, алай ук булмады. Әтәчен, кызгана-кызгана куып, үз ишегалдына кертте дә атна буе шөмерәеп йөрде. Җиңелү әчесе! Әҗәл генә бардыр аннан әчерәк. Бер көнне, иртән сабанга киткәндә, хатынына шәп итеп мунча ягарга, кибеттән аракы, Черныш дигән күрше авылның Петруха атлы кешесеннән кузаклы кызыл борыч алып кайтырга кушты: — Җепкә тезелгән борыч Петруханың чормасы тулы — ин кызылларын гына сайлап бирсен,— диде. Кич сукадан караңгы төшкәч кенә кайтыла. Өйгә кереп тә тормас- тан, инде кунакчага менеп утырырга да өлгергән сөекле кошын кыран- лата-кыранлата, тәпиләреннән күтәреп алып та төште, хатыны кулындагы сөлгесе белән төреп, култык астына кыстырды да ындыр башындагы мунчага җилдерде. Чишенгәндә дә әтәчен кулдан ычкындырмый гына чишенде, кулдан ычкындырмый гына себерке пешерде һәм, мунча ташын шартлата-шартлата эссе салгач, утлы парда аны ныклап чабарга кереште. Сөекле кошы әлсерәп авызын ачканчы чапты һәм соңыннан аны мунча ишегалдына чыгарып яткырды да аннары җан-фәрманга үзе чабынды. Сөякләре балавыздай йомшарганны сизгәч, нәкъ әтәче төсле авызын ачып, мунча алдына чыкты. Әтәч бераз исәйгән булса кирәк, хуҗасы кагылуга каркылдап, канатларын селкетеп, аннары жыеп ук куйды. Хуҗа исә мунча тустаганы төбенә азрак аракы һәм шунда ук кузаклы борычны уып салды да әлсерәүдән әле дә ачык яткан әтәч томшыгын шул тустаганга тыкты. Булыкмасынга дип, әтәчнең башын әледән-әле күтәргәләп торды. Бераздан тагын аракы өстәп, тагын шактый азаплангач, ак ыштан гына киде дә, калган киемнәрен һәм әтәчен култыкка кыстырып, өенә кайтты. Әтәчне мич астына ыргытты. — Миннән башка урамга чыгарма бу юк нәмәрсәне, — диде Җиһанына. Әтәч бер атналап «өтермәдә» ятты, һәр көнне төшкә кайткач, ул әтәч белән шөгыльләнә — тустаган төбенә аракы сала, аракыга борыч куша да сыйны идән уртасына куеп, әтәчне чыгара. Беренче көннәрдә эчми аптыраткан кош хәзер озак кыстатмый, идән уртасында савыт күрүгә, мич астыннан җәһәт кенә чыгып, туп-туры шунда үзе килә һәм томшыклары белән савытны шакылдата. Савытны алмак булсаң, талап ук дигәндәй эчә башлый. Шак-шок эчә-эчә шулай күңеле булгач, алпан-тилпән йөри. Аннары бер почмакка бара да егыла. Атна-ун көн азаплангачмы дияргә, бәйрәм иткәчме... әтәч инде иреккә дә чыкты. Ә Тата аңлады шул чак: азаплана торгач, арттырыбрак җибәргән, ахрысы. Җәйге ямьле көн. Сабан сөреп талчыккан Тата, чабаталарын көч-хәл белән өстерәп, яшел урам буйлап кайтып килә — күзенә яшеллек тә, ямь дә күренми, әлбәттә. Үзе әйтмешли/эттәй арыган. Шулай үз турыларына якынлашса, чабаталары авырлыкны кинәт җуйды да үзйөрешлегә әверелде. Күзләргә киң урамның кинәт хөр киңлеге ачылды. Киң урамны тар итеп сөекле кылыч кикрик күрше Хәлил әтәчен — әйе, әйе, дөрес бу, хак сүз, әле капчан гына үзен кыранлата-кыранлата талаган, баш идергән һәм куркудан оят дигән нәрсәне калдырып качарга мәҗбүр иткән ямьсез кара соры әтәчен — өстенә куна-куна чукый лабаса! Тегесе бернишли алмый. Талашырга томшыкларын сузарлык та кыюлыгы юк — чәбәләнә-чәбәләнә кача. Качкан саен Тата абзаң әтәче аны куып җитә дә сөйкемсез чебешне чукыган кебек чукый гына. Чак кына кузгалырга иттеме, тагын чукый, тагын. Беркөнге хурлыгын, үчен кайтарганы әллә каян күренеп тора. Менә, ичмасам, тамаша! Менә, ичмасам, кәмит! Мондыйны бернинди шамакай адәмнәр дә күрсәтә алмый. Ә менә әтәч... ӘХСӘН БАЯНОВ ф ТӨЛКЕ ТОТУ КЫЕН ТҮГЕЛ Тата кулындагы йөгәнен аркасына жай гына салып, койма буенда йөренә. Әйтерсең кемнедер көтә, әйтерсең әтәчләр сугышына күз дә атмый, колак та салмый. Хәлбуки, сөенече бөтен авылны әйләнә: «Әй, шаян, әй, шук әтәч, әй, сөекле кош! Баһадир, баһадирның баһадиры! Күрдегезме! Кем әтәче икән бу, ә? Күрдегезме?! Әтәч менә шушындый була ул — күреп калыгыз! Чын әтәч күрәсегез килсә, чыгып калыгыз, күрегез!» Бу сүзләрне кычкырсаң, нишләрләр иде икән — күңелдәген дә халык әнә ничек тиз ишетте, яшел урам «ә» дигәнче кәмит мәйданы булып алды! Халык көлә — бигрәк тә малай-шалай. Хәлил әтәче артык боегып калса, шул шук малайлар аны куркытып урыныннан кузгаталар да Тата әтәче ана муеннарын кабартып туптуры кадала һәм тегесе тагын мескенләнеп кала. Ул арада Хәлил абзый үзе дә йөгереп чыкты. Йөгереп тә чыкты һәм, мәйданга күзе төшкәч, күргәнен аңына сыйдыра алмыйча, баганадай катты да калды — менә авар, менә гөрселдәп егылыр шикелле иде. Әмма аумады. Бөтен авылны тетрәтеп акырды гына: — Кансызлар, үләт ялагырлары! Ни дип авыз ерасыз?! Ни дип шаркылдыйсыз?! Үз ахмаклыгыгыздан көләсезме?! Ләкин шушы ярсынулы акыруга да колак салучы булмады — һаман көләләр, кычкыра-кычкыра көләләр иде. Аптырагач, абзый үз әтәчен эттән яман тиргитирги куа башлады. — Көш, көш, харам булгыры, көш! — Харам түгел, түгел, хуҗасына охшаган! — дип кычкырды Тата. Күршесенең шундый мәсхәрәле сүзләренә дә җавап бирерлек хәле калмаган Хәлил үз әтәченә таякны шундый яман атты, әгәр тигән булса, әтәченең изге җаны күккә «әһ» дияргә өлгергәнче үк очасы иде. Ярый әле, иң кирәкле чакта ялгыша беләбез... Шулай да ярсуы басылмады—өенә кайта белми аптыраткан кешеләрдән куркып, кая керер тишек тапмый йөдәгән әтәчне, ярый әле, бер малай хуҗасына сузды. Хуҗасы исә кошның тәпиләреннән бернинди ихтирамсыз гына (җиңелүчегә ихтирам кайда!) тотты да борыны белән җиргә тиярдәй өстерәп, кул хәрәкәте уңаена селтн-селтп, беркемгә карамыйча, туп-ту- ры үз капкасына таба китте! Ә малайлар, олылар да, хәтта хатын-кыз да аның артыннан иярде — бөтенесе һаман көлә, һаман шаулаша. Шау-шуга исе китмәгән Хәлил абзагыз хатынына гына акыра алды: — Чык тиз генә... Тиз бул — пычак чыгар. Пычак! Пычак чыгар дим, мәгънәсез! Сыер төсле әкрен кыймылдама! Тата тиз генә капкадан кереп (мондый чакта күршегә нпчек ярдәмгә килмисең инде!) җирдә аунаган ниндидер чүпрәкне бау итеп ертты да әтәчнең аякларын бәйләп тә куйды. Чыраенда һаман көлү галәмәте юк. Кыяфәте хәтта артык җитди түгелме икән әле. Ник дисәң, тамаша кылган олылар, ерык авызларын көрәк куллары белән каплап, тиз арада үз өйләренә шылдылар. Хәлил хатыны пычак чыгаргач, малайлар да шаулашудан туктады. Башларын иеп, алар да кайсы кая тайды. Татаның күз алдында әтәчнең гүзәл муенына пычак сузылды. Җиңелүче язмышы... Әтәч — крестьянның сәгате. Әтәч — крестьянның сәнгате. Иясенең кемлеге, бүтән маллары белән бергә, әтәченә карап та беленә. Татага ихтирам бермә-бер артты дисәк, киметү булмаса, һич арттыру түгел. Монысы хак — валлаһи вә билләһи. Ләкин тора-бара әтәч үзенең сәнгатен артыккарак җибәрә башлады. Бөтен авыл әтәчләрен куркытып, аларны үз күзенә күренмәскә өй- рәгкәч, бөтен авыл тавыкларын үз сөяркәсе иткәч, ана монысы да житми. аңа бөтен авыл урамнары да тар була башлады. Ягъни хәзер кешеләргә уктала Татаның әтәче. Беркөнне хатыны сыер савып утыра икән, әтәч сыер астына кергән дә чиләккә башын сузган. Хатын аны кулы белән куркытмакчы, куып ♦ җибәрмәкче итсә, әтәч дөрләп кабына да шунда тотынмасынмы хатын- с; ның кулларын, битләрен чукырга. Тотынмасынмы канатлар белән бәр- “ гәләргә һәм суккаларга. Корсагы астында ачы сугыш купканга чыда- н мыйч-а, сыер чиләкне аудара да китә. Сөт түгелгән җирдә таеп, хатын х артына лып итеп утыра. Утыру гына түгел, чалкан ук ята. Кычкыра, з ярдәмгә чакыра. Ә әтәч... әтәч шап-шоп кыйнавын, чукуын белә. Менә * шунда инде Тата әтәчнең арттырып җибәрүен аңлый да сөекле кошына £ беренче кабат күсәк күтәрә. Хуҗасының тупас мөнәсәбәтенә күнекмә- £ гән әтәч башта гаҗәпләнеп торса да, аннары пырхылдап тиз генә аб- ш зарга шыла. £ Икенче көнне хатын мәсьәләне кабыргасы белән куеп: «Я әтәчеңне ® юк ит, я минем эзләрем күренмәс бу ишегалдында», дигәч. Тата сөекле > кошын тотып бәйләде, күтәреп өйгә керде, юк эшне бар итеп озак а кына әйләнгәләп йөрде. Жан иясенең мөшкел хәлен күргәч, хатынының о кызганасын: «Ярый, түзәрмен, суйма инде, бәгърем, әтәчеңне, бигрәк = тә матур, гайрәтле бит», дип әйтәчәген көтсә дә, сөекле хатын әтәчкә < түгел, аның иясенә дә әйләнеп бакмады, һәм бер кулга пычак, икенчеа сенә әтәч тоткан хәлдә, ишегалдына чыгудан башка чара калмады, х Ә Җиһан комган алган да — кай арада!—тыныч кына иярә килә. фМенә сиңа йомшак күңелле хатын! Әтәчнең гүзәл муеныннан агачак х кыл-кызыл кан тынгач та, әтәчнең хәләл җаны белән бергә, иренең ф соңгы өметен дә юарга әзер. Юмый гына тор әле. Ирең гүзәл кошка яшәү биреп торган уттай муенга пычак тидермәс һәм тиеш тә түгел. Ник дисәң, үз гаебен әтәчтән кайтару килеп чыга, һәм ирең әтәч муенын түгел, тәпи иреген буып торган кара бауны кисте. Кисте дә әтәчне абзар эченә кертеп җибәрде. — Җиңүчегә суд юк!—диде ул берни аңламыйча шаккатып торган хатынына. Әмма хатын аңларга һич тырышмады. Үзенең иң матур киемнәрен киеп, толымнарына чулпы такты да Әҗемгә элдерде. Нишләмәк кирәк?! Бөтенесенә түзәр иде, тик кош-корт һәм балалар ашарга сорый. Көтүдән кайткан сыер да мөгри — саварга кирәк, һәм Тата сыер сава. Кай арада җыелган диген, бала-чага басып тора — аю биетәләрмени! Чыпчыклардай чыркылдашып көлешәләр, җитмәсә. Татаның рәтләп юылмаган кара төкле беләкләре буйлап ап-ак сөт ага — чиләккә төшә, җиргә тама. Әтәч бәгырь комачау итми — кемнең кемлеген әллә каян күреп, белеп тора. Шулай да Татаның хәле барыбер мөшкел: чүгәләп күнекмәгәнгә, үрә катып күнеккәнгә, ботлар тала һәм егыласы килүдән ул җиргә таяна. Таянып тора да тагын сава, сава да тагын таяна. Мәгәр чиләк сөт белән тулмаса да, сыер да риза, бозау да. Апа да шактый калгандыр ризык. Әмма балалар... Балаларга ярты чиләк сөт һәм ипи. Әмма өстәл әйләнәсендә тезелеп утырган балаларның. һич югы, берсе мөлдерәмә сөт тулы йомрыларының ник берсенә сузылса икән. — Ягез, ашагыз, тагы ни көтәсез? Сабыйлар ипине корылай гына ашарга керешкәч, яхшылык белән ризалашмагач, ата кеше җикереп тә карый, юк, ашамыйлар. Балаларының җилкәсенә берәм-берәм кундырып та чыга —барыбер файдасыз. Мышкылдыймышкылдый йокларга яталар. Ярый, иртәгә сыйларга кирәк булыр. Иртән балалар уянуга өстәлдә парланып ит тора. Барысы да ашы- га-ашыга җыйналса да, кичәгедән дә яманрак чыр-чу — ризыкны тотып карагач та бөтенесе беравыздан елап җибәрә. Билгеле инде, ата кеше сәбәпне белмәкче итә. Иттә кан кызыллыгы бетмәгән. Менә сиңа нәзберекләр! Атагыз сезне өйрәтәчәк болай булгач чын тормышка. — Ашагыз, я! Акырып файда чыкмагач, тагын җилкәләргә кундыргалый, тагын шуның белән эш бетә. Балалар ипи белән салкын су чөмерәләр. Ә ипи бетсә? Киләчәкне күреп, чәчләре үрә тора Көчле кешенең. Сепаратка керергә дип кичке сөтне караса, анысы каймакка әверелгән. Ходайның хикмәте! — Менә карагыз, әниегезгә сыер сөт кенә бирә, әтиегезгә — прәме каймак! Мәгәр балалар, каймакны күрәселәре генә түгел, ашыйсылары ук килсә дә, чыгып таю ягын гына карадылар. Яна төр каймакны кош-корт улагына чыгарып салудан башка чара калмады. Хатын булмагач, Тата өчен бер көн чыкмады кояш, ике көн, өч көн... Ә менә дүртенче көнне чыкты! Әле булса күз алдында, кояш та чыга, абзар янына төлке дә килә. Ындыр яклап Төлке күренүгә, тавыклар кыраклый-кыраклый киртәгә кереп качса, әтәч бәгырь исә егетлекне җуярга оялды, күрәсең, качмады. Качмады гынамы! Төлкегә каршы ук китте—арка-муеннарын кабартып, томшыгын зәһәр сузып, төлкене таламакчы! Ә төлке? Төлке әтәчне «ә» дигәнче эләктереп алды да ындыр артына, бакчага чапты. Кызыл төсләр күңелдә генә уйнап калды. Билгеле, Тата кычкырган булды, ләкин соңга калды, ни өчендер алданрак куркытмады төлкене. Үзе эшли алмаганны басу күрке кызыл төлке эшлисен сизгәнгә һәм шуңа риза булганга түгелме? Сизде, түзде, күрәләтә урлатты һәм җаны да тынычланды... Чибәр җәнлек Җиһан апасы белән Татаны килештерергә дип килгән иде, мөгаен... Ындыр буйлап чапканда, төлкенең төсе-кыланышында шаянлык белән бергә җорлык, зирәклек төсләре уйнагандай тоелды. Ир күңелендә иярле ат ятар дигәндәй, Тата үзенең күңелендә менә шушы төлкенең дә ятканын аңлады... Аның юрирәк кычкырганын да ишетеп килгән Хәлил, Нәбиулла күршеләре чыраенда да чагылып китте шул җиңелчә көлемсерәү, башкаларның күзләрендә дә ялтырады шул ук зирәклек. Хәтта балаларны- кында да. Кызыл төлке — җан күрке! — Әйдә, әнине барып алыйк инде, — диде Кырлы курай. Менә сиңа бала! Пар ат җигеп, Тата Җиһан апагызны инде урламыйча гына чаптырып алып кайтты. Моннан соң бәхетнең кадерен беләчәк ул, әлбәттә! Әтәч калдырган тарихи сабак: оятсызлык һәм ерткычлык сине үзеңнән көчлерәкләрне дә җиңә алучы көч иясе итә икән. Менә моннан соң һәр җиңгән көчне гадел дип кара син. Әйе, шушында гомумән гаделлекнең нәрсә икәнлеге хакында фикер йөрт. Гаделлек? Кызык. Ләкин ул үзе дә табигатьтә бар. Ни дисәң дә, Табигать искитмәле гадел ул. Ни дисәң дә, иң әйбәт остаз—Табигать үзе... Ишегалдын тутырып чебешләр чыркылдаша. Арада әтәч җенесе юктыр дип әйтү сәер тоелыр. Бардыр. Күптер. Шуларның берсен, иң шәбен сайлап, нәселгә калдыру мәгъкуль булыр. Кош-корт кына түгел, бүтән мал-туар да үрчи торыр, ходай язган булса. Сарык та бердәнбер генә тормас, бәрәнләр, алла бирсә, берне түгел, икене. Икесе дә саулык бәрән булса, икенче елны өч сарык дигән сүз. Ат юклыгы гына бераз кимсендерә. Кимсенү — егет эшеме? Тата һич тә андый егет түгел. Күңелдәге иярле ат, әлбәттә, җирдә туп-туп басып йөрер Сыер инде булып килә. Ул да тик тормас, бозаулар. Тана бозау булса — шәбрәк, үгез булса да, сатып ат юнәтә башларга ярый. Тата көз житкәч тә тана бозау сатып алды. Кыш буе юкка гынапе- ♦ чән әрәм итмәде — үсте мал. Язга чыккач, хәтта бозау чактагы хужа- ч сының көнчелеген үк чыгарды бугай. Хәер, монысы соңрак фаш ителде. “ Башта хәлне ачыклау жиңел үк түгел иде. Иртән торып караса, ише- ь галдында танадан, мең төрле өметләр һәм планнарны үзенә туплаган х хәләл танадан жилләр искән иде. з Билтелеинде, Тата аны эзләргә тиеш һәм эзли Тата. Эзли торгач, * таба да: элекке хужа лапасында мыш-мыш күшәп ята тана. £ — Ник урладың минем малны, угры?—дип, бик табигый сорау 2 бирә Тата. ш — Ничек инде ул урладың? — Ничеклеген беләсең — синнән дә шәбрәк белүче юк. Төнлә утар- 2 га кергәнсең... ф — Утарыңны күргәнем дә юк. — Алайса, капка ачык калгандыр да кайтып киткәндер тана элекке о лапасын сагынып. = — Бар, тиз генә кайт та капкаңны шәп итеп биклә. “ — Акыллы сүзеңә рәхмәт, кем, карак иптәш. ю Шул сүзләрне әйтә-әйтә, Тата элекке хужа утарының жил капкасын х ачмакчы. Ләкин иске хужа капканы чытырдатып тота да Татаны якын л> җибәрми: * — Җаның ике булса гына тотын кеше милкенә. л — Тана минеке. — Ә мин әйтәм — минеке. — Кара, егылып үлгере, саттың ич, алдың ич акчасын. — Кайчан булды ул хәл? — Соң син үзең белеп торасын лабаса, хәләл акчамны үз кулыңа тоттырдым. — Гупчим истә калмаган, иптәш. — Ярый, мин синең хәтереңә төшерәм, болай булгач. — Төшер, туган. Әмма ләкин көпә4көндез минем малны таларга йөрмә. Югыйсә, Себер җибәртәм мин сине. Җәяүләп китәрсең. — Я. шаярма, җитәр. Бүтән болай ачык авыз булмам. Бир тананы. — Икенче тапкыр шулай эшләрсең. Дөрес. Ә хәзер... — Ә хәзер бир тананы. — Чит кеше абзарындагы тана ул синеке түгел. Үзеннекен үз абзарыңнан эзлә. Ялынып та карый Тата, куркытып та карый. Күрше-тирәләренә дә кереп оялттырмакчы була тананың элекке хуҗасын. Әмма күршеләр берни күрмәдек дип тик торалар. Ә хуҗаның хатынына калса, бигрәк тә ансат:* «Ирләр эшенә тыгылмыйм, үз мәшәкатьләрем дә тавык чүпләп бетермәле түгел», — диде дә чоланына тиз генә кереп тә китте. Шул рәвешле, кем әйткәндәй, сакалын тотып калды Тата абзагыз. Ләкин Тата бөтенләй үк төшеп калганнардан, үзен оятсыз рәвештә рәнҗеттерә торганнардан түгел, үзегез беләсез. Икенче төрле әйткәндә, эшне судка тапшырды ул. Тагын да төгәлрәк әйтсәк, болай: тананың авыл Советында исәптә торганлыгы, ягъни инвентарь кенәгәсенә теркәлгәнлеге хакында (бәхеткә каршы, шул тирәләрдә мал исәбен алып йөргәннәр иде) мөһерле-имзалы кәгазь һәм Җәмәкинең барлык өе исәбеннән тананың Татаныкы икәнлегенә кул куелган исемлекне гаризага беркетте Тик, гөнаһ шомлыгы, авыл Советыннан справка ук ала алмаса да. үз авылының барлык өе санынча элекке хужа да имза лы кәгазьне судка илтеп, өстәлгә шапылдатып салган иде. Исемлек Татаныкыннан да дәһшәтлерәк — йөз алтмыш кеше! Аптырашта калды бугай суд дигәннәре. Айлар буе рәтле җавап бирә алмадылар Татага. Кыскарта төшкәндә болай: тиешле карар чыгара алмыйча, кешеләр ярты ел диярлек вакыт уздырдылар. Инде тәмам аптырашта калган Тата бер көнне иртә белән сыер мөгрәгәнен абайлап ишегалдына чыкса... Ни күзе белән күрсен, бәхәсле тана — әй, рәхмәт Гөшкере!— үзенең төкле аяклары белән үз хуҗасына үзе кайтып кергән ләбаса! Тата- ны күрүгә, бернинди ятсыну сиздермичә, борынын сузып мөңгерәп алды. Ашарга сорый язган мал. > Иске хуҗа яңадан мал даулап килергә җөрьәт итмәде бугай, нә көндез, нә төнлә бу тирәдә үзенең пычрак эзләрен калдыра алмады... Гомер узу белән тана инде сыерга әйләнде, сарыклар ишәйде. Кош- корт хакында әйтәсе дә юк. Әмма ләкин ат һаман гүзәл киләчәк буларак алга чаба торды. Язгы кыр эшләре беткәч, сабан туйлары алдыннан бала-чагаларга (билгеле инде, үзләренә һәм хәләл җефетләренә дә) ел саен өс-баш юнәтү нияте белән ирләр сарык суя һәм төркем-төркем булып Казан каласына китә. Тата да шул төркемнәрнең берсенә кушыла һәм базарда туаришләре белән бер рәткә тезелеп ит сата. Фатирга кайткач, уңышлы яки уңышсыз сәүдәне юу мәҗбүри хәл. Ә шайтан ширбәтен бераз авыз иттеңме, акыл һәм зирәклек дигәннең исеме үк онытыла, балаларга һәм хатынга бирелгән вәгъдәләр бөтенесе бергә җилгә оча. Ягъни авылга Татаның капчык төбендә вәгъдәләрне алмаштырган буш шешәләр генә шылтырап кайта. Тата бик каты борчыла һәм, әйтергә кирәк, хәләл җефетенең, балаларының күзләренә карый алмас дәрәҗәдә ояла, үкенә. Үкенсә дә бернишли алмый, тик үзен акларга гына көч таба: — Сәфәр уңышлы булмады, сиңайтәм. Ит очсыз сатылды — китереп тутырганнар. Барганда да, кайтканда да билет бәһасы бик кййбат торган трамвай-прахутка утырырга туры килде. — Очсызлырак прахут көтеп булмадымыни? — дип, зәп-зәңгәр. күзләрен тутырып карый Җиһан. — Юк шул, юк, килми диделәр, бик көтмәкче идек. • Гомерендә бер тапкыр да авылыннан чыгып калага бармаган, йорт кошыдай тыныч хатын өчен «трамвай-прахут» дигән яңа сүз җитә һәм бүтән дәлилнең кирәге дә калмый. Күрше-тирә: «Ирең ниләр алып кайткан?»—дип сорагач та, нәкъ иренең үз сүзләрен кабатлап, аны кызгана, яклый торган иде мескенең. Шулай да терлек ялындырмый гына үрчегәнгә күрә, тәки ат-канат- ка өлгеште ул. Күмәк хуҗалыкка, беренчеләрдән булып, пар атка утырып керде. Беренчелекнең сәбәбе, дөрес, үзендә генә түгел, энесенең комсомол булуыннан, аның үгетләрен аяк астына салмаска тырышудан да иде. Менә шушында терлек-туарның шәп үк үрчегән булуы Тата башына бәла да китерә язды, чөнки күмәк хуҗалык дитәннәренең ни-нәрсә икәнен күз алдына күпләр китерә алмый иде. Күпләр курыкканга күрә, көтүгә ияргән мал шикелле генә иярде: «Колхоз оештыручыларның берсе — Татанын энесе — начар эшкә, үз абыйсын өндәмәс». Татаның да төп дәлиле шул иде. Бөтенләй ат илтмәгән кешеләр дә бар — мимнән пар ат җитәр, дип исәп беркетте. Ә сыер-сарык, каз-тавык кебек малларны илтергә дигән хәбәр таралгач, Тата түзә алмады — бөтенләй чырайдан язды, телсез калды. «Кем эше бу? Менә туган энекәш бөтенесен белеп эшлидер дип тынла син аның сүзен. Ат тикле атны парлап кына бир син шундый ахмаклар кулына. Ничек кире барып алырга’» Барып та караган иде — якын да китермәделәр. «Колхоз малына кул тидерсәң, энен комсомол дип тормабыз, өтермәгә илтеп ябарбыз’» — дип акырды бер агай һәм тиз арада калган малларны китерергә ♦ боерды. Тата әрепләшә торган кеше түгел. «Егылып үлгерләре, алдакчылар!» дип. эченнән генә тәкърарлый-тәкърарлый өенә кайтты. «Крестьян ничек сарыксыз, тавыксыз яши алсын? Сәке башында чыпчыклар шикелле чыркылдашып утырган бала-чагага оекбаш-бияләйләр өчен йол теләнеп тә әлеге шул тупас адәм каршына йөрергә калсынмы? Юк, крестьянны кешегә чутламаган бәндәләр ерак бармый ул. Үзеңне ризыкка туендыра торган крестьянны зурлый, ихтирам итә белгән көчләрнең генә озын гомерле булуы мөмкин». Бу сүзләрне Тата беркемгә сөйләмәсә дә, авыл кешеләре ашыгып- каушап пычак ялтыратырга кереште — сугыш чоры булмаса да, кара яз кергәндә малтуарны кыра башлады. Билгеле инде, Тата да читтә кала торганнардан түгел, ил белән бара торган кеше — ул да тутыгып беткән пычакларын табып, иң олы улыннан чар әйләндертергә тотынды. Икенче улын, кеше-кара керә калса, фәлән такмакны җырларсың дип, урам як төбенә чыгарып бастырды һәм үзе лапаста абына-сөртенә сарыкларын чала башлады. Хикмәт: дүрт сарыгының дүртесен дә чалып ташлагач ук, капка төбендәге малай җырлап җибәрде: ' Абзый, атың бияме, Туктаганда.. . Бия булса, тот та сат, Алаша ат ал да кайт Җаннары да чыгып бетмәгән сарыклар өстенә Тата олы бер кочак салам китереп салды. Ярый әле, өлгерде — нәкъ шул вакыт капкадан, берничә «актив»ны ияртеп, энесе килеп керде. Алар артыннан Татаның икенче улы баягы җырны такмаклый: «Абзый, атың бияме... Абзый, атып...» Тата нишләргә белмичә аптыраган малаен арт ягына бәргәләп өйгә кертеп җибәрде дә, билгеле инде, хәйлә белән ишек төбендә тукталды. Кунаклар шул тирәгә килерләр дип уйлаган иде ул. Ләкин энесе һәм кунаклар, кадаклагандай, абзар янында кымшанмый тора бирделәр. Тата ерактарак булса да гаҗәп хәл күреп, үзе үк телсез калды: абзар янындагы салам селкенепме-селкенә иде. Энесенең йөзендә чак кына елмаю шәйләп, аптырагач, үзен дә елмаерга мәҗбүр итте Тата. Ләкин сантый елмаю икәнен тиз тойгач, капкадан җәһәт кенә чыгып качмаучы иде, энесе туктатты: — Качма әле, абый, качма. Хикмәттер, шып туктады абыйсы. Туктады гынамы — яңадан абзар катына ук килде. Әлбәттә, күзләре җирдә һәм салам ябылган сарыкларда иде. • Үзеннән берничә яшькә кече булса да. ул нигәдер энесеннән курка һәм гел буйсына. Бигрәк тә соңгы вакытта энесенең авыл кешеләре өчен катлаулы һәм авыр мәсьәләләрне гади генә аңлатып бирә алуы, адәм йөрәге җшмәстәй тоелган олы эшләр башкарып йөрүе белән эчтән генә хәтта горурлана да иде. «Әлмөхәммәт бабайга тартым, аннан бирелгән кан . дип уйлый иде ул. Әлмөхәммәт— аларның әтиләренең бабасы. Бу як авыллар өчен һаман да билгеле кеше. Озак еллар алты олыска баш кеше булып торган. Буй-сынга таза, ап-ак чырайлы, яшел күзле Алты олыс аның яшел күзләренә карап кына яшәгән. Алты олысӘХСӘН БАЯНОВ ф ТӨЛКЕ ТОТУ КЫЕН ТҮГЕЛ ка баш кешенең өендә алты улы була. Улларыннан үзе теләгән кешеләр чыкмый, киресенчә, Әлмөхәммәт алардан күп җәфалар күрә. Олысы Пугачев хәрәкәтенә кушылганы өчен Себер җибәрелеп, хәбәрсез югала. Икенчесе, озак еллар читтә йөреп, марҗага өйләнеп чукына, һәм нәселе Спасск каласында хәзер дә яшәп ята. Тата, юл төшкәндә, аларга кереп хәл-әхвәл сорамыйча калмый. Калган дүртесе дә аталарына кайгыдан башканы китерә алмаган, ахрысы. Үләр алдыннан Әлмөхәммәт карт: «Алты олыска баш булдым, алты улымның берсенә дә баш була алмадым», — дип уфтанган, имеш. Шулай да Әлмөхәммәтнең сәләте, кешеләр белән аралаша белүе, катлаулы хәллррне алдан күреп җайлырак мәлендә хәл итә алуы һәм башка шундый зирәк сыйфатлары барыбер нәселдә дәвам итә. Татаның энесе — шул сыйфатларның бүгенге көндә яшәп ятуыдыр. Әйе, ул энесен хөрмәт итә, аның сүзеннән чыкмый. Бу нәрсә энесенең авыл халкы каршында дәрәҗәсен тагын да күтәрә төшә. Шуңа күрә борылып килде Тата селкенеп торган салам янына. Энесе, кеше алдында абыйсын хур итмәс өчен, ахрысы, рәхәтләнеп бер көлде дә бик гади нәтиҗә ясап: — Ниндидер дошман коткысына бирелгәнсең, ахмак! — дип кенә куйды. — Атларны кире алырга баргач, әртил рәисе әйтте бит. — Нәрсә әйтсен ул сиңа? Өйдә юк бит ул. — Әйтте инде. Сыер-сарыкларыгызны, кәҗә-тавыкларыгызны