Логотип Казан Утлары
Этюдлар

 ТӘНКЫЙТЬЧЕНЕҢ КУЕН ДӘФТӘРЕННӘН

Язучыларныкы кебек үк, тәнкыйтьченең дә куен дәфтәрләре була. Ул аларга иҗат мәсьәләләре һәм тормыш күренешләре хакындагы күзәтүләрен, теге яки бу язучы иҗаты, я булмаса аерым әсәр уңае белән туган фикерләрен теркәп бара. Аларның күбесен, чимал буларак, төрле мәкалә һәм рецензияләр язганда файдаланасың. Ә кайберләре, беркая да сыймыйча,' куен дәфтәрендә торып кала. Төрле елларда теркәлгән шундый фикерләрнең кайберлэрен укучылар игътибарына тәкъдим итәм. АВТОР. Талант үптәнге бер афоризм искә төште: талант — хыялга тапкырланган акыл ул. Гаять тә акыллы, ифрат зур белемле кешеләрне очратканым бар. Ләкин аларның байтагы әдәбият-сәнгать өлкәсендә берни дә булдыра алмады, чөнки иҗади хыяллары ярлы һәм канатсыз булып чыкты. Шул ук вакытта мәсьәләнең икенче ягын да истән чыгармаска кирәк: иҗат эшен оештыра, аңа юнәлеш бирә торган акыд көченнән тыш, хыял үзе генә уңышка ирешә алмый. Нәкъ арифметика законындагыча — тапкырланучыларның берсе ноль булса, тапкырчыгыш та нольгә тигезләнә. Үз-үзеңне бүлгәләү Матур әдәбият әсәрләренең һәркайсында диярлек язучы үзе, аның рухи дөньясы һәм холыкхарактеры чагыла. Күренекле француз язучысы Флобер бер дә юкка гына: «Мадам Бовари — ул мин үзем», — димәгән. Гомәр Бәшировның «Намус» романындагы Нәфисә образында язучының үзенә хас кайбер сыйфатларны очратырга мөмкин: басынкылык, ихлас күңеллелек, гаделлеккә омтылу, кешеләргә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булу... Әмирхан Еники белән Фатих Хөсни геройларына мөрәҗәгать итсәк тә. шул ук хәлне күрәбез. К Матур әдәбиятның закончалыгы шундый, курәсең. Әдәби персонажлар тере һәм «улы канлы булсын өчен, язучы уз-үзен бүлгәли, үзендәге ниндидер сыйфатларны геройларына бирергә тиеш. Автор үз күңеленең, җанының ниндидер өлешен геройларына бирә алганда гына образлар ышандырырлык була. Тәнкыйтьченең гаделлеге * Кайвакыт тәнкыйтьне бал корты белән чагыштыралар. Күп кеше корт чакканны яратмый, әмма аның шифасы барлыгын яхшы белә. Тәнкыйть фикере белән дә шундый ук хәл. Ничек кенә ачы һәм авыр тоелмасын, әгәр гадел тәнкыйть икән, аның язучыга файдасы тими калмаячак. «Үзе ясаган яраларны хакыйкать үзе дәвалый», — дигән Гёте. Сүзнең нерв үзәге Тышкы яктан никадәр генә төзек һәм шома булмасын, бер әсәр сине битараф калдыра, ә икенчесе ниндидер тылсымы белән үзенә тарта, сокландыра, гаҗәпләндерә Нилектән бу? Яшь язучыларның бер киңәшмәсендә, шушы мәсьәләгә тукталып Ә Еники болай дигән иде: «Яңа хикәя яки повестьның беренче вариантын кәгазьгә төшергәч, ничектер, бушанып калгандай буласың. Ләкин күп тә үтми, күңелне яңадан шөбһәле уйлар бимазалый башлый. Әсәрнең