Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТЕЛЕВИЗОР ТИРӘСЕНДӘ

Ни чыкса шушы Наилдән чыга инде. Бүген дә ул безгә үзенең батыр кеше генә түгел, һөнәр иясе икәнлеген дә тагы бер тапкыр күрсәтте. Бүген минем хатыным Галиянең туган көне. Шуны ничек үткәрү турында план корып иртәнге чәйне эчеп утыра идек, көтмәгәндә ишек шакыдылар. Барып ачсак, ишек төбендә авызын колакларына чаклы ерып, ап-ак тигез, эре тешләрен ялтыратып Наил тора. Кулында үзе буе озын зур төргәк, янында хатыны. Наил ерылган авызын җыеп бетергәнче, хатыны елмаеп аның алдына чыкты: — Галияне туган көне белән тәбрикләргә килдек! — дип, бусаганы атлап керде дә иренә таба борылып: — Галияне күрдем дигәч тә, һушыңны җибәреп ишек төбендә басып торма инде, өйдә кер, — дип, кулы белән ишарәләде. Наил җәһәт кенә бусагадан атлады. Гәүдәсе алты потлы булса да, үзе бик җиңел йөри. Минем хатын: «Наилнең авырлыгы корсагына җыелмаган ич аның»,—дип, миңа еш кына ишарә ясаштыргаласа да, мин аны аңламаганга салышам. Наил бик аз сүзле кеше ул үзе. Кайбер көнне ул безгә кич утырырга да килә. Килеп кергәч тә әйткән «Исәнмесез! »е белән, чыгып киткәндәге «Сау булыгыз!» дигәнен санамасаң, кич буена авызыннан бер дистәдән артык сүз чыгармас. Менә ул хәзер дә кереп: «Исәнмесез!» — диде дә төргәген сүтә башлады. Аның урынына хатыны Ләмига телгә килде. — Галиянең туган көненә бүләк ясар өчен булган икән, яз көне үк хәзерли башлаган иде ул сыек тал чыбыкларын. Мин: «Наил миңа алма җыярга кәрзин я булмаса бакчада тирбәлеп утырырга дуга аяклы кресло ясарга йөри инде», дип уйлаган идем, Галиягә киштә ясауда булган икән аның нияте. Ламиганың сөйләве буенча киштәнең нәрсә икәнен дә, аның ничек ясалганын да аңладык. Наилне дә, Ләмиганы да мин күптәннән бик яхшы белом. Шулай булгач.Ләмиганың сөйләшмичә тора алмавы миңа бик аңлашыла. Мин үзем дә күп сөйләшергә яратмыйм. Эчемнән генә: «Мин, Наил һәм Ләмига сөйләгән сүзләрне җыеп өч кешегә тигезләп бүлсәң, өч нормаль кешеме, әллә өч тел бистәсе чыгар иде микән?» дип уйланып тора идем, Наилнең теле ачылды. Ул киштәне бүлмә уртасына куйган. Янында үзе басып тора: — Бу киштәдә бер генә кадак та юк. Ул фәкать агачтан гына ясалган. Аның... — дип, тагы нәрсәдер аңлатмакчы булып авызын ачкан иде дә, сүзен Ләмига бүлдерде: ’ — Аның менә бу боҗрасына чүлмәкле гөл утыртасың. Менә монда, өскә, вазага салып суга утырткан чәчәкләр куясың. Астагы өстәленә теләсәң телефон куясың, әгәр күңелең хуш тапса, бизәнү әйберләре куйсаң да ярый, — диде дә, киштәне үзе ясаган кеше кебек горурланып, бер миңа, бер минем хатынга карап куйды. Киштә бик ошады миңа. Күзләреннән күреп торам: ул минем хатынга да ошый. Йөгерешеп кызларым килде. Аларның да күзләре ялтырый. Кече кызым түзмәде: — Менә бу этажерңа, ичмасам! — дип куйды. «Шундый, кибән хәтле зур гәүдәле, тузган башмак кебек җәенке куллы кеше имән ботагы шикелле таза, юан бармаклары белән шундый нәфис сырлар үреп ничек ясый алды икән мондый матур сәнгать әсәрен», дип уйланып тора идем, Наилнең калын тавыш белән: — Галия, сине туган көнең белән тәбрик итәм! — дигән сүзләре уйларымны бүлдерде. Ул өченче адымын атлауга, минем хатын янына килеп тә җитте, аны кочаклап та алды. Галиянең күзләре әле һаман киштәдә иде. Минем күз Наилнең Галияне кочаклаган зур җәенке кулларына төште. Колагыма хатынымның кабыргалары чытырдаган сыман тавыш