да тартып алабыз, диде. Шуны ишеткәч, атларны да алып кайтмакчы булдык ие, ярый, анысын үзе бирмәде. — Кулак ялчысы сүзе —алайса, ул эштән аны иртәгәдән үк куабыз. Күпме мал харап иттеләр бит кем сүзен тыңлап! Ахмаклар! Тата, мин ахмак түгел, мин акыллы, дия алмады—каршы сүз әйтергә теле әйләнмәде. Үзе дә төшенә алмас мәгънәсез сүзләр генә мыгырдап капка төбендә калды. Сарыкларны тунап, икенче көнне базарга китте, ләкин юлы уңмады: якынтирә авылларда да нәкъ аның сыман тилеләр яши икән. Алар да шактый мал кырып базарга килгәннәр... Бөтен булган итен һәм өч сарык тиресен көч-хәл белән бер тере сарыкка, югалган ике сарыгын акыл һәм тәҗрибәгә алыштырып, өенә тыраклады Тата. Ахырын хәерле кылсын дип, аллаһы тәгаләсенә энесе исеменә тел дә тибрәтмәскә антлар итте һәм антны бозмаска да тырышып яшәде. Ләкин тел генә түгел, хәтта кул да күтәрергә туры килде. Сәбәп бәләкәй түгел иде, зур иде сәбәп, биек иде — мәчет манарасы биеклеге. Нәкъ үзе, билләһи. Әлегәчә, шушы көнгәчә үзенхаксызга кул күтәрде дия алмый Тата. Нигә дисәң, аның иманына кул күтәрделәр. Бер дә тайчанмыйча, караш-фәлән сорамыйча кизәнделәр. Сәбәп шул — манара. Манараның түбәсендә, күптән инде ай янында Тата үз кулы белән элгән кызыл әләм җилферди. Тата ярдәме белән күптән инде анда мулла абзыйның аяк басканы юк. Ләкин... Дин белән Таганың бәйләнеше бөтенләй юк дисәк, арттырыбрак җибәрербез. Бәйләнеш барын бар. Ләкин шушында ап-ачык бер нәрсәне әйтү фарыз: кемдер ходайга күңелдән ышана, ә кемдер гореф-гадәт буенча. Аллага тел тидерсәң, кемдер үзе белгән бөтен каһәрле сүзләре белән оине дөмбәсләргә тотына, кемдер колагына да элми. Менә шул. Бер гаепсез манараны төшерү Татаның аллага ышану хисләрен мыскыллады дисәк, монысы хатаның усалы, җәберлесе булыр. Ләкин Татаның күңеле җәберләнде, ачуы купты. Ул көннәрдә Тата беркемгә һәм бернигә карамастан үзен корбан итәр дәрәҗәдә тәвәккәл иде — изге (ләкин бая әйткәнчә түгел, үзе уйлаганча изге) иманына төкерергә җөрьәт иткән кешене... үз энесе дип тә тормады... Мәчет алдында халык төркеме. Ник торганын, кемне каршылаганын халык белә. Халык арасында төрлесе бар: ходайга чынлап ышанганы бар, Тата ишеләр күп. Ихтимал, яна тәртипләргә җаны-тәне белән каршылары да юк түгелдер әле. Татаның хисләре андыйлар яклы түгел, ләкин ул, нилектәндер, шундый адәмнәр белән бер рәттә булып чыкты. Бу юлы әллә Тата үзе, әллә аның энесе нәрсәнедер күреп җит- ♦ кермәде шикелле. § Татага үз авылларындагы мәчет манарасын кисеп аударырга куш- £ тылар... Кошчылык фермасы мөдире булып эшләгән чагы иде аның. Кыш көне тавыклар күп үлгәнлектән... Ләкин... Юк, фикер ары китми— “ икенче якка китә һәм, тавык дигәннән, каз хакында уйлый башлый ® Тата һәм хәзер дә шаркылдап көлеп җибәрә. Үзе кул куйган бер актны исенә төшерә. Русча язганнар иде. Нәкъ язылганча хәтерли. * «Акыт. , ® Ыфтаруй май, 1933 гут. = Нижнеподписавшы нисколька лриставитил колхозәртил «Маяк» « КамокоУстинский район Татарской областа заффирмыәртил Тата, * учитчик птичкофирма Хәнә Галяутдинуа, члин колхозәртил Габидулла _ Тухуатуллин, присидатил рифкамиссня әртила «Маяк» Сәлимулла „ Фахиуллин, сиклитар артилный камса мул а Магиҗамал Шайхаразиуа, о присутстуал нисколько члин калхуз биз нимания составил настаяш- * шига акыта тум шта чарашный динь ыфтаруй май 1933 гут вся диривна нарут бла выпомша, а начальствуа артила был на туржиствинный абид праблиние калхузартила. Иты бримя один артилный гус сама крупный и дба кулхузный утка бижал суая помишшиния и стали гуляйт на ага- рут усадба активный члины калхуза тауаришши Ибраһим Ибатуллину. Патум ани пычамута прасунил суая галова ыскыбуз забур дира. Ита брима какрас бижал ызлуй сабакы и кусил вси три галаба. А биз галаба калхузный гус разы мыслима, утка тужы. Зря ысказайт ни нала. Хыйт габари ни габари жибуй ни будит. За ту мы написали насто- яшшего акыта шта адин калхозный гус и два калхузный утка ат злува субака умырла. Их нада ыс калхузный чут склучит. Ризалутси. ... Ладна ишша ита брима ни был нискалка артилный питух. Скулкы готна магла их тужы кусат. Мый ужы тышша раз габариль ита сабакы убивай, патамушты учин злуйни, такуй тумаша, бнда струит мужыт, ыспаси бух. Присидэтил рифкум (нмза). Зав птичксфирма (имза) Члинны артила (танымаслык сызыклар)». Менә шушы шыр надан актка кул куеп янды Тата абзагыз. Ревкомиссия председателе авыл активы оештырган тантаналы мәҗлескә чакырылмавының кайгысын бәйрәмгә әверелдермәк булып куптарган иде бу әвәрәне. Зыяны бүтәннәргә дә эләкте. Ярый, гаепне ана гына аудармыйк, беркемне дә көчләп кундырмады имзасын — булды инде булды. Узган эшкә салават диик тә нокта куйыйк һәм ягъни’ дип әйтик, шушы хәл аркасында бөтен авылны ду китергән гауга җиле «птнчкефирма мөдире» булган Тата кесәсеннән шактый акчаны штраф атамасы белән чыгарып туздырды, ә ревкомиссия председателен урыныннан ук куптарып атты. Шул җәһәттән Татага акчаның бик тә кирәк чагы иде. Манара төшерсәң — сиксән сум... Бик кирәк булса да ризалашмады: «Соңгы сыерымны сатып үзем түлим, тик манарага кулым күтәрелмәс», — диде. Мәчет янына халык җыелган. Халыкны аралап, арканнар, балталар, багурлар һәм кадак суыргычлар тоткан биш әзмәвер уза башлады. Исәнлек-саулык сорау юк, әйтерсең кемне дә күрмиләр. Мәчет капкасына тикле килеп җиткәнче, илаһи тынлыкны бозарга беркемнең дә йөрәге җитмәде. Биш әзмәвер мәчет капкасын ачма кчы һәм... Юк, мәчет капкасының нәкъ элгечле турында Тата пәйда булды. Биш әзмәвернең берсе—дөресен әйткәндә, әзмәвер генә түгел, усал гыйфрит— шушында басып торган бәләкәй генә, өтек кенә гәүдәле гади бер яшь крестьянга гаҗәпләнеп карады. Ә соңрак нигәдер көлде: — Я. я, жүләрләнмә. Минем артта кемнәр тора — күрәсеңме? — Аркаң олы вә киң... ярты ил киңлеге бардыр, — дип, күз дә йоммыйча җавап бирде Тата. — Шулай булгач? Ходай сиңа ярдәмгә килмәс. — Нишләп килмәсен, килер. Көт әзрәк. Биш әзмәвернең бөтенесе берьюлы телгә килде: •— Безгә нәрсә, бәхәс кузгатырга кушылдымы әллә? — Безгә бәреп төшерергә кушылды. Артында аны яклап кузгалырга әзер торган халык барын тойгангамы, Тата баягыдан да кыюрак, олырак сүзләр ташлады: — Кирәген без үзебез бәреп төшердек инде. Хәзер патша юк. Кемне сөреп төшермәкче буласыз? Мәчет башындагы әләмнеме? Кулыгыз кыска, җитмәс! Әмма куллар озынайды һәм алдагы әзмәвер Татаның сырма изүеннән эләктереп, бала-чаганы алып аткан кебек кенә атып та бәрде. Егылган җирдә ята торган кешеме Тата — җәнлек кебек сикереп кенә, тагын алларына ыргылды, капка бавын эләктерде. Гыйфрит ачуланып ук жилтерәтмәкче иде, бу юлы халык телгә килде—гауга купты. Үкерү, улау, акыру, җикерү, ялыну— бөтенесе бергә, ләкин бер кешене дә беркем тыңламый. Беркемнең күзенә бер нәрсә күренми. Татаның күзләре күккә баккан, ә күктә, әзмәвер кулында — балта... Күпме вакытка сузылгандыр бу хәл, әйтүе кыен. Әмма шунысын шәп хәтерли: балта кинәт калтыранды, ә Тата кыймшанмады да. Ул балта көтә, төшсен балта! Төшсен! Бетсен бөтенесе! Ләкин — юк, балта үзе калтыранды. Калтыранды да түбән төште. Түбән төште дә... гыйфрит кыяфәтле кеше капканы ачарга азапланмас булды. Буш кулы белән нигәдер җилкәсен тотып, китәр якка борылды. Аңа юл бирделәр. Калган дүрт әзмәвер аның артыннан иярде һәм... киттеләр. Бөтенләйгәме? Белүче юк. Белмәсәләр дә. хәл тәмам ачыкланганны көтеп калдылар, таралмадылар. Койма буендагы утыргычларга, бүрәнә өсләренә утырып, кыямәт хакында гәп корырга вакытлары җитте. Ләкин туфрак эшкәртү уе җилгә очты. Дингә каршы көрәш дигәннәренә дә каршы түгел Тата, бүтән авылларда мәчет дингә рухландырадыр да. Ләкин Җәмәкидә хәл күптән икенче төрле бит! Юк, Татаның энесе һәм аның иптәшләре нәрсәнедер аера, аңлый алмыйлар. Күмәк тормыш төзеделәр үзләре... Ә күмәк көч белән төзелгән нәрсәне юк итмәкчеләр! Ник?.. Нинди максат?-Нинди ният? Татаның хәле авыр, Тата моны аңлый алмый һәм интегә. Ә хатирәләр, матур хатирәләр бал кортлары шикелле безелди. Бер елны җәйнең ямь-яшел бер көнендә урам яклап корт гөжләгән тавыш ишетеп. тыцлыи-тыңлый урамга чыкса, чынлап та корт күче... Уйламаган- нитмәгән. гомер буе уйга килмәслек җирдә — корт күче манарага сарылып ята! Шуны гына күргәи иде Тата, тотты да йөгерде төп йортка, энесе янына. Битлек һәм күрек сорап алды. Энесе дә чәй эчеп утырган җирдән урамга чыгып карады. Күчне күрде дә: — Артык биек икән, абый, ничек җыярсың? — дип куйды. йөгерә-атлый урамнан узганда шул ук сорауны бүтәннәр дә кабатлагач, энесе дә ишетсен диптер инде, каты итеп кычкырып җибәрде Тата: — Әйдә булсын, безнең бәхет югарыда ул! Бу сүзне чынлап та бөтен авыл ишетте һәм җай чыккан саен кабатлый торган булды. Тата өскә, башкалар уйлаганча, тышкы яклап үрмәләмәде, биек күтәрелүнең җайлы ысулын сайлады — эчке яклап менде дә, манараның ике кечкенә тактасын куптарып, күчне шул ачыклыктан җыйды. Соңыннан тактаны, мәзин утыра торган җирдән бауга бәйләнеп, яңадан кагып куйды — анысын да уйлап-нитеп тормастан дигәндәй эшләде — барысы да тиз һәм кирәгенчә килеп чыкты... Шуннан бирле Тата бакчасында умарта унар баштан ким булмас. Хәзер дә гөжләп утыралар — Татаның югарыдан төшкән бәхете ялындырмыйча ишәйде, кортлары умарталарга изге ризыкны, татлы балны армый-талмый ташып торалар. Тата болай уйлый: «Җимерергә килгән биш әзмәвер, сез шушы манарадан матурракны үзегезнең төзи алмасыгызны чамалыйсызмы? Сезнең кулдан килми ул. Шулай булгач, халыкка рөхсәт итегез — нинди генә манаралар ясап куймас ул! Әллә ышанмыйсыз? Халык кодрәтенә ышанмыйсызмы? Халыктан аерылганны аю’ашаган. Шулай, бетерү җиңел. Син аны соңыннан торгызып кара...» Муллаларның комсызлыгы, бүгенге белән генә, бүксә тутырыр өчен генә яшәве һәм күбесенең надан булуы Татаның дингә ышанычын тәмам какшаткан инде. Кемнәр генә мулла булмады бу мәчеттә. Шыр диваналарны да күрде халык. Шәкүр карак белән бер компаниядә йөргән адәм дә берничә ел мулла булып кешеләрне күңел сафлыгына, гаделлеккә өндәде... Татага биш-алты гына яшь булгандыр. Мәчет салырга кайтарылган нарат бүрәнәләрне ат итеп атланып'уйнадылар малайлар. Халыктан кабат-кабат акча җыйды картлар. Эшкә яраклы ирләр Тәмте урманында агач кисте, агач ташыды. Дин чәчәк атсын дигән сүзне хәтерләми Тата, авылыбыз башкаларныкыннан ямьсезрәк булмасын, дигән сүзләр исә колак төбендә әле һаман да ишетелә. Осталарга хакны да бергәләп түләделәр. Бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе Татаның әтисе иде. Әтиләр инде гүрдә ята. Алармы яман нәрсә ясаганнар дип рәнҗетергәме? Әтисе хатирәсенә ничек салкын карый алсын Тата? Әйе шул. Җәмәки мәчете үзенә бер төсле ул. Авыл уртасындагы манара Җәмәки халкына сәгать ролен дә, маяк ролен дә үти. Манарада беренче кояш нурлары балкыгач, сукачы иртәнгелекне ашый. Манара күләгәсе мәчет кыегына җиткәч, сукачының хатыны төшкелекне әзерләргә керешә, кырдагы ире яки малае бу вакытта атларына хәл алдыра. Манара күләгәсенең иң кыска чагында ризык өстәлгә куела — тиздән сукачы кайтырга тиеш. Менә авыл Советы председателе, юк, ул гына түгел, авылның партия оешмасы җитәкчесе. Татаның туган энесе килә! Татаның әллә нинди каршылыклы тойгыларын алар аңламыйлармы? Баягы биш әзмәверне тагын да ник иярткәннәр? Кыргый көчкә таянмакчылармы? Безгә каршы? Үз аталары, үз абыйлары теләгенә каршы? — Абый, нишләвегез .бу? — Энесе туп-туры абыйсы янына килде.— Ач капканы. ӘХСӘН БАЯНОВ ф ТӨЛКЕ ТОТУ КЫЕН ТҮГЕЛ Энесе капкага үрелгән иде — абыйсының шактый олы кулы үзлегеннән шул минутта күккә күтәрелде, йодрыкка төйнәлеп... — Ягылма! — дип акырды Тата, әйтерсең ки җан _ әчесе белән. Эне кеше коелды да төште. Әле председательгә карый, әле баягы әзмәверләргә, әле үзләрен чолгап алган халыкка. Халык тыныч, әмма кырыс — әйтерсең кемнедер әсир итмәкче. Чырайларда —чатнамас тәвәккәллек. Эне кеше, мөгаен, шуны күреп, нишләргә белмичә карап торды-торды да башын иде һәм шул килеш, иелгән башын күтәрмичә, килгән юлыннан ашыга-ашыга атлап та китте. Председатель дә, баягы әзмәверләр дә, эшкә тотына алмыйча, тезелешеп аның артыннан иярделәр. Кулларына колга-таяклар тоткан бер төркем ир көн-төн мәчетне саклады. Басу онытылды. Киләсе ел уңышы... кечкенә нәрсә булып калды. Язның бер көне елны туйдыра дигән үз мәкален исенә дә кертмәгән шикелле тынды халык. Шушы көннәрдә Нурулла дигән мулла каяндыр кайтып, Татага бик зур рәхмәтләр укырга, догалар кылырга, алай гына да түгел, үзенең бер өтек мөритенә кызыл әләмле манарага менеп азан ук әйтергә боерык биргәч исә, Тата телдән язды. «Нишләдең син, Тата, нишләдең? Кемнәр ихтыярына буйсынып, кемнәр белән берләштең?! Кем хәзер сиңа ярдәм итә алыр? Югарыдагы иптәшләр безне ишетмәсәләр?» Дингә һәм идәнгә баш орып хезмәт итүчеләрне берәм-берәм уеннан кичерде: күбесе дивана, күбесе шарлатан... Малай чагында Тата сабак алырга шушы мәчеткә йөрде. Укырга- язарга тиз өйрәнде. Кем белә, укып, бәлкем берәр һөнәргә өйрәнерлек хәлгә дә барып җитәр иде, тик... Нурулла — ул чакта әле яшь мулла—Тата исәнлегенә дога кылудан ерак иде. Бер көйне, борын астыннан мыгырдап, нәрсә хакындадыр сорады да җавап бирергә кушты. «Сүзләрегезне ачыграк итеп әйтсәтезие, хәзрәт!» дип, чын күңелдән сораган шәкертнең «ә» дигәнче якасыннан эләктереп алды да: — Әле син мине өйрәтәсеңме, чучка танау! — дип чыелдап та җибәрде мулла. Якадан тарта-селки торгач, малайның бишмәт төймәләре коелып төште. Малай мулланың үзеннән дә кызурак канлы иде. Идәндәге китапларын тиз генә җыйды да бөтенесен хәзрәтнең битенә шапылдатып орды. Сабакка мәңгегә йөрмәс булды һәм надан калды. Ярый әле, революция булып, соңгы елларда наданлыкны бетерү мәктәпләре оештырылды, һәм Тата авыл хәтерендә озакка калачак актларны үзе дә яза, кеше язганга кул куя да белә башлады. Дингә нәфрәт тәрбияләүдә файдасы онытылмаслык зур булды мулланың, ә нияте бөтенләй икенче — дингә уйсыз ышанучы кеше тәрбияләү иде. Менә бит ничек! Мондый хәлләрне фикер һәм хис әһелләре белергә, гыйбрәтне хәтерләрендә тотарга тиештер. Уразаның кызу урак өстенә туры килгән чагында баш эчендәге ми казандагы төсле кайный. Ә син, авызыңа су әсәре капмыйча, урак ур. Тамаклар чатнап кибә, кырдан кайтканда аяклар өстерәлә. Үзалдыңа сөйрәлеп, күләгәле җиргә кайтып егыласың. Күләгә дә хәл кертмәгәч, Тата кар базына ук төшеп утыра иде. Ләкин озак утыра алмый— аны кырга, кояш астында янарга, ач килеш янарга чакыралар. Яну бер хәл, дөрләп янган килеш һаман ур, һаман көлтә бәйлә, чүмәлә күтәр. Эш тәмен эшкә нәфрәт алмаштыра. Шулай да эшләргә, эшләргә кирәк — югыйсә, бер айга түзмәсәң, озын кыш буе «ураза тотарга» туры килә. Бер көнне өйгә кайткач, күрше егете белән яшерен генә чәй кайнатып, чормага менеп эчтеләр һәм үзләренең хилаф эшләренә «теоре тик» нигез дә таптылар, һәр чакны шулай эшләнә... «Кеше күрмәсә, авыз ачсаң да гөнаһ саналмый дип әйтелгән, имеш, Корьәндә». һәр адәм баласын яшертен эшкә мәҗбүр иткән дин үзе тәмуг кисәве булырга тиеш. Тата йола бозганнан беркемгә дә- зыян килмәде, ә файда булды. Ул көнне иген чагыштыргысыз күп урылды, чүмәлә- ♦ ләр биегрәк өелде. Кылган гөнаһларны, дингә барлы-юклы ышаныч һәм ихтирамны рәхәтләнеп аккан салкынча тир юып ташлады һәм, 2 ничектер, күңел иркенәеп, яктырып китте, акыл мөстәкыйльлек алды! ” Әй, иреккә ул күптән талпына иде, бик күптән — әтисе дөньядан кит- = кән чакта беренче кабат тойды ул акылның канат җилпегәнен. Татаның әтисе үләр алдыннан хатынын һәм балаларын үз янына чакырды да васыятьләрен әйтә башлады. Васыятьләрнең берсе шул: | гүр сәдакасы итеп карт муллага камалы тун, ә яшенә көзге.тәкәне н бирергә. Шулай эшләнде дә: мәрхүмне җирләгәч тә, тунны карт мул- ы лага илтеп бирделәр, ә көтү кайткач, тәкәне, мөгезенә бау салып, яшь § муллага Тата алып барды. Ләкин яшь мулла Нурулла бәрәнне кабул •итмәү генә түгел, юньсез сүзләр белән сүгә-сүгә, малайны ишегалдын- ♦ нан куып чыгарды да шалт итеп капкасын бикләде. Аннан соң да әллә а нинди яман сүзләр белән йодрык төя-төя каргый калды. Бер бәрәнгә 2 генә риза түгел, янәсе. Әтисе үлгән баланы кызгану, юату кайда, мәр- « хүмнең рухын рәнҗетмәү’ дигән хис кайда? «Карт муллага камалы тун < биргәч, ничек оялмыйча сөйрәп килдең миңа бу мәче баласын, а.хu мак!» — диде Нурулла. = Бәрән көзгә кадәр көтүдә йөрде дә, көтү кергәч, аны суеп, итен 3 авылдагы бөтен ятимнәргә һәм картларга өләштеләр. Бу хәбәрне ишеткәч, яшь мулла өйгә инде үзе килеп бәрәнне дәгъвалады. — Минем бәрәнне суярга ни хакыгыз бар иде, имансызлар! — диде. Ахыр чиктә бәрәннең киртәгә эленгән тиресен күтәреп китте. — Карак мулла, карак, карак! —дип кычкырып үч алды Тата. Шуннан Тата «хәзрәт» дигән сүзне онытты. Алар борын астыннаг тәкърарлаган «алла»ны артык зур ихтирам белән искә алмаска ‘ күнекте. Бер заман авылга гомерен зимагурлыкта уздырган бер адәм кайтып төште. Авылдашлары: «Нинди җил картаймыш көнеңдә генә туган якка кайтарып ташлады?» — дип, кабат-кабат сорагач та бер генә җавап ишеттеләр: «Үзем — монда яралган туфрак... шуны чип • калдырасым килмәде». Ә гомерен нинди юлда уздыруын ничек тә сөйләтә алмадылар. Авыл өчен аның гомере табышмак булып калды Озак та үтмичә, дөнья куйды бу кеше. Кәфенлекләре арасыннан ун тәңкә акча килеп чыккан. Биш тәңкәсе — җирләүчеләргә хәер, ә калганы — Гүр сәдакасы. «Бу мәрхүм узган гомерен безгә сөйләмәсә дә, фәрештәләр җавап алганда серләрен барыбер яшереп кала алмаячак бит. Фәрештәләр телен белгән кеше халык киткәч кабер саклап калса, барын да ишетәчәк», дип, гүр сәдакасына да беренче булып Нурулла кул сузды. Җәй уртасы — арыш бөртекләрен катырыр өчен генә килә торган чалт аяз челлә. Кыл өйлә вакыты. Зиратта ышыкланырлык агач загы булмаганга бугай, күмүне тиз тоттылар. Җитмәсә, мулланың гүр өстендә калачагын бөтен авыл ишетеп өлгергән иде. Өйлә вакытындагы тынлыкта гүр хәлләре бигрәк тә ачык ишетелә, имеш. Өф иткән җил юк. Бөтен тереклек, кызудан әлсерәп, телен салындырган да хәлсезләнеп ята кебек. Аида-санда арыш арасында чикерткәләрнең уклар чүкегәне генә ишетелгәли. Ләкин алар хәзрәткә комачау итәрлек түгел, рәхәтләнеп тыңласын һәм эләктерсен биш тәңкәне д? күрсен игелеген. Иншалла, җәмәгатьчелек авылга юл тоткач, мулла тирәсен 3 «К У.» м 5 33 дә зиратны әйләнеп алган ур өсләрендә күзләрен чекерәйтеп җиргә ябышкан кәлтәләрдән башка җан иясе калмады. Тата соңгы кабат караганда, мулланың чырае гаять тә җитди — мәңгелек белән, ходай һәм аның фәрештәләре_ белән очрашырга чыннан да әзер кебек иде, хәтта бүтән чакта уйнаклап торган йолтыр күзләре дә тоныкланып калган иде. «Теге дөнья белән бәйләнешкә кереп тә алды!» дип уйлады Тата. Тата үзен куркаклар рәтенә кертми. Ләкин бер ялгызы кыл өйлә өстендә каберлектә шулай кала алыр идеме, юкмы, әйтә алмый. Йөрәге җитмәс иде шикелле. Ә менә малай чакта аны чикмән сәдәпләре коелганчы селкегән мулла абзагыз батыррак, ахрысы. Көнләшерлек тә. Күмүчеләрнең бүтәннәре нәрсә уйлый кайткандыр, Тата исә әнә шундый соклану хисләренә бирелеп кайтты. Авылга кергәч тә, кешеләр, нигәдер таралмыйча, авыл башындагы каравылчы йорты янына туктадылар. Кайсысы шундагы агач күләгәсенә барып ятты, ә кайберләре өй артындагы бүрәнәләр өстенә утырышты. Урак өстендә хәвеф- хәтәр булмаса, әйбәт кенә уңыш җыелачагы хакында гәпләшергә керештеләр. Тик шулай да һәркем ара-тирә зират юлына күз салга- лый иде. Күпмедер вакыт узгач... чүгәләп утырган (бер адәм сикереп торды. Әкренәкрен генә турая башлады. Кулсыз Ибрай дигән кеше иде бу. Турая язган хәлдә бердәнбер кулын алга таба сузып нидер әйтмәкче иде, аңлаешсыз ымлыклар гына чыгара алды. Шуңа гаҗәпләнеп кинәт дәррәү сикереп торгач, Ибрай кулы сузылган якка карасалар, анда, зират юлында — мулла чаба иде! Чатыр-чотыр чаба. Гомер буе кешеләрне түземлек, чыдамлыкка үгетләгән адәм үзе котырган шикелле чаба иде. Бөтен халыкның күз алдында чапкан мулланың җилпенгән чалма- t сы башыннан төшеп калды, иелеп алырга вакыты җитмәде — никадәр саран кеше дә кызганмады бит шундый байлыгын! Менә инде ахылдаган-ухылдаган, дөп-дөп баскан тавыш ишетелә һәм тора-бара җир селкенә башлады шикелле. Менә мулла ахылдап- ухылдап халык белән тигезләште. Ә күзләре! Теге дөньядан кайтып өлгермәгән күзләренең уйнаулары! Шашкан күзләр! Яна гына! Мулла, халык арасына кергәч беразга туктап, кулындагы галошларын киде дә тагын чатыр-чотыр чабып китте. Үз өйләренә җиткәч, капка ачып кергәч кенә беркадәр тынычланды шикелле. Ләкин анда да әле ачык капка арасыннан гына кулын бутады: -— Кайда акча? Акчаны китерегез! Акчаны!—диде, аннары өенә кереп шылды. Әлеге хикмәтне белү теләге һәм акча китерү сылтавы белән кереп сорашсалар да, адәм аңларлык җөмлә ишетә алмадылар. «Харап, харап... харап, алла ярлыкасын үзен»,— дип кабатлавын гына белде мулла. Өч көн өеннән чыкмыйча түшәктә ятты. Дүртенче көнне генә иртәнге намазга киткәнен күреп калды авыл халкы: чырае агарып, суырылып калган. Берәрсе күзенә чалындымы, сорау да көтмичә, һаман шул сүзен туглый иде: — Алла ярлыкасын үзен, алла ярлыкасын... Бер табышмак икенчесен китереп чыгарды. Гүргә усал фәрештәләр килеп гауга куптарганмы, әллә мулла-мокыт куркуыннан шашканмы? Тата, әлбәттә, соңгы фикерне куәтли. Тфү, шайтан, манара хакында уйлаганда ничек килеп керде соң әле зиһенгә алама мулла?.. Шулай, муллаларга кул селтәде Тата, күптән кул селтәде. Тик динне бөтенләй үк ташлый алмады. Дөресрәге, дин дигәне, ата-бабадаы гореф-гадәт буларак, күңелдә булмаса да, сүзләрдә калды. Кайбер елларны хәтта гает яки гарәфә кичендә намаз да укыштыргалый. Кешеләр күрсенгә, тәүфыйксыз кеше дип уйламасынга укый Тата. Кем әйткәндәй, дине өчен түгел, көне өчен, һәм анысы да җитеп арткан дип фараз итә. Бервакыт Тата иртәнге гает намазын укый башлады. Ә биш-алты _ яшьлек малае аның артындагы сәкедә әле маэмай кебек шыңшып уты- 5 ра, әле мич алдында бәйрәм ашлары пешерүче әнисенә берөзлексез > •бәйләнеп йөри. Бервакыт, җай килеп, сәҗдәгә киткән җиреннән аягын 2 сузып, малаена каты гына тибеп җибәрде Тата. Җилтерәтеп күтәрде □ дә шуның белән тагын да катырак елый башлаган баланың арт ягына S суккалый башлады. Белгәннәрен укый-укый гает коймагы пешереп х ятучы хатыны, өйдәге барлык кешеләр шаркылдап көлешергә кереш- 5 кәч һәм ходайны алдавы фаш ителгәч, Тата үзе дә көләргә тотынды. н — Намазымны бүлдердегез — гөнаһысы үзегезгә! — дип, юри генә g җикеренгән дә булды. Тфү, шайтан, бу хатирә тагын манара хакында булып чыкмады бит н әле. Нишләп соң әле бу алама хәтер балта сораганга шөшле китереп ♦ тоттыра? “ Инде килеп, үзе күралмаган Нурулла мулла түбәнлегенә төш- 2 кәч, дөньяның тәме дә бетте, яме дә кимеде. Җайсыз хәлдән кем чы- к гарыр? Бармы андый кеше? * Койма ярыгыннан карап, Тата ул кешене күрә: мәчет катына _ җигүле ат килеп туктады. jjj Арбадан төшкән кеше үзенә күтәрелеп карарга да теләмәгән ха- £ лык белән исәнләште, ләкин җавап алмады. Килгән кешенең үз энесе э икәнеи белгән Тата тиз генә аның янына ашыкты һәм энесенең сүзләрен килгәндә үк ишетә килде: — Ярый, абзыйлар, уттай эш өстендә бик матур утырасыз, күңелегез булгандыр. Тата килешли ук ярып салырга тиеш тапты: — Җәмәгать, җитте, гаугалашу — файдасыз,— диде һәм, кешеләрнең аңламавын чамалап, өстәде:— Без хаталандык. — Ягъни, сез кемнәр? — Без, Җәмәки дигән тиле авыл кешеләре. Билгеле, мәҗлес халкы аптырашта — инде партячейка секретарена ярдәм көткәндәй карыйлар. Абыйсы башлаганны секретарь тагын да катгыйрак тавыш белән дәвам итте: — Әйе, хатагыз зур, бик зур. Шул ук вакытта безнеке дә бәләкәй түгел. Без... шулай, мәчетегезгә кагылмыйбыз. Иң гөнаһсыз исәпләнгән Нәбиулла исемле картның гына аваз бирергә кыюлыгы җитте: — һы... мәчеткә кагылмыйлар. Манарасын төшергәч, нигә кирәк ул мәчет? Секретарь куеныннан газета чыгарды. — Менә монда минем сүзләрне ташка басканнар. Мәчетләрне тулаем җимереп бару дөрес түгел, кайбер авылларда исән калдырсак та, революциягә зыян килмәячәк дип язылган монда. Мисалларның беренчесе — сезнең мәчет. Чөнки бу авыл халкы кызыл байракны беренче тапкыр шушы мәчет башында күрде. Хәтерлисездер, минем абый кадап куйган иде аны. Хәтерлисезме? _ Хәтерләмичә...