кимчелекләре, йомшак яклары күзгә ташлана. Сизеп, күреп торам: сүзләр үз урыннарында түгел, һәр сүз аерым, үзбаш яши. Янәшә тору алар өчен уңайсыз, хәтта газаплы кебек. Аларның төрлесе төрле тавышка кычкыра, һәм мин үземнең көчсезлегемә үзем таң калам. Аннары эшкөртү-шомарту эшенә тотынам. Сүзләрне тегеләй дә, болай да үлчәп карыйм, авырлыклары, төсе-тәме, хуш исе һәм яңгырашларына карап, аларны берсе- берсенә җайлыйм. Сүзләрнең нерв үзәген эзлим. Газаплы һәм ялыктыргыч эш бу Ләкин сәнгатьтә башка төрле юлларны мин танымыйм. Бер тапкыр күчереп чыгуга шунда ук яңадан башлыйм. Баштан ахырга кадәр биш-алты тапкыр шулай эшләп чыкмыйча торып, әсәремне каләмдәш иптәшләремә күрсәтергә батырчылык итмим. Ләкин аннан соң да әсәрне эшкәртү дәвам итә әле». Сүзнең нерв үзәге... Чыннан да. яшь язучыларга уйланырлык нәрсә бар монда. Сюжет Сюжетны без еш кына бер-бер артлы тезелеп килгән вакыйгалар тезмәсе дип аңлатабыз. Ләкин вакыйгалар тезмәсен теләгән кадәр сузарга, өзлексез дәвам итәргә мөмкин. Түбән зәвыклы укучы шуңа да канәгать булачак. Чөнки аны, барыннан да бигрәк: «Тагын ни булыр икән?» — дигән сорау кызыксындыра. Хәлбуки, сюжет ул — вакыйгалар тезмәсе ярдәмендә әсәрнең мәгънәсен, аның идеясен чагылдыра торган чара. Икенче төрле әйтсәк, сюжет ярдәмендә язучы укучыга җиткерергә теләгән төп фикерен гәүдәләндерә. Ирекле шигырь Классик үлчәм кысаларына сыймаган һәр тезмә әсәрне ирекле шигырь дип йөртү киң таралган. Әмма ирекле шигырьнең дә үз законнары һәм үз тәртибе, ниһаять, үз вчендә төрләргә бүленеше бар. Әйтик, ритмик проза (татар әдәбиятында нәсер дип РАФАЭЛЬ МОСТАФИНф ЭТЮДЛАР йөртелә) бар, төгәл үлчәүле ак шигырь бар, ассоциациягә корылган ирекле шигырь бар. Ирекле шигырь нинди дә булса төгәл үлчәүгә корылмый, ләкин аның да тирәид» яткан үз эчке ритмы була. Дөрес, ирекле шигырьдә рифма юк, ләкин әсәрнең умырт* ка сөяген тәшкил иткән образ, шул образның үсеш логикасы бар. һәрхәлдә, ни генә димик, классик шигырьне теләсә ничек бозу, элеккеге кагый* дәләрне инкарь итү юлы белән генә ирекле шигырь тудырып булмый. Исемең шагыйрь икән... Шигырьне бездә яраталар, шагыйрьләргә хөрмәт белән карыйлар. Шагыйрь исемен йөрткән кешегә, теләсәң-теләмәсәң дә, Г. Тукай, һ. Такташ, М. Җәлилләр данының шәүләсе төшә... Ләкин шагыйрь дигән олы исемне йөртергә кыюлыгың җиткән икән, син инде мактауларга гына түгел, ә авырлыкларга һәм газапларга да әзер булырга тиешсең. Дан ул, Аладин лампасы кебек, тылсымлы нәрсә. Махсус рәвештә дан артыннан куып йөрүчеләргә ул сирәк эләгә. Башкаларга гафу ителә торган кимчелекләр шагыйрьгә гафу ителми. Чөнки ша* гыйрь ул — кыю һәм намуслы, зирәк һәм миһербанлы, принципиаль