чалынгандай булып китте. — Наил, чамалап, кешене сытарсың, — диюемә, Ләмига телгә килде: — Чамалап диләр бит сиңа, аю, ул бит сиңа мин түгел, — дип. йодрыгы белән Наилнең аркасын төя башлады. Наил, Галияне кочагыннан чыгармыйча, иреннәрен аның битен нән алып тирән генә сулады да: — Тормышыгыз җимерелмәслек нык кына түгел, менә шушы этажерка кебек нәфис тә булсын! — дип, хатынымның икенче битеннән дә үбеп алды. Ләмига миңа: «Син ни карап торасың?» дигән сыман күз салды да: — Җитте инде сиңа, аю! — дип, иренең аркасына, шаярып булса да, шактый нык итеп сугып куйды. Наил бармаклары белән мыегын сыпырып: — Кайчан юабыз соң инде Галиянең пәпиен? — дип сорады. Галия: — Кичке алтылар тирәсендә, — дип сүз башлаган иде, минем аның күзләренә туры караганны сизеп алып, аптырап, туктап калды. — Алтыда хоккей башлана. Әйдәгез, хоккей беткәч, — дидем мин. Ләмига да дөресләгән сүз иң дөрес сүз була инде, ул шик кал дырмаслык итеп: — Галия, хоккей вакытында мәҗлес ясап булмый ул, шартласаң да, хоккейларыннан аерып булмый ирләрне, риза бул, хоккей беткәч җыелырбыз инде, яме! — диде. Бу фикерне Галиянең әнисе дә куәтләде: — Кич белән телевизордан Илһам Шакиров концерты да була, бергә тыңларбыз, — дип куйды. Алар чыгып китте. Без үзебез генә калдык. Хатынымның туган көнен бәйрәм итүгә хәзерлек башланды. Бүлмәнең уртасына өстәлне ♦ чыгардык. Өстәл кырыеннан ике яклап келәм җәйдек. Ике келәм « арасына телевизорны, телевизор кырыена, келәм өстенә Наил китер- = гән киштәне куйдык. Алып килеп үлчәп карадым — гөл чүлмәклә- 5 ренең берсенә киштәнең боҗрасы үлчәп ясаган кебек төгәл булып ь чыкты. Кичә мин алып кайткан чәчәкләр куйган вазаны киштәнең - өстенә кунаклаттык. Галия үзе бүлмәләрне, өстәл өстен җыештыра башлады, әнисенең кухняда савыт-саба шалтыратканы, табада май 2 чыжылдаганы ишетелде. Озакламый өйгә тәмле ис таралды. Эш бе- “ лән мәшгуль булгангадыр инде — көткән вакыт тиз килеп җитте, g Мин телевизорны ачтым да йомшак креслога килеп чумдым. Озакн ламый хоккей башланды. Бу минутларда, минем кебек, «иң кирәкле ♦ һәм иң мөһим төшен күрми калмыйм тагын» дип куркып, тирән a итеп суларга да базмыйча телевизор алдында утыручылар күпме икән? Аз булмас, чөнки бөтен дөнья беренчелеге өчен көрәш бара. < Шуның өстенә, бүген безнекеләр чехлар белән уйный!.. Беренче период үтеп тә китте. Тәнәфес вакытында кухняга кереп 3 чыктым. Әби пешергән пәрәмәч белән, кашыкны тутырып-тутырып х карлыган вареньесе каба-каба, бер стакан чәй эчтем. Күңел зур т> нәтиҗәләр белән безнекеләр җиңгәндәге кебек хушланып китте. * Икенче периодның яртысы узуга, яныма кызым килеп, бик бал- >■ лы тел белән: — Әти, нәрсәсе бар инде шул хоккейның, әйдә Казанны тыңлыйбыз, — диде. Чыннан да, аннан Илһам Шакиров җырлавын тапшырыр вакыт җцткән иде. Кызымның кем тарафыннан минем янга җибәрелгән «илче» икәнен шундук төшендем, шулай да аның сүзләрен игътибарсыз калдырдым. Уен эшмени — бөтен дөнья чемпионаты бара, сүз озайтып торырга вакыт юк. Озак та үтмәде, бүлмәгә Галиянең әнисе керде. Ул мәсьәләне туп-туры ярып салды: — Илһам Шакиров концерты башланды бит. Кәшәкә белән боз өстендә шайба куганны карап утырганчы концерт тыңласаң, бераз файдасы булыр иде, — диде. Галия дә, бүген үзенең туган көне икәнен истә тотыптыр инде, бик кискен генә: — Калганын бераздан радиодан да әйтерләр, һич булмаса, иртәгә