— Ниһаять, халык телгә килде.— Бик яхшы хәтерлибез. _ д\нн үз күзем белән күрдем, намаз укып утырган Нурулла хәзрәтнең аркасына Тата сугыштан алып кайткан мылтык сөңгесен терәгәч, тегенең күзләре урыныннан купты. Шул сүзләрне әйткәч, Нәбиулла күрше шаркылдап көлде. — Шулай шул, аркасына сөңге терәп, Тата мулланы өенә хәтле озатты. — Тата гражданнар сугышына киткәч кенә мәчеткә керергә җөрьәт итте Нурулла хәзрәтебез. Мәчетебез мәдрәсә булып кына калды. Үзе хакында сөйләшкән халыкка күз төбәп карарга кыймый торган Тата энесеннән дә ояла иде. Шуңа күрә сорый куйдылар: — Синең энең, Тата, акыллы кеше икән. Теләсә кем аңлый алмый ул мондыйны. Язу хакында әйтәсе дә юк. Тик менә гәзите чынмы икән? Шуннан соң эне кеше газетаны кычкырып укып чыкты. Аннары янә шуны кабатлады: — Килештек, эшкә керешик, җәй җитә. — Син, коммун иптәш, безне алдамакчы буласың, бу былтыргы , гәзиттер әле. — Ант итәргәме әллә? — Ант ит, ант ит! — Валлаһи газим, Себер китим. Әгәр сүземне бозсам, аллагыз мине баскан төшемдә суксын. Шуннан соң халык таралды һәм ашыга-ашыга басуга юнәлде. «Менә бит ул Әлмөхәммәт каны,— дип уйлый Тата,— нинди катлаулы хәлдән абыйсын да, үзен дә, халыкны да җайлы гына чыгара белде. Энекәшне берничә елдан соң эшкә район үзәгенә үк чакырып алулары да бер дә юкка булмагандыр, әлбәттә. Көз саен ударник булып чыга торгач (Җиһан белән бергәләп алган бүләкләр һаман истә!), шушы егерме алты өйлек колхозга Тата абыйсын председатель итеп сайлаганда, шулай ук энесенә булган ышаныч һәм хөрмәт тә йогынты ясамый калмагандыр. Җиһан белән бергәләп, байтак еллар көйле генә, матур гына гомер кичерделәр. Әмма бәхетле кыока еллар әллә ничек озын, салкын еллар белән чиратлашты. Еллар үзәгендә—Җиһан. * * * Җиһан, Җиһан! Нигәдер ул озын гомер юлының ахырына кадәр озата килмәде, кайдадыр еракта калды, ярты юлда икенче иптәш табарга туры килде. Нишләптер, һәр ике исемнең мәгънәсенә Тата хәзер генә төшенде шикелле. Җиһан белән узган көннәр үкенечле кыенлыклар белән бәйләнгән булса да. бүгенгенең иң матур көннәреннән дә яктыра к һәм җылырак сымак. Кабатланмас бәхетләр, күктәге йолдызлар шикелле, күңелне һаман да иркәли. Ә Кояш... Кояш көзге һәм кышкы аязларда сөякләрне җылыта, елмая. Ләкин җәйге кебек түгел инде ул, көзге кояш яктысын сипсә, җылысын сипмәс. Җиһан күп вакыт бизәкле зәңгәр яулык һәм шуның ишеннән үк тегелгән алъяпкыч бәйли иде. Зәңгәр яулык ышыгыннан елмайган зәңгәр күзләр... болытлы көннәрдә дә дөньяда зәңгәр сафлык һәм изгелекнең җиңелмәячәге хакында сөйли, йөрәгендә ерактан, ата-баба- лардан, бөтен нәсел-нәсәптән күчә килгән миһербан — чиста, зәңгәр кан акканны аңлата торган караш... Тата үз балаларында һәм оныкларында шул карашны күрә дә сискәнгәндәй итә. Сискәнү белән бергә, күңелдә иң татлы истәлекләр яңара. Иген кырына чыкса, зәңгәр чәчәкләрдә Җиһан төсе җемелди, аның сүзләре ишетелә. Үзе кебек үк матур балалар калдырды Җиһан. Быел яз, мартның хәтәр дә буранлы, адашып үләрлек көннәрендә. әтиләренең хәле начарайгач, җыйнаулашып кайттылар. Күрми калам, бәхиллек бирергә өлгерми калам дип куркудан, телеграмма суктырган иде Тата. Менә үләм, менә җан бирәм дип сулыш ала алмыйча интеккән җирдән, мин сиңа әйтим, балаларын ишетү шатлыгыннан әллә — күзләрен ачты. Күкрәкне ничәмә көннәр басып торган албастыны бәреп төшерде дә Тата, караватында гына булса да, торып ук утыр- ♦ ды. Күзләреннән елтыр-елтыр сөенеч сирпелә иде. Янда тезелешеп - утырган балалары, бигрәк тә кызлары, бигрәк тә Кырлы курай, башта g шәп кенә елмая, аннары чыш-пыш көлешә үк башладылар. Ник •көлгәннәрен әйтмәсәләр дә, аталары шуны гына аңламаслык түгел,. = балаларының зәп-зәңгәр һәм кап-кара зур күзләрендә: «Сагынудан гына, күрәсең килеп кенә чакыргансың бит, әти, хәйләләгәнсең бит!» дигән шук мәгънәләр ялтырын иде. Я бул.маса үлемнән артык шүрлә- ? гәнгә күрә, ярдәм өмет итеп чакырган дип уйлыйлармы? Ләкин Тата н чынлап та үләм дип уйлаган иде. Кем белгән шатлыкның кинәт терел- - теп җибәрәсен. Балаларын үз гомерендә бер генә кабат булса да £ алдаганын тоеп, оялудан кызарып утырды ата. — Гафу итегез инде, балалар... үлеп булмады... Ф Елмаерга тырышып, шаяртыбрак әйтмәкче иде дә, чын килеп чык- е ты, ахрысы. Балалар, бер-берсси бүлдерә-бүлдерә, әтиләрен юатырга с керештеләр. Кырлы курай сумкасын ачып, бүләк тә тоттырды: — Менә, әти, үлемне җиңгәнең өчен сиңа бүләк. Бүләк дигәне музейларда тора торган таш курчак, аяксыз-кулсыз и малай иде. = — Нишләптер гарип,— дип куйды әтисе, бүләкне кулына алгач. Сәбәбе «Легенда» дигән әкияттә аңлатылган икән. Борын-борын заманда безнең бабаларыбыз исәпләнгән кабиләне исеме бу көнгә килеп җитмәгән дошманнар кырып ташлаган, имеш. Исән калган бердәнбер җан иясе —шушы бала. Тата күреп тора, аякларын-кулларын кискәннәр дә аны да сазга ыргытканнар—бетәчәк дип уйлаганнар, әлбәттә. Бәлки чынлап та әлеге кабилә дөньядан бөтенләйгә киткән дә булыр иде. Ләкин үзенең балаларын җуйган бер яшь бүре бу баланы күтәреп үз оясына алып киткән һәм җәрәхәтләренә төрле үләннәр ябып, сөт имезгән, терелткән һәм карап үстергән. Бераздан соң бүреләр тормышы белән яшәргә өйрәнгән ул бала Үсеп җиткәч, аңа бүре иптәшкә балалар алып кайткан. Гарип түгел, сау-сәламәт һәм иң мөһиме — адәм балалары. Алар, үсә төшкәч, тагын үрчи башлыйлар. Шул рәвешле, бетәсе кабилә яңадан тернәкләнгән һәм чыгышы ягыннан бүре ыруы булып киткән. Тата — шул ыру дәвамы... Бүреләр — аның бабалары... Тата әкиятне, чын дип, бәхәссез кабул итте. Кен саен диярлек кулында гарип бала курчагын уйната торган булды. Тикшерә китсәң, дин уйлый Тата, һәр кешенең эчендә ерткыч җәнлек ята... Әгәр ул җәнлеккә ирек куйсаң, тиз арада үзеңнең ерткычка әйләнүеңне көт тә тор. Дөрес, тышкы охшашлык юк диярлек. Ләкин, бик тырышсаң, анысын да табарга мөмкин. Менә Тата дигән кеше. Аның тамырларында — сүнеп, үзгәреп, алмашынып бара торган булса да, төрек морзалары каны ага. Үз илләрендә бәхетсезлеккә очрагач, бөлгәч, азат һәм иркен җирләрнең берсенә, шушы якларга килеп җиткәннәр дә төпләнеп исән калганнар. Тата һәм аның төпчек кызы төсендә һаман яшәп яталар. Бөкрерәк зур борын. Дөрес, бу җирләрдә андый борынның бәясе әллә ни зур түгел, кәкре борын дип мыскыллаучылар да очрамый түгел. Әмма зәвыгыңа туры килсә, матур борыһ бу Борын бәхәсле дисәң, күзләр бар. Зур кара күзләр. Аларны халык та бик яратып җырлый «Карлыгандай кара, һай, күзләрең», ди. «Шомырт төсле» дип тә мактыйлар. Калганнарыида зәңгәр күзләр, Җиһан күз ләре. Матурлык — үлемсез. Шундый матур кешеләрне бүре бабайлар белән бәйләү бик үк табигый түгел дә, нишлисең әкият дигәнең бер дә юктан бар булмый ул. Димәк ки, дөньяга бүреләр аркасында килгәнбез һәм шулар аркасында гына исән калганбыз. Шуңа да карамастан, һәркем үз эчендәге бабасы белән көрәшергә, җиңәргә тиеш. Җиһанга алай көрәшергә туры килмәгәндер, чөнки аның күңеле дә, яшәве дә гел сафлык хакында гына сөйли иде. Матур кешенең чиста яшәве бәхәсле. Ә Җиһанга шик ташлау мөмкин булмаган әхлаксызлык иде. Бәлки шуңа күрә дә ул бу дөньяга ат һәм бары тик теге дөньяга гына китеп сафлыгын саклый алгандыр. Тик бичараның гомере артык та кыска булды шул, артык кыска. Җәмәкинең сугыштан алты аты һәм шул чама сыеры исән чыкты. Бүтәннәре батырларча һәлак булдылар: кайсылары сугыш кырларына китте, дошманнан чистарган җирләрне сөрергә һәм башкага. Исәннәренең дә хәлләре хөрт буласы — ашарларына бетте, булган печәннең беразы болында калды. Тата шул хакта аһ ора, ә Җиһан зарланмыйча гына ат җигә дә болынга юл тота. Болыннан печән ташу хәтта матур эшкә әйләнде һәм авылның хөсетле дип даны чыккан Хәтимә атлы бер гайбәтчесе үзенең чираттагы сүзен авыл буйлата очырды: «Председатель хатыны дигәч тә, авылның нәсел атын җигеп кенә печән ташырга аңа кем права биргән?» Шуны ишеткәч, Җиһан үзе' җиккән атны Хәтимәгә биреп, үзе арык бер ат җигеп, Тата бармаска кушса да, барыбер тыңламады, ерак болынга китте. Җәмәкинең төп печәнлегенә Кама тамагы тирәсеннән Идел аръягына чыгасы. Район үзәгендә куналар да аннары көнозын кайталар. Бу юлы да шулай: өч хатын, өч малай, булган печәннең бөртеген дә калдырмыйча төяп, кайтырга чыктылар. Хөсетле Хәтимәдә атның иң рәтлесе иде. Ул артына борылып та карамыйча элдерде генә. Җиһан аты арыганнан-арый барып, артта калды һәм, ниһаять, юлдашлары күздән югалгач, борыны белән җиргә төртелде. Печән ашатып карады Җиһан, сөеп-сыйпап карады — файдасы тимәде, Җиһан аны туарырга мәҗбүр булды. Тик ат туарылгач та аягына басмады. Шул рәвешле Җиһан ялгызы ялан уртасында калды. Мондый җил оясында җылы каян табасың? Җитмәсә, көн инде кичкә авышкан. Тешләре тешкә тимәслек калтырый башлагач, кырда берүзе төн үткәрергә йөрәге җитмичә, өйгә кайтырга мәҗбүр булды. Өйдәгеләр аны ут сүндермичә көткәннәр иде. Ләкин хәзер Тата ник каршы барып алмадым икән дип үкенә. Бүтән ат юк иде шул. Ләкин җәяүләп барса? Җиһан, үпкәләгәндәй дәшмичә, кайтты да егылды. Кырда калган печәнне алырга ат атланып Тата тан белән үзе китте. Барса ни күрә?! Егылган ат өстендә бүре утыра... Тата булып Тата күзләрен кулы белән каплады. Кеше күренгәч, бүре, әлбәттә, теләмичә, әкрен генә булса да кузгалды һәм ашыкмыйча ике-өч йөз сажин җир узгач, тагы утырды. Анда да авызын ялмавын белә... Тата печәнне кайтаргач, үлгән атны алырга дип яңадан килсә, бүре тагын аның өстендә утыра иде. Тагын көч-хәл белән куып җибәрде. Ат гәүдәсен чанага сала алмыйча интекте. Ярый әле, бер хәерле адәм узып бара иде — ярдәмгә килде, һәм Тата, ат зиратына, Чилче дигән коры елга буена кайтып, шунда, үләксә янына, атның үз башы хәтле капкын корып куйды. Җиде килолы тимер капкын. Ул аны шушы тирәдә аучы булып йөргән Чулак Албак дигән кешедән былтыр ук алган иде. Күренмәсен дип, капкын өстенә бераз гына салам, аннары йомшак кар салды. Ат, әлбәттә, кешегә үлгәннән соң да хезмәт итәчәк — үз янына бүрене «чакырып» китерәчәк... Ап-ак, тыныч тан. Бер көпшәле мылтыгын алып, ат янына җәяүләп китте кеше. Рәхмәттән башка ни әйтерсең — ат чынлап үзенекен эшләгән — аның янында бүре утыра. Ул, куркырга вакыт җиткәнен һаман аңламыйча, нәкъ маэмай шикелле, берни булмагандай, кешегә карап тын калды. Әйтерсең үз гомерендә бер тапкыр да җинаять эшләмәгән һәм < җәза да көтми. Ләкин артык оятсызлыктан гына тыныч ул ерткыч. Кеше ана инде җәза бирүче, гаделлекне тормышка ашыручы буларак Е килде. Хөкемме, көрәшме — ничек дисәң дә дөрес. Кем әйткәндәй, н бергә — бер. Җинаятьче белән мондый тигезлекне саклау мәҗбүри х булмаса да, әйдә, зыян юк. Тата мылтык көпшәсен бүренең оятсыз маңгаена төбәп, чакманы * тартмакчы гына иде — явыз торып чапты. Чапты дигәч тә, ул хәтле тиз £ кача алмас— капкынга эләккән бит бүре! Капкынны өстерәп, өч аяк- ° лап чаба. Яна яуган мамык карда чабата хәтле өч эз ята. w Кеше бүре артыннан иярде. Ашыкмый гына барды да барды. Бер £ арада бүре Татага таныш, хәтта үзенә охшагандай да тоелды. Әйтер- ® сең, бүре, усаллыкка тамчы да урын юклыктан чыдый алмыйча, көчле * кеше күңеленнән чыгып качкан һәм хуҗасы аны куа киткән... Күпмедер вакыттан соң, ерткыч юкка чыкты. Бәлки кайда булса “ да посып ял итә торгандыр. Ләкин инде, бүре әфәнде, сиңа ял бетте. = Алгы тәпиеңдәге корыч йозак синең хәлне әкертен-әкертен кысып чыга- * рачак. Күпме тырышсаң да, туймас тамагың кертте сине тәмугка. * Чилче чокыры буйлап ике-өч чакрым баргач, бүре яр астына пос- х кан — мөгаен, шунда үзен эзәрлекләгән кешене андып ята. Үзен кеше- £ дән акыллырак дип исәпли ерткыч. Әйдә, исәплә, исәплә. Шуның арка- « сында мөшкәгә туры да килерсең әле... Чокырның сөзәк ягына чыкты Тата. Ике-өч йөз метр ара калдырып, тагын төзәде. Ә төзәлгән мылтыкны җанлы нәрсә яратмый инде ул. Кеше үз максатына иреште—бүрене тәки чыгарды ачык кырга. Ары китте ерткыч. Шулай, дөрес — хәлдән тайсын. Аннары аны хәтта коры кул белән дә тотып булачак. Ярты көн чамасы кыр әйләнгәч, кеше бүренең хәле ничек икәнне чамалады: үзе хәтта капкынсыз да шактый талчыкты. Шуңа күрә, ахрысы, күзгә-күз очрашуны бераз гына ашыктыру өчен, адымнарын тизләтте. Ара ике-өч йөз метрлап калгач, атып та караган иде, ләкин тимәде. Шулай да бүре, куркып, юлын тагын үзгәртте. Ачык һәм тигез яланда куркынычны күреп торганчы, яңадан чокырга төшмәкче буЛып, уңга борылды. Мәгәр кеше аның ниятен сизде һәм, бүредән дә кинәт* рәк борылып, Чилчегә таба атлады. Тигезлектән котылыр өчен хәзер бүрегә иң җайлы юл авылга чабу иде. һәм шул якка юнәлде дә! Авылда нәрсәгә өметләнүен, нәрсәгә исәп тотуын ул үзе дә белми, әлбәттә. Ирексездән, мәҗбүри бара... Ә исәпсез йөрелгән мәҗбүри юлның беркайчан да максатка алып килгәне юк. Кеше моны аңлый, ә бүре... Кеше акылы бүредә булса? , . Кеше акылы бүредә булса, аны фашист дип атыйлар бугай... Кайбер бәндәләр үз эчләрендәге ерткычлыкны үтерү түгел, аны хәтта иркәләп үстергәнгә күрә, бүрегә әйләнгәннәр... Кар яумый. Көн җылы, аяз. Шундый яп-якты көндә бүре авыл урамыннан атлап китте. Аны күргән кешеләр, мөгаен, курыкмагандыр— эт дип уйлаганнардыр. Капкын өстерәп барганын абайлагач, хәтта жәлләп тә куйганнардыр әле. Ләкин бүре, үз хәлен белеп, ерак китмәгән ид». Авыл башындагы өйнең хуҗалары чабышып урамга чыккан сарыкларын һәм сыерларын кабат ихатага кертергә тырышсалар да, һич кертә алмыйча хәлдән тайган һәм тәмам аптырашта калганнар иде. Аларны күргәч, Тата бөтенесен аклады. — Кумагыз сарыкларыгызны, интектермәгез сыерны!—дип кул селтәде ул. Мылтыклы кешенең кем икәнен авылда беләләр. Бу авылның элекке кияве ул. Гөлҗиһанны урлап чапканда үзе эләксә... хәле әлеге бүренекеннән һич җиңел булмаячак иде. — Сезнең абзарга бүре кереп качты,— диде Тата аптырабрак калган кешеләрне тынычландыру нияте белән. Ләкин кайда ул тынычлану — авылның бөтен бала-чагасы, бөтен карткорысы — кай арада диген — шушы тирәгә җыелды. Аларга илтифат итмәстән, аучы башта өй тирәләрен, күтәрмә асларын, аннары утарбакчаларны айкады, аннары килеп абзарга керде. Тик анда да күзгә берни чалынмады. — Юктыр ла,— диешә башлады кешеләр.— көпә-көндез каян килсен ди бүре. Әйе, ышанган тауда — киек бар. Бу абзарда да шулай. Абзарның инде соңгы бүлеме, бозаулыйсы сыер, бәрәнлисе сарык яки яшь мал ябыла торган караңгы бүлеме. Шушында... Ишек ачык... Чак кына ялгышсаң, юлында торсаң, бәрелеп, егып качачак. Мылтыкны ашыкмыйча гына коргач, ягъни яңа патрон куеп, чакманы күтәргәч, ун-ун- бишминут сагалап торды Тата. Ләкин бүре чыкмады. Әллә чынлап та монда юкмы, әллә бүтән җиргә качканмы? Көн кичкә авышкан—ашыгырга кирәк. Төнгә калдыңмы — сиңа җайсыз. Караңгылык — ерткычның юлдашы. Ни булса да шул дип, Тата караңгы бүлемнең ишек катына ук терәлде. Тагын бераздан... Юк, бүре кыштырдамады да хәтта... Димәк, түземлек — аның бердәнбер коралы. Аучы ачык ишектән караңгы бүлемнең эченә үк керергә мәҗбүр булды һәм... Коточкыч ырлаган тавышка борылып караса, бүре дөмчкара почмакта тешләрен ыржайткан, кеше кебек, ике аягына баскан иде. Бүре кеше өстенә ташланырга тора. Бер секунд... Аннары соң 'булачак. Кем кемне... — Стой! Шулай дип кычкырды Тата — әйтерсең аның каршында кеше басып тора иде. һәм, ходайның хикмәте, бүре әйтерсең шуны аңлады — өскә ташланмыйча, тагын ике аяклап басып калды. «Кыюлыгы качкан!» — ул арада капкын да күзгә чалынды. Әйе, ниһаять, алар күзгә-күз очраштылар. Ике дошман, дүрт күз бер-берсенә текәлеп калган. Монда инде килешү юк. Кем кемне үтерә ала, шул — җиңүче, шул гомерен дәвам итәчәк. Ә җиңелүче... Уйларга вакыт юк. җитте вакыт — ат! Югыйсә... Ләкин Тата тагын атмады. Ник икәнен аңлый — ерткыч булса да. җинаятьче булса да, дошманның үз тешләреннән гайре коралы юк, ә кешенең ул тешләргә каршы куллары бар Бүренең кулларга каршы күтәрелергә тиешле тырнаклары капкынга кысылган... Бер генә тәпи... Ана каршы — мылтык... Тешләргә каршы—мылтык... Бердәнбер гадел ысулны сайлады Тата — мылтык көпшәсен бүренең баш сыярлык авызына, бугазына тыгып җибәрергә талпынды һәм... ялгышты. Тимерне капмыйча, Татанын үз өстенә ыргылды бүре. Тик Тата «ә» дигәнче хатасын төзәтеп өлгерде һәм ерткычның маңгае шакылдап мылтык түтәсенә бәрелде. Дошманының чак кына исе җуела калудан файдаланып, Көчле кеше бүре башына мылтык белән тагын китереп орды һәм мылтык шартлап сынып та чыкты. Сынык мылтык белән булса да тагын бәрмәкче иде, бүренең кинәт башы кыйгайды, һәм шул арада Тата мылтыкның теткәләнгән түтәсен хәлсез дошманының авызына каптырды. Агачны кабул күрде ерткыч һәм үлем әчесен җыеп чәйни калды. Кеше ни өчендер таз генә чыгып чапты. Күзләренә ак-кара күренмәде. — Кайда сәнәк, кайда балта? — дип акырды ул. Бүтәннәр балтамы, сәнәкме эзли торганда, аучының башына икенче төрле фикер төшеп, ул тиз генә чалбар каешын ычкындырды да бүре янына яңадан кереп китте һәм, ничәдер минут үтүгә, кулына сы- ф нык мылтыгын тоткан килеш, бүрене көч-хәл белән өстерәп кешеләр ч арасына алып чыкты. Тана хәтле бүре тере килеш халык аягы астында ± аунап ята иде. £ Тата үтенече белән авыл картлары бүрегә борынчак әмәлләгәч һәм = ерткычны салам ташый торган зур гына кул чанасына яткырып бәй- 5 ләгәч, авылны чыкканчы озата килделәр. Ике малай ярты юлга чаклы ~ тартыша килде. Биек тау башыннан үз авылы күренә башлагач, ничек i тә кайтып җитәрмен, адаша күрмәгез, дип, Тата малайларны да кан- - тарып җибәрде һәм чанага җигелеп үзе генә тартып китте. Юл инде югарыдан, бая бүре качкан чокырлар өстеннән уза. Анда. * билгеле, җәнлекләргә качарга, яшеренеп яшәргә, оя корырга мөмкин. £ Куркыныч урыннар. Бая курыкмыйча узганы хәтергә төшеп, шуңа үзе . дә гаҗәпләнеп куйды. Хәзер чокырларны сөзәгрәк төшеннән узасы итте. Чана җиңелрәк шуа башласа, Тата артка, бүрегә борылып карый. = Ауса да ычкынырлык түгел болай, каты бәйләнгән. Әмма тана хәтле * бүре шактый авыр — ауса, яңадан чанасы-мне белән әйләндерүе җиңел л булмаячак. _ Утырып ял итәсе килә. Көч-хәл белән өстерәлә. Тән манма су. Бая о бүре өч аяклап чапканда Тата, ике генә аяк белән булса да, барыбер куып җитте. Куып та җитте, бергә бер булган гадел көрәштә егетләр- л чә җиңеп тә чыкты — ачыктаначык, күзгә карап. Почмак артыннан сагаламады. Туп-туры барды һәм чынлап җиңде. Ләкин шунысы сәер — җиңгән зат, менә ат булып җигелгән дә җиңелгәнне тартып кайта. Бүре шуны сизгәнгә күрә тыныч кына, горур гына ята шикелле Кинәт... сәер тавыш: — Стой! — Бая бүрегә Тата үзе шулай дип акыргая иде. Тупас тавыштан катты да калды Тата. Каршында мылтык тоткан яшь кенә бер егет басып тора. Таныш егет — күрше Черныш авылыннан Петруха малае. Әтисе сугышта каһарманнарча һәлак булгач, авылдашы аның геройлык йолдызын алып кайткан һәм әнисенә тапшырган дип сөйләделәр. Ә менә улы... Ике-өч ел элек алар үзләренең сыерларын Татага сатканнар иде. Сыерын сагынып иза чикте Полина түтәй. Шушы кечкенә малаен ияртте дә килде, ияртте дә килде. Килде дә кадерле сыерын кочаклап үкседе. Килгән саен малаен да, анасын да куе, тәмле катык белән сыйлый иде Гөлҗиһан. Сыйлангач, Полина түти чукына-чукына зур-зур бәхетләр тели, ә малай борынын тартып сүзсез генә карап утыра иде Малай егет булып җиткән. Армия хезмәте исәбеннән ФЗОга алып киткәннәр иде шикелле. Ләкин нишләп кире кайтты икән? Шул хакта сорагач, егет: — Артык күп белсәң, башың авыртыр,—дип кенә куйды һәм - Давай, кирәк нәрсәне биреп котыл,—дип җикерде. Сүзләре, билгеле, үзенеке түгел, Тата моны шунда ук аңлады Тавышында да ясалма кыюлык. Менә сиңа борын тартып, мышкылдап торган малай. Сүз әйтергә дә курка торган мокый нинди тупас адәмг әйләнгән! Малайларның начары булмый. Нишләп әле матур һәм саф күңелле малайлар алама ирләргә әвереләләр? — Бирмәскә уйладыңмыни, Тата абын? - Нәрсә кирәк соң сиңа» балам? Бүреме? — Мин үзем бүре. Син миңа дары бир,— Шулай дигәч, чанадагы ватык мылтыкка сузылды. Караса, бердәнбер патрон, анысы да атылган. Шуны кесәсенә салгач, бүрегә соклана калды.— Эх, нинди дәвен каптыргансың бит, ә? — Хәзер ул тагын элекке матур малайга әверелде. — Зыяны күп тиде, балам. Шуңа күрә авыл хөкеменә алып кантам. — Ә мине тотам димә, башың ике булмаса.— Тагын чит сүзләр. Тата абыйсы аның күзләренә карап менә ни күрде: усал булыр кыланыр өчен малайга нык тырышырга туры килә, шуңа күрә каушый. Кем кулына эләккән, кем йомышын үти һәм кем сүзләрен сөйли? — Сине ФЗОга җибәргәннәр иде түгелме, балакаем? — ФЗОга түгел... Армиягә. Монысы да аңлашыла. Бәләкәй чагында арбага тапталып аягы имгәнтән иде егетнең һәм хәзер дә сизелер-сизелмәс кенә аксаклый. Егет кеше шул кечкенә гариплегеннән армия урынына ФЗОга алынуыннан гарьләнә, һәм... мөгаен, качкан. — Әйе, армиягә. Ә нишләп, алайса, монда буталасың? — Анысы синең эш түгел. — Балам, акылыңа кил, болай качып йөрмә. — Бирәсеңме дары, юкмы? Бирмәсәң, җаныңны бездә калдырасың. «Әһә, «бездә!» Димәк, үзе генә түгел». — Ничә кеше сез? — Мин... берүзем. Әгәр тоттырасы булсаң, таныш кеше дип тормам. — Миңа мылтык төзи алырсыңмы? — Мин булмасам, башкалар табылыр. — Чуже үзең генә түгел. Кем анда качып ята? Ник сине котырта? Тата абыйсының нияте һич тә егетне рәнҗетү түгел, бары тик үзе яраткан чибәр ак малайны коткарып калу иде, ләкин, үзе дә сизмәстән, катырак бәрелде бугай. Егетнең кинәт агарынып китүеннән күренде саксызлык. Аны кызганырга гына кирәк иде бу минутта һәм Тата кызганды да. Үзен, ничектер, гаеплерәк санап, башын түбән иде. Ләкин егет, әллә инде моны курку билгесе дип уйлады, тагын батырая төште һәм усал тешләрен күрсәтеп ыржайды: — Дары бирмәсәң, башың бетә. — Ышанмасаң тенте. — Ышанам. Барыбер миңа дары кирәк. • — Каян алыйм юкны? — Өендә бар? Өйдә чынлап та бар иде. Ялган Тата абыйсының кыяфәтеннән үк сизелгәнгә, малай тагын да кискенрәк боерды. — Алып кил, смотри. — Кайчан? — Бүген үк. — Күреп торасың — арылды. Бүре куып кара син. — Алайса, иртәгә Чернышевкага минем әнигә илт. — Ярый, илтермен. Татаның ни уйлавын чамалап, егет кисәтергә тиеш тапты: — Бу арада район үзәгенә бармыйсың. Авыл Советына да сугылмыйсың. Әгәр андый-мондыйны уйласаң, башың бетә. Безнеке бетсә, башта синеке... Тагын «безнеке...» «Карап карарбыз, кем икән ул сезнекеләр?» — Кемгә дә булса^әйткәнеңне сизсәм, өеңә үзем кереп җаныңны алып чыгам. Шаярмыйм. Сөйләнмисеңме? Ант итеп әйтсәң генә җибә- рәм хәзер... Синең мылтык атмый бит. Ә минеке — төзек.