һәм туры сүзле кеше, һәрхәлдә, шундый булырга тиеш. Шагыйрь гади кеше түгел, ул — байрак. Ә байракта тап була алмый. Шагыйрь бай рухи тормыш белән яшәргә, һәр чак янып яшәргә тиеш. Ирешелгән уңышлар белән канәгатьләнеп, күңелендәге утны сүндерә һәм тынычлана башладымы— укучы аңардан шунда ук йөз чөерәчәк, Шагыйрьнең картаерга, дөнья ваклыклары артыннан куарга, куркак һәм өркәк кеше булырга хакы юк. Шагыйрь исеме аңардан хакыйкать өчен көрәшче булуны, башкалар кайгысын үз кайгысы итүне һәм тормыш ваклыкларыннан өстен торуны таләп итә. Шунсыз ул нинди шагыйрь булсын?!. Я жил, я был — За все на свете Я отвечаю головой,— дигән А. Твардовский. Халык, тарих алдындагы җаваплылык хисе иҗат кешесен чын шагыйрь итеп үстерәдер дә, мөгаен. Сүзгә-сүз тәрҗемә Кайчак үзеңә таныш берәр шигырьнең башка телгә тәрҗемәсен укыйсың да гаҗәпкә каласың. Сүзләре таныш та кебек, әмма оригиналның пафосы, рухы, хисси эчтәлеге бөтенләй югалган була. Бөтен бәла аның сүзгә-сүз тәрҗемә ярдәмендә эшләнгән булуында. Хәлбуки, сүзгә-сүз тәрҗемә — сүнгән учак ул. һәм тәрҗемәче еш кына оригиналның үзен түгел, бөтенләй башка ялкынны дөрләтергә азапланган булып чыга. • Шигырь укыганда... Бер шагыйрьнең шигырьләрен укыйм. Рифмасы, ритмикасы, образлары — барысы да урынында кебек. Ләкин һич күңелгә ятмый. Чүбек кебек чәйнәлеп беткән фикерләр, төссез, рухсыз юллар... Чын шигырь, минемчә, акыл һәм хискә тәэсир итәргә, йөрәкне ашкындырып, күңелне кузгатып җибәрергә, кайнарлыгы белән бәгыреңә үтәргә, шатландырырга, я кайгыга салырга—тик битараф кына калдырмаска тиеш. Шигырь укыгач, кеше йөрәгендә ниндидер яңа, җылы хис калырлык, ул инде элеккечә яши алмаслык булсын. Мин артыгын өмет итмимме? Ләкин сүз чын шигырьләр турында бара бит... Иҗатны автоматлаштыру Теләсә нинди эшкә, хәтта шигырь язарга да өйрәнеп-күнегеп була. Әмма иҗатны автоматлаштыру сәнгать логикасы, сәнгать законнары белән сыеша алмый. Шуңа күрә дә яшь шагыйрьнең бик үк өлгереп җитмәгән беренче әсәрләре кайчак, һәр ягы килгән «автоматик» шигырьләргә караганда, күңелгә якынрак тоела, укучыга көчлерәк тәэсир ясый. Шагыйрь хезмәтен формаль логика законнары белән генә үлчәргә ярамый. Сәнгать ул хәтта сүз белән әйтел булмый торган хисләрне дә бфлдерә ала. Читләр әрнүе Тәүратның бер урынында: «Күп акыл җыйсаң, күп хәсрәт табарсың, белемен арттырган кеше хәсрәтен дә арттырыр»,— диелә. Моңа ни дип җавап бирергә? Хәсрәтле акыл томана иминлектән хәерлерәк, ә аңлы кешенең шөбһәсе ваемсызлыктан яхшырак, диптер, күрәсең. Матур әдәбиятның роле дә шундый ук: чит кешеләр язмышына, аларның кайгысына якынайтып, ул безне кешелеклерәк итә. Оригинальлек Һәркемгә мәгълүм, бары кабатланмас талантка