газетадан укырсың. Шундый сирәк була торган концерт вакытында хоккей карап утырып булмый ич инде! — диде. Мин, бүгенге хоккей гади хоккей түгел, ул бөтен дөнья чемпионаты, чемпионат елга бер генә була, телевизорда Илһам Шакиров концерты ял саен диярлек була икәнен аңлатыйм дип авыз ачкан идем, чехлар капкасы янында ыгызыгы башланды. Кызым әнисенең сүзенә каршы минем бер сүз дә әйтмәвемне Казан программасына күчәргә ризалык бирүем билгесе дип уйлады булса кирәк, барды да телевизорны Казан программасына күчерде. Бүлмәдә Илһам Шакировның үзенә генә хас моңлы авазы яңгырады. Әбисе дә, әнисе дә кызыма «дөрес иттең» дигән шикелле карап куйдылар. Мин бер мизгел һушсыз калдым кебек. Нишләргә? Чехлар капкасы янындагы хәлнең ни белән беткәнлеген генә карыйм әле дип, телевизорны Мәсиөү программасына күчерер өчен сикереп торып бер генә адым атлаган идем, аякларым идәнгә җәйгән келәмгә эләкте. Келәм тартылып, Наил китергән киштәне кыйшайтты. Күземә киштә өстендәге сулы вазлның ава башлаганы чагылганда, аягым келәмнән ычкынып, үзем өстәл өстенә егылып кайнашканымны абайладым. Анна ры, егылу уңаена, өстәл өстеннән беләгем белән бер тәлинкә тозлы помидорны эләктереп, әби алдына барып аудым. Минем артта ниндидер чытырдау катыш пышылдаган тавыш ишетелде. Борылып карасам, чәчәкләр телевизор өстендә, ваза идәндә ята, аның суы эченә түгелгән, телевизорның өстеннән пар чыга, астыннан идәнгә су саркый. Киштә идәнгә ауган. Телевизор экраны берничә тапкыр елт-елт итеп алды да сүнде. Өйгә көйгән койка исе катыш янган резина сасысы таралды. Мин помидор тәлинкәсен кочаклаган килеш аягыма бастым. Тәлинкәдә калган помидорлар бер-бер артлы әбинең итәгенә коелды. Тиз генә барып телевизорны сүндердем дә, ни эшләргә белмичә, кулымдагы тәлинкәне хатынга күрсәттем: — Галия, кара әле, тәлинкә ватылмады! — дидем. Галиянең ни дип җавап биргәнен белмим, чөнки хәтеремә яңадан хоккей төште. Ни белән бетте икән чехлар капкасы янындагы хәл?.. Хоккейның калган өлешен күршеләрдә карап бетереп өйгә кайткач, ишек шакыйм — ишек ачучы юк. Тагын катырак итеп шакыйм, тагын көтәм. Эчтә тып-тын. Киемгә сеңгән тозлы помидор суы тәнне ачыттыра, чалбар балагы ботка ябыша. «Ни булды икән боларга?» дип шулай аптырап торганда, подъездда аяк тавышлары ишетелде. Борылып карасам — Наил белән Ләмига киләләр. Алар мине күреп аптырап калдылар. Булган хәлләрне сөйләп бирдем, тик, ни хикмәт, алар моңа аз гына да шаккатмадылар. Ләмига фәкать: — Сездә дә шундый ук хәл булуын күңелем сизгән иде, чөнки без дә ачуланыштык. Наил хоккейны күршеләргә кереп карады, — диде. Бераздан әнисе белән Галия һәм кызларым кайттылар. Алар да концертны күршеләргә кереп карап бетергәннәр икән. Әби, тозлы суын чупылдатып суырасуыра, помидор ашый, үзе: — Рәхмәт төшкере, бер помидор кесәмә кереп калган! — дип сөйләнә. Кызларым: — Яхшы әле, телевизор ватылды, хәзер инде төсле телевизор сатып алырбыз, — дип шатланышалар. Ләмига гына үзенекен тукый: — Тапканнар хоккей чемпионаты белән Илһам концертын бер вакытта куярга! Әллә Казан телестудиясендә Мәскәү программасын укымыйлармы икән? — ди. Әйттем бит мин сезгә Ләмига бик күп сөйләшә дип, ышанмаган булсагыз, менә хәзер ышандыгызмы инде! Ә үзе бит ул телевизор программасын төзү бик четерекле эш икәнен дә белми! Шуның өсте- нә әле, үзенә нәрсә ошаса, башкаларга да шул ошарга тиеш дип уйлый.