—Шулай дигәч, егет читкәрәк тайпылды. Бу минутта аңардан усаллыкны, кыланудан чынга әйләнәчәк ерткычлыкны көтәргә дә мөмкин иде. Тата вәгъдә бирергә тиеш. — Мин бит — колхоз председателе, районга теләсә кайчан чакыралар. Бармый калырга ярамый. Тагын чакырсалар, берни сөйләмәсәм дә сез мине харап итәрсезме? — Безгә һөҗүм итүче булмаса, әйтмәвен шул булыр. Синнән башка белүче юк. — Ә чуже сизсәләр? ф — Сизмәсләр. Дарыны минем әнигә бирерсең. — Ярый, бирермен. Шул рәвешле, Тата абыегыз җинаятьчел бәйләнешкә керде. Тыныч- £ лыгын югалту бәясенә ген? авылына кайта алды. z Бүре тоту, тана хәтле ерткычны күзгә-күз бәрелештә җиңү горур- з лыгы үзенең ләззәтле көчен тиз җуйды. Вәгъдә — иман. Ходай да, адәм дә шундый гадел закон чыгарган. ® Әгәр бу дөньяда иман бозсаң, тегесендә җәдәчеңне икегә аералар, имеш. Анысы — киләчәк эше, күз күрер иде әле, бәлки Тата үлгәнче * андагы тәртипләр үзгәрә дә төшәр. Үзгәрмәгән очракта, Тата, аллага ® шөкер, беркайчан да аптырап кала торганнардан түгел, күз тимәсә, х тиешле затлар белән анда да уртак тел табар — жәдәчен саклый алыр. чарасын күрер. Әмма хәзергесе бик тә хәерсез— адәмнең үз әхлакый ш законы якадан эләктерде. Икенең берсе — я вәгъдә бозасың да район- х га чабасың, яки исә Чернышка дары илтә китәсең. Аннары инде чана- п да яткан карт бүре якадан күңелгә кайтып ырлый башламас димә. * Районга китсәң, кайда сагалап ятуларын белмәссең, ә эшнең ничек » бетәсе аермачык — запаста бер генә кешене (гәрчә ул Тата булса да) теге дөньяга җибәрерлек дары бар аларда. Юкка гына кыю сөйләштемени малай актыгы. Кемгә булса да әйтсәң? Авылда малай-шалай, хатын-кыз. Кызык итеп берберсенә пышылдаша торгач, ике-өч сәгатьтә ул сүз, саескан шикелле, авылдан авылга сәяхәт итәчәк. Аннан мылтыклы егет (ул булмаса, әзмәвер кебек бүтән кеше!) алдыңа килер дә чытар. Анысын егет каты карганып әйтте. Сүзен үтәр. Төрмәгә кереп ятасы килмәсә. Чернышка дары илтә китсәң? Бусы, әлбәттә, бернинди ант, вәгъдә белән беркетелмәгән. Үпкәсеннән эләктергән тимер бармаклар җибәрмәгәнгә, Тата сугышта булмаган, присяга дигәннәрен бирмәгән. Шулай да илгә, законга, халыкка хыянәт инде бу. Җинаятькә тоташкан хыянәт. Әгәр яшереп калса, халыкка, вөҗданга хилаф эш була монысы. Көчле кеше алай эшли алмаячак. Әлбәттә, эшли алмаячак. Хәбәр итәчәк— җай чыккач та. Ләкин менә җай... Ничек чыгар. Мылтык тоткан кеше кайчан каршыга чыгып басар? Арттан килеп юлны бастылар да түгелме? Тфү, үләт ялаган, чанада бүре тартыша Әллә җан бирергә чамалый инде хәоис — чалган мал төсле чәбәләнә. Юк, җан бирергә ниятләнми. «Ычкынып чабарга вакыт» дигән уй башына килгәндер. Нигә дисәң, күзләре мут карый башлаган. Үләргә исәбе юк мәлгуньнең. Эт җан икән бүре дә — шул хәтле тукмалуга һәм... Әле генә игътибар итте Тата — күпме кан аккан. Аклы-каралы язгы карда кан таплары чуарланып калган. Канлы сукмакны тагын озынайта төшеп, ары атлый Көчле кеше. Көчле кешене сораулар хәлсезләндерә. Ишек төбендә борын тартып торган юаш малай... Йомшак күңелле, кыюсыз малай... Нишләгән ул? Тагын нишләр? Дарыны юкка гына сорыймы? Җәнлек атаргамы? Җәнлек кенәме? Әгәр үзенә куркыныч була башласа, куркуын һәм ачуын патронга тутырып очырмас дип кем вәгъдә бирә? Әйе, егет каты җинаять алдында, әле үзе үрмәләп менгән Чнлче базыннан да тирән һәм шомлырак упкын каршында тора. Башы әйләнеп киттеме, сөякләрен бүреләр җыячак. Үз-үзенә шундый баз казырга керешкән малай. Саклап калырга кирәк. Ничек итеп сакларга мөмкин дивананы? Акыллымы мөмкин әле, ә дивананы ничек? Үз гомере бәясенә коткарсынмы Тата аны? Дөнья матур. Тормышның хәзергесе алама һәм авыр булса да, инде киләчәк гүзәллеге якында гына. Шуны күрмичә, балаларның башлы-күзле чакларына, матур тормышларына сокланмыйча, балаларның балаларын тез өстенә утыртып сөймичә, ничек китәсең бу дөньядан кайчандыр борын тартып, мышкылдап утырган малайны коткару бәясенә? Җитмәсә, тагын шунысы бик ихтимал: коткара да алмассың, уз гомереңне дә бирерсең. Менә сиңа булыр мәгьнәсезлекнең аръягы. Юк, Татаның яше шактыйга җиткән булса да, андый мәгънәсез әҗәлгә баш бирәчәк түгел ул, бирмәячәк. Ләкин нишли ала? Күпме тырышсаң да, уйның очына чыгармын димә. Авыл. Канлы сукмак шушында тукталыр, ләкин уй... Авыл капкасын узуга, әллә бүре исен, әллә Татаның авыр уйларын һәм афәтле хәлен сизеп, авыл бетереп этләр һауларга кереште. Бүтән чакта капка төбенә чыгып каршылый торган хатыны бүген күренмәде. Балалар да каядыр киткән, ахрысы. Каратал тавында, кардан арынган чирәмдә — «җәй»дә ауныйлардыр. Балалар гел шулай җәйгә ашыга, ә Җиһан? Иренең нинди авыр хәлдә икәнен сизми, мөгаен. Бүрене чанада калдырып, өйгә керде. Ләкин өйдә дә шомлы тынлыктан башка нәрсә юк иде. — Җиһан, Җиһан! Ак өй түреннән ыңгырашкан тавыш ишетелде. — Нишләп чыкмыйсың, ни булды? Шулай дип сорады Тата. Хатынының төнлә хәлдән таеп кайтканын һәм төн буе пошыргаланып чыкканын ул, ничектер, оныткан икән. Хәтеренә төшкәч, тиз генә түргә атылып керсә, Гөлҗиһан түшәктә ята иде. — Хәлең авырмы әллә, сиңайтәм? Җавап урынына хатыны елап җибәрде. Әллә каян сизелеп тора: бөтен тәне ут шикелле, сулышын көчкә ала. Печән артыннан йөреп һәм бүре белән мавыгып, Тата нинди авыр хәлдәге хатынын көнозын ялгыз калдырган. — Уфф... Туңам, салкын. Тагын бер кат юрган яп әле. — Шулаймы? Ярый, тынычлан, сиңайтәм. Салкын тими тормый ул. Менә хәзер баллап чәй эчертәм, мәтрүшкә кайнатам. Хатынын әйбәтләп яткырды, өсләрен рәтләп япты да иң әүвәл самавар куйды, утын кертеп мичкә якты — кара өйнекенә дә, ак өйнекенә дә. Ишегалдына бер чыгуында утардагы малларының куркып чабышуын шәйләде. Урам як койма буенда чанада бәйле яткан бүре һаман селкенә икән — үлем белән тарткалаша, мөгаен. Шул кирәк ләгыйньгә. Ә менә Гөлҗиһан... изге җан — аның ни гөнаһысы бар да, ник аны җәфалый бу дөнья? Татаны күргәч, бүре тынычлангандай булды. Хәлдән тайган, янәсе. «Күп кылдың җинаять, җәзасын күр». Ләкин үз яныннан чак кына ераклашкач та, җинаятьче, ырлый-ырлый, аякларын кыскан тимерне чәйнәргә кереште. Җаны чыкса да, явызлыгы чыкмас, каһәрнең. Дөмегергә исәбе юк күпме каны аккан килеш! Булса да булыр икән! Бүрене алып кайтты кайтуын, әмма, дөресен генә әйткәндә, кая куярга, нишләтергә икәнен белми аучы. Соңыннан, дистәләп ел узганнан соң, анда да балалары аңлаткач кына төшенде: ерткычның тунын район үзәгенә илтергә һәм күпмедер акча алырга тиеш булган икән ул. Кайсы колхоз җирендә тотылган, шул колхоз бер сарык бирергә тиеш булган. Шулай да әйтү кыен, әгәр белгән булса да, бүре тиресе ♦ сатып акча сорап йөрер идеме икән ул? Бу эшне акча өчен эшләдег менм Тата? Юк, юк, һич тә акча өчен түгел, бүтәнчә булдыра алма- - ганга, атны жәлләп, исән терлекләрне саклау теләге белән һәм шул ук £ вакытта, ниндидер җилкенүгә охшашлы бер хис кушуы буенча эшләде. = Көчле белән күзгә-күз көрәшү әллә нинди куркыныч ләззәт бит ул. з Моны бары тик аучы, аның да сирәге, Тата булганы гына тоя һәм “ аңлый торгандыр. Бүре тоту күңелне иркәли, ә төлке тоту — рәнҗетә, i Үз гомерендә бер генә төлке тотты Тата һәм анысын да үтермәде. 2 — Ничек? Тукта әле, тукта, бая мылтык тотып юл баскан малай да «а бар иде түгелме соң төлке тоткан чакта? Нәкъ шул малай, шаян, җор f малай — әле аягының да исән чагы иде. Черныш сыерлары туплавын- 2 да, кечкенә буа тирәсендә уйнап йөргән җиреннән, Татаның кулбашын- ф да мылтык, кулында көрәк барын — җәнлек тотарга баруын белгәч, а уйлап та тормыйча иярде дә китте. Төлкенең кайчан, кай тирәләрдә йөргәнен, яшәү рәвешен Тата ~ яхшы белә иде, ул ялгышмады. Чикләвек куаклары бетүгә, төлке < чокырның аргы башыннан чабып та чыкты. Ләкин көтелгәннән тизрәк 13 качты. Мылтыкны җилкәдән алырга да өлгереп булмады. Әмма шулай = хәерлерәк иде, чөнки малайның сөенүен күрсәң! Этне өстерә-өстөрә, ® төлке артыннан чабарга кереште. Татаны бер басу арасы ераклыгын- >• да калдырып киттеләр һәм ахырда (әгәр күзгә чалынуы дөрес булса) п нигәдер туктадылар. Бер тирәдә әйләнгәләп йөрделәр-йөрделәр дә күздән югалдылар. Тата шул тирәгә барып җиткәч кенә төшенде төлке җир тишегенә кереп киткән, ә маэмай белән малай, яңадан чыкмасмы дип, аны сагалап куак төбендә яталар иде. Чыгарырсың! — Качтымы? — дип, малайның башыннан сыйпады Тата. — Менә, Тата абый, шушы тишеккә керде, — диде малай сулышын көчкә тыеп. — Нишлибез инде, ә? — Нишлибез дип... чыгар әле, җир астында мәңге ятмас. — Көтәбезме? — Көтәбез. — Ә ул кайчан чыга? — Кыш җиткәнче чыга да чыга инде. — - Шуңынчы саклыйбызмы? — Сакламыйни. Кая ашыгасын? Ят та ят. — Ашыйсы килә бит, Тата абый. — Төлкенең дә тамагы синекеннән ким ачыкмый ул. — Алайса, тиз чыга. — Көтеп карыйк соң. Әлбәттә, оясы өстендә кешеләр йөргәндә төлкенең үлсә дә чыкмасын аучы белә. Хәл алыр өчен генә шаяртты ул малайны. Бераз сулышы тынычлангач, көрәкне малайга тоттырды һәм чиратлап казырга керештеләр. Октябрь башлары, көзге көннең холкы билгеле. Кинәт кенә килде дә яңгыр коярга кереште. Тата: — Әллә кайтыйкмы, иртәгә яңадан килербез,—дисә дә, малай күнмәде: — Что син, Тата абый, ярыймыни шулай?! —диде хәтта бераз рәнҗеп. — Иртәгә бу чокырга якын да килми ул. Тирдән һәм яңгырдан манма суга батса да. бертуктаусыз казылы малай. Хәтта, пичектер, бераз кызганыч та сыман тоелды. Ләкин кеч кенәрәк соры күзләрнең очкынланып януын күргәч, кызгануны со клану, ярату хисе җиңде. Үзсүзле, нык холыклы малай икән, болай гына басынкы күренә, һәм... Шул мәлне төлке ырлавы ишетелгәч, малай? эче катып көләргә кереште. — Төлкенең өенә барып җиттек бит, җиттек! — Шулай бугай шул, балакай. Тик шаулама, бераз тыңлап карыйк. Тцңласалар, искиткеч хәл: казылган җирдән шактый еракта, җир астында ырлашкан, сугышкан тавышлар ишетелде. Төлкеләр, димәк, берәү генә түгел. Тавыш килгән урыннан чамаласаң, яннарына барып җитәр өчен тагын бер көн казырга кирәк. — Бүгенгә булмады, улым, әйдә, иртәгә килербез. — Мин кайтмыйм. —•' Төн буе шушында утырырсыңмы? — Утырмыйча! Менә сиңа! — Иртәгә иртүк килербез. — Кайтасың бик килсә, син кайт, Тата абый. Хәл тсатлауланды. Бүтән чара тапмыйча булмас. Әйе, оя казу бердәнбер ысул түгел бит. — Синдә шырпы юкмы, балам? Малай Татага шырпы сузды. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, чыбык-чабык җыярга кереште, ике-өч кабат барып, коры салам китерде. Тата исә саламны бераз читкәрәк, икенче өн өстенә өйде дә ут төртте. Чыгып чапмасын дип, казылган тишек янында малайны калдырды. Ут ныклап үрләгәч кенә аның янына килде. — Ни рәвешле эләктерербез икән, бияләй юк бит?! — Эт тотар әле. Малай шул сүзне әйтеп тә бетерде, чокыр эченнән әллә нинди кара бер җәнлек чыгып та чапты. — Өсс, Пальма! — Әлбәттә, җәнлек артыннан эт тә атылды. Шул минутта... ярый әле күреп калдылар: төлке дә ыргылмакчы иде, малай аннан алдарак өлгереп, төлкенең өстенә капланды. Җәнлек ырлый, тешли, малай ухылдый, ләкин ычкындырмый. Шул арада Тата фуфайкасын салып төлкегә каплады да тиз генә аны күтәреп алды. Малай аның тирәсендә бөтерчектән дә тизрәк бөтерелә: битләре кап- кара, кулларыннан кан ага, ә үзе көлә, күзләре, соргылт-яшел күзләре, бәхетле күзләре, әйтерсең очкын чәчә. Ялкындай җитез хәрәкәтләр белән малай озын бил каешын (мөгаен, атасыннан калган) кай арада ычкындырган да кай арада төен ясап, Тата кулындагы пинжәккә, юк, пинжәк эчендәге төлкегә үрелә. Икәүләп күпмедер азаплангач, төлкегә менә дигән шәп борынчак әзер дә иде инде. — Молодец, балакай, әтиеңә охшагансың икән, кеше чыга икән болай булгач синнән, шәп кеше чыга! Малайның күзләреннән яшел сөенеч сирпелә иде. Әйе, бу аның ялангач куллар белән төлке тоткан көне, гомер буе онытылмас бәхете булгандыр. Үсә төшкәч, нәкъ төлке кебек җир тишегенә кереп качар да үзен шулай чокып һәм төтен белән тончыктырып чыгарырга туры килер дип ул чакта кем уйлаган! Ул чакта Тата абыйсы малайның үзеннән һич тә ким әсәрләнмәгәндер. Бәләкәй баланы кочаклагандай кочаклап, җәнлекне (җәнлекнең дә ниндиен— әкиятләрдә атаклысын, хәйләкәрен һәм иң чибәрен!) күтәреп кайт әле син! Шатлыктанмы, аска таба рәтләп карый алмагангамы, абына-сөрте- нә уздылар басуны. Тауга җиткәч, карама төбендә бераз ял иттеләр. Телдән бигрәк, күзләр аңлата иде бөтен сөенечне. Малайның бәхетле күзләре, яшел ут очкыннары күңелгә мәңге ялкынланыр өчен керделәр бугай. Чакрымнарга сузылган уҗым басуын узгач, саргайган чирәмле җирдән тау төшкәч һәм Черныш юлына чыккач, яраткан этен кочаклагандай, төлкене кочаклап тоткан малЗйга Тата карап торды-торды да, аның моннан да матур чаклары әллә булыр, әллә юк дигән уйга ф килеп, уртак төлкене бүлешмәскә, малайга бүләк итәргә булды. Шулай ч да, сынамак өчен, болай дип сүз кушты: £ — Кулың талгандыр, бир инде хәзер үземә. & — Юк, юк, мин сине өенә хәтле озатам. х Аңлашылды. з Малайның аркасыннан яратып какты аучы. — Ярый, улым,төлке — синеке. £ — Чынлапмы? 2 — Менә инде, чынлапбулмыйча. Икенче юлы миңа тотарбыз. м Малай күзләреннән көләч очкыннар бу мәлдә бермә-бер артык чә- * челде. Кешене, бигрәк тә гөнаһсыз сабыйны, бигрәк тә шатлык сирәк ® була торган елларда сөендерә алу үзе бер бәхет иде бит. Олы кеше малайдан да бәхетлерәк түгел идеме икән әле? Кешене сөендерә алу _ дөньяда иң олы һәм изге хис. Ул үз бәхетеннән чамасыз канәгатьлек “ белән малайны, аннары төлкене тагын бер кабат сыйпады да: х — Яры{), улым, алып кит өеңә,— диде һәм үз юлы белән атлады. « Малай башта, үз бәхетенә үзе ышанмыйча, хәтта кузгала алмыйча о торды. Аннары кыюсыз гына, әкрен генә атлап китте, шуннан соң инде 1 'Гатаның шаяртмавына тәмам төшенгәч, син күр дә мин күр — йөгерде о генә. * Хәзер шунысы бераз үкендерә: ник сорамады икән соңрак, нишләт- п те икән малай төлкене? Үтердеме, бәйләп булса да сакладымы, күтәреп киткәндәге кебек үк яраттымы икән? Шик интектерә хәзер: үтермәдеме икән? Үз куллары белән? Кыйнап? Малайның мылтыгы юк иде ул чакта .. Әллә ниләр күз алдына килә — теп-тере төлкене буып үтергәндер һәм тиресен тыныч кына тунап саткандыр төсле... Бәлки болай ук уйлап Тата үзенә гөнаһ арттыра торгандыр, әмма әйләнә дә килә, әйләнә дә килә бәйләнчек уйлар. Ник кызыксынмады, ник сорамады икән шул чакта?! Ник хәзер мылтык тотып юл баскан чагында сорарга башына килмәде? Мөгаен, үтергәндер, мөгаен, теп- тере, кып-кызыл шул чибәр төлкене, үзенең яраткан төлкесен, кечкенә куллары белән буып үтергәндер... Ул чакта аучы кеше үзенең сөекле хатыны янына кош тоткандай канатланып кайтты. — Төлке тоттым бит, сиңайтәм. — Әйбәт булган. Кайда соң төлкең? — Гөлҗиһанның зур һәм матур күзләреннән нәкъ баягы малайныкы төсле очкыннар сирпелде. Иргә ничектер уңайсыз булып китте. — Кайда дип, ни... Теге Петруха малае ияргән иде — шуңа биреп җибәрдем. — Ә-ә... Миңа да күрсәтсәң, әйбәтрәк буласы икән. Дөрес сүзгә җавап юк. Берәүне шатландыру икенче кеше бәхетем киметүгә охшады. Җайсызрак килеп чыкты, каһәр, бөтен нәрсәне дә ахырына чаклы уйлап бетерү мөмкин түгел икән. Ярый әле, карчык шәп — якага кирәк иде бит дип тирги башласа һәм якадан алса, нишләтер идең. Берәүнең хатыны булса... Акыллы, дәгъвасыз, сугылып- бәрелми — табигате белән үк әдәпле хатын. Аслы һи, нәсле һи — затлы ырудан шул, затлы. Ни генә дисәң дә, кан белән үкбирелә әдәп. Чулак Албак дигән аучының әнә балалары да аучы. Чулак дип, аны сугышка алмадылар, ә монда шул.кулы мылтыктан һич аерылмый — штатный аучы. План дигәннәрен бирәләр, шуңа күрә башкалар тотканны да үзенә сорап ала. Ул чакта да: «Әй, әрәм итеп, төлкене әллә нинди малайга биргәнсең!» дип рәнҗегән иде. «Сиңа бирүдән ни файда, син ул малай кебек шатлана белмисен, акча гына каерасың бит!» дигәч, рәнҗемәгән шикелле иде. Сиздермәгән генә, ахрысы. Нигә дисәң, менә хәзер, бүре тикле бүре тотып кайтса һәм хәбәр җибәрсә дә, килми Албак чулак — ялындыра, мәгънәсез. Җир кануны, гаделлек сүзе: капкын Албәкныкы булгач, ярты бүре — аныкы. Мәгәр Тата ваклана торган кеше түгел — алсын чулак бөтенләе белән/Ә ерткыч исә койма буенда ике көн шыңшып, бөтеи авышның барлы-юклы терлеген һәм этләрен акылдан диярлек яздыргач кына җан бирде. Ләкин Албак күренмәде. Өенә-хет үзең илт. Анысын да эшләр иде, иренмәс һәм горурлык та сакламас иде, әмма Петруха малае моны авыл Советына үзе хакында хәбәр итәргә бару дип уйламасмы? Соңгы патронын кайчандыр яраткан Тата абыйсына сәлам итеп җибәрмәс дип ышану мөмкинме? Мәгънәсез эшләнгән эшне Тата гомер буе яратмады. Мәгънәсез кешеләрне тозсыз дип мыскыллады. Шул рәвешле - бер көн көтте Албакны, ике көн. Ә өченче көнне... Албак килсә дә, фәлән сум акча бирсәң, хатыныңа фәлән төрле дару табарга була дип, нидер сөйләсә дә, Тата аны күрмәде дә, ишетмәде дә. «Дөмек бүрең белән» дип әйткәндәй генә тоелды. ...Тата бакчасы турына җиткәч, Үләмә кырт борыла. Шунда, эз алмаштырган куян кебек, Үләмә кырт борылган җирдә, ике кеше бер юлы кочакласа да кул җитмәс юан, кайбер кошлар да бик тырышып кына күтәрелә алган биек куш өянке шаулап утыра. Җилле, давыллы көннәрне әйткән кая, бүтән агачлар яфрак селкенүнең нәрсә икәнен оныткан тымызык көннәрдә дә жуылдап нәрсәдер сөйли бу өянкеләр. Алар — Таганың күңеле төсле... Аларда Тата якын һәм ерак бабаларының мәңгелек сулышын тоя. Теләсә кайчан тыңласаң да әллә нинди тирән мәгънәләр аңлатып шаулый шул өянкеләр — үткәннәрдән васыятьләр, теләкләр, риваятьләр, хатирәләр — барысы да, барысы да бар сыман шул өянкеләр шавында. Алар — Татаның гомере буена изге дип исәпләгән өянкеләре — тере һәйкәлләр. Өянкеләр белән бергә, Тата кайбер кешеләрне хәтерли: алар, 1921 елда ачлыктан качып, үз ояларын калдырып. Себер яисә Ташкент якларына киттеләр дә кире кайтмадылар. Тата кайтты — үлсәм дә шушы җирдә, өянкеләрем янында туфрак булсын гәүдәм, диде. Кайберәүләр Донбасс якларына китеп төпләнделәр. Тата да барды, күмер базларында тимер кәйлә белән ташлар актарды. Ләкин чак кына хәле авырайса, гәүдәм читтә күмелеп калмасын дип, туган туфрагына җилкенде һәм кайткан саен туган җир үләннәре белән бергә тернәкләнә торды. Татаның нәсел-нәсәбе кайчандыр Иделнең нәкъ яр буенда Шелан- гада гомер иткән һәм ерак яулар, су юлына үзләре урнашып, аларны эчкәре кугач, менә шушында төпләнгән. Социалистик революция җиңгәч һәм халыклар арасындагы дошманлык тар-мар ителгәч, тарихи гаделлекне яңарту, иске җәрәхәтләрне төзәтү кебек изге максат белән мондагы халыкка яңадан Идел буена күчәргә рөхсәт бирелсә дә, Тата ул иректән файдаланмый: «Өянкеләремне хәзер инде алыштыра алмый Идел имәннәре», — дип кенә куя. «Үз күзем белән күргән нәселем — бабам, атам, әниләрем, туганнарым шушында — шушы өянкеләрне тыңлап яшәгәннәр, аларны ничек ташлап китим? Алар күчә аламыни? Әгәр күчә калса да, истәлекләре шушында калачак бит—аларны ничек ташлап к^тим». Ф Үләмәнең иң тирән җире — кешенең муеныннан, киңлеге — буасыз _ җирдә алты-җиде метр. Ә яз җиттеме, каян чыга торгандыр, һич _ арттырмый әйткәндә дә, үз өстендә өй хәтле бозларны йомычкадай £ уйната, чөя. Уйната-уйната аларны Зөя суларына алып ыргыта. Ә бер _ көнне салмак кына килгән шәпкә боз өянкеләргә килеп орылды да яр = өстенә, бакча б^ена атылып чыкты — комда калган кораб кебек... сәбәп- * че — өянкеләр, өянкеләр... Бакчага боз килеп туктаган көнне Җиһан, тәнем әзрәк җылынмас- 5 мы дип, мунча ягасы итте. Тата исә: «Болай булгач хәлең әйбәтләнде», дип, мунчага утынны сөенә-сөенә кисеп үзе китерде. Суны Җиһан ташыды. Әмма сукранганы бик хәтердә: — Сукмак буена әллә нинди боз утырган, суык өрә, яныннан узар хәл юк... Күзләренең зәңгәр ялкыны кими, сүрелә төшкән кебек иде. Шуңа күрә Тата апа өйгә кайтырга кушты һәм мунчаны үзе томалады. Җиһанның бик тә хәле киткәнгә, Тата аны мунча керергә күтәреп кенә алып барды. Ындыр сукмагыннан атлаганда, кулдагы килеш сөйләнә килде Җиһан: — Бакчада ямьсез боз... Зәхмәтледер ул, югыйсә, хәдем болай ук начар түгел иде. Үкенечкә каршы. Тата ул чакта бу сүзләргә әллә ни әһәмият итмәде шул. Чирле кеше ни сөйләмәс дип кенә уйлады. Ләүкәгә яткырып каен миллск белән әйбәтләп чапкач: — Ничек, сиңайтәм, җылындыңмы? — дигән сорауга: — Юк, юк, тәнемдә боз,— дигән җавап ишетте.— Әйдә, тизрәк өйгә кайтыйк. Зәхмәтле боз... Сиңайтәм, тизрәк ваткалап ташла шуны. Өрә бит салкынын, өрә генә. - Өйгә кайтканда да, кайткач та гел шушы сүзләрен кабатлады. Ишек ачар хәл юк, зарланырга керешә: . — Зинһар өчен ачмагыз ишекне, салкын бит, ябыгыз, ишектән теге боз зәхмәте керә, —ди. t Төн буе саташып, сөйләнеп чыкты. Иртән матур булып, яктырып кояш чыкса да, гөрләвекләр акса да. тавыклар кытакласа да, казлар каңгылдашса да, яз шатлыгы, кояш җылысы Җиһанга тәэсир итмәде. — Уфф, боз, туңам, өшим, боз... Ә үзенең бөтен тәне һаман уттай яна иде. Кичке караңгылык белән бергә мыштым гына Полина түтәй килеп кергәч исә, 'Гатаның үз тәне дә чымырдап, өшеп куйды. Кайчан гына җир җимертеп дигәндәй йөргән хатын хәзер кичке көн төсле чырайсыз, шәүлә төсле генә калган, хәтта кайгысыннан хәлсезләнеп, пышыл tan кына сөйләшә. Яман сүзләр болай да авыру Җиһанны борчымасын дн бугай. Кара якка чыккач та хәтсез вакыт сөйләшә алмын тордылар. — Аптырагач, үзем килдем инде... ул көтә Карчык күз яшьләрен сөртеп алды. — Утыр, Полина түтәй, утыр, елап нәрсә кыласың? — Нишләргә дә белмим, харап була бит балам Тата үзе дә нинди дә булса киңәш бирерлек хәлдә түгел, ул үзе дә борчыла, хәтта каушый Нигә дисәң, шушы минутларда, ничектер, берничә кешенең ятышы берьюлы хәл ителер төсле. Әйтерсең аны Тага үзе хәл кыла — бөтенесе хәзер аның нәрсә әйтеренә һәм ни эшләвенә бәйле. 4 «к. У.» А* 5 ӘХСӘН Б А Я НОВ ф ТӨЛКЕ 49 һәм ул, үзе дә сизмәстән, көндез җавап таба алмаган соравын Полина түтәйгә җиткерде. — Синең хәтереңдә юкмы—мин синен малаеңа бәләкәй чагында Атка иярсез-нисез генә (каян аласың бу елларда ияр) атланып «китте. Караныбрак барса да, андый-мондый шомлы шәүлә күрелмәде £ һәм ул район үзәгенә исән-сау гына, гадәттәгедән иртәрәк барып җитте, £ Милиция идарәсенә сугылыргамы дип тә уйлаган иде, ләкин берәрсе = күреп, Петруха малаена әләкләмәсен, бәладән башаяк дип, туп-туры 3 райкомга килде. * Райкомның беренче секретаре Иван Дмитриевич Чаган — базык һәм > нык гәүдәле, кырыс кыяфәтле кеше. Татаны күргәч, ул да ничектер ° йомшара, елмаеп сөйләшә һәм ничектер үз итә шикелле. Кешеләр ара- ш сында ул аны барлы-юклы уңышлары өчен дә мактый, үрнәк итеп күр- * сәтә, ә тиргәргә кирәк булганда, җыелышлардан соң калдырып, кызга- Ф нып кына тирги. Ник болай якын итә торгандыр—аңлап бетерми Тата. Кечкенә колхоз председателе булуын, озакламый бүтән колхозга * берләшәчәген истә тота бугай. Ничек кенә булмасын, Тата секретарь- ® ны үзе дә хөрмәт итә, бүтән районда секретарь булып эшләгән туган х энеседәй күреп ярата һәм гөнаһ тоелган гаепләрен дә яшерми, өрекми °= сөйләшә. » 1 Секретарь тагын аягүрә басып каршылады. — Ә, хөрмәтле Тата! Әйдә, түргә үз. Нишләп әле иртәләдең болай? « — Хатын авырый,— диде председатель, кинәт тыны бетеп. Ә үзе бө- £ тенләй башка нәрсә әйтмәкче иде. л» — Хатын? Нәрсә булды? — Ут кебек яна — сулышын көчкә ала. — Врач ни карый? — Ник пылау ашамый ул халык дип әйтте ди Бохар әмире, халык ачыкканны ишеткәч. Сүзләрнең мәгънәсенә төшенмәсә дә, кабатлап сорамыйча, секретарь телефон трубкасын күтәрде һәм, больницаны сорап, тиз арада Җәмәкигә врач җибәрергә кушты. — Үзең кайтуга хатынын терелгән булыр Тагын нәрсә бар? — Күнелдә тагын нидер барлыгын әллә күреп торамы бу? — Бар шул, Дмитрыч, бар.