ия шагыйрь генә укучының ныклы игътибарын яулый ала. Ләкин кайберәүләр укучы игътибарын ансат юл белән яуларга тырышалар. Алар бәхәссез хакыйкатьләрне, әзер образларны тискәре ягы белән әйләндереп куялар. Әйтик, ата-ананы хөрмәт итәргә кирәк, дигән һәркемгә билгеле хакыйкать бар. «Оригинальлек»кә омтылучы шагыйрь аны кире ягына әйләндерә: ата-ананы ихтирам итәргә кирәкми, ди. Бөтен кеше аһ итә. нәфрәт белдерә, дөрес түгел, ди. Оригиналь шагыйрьгә шул гына кирәк тә: аны күрсеннәр, аңа игътибар итсеннәр. Яхшы булсын, төрле булсын... Бер үк әсәр берәүләрне тетрәтә, ә икенчеләрне артык дулкынландырмый Нилектән бу? Хикмәт берәүләрнең югары культуралы, ә икенчеләрнең түбән зәвыклы булуларында гына түгел, әлбәттә Эш шунда ки, әдәби әсәрдә сурәтләнгән уй-хисләр укучыга күпмедер дәрәҗәдә алдан таныш һәм якын булса гына аны дулкынландыра ала. Нәкъ шуңа күрә шигъри әсәргә бәя биргәндә бер генә төрле фикер — хәтта ул иң таләпчән, иң укымышлы кешенең фикере булса да,— өстенлек итәргә тиеш түгел. Шигърият кебек үк. тәнкыйть фикере дә яхшы гына түгел, төрле дә булсын Уйланырга мәҗбүр итәргә... Шигъриятнең төп сыйфаты укучының фикер һәм хисләрен бер ноктага тупларга сәләтле булуында. Шул ук вакытта шигырьдә бармак белән төртел күрсәтү дә шәл эш түгел Шигъ РАФАЭЛЬ МОСТАФИН ф ЭТЮДЛАР рият укучы алдына сораулар куя, яңама яшәүең зарурлыгын аңларга булыша. Ә ничек яшәү кадәресен*һәр кеше үзе хәл итә. Шигърият һәм хәтер Кайчак кеше хәтере яшел яфраклары корып, ботаклары сынып-коелыл беткән агач кәүсәсен хәтерләтә. Хәтер үткән вакыйгаларның коры склетын гына саклап калган, ә исләр һәм төсләр кебек «вак-төяк»ләр инде юкка чыккан була. Шигърият исә безне беренчел тойгылар сафлыгына алып кайта. Йөрәк рәвешендә 9 Рәссам — буяулар, скульптор — мәрмәр таш. шагыйрь исә гап-гади сүзләр ярдәмендә иҗат итә. Ләкин таш та, буяулар һәм сүзләр дә үзләре генә сәнгать әсәре була алмый. Сәнгать әсәре художникның җанында туа. Бөтен эш аның рухының һәм җанының нинди — бөекме, әллә түбәнме, кинме, әллә тармы, олымы, әллә вакмы булуында. Шигърияттә форманы мин, барыннан да элек, кеше йөрәге рәвешендә күз алдына китерәм. Шуңа күрә шигърияттә очрый торган кимчелекләрнең иң хәтәре — шагыйрь җанының чикләнгән булуы. Ялтырап торган шома әсәрләр була, ө фикере — энә очы кадәр генә, һәм шагыйрь дөньяга энә күзеннән карап бәя бирә. Мондый шигырь кемгә тәэсир итә алсын? Шигъриятнең иң бөек максаты — кеше күңеленә тәэсир итү, ахыр килеп, әйләнә-тирәдәге дөньяны үзгәртү. Сабырлык, тырышлык белән генә сәнгатьтә бар нәрсәгә дә ирешеп булмый. Күп көч куеп та уңышсыз чыккан әсәрләр азмыни?!. Ихтимал, чын иҗатның сере сүзләрнең бернинди көчәнүсез, үзләреннән-үзләре тууындадыр. Ләкин моның өчен сүзләр, гәрәбә нурлар кебек тулышып, күңелдә өлгереп җиткән булырга тиеш. Классиклар һәм «модный» шагыйрьләр Авырлыгы граммнар белән үлчәнә торган метеор кайчак Кояштан да зуррак йолдызларны күмеп китә. Әмма метеор бер ялтырап ала да сүнә. Йолдызлар исә, тигез яктылык сирпеп, миллион еллар буена яна. Юмартлык Үткән җәйләрнең берсендә, каты корылык булу сәбәпле, Казан елгасы нык саегып калды. Су киткән җирләрдә шунда ук билчән, алабута, бака яфрагы, үги ана яфрагы һәм ат кузгалагы кебек үләннәр төртеп чыкты. Хәтта әнә шундый, алдан күрергә мөмкин булмаган очрак өчен дә табигать ничаклы орлык запасы саклап торган! Табигать, әнә шундый сакчыллык һәм хәстәрлек белән бергә, чиктән тыш юмартлык та күрсәтә. Йөз меңнәрчә уылдыкның бик азы гына мәһабәт чөгә балыгына әверелә, диләр. Әмма бу — аклана торган юмартлык. Табигатьтә гасырлар буенча килгән тәртип шундый: тереклек Ияләренең иң көчлеләре, кырыс шартларга җайлаша алганнары гына исән кала. Шигърият тә юмарт булырга, сайлау мөмкинлеге калдырырга тиеш. Берәү дә гениаль әсәрләр генә яза алмый. Сайлау эшен иң башта шагыйрь үзе эшли, аңардан соң редакторлар, тәнкыйтьчеләр, укучылар сайлый. Ниһаять, төп хөкемдар — вакыт эшкә керешә. Матбугат битләрендә дөнья күргән әсәрләрнең бик азы гына киләчәк буыннарга барып җитәргә мөмкин. Сүз җитмәгәндә... Сүз — әдипнең төп коралы Ләкин сүзләрнең дә төрлесе була. Кипкән иреннәргә тамган яңгыр тамчысы кебек шифалы һәм кадерле сүзләр бар. һәм, архив киштәләренә кунган тузан кебек, коры, файдасыз сүзләр бар. Төрле-төрле төс бизәкләрдән, аваз һәм хуш исләрдән торган реаль дөнья теләсә нинди тасвирлардан чагыштыргысыз баерак. Күп художниклар, хәтта бөек исем ♦ алганнары да, җир йөзендәге төсләрнең бетмәс-төкәнмәс төрлелеге алдында үзләренең көчсез булуларын аңлаганнар, реаль дөньядагы мөнәсәбәтләрнең чиксезлеге Ё- белән телнең чикләнгән мөмкинлекләре арасындагы конфликтны тоеп газап чиккән- Q нәр. Бу каршылык күптәннән килә һәм, күрәсең, һәр вакыт булачак. £ Әмма илһам килгән мизгелләрдә ул каршылык чишелә. Сәнгать — гаять күл . белем, тәҗрибә һәм осталык сорый торган авыр хезмәт ул. Илһам уты кабынган минутларда художник берничә төгәл сүз белән тормышның бөтен панорамасын терге- ~ зепкүз алдына бастыра, дөньяны иңләрлек кодрәткә ия сурәт-буяулар таба. Фикерен е әйтерлек сүз таба алмаган икән, димәк, шагыйрьгә «илаһй көч тә, илһам да» кил- < мәгән дигән сүз. (J О Шигърият вазифасы J е Шагыйрьләр һәм художниклар икмәк тә үстерми, корыч та коймый, йортлар да ь салмыйлар. Нигә кирәк соң алар?.. Ә, алайса, каеннар шаулавы, яшел болынны тутырып үскән чәчәкләр, роза, ләлә