— Тата шулай диде дә Чилче чокырында буЛган хәлне сөйләп бирде. Секретарь тагын телефон аша гына милиция начальнигына хәбәр итте һәм тегене тиргәргә кереште: — Оят, иптәш Биктимеров, оят!.. Борын тишегегездә уголовниклар оясы... Ә сез әллә кем булган булып, шул борынны күккә чөеп йөр- мәкче. Дәрәҗәң төште, бөтенләй төште, иптәш Биктимеров. Чара! Чара күрмәгез сез—җинаятьчене тотып кайтыгыз. Менә монда бик шәп бер кеше утыра — өч дүрт көн элек кенә азау ярган карт бүрене үз кулы белән тотып, шушы баткак юлда өстерәп алып кайткан. Булдымы? Моннан да шәп үрнәк каян табасың? Тоткач та мина хәбәр итегез. Хәерле юл... • Эшнең уңышлы хәл ителәчәген алдан ук белгән төсле, секретарь Татага елмаеп карады Тата үзе дә җилкәсеннән тау төшкәндәй җиңеләеп китте. Хәтта бакча буенда калган, Җиһан каргап яткан боз тавы да онытылды. Менә бит. ә, ничек җиңел генә хәл ителде —ничә квн интектергән уйлар күпмедер минут эчендә секретарь өргән тәмәке төтенедәй очып таралды. Райком секретаре, милиция, врачлар дөньяда булган өчен тәкъдиргә һәм илгә чын күңелдән рәхмәт укып, хәтта сулышының да иркенәюен, әле күптән түгел генә күкрәккә баткан тимер бармакларның ычкынуын тоеп, бик тә бәләкәй колхоз председателе икәнен онытып, башкаларга тиң рәвештә көлә-көлә сөйләшә башлады. Киңәшмәдә үз колхозына куелган бурычларны, сугыштан соңгы бу икенче язда җир сөреп чәчү кебек олы һәм авыр йөкне җилкәсенә салсалар да, зарланмый гына күтәрел алды һәм хатынын терелгән кыяфәттә, Петруха малаен милиция машинасында утырган итеп күз алдына китерә-китерә, юл буе елмаеп кайтты. Юл пычрак булганга, атын ашыктырмады — үз көенә генә атлатты. Әмма җиңел генә куелган бурыч алай ук җиңел үтәлмәгән иде. Терелеп капка төбенә чыгып каршылавы да ихтимал дип фараз ителгән хатыны капка төбендә түгел, ишек төбендә дә күренмәде. Ак өй ишеген нигәдер каушый-каушый ачса, врач һәм сестраның хәрәкәтсез басып торуыннан тагын эчтә ниндидер салкынлык жуылдап куйды. Күзгә күренми торган тимер кул тагын бармакларын күкрәккә батырды, пычрак боз тавы җанга үзенең үлем төсле өшеткеч сулышын ажгырып өргәндәй тоелды. Хатыны — сөекле Җиһаны хәрәкәтсез иде... Бакча янындагы боз тавы... Менә кем өчен килгән ул! Кешенең иң олы дошманы — салкынлык... Шул алып китте Гөлҗиһанны. . астыртын гына. Бәлки бөтенесен билгесезлек йоткан булыр иде, Җиһанның ничек җан бирүе табышмак булып калыр иде. Ләкин ана билгесезлеккә китмәде — караватта үз янында мәче шикелле генә яткан биш яшьлек кызчыгының капкара зур күзләренә күчеп, еллар буйлата сәяхәткә китте. Әтисе баланың шул чактагы кыяфәтен күз алдына китерергә тырыша. Кыз бала — сынарга торган коры үлән сабагы, ләкин эчендә җаны бар. Сындырып кара — чыелдап кычкыруыннан бөтен авыл колагын каплар. Тавышыннан бигрәк, күзләре кычкырыр. Инде дә! Бәләкәй һәм нечкә генә Курайга каян килгән шундый зур кара күзләр? Аяклы-куллы кыз түгел, аяклы-куллы күзләр йөри дисәң, дөресрәктер. Кыш булса, олы киез катадан һәм ак йон шәл ябынган килеш шул тавыш, шул күзләр карга чума-чума авыл бетереп йөрер — өй артында әтисе өеп биргән тауга ризалашмыйча, әллә кайдагы Каратал тавына китәр һәм караңгы капканда гына чанасын өстерәп кайтыр да, әнисе ашаргаэчәргә биргәнче, өстен чишенеп яки чишенгәнче үк сәкегә ятып кына торган җиреннән йоклап та китәр. Аннан соң ңнде уятып кара син аны! Җәй дисәң, чыпчык шикелле, кая карасаң да ул пырылдап очар, кая барсаң, ул чыркылдап каршылар. Кайчан чемченеп җим чүпләгәнен белмәссең — өстәл янында тыныч кына утырып торганын күрмәссең. Бәйрәм көннәрендә, тәмле ризык пешкәч кенә, бар кешедән күбрәк итеп ул сорар. Җәйге челләдә ул, комда кызынган төслерәк, ялан аяк йөри. Ураза бәйрәме. Әнисе Җиһан мич авызыннан алып кына кайнар пәрәмәч ташый. Табында— әтисе һәм сукадан әле генә кайткан унөч яшьлек абыйсы. Билгеле, сукачының ашау дәрте пәрәмәчнең үзеннән дә кайнаррак— әнисе китереп өлгерә алмый, сыпырта гына. Аңа булган шундый аерым хөрмәтне аяклы күзләр бик җәһәт күреп ала һәм утырган җирендә бөтерчектәй бөтерелә, үзенә дә шундый игътибар-хөрмәт сорый: — Ник аңа күп, миңа нишләп аз! Ник аңа гел дә гел, миңа бер дә юк. Миңа да күп кирәк, миңа да! Тавыштан туйгандырмы, үз дәрәҗәсенә тел тидергәнгә «абыныпмы, абыйсы үз тәлинкәсенә әле генә салынган кайнар пәрәмәчләрне сеңеле- сенә атып та бәрә: — Мә, сипа булсын, ал! — Ай, ай-й-ай!.. Бала чырылдап та җибәрә, күкрәген уа уа идәнгә егыла, бөтерелә- бөтерелә ауный. Ачыргалануы колакны яра. Аның исән , калмаячагы беркемдә дә шик тудырмый шикелле. Абыйсы үзе дә каккан баганадай катты — күм-күк төскә керде, бичара. Әнисе телдән язды. Ярый әле * әтисе югалып калмады — баланы кулга алды да юатырга кереште. с — Бетте, бетте... Әй, минем кызымны... Минем кызым елак түгел ул, « минем кыз бит ул. Кайнар пәрәмәчтән үзе кайнаррак бит ул — бар дип £ тә белми ул аны. Хәзер без аңа күп итеп пәрәмәч бирәбез. Әнә бит, зур = үскән ул, еламый ул. Елаган кешеләрдән көлә генә ул минем кызым. § Әйе, шул, көлә. Шулай бит, кызым, көләсең бит елак-мылаклардан? ж — Көлмим!—дип җикерде бала каршы әйтер өчен генә. Ләкин елаудан туктады һәм аскы иренен кабартып, абыйсын үчек- 5 ләргә тотынды: — Мырау, мырау песи! “ Әйбәт кенә, тыныч кына торган җирдән көтмәгәндә һөҗүм итү га- ® дәте булганга күрә, әтисе атна-ун көн элек: «Безнең малай песи ыру- *" ымнандыр ул!»—дип куйган иде. Кыз, бөтенләй ишетмәгәндәй, курчак- * лары белән булашса да, колагына салып куйган бит әнә. Менә син “ сөйлә инде, бала ишетми, аңламый, дип. = — Мырау, мырау песи. Карасалар, баланың тәнендә, күкрәк турысында, борчак хәтле куык £ барлыкка килгән икән. Хәзер инде, буй үскәч тә, декольте кия алмыйм _ дип, абыйсын җай килгән саен тирги... п Әнисенең вафатын үз күзе белән күргән бердәнбер кеше —шул J бала. Үпкәсе шешүнең нәрсәдән икәнен белсәләр дә. авыруы йогышлы булмагае дип, балаларын ана үз бүлмәсенә кертми. Олыраклары тыңлый, ә менә төпчек кыз барыбер үзенекен итә — мәче баласы кебек мыштым гына керә дә, әнисенең аяк очына, юрган астына поса. Әнисе барлык көчен сарыфлап үгетләргә, куркытырга тырышса да — файда сыз... Сүз көрәштермәс өчен, йоклаганга сабыша да куя. Соңгы кабат әнисе хәтта үгетләп тә тормалы... Әнисенең авыр сулышын тыңлап ятканда, бермәлне шыгырдап капка ачылганга, әти кайтмадымы дип караса, анда ниндидер мылтыклы абый күренде. Ул кешенең күзләре үк шашкан кешенеке төсле иде. Куркуыннан бала тиз генә тагын әнисенең аяк очына үрмәләде һәм юрган астына чумды. Өйдә бүтән кеше юк иде. Ят кешенең ишекләрне кинәт ачуыннан һәм шакылдатып ябуыннан хәерле нәрсә көтелмәгәнгә, бер генә күзен ачып, тын алырга да куркып, бала селкенми дә ятты. Менә түр ишекне дә җимерердәй ачып яптылар. Мылтыклы абый, пычрак һәм иске итекләре белән лаплоп басып, карават янына, ана каршына үтте дә акырып җибәрде: — Кайда Тата абый, кая качты? Хаста бер секундта баш калкытырга, нәрсәнедер аңларга тырышып азапланса, икенче секундта үзәк өзгеч тавыш белән: — Ай!..— дип кенә әйтә алды. Бөтен булганы шул. Аннары инде ана бөтенләй селкенмәс булды. Мылтыклы кеше үзе дә гаҗәпләнеп, бер-ике минут шашкан күзләрен анага терәрдәй карап торгач, атылган ядрә тизлеге белән чыгып та чапты. Аяк тавышлары, итек шапылдауларына караганда, ни өчендер абзар-кураларга кереп чыкты һәм, үзенә кирәкле кешене таба алмыйча, пигәдер бакча ягына йөгерде. Аяк тавышлары тынып күп тә үтмәде, тагын берничә абый капкадан, аннары ишектән баягы мылтыклы абый кебек ашыгып керделәр дә. баланың үзен күрмичә, аның хәрәкәтсез анасына гына бераз карап тордылар, һәм алар да башта абзар-кура тирәсендә әйләнгәч, тагын бакча ягына чаптылар. Озакламый, шул яклап ике-өч тапкыр мылтык шартлаганы ишетелде. Бала, һични аңламыйча, куркудан әнисенең кинәт катыланып калган аякларын кочып ятты һәм соңыннан тыныч, кына йоклап китте. Күпме яткандыр, анысын ул хәтерләми. Уянып күзләрен ачса, әнисе каршында ягымлы гына ике апа басып тора иде. Алар, әлбәттә, баланы күрделәр һәм берсе, олырак яшьтәгесе, аны күтәреп алды, нигәдер кочып сөйде, нигәдер тынычландырырга тырышты. Ә чынлыкта бала болай да тыныч иде. Апаның кулыннан үз теләге белән төшеп, янә әнисе янына менеп ятты. — И бала, бала, берни аңламый шул, — дип кенә куйды нигәдер гаҗәпләнгән апа. Юк, бала бөтенесен аңлый: әнисенә нәрсәдер булганын, ниндидер шомлы үзгәреш барын тоя, ләкин кабул гына итми, ышанмый һәм тынычлыгы, еламавы да бары шуннан гына иде. Озакламый әтисе кайтып керде. Әтисе кулына бала үзе сорап менде. Аны тоткан килеш, ата күпмедер вакыт хәрәкәтсез торды-торды да баланы күршеләргә чыгарды: — Әниегезне юган арада син көйсезләнми генә шушында тор, яме? Акыллы бит син. — Әнине ник юасыз? Ул чиста бит. — Чиста шул, тагын да чистарак булсын дип. Үзем кереп алганчы беркая да китмә, яме! — Я. Әтисе ул көнне кызын нигәдер тиз генә кереп алмады. Кыз шомланып тагын үзе чыкты һәм гадәтләнгән урынына менеп ятмакчы иде, анда юрганястык юк—караватны урта бер җиргә күчергәннәр дә әнисен шунда салганнар... Баланы кемдер берәү, бөтенләй чит кеше, яңадан күршеләргә чыгарып йокларга яткыргач кына, ул, чәбәләнүдән туктал, ниндидер бор- чулы йокыга талды. Төнлә уянып, шактый озак караңгылыкка карап ятты, аннары сәбәбен үзе дә белмәстән кычкырып елап җибәрде. Беренче тапкыр аны юатучы булмады. Арыганчы сулкылдады-сулкылдады да тагын борчусыз тирән йокыга талды. Уянган чагында көн яп-якты, кояшлы иде инде. Ишегалдында күренгәч тә аны юындырдылар-ашат- тылар һәм: — Әйдә, әниеңне күреп кал, балакаем,— дип, үз өйләренә алып кереп киттеләр. Бу юлы әнисе элеккеге кебек үк чибәр, ак йөзле иде. Ләкин хәрәкәтсез. Бала аның нигәдер маңгаен тотып карады. Салкын иде. Ләкин кыз еламады һәм шуңа күрә бугай аның барын-югын тиз оныттылар. Олыларның аяк астында тыныч кына чуалып йөрде һәм авыл капкасы» чыкканчы әнисе артыннан иярә барды. Соңыннан апалар һәм барлык кыз-кыркын тукталгач, әллә кеше әйтеп, әллә үзе тоеп, бала да шунда, калды һәм аннары өй артында күрше кызлары белән сикерә-сикерә- сызыклы уйнарга кереште. Гомерлеккә хәтеренә уелып калган бу күренешләрне кызы әтисенә соңыннан, зур үскәч, кабат-кабат сөйли торган булды. Ә мылтык тоткан кешенең кем булуы, ни өчен керүе судта тиз ачыкланды. Чилчедәге бүреләр оясына милиционерлар чабышып барганны каршы тау арасыннан күреп калган егет, эшнең нәрсәдә икәнен абайлап һәм аларга Тата хәбәр иткәнен чамалып, үзе вәгъдә иткәнчә — атып үтерергә дип тиз генә Тата авылына килсә, бәхете —ул өйдә юк. Авыру хатыны гына караватта ята. Авыру хатын иренә атылырга тиешле ядрәләрнең барын- югын белмәсә дә, куркуыннан... Бәлки соңыннан барыбер җан биргә» булыр иде, бәлки врачлар дәвалый башлагач, терелгән дә булыр иде — хәзер әйтүе кыен. Әмма шунысы хак, дөньядан китәргә ашыктыручы — мылтык төзәп каршына баскан кеше... Аны ул Газраил дип. мөгаен, артыннан иярде дә китте. Әйе, мылтык тоткан кеше... ашыктырды, ашыктырды, врачлар сонга калды... Нишләргә тиеш иде Тата мондый чакта? ♦ Дөрес, малайның качып ятканын ул беркемгә дә әйтмәскә ант итте, ч ләкин антында тора алмады. Ант бозу — имансызлык. Ләкин Тата үзен £ иманга хыянәт иткән дип исәпләмәде. Гомер буе вөҗданы сыкранма- •" ды — мөмкин булганча һәм вөҗданы кушканча эшләде ул. Беренчедән, = Петруха малаеның үзе өчен, аны булачак җинаятьләрдән саклау-кот- з кару өчен шулай эшләү фарыз иде. Дөрестән дә, м^лай ниндидер’ куркыныч җинаять эшләгән егет коткысына эләккән булып чыкты. Ул, * армия хезмәте исәбенә төзүчелеккә өйрәтә торган ниндидер мәктәптән ° риза булмыйча, чынлап та качып кайткан. Шәһәрдә теләсә кайда бәреш лә-сугыла йөри торгач, төрмәдән качкан бер уголовник йомышчысына £ ■ әверелгән — иясез маэмай төсле ияргән. Әгәр Тата абыйсы, биргән ант- ® ны бозмыйм дип, хәбәр итмәсә, малайны ул җинаятьче егет үзе төсле ф кешегә — ерткычка әверелдермәс идеме? Ике сүз булу мөмкин түгел. Менә сиңа ант, менә сиңа иман. Куып баручы милиционерлардан ул никтер әлеге төсле үк шомлы, = атаклы боз артына качкан — шунда эләккән иде. < Тата гаделлеккә, хаклыкка һәм, ниһаять, туган туфракка телдән « әйтелми торган олы антка тугры булып калды. Ләкин нәрсә хакына... = Хакы адәм ышанмаслык кыйбат булып чыкты. Ул бер кешене жина- ® ятьтән саклап калыр өчен үзенең иң сөекле кешесен — хатынын. Җиһа- * нын бирде... Ә Җиһан, татарча әйткәндә — дөнья! Аның хатыны чынлап та дөнья бәясе кеше иде. Кыйбатрак, кыйбатрак түләтте Петруха дус малае — кайчандыр үзенә биргән төлке өчен рәхмәтен рәхимсезрәк итеп кайтарды. Әлбәттә, аның белән кайчан да "булса күзгә-күз карап сөйләшергә, очрашырга кирәк булачак. Ләкин ничә ел инде туры килгәне юк. Үзенең вөҗданын тынычландыру өчен генә булса да килеп гафу сорамасмы икании юньсез малай? Хөкем вакытында аңардан туп-туры сорадылар: — Армия хезмәтен үтәү йөзеннән җибәрелгән эштән ник качтың? — Авылны сагындым, әнине. Тата аның бу сүзләрен ялгызы калганда еш кабатлый торган булды. Әнине, туган җирне ярату хисе дә җинаятькә әйләнә икән! — Юлдашыңны кайда очраттың? — Казанда. — Үзенең кем икәнен, җинаятьче икәнен әйттеме? — Каян килеп ул җинаятьче булсын? — Белмәгәч, ник иярдең? — Ул үзе дә минем хәлдә иде. Бүтән кем белән дә сөйләшә, сер чишә алмый. Аптырагач, «Пароходта Саратов ягына китик»,—диде... Мин анда бармыйм дигәч, бераз вакытка дип үзе безгә килде. — Кунаккамы? — Шулайрак. — Күпме кунак булдыгыз? — Бер елга якын. — Ничек тукландыгыз? — Терлек урлап... әнигә дә китердек Ул пешерде... Кайчак билгеләнгән урынга үзе китерә иде. — Ә мылтыкны ник йөрттегез? — Саклану чарасы итеп. — Каян алдыгыз аны? — Мылтыкны Тата абый табып бирде, дарыны да гел аннан алдык.— Малайларга хас беркатлы ачу белән түгел, Татаның күзләренә карап, олыларча явызлашып, иреннәре белән чәйнәп чыгарды тагын бер сүзне: — Хыянәтче! Төлке күтәреп барган, акыллы елмайган бәхетле малай! Кайда ул? Кем алыштырды? Менә аның чын җинаяте кайда икән! Ярый, тилелеге аркасында иярсен дә ди алама юлдашка, тилелеге аркасында кылсын да ди җанварлык. Әгәр күңеле кешенекечә миһербанлы калса, бөтенесен төзәтергә мөмкин. Ләкин күңел көзгесе пычрактай туңып катса? Кояшның гына көче җитми аңа... аны эретү сирәк очрый торган хәл. Шулай итеп, егет үзенең чын күңелдән яраткан абыйсына чын күңеленнән яла якты — бу инде җинаять, җан гариплеге! Аяк гариплеген төзәтә алмаган чакта, җан гариплеген ничек төзәтергә мөмкин? «Хыянәтче!» Кем? Ник? Ничек? Хыянәт төрлечә була икән. Үзенә хыянәт итте дип, малай Татага җәза бирмәкче. Ләкин юк. Тата абыйсын үз артыннан ияртә алмады ул—судья кемнең кем икәнен яхшы белеп эш итте. Бер кабат дары биргәнен, мылтыкка катнашы юклыгын әйткәч, ышанды, бүтәнчә төпченмәде. Ә закон каршындагы ышаныч — горурлык. Җиһанны атмыйча үтергән җинаятьче шунда үч кайтара алса, аңсыз усаллыгы аңлы рәхимсезлеккә әйләнмәс идеме? Юлдашы оста өйрәтүче булган, күрәсең — яхшылык гомер буе тәрбияләгән хисләрен әшәкелек ярты елда канлы пычрак булып бутап ташлаган. Гаҗәп һәм кызганыч. Улы өч елга төрмәгә киткәч, Полина түтәй кайгысыннан өч ай да яши алмыйча дөнья куйды һәм малаеннан Татага усаллык, салкынлык бөркелеп торган хат килеп төште: «Әгәр син мине тоттырмасаң, минем әни исән йөриячәк иде. Бел, аны үтерүче — син! Миңа гомер телә — исән кайтсам, син аны миңа табып бирергә мәҗбүр булырсың. Белеп тор». Хатны Тата ак өй түренә, түшәм белән бүрәнә арасындагы ярыкка кыстырып куйды. Хәзер дә көтә хуҗасын... «Ярый, ул әнисен таптырып якага ябышса, мин аңа Җиһанымны табарга кушармын. Ул таба алса, әҗәтемне мин дә теге дөньяга алып китмәскә тырышырмын. Шулай.» Авыр сүзләр ишетсә ишетте, вөҗданы кушканны курыкмыйча үтәде Тата. Гомергә үкенмәс. Ләкин хатыны... мәңгелек үкенеч... * * Петруха малае — йомшаклык корбаны, туган авылын яратканга, әнисен ташлап китәсе килмәгәнгә күрә качып кайткан. Тата да үз исеменә шулайрак хилафлык китерде—артык көчле яратуы аркасында иң кадерле кешесен юталтты... Җинаять шәфкатьсезлектән генә түгел, аумакайлык, куркаклыктан да ярала... Армия хезмәтенә тиң эштән качып кайту һәм кыз урлау — ник бутала бу хәлләр? Кәләш урлап кайтканда ат тугарылу, ашыгу, каушау ник өстәлә шуларга? Ничек кенә әйтсәң дә, Тата үзе дә оешып бетмәгән булган, кулга эләккән бәхетен саклау хакында кайгыртмаган, кайгыртса, сәләте җитмәгән. Бәхетне кулда тотканда ярату гына җитми, катылык, усаллык та кирәк бугай. Егет чакта башланган йомшаклык гомер уртасына чабып кергәндә дә үч алды: арбаны шалтырата-шалтырата каядыр чапкан чакта, тугарылды да төште бәхет чаптары. Көчле дигән исемен аклый алмады Тата— үзе гаепле һәм Петрүха малае. Тагын менә шушы боз тавы. Узган хаталарның бөтен әчесе күңелдә нәкъ менә шушы боз тавы шикелле укмашкандыр. Югыйсә, бу хәтле авыр һәм кыен булмас иде Бусы әйтерсең күңелдәгесенең сурәте генә. Әшәке салкынлыкны бер минутта юк итәсе иде. Бүре булып кимерәсе иде, ләкин инде тешләр шактый какшаган. Нәфрәткә көчсезлек әчесе юлдаш. Шул әчелекне җегәренә кушып бер кизәнгән иде дә, кәйләсе һавада асылынып калды — Сиңайтәм!—Кояш апа тавышы иде бу. Тата кәйләгә таянды. Ул үзенең кызганыч хәлгә җитеп арыганын тезләре калтыраудан гына түгел, һәр вакыт диярлек якты чырайлы Кояш апагызның телсез калуыннан да чамалады. Менә ничек тә шуны сиздермәскә кирәк — катырак басып атларга, менә шушылай. Ләкин куыш янына килеп җиттем дигәндә, тигез җирдә абынып егылуы бик үк егетләрчә булмады, әлбәттә. — Чакырып-чакырып та кайтмагач, үзем килдем менә. Ашавыңны да оныттың син. — Күрәсең бит, вакыт юк. — Я, кайнар чагында ашап кал.— Кояш ашъяулыкка төрелгән чүл мәкне чишеш, икмәк куйды.— Котырган, күзләре үк шашкан, алмашынган. Иртәгә көн беткән диярсең. — Көннәр күп анысы, тик алар безнеке микән соң?—Тата кашык белән чүлмәккә үрелде. . Матур эш түгеллеген сизсә дә, Кояш кашыкның чүлмәктә ничә каг булуын саный торды: бер, ике, өч, дүрт, биш, алты. җиде. «Болай булгач, боз ватуның файдасы бар, соңгы көннәрдә өч-дүрт кашыктан артмый торган иде. Сүз әйтәсе түгел болай булгач. Вата бирсен». — Озаклама, сиңайтәм, көч китерә күрмә үзеңә, ишетсен колагың. — Рәхмәт, әйбәт ишетә әле колак. Чүлмәкне ашъяулыкка төреп китеп барганда, Тата елмаеп карап калды. «Кайчандыр Җиһан ашны шушылай кырга китерә торган иде» Озакламый бозлар тагын тәгәри башлады. — Чылдырт, чылдырт, чылдырт... Җиһанны җирләгәч, Тата матәмне артык озакка сузмады. Дөресрәге, аны сузмаска мәҗбүр иттеләр. Сәбәп — тагын шул йомшаклык Дүрт ай узгач та, күрше Миңлебикә абыстай Татаның үзеннән ун яшь чамасы яшьрәк, ак кына чырайлы, бәрәңге алмасы кебек түгәрәк кечкенә борынлы, яшькелт күзле бер хатынны ияртә керде Икәүләп өн җыештырдылар, су ташыдылар, чой куеп, яңа гына алган бәрәңгене әрчеп пешергәч, парлары күтәрелеп торган хәлендә өстәлгә куйдылар. Ачык чырай белән такта чәйне ир кеше үзе дә кызганмады. Ә хатыннар— сизгер, тиз арада үзләрен хуҗаларча тота, елмая, чышык-пышык көлешә үк башладылар. «Хатын-кызга син йомшаклыгыңны сиздер генә, аннары алар*синнән менә дигән аркан ишә беләләр!» дип уйлый Көчле кеше, ләкин пхтыярсызлыктан үзе тәм таба... Аумакай! Көлешү дигәннәрен, ярый әле, балалардан, дөресрәге, төпчек кыздан— Кырлы курайдан башладылар. Ят хатын (исеме Кояш — бик тә мәгънәле), табында иң беренче эш итеп, бөтен кешегә чәй ясады — кыюлыгын кара! Аннары ипи алып май якты да Кырлы курайга тоттырды. Тегесе тартыныбрак торса да, әз генә үгетләгәч, бүтәннәр күз ачын-йомгап арада ипине кечкенә ябык куллары белән эләктереп тә аллы. Башта нигәдер капмыйча, кулында гына уйнатса, соңыннан игътибар итүче югын күргәч, иреннәрен чапылдата-чапылдата ашарга ук кереште. Эх, үз әнисе күрсә! Өйләдән соң җыйнаулашып бәрәңге алдылар. Олы малай һәм ата кеше сука белән җир ярдыра, хатын кыз бәрәңге җыя, җир өстенә җилләргә тарата. Кичкырын, шулай ук күмәкләшеп, капчык-капчык бәрән ге ташыдылар. Кояш апа бигрәк тә Кырлы курай белән ачык сөйләшә. Соңынтын бала аның артыннан адым да калмыйча, маэмай кебек иярә •башлады. Тик олы малай гына аска карап, күзләренә чыккан ачуын көчкә тыеп, ят апага һәм сеңелесенә читтән генә каһ атты шикелле. Кояш апа кичке ашны Миңлебикә ападан башка гына әзерләде һәм, төенчегеннән нәрсәдер чыгарып, эссе суда югач: — Иң тәмлесен кызыма бирим әле, — дип, ят җимешне беренче булып тагын Кырлы курай чынаягына салды. Нәрсәдер дигәнебез өрек икән. Кыз моны белә — үз әнисе дә бик ярата иде — тансык күчтәнәч. Кырлы курай шул хәтле ияләште ки, инде киһ нигәдер Кояш апа белән Миңлебнкәттәй үзебезгә чыгып йоклыйбыз, дигәннәр иде, кыз алар- га чат ябышты: — Китмәгез, бездә генә куныгыз, — дип кыстады. Ата кешегә күз сирпегәч, мөгаен, аннан каршылык сизмичә, Миңлебикә апа төпчекне сөяргә кереште: — И әйбәт тә кыз инде син, үскәч кем булырсың икән? — дигән булып, үзләренә һәм төпчеккә идән түренә урын җәйде. Икенче көнне дә шулай, өченче көнне дә... Бәрәңге алынып беткәч тә китәргә ашыкмады ягымлы апа. Дөресрәге, Миңлебикәттәй үз өенә чыгып кунса, Кояш апа әүвәлгечә Кырлы курайны үз янына ала да кочаклап кына йоклата. Тик сабый бәхете бик - үк озакка сузылмады. Күп дисәң, бер атнадыр. Атна узгач, күрше авылдан мулла бабай дигән бер кеше килеп, әллә нинди аңлашылмаган сүзләр белән бер тавышка көйләде-көйләде дә аңлаешлы телдә әтисе белән Кояш апасына бәхет һәм тәүфыйк, озын, матур гомер теләде: — Амин. * Кичкелеккә яшь әтәчләрнең икесен берьюлы суеп, тәмләп аш ашадылар. Әлбәттә, әтәчнең иң әйбәт боты тагын Курайга тиде. Әмма бу юлы урынны төпчек кызга да кара өй сәкесенә, абыйлары-апалары янына җәйделәр. Әниләре ята торган караватка ата белән Кояш апа яткач, балалар нәрсә уйлады икән? Тата үзе бер генә нәрсә хәтерли: ат тугарылып диңкетмәде. Көйсезлек шул — ике-өч көннән соң ук олы малай район үзәгенә күчте. Аннары ике кыз бала Казанга ук киттеләр: берсе — укырга, икенчесе — эшкә. Кырлы курай өйдә бердәнбер һәм иркә бала булып калды. Дөрес, иркәлек тагын күпкә җитмәде. Нигә дисәң... Монысында инде сарык бәрәне гаепле. Кыш узган, март урталары җиткән иде. һәммәбезгә мәгълүм — кыш •буе бәрәңгене өй базыннан алып ашыйсың. Бу өйдә дә шулай. Бермәлне баз капкачын ябарга кул җитмичә, бәрән имезергә дип өйгә сарыклар керткәч, бутала-бутала имгәндә, бер бәрән ачык базга төште китте. Баз авызы тирәсендә, әй, бөтерелә сарык, әй, бөтерелә, әй, кычкыра-өзгә- ләнә генә, сикереп төшәргә чамалый. Сизелеп тора инде — йөрәге ярылыр дәрәҗәдә үрсәләнә. Бәлки сикереп тә төшкән булыр иде, әмма Тата үзе тиз генә базга чумып, бәрәнне алып чыкты һәм сарык булып сарык шунда биегәндәй итте, «бә-бә!>, «бээ-э!» дип шатланды. Шул көнне ата кеше телдән калгандай уйланып йөрде-йөрде дә Кояш әнигә ягымлы һәм җылы бер тавыш белән менә нинди сүз әйтте: — Синайтәм, сизәм, сизмим түгел, сагынасыңдыр кызыңны. Алып кил инде син аны. Үзең сыйган җиргә бер генә бөртек кызың да сыяр. Шуннан соң өйдә Кырлы курайның үз яшендәге тагын бер кыз бала пәйда булды. Ә тагын да бераздан... менә нәрсә ачылды: Кояш ананың өч кызы бар икән—башта берәү генә дип, анысын да алып килмәскә вәгъдә биргән, тайчанмыйча әйткәндә, яшергән... Җиһан, әлбәттә, мондый эшне һичнинди хәлдә дә эшли алмаган булыр иде һәм шуңа күрә, хәйләсез яшәгәнгә күрә, бәхетен дә тапмыйча, тоймыйча дигәндәй, вафат булды. Бәхет өчен дә кайчак агрессив б>- лырга, бәхет өчен дә бераз катылык, хәйлә кирәк икән ләбаса... Татаның үз балалары китеп беткәч, алардан калган б\ш бәхеткә ят ♦ сабыйлар ия булды. Дүрт кыз матур гына үстеләр. Авылда җиде класс =; лы мәктәп бетергәч, Кырлы курай да калага укырга элдерде. Тата бөтенләй ят тормышта ят кешеләр белән калды. Бәхетле, тәүфыйклы булсыннар. , . ’ 2 Хатирәләр, хатирәләр... Боз кисәкләре рәвешендә һаман тәгәриләр, м мәңге кире кайтмас өчен китеп югалалар, гөрләвекләргә кушылалар. Лә- ч кин Көчле кеше үз күңелендә яктылык булып калган көннәрнең берсен ® дә боз суларына агызып җибәрмәс. Көчле кеше шушы кәйлә белән боз < тавын ваткалап, үзенең иң ак көннәрен аннан аерып ала да хәтеренә х яңадан салып куя — аннары балалары, оныклары күңеленә тапшыра- о чак. Бу инде — кешенең җиңүе, мәңгелек салкынлыкның җиңелүе бу- = лыр. Кешенең гомер бурычы — салкынлыкны җиңә бару... Усаллык. < гамьсезлек ничаклы гына каты һәм куркыныч тоелмасын, бер заман ш барыбер тәкәббер горурлыгын югалта. — Чылдырт, чылдырт... Ә ямьсез көннәр, кайгылар, йөрәкне һаман да сызлаткан үкенү, ял > гышулар пычрак боз сулары булып аксын. — Чылдырт, чылдырт. Шулай да Кояш дөрес әйтә — иртәгә тагы көн бар. һәм ул — безнеке. һәм ул килер, һәм ул... Килде. Боз кисәкләре тагын тәгәрәргә керештеләр. Әйтергә кирәк, Кояш атлы яшь бикә яман холыклы булмады. Кояш кояшлыгын итте. Ләкин, ни генә дисәң дә. чит кояш чит икән инде ул. Күнегелгән тормыш, көйле көн шактый үзгәрде, бозылды. Тегесе җитми, бусын тап. Тапмый түгел Тата, элеккедән күбрәк булмаса, һич тә аз т\- гел. Әмма бүген тапканы иртәгәгә калмый. Калса, күрше-күләнгә таратыла. Өф-өф итеп җыештырып кына торган икән Җиһан, бичара. Өйдә аңлатып булмаслык хәл —әллә иркенлек, әллә таркаулык. Чит олан нарны кочаклап яши ата кеше, үзенекеләр — көзге кош балалары шикелле... Өйдә ямь кимегәнгә күрә, Тата баштанаяк дигәндәй колхоз эшенә чумды. Егерме генә өйлек булса да колхоз — катлаулы хуҗалык. Өйдә тәртип урнаштыра алмасаң да, колхозда урнаштыру мәҗбүри. Бигрәк тә сугыштан соңгы беренче елларда. Егерме беренче елны күргән Тата өчен дә хәтәр һәм афәтле чаклар... Атлар пошкыруы, машиналар гөрелтесе тансык. Каладан ярдәмгә бер машина җибәргәннәр иде, бер көш.» генә килгән икән — заводтан шулай кушканнар. Бер көнне дүрт рейс ясады ясавын — уңган егет булып чыкты кала шоферы. Ләкин илтәсе ашлыкның яртысы түбәсез амбарда кала —аны черетсәң, башыннан сине беркем сыйпамас. Җитен төсе бизәгән баш әйтерсең якты фим әйтә: әгәр тагын бер көнгә калып, дүрт-биш рейсны ясаса, шоферга бер капчык бодай түләргә мөмкин... Вәгъдә —иман. Председатель кеше дәүләт алдындагы бурычын үтәвенә чын күңелдән куанып, тиешле бодайны автомашина әрҗәсенә үзе карап, хәтта күтәреп салыша, хәерле юл тели. Әмма да хәерсез булып чыга шул. Икенче көнне таң белән авыл Советыннан килгән йомышчы Көчле кешенең райком секретаре бүлмәсенә иртәнге сәгать тугызга «как штык» барып җитәргә тиешлеген әйтә. Председатель нәрсәдер сизенеп, атның шәбен җигеп, беренче һәм соңгы тапкыр тарантаска утырып барды. Әйе, күңел алдамады... Бүтән вакытта аягүрә каршылый, ике куллап күрешә, елмаеп, дусларча гына сөйләшә торган секретарь бу юлы, Тата кергәч, башын күтәреп тә карамады. Сулуы соңгы көннәрдә тагын кыса башлаганга һәм хәзерге билгесезлек борчуыннан ешая да төшкәнгә, Тата хәл җуйды — утырды, урын тәкъдим иткәнне дә көтмәде. Үзе башлап сүз әйтергә дә кыймады. Чакырткан икән, сталы быть, кирәгем чыккандыр, үзе башласын. Ә Татага аңардан бер нәрсә дә кирәкми. Ниһаять, секретарь башын күтәрде. Салкын гына караш белән хәлнең хәерсез икәнлеген аңлаткач, телефон аша кем беләндер, нәрсә хакындадыр сөйләште—Тата анысына колак та салмады. Әлсерәгән маэмай шикелле сулыш алып, тынычлана алмыйча интекте — секретарь үзе дә шуны көтә иде бугай. Ләкин хәл тиз генә кермәсен чамаладылар. Ниһаять, секретарь аягүрә торды да ишекле-түрле йөренде һәм, өстәлнең икенче, кергән кешеләр утыра торган төшенә.утырып, мөмкин кадәр йомшак, ләкин интекмичә генә кирәген ярып салды: — Чәчләр чалармыш көндә җинаять эшләргә тотындыгызмы? Татаның иреннәре калтырап китте. Күз кабагы тартып тагын да ныграк үртәде, тимер кул сулышны буды, шунлыктан вакытыннан элек ачуы купты. Секретарьның моңарчы ипле һәм яклап сөйләшүеннән иркәгә әверелгән әллә... Әллә шуңа күрә серкәсе су күтәрмәде, әллә Петруха малаеның дивана сүзе кинәт икеләтә мәгънә алды... Малай актыгы: «Хыянәтче!» дисә, ил олысы: «Җинаятьче!» диде. Беренчесен онытырга азаплана иде, ул сүзне әйткәндәге җимерек каш, кысылган теш һәм юкарып чалшайган иреннәр күз алдыннан киткән дә кебек иде. Ләкин онытылмаган, йөрәгенең нәкъ үзәгенә үткән икән, һәм иске җәрәхәтне кузгатырга бер сүз җитте: «Җинаять!» Юк, искесе яңару гына түгел, ике җәрәхәт хәзер бер йөрәктә. Петруха малаена түгел, Чаган фамилияле олпат кешегә дә түгел, үзенә ачулана Тата, ләкин сүзләре башкаларга бәрелә. — Сезгә дә җитәр әле ул көн, Чаган иптәш, үзегез дә ишетерсез. — Нәрсә-ә? Нәрсә әйтсен Тата — ык-мык итте. Чөнки сүзе юк, ачуы гына бар — мәгънәсез ачу. Ә секретарь ачыклау сорый. — Әллә син мине дә шундый җинаять эшләр дип уйлыйсыңмы? — Мин кылган эш җинаять булгач, сезнеке күбрәктер дә. Сез бит күбрәк эш кыйратасыз. — Син нәрсә кыйраттың? — Кешегә хезмәте өчен түләдем. — Сүзнең нәрсә хакында баруын председатель, әлбәттә, башта ук төшенгән иде. — Нинди нигездә? Гомум җыелыш җыйдыңмы? Я булмаса, ташка басылган кодексларны үзгәртүгә ирештеңме? Әллә законны үзең чыгара башладыңмы? — Җирнең үз законнары бар, иптәш секретарь. Шулар белән яшә- мәсә, бүтән законнар корый. Шуны белеп яшә, иптәш секретарь. Мин менә бер дә корымыйм, минем закон — табигать дигәнегезнең үз гаделлеге. — Тата бу сүзләрнең хаклы түгеллеген чамалый, ләкин бүтәнчә әйтә алмый. — Менә син хәзер шушы чал чәчләрең белән матур гына итеп караңгы төрмәгә барып керсәң, шул булырмы гаделлек? Гаделме шул? — Алай бик куркытмагыз, иптәш секретарь. — Син биргән бер капчык бодай милиция кулында һәм акт төзеп тиешле урынга җибәрелгән. Менә сиңа гаделлек! Шулмы синең гаделлегең? ' Ни хикмәттер, Тата бу сүзләргә гаҗәпләнмәде һәм курку тиешлеген башына да китермәде. Аңа ни өчендер бу минутта бөтенесе барыбер иде. Сәбәбен аңламады, ләкин бернәрсәдән дә курыкмавын, каушамавын тойды. Бары тик шунысы гына гаҗәп иде. ' ф . Теләсә нәрсә булсын, мин — җир кешесе, крестьян. Кайда да, кайчан да ике кулыма бер эш — туфрак чоку, җир айкау. Ә менә сине “ эштән алсалар, син нишләрсең? Кая барырсың? — Татаның күз алдын- £ нан кайчандыр үзенең энесенә күтәрелгән йодрыгы чагылып китте. s Аптырады да калды секретарь —өнемме, төшемме, янәсе. Үзенең § дистәләрчә еллар буе җитәкчелек итү тәҗрибәсендә мондый мисалны * белми иде ул. Шуны хәтерләргә тырышып азапланса да, зиһен шартлап > өзелердәй булып тартылса да, юк, исенә төшерә алмады. Бигрәк тә шу- о шы оста сүзле мөлаем кешедән көтмәгән иде ул мондый усаллыкны. Инде бердәнбер чара балаларча җиңел уйлаган кешегә тиешле җәза- “ сын бирү — атасыз-анасыз сүзләр белән сүгеп чыгару. Ләкин үзен тыя $ алды секретарь. Татаның инде олы эшкә һәм борчуларга көче беткәнен н чамалап, үз урынына ашыкмыйча гына барып утырды да хәрәкәтләре * төсле үк салмак сүзләр әйтте: ® — Бөтенесе ачыкланды. Яхшы әйттең. Сугышның буеннан-буена ж кечкенә колхозны булса да әйбәт тартып бардың. Рәхмәт сиңа моның « өчен. Халык та онытмас, һаман хөрмәт итәр, яратыр дип уйлыйм. Синең « энең дә райком секретаре. Минем урында булса, ул да шушы сүзләрне ж әйтер иде дип ышанам. Аңа булган хөрмәтемне дә кушып әйтүем эшеңне судка җиткермәс өчен, сине карак хәлендә калдырмас өчен бөтен көи чебезне куярбыз. Әгәр булдыра алсак. Бар, кайт та гомум җыелыш җыя « тор. Тата озак кына йөткерде дә урыныннан торды: — Рәхмәт яхшы сүзеңә, иптәш секретарь. — Хуш, рәнҗемә. Бая тиргәлгәндә шәп иде хәл —ә болай җылы сүзләр ишеткәч, күңеле тулды. Көчле кешегә елау килешәме инде? Бүреген батырып киеп, тиз генә чыгып шылды Тата. Җайсыз, бик тә җайсыз бугай — хезмәт, бер гомерлек хезмәт күңелле төгәлләнмәде, ахрысы. Кеше олы тормыштан каядыр китеп бара—тынлык иленә бугай, теге дөньяга ук түгелме икән? Гомум җыелышны җыйды ул җыюын, ләкин үзе, авырыйм дигән булып, анда бармады. Иртәгесен председатель итеп кемне куйганнарын сораган иде, бөтенләй көтелмәгән хәбәр әйттеләр: авылны бүтән колхозга кушканнар. Заман үзгәргәне, ул заманга Тата дигән кешенең инде ярамавы көн кебек аңлаешлы иде. Ләкин бу да мәгънәләрнең әле иң тирән ачылышы булмаган һәм алар, тора-бара, артык тәүфыйксыз чишелеш көткән булып чыкты. Анысы соңрак. Әмма Тата бер вакытта да күңел төшермәде, өметсезлеккә бирелмәде. Арыслан тота алам дисә, бүре \терә алам дисә, инде арттыру булыр, ялганлау булыр. Әмма да үзеңне гөлке тотарлык хәлдә түгел дип исәпләү — үлемнән дә ачырак м е- кенлек. Ә Татага кушаматны ялгыш кушканнармы? Юк, халык ялгышмый ул. Беркайчан да. Балалар үстеләр. Әтиләре алариы җәйге каникулга кайткач кунак «Түен, алма һәм бал җибәргәләвен нсәпләмәсәң, әллә ни зур файда эшли алмагандыр Шулай да күз тимәсен, үз дөньяларын матур гына корды бала чага. Олы малай сугышлардан исән-сау кайткач, Казанның в. «к у • .** 5. 65 мех комбинатында кара эшче сыйфатында ярты ел эшләгәч тә мастер ярдәмчесе, аннары мастер ук булып китте. Олы кыз — галимлеккә үрләде, ә Кырлы курай, Ленин укыган университетта укыгач, музей дигән- нәрендә фән әһелеме шунда — эшләп йөри. Иң сөенечлесе — үзе төсле бер кыз белән нәкъ әнисе Җиһан шикелле зәңгәр күзле малай алып кайтты. Бабай юк йомышын бар итеп оныгын күрергә калага элдерә. Өч яшькә җитте малай. Балалар бакчасына йөрмәгәнгә күрә, әнисе кибеткәмазарга чыкса, өйдә ялгызы гына кала икән. Шәһәргә килгәч, Тата бер көнне ишек яңагындагы звонокка баскан иде, ишеккә шул оныгы килде. — Му-ул?! — «Кем ул» дигәне шул инде аның. — Мин бу, улым, дәү әтиең. — Качер, дәү әти. — «Хәзер» дигәнен аңлау кыен түгел. Сизеп тора Тата — оныгы эчтәге йозакка үрелә һәм ахрысы буе җитми. Мыш-мыш килеп шактый азаплангач, нәрсәдер өстерәп китерә. Соңыннан билгеле булганча — чана икән. Шуны ишеккә терәп куя да йозакны бора һәм ишекне тартып карый. Ә ишек ачылмый. Йозакны бер бикләп, бер ачып ишекне күпме тартса да, ул селкенми дә. Хәлдән тайганчы интеккәч һәм барыбер ача алмагач, өметсезлеккә бирелми нишләсен. — Бар инде, дәү әти, үз өенә кайтып тор, әни кайткач килерсең. Алтмыш чакрым пароход белән, аңа хәтле ат белән күпме килеп интеккән җиргә кайт та яңадан кил. Бала җиңел хәл итә. Әмма дәү әтисе дә оныгыннан бик үк ерак китмәгән булып чыкты. Бишенче каттан төшеп, бакча эскәмиясеннән өскә, фатир тәрәзәсенә карап уйга калды. «Чынлап та, нишләп безнең бәхет гел югарыда икән ул?» Бишенче кат, мөгаен, Татаның Үләмә буендагы өянкеләреннән дә биегрәктер. Җәмәкинең теге манарасы да шушы чама гына түгелме икән? Күпме тавыш кузгатып, хәтта энесе белән ямьсезләнешә язып, теге чакта саклап калсалар да, манара барыбер озын гомерле булмады. Бабаларыбыз матурлык хисләрен күк зәңгәрлегенә һәм киләчәк гүзәллегенә илтеп җиткерергә теләсәләр дә, кодрәтләре, байлыклары җитмәгән— тарихи бәхетсезлек. Моның өчен аларны тиргәү ансат, әлбәттә. Бәлки шулай кирәктер дә. Ләкин аларның фараздагы сүзен туп-туры үзебезгә кайтару фарыз түгелме? «Ярый, без ныклыкка ирешә алмадык, сәнгать көчебезне биналар, сарайлар рәвешендә җиргә мәңгелеккә бастырып, күккә күтәреп куя алмадык. Нигезләре нык булмагач, җимерелделәр. Әллә хатабыз, әллә бәлабез. Ә хәзер? Ә сез? Сезнең бит бөтен мөмкинлегегез бар. Сез нәрсә карыйсыз? Бүгенге көн дә тарих булып калмас һәм үзегезгә ерак балаларыгыз өйне бөлдереп үлгән эчкече атага карагандай карамаслар дип уйлыйсызмы?» Саклап калганнан соң Җәмәки манарасы күп дигәндә егерме-утыз- ел тыныч утыра алгандыр. Аннары калтырый, селкенә башлады. Җил генә түгел, вакыт селкетте һәм давыл чакларында аңа якынрак өйләрдә яшәү куркынычка әйләнде. Шулай, рәхим итеп, авыл советына халык үзе килде һәм манараны төшерү өчен акчаны да үзе түләде. Ә теге чакта Тата нәрсә өчен кычкырышкан булып чыкты соң? Әгәр ул шунда киләчәк биеклекләр хакында кайгырткан булса, болай кемнәрдер салган матурлыкка карап кызыгып утырыр идеме? Бәби дигән авылдан бер тимерчене чакырдылар. Тимерче манараны төшерде төшерүен, тик шуннан соң ук сәер казага тарыды: көнендә үк аның биш сарыгын бүре буган. Теге заманда аллаһы тагәлә каргышы дип азмы шаулашырлар иде?! Беркемнең дә диярлек исе китмәде. Үзгәрсә дә үзгәрә икән кеше дигәнен! Сәгать чамасы ишек төбе саклагач, кыз үзе кайтып килде. Шатлыклары эченә сыймады. Аталы-кызлы әкрен генә менделәр. Атасы бер-ике баскыч күтәрелгән җитми кала бит. Өч яшәгән бала һәм җитмеш яшәгән карт акылы өчен _ дә шулай икән. Өч яшәгәннең куллары дәү әтисенең мыегы тирәсендә уйнаса, җит- * меш яшәгәннең уйлары авылга юл ала. Бигрәк тә тын ваннада тыныч > су чылтыраганда күңел тар бүлмәдән кыр киңлегенә кайтып китми ниш- с ләсен. Бүтән чишмәләр бар бит, ирекле чишмәләр. Оныкның үзе төсле ь шаян тормыш. Ләкин ул кайдадыр еракта, еракта — чакрымнар һәм “ -еллар артында. 5 Авылны яшәртим, тормышны яңадан башлыйм дисәң, оныкны авыль га кайтарып, авылны ул яратырлык һәм ташлап китә алмаслык хәлгә ♦ китерү, мавыктырып яшәтерлек мәгънәләр һәм кызыклар булдыру фа- ° рыз. Мөгаен, оныкларга әтәчләр һәм төлкеләр генә җитмәс, мөгаен, ° алар бабаларыннан күбрәкне сорарлар. Ә нәрсә? Нәрсә кирәк аларга? к Тата монысын әйтә алмый. Ләкин оныгын авылга алып кайтырга һәм * шунда гомерлеккә калдырырга хыяллана. Югыйсә, авылны саклап калу __ жайсызга китәчәк. Ләкин дәү ата үзен бер мәзәк фикердә фаш итә: душ “ дигәннәренең чишмәдән өстен яклары бар түгелме соң? Оныкны алып о кайту урынына, Тата менә үзе бәйрәм-фәлән җиттеме ник калага эл- * дертә?Ник? Авылда бәйрәмнәр инде бәйрәм түгелмени? Җавап таба алмый интеккәндә, дөбердәп тышкы ишектән кияү кайтып керде дә ванна ишеген какты — хәл сораша . Кичкелектә зур итеп өстәл әзерләделәр һәм, билгеле инде, хәмерсез генә буламы дәү әтине күрү бәйрәме! Елдан-ел сирәгрәк килә башлады бит. Ләкин бәйрәмнең ахыры —тәмуг. Иртән сәгать бишләр, чамасында уянып китсә, баш әйләнә, күкрәкне тимер кул тагын да рәхимсезрәк кыса. Башкалар йоклый иде әле. Тата үзе генә газга тотынырга курыкты, кичтән калган чәйнектән генә чәй агызды. Әмма файдасы тимәде. Хәлсезлек яңадан яткырды. Үзенең яткан килеш ясый торган гимнастикасын кабатлау да ярдәм итмәде Тик кая барасың, мунчадан гына чыккандай еш-еш сулап ята бирде. Кызы чәйләр кайнаткач, кияү белән онык та йокы бүлмәсеннән залга чыктылар. Шул вакыт бабаларының әлеге дә баягы әлсерәгәндәй мышкылдап, хәтта гыжылдап чалбар кияргә азапланганын күргәч, сәерсенеп карадылар Ап-ак урынга кап-кара чалбарны сузган да ике аягын яткан килеш кенә чалбар эченә сузмак -булып азаплана кунак. — Ничек, бабай, әллә баш авыртамы? — Юк, кияү, ул хәтле зыянлы түгел. _ Дөрес, нинди бүреләрне җиңә торган көчле кеше ярты аракыны гына аудара инде ул. \зе нык тора. Кулына чәйнеген тоткан килеш кызы да чыгып сүзгә кушылды — И әти, әти, күпме аучы булып йөргән булдың, күпме бүре тоттың. Төпчек кызыңа төлке якалы бер пальто да кидерә алмадың. — Төлке яка хәзер кимиләр түгелме сон, кызым? — Ә чалбар тәки •буйсынмый гына бит—керми мәгънәсез аякларга. _ Кияләр, әти, кияләр. Затлы әйбернең модасы чыкмый аның, бер- «айчан да. _____ , ,, , , „ , . — Төлке яка киясең киләме’ — Чалбарның бер балагы буйсынды! _ Килә шул, әти, бик тә килә. Тотып бирәсеңме әллә? Икенче балак та артык карышмагач, чалбарын төймәләп бетергәч, әти кеше күкрәген тотып диванга утырды һәм ун минутлык ютәлдән соң үз сүзен әйтте: — Ярый, кызым, төлке тоту кыен түгел ул. Кычкырып көләргә тиешле кияү, үзе дә сәер ымлыклар гына чыгарып, эчен тотып идәнгә утырды. Кызы да бер мәлгә телен йотты. Тик оныгы гына, бер дә гаҗәпләнмичә, бабасын кочаклап, аучының киләчәк уңышларына чиксез ышаныч белдерде: — Дәү әти, дәү әти, төлке тотканда мине дә ияртерсең, яме, дәү әти? — Кайтсаң ияртермен. Кайтырсыңмы соң? — Кайтам, дәү әти. Тшш, тш-ш-ш. — Үзенең зәңгәр кавырсын автоматыннан, төлкеләргә бугай, атарга да кереште бала. Ләкин бабасы төзәтмә кертергә тиеш тапты: , — Чуже, матур җәнлек ул төлке, атмаска тырыш син аларны. Төлке белән сугышу егетлек түгел. Ниһаять, кияү телгә килде: — Ә тотарга ышаныч зурмы, бабай? — Өметсез кеше— шайтан ул, куркыныч адәм. — Этсез дә тота аласыңмы? — Этсез дә була. — Бер минут, бер метр да йөгерә алмаган чакта дамы? — Үләренә бер минут калганда да ир кеше теләсә нинди җәнлекне тота ала. Чуже, мин гомеремдә бер генә төлке тоттым, анысын да хата санадым. Бу сүзләргә хәзер игътибар итмәгән төсле тоелса да, кем белә, бәлки оныгы аларны кайчан да булса хәтеренә төшерер һәм кемнәргәдер яңадан кабатлар? — Ярый, кызым, бик сорагач алай, төлке — миннән. Каланы Тата ике-өч көн генә мактый. Җәй көне балалары, оныклары кунакка кайтканны артыграк күрә. Ләкин көн җиткәнне дә көтмичә, кошлардан алда алар китә. Аннан соң, көзге яңгырларның тигез шыбырдавын көннәр һәм төннәр буе тыңлап, ят уйланып: «Кошларның җылы якка, оныкларның калага китмәүләрен теләү гакыллы эшме?» Мондый чакларда күкрәкне тимер бармаклар рәхимсезлекнең ахыр чигенә җитеп кыса. Түзсәң түз, түзмәсәң аяк суз. Ә дөнья бит үзе һаман киң, болытсыз көннәрдә күкләр биек, теләкләр чиксез. Шундый иркен дөнья һәм күкрәктәге кысанлык — һич ярашмас нәрсәләр генә түгел, табигатькә, кешеләргә үк каршы. Уфф, булмый болай, урамга чыгып әйләнергә кирәк. Күпне күргән кирза итеген, шактый таушалган бүреген кигәч, тун кияргә азапланган чакта, колхоз председателе Рамазан килеп керде. Ничек сөйләштеләр, нәрсә хакында? Юк, Тата моны хәтерләргә дә тиеш т\гел. Тәгәрә, боз, тәгәрә, менә шулай. — Чылдырт, чылдырт. Ләкин ындыр яклап ишетелгән ниндидер сүзләргә күтәрелеп караса... Җилкәсенә лом салган Дәвеш күрше, аның артыннан Палҗаи күрше килә, аның артыннан... Юк, анысын хәзергә булса да танымый тору хәерлерәк. Күршеләр белән кичәге очрашу күңеллерәктер. Тау ягы теле әйтә алганча Палҗан, мулла кушканча — Фазылжан— нечкә, озын гәүдәле чал карт, күкне аркасы белән күтәргән бер кыяфәт белән атлый. Кичә иртән аның ишегалдына Тата кергәндә, бәләкәй арбасына тәгәрмәч кидерә алмыйча интегә иде. Куллары калтырый иде. Тата кергәнне сизмәде. Тата арбаның күчәр ягыннан күтәргәч, Палҗан тәгәрмәчне ыңгыраша-ыңгыраша булса да кидерде. Әзмәвердәй батырны да нинди хәлгә куйды бу дөнья. Тәгәрмәчләрне кидергәч, күчәргә чөй кактылар һәм эшне төгәлләнгән санап, икесе дә мөмкин кадәр тураеп бастылар. Палжан кнм дигәндә ике башка озын иде. Әйтерсең ки, шуңа күрә аның колагына сүз ме- ♦ неп җитми. — Күрше, минем бакчага боз кергән бит әле. Рәтләбрәк сөйлә әле, дигәндәй, күршесе авызын ачып куйды. Тэта катырак кычкырырга тиеш. — Боз, боз кергән, тау хәтле боз. ф— Без дип, сез генә түгел, безнең дә баз карсыз калды быел. Картайдык, күрше, өлгерә алмадык. — Мин әйтәм, бакчага өй хәтле боз кереп утырган. Шуны жимереп ташларга кирәк иде. Нәрсә белән дигәндә менә баш җитми тора. — Тата кулы белән башын тотып аңлатырга тырышты — Әһә, баш. Беләм, беләм, минеке дә бик каты авырта баш. Катырак итеп чәй эч син. Мин үзем дә шул чәй белән генә кеше. Тата кулын селтәде дә чыгып китте. Күршесе «ник үпкәләдең тагы> I дип сөйләнә-сөйләнә баш чайкап калды. Дөньялар! Икенче күрше — авылдагы иң яшь кешеләрнең берсе — Дәвеш. Анысы хатыны белән гөжләп торган самавар каршында, рәхәтләнеп пар чыгара-чыгара, бәрәңге бәлеше ашап утыра иде. — Исәннәрмесез. — Әйдүк, Тата абый, мактап йөрисең икән. Утыр, чәй эчик бергәләп — Дәвеш туган, чәйләп торырга вакыт юк, эш ашыгыч. — Син гомер буе каядыр гел ашыктың, Тата абый. — Шуңа күрә гел соңга калдым. — Нәрсә бар ул хәтле? — Нәрсә дип, ни. Бакчага өй хәтле боз кереп утырган бит әле. Дәвеш, үзе итле бәрәңгене авызга ныклап тутырса да, күршесен җавапсыз калдырмады. — Керсә соң? Яз ул бозлары белән матур. Керсен, алай бик керәсе килгәч. — Олы ир кеше шундый мәгънәсез сүз сөйләгәч, бүтәнгә ни сан! Тата аңлатып торуны да кирәк тапмады. — Шуны ваткаларга иде. Ничегрәк дигәндәй, нинди киңәш бирерсең икән? — Киңәш дип. Киңәш кирәкми монда, лом кирәк. — Күтәреп карадым да бит. — Элсә, бер ярты куярсың да үзем юк итәрмен.—Тата сүзсез калганга күрә, өстәде: — Нәрсә, ярты кызганасыңмы әллә? Татаның хәтере калды. — Их, Дәвеш, Дәвеш, яртыдамыни эш,— дип баш чайкады да чыгып та китте. һәм әнә Дәвеш килә лом белән! Ә председатель? Анысына ни җитмәгән? Тата монысын да чамалый, әлбәттә. Имештер, авылда өч-дүрт өй генә калган, анда кешеләргә тиешле хөрмәтне күрсәтү кыен. Имештер, якында гына кибет юк, ипи аЛырга да күрше авылга йөрергә туры килә. Электр чыбыгы сузудан мәгънә юк — караңгыда утырасыз Дөрес түгел, председатель иптәш, крестьян беркайчан да ипине кибеттән сатып алмады һәм алырга тиеш тә түгел. Өендә җылы ипи кебек аңкыган бәхеттән үзен мәхрүм иткән крестьянны әйбәт һәм акыллы кеше дип булмый аны. Тоздыр, шырпыдыр, алырга гына күрше авылга барып килү _ ү3е бер ирек ачу, үзе бер кызык. Ә электр дигәндә, төн ул караңгы булсын өчен килә, яктылыкның кадерен белдермәк өчен. ӘХСӘН БАЯНОВ ф ТӨЛКЕ ТОТУ КЫЕН ТҮГЕЛ Имештер, хәзер бүтән авылларда су өйгә үк керә. Ләкин хатын- кызның иң күркәм вә бәхетле чагы — көянтә-чиләк күтәргән мәле. Шундый хатын-кызы булмаган авыл — айсыз күк. Тата боздан бераз читкәрәк китеп утырды. Бүтән чакта булса, каршы барып исәнләшер иде. Бу юлы хәле калмаган икән — кунакларга утырган килеш кенә кул бирде. Председатель боз ватуның нигә кирәге бар дип бераз гаҗәпләнгәч, монысына бик матур гына итеп Палҗан карт җавап бирде: — Безнең икебезнең сүзебез бер инде, иптәш пресидәтель, без авылыбызны ташлап беркая да китмибез, — диде. Рамазан энеләре елмаеп кына куйды: — Синең колак, Фазылҗан бабай, гел үзеңә кирәген генә ишетә икән. Раз шул хакта сүз чыккач, дәвам итик. — һәм ул ютәлен көчкә тыйган Татага таба борылды. — Кичә идарә утырышында шундый карар кабул иттек, Тата абый, сезгә бик әйбәт өй салабыз. — Тик Тата тиз генә эндәшергә җыенмаганны күргәч, тагын өстәде: — Ничек карыйсың оин шуңа? Тата нәрсәдер әйтмәкче иде, ләкин шул минутта ютәл өянәге кузгалды. Ким дигәндә биш минут чамасы интеккәч, үзенә кызганычлы күзләр белән караган кешеләрне тынычландырыр өчен, мөмкин кадәр ачыграк, яктырак чырай алырга, хәтта елмаерга тырышты һәм шул сәбәпле тагын да кызганычрак кыяфәткә керде. — Яна өегезне газга көйләрбез, Тата абый, җылыда гына утырырсың. — Җылылык миңа гына түгел, башкаларга да кирәк бит.' Татаның сөйләшә бишлавына сөенеп, Рамазан аның янына ук күчте: — Ә без беренче чиратта сезнең хакта борчылабыз. Күпме еллар колхоз җитәкләгән кеше... — Колхозга башлап керүче, оештыручыларның да берсе ул булган, — дип, Дәвеш тә сүз кыстырды. — Беләбез, бик яхшы беләбез. Шуңа күрә дә өйнең иң шәбен салачакбыз, Тата абый, риза гына бул. — Мин үрмәкүч түгел бит, балалар. — Беләм, Тата абый, үрмәкүч кебек, теләсә кая күчәргә димләмим, олырак авыл тирәсенә җыелсак, тормышны көйләү җиңелрәк булганга күрә, тагын да зуррак коллектив тупларга тырышабыз. Дөнья гел шуңа бара •— күбрәк кешеләр берләшүгә. — Без шушы авылны хуҗалыкка туплаган кеше, балам. — Ләкин хәзер таркаулыкны яклыйсыз. Бик мәзәк килеп чыга бит, Тата абый. — Шулай шул. — Алайса, күчәсең инде, риза? Тагын ютәле кузгалганга күрә, Тата баш кына чайкады, ә председатель, бәхәснең файдасыз икәнен төшенеп, урыныннан кузгалды һәм ютәл юашлана язган бер арада Татаны кулбашыннан кочаклап хушлашты: — Уйла әле, Тата абый, ныклабрак уйла. Тата тагын баш чайкады. Председатель белән Фазылҗан киткәч, Дәвеш лом күтәреп боз янына килгән иде, Тата сагая калды. Күршесе аны-моны сорамый- ннтми генә, бозга лом белән сугарга җыенгач исә, бар көчен җыеп, кычкыра алды: — Әй, нишлисең? — Җимерәм. — Күршесе ломны җиргә төшерде. — Җимерми тор. — Нишләп? — Үзеңә тиешне җимер. — Минем — юк. — Булыр, көт бераз гына, һәркемнең үз бозы, үз язмышы. Дәвеш, Тата сүзләрен ахрысы бик үк аңлап бетермичә, үзенекен тукыды: — Курыкма, мин синнән ярты сорамам. ♦ Шулай дип тагын ломны күтәргән иде, Тата тагын ыңгырашып кычкырды: “ — Әй!—Дәвеш тынычланмагач, бөтен усаллыгын күзләре белән н чәчеп аңлатты һәм тагын шуны өстәде: — Бәхиллегем юк. Билгеле, Дәвеш алыштырып куйгандай кинәт үзгәрде һәм, күрше- - сенә бик җитди күзләр белән озак кына карап торганнан сон, ломны кулбашына салды да лап-лоп атлап китеп тә барды. — Ярый, үзеңчә эшлә, Тата абый, җаның теләгәнчә эшлә,— диде |_ ул китешли. ш Авылны ташлап китү — Тата өчен дөньяны ташлап китү белән бер. п Билгеле, бу хакта ни өчендер беркемгә дә сөйли алмый. Кышлар үтә ® дә җәйләр килә. Күпме генә еллар килсә дә, хәтта кысанга әйләнгән * дөнья да, таралып бетә язган шушы авыл да һич туйдырмый. Белеп в тор, иптәш председатель, туйдырачак та түгел. Шулай да бер көнне Кояш апагызга әйтә куйды: ~ — Сиңайтәм, хәлем авыр булса да, үлмичә балаларны чакырмас- < сың. Теге юлы исән калуыма бик тә уңайсызландым. Кояш апагыз, билгеле, андыйга риза түгел. — Үлмисең әле, алла бирсә, үлмисең. Чыраең бик әйбәт әле.