гөлләре нигә кирәк? Коры рационалист күзлегеннән караганда, хәтта алма бакчалары да кирәксез нәрсә булып күренүе бар. Казармаларны гына калдырып, зиннәтле сарайларны да җимереп ташларга мөмкин... Ләкин андый дөнья күңел өшеткеч котсыз булыр иде. җир йөзендә торасы килмәс иде... Ак кәрләләр Ак кәрләләр дип йөртелгән йолдызлар бар. алар зур түгел, әмма бик яктылар Ул йолдызларның җисемнәре шул кадәр тыгыз ки, бер кубик сантиметры, галимнәр әйтүенчә, дистәләрчә тонна авырлыгында. Чын шигырьләр дә әлеге йолдызлар шикелле. Фикер һәм хисләр тыгызлыгы, мәгънәви эчтәлекләре ягыннан алар кайбер калын повесть яки романнарга тиңләш» алалар. Чехов киңәше Антон Павлович Чехов, хикәяне язып бетергәч, аның башын һәм ахырын сызып ташларга киңәш иткән. Максат — озынга сузылган һәм укучыны ялыктыра торган урыннардан, геройларның биографияләрен сөйләүдән котылу. Укучының хыял куәтенә ышанырга, аның зирәклегенә таяна белергә кирәк Әгәр дә геройлар тулы канлы, тормышчан булып тусалар, алар алдагы тормышларын укучы күңелендә дәвам итәчәкләр. Кыскасы, А. П. Чеховның киңәше шуңа кайтып кала: сюжет-фабуладан. вакыйга сюжетыннан фикер сюжетына борылыш ясарга вакыт. Күңел бизү һәр эшнең эчке бер рәхәтлек белән җиңел эшләнгән чаклары һәм күңел биздергән чаклары була. Кайчак баштан ук эшкә күңел ятмый, һәм син суза башлыйсың. Аны «соңыннан»- га калдырып, игътибарыңны башка нәрсәләргә юнәлтәсең. Әмма күңел бизү дигән нәрсә, күбесенчә, эш башлап бер-ике сәгать узгач килә. Чөнки беренче дәрт инде сүрелгән, ә үзең чынлап торып мәсьәләгә әле кереп китә алмаган буласың, һәм бу эшне калдырып тору, ял итәсе килү, һич югында, шөгыльне үзгәртү теләге туа. Ләкин үзеңне-үзең кулга алып, шушы минутларны үткәреп җибәрә алсаң, сиңа яңа көч, икенче сулыш килә. Нәкъ менә шул чакта чын эш эшләнә дә. Метафора хакында Метафора — поэтик сөйләмне матурлау өчен кулланыла торган бизәк кенә түгел ул. Метафора үзе белән хис һәм фикер алып килә. Г. Тукайның мәгълүм юлларын хәтергә төшерик: Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы. Никадәр тирән фикер әйтелгән бу юлларда! Рәхимсез чынбарлыкка нәфрәт тә, тормышның мәгънәсезлеген күрел, җан әрнү дә, таянычы, яклаучысы булмаган шагыйрь йөрәгенең-атылган коштай бәргәләнүе — барысы да бар. һәм очсыз-кырыйсыз моң,.. Боларның берсе дә туп-туры әйтелмәгән бит һәм без бу хакта уйламыйбыз да. Тукай метафорасы чәчкән орлыклар күңелдә сиздермичә генә шытым бирә... Күренешнең асылын чагылдыра алган образ гына яхшы була. Асылташ — табигый хәлендә, бернинди бизәксез-нисез дә гүзәл. Әгәр башына иске эшләпә кигертеп куйсаң, иң гүзәл таш сын да сәер һәм мәзәк булып калачак, бакча карачкысын хәтерләтәчәк.