— Үзе- " нең йөзе әз генә булса да караңгылана. Чынлап та, шушы тынгысыз кешене күз алдына ничек инде үлгән Л итеп китерәсең? Әмма сулышлары көннәр кыскарган кебек кыскара бара шул. Янына хатыны килеп утырса, сулыш кысанлыгын җиңәргә тырыша, бераз тынычлангандай тоела һәм дөнья яратылганнан бирле кабатлана торган бәхилләшү кебегрәк нәрсә килеп чыга. — Сиңайтәм, уйласаң, синең белән дә бик әйбәт гомер кичердек. Әйтеп булмый начар дип. Инде килеп, шунысын да беләсең—теге дөньяда Җиһан апаң бар, күптән мине көтә. Сине дә көтәләр, үзең беләсең... — Әйе шул, Мөхәммәтгалием мине дә көтә торгандыр. — Аларны ятим итү килешмәс диюем. — Әйе шул, сиңайтәм. — Мин теге дөньяда Җиһан апаң белән булырмын инде, син — Мөхәммәтгалиең белән. — Әйе шул, —дип куя Кояш апа һәм нигәдер күзләрен сөртә. Дөньялар!.. Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә. Быел алар соңрак бөреләнделәр, чәчәкләр әле ачыла гына башлады. Соңгару — җылы җитмәүдән. Ә җылының ни өчен җитмәве күренеп тора, салкынлык чыганагы — боз албасты, дип уйлый Тата. Әгәр бозны шушы көннәрдә Көчле кеше җимереп бетерә алмаса, алмагач тамырларына боз салкыны тиеп, чәчәкләр кара көячәк. Теге елны, Җиһан вафат елны, нәкъ шулай булды бит. Ул чакта әтиегездә тәҗрибә җитмәгән, ватып-җимереп ташламаган шул кара суыкны. Тәҗрибәсезлек, хәрәкәтсезлек нәтиҗәсе күп көттермәде — алмагачларның кайберсен чәчәксезалмасыз гына түгел, әтиегезне ялгыз да калдырды. Җиһанны җирләп кайткач бакчага төшеп караса, ни күрсен, хәшәрәт тау да җан бирә, эреп бетеп килә, өстен кара-кучкыл ләм, пычрак каплаган иде... Ярый, бүгенгә җитәр, кояш баеш бара... Кай арада байый да, кай арада яңадан чыга кояш. Ә Тата, билгеле, гел аның белән бергә кузгала. Бүген албасты белән очрашуның соңгы көнз булачак. Соңгы көрәш алдыннан кәеф һәм көч сафландыру өчен Тата авыл урамнарын әйләнергә тиеш тапты. Үз өеннән чокыр аша — ике өй: Фазылҗан карт һәм ир уртасы Дәвеш. Берсе һаман эштә, икенчесе һаман абзар тирәсендә кыштырдый. Әнә ул бәләкәй арба .тарткан да каядыр китеп бара. Күршесен күргәч, туктады. Елмаерга кирәген белә, тик тиле кеше сыман авыз ачып тормаска икәнен генә хәтереннән чыгара, күрәсең. Тата эндәшмәсә, шулай торасы да торасы. — Палҗан күрше, хәлең әйбәтме? — Менә, карчыкка ярдәмем тисен дип, берчама кизәк җыеп кайтыйм дидем ие. — Ә-ә. Алайса, эшләрең шәп синең. — Юк инде, кая хәзер безгә утын ташу. Монысына көч җиткәч тә тә ходайга шөкер. — Хуш, Палҗан. — Ярый, бик әйбәт, бик... Нинди егет кеше иде күрше: озын буйлы, зәңгәр күзле чибәр әзмәвер. Көчле кеше аның янында бала-чага кебек кенә күренә иде. Ә хәзер... Тигезли дөнья, бөтенләй тигезли. Дәвешләргә чаклы бергә атлаулары мөмкин иде, ләкин Палҗан артык тәкәббер булганга күрә, артыннан күршесе ияргәнен бар дип тә белмичә, шыгырдый бирде. Дәвеш бу юлы өйдә юк иде. Тата авылның икенче башына, кирегә таба борылды. Бүтән вакытлардагы хәл белү бүген ничектер саубуллашу төслерәк килеп чыкты. Якындагы ике-өч көн эчендә үлән урманы шаулаячак урында, соры искелекне тишкәләп, яшел кыяклар баш төртә. Нәбиулла абзый нигезе. Әле дә исәннәр шикелле. Әйтерсең бәхеткә ирешкән шөпшә һәм башка бөҗәкләр бәйрәме — кайчандыр еракта калган туйларның дәвамы. Туй булгач туй. Кияү бер генә булса да җыр җырлап бирергә тиеш. Кыз яныннан килгән кодалар: «Егетнең үзен күрдек, тавышын да ишетик инде»,— дип җыр сорый башлагач, Нәбиулланың гел генә алланып һәм янып торган түгәрәк йөзе көл төсле күгәрә дә, аннары каен тузы шикелле агара. Ләкин бер хәл дә кыла алмыйсың. Ходай көй бирмәгән һәм гомерендә бер җырлап карамаган кеше дә бите белән пычракка үзе теләп егылмас. Тырышып карарга тиеш адәм. Кияү, тирән сулыш алып, кычкырып та җибәрә: Сикереп төштем, боз тиштем, Боз тиштем дә су эчтем. Бу хәсрәтне күрмәк өчен > Ник тудым да ник үстем. Җыр тынгач, күңелсез бер тынлык урнаша, пырхылдап куйган тавышлар, көлүне томаларга тырышып йөткерүләр ишетелеп тора... Шулай да, хәерсез сыман башланса да, гомерләре ямьсез үтмәде. Нәбиулла карт үзен бик әллә кемгә куймыйча, тыйнак яшәде — карчыгына тавыш күтәреп бер сүз әйтмәде. Гомерендә бер тапкыр микән инде, Бәки базарына баргач, йөз грамм чамасы зәмзәм суы эчеп алгандыр. Тишек-тошыклы арбасын яман да калтырата-калтырата, юл тузанын куптара-куптара, кайтып килә бу. Атын һаман да ашыктыра, куа, дилбегәсен болгый-болгый кыйный. — Кая бу хәтле ашыгасың, Нәбиулла абзый? Ник шул чаклы кыйныйсың атны? Абзый җавабын бөтен иркен яланга ярып сала: ♦ — Айныганчы хатынны кыйнап калырга кирәк. На, на!... R Кеше үз гомерендә тереләрнең күңелен күтәрә алырлык бер генә “ мәзәк калдырса да, бушка яшәмәгән дигән сүз буладыр. Мәзәк тирә- £ якка таралды — аны бу заманда да сөйлиләр. Димәк ки, Нәбиулла аб- х зыйны исән дияргә кирәк. z — Ярый, оҗмахлы бул, картлач. Тата урам буйлап атлый һәм бераздан тагы туктала. * Монда исә бөтенләй нигез дә, өй дә булмагандыр шикелле. Үтүче- 2 сүтүче өчен шулай, әмма Тата өчен алай түгел. Гөлбану исемле кар- ш чык, әйтерсең Татаны түргә чакыра. Чакыра һәм якты чырай күрсәтә. Атаклы егерме беренче елда син шулай якты йөзле булып кара! Ләкин £ такта чәй пешереп сыйлый алмый әби. Шул елны, бөтен авыл халкы . шешенгән вакытта, Гөлбануга Тата дигән малай чыпчык тотып, күчтәнәчкә кертә. Нишләсен әби, чыпчыкның үзеннән зуррак савытка са- о лып пешерә. Пешерә дә өстәлгә куя. Куя да кызын кыстый-кыстый = ашатмакчы була. Кызы: «Ник син үзең ашамыйсың?» дип сорагач, әби: * — Мин ашамыйм, кызым, оин аша, мин ашасам әрәм була,— ди. ю Кызын шулай ачлык елның ахырына хәтле озата барды да үзе чын- = лап та дөнья куйды бичара... — Изге карчык идең. Оҗмах дигәннәре чын булса, очрашырбыз * әле. Теге чакта әйтә белмәгән җылы сүзләрне анда инде һич әйтмичә ® калмабыз. Карт ары атлады һәм тагын туктады. Монда бергә үскән яшьтәше Гарифулла яши иде. Бик тә ярлы иде. Егет булып җиткәч, кызлар янына, аулак өйгә кергәндә, Гарифулла чалбарны гел Татадан алып тора иде. Бер кичне үзе дә сизмәстән, аны Тата бик каты рәнҗетте. Хәзер дә үкенеп бетә алмый, теге чакта сорый алмаган гафуны хәзер күңеленнән мең талкыр кабатлый Тата дусты. Алабута, кычыткан арасыннан яшьтәш егет мәңге чыкмаячак. Уйласаң, исләрең китәрлек — шушы хәтле дә озак яши ала икән кеше. Сезне калдырып биктә ерак һәм ерак китте яшьтәшегез — сездән башка яшәү хәтта бераз оят та шикелле. Әйе, хәтердә: сәкегә егетләр, кызлар утырышкан. Гарифулла янда гына. Акча салыш уенына җитә чират, тик беркемнең дә акчасы юк икән, таба алмыйлар. Шул вакыт кылт итеп исенә төшә Татаның: Гарифулла киеп кергән чалбарында йөрми торган булса да бер тишек тәңкә бар лабаса. Аны-моны уйламыйча гына: — Минем кесәдә булырга тиеш, алып бир әле,— дип Гарифулладан тәңкәне сорый. Кычкырып та түгел, пышылдап кына сорый. Гарифулла да сиздермәскә тырышып кына, җилкәсе аша гына суза акчаны. Ләкин алдарсың кызларны — шарык-шырык көләргә дә керешәләр. Ник көлгәннәрен әйтмәсәләр дә, Тата егет сизә, аннан бигрәк—Гарифулла үзе сизә. Шул кичтән соң ул аулак өйләргә йөрмәс булды һәм озакламый чалбар юнәтеп булмасмы дип читкә киткән иде, шул килеш хәбәрсез югалды... һай, һай, узган гомерләр, калган хәтерләр сатып алыйм дисәң табылмас. Урамның каршы ягына чыкты Тата кеше. Монда кордаш карчык хәзер дә исән. Исеме хөсетле Хәтимә булса да, хәл белеп чыгу фарыз. Мескен җан. Нишләп ул гомер буе Җиһан нан көнләште икән? Шул дәрәҗәгә җитте ки, Җиһанның чирләгәнен ишеткәч: «Үлсә, ярар иде, Татага үзем кияүгә чыгар идем»,— дип әйткән, имеш. Юравының бер өлеше, бәхетсезлеккә каршы, юш килде, мәгәр икенчесе — юк. Тата Кояшка өйләнгәч, ул өен сатып кызы белән кияве янына, Казанга күчте. Тик бер-ике елдан соң көз башында кияве аны авыл уртасына кайтарып ташлаган да үзе беркемгә сүз кушмыйча китеп тә барган. Сандыгына утырып, урамда күпме яшь түккәндер хөсетле бичара. Үзе соңыннан: «Авылны бик сагынуга чыдамыйча бик йөдәткәч, кайтарып куйдылар инде», дип сөйләнде. Гөнаһларына кермик. Ярый. Тик ел чамасы Хәтимә үзе, кем кертсә шунда кунып, чиратта йөрде. Әле дә колхоз юмарт — матур гына өй юнәтеп бирде. Хөсетле Хәтимә булса да, Тата аның да хәлен белергә гел килә торган булды. Узган кыш урамнан шушылай узып барышлый тукталса, хөсетле- нең бәхетсез чагы иде — сарыгы бәрәннән үлгән. Өйдә кечкенә генә ике бәрән ята. Тата: «Исән булмас болары да!» — дип эчтән уйлап кына өлгергән иде, карчык бәрәннең берсен бәби күтәргәндәй күтәреп алдына утыртты да имезлектән сөт имезә башлады. Бәрән артык ялындырмыйча гына имә бит. Берсе туйгач, икенчесен шулай сыйлады. — Әгәр ходай кушып исән үссәләр, берсен корбанга чалырга булыр,— дип куйды карчык соңыннан. Бәрәннәр чынлап та бик тә тиз тернәкләнделәр һәм яз көне чаба- чаба чыгып көтүгә кушылдылар. Җылы булгач, үсә икән, бик тиз үсә хайван баласы. Кешенеке алай ук түгел. Әмма юктан бар булып күпме генә адәм баласы үсеп кеше булмады. Мәгәр үскәне берсе каядыр китеп югала торды. Менә шушы дөньядан, шушы авылдан туеп, кемнәрдер үз теләге белән китә. Нинди кешеләр икән алар? Бәгырьләре ташмы икән әллә? Рентгеннан караганда, кайберләренең бәгырьләрендә чынлап та таш күренеп тора, имеш... Ишегалдында кеше күренмәгәч, өйгә кермәкче иде, Тата сискәнеп китеп ава язды. Ниндидер ят карчык бәрелә-сугыла чабып чыкты һәм, чоланнан ниндидер чиләк алып, яңадан өйгә кереп китте. Тата ачык ишектән караса, өйдә ут шары тәгәрәп йөри. Әйе, бер ялгансыз, ут шары тәгәри. Ят карчык шул утка нидер сипкән иде, ут шары икеләтә зураеп дөрләргә кереште. — Нәрсә ул, нәрсә?—дип кенә кычкыра алды Тата. Карчык исә, һаман шашкан кеше кебек, телдән калган. Тата аяк астында утның күккә талпынуын, әгәр дә хәзер бер-бер хәл кылмасаң, бөтен өй эчен тутырачагын, өй белән бергә шашкан карчыкны һәм Та- таның үзен дә күккә очырачагын чамалады. Ирек куярга ярамый. Шартлап үзе очса очар, әмма Тата күрәләтә күрше карчыкның колхоз салып биргән өен җилгә очырта алмас. Чөйдә нидер эленеп тора иде. Ут өстенә шуны япты да шарны алып чыгып та китте. Тфу, шайтан, пешерә, ялкын теле каплап бетерелмәгән төштән үрелеп кулны ялый, беләкне ялый, биткә-күзгә үрелә. Шулай да шайтанны чирәмгә чыгарып ыргытты Тата. Ят әби дә өйалдыннан чиләк белән нәрсәдер алып чыгып тагын ут өстенә сипкән иде, сибеп тә бетерде, шар тагын икеләтә кабарып, баягыдан да куәтлерәк дөрләргә тотынды һәм өстәге тунны да чолгап алды. Тата тунны алып читкә атарга мәҗбүр булды. — Җен карчыгы, нәрсә сибәсең? — дип, бөтен көченә акырмый түзә алмады Тата ят карчыкка. Акырды акыруын, тик күк гөмбәзе калтырамады, өй селкенмәде — ят әби хәтта кымшанмады да. Шуңа күрә Тата рәтләбрәк сорады: — Нәрсә сиптең? — Нәрсә дип, ни... су сиптем... су... сүнми ходай кушмагач. — Су! Су! Шулай дөрләп янамыни су!.. — Ходай кушкач яна икән бит, үзең күреп торасың лабаса. — Ходай! Ходаеңны җен орган!—дип, үзе дә көфер сүз ычкындырганын сизми калды Тата. Шул арада өйдән төтен исе килгәндәй тоелгач, яңадан бар хәлен- чә ашыгып керсә, ут сәке йөзлеген ялмап маташа иде. Баягыча үк түгел, калдык ялкыннар гына, ләкин сүндермәсәң... Фикерен очлап бетермәстән, Тата яңадан өйалдына чыкты. Теге ф әби «су» алган кисмәкне иснәп караса, аннан керосин аңкый. «Су кай- _ да икән соң, су?» Бүтән кисмәк күренмәгәч, яңадан өйгә керде һәм 5 мич янына, казан катына килде. Бәхеткә каршы, ярты казан чамасы £ су бар иде. Буш чиләк табып, шуңа су тутырды һәм ялкын өстенә - койды. Ут җиңелмәслек түгел иде, ләкин ярты чиләк судан ук тончык- 5 мады — тагын су сорый иде сәке. Ә су аз... инде чүмечләп кенә түгә * Тата. Шулай да дөрләп яну кадәресе басылды, тик су да бетте. Тата > тагын чөйгә үрелеп, андагы соңгы тунны тыш ягы белән сәкегә капла- о ды һәм үзе дә капланды. Бераздан тагын торды. Торды да, сәкегә үк менеп, тунны таптарга кереште. Ниһаять, ялкын сүнеп, өйгә әллә “ нинди ямьсез көек исләре таралгач, тунны күтәреп караган иде, бөтен- ® ләй үк эштән чыкмаган — тишекләрен рәтләп ямасаң, тагын берничә *" дистә кышыңа җитәрлек әле. * Казандагы соңгы тамчылар идәндә һәм сәкедә калган соңгы кызыл “ тапларга җитте. Шуннан сон гына Тата сәкенең исән төшенә утырып х сулу алды. Еш-еш алды сулышын. Болай да кысыла торган үпкәгә * җитә калды, һәм өй дә бик кысан кебек—чыдарлык та түгел иде. Көч-хәл белән стенага тотына-тотына (бая ничек кызу атлаган иде!) _ өйалдына, аннан күтәрмәгә үк чыгыл, баскычка маэмай төсле башын £ салды. Ничә минутлап яткандыр, бераз хәл кергәндәй тоелгач, башын и күтәрим дип тырышып ятканда гына, ах-ух килеп хөсетле карчык үзе » кайтып керде: — Ни булды, күрше, нәрсә бар? Үз өендә ни булганын күршесеннән сорый торган карчыкка ни дисең инде? Шулай да башын күтәреп, әйбәтләп утырды Тата. Хөсетле карчык өйгә кереп чыккач, шуны гаҗәпсенеп тыңлады нр кеше: — Менә сиңа... алланың бирмеш көне... Гает көнне китерде ходай үзенең казасын. Үзең дә күрдең ие бит, күрше, кыш бер сарыгым бәрәннән үлде, адәм баласын карагандай карап кеше иттем Исән-сау үссәләр, корбан чалырга адарындым ие. Менә шуның берсен чалдык ие бүген. Үзем авылдашларны ашка чакырырга киттем ие. Әле сезгә дә кердем ие... Гает укытмакчы нем. Пешеренергә дип менә шушы кодагый карчыкны чакырдым ие. Корьән укыласы көн дип, иртүк торып кулдан килгәнчә пешерендек. Үзем ашка өндәргә киткәндә кунагыма, кеше килгәнче кайнап торсын дип, самавар кайнатырга куштым ие. Чәй эчәр вакыт җиткәч җылытып кына алырга булсын дидем ие. Кунак карчыкның да энә очы хәтле дә гаебе юк икән: — Самавзрга мин ни, өйалдыннан алып су салдым да. учактан күп итеп алып кызу күмер тутырдым да шул, кеше-әхрәт килгәнче дип, тәһарәт алырга утырдым ие. Берзамаи шартлаган тавышка сискәнеп карасам — самаварның эче-тышы гел ут. Яна, дөрләп яна. Өйалдыннан су алып сиптем ие. яңадан да котырыбрак яна башлады. Менә үземнең дә куркудан җаным шушында төште, шушында! — Кодагый карчык, җан төшкән җир дип, нигәдер телгә алырга ярамаган төшен күрсәтә —җаны шунда качкан, янәсе! — Менә, ходай әмер иткәч, дөрләпме дөрли салкын су! __ Кирәчинне судан аера белмәгән башка ходай ни кушмас! — Тата усаллыктан бигрәк, аңгыралыкка, көчсезлеккә үртәлә,—Су! Икегезгә бер баш бирмәгән, менә шул ходагызның хатасы! — Сүзең хак. күрше, ярый әле, ул хатаны син төзәткән. Рәхмәт инде, мен рәхмәт. Вакыйганың, әлбәттә, шушы төштә төгәлләнү жае бар иде, тик, әлеге дә баягы, кодагый карчык керосин сипте бит.— Ишегалды уртасында самавар өстендә җәелеп яткан тунны күтәреп караса, адәм көлкесе икән. — Карале, кодагый, нинди хәлгә килгән бит, ә? Ничек моны тун дияргә телең барсын инде, ә? Чебешләре тирәсендә әйләнгән тавык шикелле, хуҗабикә тун тирәсендә озак бөтерелмичә чарылдап җибәрмәс диген: — Харап иткән, харап кына иткән! Мөхәммәтшәрифемнең бердәнбер хатирәсен корама иткән! Ансыз дөньяда ни калды инде, ни? — Өең калды, өең, әзмени шул?! — Өй калып ни файда, тун көеп өтәләнгәч. Мөхәммәтшәрифем... — Пужарны сүндермәскә идеме, тун әрәм булмасын дип, ә? — дип алагаем җикеренде Тата. — Пужарны ник сүндердең димим лә... Анысына рәхмәт укыдым бит инде, мин сиңа ник тунны яндырдың димен ләбаса. Шушы изге гает көнне... Хатыннар фикер сөрешен Тата гомер буе аңламады. Бу елларда аңларга тырышканы да юк. Аларның мәгънәсез бәйләнүе — иркәлектән. Алар шул рәвештә ирләргә, ягъни көчле кешеләргә иркәләнәләр, көчсезләргә иркәләнмиләр. Ирләргә хатын-кыз иркәләнергә, алардан бер сәбәпсез дә гаеп табарга тиештер, күрәсең. Озак еллар бер көйләүчесе булмаса, хатын-кыз иркәлеге усаллыкка, үт әчелегенә әверелә... Нишләтәсең, ярый, ачы булса да рәхмәт үзенә — бер гаепсез килеш бәйләнә икән, димәк, әле Тата чынлап та көчле кеше булып кала. Көчлене көрәш көтә. Тыныч нәтиҗә белән Тата урыныннан кузгалган иде, карчыклар баягыча ук сукрана-сукрана, аны ашка калырга үгетли, ялына, ялвара башладылар. Ризалашмады. Ходайга бернинди корбан бирергә нияте юк иде Татаның. «Вакланды ходай, вакчылланды. Әлеге теге бозны әйт... Минем белән, күкрәген ютәл кыскан чирле кеше белән, көрәшер өчен җибәргән бит ул сапсалкын бозны, әлеге ятимәләр өстенә ут шары ташлаган шикелле. Әгәр мин туры килмәсәм, өйләрен күккә очырасы иде. Менә сиңа ходай. Ходай дигәнне хәзергеләр Табигать дип атый. Ярый, шулай да булсын. Табигать дигәне дә барыбер кешене сыный, юри сыный шикелле. Җанлымы, җансыз көчме — адәм баласы барыбер көрәшергә тиеш аның белән. Көрәшмәсәң, ут шары бөтен авылны чорнап аласы иде. Әгәр ваткалап ташламасаң, бакчадагы албасты авылны бозга катырып куя алмаса да, агач тамырларын җәй буе өшетеп торачак... Уйлый китсәң, кешенең бөтен гомере, бөтен тарихы салкынлык белән көрәштән гыйбарәт! Дөньялар!.. Кара син, кара, бая гына Тата карап узган җирләрне трактор изә ләбаса, трактор! Кай арада! Бәрәңге бакчаларын әйткән дә юк, элек өйләр, нигезләр торган изге җирләрне актара. Нәбиулла абзыйның да өй урынын айкап ташлаган. Урамнарга шаулап басу керә... Адәм баласына җир җитми, җир, җир, җир! Патшалар күпме сугышкан шушы җир өчен, бер-берсеннән күпме җир талап алганнар— һаман җитмәгән. Яшел урам кичкә таба кара басуга әверелер. Биш-алты гына өй калган, алар да өметсез утраудай кысылган. Кап- кара бу буразналар, чиксез дәрья чак кына катырак дулкынланса, калган утрауны да юып алып китәр, күмәр шикелле. Бүген булмаса, иртәгә... Ашыктылар, бик тә, бик тә ашыктырдылар. Зур авылга, рәхәткә күчсеннәр дип... Ә күчү дигән сүз Тата нәселенә мәңге ят, канда бер- кайчан да булмаган ул. Шушы жир— безнең Ватан, без аны шушында тапкан, без аннан беркая күчмәгән, күчмәячәк тә. Үрмәкүчләр оя кора торган тыныч өебез — тыныч көнебез. Пәрәвезләр пәрдә булып безнең тынычлыгыбызны саклый. Безнең пәрәвезләрне тупас куллар белән умырып ташларга кемнең ояты җитәр? Рамазан энекәш, синеңме? Синең куллармы? > Әгәр күченә торган булсак, ерак йәселебез яшәгән төп өебезгә, г; Шелангата, нәселебез телендә тын сөйләшә торган Иделебез буена, “ элекке авылыбызга кайткан булыр идек. Анда яшьләр кайтса, сүзебез w юк, әмма без фәлән гасырлык хатирәләребезне ташлап беркая да = китә алмыйбыз—гореф-гадәтебез бүтән, һәркайсыбызның үз Ж,иһа- з ны — аңа, аның хатирәсенә хыянәт итү — тәмуглык гөнаһ. Үләмәнең аръягыннан пытырдап матай килеп чыкты. Яшел чирәм £ аша сузылган тар юлдан, күз иярмәслек дигәндәй тизлек белән авыл- ° ның нәкъ уртасына — Тата өенә килде. Кызык, элек авыл башында ы булган өй хәзер үзәктә калды. * Тата үзенә күрә ашыгыч адымнар белән кайтты. Капка төбендәге 2 яшел матайны сыйпагандай иткән иде, кулы тимер катылыгын ошатмады. «Без җигә торган атлар мең мәртәбә матуррак һәм мәхәббәт- а лерәк иде. Чаптарлар, юргалар, юртаклар. Кайда алар?» Ишегалдыннан узышлый, тәрәзәдән аңа ниндидер ягымлы күзләр х елмайды да тиз арада юкка чыкты. Ят кеше аны каршыларга ашык- * кан икән — өйалдында очраштылар. * — Исәнме, Тата абый! — Авазлары русчарак яңгырый. — Исән әле, аллага шөкер. п — Бик яхшы. Вот сине күрасы килде. х Тата кунакны ятсынды, ләкин ул аның бөтенләй үк чит кеше түгел- « леген дә чамалый иде. — Сине кем дип белик соң? — Может танырсын? Өйгә уздылар. Егет Татага урындыкны өстәл янына, үзенә тәрәзә янынарак куйды. Утыргач, кабат сорады. — Инде таныйсыңмы? Егетнең чиста йөзен, хәйләкәррәк яшел күзләрен, сарылы-каралы галстугын, кара күн курткасын, куртка эченнән күренгән саргылт ак күлмәген — ыспай һәм таза килеш-килбәтен энәсеннән җебенә кадәр дигәндәй тикшереп чыккач, Тата аны, әлбәттә, таныды һәм телсез калгандай булды. Йөзе җитдиләнде. Егетнең дә каушавын чамалагач, аның ни уйлавын белмичә, нияте усаллыкта түгеллегенә ышана алмыйча, урыныннан торды. — Әниеңне таптырырга килсәң, ялгышасың. Ул минем кесәмдә түгел. — Ни силисен, Тата абый?! — Син — Петруха малае! Шулай булгач... Тата тагын урыныннан торды, мөмкин кадәр җәһәт булырга тырышып, ишек башы өстендәге бүрәнә ярыгына үрелде һәм аннан саргаеп беткән хат чыгарды. — Синеке бу хат. Мә, мә!.. Егет теләр-теләмәс кенә хатны алды да, нишләргә икәнен бик тиз хәл кылып, ертып ташлады. Ләкин, идәнне чүпләргә ярамаганын хәтерләп, яңадан җыеп алды. — Синең хат. — Шунга курэ ертырга правам бар. — Әниеңне таптырырга килгән булсаң...— Гомер буе диярлек күңелдә йөргән каты һәм салкын сүз никтер кинәт эреп юкка чыкты. Сабәп — егетнең күз карашы Усал сүзнең әйтелмәскә тиешлеген, гөнаһлы баланың гаебе өчен олы кешедән җавап алынмаска тиешле ген әллә нинди рәнҗү һәм курку белән аңлатырга тырыша иде бу күзләр. Тата, бер секундта коточкыч ялгышлык эшли язуын сизеп» яңадан урынына килде һәм, рәтлерәген таба алмыйча, мәгънәсез сыман тоелган сүзләр пышылдады, ләкин искиткеч зур мәгънәле иде- ул сүзләр. — Син үч алырга кайтмадыңмыни? — Рахмат әйтерга кайттым. — Мин сине бик озак көттем. — Прости. Ани булмагач, кайтылмады. Барысы да аңлашылды, күпме еллар җилкәдә йергәа авыр йөк төште һәм сүз дә бетте шикелле. Күпмедер шулай утыргач, ярый әле» егет үзе башлады: — Тата абый, хатирлисен, син минга төлкы бирдем, а? — Татарчасын егет шактый оныткан икән, Тата моны шушында гына абайлады. — Хәтерләмәскә. Хәтерлим. — Мин синга рәхмәт әйтәм лисица ычен да. Мин малай чакта не догадался, извини. — Онытмаган өчен үзеңә рәхмәт.— һәм бераз гына йөткереп алгач, гомер буе дигәндәй йончыткан икенче соравын бирергә ашыкты—Төлкене син тере килеш алып киткән идең. Оин аны нишләттең? Аттыңмы, кыйнап үтердеңме? — Что син, Тата абый, что син! — Чуже, нишләттең? Ничек үтердең? — Үтермәдем, не смог. — Тырышып карадың? — Тырышып та карамадым. Жибардем, потому что ул ашамады. Улмасен ычен җибардем. — Чынлапмы? — Вот син, Тата абый, чынлап, валлаһи. Шуннан соң инде Тата абыйсының да чырае чынлап яктырып китте һәм ул кунагына елмаеп ук эндәште: — Рәхмәт, балам, югыйсә, гомер буе шуны беләсем килеп интектем ме.— Шуннан соң егетнең язмышын сорашырга кереште. Егетне төрмәдә озак тотмаганнар, яңадан ФЗУга җибәргәннәр икән, — Анда уж добровольно киттем. — Хәзер кайда, ничек яшәү? — Севастопольне төзедек. Инде семья, бала-чага. Сине күрергә кайттым и авылны. — Авылыгыз инде юк шул, безнеке дә. — Да, печально. — Яшәргә кирәк, пичәлдән файда юк. — Дөрес. Кояш апаның яңарткан чәе кабат өлгергәч, кунак алып килгән- кала сые белән тәмләп чәй эчтеләр. Тата бакчага яман ният белән килеп чыккан зәхмәтле боз хакында, әкертен-әкертен аны җиңә баруы хакында сөйләгәч, егет кайнарланып: — Әйдә, мин аны бик тиз юк итәм,— дигән иде, Тата абыйсы, билгеле, риза булмады. — Яхшы сүзеңә рәхмәт. Үзеңә атап килгән язмышны бүтәнгә калдырып та булмый, калдырырга тырышу вөҗданга хилафлы көчсезлек, җинаятькә тоташа,— диде ул нәтиҗә ясап. — Простой тоелсаң да, бик гордый син,— дип елмайды кунагы. Хушлаштылар. Егет әле киткәнче тагын килеп чыгарга вәгъдә бирде. Ял вакытын Варварино авылында, туганнарында уздыра икән. Хатыны һәм балалары белән кайтканнар. Ай бу дөньялар!.. Петруха малае авылын, әнисен, туган җирен, ихтимал, инде мәңгелеккә югалткандыр. Ни әчеп бу хәтле каты җәза? Артык яратканга күрә. Артык та нык яратырга ярамый, аны җиңә дә белергә кирәк. ♦ Мәхәббәт белән җинаять тә юлдаш була ала... Авылдан китмичә, ч тарих хәрәкәтенә иярмичә, Тата үзе дә хәзер җинаять кылмыймы?— £ Күпме генә баш авырттырып уйласа да, җавап табылмый. Әйе, яратуны җиңә ала торган тәвәккәллек Көчле дигән кешегә 5 җитми һәм җитмәде: бакчадагы сөекле өянкесен ул кисә алмады j һәм... бөтенесе шуннан башланды. ...Кәйләсен алып Тата боз янына килсә, албасты, ничектер, уфылдап g куйган кебек тоелды. Әллә гомер буе, әллә көн саен әкренләп вата *• торгач, инде яртысы гына калган. Ләкин һаман горур утыра бәдбәхет, ы бакча өстенә салкын афәтен өрә, сулышы кырау чакыра кебек дош- | майның. »- Эшкә керешкәнче, кеше яшел чирәмгә ятып бераз сулу .алды. Сулу * алып утырганда, өянке гадәти жуылдавын яңартты. Ерак еллар хакында шушы хәтле ямансу итеп башка берни, беркем дә сөйли алмый. Ата-ана тавышын, аларның мәңгелек моңнарын шушы хәтле дә җилкендергәч итеп берни, беркем көйли алмый. Ничек итеп кисәсең ди аны? Җил уңаенда үзенең бозлы сулышын өреп, албасты Көчле кешене калтырата алды. Кеше гарьләнүдән кәйләсенә тотынды да көндәгечә дошманы каршына килеп басты, көндәгечә кирза итеге белән бозның челтәрләнгән почмакларына типкәләде. Кояш караган яктан, челтерәп боз кисәкләре коелгач, кешенең чырае тагын яктыра төште: «Болай бер көе эш әйбәт бара безнең, һич тә күңел суынырлык түгел, Кояш белән икәүләп, без бу галәм җибәргән мәңгелек салкынлыкны әлбәттә җиңәчәкбез!» Тагын эшкә тотынды — кәйлә батып ук кермәсә дә бозны вак-вак кимерә, бозны «чорт, чорт» дип мыскыллап тетә. Тетелгәннәре белән нишләргә кирәген кояш шәп белә — аларны күз яшьләре рәвешендәге тамчыларга әйләндереп, җир чиксезлегенә, мәңгелек хәрәкәткә куша- озата тора, аксыл пар итеп күккә очыра. Ул парлар ак матурлыкка, болытка, яңгырга, шифага әйләнеп, шушы ук бакчага, алмагач чәчәкләренә, игеннәргә, урманнарга яшәү көче булып сибеләчәк. Әллә бүген шулай, әллә мәңге... Кеше белән көрәшү албастыга җиңел түгел — өстеннән кара тир, юеш пычрак ага бәдбәхетнең. Тата маңгаеннан да бөрчек-бөрчек тамчылар тәгәрәп төшә. Шулай да анысы артык борчымый, тын кысылу борчый. Дөнья иркенлегеннән тагын мәгънә азая, һаман кечерәк Галәм мәгънәсе... — Чорт, чорт, чорт! — дип тәкрарлый Тата сөекле дусы кәйлә белән бергә.— Суык шайтан, бетәсең барыбер Ачыкланды шушы мәлдә: боз тавы чынлап та кечерәя, ләкин салкынлыгы Татаның күкрәгенә тула бара. Күкрәгенә генә түгел, аркасына да күчә. Бу ике-өч көндә аркада салкынлык, чамадан тыш күп җыелу сәбәпле, хәлне бермә-бгр киметергә кереште — Чорт, әшәке чорт! Нигәдер, тезләр калтырый. Арка котып бозы шикелле туңып ката, күкрәк өшүдән ашып яна Адәм тагын утырып ял итәргә мәҗбүр Тау ягының Атабай. Җәмәки тирәсендә, нишләптер, бакча үстерергә халык бик үк маһир түгел. Бәгьзеләр өй артына агач төртергә дә иренә. Адәм көлкесе. Андыйлар тамырында күчмәләр каны тәки ага торгандыр, бу якка соңрак килгәнгә, нәсел-нәсәпләренең тирмәләрдә ӘХСӘН БАЯНОВ озаграк яшәгән булуы бик ихтимал. Тата үзен андый ыругларга кертми. Нигә дисәң, галим булып җиткән кызлары да шул фикерне куәтли. Татаның төрекләрдән килмәгән чаты — мәңге-бакый дигәндәй, шушы җирнең төп халкы. Алар дөньяда еллар санын исәпли башлаганчы ук монда яшәгәннәр. Акыл белән генә түгел, Тата моны хисләре, гадәтләре буенча да белә. Аның өен һәр вакыт яшелЛек, агачлар күмгән булыр. Гәрчә бәгъзеләр: «Өй тирәсенә чыршы-нарат утыртсаң, йорт башлыгы башына була ул», дисәләр дә, нарат-чыршы утыртудан да курыкмас. Күчмәлек ырымы дип саный моны Тата. Тата — чын бакчачы. Әгәренки боз зәхмәтен юкка чыгара алса, матур-матур алмалар, грушалар, кара җимеш, карлыганнар гөрләп үсәр иде — алар ла тоя дөнья рәхәтен, алар да җанлы. Аларны да рәнҗетергә ярамый. Өянкене дә. Кисәм дип ничә тапкыр пычкььбалта күтәреп килсә дә, кулы бармады, ничәмә кат иптәшләрен чакырды — ялварып кире җибәрде. Кайчакта, духтырлар шикелле, авыртудан курыкмаска, кызгануны олы миһербан белән бутамаска кирәк, диючеләр булды. Юк, кисә алмады Тата һәм сөекле өянкеләр боз албастыга бакчага ыргылырга, басып керергә ике кабат инде ярдәм иттеләр, хуҗага хыянәт иттеләр. Тәмте больницасында да хатынының аһ оруыннан каушамаса, артык та нык кызганмаса, ихтимал, духтырлар аны терелтә алган да булырлар иде. Әнә чак кына ирлекле сыйфат күрсәткәч, Петруха малаен коткара алган булып чыкты һәм рәхмәт ишетте. Ә сөекле Җиһан рәхмәт әйтмәячәк. Үзенең булган һәм булмаган барлык хаталарын, үч һәм үҗәтлекләрен кәйләгә туплап, бозны тагын ах-ух килеп кыйратырга кереште; «Чылдырт, чылдырт, чылдырт...» — Уфф... Ютәл буганлыктан, чирәмгә таянды. Ким дигәндә ярты сәгать йөткергәндер. Бөтен тәне калтыраганны тоеп, кәйләсен ташлады да «уышка барып сөялде. Яна һөҗүм өчен күкрәгенә әллә хәл, әллә һава җыярга азапланды. Дөресен әйткәндә, тау хәзер тау да түгел инде, ул әйбәт чүмәлә хәтле генә калды. Ләкин салкынны исән чагындагыдан бер дә ким өрми торгандыр, чөнки Көчле кешенең сулышы тәмам кыскарды, тимер бармаклар кысудан азып, тарткалый, селки үк башлады. Калтырау дигәне шулайга әйләнде. Болай барса... Юк, Тата кеше бер-ике минут кына ял итәчәк тә... Аннары — соңгы талпыныш! Бөтен яну-туңуларын тыеп, Тата тыныч утыра. Күзләре — кара пычрагы эреп ага торган тауда... Тфу, егылып үлгере, тагын ялгыш уй керде — зәхмәте бетеп җитмәгән чүмәләдә. Хәзер аны карашы белән дә эретә бугай Көчле кеше — әкренләп-әкренләп тамчылар тәгәриләр. Билгеле, Кояш ярдәме белән. Кояш кебек эшлекле ярдәмчесе булган кешене кем җиңә алсын? Үзе исәндә боз тавын... боз чүмәләне мескен күлдәвеккә әверелдереп ташлаячак ул. Тик менә вакыт аз кала шикелле тоела, ашыга төшү зыян итмәс кебек. Ә чүмәлә артында Җиһан ышыкланган, чүмәләне айкап аткач, Җиһан килеп чыгачак. «Җәен балыгы үрдәкне йоткандай, минем Җиһанымны талап алган җинаятьче синме? Менә җәзаңны алдың инде...» Тамчылар кечкенә гөрләвеккә әверелә, Тата ваткан бозлар Үләмә дулкыннарына кушыла. — Җиһан хакы, аның үче... Татаның бу хисенә каршы килүчеләр элегрәк тә булмады түгел, булды. Берише адәмнәр: «Яз айларында, бозлар актарылганда, үпкәсе авырткан кеше күпчелек очракта зәхмәтле тау килмәсә дә агып китә, имеш», дигәләсә дә, бу сүзләр белән Тата килешмәде һәм килешмәс. Татын шундый да тозсыз сүзләр ишеткәләде Тата: өянке һәм язгы су куәте бакчага аткан боз тауларының саны ике генә түгел, ә бәлки күбрәк имештер дә, бүтәннәрен Тата оныткан, янәсе. Боз тукталган кайбер елларда, имештер, хәтта ки бәхет килгән чаклар булган. Ә бәхетләр онытыла... Шундый бер елны олы малае сугыштан исән-сау кайтып төшкән. Күптән түгел Кырлы курае үзеннән дә гыйлемлерәк бер егетне кияве итеп кунакка алып кайткан да җыйнаулашып, өй сырасы коеп бәйрәм иткәннәр. Тата бәхәсләшми, дөрес, аның озын гомер юлында зәңгәр һәм ал ф бәхетләр күп тезелеп калдылар. Әмма боз албастының монда һич катнашы юк. Андый бәхетле елларда тукталмады боз тавы. ' £ Боз өстеннән аккан тамчылар белән бергә йөгереп торган фикер- £ ләре кинәт тукталды, һәм Тата үзе дә янә бөгелеп төште, пычракка = ялгыш таяну аркасында таеп китте дә җиргә ауды. Боз зәхмәте, ютәл д өянәге бу юлы бугаздан ук буа икән. Күңел болгана, баш әйләнә. * Ояты — бетеп барган чагында булса да боз янында егылуы... Татанын * хәлдән таюын тәки белеп, сизеп бетә бит дошман! Ютәл белән якалаша торгач, Көчле кешебез әллә инде елап җибәр- ы гән, әллә күзләренә боз суы чәчрәгән—тамчылар, тамчылар тәгәри- * ләр, әйтерсең ки — фикерләр... Ф Көчле кеше бераз гына шуышып чирәмгә утыргач, бозга караган . иде, ни күрсен: салкынлык Көчле кешенең нәкъ үзе шикелле яшь коя а лабаса! Ул инде һич албасты да,' чүмәлә дә түгел, ә мескен җиңелүче. о Хәлсезлек җәһәтеннән Тата төсле. Әйтерсең ки Татанын теге дөньядан х килгән шәүләсе! Бер җанның ике кыяфәт белән яшәвен Табигать тә. * тормыш та хуп күрми. Имеш, икенең бары тик берсе яшәргә хаклы — ю мәҗбүри рәвештә алар бер-берсен юк итәргә тырыша һәм, берсе - һәлакәткә дучар булмыйча, канлы көрәш тукталмый. Дөрестер дә. Ф Әнә боз гәүдә селкенеш куйды, тешләрен ыржайтты сыман, тик Тата * өстенә ыргылырга... өлгерә алмады, бу дөнья кешесе үзенең кара һәм Ф боз рәвешендәге ямьсез карачкысына аннан да элегрәк ташланды. Соңгы кисәккә кәйлә белән бәрде... ...Әйе, каһәрле боз инде юк. Ләкин ул изеп чәрдәкләгән алмагач та турая, тора алмаячак. Алмагач пычрак йомычкаларга, чыбык-чабыкка әйләнгән... Әллә көрәш шулай максатсыз, мәгънәсез булып чыктымы? Кояш ярдәмендә ирешелгән бу беренче җиңүдән соң, икенчесе алдыннан иркенләп хәл алырга кирәк икән. Бакча ышыгында һава җитми, тын буыла, тизрәк, мөмкин кадәр тизрәк сахра, кыр чиксезле- генә чыгарга, үпкәләрне киереп бер суларга кирәк! Монда калу мөмкин түгел, кысыла, бигрәк тә каты кысыла күкрәк. Әх, каһәр төшкән тимер бармаклар! Бер генә мизгелгә ычкындырсалар! Аһ, аркада җыйналган салкынлык! Калды? Боз тавы җимерелгәч тә калдымыни? Зәһәр салкынлык? Салкынлык тезләрне калтырата, каяндыр бозлы- карлы тавыш үкерә: «Боз тавының бөтен салкынлыгы сиңа күчте, үзеңә күчте! Кагылмаска кирәк иде, ялгыштың, адәм, ялгыштың!» Ләкин Көчле кешенең иманы кара сүзләрдән инде каушамаячак. Ялгышмады бәндәгез, иң дөресен — вөҗданы кушканны эшләде. Ләкин тын бетүе бер дә шәл түгел. Тизрәк яланга, кырга чыгарга кирәк —җил тулсын күкрәккә. Бөкрәеп, кәйләсенә таяна-таяна гына булса да, Тата Үләмә ярына таба атлады. Узышлый өянкесен кочаклап бераз ял итте. Яфракларның ниндидер сер әйтергә тел әвен аңлап, гаепле, ләкин һаман да сөекле кәүсәне сыйпаганда күңеле тулыпмы, күзләреннән тагын яшь коелды. Шулардай оялгандай, хисләрдән качкандай, булдыра алган дәрәҗәдә тиз атлап, җиңү шатлыгыннан, әйе, авырудан түгел, шәрабтан исергәндәй чайкала-чанкала булса да, инеш аркылы исән генә чыга алды һәм каршы як ярга капланды. Ике-өч адым узса — анда инде басу, кыр, җил... 6 «К У.» 1*1. 81< Көчле кеше җил белән кочаклашачак. Җил, җил, җил!.. Моңарчы ничек аңлашылмыйча йөрелде икән — дөньяда җил иң олы бәхет ләбаса. Күкрәгеңә җил тутыра алу — шундый бер минут мәңгелекне алмаштыра торган гаҗәеп бер җиңеллек икән бит. Тата шул бәхетенә таба китте һәм... кавыштым дигәндә, кинәт һушын җуя, егыла язды. Артык та нык сөенүдәнме, әллә җилгә артык та нык сусаганлыктан комсызрак кыландымы, һава дулкыны авыз-борынга, күкрәккә кермичә генә булыктырды. Ярый әле, читкә борыла алды. Мәгәр хәл бермә-бер кимеде һәм ул яр буеннан әллә ни ары китә алмады. Монда Тата теләгән үк иркенлек түгел, монда, ни дисәң дә, кыр түгел әле. Тата кыр чиксезлегенә чыгарга тиеш. Эше төгәлләнгән кешедәй ялкауланып ятарга тиеш түгел, һәм ул торып басмакчы иде, гәүдәсе нишләптер күтәрелмәде. Шулай да беренче уңышка иреште — тезләнә алды. Бу инде аз да түгел — тезләре белән атлады. Тик әллә нигә таянырга мәҗбүр булды да дүрт аяклап китте һәм алай да күпсенде язмыш — кеше җиргә капланды. Ул хәл җитмәүдән бигрәк ояттан, үзенең бүре бабалары кыяфәтенә кайтуыннан гарьләнде. Терсәкләре, иякләре, тезләре белән җирне тырный-тырный шуышырга кереште. Болай җайлырак, кулга былтыргы камыл һәм корган әрем кадалмаудан бигрәк, гарьлеге кимрәк. Тата, еллар буе төпченеп, кушаматының мәгънәсенә тәмам төшенде һәм Тата булуына күнегүдән, ахрысы, үз исемен бөтенләй онытты диярлек. «Кеше» борынгы телдә — «ар». Нишләптер кайбөрәүләрнең ар дигәннән хәтерләре кала. Нишләптер, Татага да авылдашларының «Тата ар», яисә бер хәрефне йотып «татар» дигәннәренә караганда, «Тата кеше», «Тата абый» дигәннәре күркәмрәк яңгырый. Ни өчен шулай икән? Югыйсә, мәгънә барыбер үзгәрми, мәгънә барыбер матур лабаса, ә? Күпме шуышкандыр, Көчле кеше үзенең җилкәсенә җил кагылганны сизде. Җирдә аунамаска, күтәрелергә куша җил. Җил, җил, җил! Бер генә йотым, күп түгел, бер генә йотым җил кирәк Татага. Бер йотым! һай, нинди бәхет ул — бер йотым җил! Белмибез икән лә кадерен аның! Җил!.. Бер мизгелдә кеше коры җиргә чыгарып ташланган балыкның ничек сулыш алырга тырышып чәбәләнүен бөтен әчелеге белән аңлады. Бу мизгелдә Көчле кеше нәкъ шул балыктай иреннәрен кыймылдатты, башын сузды, нидер йотты, ләкин җилне йота алмады, булыкты һәм тагын җиргә капланды. Ләкин җиргә капланган хәлдә дә, сулыш алмаган килеш тә тагын бар көченә алга, алга талпынды — шушы секунд эчендә кырга чыгып җитәргә, тизрәк, тизрәк, югыйсә... һәм... тагын җиңү — ул үзенең җилкәсендә, хәтта бөтен аркасында җилнең яңача, яландагыча, яшь хисләрдәй көчле тиберченүен сизде. Чыкты, чыгып җитте Көчле кеше кырга, чыгып җитте кыр дигән чиксезлеккә! «Ана карынында бала шушы җил шикелле тиберченә торгандыр»,— дип уйлады Тата. Фикер бар җирдә яшәү бар. Тата кайчандыр, ерак елларда кар суларын инешкә агызмас өчен өелгән, инде авыру, яки карт адәм төсле таушалган, тәбәнәкләнгән дамбага башын куйды. Максатка ирешкәч, бераз ял итү гөнаһ түгел ул... Дамба — йомшак мендәр. Моннан да шәп мендәрнең булганы юктыр гомер. Бигрәк тә ир кеше өчен. Тата йөзтүбән яткан хәлдә җир дымын эчте. Җир дымы белән тәнгә әзрәк дәрман да керде шикелле — йөткерү өянәге биш минут чамасы гына интектерде. Ләкин күкрәк җир белән тоташып катмасын дип, чалкан әйләнде Тата. Чалкан әйләнгәч тә күккә бакты һәм... Күк йөзе! Менә ул нинди! Күптән, бик тә, бик тә күптән инде, Татанын болай чалкан ятып күккә караганы булмаган икән. Дөнья мәшәкате артыннан чаба-чаба, гүзәллеккә, биеклеккә карарга вакыт тапмаган җир кешесе. Югарыда, адәм хыялыдай биектә — җилкендергеч зәңгәр иркенлек, ф Җемҗем, җем-җем итә. Җиһан күзләрендәге зәңгәр ялкыннар! Менә п каян төшкән икән алар! Бүген үлсә, шуны белми үләсе булган икән! S Күк җилкенү... Ир кеше, салкын кодрәтне җиңмәсә, мәңге күрмәгән н булыр иде аны! Бәлки моңарчы Җиһан күзләре сүнгәнгә күрә тонык = булгандыр... Гөмбәз соңгы елларда алтынсу, чия-көрәнрәк төскә кер- з гән иде. Чынлап. Ә бүген сабый чактагыча, яшьлек елларындагыча. ж Җиһан белән бергә яшәгән чактагыча ачык зәңгәр терелек сирпи күк £ йөзе. Узган еллар әйтерсең яңадан кайтты. Истәлекләр тургай шикел- ° ле, җанлы кыңгырау шикелле чыңлый башлады киң, чиксез дөньяда! и Тәндәге сырхау да бер минутта каядыр китеп югалды. Тата рәхәт £ җиңеллектән нәкъ бала чактагыча йөгереп каядыр еракка, бик тә, £ бик тә еракларга китмәкче булып, күзләре башка матурлыкка төште. . Күкләр генә түгел, басулар, таулар да яңача балкый. Күптән онытылган сөенечләр, әткәй-әнкәй белән бергә яшәгән еллар, аннары Җиһан с хакында уйлап талпынган хисләр, бәхетләр якында гына бал кортлары = төсле, күбәләкләр төсле җилпенә! Әйе, Тата үзендә гаҗәеп үзгәреш * сизә: аның хисләре әкрен-әкрен дөнья күренешләренә әверелә бара J икән! ж Миһербанлы көчне мактап, тургайга — көмеш кыңгырауга әйләнгән л» дә, Кояш белән бергәләп башкарылган олы хезмәт нәтиҗәсе, көчсез- * лекне җиңү шатлыгы канат кага. Аның йөрәк тавышы кырларга, бак- чаларта булачак уңышлар, моңарчы күрелмәгән байлыклар төсе сыман ява. Кырлар, бакчалар үзләре дә Татаның күңел иркенлегенә кушылган. Инешләр өстенә, ераклардагы таулар өстенә ап-ак чәчәкләр төсле булып ул кичергән еллар ява. Еллар кешене генә түгел, тауларны да үзгәртте. Малай чакларда чаңгы белән, чана белән бу таулардан очып төшкәндә, җил сызгыруыннан күкрәк турысында ниндидер нечкә бер жеп өзелгәндәй була да күзләрдән яшь килә һәм мәтәлеп очасың гына... Мәтәлмәсәң дә очасың—авырлык җуеп, нәкъ хәзергечә... Тау шуган кешеләр—авылның иң кыю егетләре. Тата гомер буе шундый башсыз кешеләрнең берсе булды. Биеклектән курка белмәү сәерлеге бар иде аңарда. Кош кебек очам дип, бәләкәй чакта кулларына фанер такта бәйләп, өй түбәсеннән сикергән һәм хур булган малай хәзер әнә теләгенә иреште— күңеленең бер почмагы тау өсләрендә кошлардан, бөркетләрдәй җилпенә. Еллар тауларны кечерәйтте. Тауларның элекке биеклеген күрсәтә торган җайсыз хәлләрнең сан-исәбе юк иде. Тау төшкәндә арбаларның тәгәрмәчләрен бәйлисең. Югыйсә, хуш, җаным, бәхил бул. Менгән чакта шартлап өзелгән камыт баулары, хәлдән таеп егылган атлар һәм Татаның сулыш ала алмыйча, тимер куллар белән көрәшүен, үз тәненнән ычкынырга тырышып үрсәләнүен киләчәктән хәбәр иткән газаплары... инде онытылдылар. Хәзер җиңел, хәзер таудан атларны чаптырып кына төшерәләр, менгәндә дә шома гына узалар. Түбәнәйде таулар, кечерәйде. Тата да шактый чүкте. Ләкин фикерләре... Тау булып тау картайгач, адәм баласы нишләп картаймасын. Ләкин Көчле кеше... аның фикерләре яшь чактагыча саф һәм мәһабәт. Ул үзенең матур, көчле чагына яңадан кайтты һәм, сөекле таулар, кинәт сез дә яңадан зурайдыгыз. Фикерләр—таулар. Кеше сезне аркагыздан сыйпау нияте белән аягүрә басты һәм... шунда кинәт әллә нәрсә булды — таныш җиңеллек белән ул җиргә ауды. Бу халәтнең нәрсә икәнен, җегәренең кинәт кенә ник бетүен әйтү мөмкин түгел иде. Кеше яңадан тормакчы, таулары белән кочаклаш- макчы иде, ни сәбәптәндер, тора алмады. Дамба өстенә чалкан ятты. Караса, әле кайчан гына зәңгәрләнеп янган күк йөзе — кап-кара! Ә таулар бөтенләй юкка чыккан. Ләкин гәүдә барыбер җиңел, күкрәктәге тимер кул инде кысмый, күкрәк кайнарлыгы тимер кулларны эреткән һәм аның белән бергә, тәнне калдырып, чир дә теге дөньяга очкан. Эсселек үзе калган — яна күкрәк, яна. Димәк, әле кешенең тәне дә исән. Нигә дисәң, җылылык көче тәндә генә яши ала бит. Шулай ук салкынлык та. Шунысы гына гаҗәп, нишләп әле эссесе-салкыны бер үк тәндә яши? Кайнарлык—күкрәктә, суыклык — аркада... һәм авырлык... Тата капланып ятты. Әйтерсең бая үзе җимергән боз тавы аның аркасына килеп өелде. Кояш, бу юлы да адәмгә Кояш ярдәм итәргә Tifeih. Кеше аркасын кояшка, күкрәген җиргә куйган. Ләкин күпме ятса да, бу юлы Кояш аңа ярдәм итә алмады. Кояш кинәт каралып калган күк йөзенең үзеннән дә кара. Әллә аңа бер-бер хәл булдымы? Бәл ки аңа хәзер кеше ярдәмгә ашыгырга тиеш? Кояш һәлак’булмасын өчен, кеше күзләрен нык ачарга тиеш, акыллы күзләр караса, дөнья яктырыр. Әйе, шулай... Әмма күзләр ачылдымы, юкмы — аны да тоеп булмый икән. Моның белән килешү мөмкин түгел, кеше күзләрне ачу кебек олы батырлыкны да эшләргә тиеш, йомылган хәлдә дә күзләр күрергә тиеш һәм алар әкрен-әкрен нәрсәләрнедер шәйли дә башлады. Кара канатлар җилпенә һәм колакка ниндидер тавышлар ишетелә: — Коң, коң, коң... Әкренләп дөнья яктыра, киңәя башлады, ерактан таулар күренде, фикерләр... һәм кеше хисләре тагын үзгәрешләр кичерә инде — тере әйберләргә әверелеп китә. Әнә якыннан гына кызыл төлке йөгереп узды, кып-кызыл төлке. Ниятең явыз булса, мылтык төзә, эт өстер. Бөтен гомерегездә күп дигәндә бер-ике тавык-казыгызны урлаган өчен, саранлашып, нинди матурлыктан колак кагуыгыз ихтимал! Басуда курыкмыйча койрыгын сузып йөгереп йөргән кызыл җәплекне бер генә күрү дә гомерлек бәхеткә охшаш лабаса! Төлке артыннан көлә-көлә Петруха малае чаба. Петруха малае көлә-көлә, йөгерә-йөгерә Тата абыйсы янына килә: — Рәхмәт сиңа күңелдәге усал ерткычны алмаштыра торган матурлык өчен. Шаян төлке өчен рәхмәт!.. Петруха малае гына түгел, Җиһан да килгән. Елмая сөекле күзләр. Аның белән бергә шук онык килгән: — Дәү әти, дәү әти, кайда ул безнең ат? — Нинди саф тавыш! Дәү әтисенең күңелендә, кем әйткәндәй, иярле атлар да ята. Дәү әтисе күңеленнән әнә берсе чабып та чыкты. Оныгы апа тиз генә атланды да тургайлар якты көй чәчкән язгы кырлар буйлап чабып китте — тояк тавышлары... Инде тояк тавышлары ерактан, бик тә, бик тә ерактан ишетелә. Тояк тавышлары ишетелмәгән кыр — тол хатын. Ә Тата күңеленнән яралган кырлар—бәхетле! Бәхетле кырлардан төпчек кызы, Кырлы курае килеп чыга: — Әти, күпме аучы булдың, бер төлке яка да бүләк итә алмадың.— Шаярта гына, чынлап әйтә алмый ул аны. Ә әтисе ихлас: ' — Кичер, кызым, андый эшне киләчәктә дә эшли алмам, ахрысы. Ә син елыйсың. Ник елыйсың әле син? Үпкәләдеңме? Син генә түгел, абыйларың, апаларың да монда икән. Алар да яшь коя. Ник? Әтиегез сезгә кара боз калдырмады. Бәлки бүтән чакларда борчуларыгызга, кайгыларыгызга да сәбәпче булгандыр. Ләкин ул үзенә тиешле салкынлыкны сезгә калдырмады — ничек итсә итте... Ә шулай булгач, нигә сез әле елыйсыз? Мин сезне түгел, җәнлекләрне дә рәнҗетмәдем. Ф Шул сүзгә протест шикелле, Тата кеше каршына, тешләрен яман R да шакылдатып, бүре килеп басты. Бүре? Ә! Сине рәнҗеттем шул. ы Нигә дисән, син безгә зыян китердең — үлемебезгә хезмәт иттен. £ — Синең ыруг башың мин идем. Син мине түгел... авылыңны ж корыттың, нәселеңне. з — Кеше күңелендә борыннан килә торган ерткычлыкны, үз күне- * лемә хәтле килеп җиткән усаллыкны үтердем. * — Үз тәнеңне дә юкка чыгардың, минем белән бергә. Үлдең. 2 — Юк, үзгәрдем генә! ш Җавап эзләп таба алмыйча, бүре баскан җирендә юк булды. Ә ба- * лалар калды. Ләкин алар елыйлар. £ — Балалар, нигә елыйсыз? Минсезнең яныгызда мәңгелеккә ф калдым! ш Балалар, ахрысы, шатлыктан елыйлар. х Якында гына Үләмә чылтырый. Үләмә буеннан Җиһан елмаеп уза. * Әй, Җиһан! Адымнарың шундый җиңел, шундый матур! Менә ни өчен « дөньядан яшьләй китеп баргансың икән — мәңге яшь, мәңге чибәр х булып калыр өчен! « Тата үзендә тагын яңа үзгәреш һәм яңарышлар сизә башлады: * күңелендәге ниндидер тойгылар кызыллы-сарылы канатлар булып укмаша шикелле. Пар канатлар икенче мизгелдә — канатлы кош. Сөекле кош! Сөекле кош читән башына очып менә дә канатларын шапылдата. Канатларын шапылдатып алгач, мәңгелеккә калган канлы кылычны җанлы кикриккә алмаштырып, башын Кояшка таба суза: — Ки-ке-ри-кү-үк!.. Әтәчләр, тавыклар, мәңге чыр-чу киләчәк кошлар — Көчле кеше күңелендәге тере мәгънәләр. Тойгылар күңелдә чиксез — барысы да ' үсә, үсә һәм үзгәрә бара. Тойгылар дөньяның чиксез күп төрле рәвешләренә әйләнә. Җир өстен шулар бизәгән: бакчада алмагачлар, кырда сабакларын сузган игеннәр, урманнар, елгалар, таулар. Болан булгач. Көчле кеше шушы дөньяның үзенә әверелеп шаулап кала түгелме сон? Көчле кеше күңеле — дөньяның үзе. Көчле кеше Җиһанга сүз куша: — Әйдә, киттак, мәңгелек буйлап сәяхәткә! Дөнья — үлемсез, ул барлык башка минутлардан матуррак, мәгънәлерәк. Нигә дисән. анда син бар, яшьлек бар! Җиһан елмая. Җиһан сөекле кешесенең битләренә үзенең пешкән алмадай татлы битләрен куя, кочаклый. Онытыла язган йомшак куллары белән Көчле кешенең күзләрен сыйпый. Әллә... Әллә күзләрен йомдыра инде? Кош канатыдай җиңел һәм йомшак куллар кагылудан, ничектер, салкынлык та, җылылык та көчен җуя. Канат-куллардан да җиңелрәк сүзләр әйтә Җиһан: - Мин инде бер дә аерылмаска килдем. Син ризамы шуңа? Җиһан сүзләрен җөпләр өчен Көчле кеше баш кага. Ризалашып баш кагуы соң мәртәбәме? Ышанмагыз. Кешенең төсе киеменә дә күчә. Бигрәк тә баш киеменә. Аңа иясенең күз карашы, килеш-килбәте, хәтта хәрәкәт-гадәтләре йогып кала. Вафатларның һәм аерылганнарның киемнәренә карыйлар, саклыйлар. Югалганнарның төсләре өй түрләрендәге сурәтләрдә генә түгел, чөйләрдәге киемнәрдә дә саклана, һәм киемнәрдә генә дә түгел. Көчле кеше башын дамбага салды. Ул баш салып йокыга талган дамба өстен ямь-яшел, япь-яшь үләннәр каплаган. Палас шикелле. Ул баш салып йокыга талган дамба өстендә былтырдан калган саргылт һәм кара-кучкыл сабаклар да артык түгел. Тата кешенең баш киеме, өс киеме — шул төстә. Дамбада — аның төсе, чырае. Бу калкулыкка тоташ күз салсаң, Татанын кайда ятканлыгын белү, табу мөмкин булмаган хәл. Чакрымнарга сузылган шушы дамбаларда, шушы тирәдәге барлык кырларда, барлык тауларда — аның төсе, аның күз карашы. Тауларның һәркайсы көчле кешегә охшаган. Бакчада — яңгырдан чыланган алмагачлар, шомыртлар, сиреньнәр. Ә күктә — тургайлар. Бакчада боз тавы калган булса, мөгаен, кара көяр, агачлар, кемгәдер рәнҗеп, «боегып утырырлар иде. Квчле көше бакчага чәчәкләр бүләк итте, туган җиренә үз чыраен, үз төсен, үзенең тыныч сыман даулы холкын, тургайларга үзенең җырын, җир өстенә сибәргә сөенечле тойгыларын бирде. Авыл буенда яңа уңышлар өчен трактор мәйдан киңәйтә — урамнарга озакламый яшел дулкыннар, яшел ташкыннар керер... Ә күктә тургайлар... Басуларның, тауларның, тургайларның төсенә, киңлегенә, анда яңгыраган моңнарга колак салып, кырдан кырга, таудан гауга, тугайдан тугайга таба табигать күрке — кызыл төлке чаба...

1974—1975